Логотип Казан Утлары
Сәнгать

Хәрбиләргә дан!

Татарстанның халык артисты Айдар Хафиз Казан театр училищесында укыган вакытта Г.Камал театрының музыка бүлеге җитәкчесе Рәис Сәфиуллин аны Сара Садыйкова белән таныштыра.

Татарстанның халык артисты Айдар Хафиз Казан театр училищесында укыган вакытта Г.Камал театрының музыка бүлеге җитәкчесе Рәис Сәфиуллин аны Сара Садыйкова белән таныштыра. Алтмышынчы елларда Бауман урамындагы Горький клубында Сара апаның танылган халык хоры эшли. Айдар Хафиз баянда оста уйнаганга, армиягә киткәнче үк, хорда эшләп өлгерә. Сара Садыйкова үзе җитәкләгән хорның аккомпаниаторын бик хөрмәт итә. Айдар Хафизны армиягә озатырга да килә. Хәрби хезмәткә китеп өч ай үтүгә, ул аңа «Солдатым» дигән җыр юллый. Җырның сүзләрен дә башта үзе язган була. Әмма төп текстны Мостафа Ногманнан язарга соравын искәртеп үтә. Озак та үтми, Мостафа Ногман сүзләренә тулы клавир Айдар Хафизга килеп ирешә. Совет гаскәрләренең Польшадагы группасы ансамбле әлеге җырны рус теленә тәрҗемә итеп башкара. Ансамбльнең солисты Светлана Левашова оркестрга кушылып җырлаган бу җыр солдатлар тарафыннан бик яратып кабул ителә. Сара Садыйкованың үз кулы белән язылган ул хатларны, клавирны Айдар Хафиз әле дә кадерләп саклый.

Солдатым

Кыр казлары китте

Диңгез буйларына,

Кыр казлары китте тезелеп.

Син дә, бәгърем, киттең,

Бик ямансу иттең,

Мин озатып калдым өзелеп.

Карлы салкын кышта,

Торасыңдыр постта,

Уйлыйсыңдыр туган якларны,

Ә мин иртә-кич тә

Онытмыймын һич тә

Бергә йөргән матур чакларны.

Хатлар язам сиңа,

Сәлам юллыйм сиңа,

Таң жилләре тизрәк илтсеннәр.

Нык бул хезмәтеңдә,

Мәхәббәтең көн дә

Сине генә көтә, дисеннәр.

Айлар агылып үтәр,

Кайтыр көнең җитәр,

Тормышыбыз матур, илдә тын.

Күрешербез тиздән,

Бәхет китмәс бездән,

Зифа буйлы батыр солдатым!

Фото: "Казан утлары" архивыннан

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев