МАЭСТРО

Муса Җәлил исемендәге Опера һәм балет театрында Халыкара хатын-кызлар бәйрәме – 8 нче Мартка багышланган хөкүмәт концерты бара. Сәхнәдә Рафаэль Сәхәбиев җырлый.  

Ай, кызлар, йолдызлар,

Яныгыз яктырак!

Яныгыз сез, чолгагыз сез

Безне көчле ялкынга!..

  Ходай Тәгалә чибәрлекне жәлләмәгән егеткә. Һаман шул сокланып туймаслык кыяфәт! Җитмешенче елларда ук беренче мәртәбә шушы сәхнәгә чыгып җырлаган әлеге җыр чарланган тавышта тагын да көррәк, тирәнрәк аһәңдә яңгырый. Язучы Марсель Галиев тасвирлаганча: «Аяз зәңгәрлектәге, кабарынкы, яһүди күзләр. Көрәнсу-соргылт чәче маңгай турыннан өскәрәк калкып, сизелер-сизелмәс кенә бөдрәләнеп тора. Унтугызынчы гасыр аксөякләре – граф, бөек кенәз рольләрен сәхнәләрдә менә дигән итеп уйнарлык. Кием шәп. Кылыч йөзе кебек үтүкләнгән чалбар, костюмнары дисеңме, якасы чыңлап торган күлмәкләре, зәвык белән сайланган галстуклары дисеңме – бар да «кайнар килеш». Париждан кайтартылган кебек».  

...Яныгыз сез, чолгагыз сез

Мәхәббәт ялкынына!

  Җыр тәмамланып, артистның аһәңенә өнсез калган халык бераздан дәррәү кул чабарга тотынды. Алкышлар, алкышлар, алкышлар... Янәшәмдә утырган өлкән яшьтәгерәк абзый сорап куйды: – Кайда туган җырчы бу? Мин аңа, зур горурлык белән, үземне дә катыштырып: – Безнең туган яктан – Түбән Каманың Шәңгәлче авылыннан! – дип җавап бирдем. Ул артыгын сораштырмады, озакка сузылган алкышлар шавына кушылып, кул чабучыларга иярде дә «бис» кычкыра башлады. – Бис! Браво! Мин дә, залда утырган Сибгат абый белән Аяз Гыйләҗевны күргәч, әлеге абзыйның тавышыннан югарырак тональностьта: – «Өянкеләр»не җырласын! «Өянкеләр»не!.. – дип залга котны яңгыраттым. Беләм бит, бу минем генә теләк түгеллеген. Таләбемне, һичшиксез, куәтләп алачаклар... Һәм шулай килеп чыкты да. Зал «Өянкеләр»гә тотынды. – «Өянкеләр» давай, «Өянкеләр»!.. Абзый да «өянкеләр»нең нәрсә – агачмы, җырмы икәнен белмичә, халык соравын кабатлап, кычкыргалаган булды. – Абзый, син үзең кайдан? – Чиләбедән, ә нәрсә? – Бернәрсә дә түгел, аңлашылды, – мәйтәм. Рафаэль «Өянкеләр»не башлады.

Сезгә эндәшми, мин кемгә

Эндәшим, өянкеләр?

Җитте минем дә сезнең күк,

Картайдым, дияр көннәр.

  Бу җырның музыкасы ишетелүгә үк, Аяз Гыйләҗевның күзләреннән яшь бәреп чыга, дип чордашларының сөйләгәннәрен ишеткәнем бар иде. Аннан соң «Минем таныш өянкеләр, сезгә баш ияр кемнәр?» дигән җиренә җиткәч, сулкылдап җылый да торган булган ул. Инде бу юлы үзем дә күрдем. Тамагыма ачы сагыш төене утырды, тынлык, Рафаэль залны елата. Ирексездән әлеге дә баягы абзыйга карыйм, ул да кулъяулыгы белән битен каплаган да: – Өянкеләре дә калмаган шул авылымның, өянкеләре дә... – дип, күзләрен сөртеп утыра иде. Хәзер, олыгая төшкәч, без Рафаэль белән ешрак очрашабыз. Туган авылыбызга да бергә кайтулар күбәйде. Сабантуйларда бергә булабыз. Сөйләшүләребезнең күп темасы, нинди чирдән интегүебездән кала, шул сәнгать һәм шул өлкәдәге хәлләр, кешеләр турында бара. Аяз абыйны Оперныйда җылатып җырлаганнан соң да бит инде 25 елдан артык вакыт узган, чүтеки. – Син, Рафаэль, – дип башлыйм мин сүземне, – опера җырчысы булу белән бергә, теләсә кайсы концертта теләсә нинди җырны бик теләп һәм зур осталык белән башкарасың. – Рәхмәт, Алмаз. – Минемчә, мондый сәләт һәр җырчыга да бирелми. – Җырчы өчен музыкаль жанрлар аерып куелмаска тиеш, дип саныйм мин. – Җырчының төрле жанрларга: ягъни операга, халык җырларына, эстрада әсәрләренә тигез каравы аның талантының иксез-чиксез булуын раслый түгелме? Италиядә бит бер генә җырчы да аерым жанрларга бүленеп иҗат итми. Анда хәтта тембрларны бүлеп сөйләүләр дә гадәткә кермәгән. Син нәкъ шундый карашны яклыйсың бугай? – Әлбәттә. – Синең күпьяклы репертуарыңа сокланмый мөмкин түгел. – Минем радиога яздырган йөзләрчә әсәрләрем, халык күңеленә кермичә, кайдадыр ята. Алар арасында романслар да, опералардан арияләр дә, төрле композиторларның әсәрләре дә, халык җырлары да, рус һәм чит ил классикасы үрнәкләре дә – һәммәсе бар. – Минем аларның «Өммегөлсем»нән башкасын ишеткәнем юк. Ә кайда соң ул язмалар хәзер? – Кем белгән? Радиолар күп, ә шуларны яңгыратучы юк. – Радиолар хәзер коммерцияләнгән, төп максатлары – акча эшләү, ахрысы. – Шулайдыр... – Хәтерлим әле: композитор Луиза Хәйретдинованың Равил Фәйзуллин шигыренә язылган «Менә без дә үсеп җиттек, әни» җырының авылыбыз урамнарында яңгыравын. Багана башындагы динамиктан тарала, малай, синең тавыш. Авылда туып үскән егетнең әнисенә һавадагы кыр казлары очып җылы якка китүен үзенең китүе белән чагыштырып җырлавы... Ух! Шуңа ничек әнисенең йөрәге түзде икән?.. – Ул миңа: «Җырлама әле, улым, шул җырыңны! Үзең ешрак кайтып йөр!» – дия торган иде. – Бер тапкыр син миңа Рөстәм Яхин белән булган иҗади дуслыгыгыз турында сөйли башлаган идең, оныгың Нариман телефоннан шалтыраткач, сүзебез өзелеп калды. – Әйе шул. Җыр буенча мин бик күп композиторлар белән эшләдем. Сине Рөстәм Яхин кызыксындыра икән, шуны рәхәтләнеп сөйлим. Мин аның дистәләрчә җырын, романсларын беренче башкаручы булдым. «Романтика» (Р.Байтимеров шигыре), «Иделкәем минем», «Өянкеләр» (С.Хәким) исемле җырларын, Ренат Харис шигырьләренә язылган романслар циклын үзе белән бергә радиога яздырдык. Рөстәм аганың җырларын башкару бик җиңел, ноталарын күрү белән үк, алар күңелгә табигый рәвештә агылып керәләр. Үзе рояльдә  уйнаганда, аның белән җырлау бигрәк тә рәхәт һәм җиңел иде. Бик атаклы композитор булса да, ул яшь башкаручыларга зур хөрмәт белән карый иде. Аның әсәрләре җырчылар өчен бер зур мәктәп булып тора. Юкка гына аның романсларын М.Глинка исемендәге конкурсның мәҗбүри программасына кертмәгәннәрдер. Шуңа күрә аларны Е.Серкибаев, А.Днишевлар җырлый. Композитор Рөстәм Яхинны белмәгән рус һәм башка милләт җырчылары юктыр. – Мин сине күбрәк Фасил абый Әхмәтов янында очрата идем. – О-о! Ул бит бик юмор яратучан кеше иде. Без аның белән гел дус булып яшәдек. Фасил абый мине консерваториядә гармония буенча укытты. Ул фән шундый авыр, бездәй авыл малайларының теше үтәрлек түгел. Шуңа күрә ул аны безгә йомшак кына итеп аңлата, йә үзе эшләп күрсәтә, йә булмаса, класстан чыгып китә дә үзара күчерешергә ирек бирә иде. Аның музыкасы үзенә генә хас, бүтәннәргә охшамаган. Мин аның «Җитен чәчәк» (Разил Вәлиев шигыре), «Тәрәзә юа кызлар» (Әхсән Баян) җырларын, Равил Фәйзуллин шигыренә иҗат ителгән «Юатма син мине» романсын бик яратып башкардым. – Ә Мирсәет Яруллин белән мөнәсәбәтләр ничек иде? – Аның белән дә мин бик дустанә мөнәсәбәттә булдым. Ул иҗат иткән «Казан утлары» җыры белән без икәүләшеп бөтен СССРны әйләндек. Мин шунда Рәсәйнең мәшһүр композиторлары Ян Френкель, Оскар Фельцман белән таныштым. Мирсәет абый һәрвакыт пөхтә, матур итеп киенеп йөрүе белән безгә үрнәк булды. Ул, гомумән, дөрес кеше иде, кыек-мыек сөйләшмәде. – Опера җырчысы буларак, сиңа шуларның берәрсе йогынты ясадымы? – Беркадәр булгандыр инде, чөнки аларның җырлары белән тавышны чарлау файдага киткәндер. Бу мәсьәләдә миңа Нияз Даутовның ярдәме зур роль уйнады. Хәтерлим, әле мин театрда стажёр булып эшләгән вакытта ул Чиләбедән Казанга кайтып төште. Театр шундук башкача эшли башлады. Остаз безне сәхнәдә ничек йөрергә, образны ничек тудырырга өйрәтте. Уйнаган ролеңә ничек ышанырга? Монысын да аңлатты. Без яшьләргә зур партияләрне ышанып тапшырды. Нияз Даутовка безнең буын артистлары барысы да зур рәхмәтле. – Оныгың Нариман бу араларда күзгә чалынмый әле. Телевизордан да күрсәтмиләр. – Күрсәтмәү – анысы табигый нәрсә инде ул бездә. Аптырашлы түгел, күнегелгән. Аннан соң аның берара тавыш алышыну чоры барды. Үзем дә җырларга рөхсәт итмәдем. Ә хәзер музыка училищесында әйбәт кенә укып йөри. – Ул синең дәрәҗәңне тагын да югарырак биеклеккә күтәрде. Аның Австриядә, Чехиядә, Мәскәүдә үткәрелгән халыкара фестиваль, бәйгеләрдә лауреат исемен яулавы, Мөслим Магомаев исемендәге конкурста Гран-при алуы, шулай ук Татарстан, Рәсәй Мәдәният министрлыклары, халыкара Владимир Спиваков фонды стипендиаты булуы миндә дә зур горурлык хисе уятты. Спиваков ярдәме белән Нью-Йорк, Төркия, Франциянең затлы концерт залларында чыгыш ясап, дан казанды. – Рәхмәт. Мин бик шат. Рәхмәт әйтердәй дуслар бик аз инде хәзер. – Нигә алай дисең? – Менә мин хөрмәт иткән, аның җырларын яратып башкарган Рәшит Абдуллин да якты дөньядан китте. Аның Разил Вәлиев сүзләренә язылган күп җырларының байтагын миңа башкарырга насыйп булган иде. Ярый әле 14 җырын язып, бер диск чыгарырга өлгердек. Хәйдәр Бигичев та юк инде. Ул консерваториягә керергә соңга калып килде, ләкин тавышын тыңлап карагач, аны берсүзсез укырга алдылар. Нияз Курамшевичның театрга кайтуы аңа да зур бәхет китерде. Ул Хәйдәргә зур өметләр баглап, эшкә кереште. Чыннан да, «Алтынчәч»тә Җик Мәргәнне аның шикелле җырлаучы булмагандыр. Ул тыштан карап торганда тыныч кына күренсә дә, эчтән әллә нинди драматик хисләр кичереп башкара иде бу образны. «Җәлил» операсы – Нәҗип Җиһановның бөек әсәре. Ул елларда Хәйдәр Бигичев булмаса, «Җәлил»не сәхнәгә куя алмаслар иде, минемчә. Хәзер «Җәлил» бармый, чөнки Хәйдәр юк. Бу спектакльдә мин Канзафаров ролен башкардым. Аңа карап, үзең дә бирелеп уйный башлыйсың, җырлавың белән дә аннан калышмаска тырышасың. Операның азагында ул «Сау бул, Казан!» ариясен башкарганда, мин сәхнә кырыеннан Хәйдәрне елап тыңлап тора идем. Оркестр белән җитәкчелек иткән Фуат Мансуров та: «Җәлилне еламыйча тыңлап булмый», – дия иде. – Рафаэль, син үзеңне һәрвакыт түбәнрәк сыйфаттагы опера җырчысы итеп тасвирлап сөйлисең сыман. Моны синең артык тыйнаклыгың дип кабул итәргәме? Әллә бу чыннан да шулаймы? Син бит, югарыда әйтеп үтелгәнчә, «Җәлил» операсында шактый катлаулы Канзафаров образын тудырган артист, «Севильский цирюльник»та төп рольләрдән – Фигаро, «Евгений Онегин»да – Онегин, «Снегурочка»да – Мизгирь, «Фауст»та – Валентин, «Пиковая дама»да – кенәз Елецкий, «Алтынчәч»тә – Хан Колахан, «Җиһангир»да – Ислам, «Самат»та – Нургаяз һәм «Башмагым»да Вафаны уйнаган кеше. Гомумән алганда, утызлап операда шулхәтле образ тудырдым дип әйтә аласың. – Минем эшемне, осталыгымны, иҗат мөмкинлекләремне башкалар бәяләсен. Мин бит үземне үзем мактап, миннән дә шәп артист юк дип әйтә алмыйм. Бу минем эчке дөньяма, халәтемә туры килми. Ә менә дусларым, иҗатташларым турында рәхәтләнеп сөйли алам. Алар минем сыйфатнамәмә мохтаҗ түгелләр, аларны халык болай да белә, хөрмәт итә, тыңлый, ярата. Мөнир Якупов, Зилә Сөнгатуллина, Хәйдәр Бигичев, Руслан Дәминов, Клара Хәйретдинова, Сәет Рәинбәков, Равил Идрисов – без бер буын җырчылары операбызның гөрләп эшләгән чагында танылу бәхетен татыдык. Беркөнне мин аңа көтелмәгән сорау бирдем, ахрысы, ул аптырабрак калды. – Рафаэль, син – опера җырчысы. Бөтен күзәнәкләрең опера белән сугарылган, опера белән тукылган. Сине берәр дөньяви дәрәҗәдәге җырчы белән тиңләмиләр идеме? Тавышыңны чагыштырып, кыяфәтең, манераларың буенча? Әйтик: «Син – Карузо!» – дип җиппәрмиләр идеме? Миңа сине кемдер шулай атагандыр кебек тоела. – Юк. Азат Аббасов белән чагыштырдылар. Драматик рольләрне башкару мәсьәләсендә Азат абый шәп иде. Манераң, тавышың шуныкына охшаган дип әйткәләделәр. Ул – драматик тенор, ә мин – лирик баритон. Шул бер тирә инде. Яшьрәк вакытта Эмиль Җәләлетдинов, диләр иде. Мин үзем дә аңа тартым икәнлегемне белә идем. Әмма ул булып җырларга омтылыш юк иде, һәрвакыт үзем булып калдым. Кемдә юк инде ул андый охшашлыклар?.. Күп бит алар, мәсәлән, Илһам тавышлылар. – Сиңа оперетталарда уйнау бик килешә. – О-о, мин анда йөзәм. «Сильва»дагы бер кызык моментны әйтеп үтим әле. Анда мин отставной генерал булып уйныйм – спектакльнең башыннан ахырына кадәр коляскада утырып йөрергә тиешмен – инвалид. Иң ахыргы күренештә бокалымны тотып торып китәм. Әйе, үз аякларым белән. Шул хәлне күргәч, залдагы бөтен тамашачы тәгәрәп көләргә тотына. Мондый эпизод классик күренешләрдә юк. Мин моны үзем уйлап чыгардым. Петербургтан килгән режиссёрга әлеге мизансцена бик ошады. Һәм ул аны башка чакта да шулай итәргә кушты. Әйе, мин оперетталарны, музыкаль комедияләрне яратам. Анда рәхәтләнеп уйнарга мөмкинлек бар. Операда кысалардан чыгып булмый. Оперетталарда «отсебятина»ны кушарга җай чыга. Азат Аббасов шулай иткәнне яратмый. Аңа үзеңнән уйлап сүз әйтсәң, гримёрныйга чыккач: «Ты, твою мать, прекращай!» – дип сүгә башлый иде. «Башмагым»да кияү Вафа булып уйнаганда, ниләр генә эшләмим, автор сүзен бөтенләй кулланмыйм. Бер көнне – бер сүзләр, икенче көнне – икенчеләре. Сәхнә артындагы артистлар, бүген нәрсә әйтер икән, дип кырыйдан көлеп карап торалар иде. Мизансценаларны да үземчәрәк эшләдем. Шуңа күрә мине консерваториягә режиссёр-педагог итеп алдылар. Ул болай булды: Светлана Нәҗиповна – Нәҗип Җиһановның кызы, кафедра мөдире – беркөнне миңа әйтә: – Кил әле, әйдә, режиссёр бул! – ди. – Мин эшли алмам бит, – дим. – Юк, юк, эшлисең! – ди бу миңа, ышаныч белән. Шулай ул мине консерваториягә укытырга алды. Шуннан бирле мин – режиссёр-педагог, доцент. Хәзер минем бер студент кыз Лондонда җырлый – Влада Баравко. Беркөнне «Культура» каналыннан күрсәттеләр. Уфада, Ижауда, Саранскида, Волгоградта минем опера классын бетергән студентлар. Менә хәзер миндә бер татар егете укып йөри – Яромир исемле. Бик өметле! Тавышы, кыяфәте, диапазоны, тембры шулхәтле шәп! Күптән түгел телевизордан Ободзинский турында кино карап утырдым. Әйбәт җырчы иде, мәрхүм. «Эти глаза напротив» дигән фильм. Мин хәзер кинода эчпошыргыч әшәке кешеләр булса, телевизорны сүндерәм. Менә монысында да андый персонаж бар – Сафонов дигән бер артист. Бик әшәке кешене уйный – партком секретарен. Ободзинскийның хатыны артыннан йөри ул анда. Менә шундый заразалар каян килеп чыга? Тормыш юлымда күп күрдем аларны. Әле күбесен белеп тә бетереп булмый. Сәнгать дөньясында көнчелек, астыртын этлек эшләү күп бит. Хәер, бүтән өлкәдә дә, бүтән мохиттә дә байтактыр Сафоновлар... Ләкин аларга игътибар биреп кәефемне бозып йөрмәдем. Алдагы юлым ачык иде – җырлыйсым булды. Вак-төяк интригаларга бирелеп, нервы бетереп йөрергә вакытым да юк иде. Аннан соң хәзерге операның хәленә борчылам. Үземне үзем тынычландырып йөрим. Миңа: «Нигә шулхәтле борчыласың?» – диләр. Хәзер төрле өлкәдә, тармакта гаделсезлек күп. Сәнгатьтә дә. Зур урында эшләгән кешенең гаебе күбрәк, дию дөресрәк булыр. Булса да, әллә ни еракка алып атмыйлар, икенче җылырак урынга утыртып кына куялар. Юк, юк – чыгарып атмыйлар. «Карга карганың күзен чукымый». Номенклатурный кеше, диләр дә җайлыйлар. Нинди номенклатурный булсын, мәйтәм, макулатурный ул. – Опера кирәкме соң ул? – диләр. – Нәрсә өчен файдасы бар аның? – дип өстәп тә куялар. – Опера бөтен халыкларда да бар. Татар гына аннан мәхрүм калырга тиеш түгелдер. Җырлы-биюле уеннар татар милләтенә хас күренеш бит. Дөрес, татарча опера спектакльләренә тамашачылар азрак йөри, ә театр ачылган елларда халык агылган гына. Казанда да, башка төбәкләрдә дә милләттәшләр, әйтик, «Башмагым» спектаклен бик ошаталар. Опера – драма, җыр, бию, рәсем сәнгатьләреннән тупланган чәчәк бәйләме кебек матур бер сәнгать бит ул. Эстрада кырыкка төрләнәчәк, ә опера барыбер яшәячәк. Әмма опера сәнгатен үстерүдә дәүләт ярдәме зарур. Бөтен илләрдә дә опера театрлары хөкүмәт булышлыгында яши. Аннары милли кадрларны барлыйсы, күтәрәсе иде. Бервакытны мин «Молодые голоса России» дигән  фестивальдә катнашкан идем. Анда Марусиннар, Сметанниковлар да бар иде. Безне сәхнәгә тезеп куйдылар. Бу – «Россия» залында булган хәл. Шунда безнең каршыга Иван Семёнович Козловский чыгып басты – бөек тенор. Аңа соңгы сүзне әйттерәләр. «Опера ул шундый сәнгать, бер вакытта да үләчәк түгел, гомумән, сәнгатьне операсыз күз алдына китереп булмый, – диде дә: – да здравствует Русский наро-о-о-о-д!» – дип, бик югары нотаны тотты. Озак сузып торды. Һәм бөтенебезгә кул биреп чыкты. Аның бу гамәле «опера сәнгате мәңгелек» диюе булгандыр. Әйе, һичшиксез, татар опера җырчысына мәйдан кирәк. Ул мәйданны безгә кем булдыра? Әйтик, миңа каядыр еракка сикерү өчен, таяну ноктасы кирәк – трамплин. Шул уңайдан, уйларымны көлкелерәк рәвештә исбатлап, бер мисал китерәм. Минем бер уртача җырлый торган җырчы студентым, Бельгиягә китәм, ди. Хәтта уртачадан түбән дәрәҗәдә җырлый ул. Син Мамадышка барам, дисеңме, дим, ишетеп бетермәгән булып. Үпкәләде. Ләкин шунда барып, шундагы җыр конкурсында икенче урынны алып кайтты. Котлыйм, дидем инде. Кайчагында уйлап ятам, нигә безнең менә дигән «Алтынчәч» операбызны, үзебезнең талантларыбызны, чит илгә алып чыгып, дөньяны шаулатмаска? Грандиоз опера! Музыкасы искиткеч. Нәҗип Җиһановның даһилыгы бу. Максат куеп, Ауропага алып чыгарга кирәк Татар операсын. Безнең дөньякүләм танылган җырчыларыбыз бар: Альбина Шаһиморатовалар, Аида Гарифуллиналар, Эльмира Кәлимуллиналар, егетләр арасыннан санап бетерерлек түгел талантлар, тагын-тагын әллә кемнәребез!.. Менә шуларны зур сәхнәгә тезеп, Иван Семёнович Козловский кебек, алларына чыгып җырлар идем.

«Сез кайсы халыктан?» – дисәләр,

Батырлар исемен атадым.

Батырлар утларга керделәр,

Тик исән булсын дип Ватаным...

 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: