Логотип Казан Утлары
Сәнгать

"Өч аршын җир" – Аязның җан авазы... (дәвамы)

Ул әсәрдәге Мирвәлинең бары тик уңай сыйфатлар аша гына чагылдырылган булуын тели. Баштагы вариантында гына күрәсе килә аның, ләкин нишләмәк кирәк, Аязны да әзрәк бөктеләр шул...

(Башыннан МОНДА басып укыгыз)

Аяз, шулай итеп, 1962 елда Мәскәүдә «Өч аршын җир» әсәрен иҗат итә. Нәҗип Әсәнбаевка укыта. Нәҗип аны тизрәк рус теленә тәрҗемә иттерергә дип ашыктыра, үзе үк Мәскәүдә яшәүче, сугыш кырларында окоп шулпалары эчеп кайткан Искәндәр Гыйззәтуллин белән таныштыра. Искәндәр Гыйззәтуллин да әсәрне ошатып, тәрҗемә эшенә алына. Аяз аның тәрҗемәсен җылы кабул итә һәм «Дружба народов» журналына тәкъдим белән чыга. Әсәр тәрҗемәгә тапшырылганчы ук Аяз аны Казанга «Совет әдәбияты» журналына да алып бара. «Совет әдәбияты» журналына әле генә редактор итеп билгеләнгән язучы Газиз Мөхәммәтшин (1932-1972) әсәрне укып чыга һәм бик ошата. Шулай итеп, «Өч аршын җир» 1963 елда «Совет әдәбияты» журналының     5 нче һәм 6нчы саннарында укучылар хөкеменә тапшырыла.

Менә китә гауга, менә китә әдәбиятта пыр тузу. «Советка каршы язылган әсәрне ни өчен бастырганнар? Автор колхоз тормышын, колхозлашу чорын ни өчен кара буяуларда тасвирлый?» Озак та көттермичә, шундый «кара фикерле» әсәр бастырган мөхәррирне эшеннән дә алалар. Бу әсәр тирәсендә шау-шу бик озакка сузылды... Унсигез ел дәвамында аны матбугатта чыгару тыелды. Яңадан ул әсәр 1982 елда дөнья күргән «Җомга көн, кич белән...» җыентыгына кертелде. Ярый хуш, татар телендәге «Өч аршын җир» гауга куптарды, ә «Дружба народов» журналының 1964 елның 6нчы санында чыккан әсәрне шул елның иң яхшы проза әсәре итеп бәяләп, премия бирәләр. Журналда шундый премия алган әсәрләрне китап итеп чыгару шарты бар икән, менә сиңа мә. Мәскәүдә «Советская Россия» нәшриятында, 1966 елда «Три аршина земли» китап булып басылып чыга. Безнең гаилә өчен бу бик зур тантана булды! Аяз юкка гына Габдулла Тукайның «Бер татар шагыйренең сүзләре» шигыреннән түбәндәге строфаларны сөйләп йөрмәгәндер шул:

 

Уңга, сулга аумыйм, һәнүз алга барам,

Юлда киртәләр күрсәм, тибәм дә аударам,

Каләм кулда була торып, яшь шагыйрьгә,

Мәгълүмдер ки, курку белән өркү харам.

 

Марсель Сәлимҗанов татар әдәбиятында басылган барлык басмаларны да күзәтеп, укып барды. Кайбер әсәрләрне Аяздан да алда укып, фикерен җиткереп яшәде. Ул Аязның «Өч аршын җир» әсәрен уку белән хәйран калып, тәэсирләнүен җиткерде. Аяз Марсельнең тәэсирләнүеннән мәмнүн булса да, аның пьеса итеп үзгәртелүен сорар дип, бөтенләй өметләнмәде. Аязның Альберт Яхин белән берлектә иҗат иткән «Шамил Усманов» (1967) пьесасын Марсель бик уңышлы сәхнәләштерде. Бу яшь режиссёр белән Аязның араларын тагын да якынайтты. Без гаиләләр белән аралаша башладык. Алар укыган әсәрләре турында фикер уртаклашалар, бәхәсләшәләр. Марсельнең сүз сөрешендә Аязның «Өч аршын җир» әсәренә аваздаш әсәрләрнең булмавына канәгатьсезлек сизелә иде. Берничә елдан Марсель Сәлимҗанов ул повестьне пьеса итеп язуны таләп итә башлады. 1972 елда Аяз әсәрне пьеса итеп язды. Марсель аны сәхнәләштерергә йөргәндә, ни өчендер Ригадан рәссам чакыртты. Минем хәтеремдә Марсель Аязга: «Рига рәссамы шундый шәп унике этюд алып килде, малай, гаҗәп тә дөрес аңлаган әсәрне. Эш башланды, шәп спектакль булачак!..» диде. Дөньяның тәгәрмәче Марсель Сәлимҗанов теләгәнчә генә әйләнми шул әле. Югарыдагылардан: «Бу әсәрне сәхнәгә менгерү турында сүз дә булырга тиеш түгел!» дигән хәбәр алына. Сүзне дәвам итү мөмкин түгел, бетте-китте! Аяз да тик ятмады, пьесасын русчалаштырып, Мәскәүгә «Современник» театрына тапшырды. Анда пьесаны хуплап кабул иттеләр, репетицияләр башланды. Аяз белән без икәү еш кына Мәскәүгә баргалап йөри идек. Ул әсәрне сәхнәләштерү уңае белән баруыбыз түгел иде. Аяз театрга хәл белешергә кереп китте, мин аны урамда көтеп калдым. Берзаман Аязым башын аска иеп, танымаслык та булып, кыерсытылган кеше кыяфәтендә яныма килеп басты. Мин аңа сораулы карашымны төбәдем. Ул: «Репетицияләрне туктатканнар. Казаннан шалтыратканнар. Әгәр туктатмасагыз, ЦКга хәбәр итәбез, дигәннәр», ди. Икебез дә, бер-беребезгә карап, бер сүз дә әйтә алмыйча катып калдык.

 

Яшьлеге сугыштан соңгы иң авыр елларга туры килеп, ачлы-туклы яшәвеннән кая барып бәрелергә белмичә йөргән көннәре Аязны бик уйландырды. Халыкның үз көнен үзе күрә алмавының сәбәпләрен эзләвеннән гаҗиз иде ул. «Тормышта кыерсытылып, ачлы-туклы яшәр өчен килгәнме кеше бу дөньяга?» – дигән сорау борчый иде аны. Ни өчен соң аның эш сөюче әби-бабасын, әти-әнисен җылы түшәгеннән кузгатып,

«колхоз төзибез!» дигән шигарь белән пыран-заран китерәләр? Уйлап карасаң, ни өчен соң? Эш кешесе эшләсен дә эшләсен – аңа мөмкинлек кенә тудыр! Илдәге фәкыйрьлекне байларның-кулакларның байлыгын тартып алу юлы белән ямарга уйлый власть. Бу хәлләр Аязның «канын кайната». Аяз үзенең әсәрләре белән режимның башбаштаклыгына «үз бунты» белән тәэсир итмәкче, аларны уйланырга чакыручы буларак чыгыш ясарга тели. Бу гамәлендә дә Аяз «аягын каймыктыра». «Өч аршын җир» әсәрендә ул: «Тормышның кайсы борылышында абынып, аягымны каймыктырдым соң мин?» – дип, үз-үзенә сорау куюы, нинди генә юнәлештә дә үзенә теләктәшләр таба алмавына ачыргалануы бит аның. Ул берничек тә комсызлыкны, карунлыкны гафу итә алмый. Әсәрдәге әтисе Шәйхразый белән уртак тел таба алмавының сәбәбе - карунлыкны, кеше малына кызыгуны, талауны кабул итә алмавыннан килеп чыккан каршылык. Шәйхразый мисалында ул Совет режимын күрә. Яшьлегендә Мирвәли карышусыз шул хуҗалыкта тир түгеп, бил бөгеп, әтисенә хезмәт итсә дә, алар уртак тел таба алмыйлар – бу үзе бер фаҗига. Аяз кеше фигыленең мал күргәч үзгәрүен, колхоз төзүчеләр гамәлләре аша чагылдыра. Мирвәлинең әтисеннән «ваз кичүе» әсәрдә бик тупас яңгырый, билгеле. Минем оныгым – Әзгат тә моны сәхнәдән ишетеп, бик авыр кабул итте. Ул: «Әти кешегә шулай әйтергә ярамый бит инде!» – ди. Әйе, һичшиксез, шундый сүзне әти кешегә әйтергә ярамый. Ләкин бу сүз әсәр кысасында аклана: әти кешене рәнҗетсәң, юлың уңмаслыгына ишарә ул. Аларның балалары булмыйникадәр зур фаҗига! Әсәрдә берничә урында 58 саны кабатлана. Тамашачы аны аңламаска да мөмкин – 58 яшь, имеш, 58 чакрым калган – ни өчен шулай соң? Аяз 58 нче маддә буенча сәяси тоткын буларак утыртылды. Әсәрдәге һәр сүзгә тирән мәгънә салынган... «Өч аршын җир» әсәрен, әдәбият кануннары кысаларына куеп фикер йөрткәндә, аның камил эшләнгән икәнлегенә шик юк. Ул әсәрдә һәр сүз, һәр ым үз урынында – аны аңлый һәм аңлата гына белергә кирәк. Аяз бу әсәрен чын йөрәктән яратты.

Әсәр сәхнәгә куелгач, Аяз Гыйләҗевне зурлап, аның һәр адымыннан тирән мәгънә эзләп һәм табып яшәүче галимә Миләүшә Хәбетдинова авыр хисләргә батты. Мин аңа, Аязыма карата зур игътибар бирүе өчен мең-мең рәхмәтлемен! Ул әсәрдәге Мирвәлинең бары тик уңай сыйфатлар аша гына чагылдырылган булуын тели. Баштагы вариантында гына күрәсе килә аның, ләкин нишләмәк кирәк, Аязны да әзрәк бөктеләр шул...

Социалистик реализм дип сөрән салган еллар булды. Социалистик реализм уңай геройның уңай сыйфатларын гына чагылдыруны хуплады. Тискәре геройлар тискәре сыйфатлары белән генә тасвирланырга тиеш булды. Аяз «Өч аршын җир» әсәрендәге Мирвәлидә үзен күрергә теләде. Юкка гына Нәҗип Әсәнбаев апасының үлеме аша үткәнен сөйләп бирү алымына ябышмады бит инде ул. Аяз үзенең авыр тормышы фаҗигаләрен кем белән генә уртага салып сөйләшә алды соң?! Сөйләшерлек кешесе булмады аның. Бары тик шушы әсәр аша гына фаҗигасен уртаклаша алды бит ул. Әллә Аяз яшәгән чор – Аяз фикеренә аваздаш чор булдымы? Юк, булмады, булмады. Гомер кояшының бата баруын чамалап, «Йәгез, бер дога!» романын язып калдырырга җөрьәт итте. И-и, яшьрәк чакта ук язасы килүләрен әйтә торган иде. «Куркам шул, карчык, балалар бар, яшьлегемдә тоткынлыкны бер төрле кичергәнмен, үткән. Ә картлыгымда балаларыма авырлык китерермен, дип куркам. Мин бер гөнаһсызга режим белән аваздаш фикерли алмаганым өчен җәфа чиктем, аларга нинди җәфалар тудырмас минем әсәрләрем!» – дия иде. «Йәгез, бер дога!»ны язарга алынуы СССР җимерелгәч кенә булды. Ул елларда иҗат йортларына бару мөмкинлекләре бетерелгәнлектән, Аязны кая гына урнаштырып, яздырыйм икән, дип уйланып йөргәннәрем әле дә күз алдымда. Йортыбыз кайнап тора, Искәндәребез генә башка чыккан, Мансур, Рәшат улларыбыз безнең тирәдә кайнашаАязга язарга утыру турында уйлау да юк. Әсәренең башлангыч өлешен, тәвәккәлләп, 1991 елда ук Переделкинода яза башлады, дәвам итәргә Казанда талпынса да, чын мәгънәсендә өстәл артына утырып язу мөмкинлеге булмады. 1993 елда мин аны әнкәемнең төп йортында яшәп ятучы кадерле Рәис абыемның рөхсәте белән бер айга Сарман районындагы Иске Әлмәт авылына кайтарып куйдым. Аяз анда хуҗаларның зур өйләрендә ачык йөзле, киң күңелле Фәрхинур апам белән Рәис абыем хозурында яшәп, «Йәгез, бер дога!» әсәрен иҗат итүдән рухланып кайтты.

«Өч аршын җир» повесте тарихчыларга бер төрле чыганак булса, Аязның һәрбер әсәре, тарих өчен әһәмиятле фактлар тупланмасы. Әсәрнең баштагы вариантында Мирвәли салмаграк фикер йөртә торган, ләкин колхозлашу вакыйгаларына карата кискен карашлы зат итеп сурәтләнгән иде. Марсель Сәлимҗановның күңеленнән әсәрне сәхнәләштерү теләге һич китмәде, «Өч аршын җир» аның күңеленә тынгылык бирмәде. Ул Аязга: «Әйдә инде, киреләнмә, әзрәк советча ит, ниндидер юллар белән власть күңелен дә йомшарт»,диде. Мирвәлинең сугышта җәрәхәт алып кайтуы, партия эшләренә карата уңайрак карашта торуы югарыдагылар күзенә төтен җибәрү иде. Алар Марсель белән әсәрне төрлечә «эшкәртеп», бер фикергә килделәр. Марсель 1987 елга абруйлы режиссёр булып үскән зат иде инде. Югарыдагылар да бу әсәр тирәсендә сүз куертудан туйгандыр, ниһаять, әсәр сәхнәләштерелде! «Өч аршын җир» әсәрен Марсель Сәлимҗанов Г.Камал театрының яңа бинасында 1987 елның 1нче апрелендә тамашачыга тәкъдим итте. Халык аны бик җылы кабул итте, һәм әсәрне үзәк телевидение аша да берничә мәртәбә күрсәттеләр. Театр директоры Шамил Закиров Мәскәү хәтле Мәскәүгә барып, анда төшереп алынган вариантларны табарга теләп йөрде. Ләкин ул еллардагы кинотасмаларга кытлык булу сәбәпле, алар бозылган булып чыкты. Аязның башын әйләндергән, яратып язган әсәренең тарихы шундый катлаулы этаплар узды.

 

Әсәрдәге төп фикер: җир кешесенең җиргә булган мәхәббәтен канатландырып, хуплап тору – власть кешеләренең изге бурычы. Туган җирне, аның традицияләрен саклап яшәгән кешеләр – изге затлар буларак зурланырга тиеш! Әсәр Аяз тарафыннан үз кулы белән «эшкәртелгән» вариантта тамашачыга барып иреште.

«Үз җиребезнең хуҗаларын Мирвәли хәленә калдырмыйк; җиребезгә, телебезгә, моңыбызга, җаныбыз-тәнебезгә мәрхәмәтле булыйк, динебезне зурлыйк!» – дияр иде Аяз. Рухы шатлансын! Амин.

 

"КУ" 01, 2020

Фото: pixabay

 

Теги: публицистика

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев