Фәрит Яруллин һәм аның даирәсе

Искиткеч талантлы композитор Фәрит Яруллинга багышлап язылган әдәбият шактый. Әмма әлегәчә аның шәхесенә бәйле сорауларга җавап юк диярлек. Әтисе, талантлы музыкант һәм композитор Заһидулла Яруллинның тормышы турында да мәгълүмат бик аз. Ата-анасы ничек тәрбияләгән, кемнәр дус, кемнәр көндәш — берсе дә ачык түгел. Бу мәкаләдә шушы сорауларга тукталасым килә.

Ярулла улы Заһидулла Яруллин 1888 елның 12 октябрендә Мамадыш районының Кече Сөн авылында крестьян гаиләсендә туа. Заһидуллага бары биш кенә яшь булганда әтисе дә, әнисе дә вафат булалар. Балачагы һәм яшьлеге авырлыкта, мохтаҗлыкта уза. Әти-әнисенең үлеменнән соң Заһидулла беркадәр вакыт туганнары тәрбиясендә яши, аннан соң бер Чистай баена савыт-саба юарга керә. Тик бу гаиләдә озак яшәргә туры килми. Көннәрдән бер көнне Заһидулла хуҗаның яраткан этенең аягын имгәтә. Ачуы чыккан хуҗа малайны урамга куып чыгара. Аны уен кораллары көйләүче немец И.Шнейдер үзенә сыендыра. И.Шнейдер малайның музыкага сәләтле булуына игътибар итә. Заһидулла инде авылда чагында ук курайда уйный торган була. Шнейдер аны фортепианога, шулай ук музыка коралларын көйләргә өйрәтә. Заһидулла нотага өйрәнә, аз-азлап төрле уен коралларында музыка күнекмәләрен үзләштерә. Тик бу бәхетле көннәр озакка сузылмый. И.Шнейдер кисәк кенә үлеп китә һәм Заһидулла янә сыеныр урынсыз кала. Эш хакы эзләп мохтаҗлыкта бер урыннан икенче урынга күчеп йөрү чоры башлана. Ул йә аш таратучы хезмәтче, йә ресторанда музыка уйнаучы булып эшли. Аны Түбән Чаллыда да, Минзәләдә дә, Түбән Новгородның Мәкәрҗә ярминкәсендә дә күрергә мөмкин була. Инкыйлабны ул 1905 елны Уфа шәһәрендә каршы ала. Ә 1907 елда Казанга килә. Аның тормышында яңа һәм якты чор башлана. Заһидулла Яруллин турында «Курайчы малай» дигән китапчыгында М.Латыйфуллин менә ниләр яза: «Иске Казанның кеше иң күп йөри торган Печән базарына эләккән Заһидулла шәһәрдәге эш урыннары турында ишетә. Рестораннарның берсенә пианист булып урнаша. Әмма анда озак эшләми. Көннәрнең берендә музыкантның эшләгән акчасын хуҗаның үзләштерүе сәбәпле, Заһидулла белән хуҗа арасында тавыш чыга. Сөйкемле, яшь кенә бер кеше пианистны якларга тырыша. Ул «Сәйяр» труппасы актёры һәм режиссёры Габдулла Кариев булып чыга. Заһидулланың кунарга урыны булмавын ишеткән Кариев аны «Болгар» кунакханәсенең бер номерында яшәп яткан дустына алып килә. Ул Г.Кариевның дусты атаклы Габдулла Тукай була. Гасыр башындагы әдәбият һәм сәнгатьнең ике атаклы вәкиле — Г.Тукай һәм Г.Кариев белән узган кич З.Яруллинның тормышында иң якты көннәрнең берсе булып хәтерендә кала. Төн авышканчыга кадәр сөйләшеп чыга алар. Заһидулланың курайда уйнавын тыңлыйлар. Ә икенче көнне дуслары аны пианист-иллюстратор сыйфатында «Свет» кинотеатры хуҗасына тәкъдим итәләр»1. Китапта булган вакыйгалар әдәби уйдырмалар белән үрелеп бара. Әмма китапта, дөрестән дә, музыкантның алдынгы татар зыялылары белән тыгыз мөнәсәбәттә булуы сурәтләнә. Г.Тукай З.Яруллинны яхшы белә, еш кына аның уйнаганын тыңлый, музыкант буларак аны югары бәяли. Алар икесе дә «Шәрык» клубы оештырган әдәби-музыкаль кичәләрдә катнашалар. Аралашу өчен, үзара якын бәйләнешкә кереп берләшкән кешеләрнең уртак даирәләре була. Заһидулла Яруллин инкыйлабка кадәрге Казанда милли сәнгать культурасының күренекле вәкилләренең берсенә әйләнә. «1915 елның 10 апрелендә, — дип язылган шул чордан сакланып калынган афишаларның берсендә, — «Ашказар», «Гөлчәчәк», «Зиләйлүк», «Урам көе», «Эскадрон», «Баламишкин», «Сакмар», «Русча марш», «Тукай көе» һәм башка җырларны Г.Козлов скрипкада, З.Яруллин пианинода башкаруында кичә уздырыла. Ахырдан, укучылар көче белән, Кавказ биюләре башкарыла. Кичә ярлылар файдасына уздырыла».

1912 елда Заһидулла өйләнә. Хатыны Нәгыймә (тулы гәүдәле, алсу яңаклы, уртага аерылган озын кара чәчле) Лаеш районының Хәерби авылында туган. Ул иртә ятим калган, белеме юк, хуҗалык эшләре белән шөгыльләнә, яхшы җырлый. Көннәрдән бер көнне, 1914 елда, гаиләдә Фәрит атлы малай барлыкка килә. (Композиторның гаиләсе белән якыннанрак танышу теләге белән бу мәкаләнең авторы берничә мәртәбә анасы Нәгыймәнең Лаеш районындагы Хәерби авылына барып кайта.) Туганнан туган абыйсы Гарифулла Ярмиев менә ниләр сөйли: «Заһидулла Һади Такташ урамындагы зур гына йортның бер бүлмәсендә яши. Ул булдыклы, аз сүзле кеше иде. Кечкенә бүлмәсендә гармун йә думбра, йә нәрсә дә булса төзәтеп утыра. Техникага яхшы төшенеп, казынып утырырга ярата. Хатыны хуҗалык эшләрен алып бара. Өйдә өр-яңа рояль тора. Укучылары өйгә дә килә, Заһидулла аларны фортепианода уйнарга өйрәтә. Кайчак артист дуслары керә, уен коралларын сынап карыйлар. Ә кайчакны Заһидулла нинди дә булса көйне онытып җибәргән булса, исенә төшерергә хатынын ярдәмгә чакыра. Хатыны киң күңелле, тулы гәүдәле, сөйкемле иде. Гаиләнең матди хәле шактый җитешле, әмма Заһидулла балалары булмауга уфтана. Хатыны эндәшми, әмма ул да бала булуын бик тели. Шулай бервакыт ул мунчага бара һәм шунда бер хатын белән сөйләшеп китә. Бу хатын мунчага юынырга улы белән килгән була. Беләк буе малай шундый тулы, йомры, карап туйгысыз бала була. Бу хатын үзенең күптән түгел бала табуын, ялгыз яшәвен, тормышының бик авыр булуын, нишләргә дә белмәвен сөйли. Балалар яраткан Нәгыймә баланы тотып торырга сорый, юындырырга булыша, соңыннан исә баланы үзенә алырга ризалашалар. Гаиләдә ир бала булу шатлыгының иге-чиге булмый. Ана белән ата бала өчен җаннарын да жәлләми. Малай матур һәм нык, сәламәт булып үсә. Килгән бар кеше аның матурлыгына, акыллы күзләренә соклана. Әмма бәхетле көннәр озакка сузылмый. Гаиләдә торган саен тавыш-талаш чыга. Шундый көннәрнең берсендә Заһидулла Фәритне алып Уфага китә»2.

1923 елда Уфага килгәч, Фәрит Яруллинның музыка белән махсус шөгыльләнү чоры башлана. Атасы улының музыкага мәхәббәтен, искиткеч сәләтен күреп, аны нота грамотасына өйрәтә башлый. Әмма аңа игътибарын һәм күп вакытын багларга мөмкинлеге булмый. Фәрит атасы өйрәтүе буенча күбрәк үзлегеннән шөгыльләнә. «Миңа аның белән күп шөгыльләнергә туры килмәде, — дип искә ала соңыннан Заһидулла. — Күп вакыт эш белән мәшгуль идем, кинода, ресторанда эшләдем. Фәрит мәктәптә укыды. Аның ишетү сәләте искиткеч иде. Ул һәрвакыт тирә-юньдәге һәртөрле авазларны ишетә, музыка тәэсирен тотып ала белә, импровизация ясарга сәләтле иде»3. Малай музыка мохитендә үсә, халык җырларын балачактан үзенә сеңдерә. Шул рәвешле ишетү сәләте, музыкага тартылыш көче үсә. Гаилә Никольская урамында (хәзер М.Гафури урамы) фатирда тора. Ерак түгел генә Фәрит укыган менә дигән беренче татар-башкорт мәктәбе. Фәритнең шул еллардагы тормышын күзалларга безгә замандашларының хатирәләре ярдәм итә. Сабакташы Шәүкәт Мәсәгутов истәлеге: «Ул таза гәүдәле, аксыл, маңгай өстендә калдырылган чәчле, үзенең классташларыннан яшь ярымга өлкән малай иде. Тыныч һәм аз сүзле, башкалар кебек коридорда чабып йөрми. Классташларының ручкалары, карандашлары, дәреслекләре һәм дәфтәрләре портфельгә салынган булса, Фәрит исә кесәсеннән карандаш кисәге чыгарып, аерым кәгазь кисәгенә генә яза. Дәрес хәзерләүгә аз игътибар итә, әмма сәләтле булуы белән өлгереп бара, артка калучылардан саналмый. Мәктәптә укучылар көче белән татар спектакльләре куела. Залда пианино тора, балалар еш кына төркемнәре белән залга йөгерешеп керәләр, ә Фәрит импровизация ясый, халык көйләрен уйный. Безнең күбебезгә бу беренче тапкыр музыка тәэсирен тою иде»4.

Шуны да әйтеп үтү кирәк: шактый мәдәният һәм сәнгать эшлеклеләре бу мәктәптән чыкканнар. Алар арасында иң әүвәл композитор Ф.Яруллин, балетмейстер Ф.Гаскәров, язучы Ә.Фәйзи һәм Р.Саттар, артистка З.Бикбулатова, рәссам Р.Гомәр исемнәрен атап була. Мәктәптә язучы Н.Исәнбәт укыта. «Безгә дәрес хәзерләргә килгәч, — дип искә ала классташы Х.Гобәйдуллин, — Фәрит дәресен ахырга кадәр хәзерләми иде. Гадәттә фортепиано артына утыра һәм уйный башлый. Ә шәһәргә Сагайдачный оперетта труппасы килгәч, Фәрит аның спектакльләренең берсен дә калдырмыйча карап бара, икенче көнне ишеткән көйләрен уйный башлый. Бу аның зур талантка ия булуын күрсәтә»5. Шулай ук 1926 елда Фәритнең фортепианода яхшы уйнавын атасы да искә ала. Аны музыка торган саен ныграк үзенә җәлеп итә бара һәм аның белән җитди шөгыльләнү теләге туа. 1930 елда Фәрит атасы белән яңадан Казанга кайта, Казан музыка техникумына укырга керә. Фәрит Яруллин тормышында яңа чор — профессиональ белем үзләштерү чоры башлана. Заһидулла Мамадышка, ә аннан соң туган авылы Кече Сөнгә кайтып китә һәм шунда икенче мәртәбә өйләнә. Яңа гаиләдә уллары, җырлар, романслар, скрипка өчен концерт, балалар өчен сюита, 7 өлештән торган татарча беренче «Кеше» ораториясе авторы һәм башка күп әсәрләр язучы, танылган музыкант, педагог һәм композитор Мирсәет туа. Бу 1938 елда Фәритнең авылга атасын күрергә кайткан соңгы елы була. Шунсы кызык: туганнар яңадан беркайчан да күрешмиләр.

Фәрит Яруллин Р.Л.Поляковның виолончель классына укырга керә. Ел буена тырышып уйнарга өйрәнә һәм тиздән оркестрда уйный башлый. Әмма яраткан уен коралы — фортепиано һаман үзенә тартып тора. М.А.Пятницкая фортепианода уйнавына, талантлы импровизацияләренә игътибар итә һәм аны үз классына чакыра. Шул рәвешле, тиздән Ф.Яруллин ике бүлектә дә укый башлый. Моңа кадәр күрелмәгән дөньяны ачкан классик музыканы өйрәнү Фәритнең алга таба үсешендә әһәмиятле урын тота. Яшь музыкант күп һәм тырышып укый, һәр яңалыкны тиз тотып ала, музыкага караган вакыйгалар эчендә кайный. Замандашлары булачак композиторның сәләтлелеген, кызыксынучанлыгын, эчке тәрбиясен, бәясен яхшы белүен искә төшерәләр. Үзенең хатирәләрендә М.А.Пятницкая аңа тулы бәяләмәне болай бирә: «Искиткеч музыкаль, техникумда уку еллары аңа фортепианода уйнау осталыгы биргән, иҗатка омтылышы көчле. Менә дигән эчке дөньясы бар, вазифаларына җитди карый, үзен горур тота, шул ук вакытта кешеләр белән мөнәсәбәтендә ихласлык күренеп тора. Зур ышаныч-өметләр уята. Музыкаль булуы гына түгел, ә тәрбиясе белән дә аерылып тора. Һәрвакыт инсафлы, кызыксынучан»6.

Фәрит үз көнен үзе бик иртә күрә башлый. Табигате белән нечкә күңелле егет гаиләдәге чуалчыкны авыр кичерә. Аңарда үз эченә бикләнү, балаларга хас булмаган җитдилек иртә уяна. Тирән уйланулар тормышны үзләштерергә зирәклек бирә, төпле фикер йөртергә ярдәм итә. «Аз сүзле, күзәтүчән, уйчан, үз эченә бикләнгән» — замандашы З.Хәйруллина аны шундый итеп хәтерендә калдырган. «Фәритне бик тыйнак һәм аз сүзле итеп беләм, — дип белдерә икенче замандашы Г.Х.Таһиров та. — Күбрәк башкаларны тыңлый, ә инде әңгәмәгә кушылырга туры килгәндә, аз сүз белән акыллы итеп, үз сүзен әйтә»7. Таныш булмаган кешеләр янында аралашмый торган булып күренсә, якын дуслары янында исә ул шат, ярдәмчел, үзен иркен тота. «Мөлаем, киң күңелле, риясыз, табигатьтән аңа тәнкыйтьчел акыл, юмор хисе бирелгән», — гобойчы М.Батталов аны әнә шундый итеп искә ала. Ата-аналары килеп киткән чакларда да Фәрит беркайчан бернәрсә сорамый. «Ашау-эчүгә, киемгә битараф иде, — дип искә төшерә З.Хәйруллина. — Әмма көндәлек тормыш кирәк-ярагына игътибарсыз булса да, музыка дөньясында исә үзгәреп, бөтенләй яктыра.

Карап торырга басынкы, салмак кебек күренгән кеше чынлыкта дәртле, кайнар йөрәкле, максатчан омтылышлы»8. Фәрит Школьный тыкрыгындагы музыка техникумының тулай торагында яши. Н.Җиһанов, З.Хәбибуллин, Х.Гобәйдуллин, Х.Батыршин, М.Батталов һәм башкалар да шунда. Композитоh З.Хәбибуллин ул вакытларны шулай исенә төшерә:

«Авыр вакытлар. Аена 4 сум бирелгән стипендия акчасына гына яшибез. Еш кына үзебездән ерак түгел ломбардка әйберләребезне закладка салабыз. Утын җитми, кышкы суыктан савытындагы кара өши. Бүлмә җылытылмый диярлек. Тик егетләр күңелләрен төшермиләр. Сәгать алтыда А.А.Литвинов тулай торакка кереп, барыбызны да уятып, дәрескә җибәрә. Төп һөнәри белем бирү дәресеннән тыш яраткан дәресебез — оркестр классы. Ул атнага ике мәртәбә үткәрелә һәм без аны түземсезлек белән көтеп алабыз. Күбебез биредә беренче мәртәбә Гайдн, Моцарт, Бетховен, Римский-Корсаков әсәрләрен ишеттек. Чайковскийның дүртенче симфониясе аеруча көчле тәэсир итте. Классик гүзәл әсәрләрне үзең башкарып карау әйтеп бетергесез өйрәнү мәктәбе булды. Еллар узды, әмма безгә музыка тәэсиренең көчен төшендергән остазны, оркестр классы буенча педагог А.Литвиновны, күп укучылары хәзерге көнгә кадәр рәхмәт хисләре белән искә алалар»9.

Иртәдән техникумда дәресләр, төштән соң егетләр еш кына радиокомитетта булалар, җырчыларга уйнарга концертларда катнашалар. Аккомпанементны Фәрит үзе чыгара. Ул вакытта ноталар булмый. Мондый импровизацияләрне атасыннан күп ишеткән Яруллин гармунлаштырылган көйне фортепианога салганда үзенчәлекле итәргә тырыша, аңа иҗади килә.

Бу турыда композитор Ю.В.Виноградов болай дип сөйли: «Бервакыт мин мөлаем, бер яшь егетнең җырчыга уйнаганын ишеттем. Шунда ук гадәти булмаган аһәңлелек куллануына игътибар иттем. Аның уены үзенчәләштерелгән булуы һәм импрессион аһәңлелеге белән аерылып тора иде»10.

Замандашлары Яруллинның завод каршындагы эшче яшьләр театрында (ТРАМ) инструменталь триода виолончель партиясен башкаруын хәтерлиләр. ТРАМ спектакльләрендә сатирик эчтәлекле темалар күтәрелә. Триода Н.Җиһанов (фортепиано), Х.Батыршин (флейта), Ф.Яруллин (виолончель) уйный. Х.Батыршин көй материалы бирә, ә Җиһанов белән Яруллин аны уйнарга яраклаштыралар. Бу иҗади тәҗрибәләрне алар бик мавыгып үткәрәләр.

Ф.Яруллин техникумда укыганда, музыкаль белем бирүгә бәйле үзгәрешләр килеп чыга. Музыка техникумы, театр һәм сәнгать училищесы белән берләшеп, бер уку йортына әйләнә. Төп максат — профессиональ музыкантлар үстерү түгел, ә уеннар оештыручы — инструкторлар әзерләүгә кайтып кала. Хорда җырлауга, клуб эшен, халык уен коралларын өйрәнүгә игътибар ителә. Махсус класслар кыскартыла. Мондый үзгәртүләр үзенең нәтиҗәсен озак көттерми. Укучыларның саны кими, кайбер тәҗрибәле укытучылар техникумнан эштән китә. Талантлы яшьләр — булачак композиторлар А.Ключарёв, М.Мозаффаров, Н.Җиһанов Мәскәүгә күчә. Алар артыннан 1933-1934 елларда Ф.Яруллин, З.Хәбибуллин да. Икесе дә Мәскәү консерваториясе каршындагы рабфакка, ә рабфак ябылганнан соң, Мәскәү консерваториясе каршында оештырылган Татар опера студиясенә укырга керәләр.

******************************************************************

  1. Латыйфуллин М. Курайчы малай. — Казан, 1966. — 26-27 б.
  2. 1974 елның җәендә Гарифулла Ярмиев белән сөйләшүдән.
  3. Атасының хаты сәнгать фәннәре кандидаты Ч.Бәхтиярова архивында саклана.
  4. Башкорт радиосының музыка редакторы Ш.Мәсәгутов белән сөйләшүдән.
  5. Сәнгать фәннәре кандидаты, театр белгече Х.Гобәйдуллин белән сөйләшүдән.
  6. Ч.Бәхтиярованың шәхси архивыннан.
  7. «Казан утлары», 1984, №1, 173-177 б.
  8. Музыкантлар белән сөйләшүдән.
  9. Композитор З.Хәбибуллин белән шәхси сөйләшүдән.
  10. Ю.В.Виноградов белән шәхси сөйләшүдән.
"КУ" журналының 3нче (март, 2015) санында басылды. Сайтта кыскартылып урнаштырылды.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: