Логотип Казан Утлары
Сәнгать

Рафис Корбан белән Фәнил Гыйләҗев Оренбургта "Казан утлары" журналын укучылар белән очрашты

фоторепортаж

Муса Җәлилнең якты истәлегенә багышлап "Ватан" романын язган шагыйрь, драматург, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, А.Алиш исемендәге әдәби премия иясе Рафис Корбан белән "Казан утлары" журналының бүлек мөхәррире, шагыйрь Фәнил Гыйләҗев Оренбург якларына сәяхәт кылып, әдәбият сөючеләр - "Казан утлары" журналын укучылар белән очрашты. Алар Татар Каргалысы авылы халкы һәм Оренбургның М.Фәйзи исемендәге драма театры тамашачысы белән күреште, халкыбызга Муса Җәлилне биргән Мостафа авылының музеен зиярат итте. Казанлылар М.Фәйзи театрында Айгөл Әхмәтгалиеваның "Сагынган чакларымда" пьесасы буенча куелган спектакльне карады һәм әлеге театрның актрисасы, спектакльдә Гөлшаһидәнең олыгайган чагын уйнаучы Люция Абдуллаеваны 75 яшьлек юбилее белән котлады. Сүз уңаеннан, А.Әхмәтгалиеваның әлеге әсәре узган ел "Казан утлары" журналында дөнья күргән иде.

Галерея

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев