Иҗатында – шәхес язмышы

РЕНАТ ЕНИКЕЕВКА 80 ЯШЬ

ХХ гасырның икенче яртысында һәм XXI гасыр башындагы татар композиторлары арасында Ренат Еникеевның иҗаты зур әһәмияткә ия. Ул – татар музыка сәнгатенә гаҗәеп зур өлеш керткән классик композитор. Күп еллар Композиторлар союзы рәисе урынбасары, төрле конкурсларның жюри әгъзасы, нәшриятта музыкаль редактор, пианист, концертмейстер, Салих Сәйдәшевнең өч томлык әсәрләренең төзүчесе дә. Композиторның дөньяга үз карашы бар. Аның иҗаты белгечләр өчен чиксез хәзинә.

Р.Еникеев 1937 елның 13 июнендә Казанда туа. Ул чыгышы белән морзалар нәселеннән. Аның әнисе ягыннан бабасы атаклы татар шагыйре Габдулла Тукайның туганнан туган абыйсы була, ә әнисе – бертуган кардәшенең кызы. Әтисе ягыннан Еникеевларның исеме Каргалы Темник кенәзлегенең атаклы гаскәр җитәкчесе нәселеннән килә. Язучы Ә.Еники һәм танылган скрипкачы З.Шаһморзаева шушы нәселдән.

Музыкага сәләте аның бала чактан ук ачыла, үзлегеннән гармун уйнарга өйрәнә. 1948 елны ул 6 нчы музыка мәктәбенә кабул ителә һәм Нина Николаевна Карукеста фортепиано классында укый башлый, әлеге мәктәптә дүрт ел гына укыса да, 1952 елда Казан музыка училищесына керерлек әзерлек ала. Училищеда композиция дәресләрен алып баручы Юрий Васильевич Виноградов аңа бик яхшы белем бирә. Ю.В.Виноградов җитәкчелегендә ул гармония тарихын, музыкаль формаларны ныклап өйрәнә. Әлеге тырышлыклары аңа 1956 елны Казан дәүләт консерваториясендә ике белгечлек үзләштерергә мөмкинлек бирә: фортепиано буенча Надежда Борисовна Рецкер һәм композиция буенча Альберт Семёнович Леман классында укый. Консерваторияне тәмамлагач, күпмедер вакыт Р.Еникеев радиога аккомпаниатор булып урнаша, аннары Г.Камал исемендәге драма театрында музыка буенча җитәкче вазифасын үти, ул музыкаль театрның башлангыч кагыйдәләрен үзләштерергә тырыша. Салих Сәйдәшев тарафыннан язылган шактый ноталар таба. Композиторлар берлегендә аңа С.Сәйдәшев әсәрләренең өч томлыгын бастырырга тәкъдим иткәч, ул аны әзерләргә риза була. Бу искиткеч музыка аның зиһененә шундый нык сеңгән ки, соңрак ул атаклы композиторга үзенең фортепиано өчен «Сәйдәшстан» дигән багышламасын бүләк итә. Р.Еникеев җыентыкка С.Сәйдәшевнең егерме пьесасын – вокаль әсәрләрен фортепианода башкару өчен эшкәртеп бирә. Тематик материалны, күбесенчә тональ планны бөтенләй диярлек үзгәртми калдырып, ул аларны хәзерге заманча гармонияне, фактураны кертеп, шул рәвешчә билгеле булган композицияне үз аңлавында күрсәтә.

Р.Еникеевның иҗади кагыйдәләре шактый иртә, консерваториядә укыган чорда ук ачыклана. Иң башта аны ике өлкә – камера (һанәи) музыкасы һәм симфоник жанрлар үзенә җәлеп итә. Шушы елларда ул скрипка, альт һәм виолончель өчен трио, беренче сонаталары, соната-партита әсәрләре, квартет, фортепиано һәм оркестр өчен Концерт яза. Пианист буларак аңа күбрәк фортепиано өчен язылган әсәрләр якынрак тоела. Беренче мәртәбә татар музыкасында берничә уен коралы өчен (ансамбль) жанрлары шактый урын били. Соңыннан симфоник музыка өлкәсендә иң югары уңышлар арасында скрипка һәм оркестр өчен Концерт-поэма, Муса Җәлил истәлегенә багышланган «Поэма» һәм оркестр өчен «Рапсодия» урын ала. Балалар өчен дә күп кенә фортепиано әсәрләре, «Төрек көйләрен» һәм 4 сонатина яза. Милли музыка чаралары белән композитор музыка мәктәбе балаларына шактый гына техника кагыйдәләрен тәрбияләргә булыша. Кыю динамика һәм гармония яңалыклары тыңлаучыларны үзенә җәлеп итә.

Композиторның әсәрләрендә иң төп сыйфат нәрсә дисәк ул –шәхеснең үз-үзен камилләштерү, үз-үзен раслау. Музыкаль образларның үсеше эчке яктан драматик рәвештә. Ул авыр уйлардан, караңгы фикерләрдән котылуга һәм көч, ихтыяр, батырлыкка юнәлдерелгән. Төп мәсьәлә – кешенең иң югары мөмкинлекләренә тирән ышану. Композиторга тәүбә итү хас, аның сюжет эчтәлекләре – эчке психологик көрәшеннән акрын-акрын акыл һәм зирәклекне раслауга таба бару. Аның өчен беренче урында авырлыкларны җиңү һәм киләчәккә ышаныч белән карау. Әсәрләренең төп каһарманы – фикер иясе, бербөтен булган шәхес, тормышны ничек бар шулай – явызлыклар, яхшылыклар, газаплар һәм шатлыклар белән кабул итә алырлык кеше. Әмма образларның үсеш процессы – тоташ көрәш, ул үзенең замандашын көчле һәм гайрәтле итеп күрергә тели, бу аның идеалы. Шуңа күрәдер күп әсәрләрендә татарның батыр шәхесләренә дан җырлана.

Язган циклларында, кагыйдә буларак, беренче кисәкләре – драматик, икенчеләре лирик, өченчеләре – уен музыкасын тәшкил итә. Композитор соната, партита, концерт, токката, пассакалья кебек классик жанрларны өстен күрә. Күбесе – татар музыкасында беренче мәртәбә яңгырый торган жанрлар. Аның музыкаль фикерләвенә объективлык һәм рациональлек кебек сыйфатлар хас. Аларда хәрәкәтчән яки шаян, уенчан жанрлар күп урын ала. Һөҗүмчәнлек, кискенлек, ашкынулы темперамент – Р.Еникеевның төп эшчәнлеген билгели. Лирик образларында беркадәр читкә китү, кайчакта импрессионизм төсмере сизелә. Бу – ниндидер сагынулы, медитатив күзәтүчәнлек, яки киеренкелек белән чыгу юлын эзләү, уйлану. Болар еш кына импровизация характерында булып, моңлы яки кызганыч интонация белән төрлечә тирән сулау, сораулар кую рәвешендә белдерелә. Боларда, барыннан да элек, сузып җырлана торган озын көй традициясе яңача яктыртыла, эпик киңлек урынына без эчке киеренкелек белән тулы хис-тойгыларны ишетәбез. Әмма тональ план традицион түгел, ул ирекле. Бу махсус тональ кыюлык һәм берникадәр эпатаж – композиторның образларында күп катнаша торган омтылышның билгесе. Композитор күп тамгалы тавышлар (полифоник) тезмәсен сайлый, татар музыкасы өчен гадәти булмаган ладогармоник конструкцияләрен ача. Татар музыкасында гармонияне уйлап табучанлык, кыюлык һәм тырышлык буенча 60-70 елларда аңа тиңнәр юк иде.

Катлаулы формалардан тыш композитор популяр ансамбль музыкасына да игътибар итә. Үзенең камера пьесалары белән – ариэтта, ария, каприччио, романс, вальс-скерцо – гади, һәр башкаручыга да яраклы нәфис поэзия белән рухланган популяр әсәрләр дә яза белгәнен күрсәтә. Аның вокаль иҗаты киң таралган. Алар арасында ватанпәрвәр эчтәлекле җырлар да («Фирка турында җыр», «Ардуган батыр»), эстрада өчен лирик җыр-романслар да («Ак дулкыннар», «Мәхәббәт таңнары», «Синең эзләр») бар. И.А.Крылов иҗаты буенча эшләнгән сатирик юнәлештәге «Мәсәлләр» дигән театральләштерелгән инструменталь миниатюралары да үзенчәлекле.

Очраклы түгел, нәкъ менә Р.Еникеев – татар музыкасы өчен яңа юнәлешкә – неоклассицизмга нигез салучыларның берсе. Бу юнәлешкә нәрсә хас? Бу юнәлеш өчен акыл һәм хис тәңгәллеге, тормышка объектив мөнәсәбәт, беркадәр аскетлык, кырыслык, барокко һәм классицизм инструменталь музыкасына игътибар, камера музыкасына караш, таләпчәнлек, чаралар сайлауда рациональлек, полифоник ысуллар куллану хас.

Шулай итеп, нинди генә музыкаль дәрәҗәдә карасак та, барысында да яңа фикер һәм идеяләр, тема һәм образлар, сурәтләү чаралары һәм алымнары туганын күрәбез. Татар музыкасында әле мондый энергетика һәм хәрәкәтчәнлек, гармоник телдә үзен ирекле сизү, полифоник һәм күптөрле алымнар кулланучы юк иде. Беренче мәртәбә күп ансамбльләр өчен камера жанры эшләнде. Иң мөһиме – ул үзенең героен иҗат итә, һәм бу җимерүчән ашкын көч түгел, ә бәлки үзенең максаты һәм хаклылыгын аңлаган пәрвәрлек.

Бу урында Санкт-Петербург музыка белгече Абрам Григорьевич Юсфинның композиторга багышлаган фикерләрен куллану урынлы булыр. «Мин аның иҗатының асылын – җиңәргә омтылу, дөньяви карашларын гамәлгә ашыруы дип ассызыклап үтәр идем. Бәлки, аның шәхси холкында татар халкының батырлыгы, зирәклеге һәм гүзәллеге өчберлелек булып чагыладыр».

Сәнгать фәннәре докторы, атаклы мөгаллим А. Г. Юсфин озак еллар Казан консерваториясендә эшләде, ул – милләтнең үзенчәлеген аңлаган шәхес. Атаклы белгеч Р.Еникеев музыкасында фаҗигале хәлләргә, фәлсәфи әһәмияткә игътибар бирә. «Р.Еникеев күп авырлыклар кичерде, – ди ул, – әмма бөгелмәде. Һәм иң мөһиме – аның музыкасында – ихтыярны раслау».

Композитор шәхеснең формалашуы һәм җәмгыятьтә тоткан урыны мәсьәләсен күтәрә. Шәхеснең кискен фикер йөртүе, дөреслеккә омтылуы аркасында җәмгыятьтә катлаулы мөнәсәбәтләр дә китереп чыгара. Нишләптер аңа консерваторияда да урын табылмады. Әмма ныклы ихтыяр көче аны сындырмады, ул беркайчан бирешмәде. Хатыны – аның төп таянычы. Музыка белгече Нәргиз Мөштәри әйтүе буенча: «Ренат гадәттән тыш көчле холыкка ия, кыю фикер йөртә, аңарда Аллаһы биргән таланты белән, һичшиксез, эш сөю сәләте берләшкән. Минемчә, ул үз-үзен булдырган».

Бу – шәхси фикер генә түгел. Талантлы композитор, гадәттә, үз хисләреннән башка, җәмгыятьтәге мөһим мәсьәләләргә дә кагыла. Милли чынбарлык шартларында бу теманың кайбер үзенчәлекләре бар. Билгеле булганча, 1552 елда Иван Грозный фәрманы буенча, татарларны шәһәрләрдән, зур елга буйларыннан куалар. Мәчетләр, мәктәпләр, китапханәләр җимерелә. Нәтиҗәдә, халык азатлык белән бергә мәдәниятен һәм мәгърифәтен югалта. 400 ел коллыкта яшәү халыкның сиземлегендә тирән йогынты калдырган. А.П.Чехов сүзе белән әйтсәк, «үзеңнән коллыкны изеп чыгару» кирәк була. Милләтнең исән калуы, милләтпәрвәр шәхес тәрбияләү, бәйсезлеккә омтылу мәсьәләсе килеп баса. Шулай итеп, Р.Еникеев үз вакытында бик мөһим вазифаны башкарган. Бу бүгенге көн өчен дә әһәмиятле.

 

Аида АЛМАЗОВА,

музыка белгече, сәнгать фәннәре кандидаты.

 

"КУ" 06, 2017

Фото: pixabay

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: