"Өч аршын җир" – Аязның җан авазы...

2019 елның ноябрь аенда аеруча куанычлы бер вакыйга булды. Кәрим Тинчурин

исемендәге театрыбызда күренекле режиссёрыбыз Илгиз Зәйниев тарафыннан

Аязымның «Өч аршын җир» әсәре сәхнәләштерелде. Күренекле дип, дөрес әйттем,

чөнки ул үзенең талантлы режиссёр икәнлеген Г.Камал театры сәхнәсендә гаҗәп

тә соклангыч спектакльләрен чыгаруы белән раслады. Рәхмәт аңа, Аяз абыйсының

гаугалы, авыр бәхәсләр кузгаткан тирән фикерле фәлсәфи әсәренә алынырга җөрьәт

итте! Шулай ук Татарстан Республикасының мәдәният министрлыгына да рәхмәт

әйтәсем килә, алар хупламаса, әсәр кузгатылмыйча ята бирер иде. Премьера тамашачы

тарафыннан җылы кабул ителде. Мин үзем тамашачы булып караганга, халык

алкышлавын җаныма якын итеп карап утырганга ышанып әйтүем. Бу әсәрнең язылу

тарихын чын-чыннан белгәнгә, авторның нинди эчке кичерешләр белән янып яшәгәнен

күргәнгә, аерым тукталып аңлатып, анализларга булдым.

Аяз Гыйләҗевнең башлангыч иҗат чоры төрмә-тоткынлык белән тоткарлана.

Шулай итеп, аның иҗатында озак елларга сузылган өзеклек булып ала. Ул бит беренче

хикәясен 1948 елда «Безнең хикәяләр» җыентыгында «Ян, учагым, ян!» исеме астында

бастырып, үзенең язучылык сәләте барлыгын ача. Бу еллар, төптән уйлап караганда,

язучыларга кытлык заманы. Татарның каләм ияләре сугыш кырларына җибәрелгән

һәм күбесе шунда һәлак булган, ә урысның бөек язучылары, киресенчә, Татарстанга

эвакуацияләнәләр. Сугышка озатылган язучылар хәрби хәзерлексез, бары тик үз

илләренең патриотлары булулары белән генә аерылып торган затлар булганнардыр

дип күз алдыма китерәм мин.

Аяз студентлар арасында ул елларда ук үзен өметле язучы итеп күрсәтә башлый.

Аның «Ана» әсәре студентларны шәп әсәр буларак сокландыра. Ул турыда Аяз белән

бер чорда укыган фидакарь журналистыбыз Мәхмүт Әхмәтҗанов вафатына берничә

ел кала хәзерге «Ватаным Татарстан» газетасында җылы истәлек итеп язып та чыккан

иде. Әмма хикәя басылуга, студентлар арасында югары бәяләнгән әсәргә карата җәнҗал

куптарып, Университетның «Ленинец» газетасы менә нәрсәләр яза. Шул мәкаләнең

кайбер өлешләрен күчереп язарга булдым.

«Татарский литературно-творческий кружок в университете объединяет наших

начинающих писателей и поэтов. Упорная работа над собой – вот что определяет

творческие успехи многих кружковцев. Идейная направленность, художественные

достоинства отличают произведения нашего молодого М.Хусаинова, кружковцев

Р.Гайнанова, Р.Тимергалина, Н.Фаттахова и др. Этого, к сожалению, нельзя сказать

об отдельных кружковцах-прозаиках, в творчестве которых имеются элементы

формализма и эстетства. Это прежде всего относится к студенту 1 курса историкофилологического факультета А.Гилязову. Этот начинающий писатель написал

рассказ «Мать», в котором нарисовал образ женщины, убитой горем по погибшим

сыновьям. Напрасно читатель будет искать в этом рассказе описания героического

труда советских людей в годы Отечественной войны. Здесь этого нет, как нет и

образов цельных, мужественных тружеников нашего тыла, отдававших все для

победы над врагом. Автор описывает переживания матери – ее пассивные страдания.

Узость постановки темы предопределила ошибки формалистического характера

и в рассказе И.Нуруллина «В центре района», напечатанного в сборнике произведений

молодых авторов. В нём автор попытался описать, как человек, получивший тяжёлое

увечье на войне, возвращается к жизни, как ему, окружённому чуткими советскими

людьми, открываются радостные чувства работы, творчества и любви. «Я очень часто

встречал людские глаза, говорившие: «Какой молодой красивый парень ухаживает за

хромой девушкой». А знаешь, вот как раз тем, что я нахожусь рядом с хромой девушкой,

я и гордился. «Вот какой я человек, с каким большим сердцем, что не отворачиваюсь

от девушки с таким большим недостатком», – говорит студент – герой рассказа.

Такая самовлюблённая, эгоистичная мелочность чувства не может быть свойственна

советскому студенту. И.Нуруллин, заставляя своего героя произносить эти пошлые

слова, допускает здесь грубое искажение образа советского человека.

 Татарскому литературно-творческому кружку нужно более критически, более

строго относиться к произведениям своих членов, не допуская безидейности и

формализма. Упорная литературная учёба в свете решения ЦК большевистской

партии по идеологическим вопросам поможет этим кружковцам исправить ошибки

в идейной направленности их творчества.

 В.Сарманов

(«Ленинец», 8 апреля 1949 г., № 12 (314)»

Аязның күләгәсе тирәсендә «кара козгыннар» оча башлауның хәбәрчесе булгандыр бу

мәкалә. Бу газетада телгә алынган Ибраһим ага Нуруллин (1923-1995) сугыш кырларында

аягын калдырып кайткан инвалид иде. Аяз белән бергә алар 1945 елда университетта

укыйлар, аралашалар, якын танышлар булалар, булдылар. Аяз минем белән танышкан

елларында ук аларны үрнәк гаилә итеп күрсәтеп сөйләде. Ибраһим ага гомере буена хатыны

Розалинасына рәхмәтле булып яшәде. Казандагы иң чибәр кызларның берсе Розалина,

укымышлылар гаиләсеннән (энесе Рәис Сабиров 1983-1990 елларда «Социалистик

Татарстан» газетасының баш мөхәррире булып эшләде) була торып, гарип Ибраһимны

сайласын әле! Алар гаҗәп тә дус, тату яшәделәр һәм ике кыз тәрбияләп үстерделәр.

Рецензентның мәкаләсеннән аңлавымча, Ибраһим Нуруллин гарип кызга яшь

егетнең гашыйк булуын тасвирлый. Сугыштан гарипләнеп кайтучылар хурланып,

үзләренә кул салган очраклар да еш була иде. Ә монда соклангыч үрнәк. Әсәргә кыз

кеше образы аша үз кичерешләрен тасвирлап язгандыр ул, дип гоманлавым.

Ибраһим Нуруллин – филология фәннәре докторы, профессор. 1953 – 1990 елларда

Казан университетында укытты. Аяз аны киң күңелле, намуслы кеше буларак якын итте

һәм алар гомер буе дуслык мөнәсәбәтләрендә яшәделәр. Аяз тоткынлыктан кайткач

Ибраһим ага белән очрашулары тарихын язганым булды, алай да тагын бер искә

төшерим әле. Аяз белән Ибраһим ага 1955 елның көзендә Лобачевский бакчасында

очрашып сөйләшеп утыралар. Бик матур әңгәмә була ул. Аяз тоткында вакытта кемнәр

ничек яшәгән дә, кемнәр нинди дәрәҗәләр алып күтәрелгән... Аяз да үз сүзен әйтә:

«Мин тоткынлыктан күптән кайта идем инде, гаебем юк иде бит минем. Сталинның

дөмегүе озакка сузылды. Ул дөмеккәч, «иркенәйдек», ай саен хатлар язарга да рөхсәт

булды...» – ди. Ибраһим ага партия әгъзасы, намуслы коммунист сикереп тора: «Һаман

шундый булып калгансың икән», – дигән сүзләрен әйтә дә тыйтак-тыйтак атлап,

Аяз яныннан китеп бара. Аязның миңа бу турыда берничә тапкыр сөйләгәне булды.

«Нишләп инде мин үзгәрим, анда мин фикердәшләрем белән кавыштым, үземнең

карашларымның дөрес юнәлештә икәнлегенә нык төшендем», – дия иде.

Аяз Гыйләҗев сүзләре: «1948-1950 еллар – яшьләрне, студентларны сәяси

тоткыннар итеп төрмәләргә җыю еллары иде ул. Ә 1937-1938 еллар – совет властен

ныклы, ышанычлы кулларга тапшыру максатыннан кылынган гамәлләре белән атаклы

еллар. 1948-1950 еллар – төрмәләргә «шикле» кешеләр буларак яшьләр тупланылса,

икътисади яктан файда да китерә алырлык эшче көчләр дә булуы зарур еллар», – дия

иде. Бу мәкалә (мәкалә димәсәң, хәтере калыр, шикаять язуның иң усалы) Аязның

«шикле» кеше булуына сүз башы булып торгандыр... Ә Ибраһим Нуруллинга

килгәндә, совет төрмәсе өчен аның бәһасе югарыдан саналмагандыр. Чөнки ул төрмәтоткынлыкта җир җимертеп хезмәт куя ала торган кеше түгел. Ул еллар төрмәләренә

физик яктан сау-сәламәт кешеләрне генә «кабул итәләр»... Аяз 1950 – 1955 елларда

тоткынлык җәзасын үз җилкәсендә кичереп чыга. Кайберәүләр (хәтта журналистлар

да) ул еллар турында язганда, Аяз Гыйләҗевне сөргендә булган, дигән сүзләрне

җиңел генә әйтеп китәләр. Аяз тоткынлыкның иң авыр җәзалы җирендә – каторгада

булды. Аңа башлангыч елларда елына ике генә хат язарга рөхсәт ителә иде. Аяз төрле

юллар белән вольныйларга якынаеп, алар зонага кергән чакларда гына хатларын

тапшыргалап, үзенең исән-сау икәнлеген әти-әнисенә җиткереп яшәде. Алга таба

кайбер үзгәрешләр була торды... Яшьлегенең иң гүзәл вакыты шунда – мәсхәрәле

тормышта корбан ителгән.

Аязның тоткынлыкка эләгүенең башлангыч этапларын телгә алып сүз башлавым

юкка түгел. Ул язучылык гамәлләрен кыла башлаганда ук, эшенең шома юлдан

тәгәрәмәячәген яхшы аңлады. Ләкин Аяз – Аяз-Мирвәли булып кала бирде:

беркайда да, беркайчан да билбирмәс зат булды. Юкка гына: «Мирвәли – ул мин

идем», димәде бит. Аяз 1961-1963 елларда Мәскәүдә Югары курсларда укыды. Алар

анда Башкорт язучысы – керәшен Нәҗип (Николай) Әсәнбаев белән якын дуслар

булдылар. Көннәрнең берендә Нәҗип Уфага үзенең бертуганын җирләргә кайтып

китә. Килгәч, ул Аязга үзенең тәэсирләре белән уртаклаша. Аяз белән алар үзләре

яшәгән тулай торак каршындагы паркта һәркөн йокы алдыннан йөреп керәләр иде.

Шунда фикер алмашалар иде. «И-и, малай», дип башлап җибәрә дә мавыктыргыч

фикерләрен тыңлаучысына җиткерүдән тәм таба торган Нәҗип Әсәнбаев иде ул.

Нәҗипнең сөйләгәннәрен Аяз миңа тапшырды. Нәҗипнең җизнәсе хатынының үлемен

бик тә авыр кичергән. Хатыны хастаханәдә үлгән. Хастаханә хуҗалары машина

чакыртып, мәетне машинада озату хәстәрен күргәннәр. Ләкин җизни кеше катгый

каршы төшеп, «хатыным белән соңгы юлда булса да, ачыктан-ачык сөйләшәсем килә,

аянычлы язмышымның шаһиты булды бит ул, ә минем аның белән бер генә вакытта

да фикердәшем итеп сөйләшкәнем булмады. Ул мине нәни бала урынына иркәләде,

ә мин киресен генә сукаладым, үкенечле үткәнемне мәетенә булса да җиткерим», –

дигән һәм өзгәләнеп күз яшен түккән. Нәҗип абый да нык тәэсирләнеп: «Аяз, без

дөньяга кунак кына булып килүебезне ник аңламыйбыз икән, бөтенебез дә шундый

бит без», – дигән. Аяз шушы сөйләшүдән соң: «Нәҗип дустым, мин шушы сөйләшүгә

таянып, бер әсәр язсам, каршы төшмәссеңме?» – ди. Нәҗип: «Бәрәкалла, бәрәкалла

– ак бәхетләр телим ул әсәргә», – дип хуплый...

 

Мәкаләнең дәвамын "Казан утлары" журналының 1 нче санында (2019) укырга мөмкин.

 

"КУ" 1, 2020

Фото: Кәрим Тинчурин театры сайтыннан

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: