Логотип Казан Утлары
Сәнгать

Татар музыкасын яңартучы

1

Архив

ХХ гасырның 1960-1980 еллары татар музыка сәнгатендә яңа тенденцияләр белән билгеләнә. Ул үткәндәге һәм хәзерге көндәге тискәре якларны күрсәтә алу, иҗатта кайбер ирек мөмкинлекләре ачылу, илдәге сәяси климат җылыну белән бәйле. Музыкаль әсәрләр тәэсирлегенең һәм эчтәлек үзгәрүнең тагын бер сәбәбе — чаралар арсеналын тамырыннан яңарткан электрон- компьютер музыкасы, алеаторика, сонористика, серияләр, додекафонияләрдән торган яңа техниканың милли республикаларга үтеп керүе.

1960-1980 елларда, консерваториянең композиция кафедрасы мөдире, танылган музыкант, теория белгече һәм композитор Альберт Леман җитәкчелегендә, заманча ысул-чаралар белән коралланып, яңа идеяләргә омтылган бер буын үсеп чыга. Ә.Бакиров, Х.Вәлиуллин, Ф.Әхмәтов, Б.Мөлеков, А.Монасыйпов, Р.Еникеев, М.Яруллин, Р.Билалов кебек яңа исемнәр таныла башлый. Ә инде атаклы дирижёр Натан Рахлин җитәкчелегендә 1967 елда симфоник оркестр оешу нәтиҗәсендә, татар композиторларына симфония өлкәсендәге талантларын күрсәтергә дә мөмкинлек туа. Шул вакытта Н.Җиһанов, А.Монасыйпов, Ф.Әхмәтов һ.б. бик күпләрнең симфонияләре дөнья күрә дә инде. Шактый санда камера-инструменталь музыканы башкаручылар да өлгереп җитә. Бу чорда иҗат ителгән әсәрләргә, нигездә, чынбарлыкны фәлсәфи күзлектән тасвирлау һәм замандашлар образына мөрәҗәгать итү хас.

Нәтиҗәдә, татар музыкасы тарихында алдагы дистәләгән еллар театр музыкасын эшкәртү белән бәйле булса, 60-80нче елларда күбрәк симфония һәм камера-инструменталь музыка жанрлары үсеш ала. Композиторларның стиль юнәлешләре күп төрле. Элегрәк стиль юнәлешләре дистәләгән еллардан соң алышынсалар, хәзер бер үк вакытта берничә стиль яшәргә, ул гына да түгел, шул бер үк композитор иҗатында берничә стильне бер үк вакытта янәшә кулланырга мөмкин.

Милли композиторларның яшь буыны арасында бу чорда иң күзгә ташланган вәкиле итеп Алмаз Закир улы Монасыйповны атарга кирәктер. 1925 елда Казанда туган егет башта музыка мәктәбендә, аннан соң музыка училищесында белем ала; консерваторияне өч мәртәбә тәмамлый: 1950 елда — виолончельдә уйнаучы буларак, 1956 елда — композитор буларак һәм 1962 елда — дирижёр белгечлеге буенча. Композитор опера театрында дирижёрлык вазифасын үти, берничә ел консерваториядә композиция дәресләрен алып бара. 1972 елда Мәскәүгә китеп, анда урнашып, күп кенә әсәрләр иҗат итә. Нәтиҗәдә, ул 60-80нче елларда үзе артыннан зур бер төркем яшь иҗатчыларга юл ярган иң танылган шәхес була.

А.Монасыйпов иҗаты консерваториядә — 1950-1960 уку елларында ук башланып китә, нигездә, бу чорда ул романслар һәм җырлар язу белән мавыга. «Башкалардан нәрсә белән аерылып тора?» дигән сорау куйсак, моңарчы татарларда күренмәгән джаз ритмнарында һәм чалымнарында, дип әйтү дөрес булыр. Моның сәбәбе дә ачык: 1948 елда Казанга Шанхайдан джаз уйнаучы О.Лундстрем оркестры кайта һәм төпләнеп кала. Алар еш кына концертлар бирәләр. Боларга мөкиббән киткән А.Монасыйпов үзе дә оркестрда уйный, бертуган Олег һәм Игорь Лундстремнар белән булган дуслыгы озакка сузыла, аларның Мәскәүдә яшәгәндә дә дуслык җепләре өзелми. Джаз тәэсире (дулкынлы интонация, бәрмә тембрларның муллыгы, синкопалы ритмнар hәм диссонанс гармония) А.Монасыйпов иҗатында моннан соң да шактый сизелеп тора. А.Монасыйповны татар милли музыкаль эстраданы башлап җибәрүче дип атарга хакыбыз бар, аның юнәлешен Р.Билалов, Р.Еникеев, Р.Кәлимуллин, Р.Ахиярова, Р.Абдуллин, Л.Батыр-Болгарилар үзләренең иҗатлары белән дәвам итәләр.

Музыка җәмәгатьчелеген аның «Виолончель өчен романс», «Скрипка һәм фортепиано өчен соната» кебек әсәрләре җәлеп итә. Биредә ул Р.Яхинның романтик традицияләрен үстерә, чөнки аларда — шул ук хисләр муллыгы, ярылып яткан тойгылылык, эмоцияләр өстенлеге. Композиторның «Балет сюитасы» (ул «Шомбай» балеты өчен язылган була, әмма сәхнәгә барып җитми) — беренче чор белән икенчесе арасындарак туган әсәр. Биредә композиторның эзләнүләре икегә аерыла кебек. Әгәр беренче бүлекләрендә ул романтик традицияне дәвам итсә, соңгыларында XX гасырга хас арттырып күпертелгән, экспрессив образларга өстенлек бирә.

Композиторның өлгереп җиткән чоры 70-80нче елларда иҗат ителгән 4 симфония белән сыйфатлана. Боларда элеккеге хислелеккә, йомшак яңгырашка урын калмаган, авторның үзенчәлекле стиле формалашып җиткәнлеге тоела. Образлар кырыслык һәм кырлылык белән аерылалар. Бу инде тормышны үзеңчә күрү — симфонияләрдә анны борчыган проблемалар күтәрелә. Шунысы дикъкатьне җәлеп итә: аның әсәрләрен башкарган саен, музыка җәмәгатьчелеге йә аптырашта кала, йә кискен тәнкыйтькә күчә. Бик аз кеше аны татар музыкасы тарихының яңа бер чорын башлаучы дип таныса, күпчелеге бу хәлне традицияләрне җимерү дип кабул итә…

Аида Алмазова

 
"КУ" 9, 2016

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев