Театр – җәмгыятьнең барометры ул

АРХИВ."КУ" 12 (декабрь), 2016.

 Кәрим Тинчурин театрында режиссёрлык мәсьәләләре

Татар театрына 110 ел. Әлеге датаны бөтен татар театрлары, шул исәптән Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры да билгеләп үтә. 1993 елның 10 мартында театрның баш режиссёры итеп Рәшид Заһидуллин билгеләнә. Театрны үзгәртеп кору, күчмә халәтеннән тотрыклы, тулыканлы стационар театрга әверелдерү нәкъ менә аңа насыйп була. Беренче дистә елда режиссёр эзләнүләр алып бара, төрле авторларның төрле чорга, жанрга караган әсәрләрен сәхнәләштерә. Р.Заһидуллин үзенең җитди иҗади эшчәнлеген Н.Фәттахның күпсюжетлы, күпкырлы «Итил суы ака торур» романыннан башлый. Әлеге спектакле белән беррәттән, Х.Вахитның «Кияүләр», Г.Зәйнашеваның кабатланмас Н.Шәйхетдинов һәм Л.Миңнуллина катнашындагы «Гайфи бабай, өйлән давай», Т.Гыйззәт һәм Җ.Фәйзинең «Башмагым», Мольерның гаҗәеп көлкеле «Галиҗәнап де Пурсоньяк» комедияләре озак еллар репертуардан төшми уйнала. 1990 еллар афишасында И.Грекованың «Тол хатыннар көймәсе» психологик драмасы, К.Тинчуринның күренекле «Сүнгән йолдызлар» мелодрамасы аерым урын ала.

«Сүнгән йолдызлар» (Кәрим Тинчурин) музыкаль трагедиясеннән Аулагөй күренеше. Режиссёры – Рәшид Заһидуллин.

«Сүнгән йолдызлар» (Кәрим Тинчурин) музыкаль трагедиясеннән Аулагөй күренеше. Режиссёры – Рәшид Заһидуллин.

«Тол хатыннар көймәсе» драмасында режиссёр сугыштан җаннары теткәләнгән хатыннарның йөрәк җылысын үҗәтләнеп сакларга тырышуларын тынчу мохит аша тасвирлый, сугыш фаҗигасен анык күрсәтә. Сугыш темасын дәвам итеп, Р.Заһидуллин Тинчурин театры сәхнәсендә беренче тапкыр күренекле драматург, антифашист Бертольд Брехтның катлаулы, сугышка каршы ярсулы «Кураж ана һәм аның балалары» әсәрен сәхнәләштерә. Брехт беркайчан да татар сәхнәсендә куелмады. Аның әсәрләрен милли тамашачы кабул итмәс дип уйладылар. Р.Заһидуллин исә тәвәккәлли. Һәм шунысы символик мәгънәгә ия: ул аны чечен сугышы чәчәк аткан чорда куйды. Режиссёр документаль хәрби кинокадрлар, тәкъдир билгесе, сугыш символы буларак Үлем битлеге кебек төрле һәм көтелмәгән сәнгатьле чаралар кулланып, сәяси спектакль тудырды.

Театрда тәүге тапкыр Г.Тукайның «Сөй гомерне!», М.Мәһдиевнең «Без – кырык беренче ел балалары» һәм Р.Вәлиев әсәрләре бу е н ч а к у е л г а н «Я з м ы ш ы м  юл лары» кебек поэтик с п е к т а к л ь л ә р барлыкка килде. 1990 елларның и ке н ч е  я р т ы с ы , 2 0 0 0 - 2 0 1 6 е л лар, югарыда телгә алынган куелышлардан тыш, К.Тинчуринның «Сакла, ш а ртл а ма с ы н ! » , « Х и к м ә тл е  д о к л а д » , Т.Миңнуллинның «Яшьлегем-юләрлегем», «Төш», «Саташу», М.Кәримнең «Айгөл иле» һ.б. спектакльләр белән дә истә калды. Соңгы елларда театрда яшь режиссёр – Р.Заһидуллинның шәкерте Резеда Гарипова эшли башлады. Ул инде К.Тинчуринның «Сүнгән йолдызлар», Э.М.Ремаркның «Без барыбыз да кешеләр», И.Юзеевның «Гашыйклар тавы», Р.Мингалимнең «Өченче бүлмәдә эт яши», Ш.Хөсәеновның «Чулпан» кебек берничә үзенчәлекле спектакль куярга өлгерде. Р.Гарипова, остазы кебек үк, актёрлар белән кыю эшли, метафоралардан оста файдалана һәм, һичшиксез, баш режиссёрның терәге булып тора.

«Өченче бүлмәдә эт яши» (Рөстәм Мингалим) комедиясеннән бер күренеш. Галия – Зөлфия Вәлиева, Райман – Ирек Хафизов. Режиссёры – Резедә Гарипова.

«Өченче бүлмәдә эт яши» (Рөстәм Мингалим) комедиясеннән бер күренеш. Галия – Зөлфия Вәлиева, Райман – Ирек Хафизов. Режиссёры – Резедә Гарипова.

Бүгенге көн театр тормышындагы иң мөһим куелышларның берсе – Т.Миңнуллинның «Төш» спектакле. Сәхнә әсәре тормышта үз урынын таба алмаган кеше фаҗигасен сурәтли. Төп рольләр – Елена белән Камилне гаҗәеп зур осталык белән Г.Нәүмәтова һәм Илфак Хафизов башкара. Шул ук елны «Төш» спектакленнән соң, Р.Заһидуллин Н.Хисамовның (Кол Гали буенча) «Йосыф-Зөләйха» әсәрен сәхнәләштерә. Үлемсез әсәр безнең уйларны моннан мең еллар элгәре булган чорларга, әүвәл «Ветхий завет»та, аннан исә Коръәннең 12нче сүрәсендә бәян ителгән Йосыф белән бәйле вакыйгаларга алып китә. Р.Заһидуллин әсәрдә үзен борчыган мәңгелек проблемалар белән очраша. Спектакльдә мәхәббәт, тугрылык һәм хыянәт темалары булса да, режиссёрны тормыш кыйнавына бирешмичә, кешенең катлаулы язмышын җиңә алуы мәсьәләсе, үз-үзенә, үз көченә ышануы кызыксындыра. Режиссёр бу теманы тормышның төбенә кадәр тәгәрәп тә кабат күтәрелә алган, алай гына да түгел, хаким дәрәҗәсенә ирешкән Йосыф язмышы аша ассызыклый.

«Йосыф-Зөләйха» (Нурмөхәммәт Хисамов) риваятеннән бер күренеш. Йосыф – Илфак Хафизов, Зөләйха – Резедә Сәләхова. Режиссёры – Рәшид Заһидуллин.

«Йосыф-Зөләйха» (Нурмөхәммәт Хисамов) риваятеннән бер күренеш. Йосыф – Илфак Хафизов, Зөләйха – Резедә Сәләхова. Режиссёры – Рәшид Заһидуллин.

Абыйларының үз энеләренә хыянәт итү күренеше дә, геройларның киләчәк тормышында урын алган башка вакыйгалар да сәнгати-сурәтле итеп чишелгән. Персонажларның бөтен уй-фикерләре, эш-гамәлләре бер ноктада кисешә һәм алар барысы да әсәрнең төп каһарманы Йосыф, аның тормышы, холкы, кешеләргә, чынбарлыкка мөнәсәбәте белән бәйле. Илфак Хафизов, поэма авторының үзе кебек үк, Йосыфны эчке һәм тышкы яктан да матур, күркәм, изге күңелле, сабыр, пакь ниятле кеше итеп күрсәтә. Тагын бер истәлекле вакыйга 2013 елның язында булды. Театр тамашачыларга күренекле инглиз драматургы Шекспирның «Гамлет» әсәрен тәкъдим итте. Р.Заһидуллин тулаем гаилә тарихы турында спектакль куя. Анда патша гаиләсе генә түгел, ә үз балалары өчен теләсә нинди адымга да барырга сәләтле Полоний гаиләсенә кагылышлы вакыйгалар да зур урын алган. Фаҗигадә төп рольләрне Р.Заһидуллинның үз шәкертләре – А.Пискунов (Гамлет), Р.Сәләхова (Офелия), Илфак Хафизов (Лаэрт), З.Закиров (Горацио) башкара. Тамашачы тын да алмый Гамлеттагы үзгәрешләрне күзәтә.

Ильтани ИЛЯЛОВА, театр белгече

МӘКАЛӘНЕҢ ДӘВАМЫН АРХИВЫБЫЗДА УКЫРГА МӨМКИН: 12 (декабрь), 2016.

фото: "Казан утлары" архивыннан

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: