Логотип Казан Утлары
Сәнгать

Җилкәннәрне сыный чор җилләре (дәвамы)

Бу инде чарасызлык. Давылга каршы йөгереп, аны туктатырга азаплану...

(Башыннан МОНДА басып укыгыз)

Драматург һәм режиссёрның әлеге фикерен тормышка ашыруда спектакльдәге музыкаль бизәлеш тә (музыкаль бизәлеш авторы – Фуат Әбүбәкеров) зур роль уйный. Сәхнә ачылганда ук яңгыраган, халкыбызның фаҗигале язмышының кайтавазы булган, илдәге хаотик хәлне гәүдәләндергән «Ком бураны» көе аерым күренешләрне биргәндә даими кабатланып килә, көчәйтелә. Гомумән, спектакльдә җырларның һәм музыканың диапазоны бик киң. Төрекчә, русча, инглизчә, немецча музыка-җырлар яңгырау, «Галиябану», «Җизнәкәй», «Ахырзаман» җырлары, «Кызыл Армия маршы» халыкның күңел халәтенең, җәмгыятьнең, илнең һәрьяктан чуар булуын, тотрыксызлыгын бар тулылыгында ачарга ярдәм итә.

Әлеге музыка-җырлар спектакльнең хронотобына бәйле рәвештә кулланыла. Георгий Цхвираваның шактый күләмле пьесадан җыйнак спектакль барлыкка китерүе кызыклы. Кәрим Тинчуринның сигез картинадан (бүленеш режиссёр тәкъдим иткәнчә еллап түгел) торган «Җилкәнсезләр»е ике пәрдә, алты күренештән (1910 ел, 1916 ел, 1917 ел, 1919 ел, 1922 ел, 1925 ел) гыйбарәт сәнгать әсәре булып оеша. Спектакльдә әлеге чор вазгыяте бар тулылыгында ачыла. Сәхнәдә еллап барган күренешләр экранда күрсәтелгән тарихи кинохроника белән башлана. Елларга бүленеш һәм кинохроник материал әсәрне фильмнарга хас эпизодик характерга китерә. Режиссёрның, шул рәвешле, «артык» мизансценалардан, реплика-монологлардан котылып, пьесаны җыйнак спектакль итеп оештыра алуының уңышы һәм сере шунда.

Күтәрелгән мәсьәләләрнең актуальлеге, форма яңалыгы, шулкадәр дә күп тарихи вакыйгаларны хроникальлек һәм эскизлылык «куркынычыннан» йолып кала алу, һәммәсенең үз ихтыяҗлары булган төрле катлам вәкилләре – ике дистәдән артык персонажның, шәхси йөзен җуймаган хәлдә, камил эшләнешен саклау ягыннан «Җилкәнсезләр» – уникаль әсәр.

Спектакль тәрәккыйпәрвәр, бай сәүдәгәр Нуретдин гаиләсе тирәсендәге вакыйгаларны сурәтләүдән башлана. Аның гимназияне тәмамлаган Дилбәр (Ләйсән Фәйзуллина) исемле чибәр кызы үзенең киләчәк язмышын инде тәгаенләп куйган: иркә кыз бары тик балда-майда гына йөзә торган бай бичә булырга тиеш. Үз максатына ирешү өчен, ул барына да риза – властька советлар килеп, Мисбах хаҗида хезмәтче вазифасын үтәгән Зәйнетдин баеп киткәч, аңа кияүгә чыга, Германиядә гомер кичерә. Соңрак сыйнфый дошманнарына әйләнгән әтисен, якыннарын туган йортыннан куып чыгарып, ире Зәйнетдин белән биредә склад ясаудан да тартынмый.

Кәрим Тинчурин күтәргән, ә Георгий Цхвирава тотып алган тагын бер уңышлы һәм бүгенге көн өчен актуаль «киләчәк турында искә төшерү» бар. Ул – җәмгыятьнең, тормышның киләчәк язмышы Зәйнетдин кебек уку-язу да танымаучы, шулай булса да әле илнең икътисады, сәясәте белән идарә итәргә омтылучы ялчылар, хәерчеләр кулына калуы. Ул – зыялы, ләкин болганчык елларда шулай ук үз киләчәген, язмышын фараз кыла алмаган Батырханның «Их, менә шулай ятып йокыга китсәң иде дә йөз елдан уянсаң иде» репликасы. Һәммәсе дә бүген актуаль бит! Ярлы-ябага, белемсез адәмнәр төзегән строй җимерелде, йөз ел элек «йокларга» мәҗбүр ителгән зыялыларның, байларның нәселе кабат ата-бабалары асылына кайтты. Алмаз Сабирҗанов белән Эмиль Талипов әлеге заман геройларын бар тулылыгында ачып бирде.

Әсәрдә Дилбәрнең бертуганы, бөкре, зәгыйфь Рөкыя (Айгөл Абашева) образы да аерым репликалар аша әһәмиятле вазифалар башкара. «Сүнгән йолдызлар»дагы Мәхдүм кебек үк, ул да «мин дә кеше бит, минем дә кешечә яшәргә, сөяргә хакым бар» фәлсәфәсен уздыра.

Р ө к ы я. ...Дилбәргә өйләнергә уегыз бармы, дим?

Б а т ы р х а н. Булса соң?

Р ө к ы я. Ә миңа? Минем байлыгым Дилбәрнекеннән бер дә ким түгел бит.

Атасы тарафыннан һәрдаим мыскылланган зәгыйфь Рөкыяның артык сүз боткасы куертучыларга да талканы коры. («Һаман сүз дә сүз, ә күмер юк!») Ул мәсьәләгә реаль якын килә һәм, ни өчендер, автор әсәрнең финал аккордын нәкъ менә җәмгыятьнең гарип вәкиленнән әйттерә. («Ишектә кешеләр бар... Керделәр!..») Шул рәвешле, гарип, кимчелекле саналган чынбарлык тормыш юкка чыгарыла.

Шулай ук «җилкәнсез» Давыт (Ришат Әхмәдуллин) белән Сөнгать (Илнур Закиров) тә үз язмышларына үзләре хуҗа түгел. Атасы бай сәүдәгәр Нуретдин белән барлык авырлыкларны кичкән Давыт спектакль ахырында, идән тактасын ачып, Батырхан (соңрак исемен Батырҗанга алыштырып, башка кешегә әйләнергә тырышса да) белән берлектә, җир өсте тормышыннан гаип була. Сөнгать исә яңа җәмгыять вәкиле булып киткән хәлдә дә бәхетсез – элекке танышлары – байлар, милләтчеләрне фаш итеп йөрергә мәҗбүр. Үз язмышы да әлегә ачык кала.

Тагын бер персонаж – элекке Хәрби шура вәкиле, офицер, инде сәрхушкә әйләнгән Сәхипгәрәй (Илдус Габдрахманов) язмышы гыйбрәтле. «...Соңгы көннәрнең соңгы сәгатьләрен аракыга батырабыз... Мин гомеремдә аракыны авызыма алган кеше түгел... Таза, сау, шат булып дөньяда торасым килде... а вон поди, большевик үтермәкче була... Нигә ул мине үтерә! Мин бит гимназист чагымда социалистлар кружокларында эшләдем. Прокламацияләр тараттым, комитетларга, съездларга сайландым. Мин бит монархист түгел!.. Мин укыдым, мин тырыштым, мин ватанга, патшага, халыкка хезмәт итәргә тиешме, түгелме?.. Кара халыкның миңа баш булуын каным күтәрә алмый». Шул рәвешле, Илдус Габдрахманов үзе бер җырлы-биюле миниспектакльгә әйләндергән әлеге сәрхуш персонаж мизансценасы – спектакльнең идея-тематик яңгырашында аерылгысыз өлеш.

Лашман, үзбәк Голам әкә (Ирек Кашапов) образы да пьесада һәм спектакльдә очраклы түгел. Төркия белән булган киеренкелекләргә бәйле мәгълүм мәсьәләләр нәкъ менә ул катнашкан күренештә ачыла.

Мәхәллә имамы булган Хәзрәт (Фәннүр Мөхәммәтҗанов) образы, ни өчендер, артык комиклаштырылган, ясалмарак кебек тоела. Сәхнәдә япь-яшь артистның мәхәллә имамы образын тудырырга теләү, инде 1920 елларда икенче планга күчеп барган диннең шундый хәлгә калуын гәүдәләндерергә омтылыш дип кабул итик моны.

Әлбәттә, спектакльнең үзәк баганасы – Нуретдин (Рамил Вәҗиев) белән Мисбах хаҗи (Искәндәр Хәйруллин). Алар – заманында дөнья терәге булган, инде тарих арбасыннан төшеп калырга мәҗбүр трагик шәхесләр. Кәрим Тинчурин әлеге геройларын пьеса башында ук көлкегә калдырып фаш итми, ә әсәр дәвамында сүзрепликалары, эш-гамәлләре аша җайлап кына сатирик тәнкыйть утына тота. «Җан хәрәкәте» аркылы ача ул аларны. Пьесаны әнә шул җанлы итә, курчак образларның асылын ача-ача, әлеге бурыч гыйбрәтләре белән тамашачы күңелендә кайтаваз таба. Тинчурин, шул рәвешле, вульгар социологизм дигән әшәке гадәтләре белән әсәрне коры лозунгка әйләндерә торган (димәк ки, көнлекче әсәр булудан коткарып калучы) афәтләрдән аралаучы иҗат үрнәген мәйданга куюга ирешә. Мин моны болганчык, буталчык заманда иҗат батырлыгы дип атар идем»4 .

Режиссёр да авторның шул үзенчәлеген спектакльдә өстен чыгарды. Мәгънәсез дәгъвалары, чәлпәрәмә килгән, гамәлгә ашмас хыяллары белән ахырда сатирик типларга әйләнгән Нуретдин һәм Мисбах хаҗиның драматик, гыйбрәтле бер диалогы автор идеясен бар тулылыгында яктырта.

М и с б а х (сәләмә киемнән. Кулында сыңар киез ката, черек киез кисәге һәм иске читек балтырлары). Кем, Нуретдин, болар сиңа батмыймы? ...Без бай чагында бөтен дөнья тук иде. Дөньясы чәкмәрә килде. Үлеп тә булмый. Булмаса, боларны да алып кал, читек балтырларын, дим.

Н у р е т д и н. Боларга бит өр-яңа башлар кирәк...

М и с б а х. Әйе, яңа башлар кирәк шул, яңа башлар... Иһи-һи-һи!.. Заманында болар да кәҗүл булганнар бит...

Бу инде чарасызлык. Давылга каршы йөгереп, аны туктатырга азаплану, ләкин замана гарасатында үзең һәлак булу, Рөкыянең соңгы репликасы – «Керделәр!» – тудырган чарасызлыкка аваздашлык. Шулай да спектакльнең ахыры күңелдә тирән оптимизм уятты. Нуретдин, Давыт белән Батырхан гамәлен кабатлап, идән астына чуммады, ул, гәрчә пьесада бу булмаса да, идән асты капкачы өстенә намазлык җәеп, гыйбадәт кылырга оеды. Болганчык еллар алып килгән чор фаҗигаләренең чишелеш юлын режиссёр иман юлында тапты.

 

"КУ" 12, 2016

Фото: pixabay

Теги: публицистика

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев