"Музыка теле - иң үтемле тел..."

Архив

1939 ел Татарстан сәнгате өчен иң уңышлы елларның берсе буларак тарихта калган. Мәскәүнең опера студиясен тәмамлап кайткан яшь җырчы, композитор, шагыйрьләр яңа ачылган Татар дәүләт опера һәм балет театрында эшли башлый, Тел, әдәбият һәм сәнгать институты барлыкка килә, Композиторлар берлеге оеша.

Соңгысының беренче көннәрдән диярлек сәнгатьнең һәрбер өлкәсенә — опера театры, филармония, җыр һәм бию ансамбле, радиокомитет эшчәнлегенә тәэсире зур була. Берлекне бала чактан ук лидерлык сыйфатларына ия булган көчле шәхес, композитор Нәҗип Җиһанов җитәкләве дә үз ролен уйнамый калмагандыр. Җиһановның оештыру, дилбегәне кулда нык тоту сәләте турында бүген дә легендалар йөри. Милли республикаларда беренчеләрдән төзелгән Композиторлар берлеге буларак Татарстан оешмасына Мәскәү тарафыннан да игътибар зур була. Бүген татар музыкасы, берлек эшчәнлеге турында сүз чыкса, еш кына өлкәннәребез әнә шул елларны сагынып искә ала. Татарстан сәнгатенең шаулап алган чорыннан нәрсәләр сакланган соң, беренчеләребезнең традицияләре дәвам итәме, 75 еллыгын каршы алган Композиторлар берлегенең бүгенге вазыйфасы нинди? Әлеге һәм башка мәсьәләләр турында Татарстан Композиторлар берлеге рәисе, Россия һәм Татарстанның халык артисты, Г.Тукай премиясе лауреаты, композитор Рәшит Фәһим улы КӘЛИМУЛЛИН белән әңгәмәләшеп алырга булдык.

— Совет чорында иҗатчыларны — яңа совет кешесен тәрбияләү коралы — идеолог буларак кулланалар. Шуңа да аларның дәрәҗәсе зур, урыннары түрдән булган. СССР иҗат берләшмәләренең шаны исә чит илләргә дә тарала. Бүген башка заман, бөтенләй башка вәзгыять. Мәдәният күләгәдә калган бу чорда берлекләр, аерым алганда Композиторлар берлеге ни дәрәҗәдә үз асылын саклап кала алды?

— Совет чорында Композиторлар берлеге зур көч-кодрәткә ия булган. Берлекнең зур терәге — музыкаль фонд аша иҗатчыларга фатир, машиналар, елга ике тапкыр иҗат йортларына барырга мөмкинлек бирелгән. Иҗат йортларында композитор әсәр язып кайтып, сәнгать советы тикшергәннән соң аның өчен гонорар да алган. Әлеге ысуллар югары иҗат нәтиҗәсе булсын өчен, махсус уйлап табылган. Бу чорда зур күләмле әсәрләрнең күпләп иҗат ителүе нәкъ шуңа бәйле дә. Әсәрләрнең киләчәк язмышын да күп очракта берлек хәл иткән: радио-телевидениегә язу-язмауны, оркестр яисә башка оешмага бирү-бирмәүне берлек каршында эшләүче сәнгать советлары билгеләгән. Шул ук вакытта иҗатчыларны бер түбәгә туплау, җыю, ниндидер дәрәҗәдә, аларны контрольдә тоту өчен дә кирәк булган. Сүз уңаеннан, Венада узган музыка көннәрендә мин бер кызыклы фактка юлыктым: совет музыкасына каршы алар да махсус идеология булдырган, ягъни, коммунистик системага каршы капиталистик система СРУлар ярдәмендә авангард музыка тудыруга юнәлтелгән сәясәт алып барган. Хәзер формаль идеология юк, шул ук вакытта иҗатчылар өчен шартлар да юк. Бүгенге көндә композитор союзга музыкасын алып килә икән, без аны оркестрларга башкаруга гына тәкъдим итә алабыз. Безгә бүтән хокуклар бирелмәгән.

— Әлеге хәл РФ иҗат оешмалары турында федераль канун кабул ителгәч үзгәрдеме, әллә алданракмы?

— Мин Татарстан Композиторлар берлеген 25 ел җитәклим, шушы еллар эчендә иҗат берлекләре нинди генә чорлар кичермәде, аларга кагылышлы нинди генә кануннар кабул ителмәде. Бөтенләй игътибардан читтә калган вакытлар да, хаоста яшәгән чорлар да булды. Хәтта үз-үзебезне тәэмин итү турында уйларга чакырулар, коммерция белән шөгыльләнергә өндәүләрне дә ишеттек. Ләкин иҗат оешмалары, иҗат кешесе коммерция белән шөгыльләнергә тиеш түгел, бу юл деградациягә китерер иде. Иҗат кешесе вакытын юк-барга сарыф итмичә язарга, иҗат итәргә бурычлы, чөнки аңа Ходай тарафыннан шундый сәләт бирелгән. Һәрбер кеше композитор, яисә шагыйрь була алмый, иҗат кешеләре, галимнәр — «сайлап алынган» кешеләр. Шуңа аларга игътибар да зур булырга тиеш. Ничек кенә булмасын, безнең республикада иҗат берлекләренә җитәкчеләр беркайчан да битараф булмады, Татарстан җитәкчелегенә кем генә килмәсен, аларның мәдәнияткә мөнәсәбәтләре һәрвакыт уңай булды. Шуңа да без азмы-күпме дәрәҗәдә үз абруебызны саклап кала алдык дип уйлыйм.

— Мондый вәзгыятьтә берлек иҗатчыга ни дәрәҗәдә кирәк соң?

— Союз, композиторлар үзәге, яисә башкача аталамы ул, ничек кенә йөртелмәсен, композиторларны бер түбә астына җыю фарыз. Әлеге оешмалар булмаган илләрдә музыка да юк. Төркияне генә алыйк... Анда зур, масштаблы әсәрләр иҗат итүчеләр бик сирәк, бары җыр жанры гына үсештә. Дәүләттән ярдәм булган илләрдә исә барысы да бар. Мәсәлән, Словения, Хорватиядә композиторлар тулысынча тәэмин ителгән. Татарстан спортта гына түгел, мәдәнияттә дә алда булырга тиеш. Моны җитәкчеләр аңлый: Казанны өченче сәнгать башкаласы дәрәҗәсенә күтәрергә тырышу шуның ачык мисалы. Сладковскийның симфоник оркестрны җитәкли башлавы очраклы түгел, опера һәм балет театрын да нык күтәрәләр. Чөнки бу сәнгать оешмалары хәзер Казанның брендына әверелде.

— Әлбәттә, Казанның өченче мәдәни башкала исеменә дәгъвалавы сөенечле күренеш. Ләкин биредә яшәүчеләр классик академик музыканы ни дәрәҗәдә кабул итәләр соң? Социологик сораштырулар күрсәтүенчә халыкның 1,5% гына әлеге төр музыкага өстенлек бирә икән.

— Ул ике процентны ничек саныйлар соң алар? Кеше башы буенчамы, өйләргә кереп аудиоархивларын барлапмы? Концертка йөрү-йөрмәү генә процент мәсьәләсен китереп чыгара дип уйламыйм. Камал театрына ничә процент кеше йөри? Ул да бит академик театр...

— Ләкин театр — башка сәнгать, халыкка күпкә якынрак, үзе дә бит ул халык уеннарыннан барлыкка килгән.

— Мин җитди музыка белән быел районнарга чыктым, очрашуга килгән балаларның әти-әниләре музыкантлар түгел, гади халык. Шуңа да карамастан алар балаларын әлеге җитди сәнгатькә якынайтырга телиләр. Бу концертларда, иң мөһиме, кызыксыну уяту. Очрашу вакытында бирелгән сораулардан, алынган автографлардан әнә шул кызыксыну барлыкка килгәнен аңларга мөмкин. Мәктәпләрдә, башлангыч сыйныфлардан ук, музыка дәресләре керүе мөһим (җыр дәресләре түгел!). Әлеге дәресләрнең ничек үтүе дә зур әһәмияткә ия.

Классик музыка концертларына һәм опера театрына йөрү-йөрмәү турында сөйләшкәндә билетларга бәя мәсьәләсе дә мөһим роль уйный дип уйлыйм. Мәсәлән, Софья Гобәйдуллина исемендәге «Concordiа» фестивалендә төрле көнне төрле музыка яңгырады, һәм әлеге концертларга бәяләр дә төрле иде. Моңа бәйле аудитория дә төрле булды, керү билетлары очсызрак концертларга студентлар, пенсионерлар күбрәк килсә, башкаларында хәлле кешеләр ешрак очрады. Әгәр дә Җәлил театрына билетлар арзанрак булса, гади халык та опера һәм балетка бик теләп йөрер иде дип уйлыйм.

— Гади халык кына түгел, музыкант, композиторлар, сәнгать белгечләре үзләре дә анда сирәк эләгә бугай. Берәр премьера турында тапшыру яисә мәкалә өчен фикер сорарга киләсең — алар карамаган булып чыга...

— Әлбәттә. Чөнки санап узылган профессия вәкилләренә чакыру билетлары калдырылмый икән, аларның һәр премьерага билет сатып алып керергә мөмкинлекләре юк. Мәсәлән, көз көне Резеда Ахиярованың «Алтын Урда» балеты булды, без күбебез әле аны күрмәдек, чөнки чакыру билетлары премьера вакытында таратылмый диярлек — бу театр сәясәте. Югарыдан да сәнгатькә кагылышлы ниндидер сәясәт булырга тиеш: репертуар мәсьәләсендә дә, билет хаклары буенча да... Чөнки бүген академик музыка концертына бер кеше килеп, тәэсирләнеп кайтып китсә, ул бу сәнгать төренә гашыйк булып, киләчәктә дусларын да җәлеп итәргә мөмкин.

— Сез районнарга чыгуыгыз турында әйтеп уздыгыз. Бәлки, чыннан да, иҗат кешеләренә халык белән ешрак очрашырга кирәктер. Ни өчен соң кече шәһәр-районнарга чыгуны ешрак оештырмаска?

— Ул бит зур мәшәкать. Тоттың да чыгып киттең түгел, район җитәкчеләренең дә бу идеяне күтәреп алуы мөһим. Анда барып җитәр өчен транспорт, афишалар хәстәрен күрергә кирәк, артистларга түләргә акча юнәтү дә зарур. Композитор очрашуда нәрсәдер сөйләп кенә тамашачыны кызыксындыра алмый, тыңлаучыга иҗатны да ишеттерү мөһим. Шагыйрьләр шигырь укый алалар, ә безгә үз әсәрләребезне яңгыратырга музыкант, җырчылар кирәк. Шуңа да әлеге «сәяхәтләр» турыдан-туры мэрларга, район җитәкчеләренең ярдәменә барып тоташа. Мәсәлән, Илдар Шәүкәтович мэр булганда, Чаллыда җитди музыка яңгыравын теләде. Һәм без оркестр белән Яр-Чаллы шәһәрендә зур концерт биреп кайттык, залда алма төшәрлек тә урын юк иде. Менә хәзер Сладковский Зөлфия Рәүпованың «Ак бүре» операсы белән районнар буенча йөрергә планлаштыра. Бу кирәкле эш. Ләкин, кабатлап әйтәм, моның өчен мәдәният министрлыгы, район үзәкләре бюджетыннан акча бүленергә тиеш.

— 75 еллык тарихы булган Композиторлар берлегенең 25 елы Сезнең җитәкчелектә узган. Сезгә кадәр дә бу вазыйфада бары тик ике кеше: Нәҗип Җиһанов һәм Мирсәет Яруллин булган. Гадәттә, башка оешмаларда рәисләргә устав буенча 3-4 елдан күбрәк идарә итү хокукы бирелмәгән. Язучылар арасында, мәсәлән, бу вазыйфа өчен һәрвакыт көрәш бара. Композиторлар берлегендә җитәкчеләрнең сирәк алышынуы нәрсәгә бәйле?

— Композиторлар элек-электән тынычрак халык булган. Сталин чорында, мәсәлән, бер композитор да кулга алынмый. Сез беләсез, ул вакытта кемнедер халык дошманы итәр өчен өч имза җиткән! Татарстан берлегендә рәисләрнең сирәк алышуының тагын бер гади сере бар. Композиторлар аз һәм әлеге җаваплы эшне үз җилкәсендә күтәрергә теләүчеләр юк диярлек. Аннан һәрбер кеше җитәкче була да алмый. Рәислек — зур җаваплылык һәм вакыт таләп итә торган вазыйфа. Мин, мәсәлән, бервакыт үземне колхоз рәисе итеп тоя башладым, иҗатым да артта калган кебек булды. 48 яшьләрдә «мин бит композитор, мин язарга тиеш, миннән соң нәрсә кала, кем бу көндәлек эшләремне бәяләр?» дигән сорауларга җавап эзли, тормышымның мәгънәсе турында уйлана башладым. Хәзер инде иҗат белән рәислек арасында ниндидер баланс булдыра алдым дип әйтергә була.

— Композиторлар аз дидегез, музыка тарихына күз салсак, элек-электән шулай булган. Бүген дә Татарстанда иҗат итүче профессиональ композиторларны бармак белән генә санарлык. Шагыйрьләр белән чагыштырганда бу аеруча ачык күренә. Моның сәбәпләре нәрсәдә соң?

— Нәҗип Җиһановның бу уңайдан кызыклы фикере бар иде: «Производствода көненә 500 туңдыргыч ясалырга тиеш дигән план куела да, шуңа ирешелә. Ләкин иҗат эше ул башка, бигрәк тә композиторлар, рәссамнар иҗаты». Профессиональ композитор булып ирешү өчен кеше балачактан укырга тиеш: башта музыка мәктәбендә, аннан училищеда, соңыннан консерваториядә. Бөтенесе бергә 16 елдан да ким түгел! Әлбәттә, биредә сүз симфония, ораторияләр язучы композиторлар турында бара. Бездә хәзер, үзен композитор дип, көненә 3-4 җыр (аны җыр дип әйтеп булса!) язучылар да бар. Минем беркемне дә үпкәләтәсем килми, үзешчән композиторларның да халык күңеленә үтеп керә алган бик матур җырлары бар. Җитди музыка белән шөгыльләнүчеләр исә, үз-үзен аямыйча, икмәксез торып, еллар буе укырга, иҗат итәргә мәҗбүр.

— Һәм, әлбәттә, композитор дигән зур исемгә ирешер өчен, сез алдарак әйтеп киткән, Ходай тарафыннан бирелгән сәләт кирәк. Ләкин бүген, материаль кыйммәтләр хакимлек иткән заманда, талантлы яшьләр дә башка юлдан китәргә мәҗбүр. Хәтта музыка училищесы, консерватория тәмамлап, үз тормышларын музыка белән бәйләргә теләмәүчеләр дә очрый...

— Әйе, бүгенге көндә бу профессияне бары тик фанатиклар сайлый. Шуңа да безнең һөнәргә аерым игътибар булырга тиеш. Без аз булсак та, күп музыка яза алабыз. Иҗатчы ач булганда гына яхшы әсәрләр тудыра ала дигән фикер белән тамырдан килешмим. Менә, мәсәлән, бүген иң күп башкарылучы композиторларның берсе — Верди. Үз вакытында ул бик бай кеше булган. Чарльз Айвз — миллионер, банкир. Вагнер, Моцартларның төрле чорлары булса да, тулаем алганда, алар яхшы яшәгән. Бүген Рәсәйдә сериалларга музыка язучылар гына зарланмыйдыр. Ләкин аларның эш режимы шулкадәр тыгыз: бер сериалны бетерәләр генә, икенчесен башлыйлар... Җитди иҗатка вакытлары калмый диярлек.

— Вакыт — иҗатчы өчен мөһим нәрсә. Татарстанда мин аралашкан яшь композиторлар ач калмас өчен параллель рәвештә берничә дәүләт эшендә хезмәт куярга мәҗбүр. Аларның фәнни эш белән шөгыльләнүен дә, шәхси тормышлары барлыгын да искә алсак, иҗатка вакытлары бик аз калуын чамалап була. Бу вәзгыятьтә талантлы әсәрләр туа аламы соң?

— Безнең өчен бүгенге көннең иң авыр мәсьәләләренең берсе бу. Мин үзем дә ничә еллар иртәнге дүрттә торып, ихтыяр көчемне туплап, сигезгә кадәр эшлим, аннан иртәнге аш ашыйм да, эшкә йөгерәм. Иҗат белән генә шөгыльләнер өчен язган әсәрләргә гонорарлар зур булырга тиеш. Әсәрләр өчен гонорарлар күп булса, композиторлар да төрле эшләрдә вакланып йөрмәс иде, төрле якка сибелү беркайчан да яхшы нәтиҗәләр бирми. Мәсәлән, бүген симфоник оркестрда эшләүчеләрнең эш хакын арттырдылар, алар хәзер берничә эштә чабып йөрми — бөтен вакытларын оркестр эшенә багышлыйлар. Тәртип буенча, алар хәзер зур репетициягә әзерләнгән партияләр белән киләләр. Башта үзләре өйдә әзерләнә, аннан бер төр музыка кораллары җыелып, ансамбльләр белән эшлиләр, гомум репетициягә туксан биш процент әзерлек белән киләләр. Һәм моның нәтиҗәсе дә ачык күренә: симфоник оркестрның яңгыравы хәзер элекке белән чагыштырганда бер башка югарырак.

— Симфоник оркестр белән Композиторлар берлегенең бүген бәйләнеше нинди? Тарихтан без, мәсәлән, Рахлин җитәкчелек иткән чорда оркестрның яңа сезоны һәр ел татар композиторларының яңа симфониясе белән ачылуын беләбез.

— Үз вакытында Рахлин традицияләрен Фоат Мансуров дәвам итте. «Фоат Мансуров белән премьералар» дигән циклда нәкъ менә Татарстан композиторлары әсәрләре башкарыла иде, хәзер исә ел саен «Татарстан композиторларының яңа музыкасы» дип аталаган концертлар уза. Әлеге концертка әсәрләр безнең идарә тарафыннан сайлап алына. Бүгенге көндә идарәдә Ренат Еникеев, Леонид Любовский, Резеда Ахияровалар. Әгәр дә әсәр безнең тарафтан сыйфатлы дип бәяләнсә, без аны оркестрга тәкъдим итәбез. Йомшак якларын күрсәтеп, эшләп бетерергә кушкан чаклар да була.

— Ләкин әлеге концерт бик сирәк, елга бер тапкыр гына уза, аның хакында күпләр ишетми дә кала. Бәлки, реклама җитмидер?..

— Реклама җитми. Моның өчен һәр радио, һәр телекомпания бер максатта булырга тиеш. Максат исә Татарстан сәнгатен үстерү. Пропаганда булмаса, телевидениедә язмалар сакланмаса, газета-журналларда мәкаләләр язылмаса — безнең эш күләгәдә калачак. Менә узган ел ахырында «Татарстан композиторларының яңа музыкасы» концертында яшь композитор Эльмир Низамовның бик көчле яңача иҗат ителгән әсәре башкарылды. Без, композиторлардан кала, бу фактны кем дә булса белдеме?! Җәмәгатьчелеккә ул яңгырамады, чөнки әлеге яңалыкны дөньяга таратучылар юк.

Композиторлар берлеге Мәдәният министрлыгы ярдәмендә инде 4 ел «Татарстан энҗеләре» проекты белән чит илләргә йөри. Татарстан композиторларының әсәрләре кайда гына яңгырамады: Германиянең Берлин, Лейпциг, Италиянең Флоренция, Рим шәһәрләрендә, Швеция, Израиль, Испания! Һәм һәр концерт тарихи биналарда, ике мең ярым тамашачы сыйдырышлы залларда уздырылды! Сез уйлап карагыз, чит ил оркестры белән чит илдә татар музыкасын яңгыратыр өчен күпме көч, теләк, бәйләнешләр булдыру кирәк. Ләкин, ни кызганыч, әлеге зур вакыйга Татарстанда яктыртылмый диярлек. Телевидение фондында язмалар калса, тарих өчен нинди кыйммәтле ядкарь булыр иде ул!

— Җитди музыканың бүгенге торышы нинди? Бик күпләр татар музыкасы Нәҗип Җиһанов, Фәрит Яруллин, Салих Сәйдәшевлар күтәргән югарылыкка ирешә алмый, диләр. Бу фикер белән килешәсезме?

— Бәхәсле фикер. Әлбәттә, ул вакытта алар бик актив язганнар, ләкин бүгенге көндә дөнья күләмендә яңгырый алырлык әсәрләр сирәк.

— Ләкин күптән түгел Петербургның Мария театрында «Шүрәле» балетын карадым. Тамашачылар арасында балетка 10 нчы тапкыр килүчеләр дә бар иде. Мин гаҗәпләнеп, моның сәбәпләрен сорагач: «Музыкасы үзенчәлекле, бу балетны бик яратабыз», — дип, җавап кайтардылар. «Шүрәле» кебек әсәрләр иҗат ителәме бүген?

— «Шүрәле» — безнең алтын мирас. Фәрит Яруллин музыкасын чит илләрдә дә яраталар. Мәсәлән, Барселонада Яруллинның әсәре репетициясендә оркестр вәкилләре смычоклары белән инструментларына кага башлады. Бу инде музыкантларның әсәрне яратып уйнавының югары билгесе, кайберләре килеп, рәхмәтләрен дә җиткерде. Нәҗип Җиһановның «Нәфисә»сен дә җылы кабул итәләр. Үз заманында чордашлары бу әсәргә зур ставкалар ясамагандыр. Бүген иҗат ителүче әсәрләрнең киләчәктә кайсысы актуаль яңгыравы турында әйтү кыен, иҗатка вакыт кына үз бәясен бирә ала, вакыт — хөкемдар. Ләкин шуны әйтергә кирәк: 70-90 нчы еллар композиторлык өлкәсендә торгынлык еллары булды. Ул вакыттагы мәдәният министры Тарханов мине чакырып, «ни өчен композиторлар язмый, без гонорар түләргә әзер», дигән сорау катыш тәкъдим белән чыкты. Ләкин ул вакытта заманасы шундый иде: яшьләр килми, консерваториягә укырга керүчеләр дә сирәк, өлгергән иҗат кешеләренең дә кайберләре сату-алу эшенә китте. Ул чор белән чагыштырганда бүген яңарыш башланды. Фестивальләр уза, яңа оркестрлар барлыкка килде. Бүгенге көндә яшьләрдән Светлана Зарюкова, Юлия Бикбулатова, Гөлнара Тимербулатова, Зөлфия Рәүпова, Радик Сәлимов, Эльмира Галимова, Эльмир Низамов актив язалар, төрле жанрда иҗат итәләр. Шагыйрьләр белән чагыштырганда алар азрак, ләкин «штучный товар» булып саналган композиторлар өчен бу — зур бер буын.

— Бүгенге композиторлар өчен мәйдан бармы?

— Миләүшә Тәминдарова республиканың камера хоры җитәкчесе итеп билгеләнгәч, Татарстан композиторларын пропагандалауда бик матур эш башланган иде. Ләкин, ни кызганыч, бүген хор күбрәк коммерция ягын карый — безнең иҗаттан читләште. Рөстәм Абязов җитәкчелегендәге «La Primavera» оркестры, Кыллы квартет, Яңа музыка камера оркестры белән хезмәттәшлек итәбез, яхшы элемтәдәбез. Җыр һәм бию ансамбле Радик Сәлимов белән контакт булдырды, «Җиде энҗе» концерт программасы зур уңыш белән бара. Симфоник оркестр «Ак бүре» операсын сәхнәгә күтәрде. Менә әле Юлия Бикбулатова опера язып китергән, Мәдәният министрлыгында аңа ничек ярдәм итәргә дип уйлыйлар. Чөнки эксперименталь концерт вариантында булса да, ул әсәр дөнья күрергә хаклы. Опера һәм балет кебек зур әсәрләр иҗат итәр өчен композиторга театр рухын тоярга, андагы закончалыклар белән күзгә-күз очрашырга кирәк. Ягъни, яшь композитор гениаль масштаблы әсәрләр язуга үз табыш-хаталары аша гына ирешә ала.

— Хор, оркестрларның бүгенге көн композиторларына сирәк мөрәҗәгать итүе, бәлки, турыдан-туры сыйфатка барып тоташадыр...

— Эш сыйфатта гына түгел, билгеле. Безнең музыка замандашлар өчен бераз ятрак булырга мөмкин, аны пропагандалау өчен аерым программалар булдыру кирәк. Күптән түгел мин Католлониянең Композиторлар берлеге рәисе белән очраштым, ул Испания Композиторлар берлеге рәисе дә. Испаниядә оркестрларга испан композиторларының әсәрләрен башкарсыннар өчен зур суммага грантлар бирелә икән.

— Консерваториядә эшләп килүче опера студиясе яшь композиторлар өчен тәҗрибә мәйданы буларак яши. Ләкин һәрбер композитор бишенче курска кадәр масштаблы әсәр язарга өлгермәскә дә мөмкин. Шуңа да Казанда музыкаль театр булдыру турында хыялларны тормышка ашырырга вакыт җитмәдеме икән? Композиторларга да иҗат офыклары, консерватория тәмамлап чыккан вокалистларга да эш урыны булыр иде.

 — Бу фикер күптәннән йөри. Чыннан да, Казанда оперетта театры да, музыкаль театр да юк. Һәрбер зур шәһәрдә андый театрларга мохтаҗлык бар. Ләкин яңа театр буш урында гына туа алмый. Аның өчен бина, цехлар, оркестр, труппа кирәк.

— Әлеге театр консерватория нигезендә туса, оркестр һәм труппа туплауның бер кыенлыгы да булмас иде. Опера театрына эләгә алмыйча, күпме талантлы егет-кызларыбыз читкә чыгып китәргә, яисә, теләге булмаса да, эстрада юнәлешен сайларга мәҗбүр. Сиксән процент Казан хореография училищесын тәмамлаучылардан торган балет труппасыннан аермалы буларак, опера труппасының үзебезнең җырчылардан читләшүе сәерсендерә... Күрше Башкортстанда исә бөтенләй башка күренеш. Алар үз җырчыларын тәрбияләргә тырышалар, бүгенге көндә репертуарларында милли композиторларның 7 операсы, 3 балеты, 1 музыкаль комедиясе бар.

— Әлеге сорау белән зур проблеманы күтәрәсез. Ләкин бу сорау миңа түгел, күбрәк опера театры җитәкчеләренәдер. Яшермим, минем дә опера театрында үз җырчыларыбызны күбрәк күрәсем, Татарстан композиторларының әсәрләрен күбрәк ишетәсем килә. Ләкин, кызганычка каршы, опера труппасы бүген йолдызлар белән генә эшли, һәм анда эләгү өчен Татарстан кыз-егетләренә еш кына иң элек башка театрда танылу зарур. Әле 20-25 ел элек кенә вәзгыять икенче иде, мәсәлән, «Ерактагы кәккүк авазы» рок-операсын миңа Рәүфәл Сабирович үзе махсус заказ белән яздыртты, алай гына да түгел, язу процессында бик зур ярдәм күрсәтте. 1989 елны сәхнәгә күтәрелгән әлеге операда күпчелек татар җырчылары иде.

— Берничә ел элек рус композиторы Владимир Мартынов «Конец времени композиторов» дигән китабы белән музыкаль даирәдә зур шау-шу куптарган иде. Әлеге китапның төп фикере — ХХI гасырда композициянең җай гына сүнүгә таба баруы. Авторның бу концепциясе белән Сез килешәсезме? Музыка теле, чыннан да, сарыф итеп бетерелгәнме?

— Минемчә, әлеге фикер Мартынов тарафыннан эшләнгән пиар адым. Миңа калса, ул әлеге игъланы белән үз шәхесенә игътибар юнәлтергә теләде һәм максатына иреште дә. Мин, Рәсәй Композиторлар берлеге рәисенең беренче урынбасары буларак, гомум Рәсәй музыка торышы турында да сүз йөртә алам: музыка яши, яшәячәк тә. Татарстанда да бүген музыка теле күптөрле. Композиторларның иҗаты бер-берсенә охшамаган.

— Татарстан композиторы һәм татар композиторы төшенчәсе арасында нинди аерма бар? Бүгенге әсәрләрдә миллилек ни дәрәҗәдә чагыла?

— Элек күп иҗатчылар авылдан чыккан. Хәтта мөгаллимнәр консерватория каршында эшләүче музыка мәктәбе өчен авыллардан балалар җыеп йөргәннәр. Филармония артистлары да бригадалар белән авыл-районнарга чыккач, сәләтле балаларны күреп, аларны Казанга килергә димләгәннәр. Хәзер андый нәрсә юк диярлек, шуңа авылдан килүчеләр дә күп түгел. Телне, милли гореф-гадәтләрне белү турыдан-туры музыкада чагыла. Мәсәлән, Чаллы кызы Эльмира Галимова татарчаны яхшы белә, һәм барлык яшь композиторлар иҗаты арасында аның музыкасында миллилек аныграк ишетелә. Эльмир Низамов — универсаль композитор. Юлия Бикбулатова музыкасы исә башкача яңгырый, чөнки ул татар мәдәниятеннән ерак.

— Ләкин шул ук Эльмир Низамовның иң абстракт әсәрендә дә мәскәүлеләр миллилек ишетә икән... Димәк, Татарстанда иҗат иткән композитор телиме-юкмы үз почергына милли төсмерләр ала?

— Кызык күренеш бу. Кайберәүләр Софья Гобәйдуллина музыксында да татар «каны» табалар. Әлбәттә симфоник музыкада татар җырларында ярылып торган миллилек була алмый, чөнки бу төр музыкада пентатоника тулысынча сакланмый. Тагын бер кызыклы мисал: Мәсгудә Шәмсетдинованың бер әсәрен анализлаганда

Мәскәү тәнкыйтьчесенең «у Вас музыка рыхлая по форме, очень много длиннот, надо убрать, сокращать» дигән тәнкыйтенә, грузия һәм әрмән композиторлары: «Сез милли музыка фәлсәфәсен аңламыйсыз, бар көйләрне дә бер шаблонга куярга ярамый, озын ноталар киң далалар кайтавазы ул», — дип каршы чыкты. Яшь композиторлар белән сөйләшкәндә минем дә әйткәнем бар: «Сез беркайчан да үзегезнең кем икәнегезне онытмагыз, миллилектән качмагыз, бу безнең үзенчәлегебез!» Заманча технологияләр белән язылган милли колоритлы әсәр — аерым байлык ул. Ләкин нинди телдә, нинди генә жанрда иҗат итмәсеннәр, безнең композиторлар Татарстан өчен иҗат итә, аларның мирасы безнең республикада калачак.

— Бүгенге музыка тәнкыйте ни хәлдә?

Музыка тәнкыйтенең хәлен белер өчен белгечләрнең мәкаләләрен укырга кирәк, ләкин, ни кызганыч, хәзер матбугатта аларның мәкаләләрен бастырмыйлар диярлек. Бу материаллар урынына журналистлар үзләренең язмаларын өстенрәк күрә. Җитди мәкаләләргә бүген ихтыяҗюк дип уйлый алар, чөнки без халыкны очсызлы, сары язмалар, өч-дүрт ноталы җырлар белән җиңел-җилпе тормышка өйрәтеп бетердек. Радио- телевидениедәге җырларны гына тыңлап карагыз сез, нәкъ шулар нәтиҗәсендә җитди музыка аудиториясе ике процентка әйләнде дә инде. Тамашачыга даими рәвештә радио-телевидение аша классик музыканы тәкъдим итеп торсак, бәлки, ул да популярлашыр иде. Шостакович сүзләре белән әйтсәк, «музыка сөючеләр һәм белгечләр булып тумыйлар. Музыканы яратыр өчен аны тыңларга кирәк, соңрак аңлау да килә».

— Телевидение-радио җитәкчеләрен дә аңларга була. Алар өчен рейтинг мөһим. Мәсәлән, бер канал академик музыкага өстенлек бирә башласа, тамашачы башка каналдан шул ук җиңел-җилпе җырларны эзләп табачак. «Культура» каналының рейтингы түбән булуы шуңа бәйле түгелмени?!

— Ләкин барыбер ниндидер баланс булырга тиеш. Бүгенге көндә тамашачыларның күпчелеге академик җырчылар, композиторларның барлыгын да белми. Ә телевидение-радио зур көчкә ия.

— Килешәм. Ләкин бу вәзгыятьтә профессиональ композиторлар үзләрен җыр жанрында да таныта алыр иде. Эстрададан зарлану урынына, аның дәрәҗәсен үстерүгә үз өлешегезне кертү дә булыр иде бу. Хәтта кайчандыр җыр жанрында актив эшләгән Резеда Ахиярова, Луиза Батыр-Болгари да бүген җырлар язмый диярлек.

— Безнең һәрберебезнең гаиләсе бар. Композитор җыр яза, студиягә тавыш яздыру өчен түли. Җырчы шул яздырган җыр белән гастрольләргә чыгып китә дә, акча эшли, еш кына композиторның исеме дә телгә алынмый. Без бу иҗаттан берни дә алмыйбыз.

— Авторлар хокукларын яклау җәмгыяте аша җыр авторларына гонорарлар килә түгелме соң?

— Нәкъ әнә шул хокукларны яклау барлыкка килгәч, эстрада үзешчәннәр кулына калды да инде. Җырчылар күбесе үзләре җыр яза башлады. Кешегә түләгәнче, үзебез авторлык гонорарлары алабыз дип хәзер алар профессиональ композиторларга мөрәҗәгать тә итми. Җыр бүген музыкада иң йомшак өлкә, бу Татарстанда гына түгел, Рәсәй күләмендә дә шулай. Хәзер мин радио чорларын сагынып искә алам, һәрбер өйдән Мансур Мозаффаров, Нәҗип Җиһанов, Александр Ключарев, Рөстәм Яхин романслары яңгырап тора иде, бүген FM радиоларда бу төр җырлар яңгырамый диярлек.

— Сирәк кенә ретро җырлар рубрика кысаларында яңгырый алар. Күптән түгел Эльмир Низамовның Рүзил Гатин башкаруындагы романсларын радиога тәкъдим иткәч: «безнең формат түгел, ретро-җырлар рубрикасында бирсәк кенә», — диделәр. Кызык күренеш: заман җырлары — ретро сәхифәдә... Казанда «Орфей» радиосы филиалы эшли башлавы — матур фал, татарча да шундый радио булса, бу уңайдан проблемалар кимер иде. Тыңлаучының да сайлау мөминлеге булыр иде.

— Төрле илләрдә, төрле өлкәләрдә телне югалткан милләттәшләребез дә җыр- моңнар аша тамырларына кайта. Милли аңны музыка аша да саклап калып була дип саныйм. Музыка теле — иң үтемле тел, аңа тәрҗемәләр дә, аңлатмалар да кирәкми. Татар халкы элек-электән җыр-моңга мөкиббән булган. Ләкин бүгенге җырларның бик сирәге безнең халыкка лаеклы.

Безнең мәдәниятебезнең байлыгын күрсәтә торган радио эшләсә, алга китеш булыр иде. Монысы шулай ук хөкүмәт кулында. Гомумән, сәнгать өлкәсендә, һичшиксез, ниндидер система, контроль булырга тиеш.

— Система, контроль ниндидер дәрәҗәдә кирәктер дә, ләкин әлеге сүзләрнең Рәсәй мәдәният министры Владимир Мединский тарафыннан соңгы арада еш яңгыравы шик-шөбһәләр уята. Иҗат кешеләренең иреген чикләгән, аерым кысаларда тоткан чорны үттек түгелме соң без? Совет системасының иң уңышсыз тәҗрибәсенә кире кайту нәрсәгә кирәк?

— Ирекле илләрнең күбесендә ниндидер дәрәҗәдә цензура бар. Иң демократик илләрнең телевидениесенә генә күз салсаң да, моның шулай икәнен аңлап була — анда төшерелгән фильмнар, тапшырулар кайчак бик консерватив тоела. Франциянең американизмга каршы рухи көрәш ачканын беләбез. Бездә дә дәүләт тарафыннан, һичшиксез, контроль булырга тиеш. Юкка гына бүгенге көндә күпләр элекке сәнгать советларын сагынып искә алмый бит! Иҗат иреген чикләү кебек күренсә дә, ул беренче чиратта иҗаттагы чүп-чардан арыну ысулы. Ләкин һәрнәрсә акыл белән эшләнергә тиеш, ниндидер чикләрдән узу — ялгышлыкка китерергә мөмкин.

— ХХ гасыр башында да, соңрак та сәнгать әһелләре бер-берсе белән тыгыз аралашкан, иҗади элемтәдә яшәгән. Бигрәк тә бу дуслык шагыйрь, композитор, җырчылар арасында көчле булган. Әнә шул бәйләнеш нәтиҗәсендә күпме югары сәнгать әсәрләре туган, күпме бәһасез мирас калдырылган. Бүген исә һәркем үз дөньясында, үз кабыгында яши кебек...

— Аралашу, чыннан да, сирәк. Заманасы шундый: һәркем каядыр чаба, ашыга. Берлекләр арасында ниндидер уртак проектлар да кирәктер. Бәлки, без язучылар белән бер бинада утырырга тиешбездер. Мин яшь чакта безнең бина реконструкциядә иде. Иҗат итәргә урыным булмаганга, Мирсәет Яруллин Туфан Миңнуллин белән сөйләшеп, Язучылар берлегендә миңа бер бүлмә бирделәр. Шунда яшәдем диярлек, бик күп музыка яздым, язучы-шагыйрьләр белән аралаштым, бүген яңгыраган җырларның күбесе әнә шул аралашу нәтиҗәсендә туды да инде.

— Өлкән буын азмы-күпме бер-берсен белә әле. «Идел» лагеренда ял итүләр дә моңа этәргеч булган. Яшьләр исә сирәк аралаша. «Калеб» яңа буын җыены нәкъ менә яшь иҗатчыларны бер-берсе белән таныштыру, аралаштыру, әлеге аралашу нәтиҗәсендә уртак иҗатка этәрү максаттыннан барлыкка килде дә.

 — Бу бик яхшы адым. Могучая кучкада бер лидер булырга тиеш. Әгәр дә андый кеше була икән, нәтиҗәләр дә озак көттермәс. Яшьләрдән инициатива булу кирәк. Кемнәндер нәрсәдер көтеп яту белән генә эшләр бармый. Рәсәйдә Композиторлар берлегенең «Молот» яшь композиторлар агымы бар, Татарстан композиторларының күбесе анда булуы шулай ук яхшы күренеш. Алар аралашалар, тәҗрибә уртаклашалар. Кеше яңалыкка ачык булырга тиеш. Сәнгать кешесе өчен ялгызлык ничек кенә мөһим булмасын, әгәр ул куышта ябылып ята икән, аның иҗаты да ярлы була.

— 2014 ел Рәсәйдә дә, Татарстанда да мәдәният елы дип игълан ителде. ТЮРКСКОЙ карары нигезендә Казан быел шулай ук төрки дөньяның мәдәни башкаласы да. Композиторлар берлегенең юбилей елы икәнен дә искә алсак, Сезнең өчен җаваплы да, өмет-ышанычларга да бай ел булып чыга...

— Рәсәйдә, Татарстанда да яңа елны мәдәният елы дип игълан итү очраклы түгел: безнең өлкәгә игътибар кирәклеге көн кадагында. Һәм моңа бәйле һәрбер иҗат оешмасы, һәрбер иҗат кешесенең өметләре зурдандыр. Төрки дөньяның башкаласы буларак көз көне Казанда быел тәүге тапкыр төрки халыклар музыка фестивале уздырыла. Төркия, Казахстан, Кыргызстан, Әзербайҗан, Башкортстан һәм башка төбәк музыкантлары белән берничә көн төрле жанрдагы концертлар үтәчәк. Берлекнең 75 еллыгы уңаеннан күп концерт-очрашулар, юбилей кичәсе планлаштырылган. Бинабызга күптән көтелгән реконструкция эшләнер дип өметләнәбез, бу уңайдан сөйләшүләр алып барыла. Әлеге тарихи бинаны саклап каласыбыз килсә дә, яңа бинага да өмет юк түгел. Чөнки Композиторлар берлегенең үзенең зур концерт залы булырга тиеш. Беренче тапкыр әсәрләребезне нәкъ шул залда яңгырату мөмкинлеге дә ачылачак.

— ...Күз алдына Композиторлар берлеге урнашкан, татар сәнгатькәрләренең архивы тупланган, зур заллы, мәһабәт биналы Музыка үзәге килеп басты. Казанда андый үзәк, һичшиксез, булырга тиеш. Бәлки, ул иганәчеләр ярдәмендә төзелер?! Ни өчен безгә аларны җәлеп итмәскә? Һәрдаим чит илләргә охшарга тырышабыз бит, бу очракта да алар үрнәген кабатлыйк. Европада шактый еллар сәнгатьтәге күп проектлар иганәчеләр булдырган фондлар аша тәэмин ителә. Ничек кенә булмасын, әлеге болгавыр заманда күңел нәтиҗәле үзгәрешләр көтә. Әңгәмәгез өчен зур рәхмәт! Бәйрәмегез белән ихлас котлыйбыз.

 

 

Әңгәмәдәш — Гүзәл СӘГЫЙТОВА.

 

"КУ" 2, 2014

Фото: архив

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: