Логотип Казан Утлары
Сәнгать

"Калеб" яшьләре "Безнең җыр" гала-концертына чакыра!

Узган ел «Калеб» яңа буын җыены яңа, заманча, сыйфатлы җырлар яздыру максатыннан шагыйрь, композитор һәм җырчыларны берләштереп, жирәбә юлы белән командаларга бүлеп, иҗат лабораториясе оештырган иде.

Хәтерләсәгез, узган ел «Калеб» яңа буын җыены яңа, заманча, сыйфатлы җырлар яздыру максатыннан шагыйрь, композитор һәм җырчыларны берләштереп, жирәбә юлы белән командаларга бүлеп, иҗат лабораториясе оештырган иде. Шуның нәтиҗәсендә 17 команда төзелеп, 32 яңа музыкаль композиция дөнья күрде. Әлеге җырлар Габдулла Кариев исемендәге яшь тамашачылар театры сәхнәсендә инде беренче имтиханын тотарга да өлгерде. Яшьләр апрель аенда лабораториянең уңышлы төгәлләнүен ТАССРның 100 еллыгына багышлап, Гала-концерт белән төгәлләргә тиеш иде. Тик пандемия башлану сәбәпле бу хыялны тормышка ашыру кичектерелде. Ниһаять, яшь иҗатчылар түземсезлек белән көтеп алган әлеге Гала-концерт 1 нче октябрь кичендә Филармония концертлар залында узачак, «Калеб» яңа буын җыены яңа чорның яңа җырларын тамашачысына тәкъдим итәчәк. Болар хакында “Татар-информ” мәгълүмат үзәгендә узган брифингка килгән авторлар – композитор Зөлфәт Вәлиуллин, шагыйрә Гөлүсә Баттал, җырчы Илүсә Хуҗина һәм проектның җитәкчесе – Габдулла Кариев исемендәге яшь тамашачылар театры директоры Гүзәл Сәгыйтова сөйләде.

Конкурста катнашкан барлык җырларны да концерт кысаларында күрсәтеп бетереп булмаячагы, экспертлар тарафыннан сайлап алынган 20 җыр җырланачагы, аларның Ильяс Камал җитәкчелегендәге Кәрим Тинчурин исемендәге дәүләт драма һәм комедия театры оркестры ярдәмендә башкарылачагы әйтелде. Бу көнне үзләре өчен махсус яздырылган җырлар белән сәхнә түрендә Филүс Каһиров, Эльмира Кәлимуллина, Алинә Шәрипҗанова, Айгөл Хәйри, Илнар Миранов, Илүсә Хуҗина, Зәринә Вильданова, Азат Кәримов, Алинә Кәримова, Артур Исламов, Эльза Исламова, Илгиз Мөхетдинов, Айгөл Гардисламова, Сөмбел Ситдыйкова, Алсу Фәйзуллина, Диләрә Төхвәтуллина, Адилә Ганиуллина кебек моң ияләре сәхнә тотачак.

Фото: idel-tat.ru

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев