Логотип Казан Утлары
Сәнгать

Балаларның балачагын урламагыз!..

Көз, кыш айларының салкын кичләрендә театрга барып җылынырга, уйланырга яратам. Премьералар аеруча бер сергә ия кебек...

Көз, кыш айларының салкын кичләрендә театрга барып җылынырга, уйланырга яратам. Премьералар аеруча бер сергә ия кебек. Бигрәк тә Габдулла Кариев театрының премьералары берәүне дә битараф калдыра алмас. Бу театр уйландыра белә. Акылларны уятып, фикерләүне башка юнәлешкә күчерергә мөмкин “Питер Пэн” спектакле премьерасыннан соң да әле һаман спектакльдә утырамдыр кебек. Куелышның сихрилеге, әкияти чынбарлыгы шулкадәр тетрәндерде. Бүгенге заманның дөрес юлдан бармавы, телефоннар, интернет челтәре ятьмәсенә эләккән кешеләрнең роботларга әйләнә баруы чынбарлык, ачы хакыйкать итеп яктыртыла. Әмма, авыр теманы күтәрүенә карамастан, спектакль мавыктыргыч итеп куелган. Телефон, яңа технологияләр камап алса да, кеше барыбер үз асылын саклап калырга омтыла, дип белдерә режиссер. Кешеләрнең хисләр ташкыны да, тормыш кыйммәтләре дә үзгәрми. Питер Пэн, Вендиның Нэвэрлэнд утравына барып эләгүе, андагы ятим малайларның да әниле буласы килүләре, гаилә җылысына омтылулары аркылы без кеше өчен беренче урында яңа заман технологияләре түгеллеген күрәбез. Ягъни иң төп яшәү көчен кеше башкаларның игътибарыннан, яратуыннан ала. Бернинди телефон да, гаджет та әти-әнине, туганнарны, бергә уздырган күңелле көннәрне алыштыра алмаячак! Бу спектакль аркылы яшь буын күп нәрсәләргә карашын үзгәртер дип өметләнәм. Вендиның сеңлесе Джейнны галим әтиләре башына чип куеп супер балага әверелдермәкче була. Бу очракта, Джейн әнисен дә, әтисен дә, балачагында булган күңелле хәлләрне дә онытачак. Хәер, алты яшьлек Джейн үзе дә бала бит әле. Димәк, аның балачагын урларга ниятләгәннәр. Бүгенге көннең һәр кешесе дә шушындый куркыныч алдында тора. Кемнеңдер балачагын урлап, кемнәрнеңдер тормыш кыйммәтләрен тартып ала бит гаджетлар. Тормыш читтән үтә. Чын реаль тормыш юкка чыгып бара. Бу чыннан да куркыныч хәл.

“Питер Пэн” спектакленең режиссеры Ренат Әюпов бу куркынычны хәзерге заман тамашачысын җәлеп итәрлек куелыш аша яңгырата. Димәк, спектакльгә килгән һәр тамашачы якты төсләргә бай, маҗаралы хәлләрне дә күрә алачак һәм шул ук вакытта тормышка карашын да үзгәртәчәк.

Шотланд язучысы Дж.М.Барри язган әкияти вакыйгалар бүгенге көнгә күчеп җанлана. Бервакытта да үсәргә теләмәгән малай хәзер дә балаларның төшенә керә, аларга балачак бүләк итә. Тик, замана баласына телефон, планшет, компьютер, телевизордан башка бүтән әйберләр кирәкме? Кинорежиссер, фотограф, драматург, сценарист Рәмис Нәҗмиевнең театр сәхнәсендә дөнья күргән беренче эше нәкъ менә шул сорауларга җавап табарга булыша.

Режиссер Ренат Әюпов премьера турында: “Спектакль балаларга бәйрәм, әкият бүләк итә. Аны театр магиясенең  бөтен мөмкинлекләрен кулланган профессионаллар командасы ясый. Сценарий кызыклы булгач, фантазиягә урын кала, шуңа күрә пьесаны сәхнәгә кую авыр булмады. Балаларны сабыйлыгыннан мәхрүм итәргә ярамый. Ул бу процессны узарга һәм кешелек сыйфатлары белән бергә яшәргә тиеш. Спектакль нәкъ менә шул фикерне өскә калкыта, үзебезнең яшәеш турында уйланырга этәрә”, - дигән фикерен белдерде.

Рәссам Елена Сорочайкина һәм костюмнар буенча рәссам Екатерина Грачева әкияти һәм технологик киләчәк элементларын үз эченә алган дөнья тудырган. Мультимедиа режиссеры Наталья Наумова тамашачыга график роман һәм комикслар стилен тәкъдим итә. Зур видеоэкран виртуаль дөньяны күз алдына бастыра. Спектакльдә заманча катлаулы хореография куелышы белән Флера Янышева (Алтай) шөгыльләнгән.

Бүгенге заманның һәр кешесе бу спектакльне карап уйланырга тиеш, дип саныйм.

 

 

Фото: Айсылу Имамиева

Галерея

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев