Логотип Казан Утлары
Сәнгать

Сәхнәдән нур чәчеп

Карт фотограф Дания турында Мэрилин Монроң моның бер ягында торсын, дигән. Ә бит чыннан да бик кәттә киенмәсә дә (күп очракта шактый киелгән яшел җәйге пәлтәдән йөрер иде), бизәнмәсә дә, Даниянең ир-атларга тәэсире чик-чамасыз иде. Хәтта үз курсыбызның бик тәҗрибәле егетләре дә Калинин посёлогында яшәүче Нургаяз абзый (Даниянең атасы) янына барып, 18 яшьлек кызын кияүгә сорап йөдәттеләр...

– Тукта, кайда соң әле мин? – дип уйлап куйды кыз, батып барган кояш нурларыннан аллана башлаган болытларга карап. Ә-ә, аркасына чалкан яткан хәлдә Кабан күлен бер яктан икенче якка иңләп йөзә икән. Әнисе үлгәннән бирле, Дания гел шушы Урта Кабанда булды. Җәен коенды, кышын чаңгыда шуды. Бер ярында аларның үз йортлары, каршы якта ботан бакчасы. «Бәрәч, кояш та сүрелеп беткән», – дип ашыга-ашыга өйләре торган яр ягына колачлап йөзеп китте кыз. Көндездән үк җыеп куйган сулары тәмам җылынып җиткән, Дания яшелчәләрне ипләп кенә коендырып үткәч, җимеш агачларын да сугара башлады, шунда бер дә көтмәгәндә аның күңелен «нигә барып карамаска, ашамаслар әле» дигән уй чеметеп алды.
Әмма дә ләкин бөтен күргән-белгәннәре тарафыннан «чын артистка» дип макталган кызны конкурста төшереп калдырдылар. Ялгыштылар микәнни? Алай дисәң, имтихан алучыларның беренчесе – Камал театрының баш режиссёры Ширияздан Сарымсаков, икенчесе – шәп артист булу өстенә режиссёрлыкка да укып кайтып, инде танылу алган Празат Исәнбәт ләбаса...
Училищега керә алмавында, бәлки, үзенең дә гаебе булгандыр. Зур алма, гадәттә, соң өлгерә – балалыгы баштан ашкан... Аның көндәшләре янып торалар, искиткеч чаялар да. Сәхнә чи утынга охшаган артистларны өнәми шул.
Тагын бер ел үтте. Дания инде тугыз класс тәмамлаган, бер айдан паспортлы да буласы зур кыз. Шулай да каршысына килүче егет-җиләннең туктап артыннан озын-озак карап калуларына ияләнә алмый. Вахитов клубындагы концерттан соң булса кирәк, аның янына өлкән яшьтәге фотограф килеп: «Кызым, рөхсәт итсәң, фотога төшерер ием», – диде. Кабат-кабат, төрле ракурслардан торып төшергәч, көрсенеп:
– Мэрилин Монроң бер читтә торсын, кызганыч, мондый чибәрләр бәхетле була алмый! – дип, аптырап калган Дания яныннан уйчан гына китеп барды.
Нишләп алай ди бу карт абый, әнием үлгәнне белеп кызганамы? Әйе, театральныйга бу юлы да алмасалар, бәхетсез итәрләр шул – яңа курсны өч-дүрт ел үткәч кенә җыясылар икән. Дания өенә моңсу гына кайтып керде. Һәммәсе инде йокыда. Әнисе өйрәткән догаларны укыгач, ул да эреп йоклап китте. Иртүк торып трамвай тукталышына йөгерде һәм, якынлашып килгән 8нче трамвайның ачык баскычына очып кына кунып, Казанның үзәге булган Кольцо ягына юл тотты. Баумандагы Республика фәнни-методик үзәге урнашкан йорт каршында төркем-төркем булып яшь җилкенчәк урала. Абитуриентлар, йортның беренче катыннан икенче катына алып менүче текә баскычларны да сырып алганнар, имтихан буласы бүлмә каршындагы коридор да умарта оясыдай гөж килә. «Керергә теләүчеләр былтыргыдан да күбрәк икән!» – дигән уй яндырып үтте Даниянең күңелен. Аңа таба төшеп килүче арык кына малай, әйтерсең, аның уен сизеп: «Артист булырга теләүчеләр 500ләп диделәр анда», – дип дивардагы исемлеккә ымлады. Имтихан алучыларның шул узган ел үзен кире борып 
кайтарган режиссёр абыйлар икәнен дә абайлап алды кыз, әмма курыкмады, ни әйтсәң дә, былтыргы «шөкәтсез үрдәк бәбкәсе» түгел инде ул, тугыз класс тәмамлаган, бер айдан паспортлы да буласы зур кыз... Имтиханнар берничә көнгә сузылса да, Дания ару-талуны сизмәде.
Әлеге аралашучан малайның исеме Юныс икән. Ул, Данияне җитәкләп:
– Әйдә, алынганнарның исемлеген чыгардылар!.. – дип, аны үзе белән ияртеп алып китте. Фамилияләрен туйганчы карагач, кайтырга дип баскычлардан торган тышкы коридорга чыктылар.
Әле иске исемлекне дә алмаганнар! (Әлеге исемлекнең берничә бите мәкалә авторында саклана.) Дания ансын да карарга булды. Тик чандыр малайның: «Ә хәзер менә монда кара, апа!» – дигән сүзен ишеткәч, «Ниткән апа булыйм ди мин сиңа?» – дип турсайды.
– Мин сигезне бетереп килдем, ә син, әнә, тугызны!.. Ярар, ачуланмасаң, «Дания» дим алайса...
– Шулай диң шул, «энем» Юныс. Без бит курсташлар!
1962 елның 15 июленнән бирле 53 ел вакыт узып китсә дә, берни онытылмавы сәер һәм сәер дә түгел.
– Кара әле, Дания курсташ! Монда сиңа кадәргеләрдән – 16 кешене, синнән соң булганнардан 12сен сызганнар. Сине 28 кеше арасыннан сайлап алганнар булып чыга түгелме соң?!.
Имтихан алучылар аеруча шуны ачыкларга тиеш: булачак артист үзендә зур рухи көч тәрбияли алу сәләтенә ияме? Режиссёр ягыннан искән җил уңаена гына борылгалап торучы флюгерь булып калмасмы? Әнә бит: «Җитте, җитте, җырыңны туктат!» – дип торганда да, Даниянең үзсүзлеләнеп: «Юк-юк, җырлап бетерәм, җырлап бетерәм! Әле мин сезгә биеп тә күрсәтәм!» – дип чәчрәп торуын начар якка да юрап була лабаса. Әйтик, артистлардан җансыз курчаклар ясарга хыялланучы бүгенге сектант режиссёрлар Данияне, һичшиксез, кире борып чыгарырлар иде. Чөнки аларга кысыр фантазияләрен тормышка ашыру өчен крепостной крестьян дәрәҗәсенә төшерелгән артистлар кирәк. Даниянең театр дөньясына килеп керүе, әлбәттә, җентекләп өйрәнүгә лаек. 1961 һәм дә 1962 ел курсларына сайлап алынган утызлап кыз арасыннан бары ул гына театр сәнгатенә һаман да бөтен күңеле белән хезмәт итә. Әйе, театр сәнгатен фәнни өйрәнүчеләр бу артистканың иҗаты ничек шулай озын гомерле булуын, өстәвенә һаман үсештә икәнен дә күреп, артистканың болар өчен көчне кайлардан алуын махсус өйрәнергә тиешләрдер...
1962 елның 16 июлендә «Укырга алынганнар исемлеге» каршында кичергән мизгелләрнең дәвамы булып кояшлы сентябрьнең беренче көне килеп җитте. 3нче, 5нче, 8нче маршрутларның трамвайлары даңгыр-доңгыр килеп йөргән К.Маркс урамының протез заводы итеп үзгәртелгән чиркәвенә каршы якта физкультура институты бар. Әнә шуның икенче катындагы иң зур аудиториядә башланды инде бу яңа җыелган төркемнең беренче адымнары. Уку башланып киткәндә, кызлар егетләрдән күбрәк иде. Физкультура институтында соңгы елларын укып, иртәгә педагог булып чыгабыз дип йөрүче ир-ат халкы берьюлы шулчаклы күп матур кыз белән очрашканда: «Каян гына табып бетерделәр икән боларны?» – дип аптырап кала. Беренче елны ук унлап кыздан колак какты курсыбыз. Моны кыз баланың кияүгә чыгып калырга дигән омтылышы белән генә бәйләп карау бик үк дөрес тә булмас. Иң аяныч сәбәбе дип шул чорда Камал театры кичергән шаукымны атар идем. Татар тамашачысының татар театрыннан бизгән чоры иде бу. Празат Исәнбәт, Дамир Бәдретдинов, Асия Хәйруллина, Шәхсәнәм Әсфәндияроваларның дәресләре ничек кенә җанлы барса да, татар театрын ябып куярга хәзерләнәләр дигән шомлы сүзләр күңелләргә керә торды.
Әмма безнең остазлар да төшеп калганнардан булмады: сәхнә теле укытучыбыз Асия Хәйруллина, аның ире Халит Кумысников, татар теле һәм әдәбиятын укыткан Вахит Хаков, француз теле укытучысы Миләүшә Маннурова, икенче курс студентларына сәхнә теленнән дәресләр бирүче атаклы Габдулла Шамуков (Наил Әюп, Хәлим Җәләлов, Наил Шәйхетдин һ.б.ларны укытканда, безне дә якын итеп үз канаты астына алгалый иде) кебек чын милләтпәрвәрләребез безгә күп нәрсәне төшендерде.

Дания, сәхнә теле педагогы, җан җылысы ташып торган, ихлас күңелле, милли җанлы Асия Хәйруллинага сыенды. Аңардан көч алды. Асия апабыз да үги ана тәрбиясендә калган бу кызга чын ана булырга тырышты. Яшүсмер кызга кирәкле киңәшләрен биреп торды. Рухын үстерде.
Празат Исәнбәт киткәч, актёрлык осталыгын укыту Рәфкать Бикчәнтәев белән Нәҗип Гайнуллинга күчте. Рәфкать абый режиссурадан да дәресләр бирде. Сәхнә хәрәкәтләрен Шәхсәнәм Әсфәндиярова, биюләрне Анна Гацуллина, фехтованиене исә Марсель Сәлимҗанов үткәрде. Дания алардан да үзенә кирәкне ала белде. 1965 елны Ширияздан Сарымсаков өченче курста укып йөрүче Даниягә Мостай Кәримнең «Ай тотылган төндә»ге Шәфәкъ ролен тапшырып, үзе Дәрвиш роленә алынып, репетицияләр башлады. Безгә репетицияләрен дә, спектакльләрен дә күп тапкырлар карау бәхете тигәнгә, ул көннәр дә яхшы ук истә. Спектакльнең иң көчле тәэсир иткән ягын әйт, дисәләр, Даниянең моң, наз, тетрәндергеч сагышларны сыйдырган көчле күкрәк тавышына Ширияздан абыйның чын трагикларда була торган көр тавышы килеп кушылган мизгелләрне искә төшереп, үземне шунда бөтенләй башка бер ят театрда утыргандай хис иткәнемне сөйләр идем. Ә бит Станиславский «Трагик булыр өчен ни кирәк?» дип сораучыга «тавыш» дип, юкка гына әйтмәгәндер. Сәхнә тәҗрибәсе җитенкерәмәгән студентка гына булса да, нәкъ менә Ходай Тәгалә бүләк иткән гүзәл тавышы белән Шәфәкъне ул дәһшәт чәчүче олы көчкә ия Дәрвиш белән көрәшерлек шәхес итеп гәүдәләндерә алды. Үз теләгенә ирешә алмаган Дәрвишнең күк күкрәгәндәй итеп, «теләсәм, айны да сүндерәм» диюенә каршы, «яхшы чакта чыгып котыл» дип гайрәт белән нәгърә орулары әлегәчә хәтердә.
19 яшьлек студентканың Шәфәгын икърар иткән Ширияздан Сарымсаков, шул ук елны, Әхсән Баянның «Күзләре нинди иде?» дигән әсәрендәге Айса ролен дә Даниягә ышанып тапшырды. Дөрес, әлеге спектакльләр артык озын гомерле булмады кебек. Бигрәк тә соңгысы ифрат аз уйналды. Әмма монда төп рольләрдә уйнаучы Даниянең һичбер гаебе юк иде. Болар режиссура сайлаган юл белән бәйле. Әйе, артист иҗатын тулы тасвирлау өчен, режиссёр эше белән бәйләп өйрәнү сорала. Образ дөньяга аларның уртак җимеше булып туа...
Марсель Сәлимҗанов театрның киләчәген бары үз шәкертләре кулында гына итеп күрергә тели иде. Ул, табигый теләгенә каршы килеп булса да, башка мәктәп үткән студентканы үзендә калдырасы итте.
Карт фотограф Дания турында Мэрилин Монроң моның бер ягында торсын, дигән. Ә бит чыннан да бик кәттә киенмәсә дә (күп очракта шактый киелгән яшел җәйге пәлтәдән йөрер иде), бизәнмәсә дә, Даниянең ир-атларга тәэсире чик-чамасыз иде. Хәтта үз курсыбызның бик тәҗрибәле егетләре дә Калинин посёлогында яшәүче Нургаяз абзый (Даниянең атасы) янына барып, 18 яшьлек кызын кияүгә сорап йөдәттеләр. Бергә укулар күп чакта бер-береңнән биздерә, туйдыра, чөнки күп кенә кирәкмәгән нәрсәләргә дә күзең төшә. Ә менә безнең ир-егетләрдә Дания, киресенчә, бик яхшы тойгылар уята алган булып чыкты. Әгәр Дания ризалык биргән булса (бу турыда уйлавы да куркыныч), театр училищесыннан ук бала да үстерә башлаган булыр иде. Һәм бу очрак тулаем өлгереп җитмәгән артисткага үсешен тоткарлаучы, күп нәрсәдән мәхрүм итүче бер авыр йөккә әверелер иде. Шуның белән бергә, ире башка театрга билгеләнгән очракта, Даниягә дә ерак шәһәргә китү куркынычы янар иде.
Соңгы уку елында Данияне Х.Уразиков куйган «Хуҗа Насретдин»да биюче персонаж сыйфатында да сынап карарга өлгерделәр.
1969 елда армия хезмәтендә йөреп кайтсам, театрда азәрбайҗан режиссёры Агакиши Кязимовның диплом спектакле бара. Мин киткәндә, Дания «Хуҗа Насретдин»да сүзе дә булмаган Кара Җарияне биеп калган иде, инде Җаббарлының «Айдын»ында да эпизодик роль белән биеп каршылый... шәп биесә дә, кайда моның сәхнә үсеше, дими ни дисең?! Шул ук ярым ялангач гәүдәсе белән кызыктыру гына бит инде! Үзгәреш – өстәлгә үк менгереп биетүләрендә – Шансонетка Сусанна оятсыз булып күренсә дә ярый, диюләреме... Әлбәттә, Даниядән күпне көткән курсташын нәүмиз итте бу хәл. Аның каравы, берничә көн үтүгә, Данияне «Миркәй белән Айсылу»да күргәч, курсташым янына кулларым алкышлардан, күзләрем исә елаудан кызарган килеш 
атылып кердем. М.Гафуриның «Кара йөзләр» повесте буенча Н.Исәнбәт язган бу пьеса М.Сәлимҗанов тарафыннан сәхнәләштерелеп 1966 елда ук сәхнә тота башлаган икән. Танышлар: «О, ул Марсель Сәлимҗанов!» – дип сөйләсәләр дә, бу яңа баш режиссёрның 1966 елда «Соңгы хат»ын гына күрү насыйп булганга («Бәйрәм кичендә» комедиясен ул әле мин армиягә киткәндә башлап кына калды), Рәфкать Бикчәнтәевнең кояш тулы милли спектакльләрен күргән мин фәкыйрьнең күңелендә Марсель Сәлимҗанов исеме әлегә ифрат бертөсле, эчпошыргыч уйлар гына уята иде. Ә менә аның режиссурасындагы «Миркәй белән Айсылу» тетрәндергеч югарылыкта ачылып, Данияне бөтен куәтенә балкыткач, мин ни әйтергә белмәдем. Курсташым: «Мәскәү Кече театрыннан Новохижин килеп куйган спектакльне дә кара әле, бу юлы минем чират», – дигәч, анысына да бардым. Даниябез А.Островскийның «Соңгы корбан»ында Юлия Тугина ролендә иде. Бу роль беркайчан да очраклы артистларга бирелми. Аны заманында рус сәхнәсенең иң бөек артисткалары М.Н.Ермолова, А.К.Тарасовалар уйнаган. Даниягә дә башта Юлияне уйнаучы Шәхсәнәм Әсфәндиярова янәшәсендә халык күренешләрендә генә йөрергә туры килгән икән. Әмма соң булса да, уң булган, сәхнә тормышын әле башлап кына җибәргән артистканың инде шундый катлаулы рольгә дә өлгереп җитүе Даниянең генә түгел татар театрының да үсештә булуын күрсәтә иде.
– Образларың бер-беренә охшамаган, Шәфәкъ, Айсылу, Юлия шундый да төрлеләр, палитраң бик бай икән, – дип мактавыма «Партнёрларым әйбәт!» дип кенә куйды Дания. Чыннан да, «Миркәй белән Айсылу»да Ринат Таҗетдин белән уйнаса, Юлиянең Дульчины – Шәүкәт Биктимер, Прибытковы – Фуат Халитов – өчесе дә татар сәхнәсенең гигантлары! Кайбер артисткаларга мондый бәхет ун елга бер елмая!
Әмма шагыйрь Фәйзуллин шигырендәгечә, «шатлыгы да, кайгысы да бөтен бездә» дигән дөреслекне дә оныттырмый аңа сәхнә. Хатын-кыз үз вакытында иргә дә чыгып калырга тиеш. Ярый ла ире хатынын сәхнә белән бүлешергә риза булса! Бу сынау Дания җилкәсенә дә төште. Сәлимҗанов «театрны ташлама», дип күпме орышып та тыңлата алмагач, «ирнең сәхнә ярата торганын да таба алыр идең, дура син!» дип озатып кала. Ике елын радиода сәхнәсез тилмереп уздырган Дания, ире белән аерылышып, 1972 елгы кечкенә Айсылуын – олы юанычын тоткан хәлдә театрга кире кайтты. Марсель Сәлимҗанов, ачуын онытып, аны кабат төрле рольләр белән каршылады. Нурихан Фәттахның «Кол Гали» әсәрендәге онытылмас Чәчәк образы сәхнәгә нәкъ шул 1974 елда күтәрелде. 1975 елны исә гастрольләр уңае белән «Огонёк» журналының август санында Мәскәү театр белгече Г.Данилованың «Старейший национальный» дигән мәкаләсе чыкты. Анда шундый юллар да бар иде: «Заметны работы Д.Нуруллиной, у неё своя, звучная, чистая и трепетная интонация...» Дания әлеге Мәскәү гастрольләрендә Чәчәктән тыш Б.Горбатовның «Бер төн»е буенча М.Сәлимҗанов куйган спектакльдә илбасарларга каршы туган илен якларга күтәрелгән Варяны да уйнады.
Марсель Сәлимҗанов: «Дания, ике елга китеп торган арада артистка буларак шактый күпне югалтырга өлгергән», – дип сукрангаласа да, үзе аның белән яратып эшләде. Даниягә дә аның белән иҗатташлык итү җан рәхәте иде. Кайбер режиссёрлар «икенче план, икенче план» дип туктаусыз сөйләнсәләр дә, аларның спектаклендә икенче планның эзе дә булмас, эксперимент дигәннәре дә ватык машина әрҗәсенә утырып йөрүгә генә охшар, күпне сыйдыручы системадан шыткан Марсель Сәлимҗанов режиссурасы исә япон яки немец машиналары кебек күп чакрымлы араларны да 
җиңел үтәр, тегеләрнекедәй бер урында таптанып, болганып, ялган хәрәкәт кенә күрсәтеп маташмас. Артистның алтын вакытын беркайчан да юк-барга әрәм итмәүче, иң мөһиме, Станиславский системасындагы «жизнь человеческого духа»ны ачуга хезмәт иттерүче Сәлимҗанов режиссурасын Дания бүген дә сагына. Алар бергә тапкан утыздан артык образ арасында Т.Гыйззәтнең «Ташкыннар»ындагы Биктимер картның (Шәүкәт Биктимеров) килене, ире өстеннән йөрүче оятсыз, зәһәр телле Зәмзәмбану да бар. Шушындый үткен характерлы рольләре рәтендә Аяз Гыйләҗевның «Китмәгез, тургайлар!» драмасындагы дәрте чиктән ташып торган Фаягөлне дә күрсәтергә була.
Дания, алда әйтелгәнчә, сәхнә партнёрлары мәсьәләсендә дә бәхетле иде. Андый сәхнә бәхете артистканың гомерлек юлдашына әверелде. Шәүкәт Биктимер белән иҗатташлыклары «Зәңгәр шәл»дә Ишанның икенче хатыны Мәрфуга, «Баһадирлар»да Ленин-Биктимеров һәм Ирина-Нуруллина, «Алты кызга бер кияү»дә Хәдичә һәм дә Рәхмәтулла ролендә дәвам итте (дөрес, бу ролен Шәүкәт абый якын итмәде, бер-ике уйнауга ук ташлады); Ринат Таҗетдин белән бергә уйнаган роле янына да тора-бара яңалары өстәлде. Кол Гали һәм аның «Кыйссаи Йосыф» поэмасын уттан да саклап кала алган Чәчәк булып уйнадылар, «Кичер мине, әнкәй»дә Рульсез Кирам белән тотнаксыз Дилфүзә булып уртак баланы апаларына ташлап киттеләр, «Илгизәр + Вера»да исә ваемсызның ваемсызы булган ире Хәлиулла янәшәсендә, беркатлы хатыны булып марҗа киленнәре Вера белән интектеләр, «Баскетболчы»да беренчесе – данга сусаган баскетболчы Сократ, икенчесе бу хыялый иреннән тәмам гарык Люция булып та мәш килделәр. Кыргызларның моңсу комедияләрендә Празат Исәнбәт аларны Бопуш Миңколаев һәм Кукуш ханым итеп тә уйнатты. Монда да комик осталыклары яңа яктан ачылды. Дания Равил Шәрәфи белән дә тамашачы һәрчак яратып карый торган пар була алды. «Һиҗрәт»тә Гайнетдин (Шәрәфиев) мулланың Саниясе, «Хуҗа Насретдин»дә Хуҗаның Гөлбануы, «Канлы күләгәләр»дә Габриэль Фастосның сеңлесе Клара Фастос дисеңме, артистканың хәтта Равил Шәрәфи «Сөйгән ярым ятка кала» комедиясендә уйнаган Харамша сәүдәгәргә берүзе берьюлы өч хатын ролендә, ягъни Сыңарсылу (зифа буйлы ямьсез хатын), Майҗыя (чибәр йөзле иләмсез хатын) һәм Артистка Әфсания Арчинская булып партнёрлык иткәне дә бар. Әлбәттә, берьюлы өч роль уйнау авыр. Монда да артистканың «партнёрдан да тора» дигәне искә төшә. Бу фикергә режиссёрдан да күп нәрсә тора дип өстәр идем. «Сөйгән ярым ятка кала»га тормыш бирүне бик кызыклы, беркемнекенә дә охшамаган алымнар белән эш итүче Фаил Ибраһимовка тапшырулары артистканың уенын отыры баетты, театрның репертуарына да бик мөһим бизәк өстәде бу спектакль. Иҗатчыларга бик үк камил булмаган бу пьеса белән җиңү яулау авырлыклар аша килсә дә, артистканың эш алымында яңа төсләр пәйда булды. Әйе, яңа режиссёрлар белән эшләү бик мөһим. Үз казанында гына кайнаучы артистлар иртә үтмәсләнә. Дания хәтта япь-яшь, тәҗрибәсезрәк режиссёр белән дә бик теләп эшли. Вакытында әдәби бүлек башлыгын Марсель Сәлимҗанов «Сөясеңме, сөймисеңме?» әсәрен алып кергәне өчен, «мондый юк нәрсәләр белән йөрмә инде», дип кире борган иде. Радик Бариев шуны театр китапханәсеннән табып булса кирәк, төп рольләргә Дания Нурлы белән Равил Шәрәфине алып, яшь чакларын уйнауны талантлы яшьләргә дә тапшырып, сәхнәгә менгезгәч, зур уңышка иреште. Әйе, режиссёр һәм артистлар әсәрнең ясалмалылыгын тормышның үзеннән тапкан тере орлыклар белән баетып, эш барышында шулардан татлы һәм ачы җимешләр үстереп, әсәрне бүгенге тамашачылар да тетрәнеп карарлык спектакль итә алды.
Яшь режиссёр дигәннән, Даниянең моннан 23 ел элек Ренат Әюп белән берлектә иҗат иткән Кәбирәсен дә искә төшерү зарур. Монда да Дания Равил Шәрәфи белән партнёр иде. Гафур Каюмовның «Һинд кызы» дигән комедиясе нигезендә туган бу гаҗәеп кызыклы спектакль, тамашачылар кырылып йөрүгә карамастан, үзенә тиң мактау сүзләре ишетмәде. Ул чактагы сәнгать яшьләренең хәле бүгенге яшьләрнекеннән бик аерыла иде шул. Хәзергеләр бер-ике спектакль куюга, йә булмаса бер-ике пьеса язуга, классиклар дәрәҗәсендә йөри башлыйлар. Без яшь чакта фикерләре күптән искергән драматургларның әсәрләре дә яшь көчләрнең әсәрләренә юлны яба ала иде. Ә хәзер шундый гаҗәп заман килде: тере драматургларны да тизрәк күмеп куярга ашыгалар. Мин ни өчен «Һинд кызы»н сокланып искә төшердем соң, чөнки ул Т.Миңнуллин 
«Дивана»сында кузгаткан теманы моннан 23 ел элек үк, искиткеч табигый рәвештә күтәрә алды. Кәбирә (Дания) белән Габдрахманның (Равил Шәрәфи) авыл халкы килеп капкан тозактан, үзен һәрьяклап урап алган ямьсез тормыштан саташа башлаган кызлары чит ил кинолары тасвирлаган гүзәллеккә гашыйк булып, дивана рәвешендә йөри башлый. Ата-ана – авыл җитәкчеләре дә булгач – кызы савыксын өчен, авылда һинд киноларында гына була торган матур тормышны булдыра. Ренат Әюпның бу эше Вахтангов режиссурасы ирешкәннәргә таянганга, аеруча шуны артистлар уены аша да тормышка ашыра алганга, спектакль үз йөзе булган гаҗәеп бер камиллеккә иреште. Бу уңышның ныклы нигезе артистларның, шул исәптән Даниянең дә режиссёр сайлаган яңа форманы һич икеләнүсез кабул итеп тормышка ашыруларында да иде. Элек-электән биюләр аша катлаулы гәүдә ритмикасына күнеккән артисткага режиссёр теләгән яңа уйнау алымнарына күчү, шуңа эчке ритмиканы табу да беренчеләрдән булып килде, эзләнүләре, тырышлыгы башкаларга да шушы юнәлештә үсәргә үрнәк булды дияр идем.
Дания Нуруллинаны универсаль артистка дип тә әйтеп буладыр. Чөнки ул сәхнәдә бик еш очрашып тормаган артистлар белән дә уртак ансамбльне тудыра ала. Бу уңайдан иң беренче итеп Наил Дунаевны искә алыр идем. «Ай тотылган төндә»ге Шәфәкъ һәм Акъегет арасындагы тирән фаҗигадән соң Марсель Сәлимҗанов куйган «Агыйдел»дә (М.Әмир) Гаяз һәм Артыкбикә образларын тудырдылар. Аларның бу уңышлы эшләре спектакльгә онытылмаслык үзгә аһәң өстәде. Марсель абый аларны Островский һәм Соловьёв бергә иҗат иткән «Җимерелгән бәхет» драмасында кабат очраштырды. Төп рольләрдә булмасалар да, аларның оста уенын тамашачыларның алкышлап караулары истә.
Наил Әюпов белән, театрда әле эшли генә башлаганда, берсе – Салават (бу рольдә Дамир Хәйруллин да уйнарга өлгерде), икенчесе Айса булып күренгәч, Сәлимҗанов аларны «Миңлекамал»ындагы Кылый Хәлим белән дәртле Мәймүнә рольләрендә сынады. Бозыклыкта гаҗәп тиң булган парларны тудырды алар. Артистларының иҗади мөмкинлекләреннән канатланган режиссёр аларны «Портфельле кияү»гә алды. Назга котырган Мәстүрә һәм җай чыкканда типтереп калырга маһир швейцар Хизбулла Төхфәтуллин рольләрен башкаручылар (Дания белән Наил) заманында агитпьеса рәвешендәрәк язылган «Портфельле кияү»не дә чын тормыш белән тутырдылар. Чөнки режиссёр һәм артистлар фарс чараларын калку итү белән бергә рус сәхнәсенең Вахтангов, Лобанов кебек бөек режиссёрларының табышларыннан да иҗади файдаланганнар иде. Әлбәттә, әсәргә һәм Наил белән Даниянең уенына тирәнлек бирүдә Мәстүрәнең ире Миргаянны уйнаучы Әзһәр Шакиров та, Тактабашев- Биктимеров та, Камаретдин – Шәрәфиев тә зур өлеш кертте. Бик үзенчәлекле артист Әсхәт Хисмәт «Казан сөлгесе»ндә Илдар Хәйруллин белән Ильяс шәкертне чиратлап уйнады. Әлеге Ильяска гашыйк Саҗидә ролендәге Даниягә аларның икесе белән дә уйнарга туры килде. Дания һәр ике партнёры белән дә тәңгәллеккә иреште. Әсхәт белән аларны әлеге «Миңлекамал» очраштырды. «Әни килде»дә Максуд белән Саимә булып та шатландыра алдылар. Даниянең Саимәсенә Мәскәүдән килгән театр белгече А.Иняхинның бәясен дә искә төшерик: «...сверкающая озорством, обоянием и жизнелюбием характерность, высший пилотаж в которой демонстрирует Д.Нуруллина в роли Саимы, бабёнки суматошной, простодушной и порядочной, хоть всегда готовой к обороне. За исполнение этой роли артистка удостоена наград фестиваля им. К.Тинчурина» («Театральная жизнь» журналы, 1999 ел, 12 сан). Бу бәя Мәскәүнең иң дәрәҗәле театр белгече тарафыннан әйтелүе белән икеләтә кадерле. Без биредә телгә алган спектакльләр – асылда Марсель Сәлимҗанов спектакльләре. Чыннан да, уйнаган рольләренең күпчелеге М.Сәлимҗанов режиссурасында дөнья күрде. Театрны 35 ел җитәкләү дәверендә бу режиссёр беркайчан да ялкау, сәләтсез артистлар белән эшләмәде. Халтура күрсә, рольдән куып чыгарырга да күп сорап тормый иде. Дания Нуруллинаны ул үзенең утыздан артык спектакленә алган.
Бер режиссёрга күнеккән артист белән икенче режиссёрлар эшләргә бик яратмый. Дания исә күпкырлы. Аның белән П.Исәнбәт тә яратып эшләде. Әмма читтән чакырылган режиссёрлар Данияне күбрәк М.Сәлимҗанов белән П.Исәнбәт тапкан 
кысалардарак файдаландылар. Дания белән Ф.Бикчәнтәевнең эшләргә алынуы артисткага гына түгел, Данияне күптән белеп бетердек дип уйлаучы тамашачыларга да кызыклы бүләккә әверелде. «Мин төш күрдем» пьесасын Зөлфәт Хәкимнең уңышлы әсәре дип әйтеп булмый. Бик күп тамашачылар, спектакльдән чыгып барышлый, күбрәк чемоданны уйнаттылар, аны ни өчен төрле төсләргә буяганнарын барыбер аңламадык, дип китәләр иде. Әмма бу спектакль яшь режиссёрның эксперименты буларак кызыклы иде. Бергә эзләнүләре аларны соңрак Т.Миңнуллинның «Дивана»сына китерде. Аеруча Даниядә моңа кадәр бик ишетелмәгән кылларның яңгырап алуы кадерле мизгелләр булып истә саклана. Кайчак бертуктаусыз бер-беренә охшаган рольләр бирелү аркасында күбрәк үз казанында кайнарга мәҗбүр булган артист ирексез кабатлана башлый. Әмма баштан ук күп режиссёрлар белән эшләргә гадәтләнгән Дания элекке табышларына гына ябышып ятмаска омтылуы белән Фәрит кул астында да кирәкле нәтиҗәгә иреште. Бөтенләй башка алымнар, башка буяулар эзләде, башка стильдә яшәп алды. Өстәвенә Дания чын татар хатын-кызларыдай тыйнак, оялчан. Тыйнак булган зур талантларга мактаулы исемнәр шактый соңлап килә, әмма борыннарын салындырмаганнарын һәрчак яңа ачышлар, яңа эшләр көтә.
Ркаил Зәйдулланың «Үлеп яратты» әсәре буенча Илгиз Зәйни куйган спектакльдәге Мөхлисә Бубый роле Дания Нурлының әнә шундый яңа уңышы булды. 2011 елда куелган бу спектакль менә инде берничә ел буе татар халкының иманлы балаларын театрга тартып китерә.
Бу урында безгә кабат Дания Нурлының Радик Бариев сәхнәләштергән «Сөясеңме, сөймисеңме?» спектаклендәге Карчык образын искә төшерергә туры килә. Татарстанның барлык театрлары катнаша торган «Тантана» бәйгесенең театраль премияләре җиңүчеләргә Халыкара театр көнендә тапшырыла. Һәм менә шушы гүзәл бәйрәм барган 2015 елның 27 мартында Дания Нурлы әле атаган соклангыч эше өчен «Иң яхшы хатын-кызлар роле» номинациясендә зур җиңү яулады. Г.Камал театрына җыелган күпсанлы театр сөючеләр, татарларыбыздан гына түгел, рус театрларыннан да килгән йөзләрчә артистлар Дания Нурлы исеме яңгырауга бердәм күтәрелеп, мактау сүзләрен әйтә-әйтә, алкышларга тотындылар. Бу алкышлар шул чаклы озакка сузылды ки, күздән шатлык яшьләре тәгәрәшә башлады. Әгәр бу көнне безнең арада Ширияздан Сарымсаков, Празат Исәнбәт, аеруча Марсель Сәлимҗанов булса, алар үз тырышлыкларының юкка китмәвен, үзләре үстергән татар театры традицияләренең җимеш бирүен күреп, юкка яшәмәгән икәнбез, дип шатланырлар иде кебек. Талант дигән асылташ халкына шатлык китерсен өчен, режиссёрларыбызның гына бөек булуы җитми шул.
Дания Нурлының радиода алып барган тапшырулары да, телевизион спектакльләрдәге эшләре дә халык арасында һәрчак кызыксыну уята. Аның тамашачылары кайсы өлкәне алсаң да җитәрлек. Тагын бер кадерле ягы: менә унбиш ел буена ул йөзләгән бәйрәмебезне Сөембикә ханбикә булып бизәп килде. Бер генә милли бәйрәм дә аңардан башка үтмәде. Милли бәйрәмнәребездә ел да Сөембикә киемнәрендә балкыган Данияне күреп, тамашачылар аның аша Сөембикәнең татар сәхнәсенә күтәрелүен дә теләделәр, әмма ул артисткадан гына тора торган нәрсә түгел шул – насыйп булмады. Яңарулар безнең халыкка кайбер өлкәләрдә соңлап та килә, бәхәсләр эчендә адашып та калгалый. Камал сәхнәсе өчен «Сөембикә» әсәренең язылмый калуына да әнә шундый таркаулык гаепле. 2006 елда «Сөембикә ханбикә» дигән китап нәшер ителде. Һәм мин аның соңгы битләрендә рәссам Рифкат Вахитовның «Сөембикә образында Дания Нурлы» дип исемләнгән портретына юлыктым. Милли фаҗигане тирән тойган күзләрендә дөрләп янган хәсрәт уты, милли терелү хакына үлемгә дә барырлык рухи көчкә ия булуы тетрәндерерлек итеп сурәтләнгән иде анда. Шунда мин тагын бер кат, замандашлары Татарстанның халык, Россиянең атказанган артисткасы Дания Нуруллинаны юкка гына азатлык символын чагылдыручы Сөембикә итеп кабул итмиләр икән дип уйлап куйдым.

 

"КУ" 8, 2016

Фото: архив

Теги: сәнгать

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Искиткеч матур эчтэлекле бай язма!