Логотип Казан Утлары
Сәнгать

Эльмира Кәлимуллина: "Мин – Түбән Кама кызы!"

Ул – шахматчы, телләр өйрәнә, велосипедта йөри, парашюттан сикерергә хыяллана, сәяхәтләр ярата (Америкага баргач, Сан-Францискода прокатка машина алып, бөтен Калифорнияне аркылыга-буйга әйләнүләрен, серпантин юлларны, гаҗәеп хайваннар дөньясын көлә-көлә искә төшерергә ярата ул. Исландиядә бензин беткәч, нинди маҗараларга очраулары хәзер көлке тоела...)

Архив

2012 елның декабре исегездәме? Беренче каналның «Голос» телепроекты меңнәрне, миллионнарны зәңгәр экраннар тирәсенә җыйды! Татарстан кызлары Динә Гарипова белән Эльмира Кәлимуллинаның зур җиңүләре! Котлау телеграммалары. Чәчәкләр белән каршы алулар. Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның җырчы кызларга «Татарстанның атказанган артисты» дигән мактаулы исемнәр тапшыруы...
(«Голос» проектында 1,7 миллион шалтырату һәм смс хәбәрләрдән 33,6% телевизор караучы, ягъни 463 697 кеше Эльмира Кәлимуллина өчен тавыш биргән.)
Түбән Кама кызы Эльмира Кәлимуллинаны бөтен ил «Көмеш тавыш» дип таныды. Аны «Кармен», «Безнең Одри Хепберн» дип йөртә башладылар. Кайберәүләр социаль челтәрләрдә: «Пелагея белән нинди татар җырын башкарды ул Эльмира?» – дип кызыксынды. Әлбәттә, яраткан җыры «Син сазыңны уйнадың» белән таң калдырды!
Ә хәзер, әйдә, җиңүләрен, үсешләрен барлап карыйк әле.
Ул – илче. Җәйге Универсиада – 2013, Су спорты төрләре буенча Дөнья Чемпионаты – 2015, Туплы хоккей Дөнья Чемпионаты – 2015, Казан марафоны – 2015... Барысында да – Эльмира! XVII Бөтендөнья Җәйге Универсиадасын әзерләүгә һәм уздыруга керткән өлеше өчен РФ Президенты В.В.Путинның шәхси бүләгенә лаек булды! Гастрольләр, турлар, уңышлар...
Ул – актриса. Константин Хабенский куйган «Поколение Маугли» балалар музыкаль спектаклендә Эльмира матурлыкка, яхшылыкка өйрәтүче Багира роле аша бик җаваплы миссия башкара: котылгысыз авыруга дучар булган яшь тамашачыларга төрле кыен хәлләрдән чыгу юлы барлыгын, һәркемнең үз тормышын үзе теләгәнчә үзгәртә алырга сәләтле икәнлеген күрсәтә. Кояшка, тыныч күк йөзенә, яңгыр тамчыларына, янәшәңдә якыннарың барлыгына сөенә белергә кирәклекне искәртә.
Ул – җырчы. 2016 ел, март. Эльмира Кәлимуллинаның Татарстан буенча беренче концерт туры. Түбән Кама, Чаллы, Әлмәт, Казан алкышлый яшь җырчыны. Гастрольләре алдыннан социаль челтәрләрдә якташларын концертына дәшә: «Түбән Камада яшәүчеләрне һәм шәһәребез кунакларын чын күңелдән үземнең беренче аерым зур концертыма чакырам. Халык иҗаты йортына тормышымдагы зур вакыйганы минем белән бүлешергә килсәгез, бик шат булырмын!»
Ярата ул Түбән Камасын! Сагына!
«Ул минем туган шәһәрем! Әти-әнием, минем өчен бик кадерле булган туганнарым яши анда. Җай чыгу белән үк кайтачакмын. Түбән Камам, көт мине!»
«Талантлы балаларны, яшьләрне һәрчак күреп ала һәм үстерә, алар өчен төрле конкурслар оештыра, җиңүләргә канатландырып тора белгән Түбән Камадан мин. Илсур Рәис улы Метшин шәһәребез мэры чагыннан ук шундый инде ул Түбән Кама!»
Түбән Кама... Эльмира өчен ул гел якты, гел кояшлы. Һәр яктан яшел урманнар белән әйләндереп алынган күпкатлы ак шәһәр – әйтерсең, зур ак корабль! Яңа микрорайондагы зәңгәр, фирүзә йортларга карап, зәңгәр күзле Түбән Кама диясе килә. Наратлары да наратлары! Якташы, атаклы пейзаж остасы Иван Шишкин картиналарында да шул наратлар бит инде! Эльмира ясаган рәсемнәрдә дә! Күп рәсемнәре туган йорты диварларын бизи хәзер. Алмагачлары ак чәчәкле майда да, алмалары пешеп утырган көзләрдә дә матур шәһәре! Киң урамнар, аллеялар, чәчәкләр... Алары да – күңелендә һәм... рәсемнәрендә. Түбән Камада урам исемнәре дә үзенчәлекле: Яшьлек урамы, Химиклар, Шинниклар проспектлары...Эльмираның әтисе Рамил дә, әнисе Лилия дә нефть химиясе шәһәрен төзүчеләр. Александра Пахмутова белән Николай Добронравов «Смелость города берёт» дигән җырны яшьлек каласы Түбән Камага багышлап язган, диләр. Эльмира кайткан саен Чулман яры буйларыннан, Красный ключтагы Изге чишмәләр тирәсеннән урый. Баскычлар, фонарьлар, беседкалар... Әллә нинди сихри бер почмак. Ай тулганда, әйбәт уйлар, изге ният белән килүчеләрнең теләкләрен чынга ашыра торган серле урын, диләр аны.
Мин тагын бер яңалык ишеттем: Эльмира Кәлимуллина «Бигеш» халыкара аэропортының «тавышы» булачак икән! Аның матур тембры озакламый пассажирларга игъланнар җиткереп, хәерле юл теләп торачак. «Сере бик гади: Эльмира – Түбән Кама кызы. «Бигеш» аэропорты да – Түбән Каманыкы. «Ил үзенең геройларын белергә тиеш», – ди аэропортның коммерция директоры.
Ул – шахматчы, телләр өйрәнә, велосипедта йөри, парашюттан сикерергә хыяллана, сәяхәтләр ярата (Америкага баргач, Сан-Францискода прокатка машина алып, бөтен Калифорнияне аркылыга-буйга әйләнүләрен, серпантин юлларны, гаҗәеп хайваннар дөньясын көлә-көлә искә төшерергә ярата ул. Исландиядә бензин беткәч, нинди маҗараларга очраулары хәзер көлке тоела...) Автомобиле тәгәрмәчле кечкенә өй кебек. Үзенә күрә бер дөнья, кызыклы хәлләрнең шаһиты. Концерт костюмнары, туфлиләр дә шунда. Ә «бөке»ләрдә – җырлый Эльмира. Мин аны менә шундый итеп тә беләм хәзер.
...Шактый еллар узса да, минем өчен ул һаман кара бөдрә чәчләрен ике толым итеп үреп салган, шомырттай күзләреннән очкыннар чәчеп торган 15-16 яшьләрдәге шук- шаян кызый. Иң беренче тапкыр аны 2003 елда Кырымда узган «Сөембикә варислары» фестивалендә күргән идем. Тере, үзсүзле, кызыксынучан, шат күңелле булып хәтергә уелып калган. Атаклы «Нәүрүз» балалар бию ансамбле, Илнара Хуҗиева, Марат Фәйрушин, Эльмира Кәлимуллиналар Түбән Каманың мактанычы иде ул чакта ук. Эльмира чия кызыл күлмәге белән әллә каян күзгә ташлана: кипарислар күләгәсендә дә, диңгез дулкыннарына кушылып җырлаганда да, уттай кызган йомры ташлардан ялантәпи йөгергәндә дә... Тәненә шоколад төсе дә кунгач, кырымтатар кызлары Алие, Әмине, Айшелар белән бутадылар үзен. «Мин – Эльмира, Түбән Кама кызы», – диде ул шул чакта, елмаеп. Ялтаның диңгез яры буе мәйданындагы концертта Эльмира, «Әдрән диңгез»не җырлап, халыкны таң калдырды.
Хәер, музыка аның тормышына бала чагында ук ныклап кереп урнаша анысы. Җыр дөньясына тартылуы Болгар авылында яшәүче әби-бабасыннан килә, диләр якташлары. Әтисе Рамил ягыннан әбисе – укытучы Мөнәвәрә апа – мандолинада, бабасы Мидхәт гармунда уйный. Әнисе Лилия ягыныкылар – Тимербаевлар да искиткеч музыкаль халык! Аларга башкорт далаларының, Урал тауларының моңы күчкән, күрәсең. Кыңгыраулы яшел гармунда уйнаган, вальска биергә яраткан Лотфулла бабай, моңлы тавышлы «тәти әби» Зәйтүнә, спектакльләрдә җырлы рольләрдә уйнаган Маһиҗиһан әбекәйләр... Ә әнисенең сеңлесе – Алия апасы музыка мәктәбендә Эльмираның беренче укытучысы. «Хәтерлим, Алия апа өйгә килеп, абый белән мине музыка мәктәбенә бирү турында сөйләшүләр алып бара башлады. Әнинең, билгеле инде, безне шәһәрнең бер башыннан икенчесенә йөртәсе бик килеп тормый. Болай да гимнастикага, биюгә чабам бит. Бәхеткә, шул елны икенче фатирга күчендек. Ә аннан музыка мәктәбенә биш минутта барып җитмәле. Шулай итеп, балалар музыка- хор мәктәбенең фортепиано классына йөри башладым. Пианистка булып музыка училищесына керәсем килә иде. Классик музыка, хор музыкасында тәрбияләндек без. Вокал классында Ольга Михайловна Сапёровадан дәресләр алдым. Әти белән әни миңа башлаган эшне ахырынача җиткерергә кирәген бик яхшы сеңдерделәр. Әй, бу ялкытты, кызык түгел, дип, әле бер эшкә, әле икенчесенә тотынып, берсен башлап, икенчесен ташлап йөрсәң, тормышта үз-үзеңне таба алмыйсың, дип аңлаттылар».
(Быел февраль аенда «Мечта» музыка-хор мәктәбен төрле елларда тәмамлаучыларны 
С.Сәйдәшев исемендәге Түбән Кама музыка көллиятенә юбилейга чакыралар. Эльмира да кайта. Ак күлмәктән, дулкын-дулкын чәчләрен иңсәсенә таратып салган... «Умырзая», «В горнице», «Адажио» яңгырый.)
Шул бөтерчек кебек кыз ун яшендә үк, Түбән Кама шәһәре хакимияте призына үткәрелгән вокалистлар конкурсында катнашып, дипломант була. «Сандугач сайрар илем» гала-концертында исә Гран-прига лаек булуы аның юридик лицей тормышын 180 градуска борып куя! Бөтенроссия «Көмеш тавыш» конкурсында (Иваново), «Көмеш эдельвейс» халыкара конкурсында (Мәскәү) лауреат исемнәрен яулый. Югыйсә, милиция формасыннан иртәнге җидегә ничек тә гомуми тезелүгә соңга калмаска дип ашыккан, капитан приказын ялгыш кына үтәмичә, нарядтан тыш идән юган, хокук белеме, криминалистика, сугышчан көрәш төрләрен өйрәнгән, хәтта Макаров пистолетыннан да ата белгән, мәктәптә укыганда ук автомобиль йөртеп караган кыз. (Балачактан ук руль артына утырып йөрергә, зур «Джип»та Түбән Кама юлларыннан җилдерергә хыяллана ул.) Тугызынчыдан соң юридик лицейга түгел, музыка училищесына керәсе килә. Тавышың юк, дип кабул итмиләр. (Тавыш түгел, акча кирәген каян аңлап бетерсен соң кыз бала!) Музыкага бүтән борылып та карамыйм, дип, күз яшьләре белән кайтып кергән кызын тагын әнисе тынычландыра. «Кызма, әйдә, тормышыңны бер сәгатьтә үзгәртеп атмыйк. Фортепиано дәресләренә дә йөр, вокал, сольфеджио белән дә шөгыльлән, хорны да ташлама. Тормыш барысын да үз урынына куя ул. Иң кирәген генә сайлап алырсың ахырдан», – ди.
Максатчан кыз Казан университетының икътисад факультетын, Татарстан Республикасы Президенты каршындагы дәүләт хезмәте академиясен тәмамлый. 2007 елда инде Казан дәүләт консерваториясенең әзерлек бүлегенә укырга керә. Менә шунда укытучысы Гөлнара Мурзиева күреп ала аны! Эчке темпераментын тоеп, тиешле юнәлештә үстерә. Тырыш, үҗәт, бик тә җаваплы бу кызга ышаныч белдерә. «Голос» проектында җиңгәч тә, иң беренче булып Гөлнара Рәгъде кызы смс-котлау юллый укучысына.
Без Эльмираны «Aлканат» рок төркемендә «Бушлык патшалары» җыры белән хәтерләп калдык, Җәүдәт Фәйзинең «Башмагым» музыкаль комедиясендә Җиһан карчык такмаклары өчен яраттык, Эльмир Низамовның «Алтын Казан» мюзиклында сокланып тыңладык. Бүген композитор Эльмир Низамов белән уртак альбом яздыралар. Дискка исем уйлап тапканнар инде – «Рәхмәт сиңа» дип атала. Хыялы, тырышлыгы, максатчанлыгы, тәвәккәллеге белән Эльмира үзенең матурлыгын, талантын күрсәтә ала. (Инстаграмда Эльмираның elmiramatur аккаунтын искә төшереп, елмаеп куям.) Соңгы арада радиостанцияләр аның «Төнге учак», «Аксылу җыры»н, «Бәллүр чыклар» композициясен кат-кат яңгырата.
Сайтында ул үзе турында, шаяртып, «Сихерче» дип язып куеп, фанатларын шаккатырган иде. Серен болай аңлатты: «Сихерче – ул мистик образ. Тормышымда чынлап та шундый хәлләр булгалап тора: бер нәрсә турында уйлап кына куясың, нәкъ шулай килеп тә чыга! Мәсәлән, «Рубин» матчында миңа өч тапкыр Татарстан гимнын җырларга туры килде – өчесендә дә «Рубин» җиңде! «Голос» проектында да конкурстан узуны бик нык теләп йокларга яттым. Төшемдә коридор буйлап үтүемне, сәхнәгә чыгуымны, софитлар яктыртуын һәм... миңа бер кресло борылуын күрдем. Өндә нәкъ шул кабатланды! Уйлар материальләшә шулай...»
Яраткан язучысы Пауло Коэльо сүзләрен көндәлегенә тикмәгә генә күчереп алмагандыр инде: «Ахыргача үз язмышыңа буйсын. Һәм исеңдә тот: нәрсәнең дә булса чынга ашуын бик-бик теләсәң, бар Җиһан сиңа ярдәмгә киләчәк».
Шулайдыр, бик-бик тырышсаң, бик-бик теләсәң, шул уй-хыялларың белән янсаң, бар Җиһан синең якка борыладыр. Эльмира Кәлимуллинаның һәр көне, сәгате- минутлары үзенең тормыш шигаре күчәрендә әйләнә. Әнә бит нәрсә ди:
– Үз-үзеңә ышанырга, үзлегеңнән үсәргә кирәк. Кеше башка берәүдән түгел, кичәге «мин»еннән яхшырак булсын. Бүгенге Эльмира кичәге Эльмирадан бер карышка гына булса да яхшырак булырга тиеш!

"КУ" 9, 2016

Фото: vk.com

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев