Минзәләм йолдызлыгы

Сабир Өметбаев исемендәге Минзәлә татар дәүләт драма театрына 80 ел

Авылыбызга нинди генә концерт бригадасы яисә драма коллективы килмәсен — алар әнкәбез өчен абыйның иптәшләре — артистлар иде. Елның кай вакыты, нинди генә көн булмасын — артистлар өчен безнең ишек ачык, булганы белән табын әзер...

Булды микән, димен, безнең яшьлек, Күккә-болытларга карасам... Болытлар да ул чак кызгылт-кара иде... Кайсыннандыр тамса күз яше, Янәшәсе койды кара кан. Эшләп узганлыгын уйлап яшьлегемнең Горурланам кайчак, эзем танып, Узган юлларыма карасам.

Әлеге шигъри юлларның авторы бармы, булса — кем ул, шигырь дип язганмы, купшы сүзләр тезмәсе генәме бу — аларны кайда укыганымны да, ишеткәнемне дә хәтерләмим — әллә күңелемдә генә яңгырыйлармы — тәгаен әйтә алмыйм. Әмма узган гомерем турында уйланып утырганда: «Булдымы икән безнең яшьлек?» — дигән сорау куела да, яшәгән елларымнан, узган юлларымнан җавап эзли башлыйм. «Картлыгы килгәннең яшьлеге булу табигый», — дип, үз-үземне тынычландырам да кулыма каләм алам, алдыма ак кәгазь салам.

Әйе, безнең дә яшьлегебез булды. Үлем, кан коюларны, хәбәрсез югалуларны күп ишетүдән кайнар күз яшьләре коеп кына узмады ул. Без, Ватан сугышы чоры балаларына, кайгы-хәсрәтне, михнәт-газапларны, өлкәннәр белән уртаклашып, авыр кичерсәк тә, башка дөньялар барлыгын хәтерләткән мизгелләр дә, бәхетле яшәү булачагына өмет уянган чаклар да була иде. Бигрәк тә авылыбызга спектакльләр белән чын театрлар килгәндә.

Минзәлә театры килү — авыл халкы өчен олы бәйрәм булыр иде. 18 яшендә Киевне коткару сугышында һәлак булган абыем 1942 елда (17 яшендә) күпмедер вакыт (2-3 ай чамасыдыр) Илеш-Дүртөйле колхоз-совхоз театрларында эшләп алган. (Артистлары фронтка алынгач, ир затлар җитмәгән сәбәптәндер.) Нинди рольләр башкаруын да, нәрсәләр эшләвен дә әнкәй үзе күреп белми иде. (Фаразлавы буенча, баянчы вазифаларын башкарган булуы ихтимал.) Әмма, мәрхүм абый турында сүз чыкканда (чыкмаса — чыгарып): «Һәр эшкә оста абыегыз кебек», — дип аны зурлап, изгеләштереп сөйләр иде.

Сүзем абыйның «артистлыгы» турында түгел, ә безнең йортның театрлар килгәндә кунакханәгә әверелүе хакында.

Авылыбызга нинди генә концерт бригадасы яисә драма коллективы килмәсен — алар әнкәбез өчен абыйның иптәшләре — артистлар иде. Елның кай вакыты, нинди генә көн булмасын — артистлар өчен безнең ишек ачык, булганы белән табын әзер. Әгәр клуб мөдире онытыпмы, башка берәр сәбәптәнме, фатирга безгә кермәсәләр, әнкәй аларны үзе барып алыр, килмәсәләр, сый әзерләп, чәйгә чакырыр иде.

Әлбәттә, әнкәйнең бу йомшаклыгы безгә спектакль-концертны бушлай карату мөмкинлеге өчен генә түгел, ә мәрхүм артист улының эшен дәвам итүчеләргә хөрмәте зур булганнан. (Ирле-хатынлы бер «театр» бригадасының, әнкәйнең шундый йомшаклыгыннан файдаланып, кышкы салкында 10 көн кунак булып ятуы истә.)

Минзәлә театры килеп, чын артистлар белән очрашуымны үзем дә яхшы хәтерлим.

Урак өсте иде. 1946 елның августы булгандыр. Әткәй белән мин сыерыбызны җигеп, печәнгә киткән идек. Кайтуыбызга артистлар безгә «фатир төшкән». Кич белән Мольерның «Ирексездән табиб» әсәре буенча спектакль буласы икән. Миңа 11 яшь кенә булганлыктан, «Мольер» сүзен дә, «табиб» сүзен дә аңламыйм, әнкәйдән сорыйм. Нәрсәне аңлатуын малайлардан алда беләсе килә. Әнкәйнең җавабы хәтердә:

— Табиб дигәне — врач булса, ирексездән дигәне төрмәдер инде, ә менә «мольер» дигәне берәр чир-сырхау түгелме икән? Чирсез җирдә врач булмас бит?

...Авыл җирендә спектакльләр сәгатькә карап түгел, көтү кайтып, хуҗалыкта эшләр тәмамлануга, халык җыелуга, колхоз рәисе кайчан килүгә карап башлана.

Клубка артистлар бер сәгатькә алданрак барасы булгач, әнкәй кичке ашка иртәрәк чакырды:

— Артист апайларыгыз мәшкә куырды. Бәрәңгене шуңа кушып ашагыз да чәйне бәрәңге төрмәсе белән эчәрсез, — диде.

— Мәшкә түгел — гөмбә, гөмбәнең дә иң шәбе — ак гөмбә, бәрәңге төрмәсе түгел, ә бәрәңге бөккәне, — дип әнкәйне төзәтте тышта яшеренеп тәмәке тарткан апай.

— Бездә аны җыйган да, ашаган да кеше юк, Хәдичә... Сездән соң гына җыя башламасалар... (Хәдичә апаны беренче күрүем.) Ә төрмәне бөккән диючегә кушылмыйм. Аның бәрәңгесе бөгелми бит, камыры бөгелеп, бәрәңгесе шуңа төрелә. Шулай булгач, төрмә дөрес була...

Уенын-чынын берләштереп, ашагач-эчкәч, артистлар — клубка, ә мин яңа ризыклар, яңа сүзләр белүем белән мактанырга күрше малайларга юнәләм. Барып керсәм, алардагы артист абый балык чистартып утыра. Гел бер иш зурлыктагы кызыл канатлар!

— Менә бу кара малай, Базы елгасында балык юк, дип алдамакчы булган иде дә, мин аңа ышанмадым. Томалап пешерергә ике кило булыр бит? — диде миңа карап бу артист абый. Ә мин, аның соравына җавап бирү урынына, үзем сорадым:

— Каян эләктеләр болар?

— Судан!

— Кайсы судан?

— Юеш, сыек судан.

— Күпер астындамы андый су?

— Балыкчыдан да, сунарчыдан да: «Уңышың кайдан?» — дип сорамыйлар, энем. Алар дөресен әйтмәячәк. Ә мин әйтәм. Чөнки без иртәгә Базытамакка күчеп китәбез. Балыкка дип әллә кая барып йөрмәгез, тегермәнегезнең бурасы свайлар өстенә салынган — бура астына идән ярыгыннан «порх оны» коела, шуңа балык ияләшә. Көтү белән барып өркетмәгез, анда балыкның төрлесе.

«Гөмбә», «бөккән», «порх оны» кебек яңа сүзләр генә түгел, яңа дөнья ачтылар безгә ул кич Минзәлә театры артистлары. Хисләр муллыгыннан спектакльнең эчтәлеген аңлар хәлдә түгел идек без — авыл малайлары. Киемнәре дә, чәчләре дә без көндез, яктыда күргәнчә, ягъни кешеләрчә түгел, исемнәре дә, сөйләшүләре дә... башка.

...Икенче көнне, үгез җиккән арбаларга төяп, Базытамакка илткәндә, барлык артистларның игътибары арбада ятып барган бабайда булды: аның тавышы таныш та кебек, ә кыяфәте... коточкыч шешенке... (Соңыннан аңлашылганча, ул балыкчы Мөхит Кичубаев исемле артист булып чыкты.) Клубка барганда, аны Мәсәбих абыйларның умарта корты сарып, тәненең ачык урыннарын корт чаккан, бакча артындагы күлгә чумып кына үлемнән калган. Шулай да, муеныннан, битеннән 28 корт угы табылу аның кыяфәтен танымаслык үзгәрткән. Сүзләре шешне кайтару өчен нинди дару эчү тиешлек турында, спектакльне өзмәү турында барды.

Кемдер берсе: «Париксыз гына уйнарсың, юкка борчылма!» — дигәч, икенче берсе: «Баш сызлый дип — парик, тән шеште дип кием кими уйнасак, Мольердан ни кала?» — диде. (Болары Гомәр Калинин белән Мөхәррәм Зәйнуллин дигән артистлар булганлыгын үзем шул артистлар белән эшли башлагач кына белдем.)

Әлеге мөхтәрәм артистларны искә алганда, алар алып килеп авыл халкына күрсәткән спектакльләрне искә төшереп, әле хәзер дә сүзсез калам һәм рәхмәт белән баш иям.

1946 елдан 1956 елга кадәрле арада авылыбызга килеп куелган спектакльләр Минзәлә театрының батырлыгы, артистларының фидакарьлеге турында сөйли: «Васса Железнова», «Аршин мал алан», «Өйләнү», «Гаепсездән гаеплеләр», «Йөз миллионга елмаю», «Мәкер һәм мәхәббәт», «Фамилияләрен әйтмичә», «Сәвил», «Бирнәсез кыз» — болары башка телләрдән тәрҗемә ителгән әсәрләр буенча куелган спектакльләр генә; арада татар язучыларының пьесалары буенча куелган спектакльләр күпме! Шул спектакльләр, аларда уйнаган артистлар йогынтысында бездә — авыл малайларында театр сәнгатенә мәхәббәт уянгандыр дип әйтәбез икән, бу ихластан.

...Минзәлә театры турында хатирәмне язарга алынуым театрның моңа кадәр, миңа кадәр язылган тарихын тулыландыру максатында түгел. Дания Гыймранованың китабында театрның оешу, җитлегү, сугыш һәм сугыштан соңгы тернәкләнү чорлары да, шул чакларда театрда иҗат итеп, җуелмас эз калдырганнарга кагылышлы истәлек материаллары да, мөмкин кадәр тулы язылганлыктан, хәтер сандыгымда сакланган кайбер артистлар шәхесенә кагылышлы аерым эпизодларга гына тукталырмын. Үземә ярдәмгә, мин тукталган шәхесләрне күреп белгән, әле бүген дә аларны сагынып искә алучыларның язганнарына да мөрәҗәгать итәрмен.

Аннары бер кызыклы фактның бу язмама каләм алырга этәрүен әйтеп узу артык булмас.

Минзәлә театрын оештыру әмеренә 1935 елның 15 июлендә кул куела. Бу — театрның туган көне.

Минем дә туган көнем 1935 елның 15 июле. Без — яшьтәшләр. Бу исә мине театрга якынайта да, бурычлы да итә.

…Минзәлә театрында эшләү чорым бүген мизгел генә булып тоелса да (сигез ай), анда күргән-белгәннәрем, алган тормыш сабакларым иҗади эш белән узган озын-озак гомерем юлында гыйбрәт, чагыштыру маяклары булдылар.

…Сәнгать кешеләре, аерым алганда, артистлар турында, аларның теге яки бу спектакльдә рольне ничек башкаруы хакында, ягъни артистның һөнәри камиллегенә бәһа мөһере баскан мәкаләләр күп языла. Алар, кагыйдә буларак, бер калыпта сугыла, «балчыгы» гына үзгә була. Артист урынына рольне машина яки робот башкарса да, шундый ук «кирпечләр» сугылыр иде, ягъни, мәкаләләренең эчтәлеге «ошады»-«ошамады»га кайтып калыр иде. Иҗат әһеленең шәхси сыйфатларына кагылмыйча, аның һөнәри башкару осталыгына гына игътибар һәм бәһа бирү тенденциясе бездә киң таралган алым. Кеше һөнәр иясе генә түгел бит, иң элек ул — шәхес!

Шәхес булган кеше өчен язмышындагы теләсә нинди очракта да кешелеген югалтмау мөһим… Һөнәри осталык күз-колакка тиз чалына. Күп халыкларны үз сәнгате белән яулап алган талантлары аша беләбез. Алар — җыр, бию осталары, рәссамнар, музыкантлар һәм башка төр һөнәр ияләре. Алар — данлыклылар, дәрәҗәлеләр, исемлеләр… Ә нинди кешеләр? Белмибез.

Кеше буларак, әйтик, ир кеше — ирлек бурычларын үтәгәнме ул? Үтәмәсә, нигә үтәмәгән? Пүчтәк сорау түгел бу.

Әллә шул җырлавын яисә биюен генә белгәнме? Осталык — яшәүгә җайлашуның бер төре генә ул. Ир икән, ул осталыгына өстәп, хатын алырга, нәселен калдырырга, өй салырга, агач утыртырга, ягъни, кешенең иң табигый бурычларын үтәп кенә бу фани дөньядан бакыйлыкка күчәргә тиеш. Ярый, әйдә, өй генә түгел — сарайлар салдырсын, агач кына түгел — урман утыртсын, утраулар калдырсын, ди. Нәселе калмаса, ул ир — ир түгел, сабын куыгыдай кабартылган, ниндидер һөнәргә өйрәтелгән җанлы машина гына булып чыга түгелме?

Хатыннарның — хатыннар белән, ирләрнең ирләргә өйләнеп, «зәңгәрләнеп», җенес алыштырып яшәүләре — кешелекнең бозыклыгы. Бозыкны үрчетмиләр. Нәҗескә басмыйлар, ә күмәләр. Кешеләрне дә күмәләр. Данга, чәчәкләргә, дәрәҗәгә. Болар — кешенең кешегә һөнәр иясе дип кенә каравыннан.

Дөньяны һәлакәттән матурлык коткарыр, дисәләр дә, даһи шәхесләр тудырган сәнгать әсәрләре генә дөньяны матурлый һәм озын гомерле итә.

Озын гомерле кайбер сәнгать әсәрләре сокландырса да, күп чакта бәхәсләр тудыра, кайберләре шиккә дә сала… Чөнки аның иҗатчысы, оста булса да, кешелеге шикле.

Язачагым, шиксез, чын кешеләр белән очрашуларым турында.

…Урта мәктәпне медальгә тәмамлап та, медале миңа тәтемәү сәбәпле, институтка керә алмый калганлыктан, елны бушка уздырмас өчен район агитбригадасында гармунчы-артист булып йөргәндә, Актаныш районының Аеш авылында Минзәлә колхоз-совхоз театры артистлары тарафыннан А.Островскийның «Бирнәсез кыз» әсәре буенча спектакль күрсәтеләчәген белеп алдым… Язмыш бүләге ич бу!

…Безнең бригада ул кич Аештан 10 чакрымнар ераклыктагы Ябалак — Илеш авылы клубында чыгыш ясарга тиеш иде. Нишләргә? Ничек-ничек итәргә? Әгәр мин «Бирнәсез кыз»ны карарга китсәм, үз төркемемә хыянәт итеп, «бирнәсез калам», китмичә, концертта катнашырга калсам, хыялларыма, сугышта үлгән артист абыем васыятьләренә, ниятләремә хыянәт итәм…

...Ике хыянәттән беренчесен сайладым — «Бирнәсез кыз»га китәргә булдым.

…1955 елның соңгы аеның соңгы атнасы. Алла каргаган буранлы салкын көннәр. (Мондый көннәрне безнең әнкәй «урыс өеннән дә чыкмаслык», дия иде.)

Аеш авылына җәяү барырлык түгел. Чит колхоздан ат сорап алырлык «рәтем» дә, абруем да юк.

Без концерт куясы клубның мөдире булып эшләүче авылдаш яшьтәшем Радик Сәгадиев (СССРда беренче булып йөрәгенә ясалма клапан куйдырган кеше) ярдәмгә килде: бер «ярты» исәбенә конюхтан ат җиктерүгә иреште. Шулай итеп, минем өчен Радик та авыл клубы тамашачыларына хыянәт итте: концерт буласы кичне клубны (постын!) ташлап китте.

Соңыннан, Мәскәү шифаханәсендә очрашкач, әйтте: шуннан соң аны эшеннән чыгарганнар. Ясалма клапан белән сигез ел яшәде.)

«Тәвәккәл — таш ярган», — диләр. «Ярабыз», болай булгач, барабыз! Аешка китәр алдыннан фатирга бергә төшеп йөргән иптәшкә кая һәм нигә китүемне әйтергә көч табуымны батырлыгымнан санамыйм: программаны үзгәртеп төзергә вакыт җитәрлек иде. Спектакльгә өлгерә алырбызмы? Атны кусак та, кумасак та, тизлеген арттыра алмый: юлны буран күмдергән, җиле дә безгә каршы исә.

…Сөн елгасына җиткәндә, караңгы да төште; боз өстендә юл югалып, ат хәтеренә генә ышанырга калды…

…Күпме барганбыздыр — алда авыл утлары җемелдәде. «Өлгерәбез!» дип сөенештек. Тик иртәрәк шатланганбыз — утлар Аешныкы түгел, ә Кәзкәй авылыныкы булып чыкты.

Радикның бу якларда йөргәне юк икән, юлларны да күреп белми. (Атның Кәзкәй аша Актанышка барганы булган.)

…Безгә тагы 10 чакрымнар кире якка көрт ерырга кирәк булды… «Бирнәсез кыз» яртысына якынлашканда, Аеш клубына аяк бастык. Ишек төбендә — контроль (соңыннан дустыма әйләнәчәк рәссам Кәшфи Камалетдинов) «тәнәфестә керерсез» дип бик текә торса да, нигә килүебезне әйткәч, үз яныннан узмый гына карарга рөхсәт итте. Без бәхетле идек.

…Спектакльдән соң миңа инде күптән фатирына кайтып яткан администратор Рәкыйп Шәймөхәммәтовны күрергә һәм Минзәлә театрына эшкә алыну-алынмауны хәл итәргә кирәк иде. Мәсьәләне ничек чишү нечкәлекләренә тукталып тормыйм. Ул чакларда кесә телефоннары юклыкны хәтерләгән кеше күз алдына китерер — Рәкыйп абый әйтүеннән шул аңлашылды: базага кайтып, Сабир Өметбаевка күренмичә, мәсьәләне чишелгәнгә санап булмый икән…

— Ниятең ныклы икән, бер атнадан Минзәләдә булабыз. Квартплатасыз, суточныйсыз, зарплатасыз да эшләргә риза булсаң, иярәсең, — диде ул.

– Ни эшләргә тиеш булам соң мин?

– Нинди эш килеп чыга — шуны…

– Сәхнәдәме?

– Безнең бар эшебез сәхнәдә, энем!

Сәхнәдә эшлисе булгач, ризалашмый кая барыйм?

…Шул Аеш төненнән соң минем өчен маҗаралы яңа тормыш башланды. Кинәт кенә, хыялыма ирешеп, Минзәлә «артисты» булгач, Аештан соң күрше Илеш районының Исәнбай авылында беренче тукталыш. Аннары район үзәге Югары Яркәйдә, Күктау, Исәммәт авылларында иде. Узган атнада гына шушы авылларда «артистлыгымны» күрсәтеп киткән рядовой солдат кинәт генерал булгандай кабул иттеләр мине. Ишек төбендә «Бирнәсез кыз»га килүчеләрнең билетларын ертып торуымны генерал булуга тиңләүчеләр кемнәр һәм күпме булгандыр, чынбарлыкта солдат булыр өчен дә әле миңа күп тоз ашарга кирәклекне үзем дә күз алдыма китермәгәнмен. Хәерле булсын… кирегә юл ябык.

…Колхозларда күпмедер күләмдә шикәр комы бирә башлаганнар иде. Миңа өлеш тиеш булмаса да, бүлгәндә исемлеккә кертеп, өлеш чыгаралар.

Сатуда юк нәрсәне табуны администратор Рәкыйп абый Шәймөхәммәтов үзенең зур җиңүенә тиңли иде.

Тиңләсен! Шикәрен генә тапсын! Безнең өчен ипине шикәр комына манып чәй эчү — «швед өстәле» иде.

…Башкортстаннан Актаныш районы Байсар авылына күченү өчен олаулар көтәбез. Безне илтергә тиешлеләре әйтелгән вакытка түгел, буран туктагач кына килделәр. Исәммәт белән Байсар арасы 20 чакрым булыр. Ничә олау килергә тиеш булып, ничәсе килүен әйтә алмыйм, әмма безгә әйберләрне генә чанага салып, үзебез җәяү барырга, диделәр. «Үзебез» дигән сүз яшьләргә генә кагыла булып чыкты. Кыймылдадык. Тау төшкәндә чана артына басарга рөхсәт итәләр… Ә урманда, юлсыз араларда… тәпи-тәпи…

…Театр дөньясында һич кенә дә гафу ителмәс очракларның иң кәттәсе — билгеләнгән спектакльнең өзелүе. Андый «ЧП»лар сирәк булса да, булгалый икән. Әмма театр аркасында түгел, күбрәк транспортка бәйле рәвештә. «Быел исә, ни хикмәттер, погода хыянәт итә, явым-төшем күп. Көне-төне кар ява. «Кемдер Аллага тел тидергәндер», — дип фаразлый «атеист» артистлар, атлар артыннан атлый-атлый.

…Байсарга авыл өйләрендә утлар сүнгәч кенә барып җителде, спектакль куелмады, план янды, без «сүндек», барыбыз бергә салкын клуб сәхнәсендә кунасыбызны әйттеләр.

Театрларда кабул ителгән тәртип шундый: гастроль бригадалары ирле-хатынлы гаиләләрдән төзелә.

Минзәлә театрының иң абруйлы артисткасы Хәдичә апа Сәлимова — театрның баш режиссёры Сабир ага Өметбаевның хатыны. Ә режиссёрлар, кагыйдә буларак, гастрольләргә чыкмый, базада икенче бригада белән яңа спектакль әзерләп кала.

…Шунлыктан күп чакта Хәдичә апа фатирга ялгызы гына төшә. Әбүәп Авзалов-Бәхия Вәлиева, Мөхәррәм Зәйнуллин-Нәзифә Гайнетдинова, Мөхит Кичүбаев-Рабига Шакирова, Шамил Сабиров-Мәбрурә Рәхмәтуллина, Габдулла Шәрифҗанов-Нурия Гыйззәтуллина — аерылмас парлар. Бу исемлекне яшьрәк парлар белән дә дәвам итәргә булыр иде. Кыскасы, берсе артист булса — икенчесе башка һөнәр иясе булганнар да, театр арбасына җигелеп, йөкне бергә тарта — сәнгатькә хезмәт итәләр. (Әйтик, Рәкыйп абыйның хатыны артистка Җиһан Сәлимова булса, Гомәр Калининның хатыны администратор, Әнвәр Фәсхетдиновның җәмәгате медицина хезмәткәре һ.б.)

Андый гаиләләр бүгенге театрларда да бар һәм бу парлар һәр театрның нигез ниргәләреннән санала.

Югарыда китерелгән парлылар исемлеген язуымның сәбәбе — Байсар клубында куначагыбыз хәл ителгәч, 48 яшьлек Хәдичә апаның: «Әхтәм дигән егетегез минем аркамны җылытып ятса гына клубта кунарга риза», — дип сөрән салуы исемә төшүдән. Аяз көнне күк күкрәдемени!!! Барысы да мине үгетли, «Ризалаш, Хәдичәапа папируз гына тарта, сиңа да «Беломорканал» тарттырыр», — диләр. Көләләрме, шаярталармы, чынлыйлармы — белмим. Аптырыйм, аңламыйм, үртәләм, хурланам, кызарам, бүртенәм, әмма дәшмим. «Дәшмәү — ризалык билгесе», — ди Әнвәр Фәсхетдинов.

Нәсимә апа Җиһаншинаның «сыңары» Җиһангир ага Җиһаншин, кабыныр-кабынмас учакка «кәрәчин» сибеп, сүзне икенчегә бормакчы:

— Хәчтәй, сезнең арканы җылытырга лаек егет түгел ул; труппага кушылуын юдырмавы сәбәпле, бураннар туктамый, спектаклебез өзелеп, юлыбыз уңмый башлады… Әүвәл өзекне ялгасын, шуннан соң карарбыз… кемнең аркасына нәрсә җитмәвен!..

...Тәмам буталдым: нинди өзекне, ничек ялгарга?... Шул сорауларга җавап таба алмый, чи утын тутырылган калай мичне кабызырга маташам: башымны күтәреп карарга хурланам да, куркам да. Бермәл учагым янып киткәч, әҗәткә акча биреп торучы булса, «өзек ялгау» кинаясен гамәлгә ашырырга ризалыгымны белдерергә дип башымны күтәрсәм, барысы да урын хәстәрләп ятканнар, кемгә генә дәшсәм дә, уятуым өчен гафу үтенергә кирәк булачак кебек тоелды.

…Яшьлекнең иң авыр үтәлүче гамәле, мөгаен, хатаңны танып, гафу үтенә алмаудыр. Аннары уеннан — чынны, чыннан уенны аермау. Минзәләлеләргә кушылган беренче көннәремдә уеннан чынны аера белмәүдән «интегүләрем» хәтердә. Байсардан Пучыга күченгәндә дә, Пучыдан Аюга күчкәндә дә (тракторыбыз ватылып), Матвеевка дигән рус авылында кунарга мәҗбүр булуыбызда да мине «гаепләделәр». Янәсе, әүлия кебек апайның аркасын җылытудан баш тарткан, шуның «кәсәфәтен» күрәбез икән…

Минзәләгә 31 декабрь төнендә кайтып җиттек.

«База» дигәннәре Башкарма комитет урнашкан бинаның аскы катындагы бер бүлмә икән. Фанердан бүленгән почмакта дирекциясе.

Декорацияләрне бушатуга, барысы да өйләренә чапты. Сабир абыйны көтеп, Хәдичә апа гына калды.

– Син ни көтәсең, улым? — ди бу миңа.

– Минем барыр урыным юк. Шушында кунам да иртәгә фатир эзләрмен.

– Монда кундырмаячаклар сине. Үзебезгә алып кайтам. Сабир абыең килсен дә… бергә кайтырбыз.

…Кәшфи Камалетдинов, рәссам буларак, атып-сатып кына ташлаган декорация детальләрен, реквизит-бутафория нәрсәләрен урнаштырып, җыйнаштырып тоткарланган иде — Хәдичә апа аны чакырып китерде дә:

– Кәшфи, менә бу малайны урнаштырырга кирәк бит, парин… Үземә алып кайтырмын дигән идем дә, Сабир абыең һаман килми… Берәр нәрсә булгандыр, мөгаен… Син, бар, илт юньлерәк танышыңа, шәһәр үзеңнеке, тыңларлар. «Бер кичкә — кер мичкә!» диләр.

…Кәшфи мине үзләренә алып кайтты, анда пилмән белән сыйладылар. Мунча кертеп, каз мамыклы түшәк җәйгән урында йоклаттылар. Икенче көнне, ягъни яңа 1956 елның 1 гыйнварында мин талонга икмәк сатыла торган «Хлебный магазин» янәшәсендәге фатирга урнаштым. Кәримовларга.

…Минзәләгә килеп урнашкач та күргән-белгәннәрем күктән җиргә төшереп күзләремне ачса да, күңелемне төшереп, дәртемне сүндерә алмады.

Үземне белә башлаганнан алып, Минзәлә театрының авылыбызга килеп куйган барлык спектакльләрен карап барган, һәр артисткасын фәрештәгә, ир артистларын пәйгамбәрләргә тиңләгән авыл малаеның «Исполком подвалында» (базада) ишеткәннәре фәрештә-пәйгамбәрләрнең дә шатлана, кайгыра, мактана, хурлана, әрләшә, елый, көлә торган җир кешеләре икәнен күрсәтте. Аларга да акча җитми икән, ашау-эчү кирәк икән. Итек-читекләрен яңарту, торыр урыннарын ремонтлау кирәк икән… Барысы да гап-гади кеше омтылышлары, кеше уйлары, кеше теләкләре, кеше өметләре…

Шушы гап-гади кешеләр Гольдони, Шиллер, Мольер, Островский, Гоголь, Камал, Тинчурин, Әминов, Җаффарлы персонажларына әверелеп, авыл халкына могҗизалар күрсәтә, кайгы-хәсрәтләрен оныттыралар, бәхетле мизгелләр бүләк итәләр икән.

Театрның эченнән карап аны аңлау — артист хезмәтенең үтә дә җаваплы иҗат булуына инануда һәм профессиямне сайлауда бик кирәкле шәй булгандыр дип уйлыйм.

Исемнәре аталган кемне генә алсак та, алар — биографияле, тарихлы кешеләр. Заман үлчәвенә салып караганда, алар, бәлкем, герой да түгелләрдер. Ләкин һәркайсы — кеше булуына тап төшермичә бу дөньядан ак йөз белән киткән олы шәхесләр. Шәрифҗанов Габдулла, Зәйнуллин Мөхәррәм, Гыйззәтуллина Нурия, Калинин Гомәр, Кичубаев Мөхит, Шакирова Рабига, Яһудин Нур, Гайнетдинова Нәзифә, Сәлимова Җиһан, Авзалов Әбүәп, Вәлиева Бәһия, Фәсхетдинов Әнвәр, Нигъмәтҗанова Мөнәвәрә (исән-сау), Җиһаншина Нәсимә (исән-сау), Җиһаншин Җиһангир, Җиһаншин Әхмәдиша, Җиһаншина Роза, Вәлиев Рәшит, Мәрдеханов Рәшит, Рәхмәтуллина Мәбрурә, Сабиров Шамил, Гарифуллина Мөслимә (исән-сау), Камалетдинов Кәшфи — һәркайсының язмышы аерым китаплык вакыйгаларга бай. Аларның һәркайсы турында мавыгып укырлык әсәрләр язарга булыр иде.

Язманы тулысынча "Казан утларының" 2016 елгы гыйнвар санында укыгыз. Аны Интернет челтәрендә pdf форматта яздырып укып та була.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: