Сукмаклар буталганмы?..

Рәдиф Сәгъди (Сәгъдиев Рәдиф Нәҗип улы) – танылган әдипләребезнең берсе. Ул драматург, прозаик. Әлеге шәхес кайсы жанрда үзен тулырак тапты дигән сорау, безгә калса, бүген дә әле ачык кала. Чөнки һәр ике җанрда да ул бердәй дәрәҗәдә актив эшли: «Гүзәл Аппаксылу» – пьесалар, әкият-пьесалар, әкият (Казан, 2012), «Бервакытны – без тугач...» кыйсса һәм документаль бәяннар (Казан, 2017) китаплары фикеребезгә дәлил.

Мәгълүм ки, татар әдәбияты тарихында милләтебезнең тормыш тәҗрибәсен, гореф-гадәтләрен, фәлсәфәсен яктырткан әдипләр күп. Бу юнәлештә Рәдиф Сәгъдинең «Бервакытны – без тугач...» китабына тупланган әсәрләре матур юнәлешнең дәвамы. Әлеге әсәрләрдә язучының татар рухлы геройлары хәтердә сакланып калырлык буяулар белән гәүдәләндерелә.

Автобиографик әсәрне хәтерләткән «Бервакытны – без тугач...» кыйссасында вакыйгалар, нигездә, нәни герой Хәниф исеменнән сөйләнә. Аның балалык һәм гомер юлын үз эченә сыйдырган тулы бер тарихта, автор кичерешләренең инде тормыш тәҗрибәсен туплаган шәхес югарылыгыннан чыгып сурәтләнүе, укучы аңына җиткерелергә тиешле фикерләрнең, тормыш концепциясенең сайлап алынган булуы әсәрнең әдәби-эстетик һәм педагогик яктан да зур гамәл башкаруын дәлилли.

Кыйсса мөстәкыйль сюжет-вакыйгалардан торган, барысы бергә герой Хәнифне шәхес буларак, милләт язмышыннан аерылгысыз халәтендә гәүдәләндергән хикәятләрдән гыйбарәт. Һәр бүлекнең үз тарихы бар, мәгънә катламы исә автор югарылыгыннан бәяләнеп, тормыш тәҗрибәсе нәтиҗә төсмерен ала. Әсәрнең һәр бүлеге укучыларда әдәби-эстетик, әхлакый кыйммәтләр тәрбияләргә ярдәм итә. Мисал өчен, «Көчле һәрвакыт хаклы!» бүлеген генә алыйк. Туган авылын калдырып, Казан каласына күченгән баланың шәһәр тормышына килеп керүе, яшьтәшләре белән мөнәсәбәтләре, һәм, ниһаять, чишелеш шул дәрәҗәдә тормышчан ки, ирексездән, кечкенә бала белән Казанга күчеп килгән дустымның башыннан кичкәннәрен сөйләвен хәтердә яңартып, мин дә калтыранып куйдым. Әмма әсәр герое үзен дә, хәтта башкаларны да якларлык дәрәҗәдә көчле, нык. Шул ягы белән ул укучыларны әсир итә.

Хәниф, гомумән, күңелендә туган хис-кичерешләрен, аңында бер-берсен алыштырып килгән уй-фикерләрен укучыга сөйләп, үзен характер буларак ача. Аның кайгы-шатлыклары, күзәтүбәяләре дә аерыла: бала Хәнифнең яшәешкә гаҗәпләнеп, сокланып каравы,«мыек төртеп чыккан, борынга кызлар исе кергән яшь җилкенчәк» булгач исә, кайвакыт усалланып куйса да, садә, беркатлы булып калуы, җавап табылмаячак сорауларга җавап эзләргә омтылуы зур осталык белән тасвир ителгән.

Кыйссаның байтак өлеше Хәнифнең бабасы Зәйнетдин карт образын ачуга багышланган. Бу хәл аңлашыла да, төп геройның тормышка карашы формалашу бабасыннан килә:

«Чәй янында бабай миңа:

– Улым, ипи валчыкларыңны чәчмә, җыеп ал, идәнгә төшеп таптала күрмәсен, югыйсә икмәк үпкәләр үзеңә, – ди.

– Ничек инде, бабай, икмәк үпкәләргә мөмкин, җаны юк бит аның, – дим.

– Бу дөньяда, улым, ташның да, тимернең дә җаны бар. Ә икмәк турында әйтеп тә торасы юк. Су белән алар безгә тормыш бирә, димәк, аны безгә яшәр өчен Ходай бүләк иткән. Сугыш вакытында, улым, бер телем ипигә тилмергән чаклар күп булды. Ул җитмәгәч, күпме кеше җансыз калды, ачлыктан кырылды. Бар аның җаны, улым, бар, аның белән адәм затлары җан асрый». Тормышның ачысын-төчесен күп күрсә дә, кырысланмаган, усалланмаган Зәйнетдин картның чынбарлыкка мөнәсәбәте кыйссада еш тасвирлана, һәм ул тирәлекне ачуда әһәмиятле. «Сталин ашаган токмачларны...» бүлеге дә, мәсәлән, аның язмышына бәйле үткән тарихтан бер ачы хатирә буларак яңгырый. Сталинизм чоры, әләк, ялган, көнчелек кебек хисләрнең кеше язмышын бик җиңел челпәрәмә китерергә мөмкинлеген ача. Кеше күңеленең гүзәллеге һәм пычраклык төшенчәсе капма-каршы куела.

«Бервакытны – без тугач...» кыйссасында халкыбызның гореф-гадәтләрен, йолаларын, табигать күренешләрен сурәтләгәндә, сабый күңелендә туган соклану, чиксез мәхәббәт хисе, бер яктан, татар авылы образын калку, төрле яклап чынбарлык дәрәҗәсендә ачуга ярдәм итсә, икенче яктан, төп герой үз Ватанын, милләтен изгеләштерүче шәхес буларак ачыла. Автор игътибарыннан бер генә күренеш тә читтә калмый: челтерәп аккан чишмәләр, гүзәл тирәлек, көянтә белән су ташучы кызлар, инеш буйлары, туй мәҗлесләре. Укучыны сискәндереп куйган җенле-пәриле Суксу зираты асты, пәри кызлары ияләнгән караңгы мунча, убыр, яки «ике күзе утлы күмер кебек» янган, «чыраеннан вәхшилек бөркелгән»,«бите соры-зәңгәрсу төстәге хәшәрәт» һ.б. Әлбәттә, болар барысы да укучыны сискәндереп алу, тормышның әкияти дөнья белән янәшәлеген ассызыклау өчен кулланыла.

Шулай итеп, «Бервакытны – без тугач...» кыйссасында Рәдиф Сәгъди ХХ гасыр яшәеше аша татар халкының зурлыгын тагын бер кат ача. Кыйссада язучы үткән тарихтан тулы бер картина тудыра. Хәнифнең уй-хисләре, дөньяга карашы, тормыш күренешләрен аңлау дәрәҗәсе төрле буяулар белән баетыла. «Мин дә бер татарыңдыр» дигән документаль бәянда исә Сабантуй бәйрәменең символ буларак яңгыравы көчле. Бәянда Сабантуйга карашның татар милләтенә караш белән тәңгәл булуын ассызыклау төп табышлардан. Чыннан да, Сабан туе ул – халкыбызның тарихы, хәтере, йолалары, гореф-гадәтләре, гүзәл табигате һәм милләт үзе, дигән идея кабат укучы аңына сеңдерелә, горурлык, киләчәккә ышаныч тудыра. Инде, авторның драматургиясенә – пьесалар, әкият-пьесаларына күчик.

Мәгълүм булганча, татар балалар һәм яшүсмерләр драматургиясе формалашканнан башлап, талантлы драматургларга кытлык кичерде. Әмма узган гасырның 60 нчы елларыннан бу өлкәдә уңай якка үзгәрешләр күренә башлады: Туфан Миңнуллин, Фәнис Яруллин, Галимҗан Гыйльманов, Мансур Гыйләҗев, Рафис Корбан, Резеда Вәлиева, Ләбиб Лерон, Рабит Батулла, Рөстәм Мингалим кебек әдипләрнең әсәрләре бу өлкәгә яңа сулыш өрде. Алар арасында бүген, һичшиксез, Рәдиф Сәгъди исемен дә атыйбыз. Драматург сәхнә әсәрләре аша балалар рухына тәэсир итәргә, үсеп килүче буынны милли-әхлакый кыйммәтләрдә тәрбияләргә омтыла. Арада акыл бирүче, тирән фәлсәфи фикергә этәрүче һәм шаян вакыйгаларга корылган пьесалар да шактый. Нәкъ менә шуңа күрә, авторның бик күп әсәрләре сәхнә аша балаларга, халыкка барып ирешә һәм югары бәяләнә дә: «Могҗизалы Яңа ел» әкияте 2018 елда Алабугада үткәрелгән «Алло, мы ищем таланты!» бәйгесендә Гран-Прига лаек була, «Соңгы Шүрәле» әсәре 2017 елда халык театрлары бәйгесендә беренче урынны ала, «Иске курчакларда Яңа ел» әкият-тамашасы (режиссёр Р.Әюпов), «Гүзәл Аппаксылу» (режиссёр Ә.Камалиев), «Баһадурның бәхете», «Баһадурның яңа дуслары» (режиссёр Р.Заһидуллин) һәм башка әсәрләре сәхнәләрдә күп тапкырлар уйнала.

«Гүзәл Аппаксылу» китабында игътибарны җәлеп иткән төп әсәр «Кыргын» тарихи драмасы дисәк, ялгыш булмас. Ләис Зөлкарнәй хикәясе буенча язылган драмада вакыйга төрки-болгар, Идел буе төркиләренең бер ыруында бара. Балаларга һәм яшүсмерләргә үткән тарих, ырулар тормышын күзаллау өчен кызыклы әсәр. Анда үткән вакыйгаларны, халык, милләт тормышын тарихи планда, масштаблы итеп күрсәтү омтылышы ята. Кам ана, Кучкар би, Сәнҗәрә, Кылыч батыр образлары мисалында җирдә нәселне, ыруны саклап калу өчен күрсәтелгән батырлык, ныклык темасы ачыла. Пьеса үзәгенә катлаулы конфликт куелган, бердәмлек, дуслык идеясе үткәрелгән.

Кам ана – батырлыкның символик гәүдәләнеше, кабиләнең горурлыгы, ышанычы. Пьесада ул – «кара көч»ләргә каршы көрәшне оештыруда җитәкче һәм рухландыручы. Кабиләгә куркыныч янаганда, ул хәтта иң сөекле кызы – Сәнҗәрәне дә үлемгә хөкем итәргә сәләтле. Сәнҗәрә – йорт биенең беренче хатыныннан туган кызның эчке дөньясы да шактый тулы ачылган. Ул – гүзәл кыз, әмма аны тышкы матурлык кына түгел, эчке матурлык та бизи. Ул ирекле, азат тормышны яратучы, саф һәм шат күңелле кыз.

Татар балалар драматургиясе тарихында фольклордан килгән мифологик персонажлар иркен кулланыла. Рәдиф Сәгъдинең дә бу юнәлештә уңышлары бар. «Гүзәл Аппаксылу» әкият-пьесасы  – моңа мисал. «Казан утлары» журналында (2003 ел, 2 сан) дөнья күргән «Театрга гашыйк булыгыз» исемле мәкаләсендә театр белгече Дания Гыймранова да «Гүзәл Аппаксылу»ны аерым билгеләп үтә: «Гомумән алганда, Р.Сәгъдинең әсәрләрен лирик мотивлар, сафлык, пакьлек, шаянлык, наянлык бизи. Бу авторның яшьләр театрында куелган «Гүзәл Аппаксылу» пьесасы да шундый ук ачык, матур төсләргә бай. Халык иҗатында яшәп килгән Аппаксылу, Таңбатыр, Шүрәле, Пәри, Җен, Дию кебек образларны Р.Сәгъди бүгенге көнгә күчерә, гади генә бер сюжет төзеп, вакыйгаларны тарих күзлеге һәм юмор аша үткәрә, чорыбызның рухи халәтен сурәтли. Бу пьесада әхлакый, тәрбия мәсьәләләре күтәрелә, балаларга әйбәт акыл бирелә».

«Гүзәл Аппаксылу» китабы 2020 елда Ш.Маннур премиясенә лаек була. Китапка «Мәчесе дә җыр чыгара» исемле кереш сүз язган күренекле драматург, М.Сәлимҗанов исемендәге бүләк иясе Ризван Хәмид исә: «Рәдиф Сәгъди әкиятләрдән таулар салган драматург!» – дип, иҗатка үзенчәлекле бәя бирә.

Инде әкият-пьесаның үзенә күчик. Төрле әкият геройлары бергә тупланган әсәрнең сюжеты кызыклы. Биредә Язмыш Ана, Таңбатыр, шүрәлеләр, Дию пәрие, җен хатыны Җенлебикә, пәри кызы Пәрдия һ.б. геройлар белән очрашабыз. Әмма халык авыз иҗаты әсәрләреннән аермалы буларак, кара көчләрне символлаштыручы явыз рухлар иҗатта уңай яктан гына ачыла. Мисал өчен, Мафиозник дию пәрие – Салыптаптарның Аппаксылуны урлап алып китүе әшәкелектән түгел, Таңбатырның уйламый сөйләгән сүзләренең ачуын чыгаруында икән: «Дию Аппаксылуга гашыйк булса да, сезне аермый иде. Синең мәгънәсез сүзләреңә түзмәде. Үч алу теләге туды анда», дип аңлата Язмыш Ана әлеге хәлнең сәбәбен. Ягъни кешеләрнең явызлыгына карата туган үч, ачу аны явыз гамәл кылырлык затка әверелдергән икән.

Башка мифологик затлар да балаларга уңай персонажлар буларак тәкъдим ителә, аерым очракларда алар хәтта кешеләрдән яхшырак. Шулай булмаса, мари урманы шүрәлесе Шүрлебәк, Пәрдия, Җенлебикә Таңбатырга ярдәм итәргә алынмаслар иде.

Пьесаның уңышы тагын, балалар фольклоры жанрларын иркен файдалану: «табак кебек нурлы йөзләреңне, шалкан кебек матур күзләреңне күрсәм иде»; геройлар һәм вакыйгаларны тормышка һәм бүгенге көнгә яраклаштыру белән дә аңлатыла: Таңбатыр эшләпәле, билендә шпага, диюнең «банкларда акчасы буа буарлык», Җенлебикә телевизордан сериаллар карый һ.б.

Бу урында, әлбәттә, киңәш-теләк әйтеп китү урынлы булыр. Балалар өчен иҗат иткәндә, телгә, сүзләргә сак мөнәсәбәт таләп ителә. Кызганыч, Рәдиф Сәгъди драматургиясендә сүгенү һәм халык телендәге ямьсез сүзләрне очратырга туры килә.

Талантлы драматургны яшәештә килеп туган проблемалар, билгеле вә билгесез «караңгы» яклар, әти-әнисез балаларның упкын юлы, дуслык мәсьәләләре борчый. «Алсу томан» моңсу драмасы, «Баһадурның бәхете», «Ана күңеле балада...» әкият-пьесалары шул хакта сөйли.

«Алсу томан» моңсу драмасы, күпсанлы сорауларны истә тотып, русчага да тәрҗемә ителә. Төрле төбәкләрдә уйнала һәм Мәдәният министрлыгының грантына лаек була.

Татарстан республикасы, Россия Федерациясенең атказанган сәнгать эшлеклесе И.Илялова әлеге драмага биргән эчке рецензиясендә әсәрне югары бәяләвен ассызыклап үтә: «Пьеса һәм спектакль, әлбәттә, бүгенге яшьләр өчен зур тәрбияви кыйммәткә ия. Әсәр үзәгенә куелган проблема актуаль, чөнки анда наркоманиянең үлемгә илтүе, җинаятьчел төркемнең яшьләрне ничек үз җәтмәләренә эләктерүе турында сөйләнелә. Спектакльдә идея ачык, һәм ул үсештә!»

«Баһадурның бәхете», «Баһадурның яңа дуслары» әкият-пьесалары да – 
балалар сәхнәсендә уңышка ирешкән әсәрләр. «Баһадурның бәхете» 1994 елда К.Тинчурин исемендәге театрда куела. 1995 елда дәвамы буларак, «Баһадурның яңа дуслары» сәхнәгә менә. Әлеге әсәр алга таба Татарстаннан читтә Башкортстанда, Чуваш, Мари, Удмурт республикаларында, Пермьнең Барда районында, Тобол, Төмән төбәкләрендә дә күрсәтелә. Соңрак спектакльне бәяләү, киңәш-теләкләр өчен махсус оештырылган түгәрәк өстәлдә тамашада төп рольне башкарган Татарстанның халык артисты И.Хәсәнов та үзенең фикерләре белән уртаклаша: «Р.Сәгъд и драматургияне төптән аңлаган әдипләребезнең берсе. Гали Хөсәенов, Празат Исәнбәт, Ризван Хәмид дәресләре бушка китмәгән, күрәсең. Аның әсәрләрендә уйнавы җиңел! Баһадур маҗараларында да вакыйгалар куерганнан-куера барып, тамаша кылучыны үз эченә бөтереп ала да спектакль беткәнче, үз кулында тота».

Рәдиф Сәгъдинең әкият-пьесаларында, нигездә, традиционлык саклана. Явызлык гаепләнә, гаделлек, кешеләргә мәрхәмәтле мөнәсәбәт мактала. Үткәрелергә тиешле төп фикер берәр персонаж теле аша әсәрнең ахырында, әмма шактый тәэсирле итеп җиткерелә, һәм ул балага гыйбрәт-сабак алу өчен җирлек тудыра.

Тулаем алганда, Рәдиф Сәгъди – эзләнүчән язучы. Әмма аның иҗатын өйрәнү мәсьәләсе әле бүген дә ачык кала. Без юкка гына мәкаләнең исемен «Бервакытны – без тугач...» кыйссасының бер бүлегенә якынайтып, «Сукмаклар буталганмы?..» дип куймадык, әлбәттә. Рәдиф Сәгъдинең иҗаты туры юлда, дөрес юлда. Ул бай, киңкырлы, әсәрләрне өйрәнүнең яңадан-яңа алымнарын табарга, бәяләргә мөмкинлекләр гаять зур.

 

"КУ" 07,2021

Фото: pixabay

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: