Рәссам гаме – күңел көзгесендә

Газиз Гобәйдуллин – сынлы сәнгать өлкәсендә үзен күпләргә остаз буларак та

таныткан күренекле рәссам. Казанда туып үскән, туган шәһәрендә сәнгать училищесын

тәмамлауга Идел буе районы Пионерлар йортында сәнгать дәресләре алып бара

башлаган. Чабаксар педагогия институтының сәнгать-графика факультетында укыганнан

соң, 1989 елдан 5нче сәнгать мәктәбендә һәм Казан федераль университетында педагог

булып эшли. Бер үк вакытта үзе дә иҗаттан аерылмый, берсеннән-берсе күркәм сәнгать әсәрләре тудыра.

Калада туып үссә дә, автор милли йолаларыбыз, халкыбызның гореф-гадәтләре,

көнкүреше кебек темалар белән бала чагында ук мавыга башлый. Шушы юнәлештә ул

халкыбызга мәхәббәт һәм ихтирам хисе белән сугарылган картиналар, портретлар иҗат итә.

Узган гасырның 70нче елларында ук автор этнографик портретлары, авыл табигате

күренешләрен тасвирлаган эшләре белән республикакүләм һәм төбәкара күргәзмәләрдә

катнаша.

«Тукай». 2016 ел.

 

Газиз Гобәйдуллин үзенә кирәкле бай материалны еш кына Биектау, Саба районы

авылларына чыгып, ак киндергә иңдерә. Аны нечкә тойгылы пейзаж остасы, тормышның

чынбарлыгын сурәтләүче дип әйтә алабыз.

Рәссам каләменнән туган җәүһәрләрдә табигатьтәге төсләр уйнаклавы, һаваның

үзенчәлекле яктысы, геройларының уй-кичерешләре дә ышандырырлык итеп

сурәтләнә, хәтта аларда шул дөньяга алып кереп китәрлек илаһи көч тә сизәсең. Болар

– тормыштан алынган реалистик сәнгать әсәрләре. «90нчы еллар», «Иске Казан – Кәҗә

бистәсе», «Кирмән янәшәсендә» картиналары безне уйландыра да, моңландыра да.

Аның татар авылы, иске Казан тормышына багышланган картиналары аеруча зур

кызыксыну уята. «Җәй җитте» картинасында автор авыл карчыгының казлар ашатып

йөрүен тасвирласа, «Авыл юлы»нда исә биредә генә күрә алган матурлык, илаһи

тынлык белән очрашабыз. Рәсем сәнгатендә дөреслек иң мөһим урында булырга тиеш.

Шул чагында гына рәссам әйтергә теләгән фикерен ирештерә ала һәм үз вазифасын

үтәгән булып чыга.

«Чиксезлек». 2000 ел.

Рәссам иҗатында шулай ук иске Казан бистәләре, элеккеге завод-фабрика биналары,

аерым алганда, татарның эшче халкын чагылдырган әсәрләре дә байтак. «Киров

урамы», «Профсоюз-Бауман урамнары чаты», «Ягодный бистәсе» картиналары моның

ачык мисалы. Тарихыбызны һәм замандашларыбызның образларын чагылдырган

портретларда автор аларның яшәү мәгънәсен, кичерешләрен сәнгатьчә сурәтләүгә

омтыла.

Бүгенге көндә дә рәссам педагогик эшен дәвам итеп, Казанның инновация

университетында доцент булып эшли. Бер үк вакытта үзе укыткан яшьләрне төрле

конкурс-күргәзмәләрдә катнаштыруда һәм үз-үзләренә тәнкыйди караш тәрбияләүдә

дә зур көч куя. Инде үзләре дә мөстәкыйль иҗат итә башлаган шәкертләре бүген

дә остазларының остаханәсенә килеп иҗат итәргә, кайбер уй-фикерләре белән

уртаклашырга, киңәшләшергә ярата.

Газиз Гобәйдуллин 2002 елда үзенең беренче шәхси күргәзмәсен М.Горький

музеенда оештыра. Шул ук елны ул Татарстан һәм Россия Рәссамнар берлегенә кабул

ителә.

Соңгы елларда рәссам изге җирләр, истәлекле урыннарыбыз белән дә кызыксына.

Аның халык иҗатын һәм борынгы Болгар риваятьләрен, мәчетләребезне чагылдырган

әсәрләре дә шактый. «Солтан мәчете», «Йортыгызга иминлек», «Гаилә белән»,

«Мәрҗани мәчете» картиналары шундыйлардан.

Газиз Гобәйдуллинның язу техникасы да башкалардан аерылып тора. Ул үзе генә

белгән буяу төшерү алымнарын кулланып, туачак әсәренә яңа сулыш өрә. Андый

картиналары шул мохиткә алып кереп, сәяхәт иттерә кебек, алардан җылы энергетика

бөркелеп тора.

ТАССР оешуга 100 ел тулу уңаеннан автор Россия Рәссамнар берлегенең Татарстан

бүлеге оештырган берничә күргәзмәдә үз эшләре белән катнашырга өлгерде инде.

Ул эшләр арасында «Еллар кайтавазы», «Гаиләм», «А.Сладковский», «Софья

Гобәйдуллина» кебек иҗат эшләрен әйтеп үтәргә кирәк.

Бөек Җиңүнең 75 еллыгы уңаеннан да кылкаләм остасы сугыш ветераннары

портретларын киң җәмәгатьчелеккә тәкъдим итте. Шулар арасында «1945нең печән

өсте», «Ул җиңү яулап кайтты», «Борчулы хат», «Фатих Кәрим» картиналарының

һәммәсе дә үткәннәр турында уйлану, еллар кайтавазын искәртү кебек.

Газиз Гобәйдуллин һәрчак эзләнүчән, иҗаты белән кеше күңеленә шифалы

орлыклар сала, тигез киндергә җан өрә.

 

"КУ" 4, 2020

Картиналар авторы: Газиз Гобәйдуллин

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: