РӘССАМ

Сиксәненче еллар азагы, туксанынчы еллар башы. Дөньялар буталырга тора. Халык нишләргә белми. Кыйбла кайсы якта? Кай тарафка китәргә? Менә шундый вакытта зирәк кешеләр кирәк. Үзләренең сүзләрен акыллы гына әйтеп, халыкны әйдәргә, аның гореф-гадәтләре, йолалары, милли аңы, милли акылы, милли моңы аша юл күрсәтергә! Түбән Кама шәһәрендә шундый шәхесләрнең берсе рәссам, сынчы Әхсән Фәтхетдинов иде. Аның иҗаты – ул халыкның юлы, көн күреше, яшәеше, үткәне, бүгенгесе һәм киләчәге... Түбән Кама халкы башта аны «Рәсем ясаучы» дип атады. Чөнки ул Түбән Кама шәһәренең байтак кына урыннарын: паркларын, мәйданчыкларын, олуг тау-чишмә («Кызыл чишмә») урыннарын, аэропортларын, бина диварларын үзенең иҗаты белән бизәде – баетты. Әхсән абый тоташ актан тора иде: тузгып торган ап-ак чәчләр, беркайчан чалбары эченә тыгылмаган ак күлмәк, ак күңел. Халык күңелендә дә шулай булып калды. Сабый балаларныкыдай гөнаһсыз күзләре шаулы дөньядан игелек, әхлак, хаклык, матурлык таләп итте. Һәрбер әйткән сүзе диярлек – фикер. Фикер иясенә «Ияләр иясе» дигән исем тагылды. Җеннәр ясаучы рәссам. Бу – аның икенче кушаматы. Кешеләр ни генә димәсен, «Рәсем ясаучы»мы, «Ак бабай»мы, «Җеннәр ясаучы»мы, «Ияләр иясе»ме – болар халык белән бергә яшәүнең, аннан аерылгысыз булуның билгеләре, символлары. Ул туган халкының нинди булуын, аның асылын, тарихын, җыр-көйләрен, моңын, телен рәсем аркылы билгели алды. Үзәк калада яшәмәсә дә, үзенең зурлыгын, чын рәсем ясаучы икәнен олуг җәмгыять алдында исбатлый алды. Тукай, Җәлил, Такташ, Сәйдәш, Сара, Бакыйлар белән бер рәткә басты. Иҗаты, калкулыклар гына булып калмыйча, тауга әйләнде. Үзенең остаханәсендә Әхсән абый гел халык җырларын көйли торган иде. Аның җырларыбызга мөнәсәбәте үзенчәлекле. Алар турында сөйләргә тотынса, фәлсәфи фикер белән, үзенең эчке кичерешләре аша ялкынланып озаклап сөйли иде.

Иһ, тала-а-а, тала-а-а, тала-а-а, Тала ике беләгем...

Бу җырны ул бүгенге көн эстрадасы җырларын җырлаган кебек җырламый, борынгыча, ниндидер ыңгырашу белән, халыкның борчуларын, зарларын үз тавышы аркылы ишеттерә кебек иде.

Нигә тала, нигә яна-а-а Икән минем йөрәгем?..

Кешедә бит бер генә йөрәк, ә аның фәлсәфәсендә, әйтерсең, ике. Берсе – аның гадәти яшәеше, ә икенчесе – халык моң-зарын үзенә сыйдырган рәссам йөрәге. Бер рәсемендә ул гармун тотып җырлап утыра.

Ай былбылым, вай былбылым...

Бу да – халыкның күңеленнән чыккан моңлы җырларның берсе.

Казан юлының маягы, Уртасынды аның таягы. Шул юлларда йөри-йөри, Ямь тутырды яшь йөрәккә.

Мин башта уйлый идем: «Нинди мәгънәсез җыр җырлый Әхсән абый», дип. Тора-бара, иҗат кешесе буларак, аңлый башладым, читтә яшәүче татарларга мөнәсәбәте турында язган, күңелгә тигән мәңгелек җырларның берсе икән. Әхсән абый бик уңган кеше иде. Ул тәүлекнең 24 сәгатен эшләп уздырыр. Күбрәк бакчасында эшли, остаханәгә ул килгәләп кенә китә. Ияләргә шул бакчада чыктым, дия иде. Әлбәттә, Әхсән абыйның иҗаты турында мин бүген яңа сүз әйтә алмам. Аның иҗаты барыбызның да күз алдында. Кызыксынучыларга күргәзмә залларында эшләренең барысы да бар. Әхсән Фәтхетдинов иҗатын яктырткан китап та дөнья күрде. Түбәнкамалылар аны зурладылар, бик матур урында, үзе суларын эчкән чишмә янында, Кама елгасына терәлеп торган гүзәллек кочагында йортын булдырдылар. Болар өчен җитәкчеләргә рәхмәтле иде ул. Юбилей көннәрендә бу йорт Әхсән абый рухына зур мәртәбә булып халык карамагына тапшырылачак һәм «Әхсән Фәтхетдинов йорты» дип аталачак. Әдәбият һәм сәнгать әһелләре дә аны ярата иде. Шагыйрь Зөлфәт Маликов «Остаханә» исемле олуг шигырен аңа атап язган.

Ул хәлләрне син аңларсың инде... Әхсән туган, тамырдаш ла син! – Күктән ишеп яуган кардаш та син, Таңда койган яңгырдаш та син! ...Фикерең хак, дустым... Бу дөньяның Юк-бар җилләрендә җиллибез! – Җир астына кереп Сеңеп яткан Тамырларны гына белмибез...

Әхсән абый үзенчәлекле шәхес иде. Мин озак еллар аның белән аралашып яшәдем. Аның төрле чакларын күрергә туры килде. Усал, шаян, йомшак, балалардай сөенгән чакларын... Иҗатка тотынса йомыла, дәшми торган булып кала. Эше беткәч тә бик тиз генә игә килә алмый торган иде. Бервакыт шундый хәл булды: Әхсән абый югалды. Беркайчан да эшенә, бакчасына хилафлык китермәгән кеше бакчада да күренми, остаханәдә дә уты сирәк яна. Беркөнне шулай очраклы рәвештә юлда очрады бу, бер кызны җитәкләгән. Авызы ерылган, чүпрәк сеткасы кулында, остаханәгә юл тоталар. Озак вакытлар бу матур күренеш дәвам итте. Җәй үтеп, көз җитте. Әхсән абый моңсу гына бакчага йөри башлады. Бу аның шушы кызга гашыйк булып йөргән көннәре икән. Кызыбыз Мәскәүдә сәнгать белгеченә укып бетереп, ялга кайткан булган, көз көне китеп барган. Әхсән абый юмор ярата иде. Шундый мәзәк тә йөри: бервакыт «Җидегән чишмә» кичәсеннән соң Илһам Шакировлар машинасына утырып Казанга китеп бара бу. Юлда барганда, болар «дөньяны матурлыйлар». Әхсән күбрәк сөйләргә яратканга, сөйли дә сөйли. Күп сөйләргә яратмаган Илһам, күрәсең, тыңлый-тыңлый йокымсырап киткән. Уянып китсә, Әхсән «Кара урман»ны җырлый, ә машина элдертә. Илһам: «Тукта, җырлама!» – ди Әхсәнгә. Әхсән: «Нигә, әллә сиңа гына җырларгамы?» – ди. Соңыннан бу хәлне Мөдәррис Әгъләмовка Илһам Шакиров: «Мамадышка килеп җитәбез. Йокыдан айныбрак китсәм, ишетәм, кайдадыр таулар ишелә, сулар шаулап ага, сыерлар мөгри, сарыклар кычкыра. Нәрсә булган, ахырзаман мәллә дисәм, Әхсән «Кара урман»ны җырлап бара икән», – дип көлә-көлә сөйләгән.

Туганнарын зурлап яшәде ул. Нәрсә сөйләргә тотынса да, «безнең әти» (Сарим), әни (Мәгъмүрә), Мидхәт абзый, Әкълимә, Әхтәм, Әсхәтләрне гел исендә тотты. Аларга багышлап әсәрләр иҗат итте: «Әти», «Әни», «Умарталык иясе» (Әхтәмгә багышланган). Әхтәм Фәтхетдинов Әлмәттә яши. Озак еллар газета мөхәррире булып эшләде, язучы, шагыйрь, берничә китап авторы. Бервакыт халыкта шундый сүз тарала: «Теге рәсем ясаучы Тукай булган икән!» Бу исем аңа дәүләтебез Тукай исемендәге премияне биргәч таралды. Халык бик шатланды. Әхсән абый теләсә ничек, теләсә кайсы темага кулын тыкмады. Ул җәмгыятебезне борчыган сорауларга җавап эзләде һәм аларны халык белән уртаклашырга тырышты. Иҗатына күз салыйк әле: Беренче цикл: Шүрәле. Халкыбызның мифологиясе, әкиятләре. Икенче цикл: Ияләр. Аның иҗатында алар зур урын алып тора. Һәрбер нәрсәнең иясе булырга тиеш, бу – табигать законы. Адәми затларның әлеге законнарга буйсынасылары килми. Табигать, чишмә-урманнар, болын-елгаларның иясе булганда гына, матурлык сакланыр. Өченче цикл: Портретлар. Бакый Урманче, Әти, Әни, Шукшин, Әгъләмов, Фәйзуллин һ.б. Дүртенче цикл: Атлар. Татарның яшәеше атлар белән нык бәйле булганга күрә, атлар темасы аның иҗатында зур урын алып тора. Ботаклы-чатаклы такта кисәкләреннән күп атлар ясады ул. Марсель Сәлимҗанов әйткәндәй, ул атларның күзләре барысыныкы да татар күзләре. Бишенче цикл: Баганалар. Гомеренең азагында иҗат иткән җансыз баганаларга җан кертеп, дөньядан китеп барды. Аның фәлсәфәсе – бу дөньядагы багананың да үз язмышы бар. Әхсән Фәтхетдиновның үз баганасы. Сынлы сәнгатебезнең биек, нык, какшамас баганасы!

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: