Логотип Казан Утлары
Публицистика

Зыялы һәм затлы мирас

ХХ йөзнең 60-70 еллар прозасына яңа фикер-караш алып килгән Х.Сарьян – шундый тыйнак язучыларның берсе.

Хәсән Сарьянның тууына 90 ел

 

Татар әдәбияты талантлы каләм ияләренә бай. Алар арасында үз чорында балкып, төрле исем-дәрәҗә алганнары, аннан ничектер әсәрләренең тоныкланып калганнарыда, шулай ук артык шауламыйча, тыйнак кына иҗат итеп, бүгенге көндә исә әдәби

мирасларының кыйммәте артканнары да бар. ХХ йөзнең 60-70 еллар прозасына яңа фикер-караш алып килгән Х.Сарьян – шундый тыйнак язучыларның берсе.

Аның күләм ягыннан зур булмаса да, мәгънәви һәм сәнгати камиллек җәһәтеннән аерылып торган иҗатының әһәмияте артканнан-арта бара. Бу исә язучының хикәя-повестьлары заман

күзлегеннән бәяләгәндә, яңачарак укылыш алуы турында да сөйли.

Иҗат кешесенең холкы аның әдәби әсәрләрендә чагыла. Юмор һәм сатирага шактый игътибар бирүгә карамастан, Сарьян әсәрләрендә ниндидер бер эчке сагыш, моң бар.

Ә.Еники: «Талантлы, дәртле, энергияле, кулыннан һәртөрле эш килүенә карамастан,Сарьянның җаны бервакытта да тыныч була алмады, ниндидер бер канәгатьсезлек әлләүзеннән, әллә тормыштан аның бәгырен гел кимерде дә торды»1, – дип яза. Язучының бу күңел халәтен субъектив-шәхси сәбәпләргә генә кайтарып калдыру дөрес булмасиде. Киң карашлы, фәлсәфи фикерле, милли җанлы әдип яшәп килгән системаның

асылы дөрес түгеллеген аңлый. Башкалар үз әсәрләрендә сурәтләгәнчә, тормышның ал да гөл генә түгеллеген, шәхес иреген кысып торучы богаулар барлыгын сизә, билгеле.

Җанын иң әрнеткәне исә татар милләтенең изелеп яшәвен дәвам иттерүе. Шулай ук татар-башкорт мөнәсәбәтләренең сәясәт китереп чыгарган четерекле проблемаларынүз җилкәсендә һәм йөрәгендә тою аны нык уйландыра. Иҗатындагы, бигрәк тә

повестьларындагы эчке сагыш, моң шуның белән билгеләнә.

Хәсән Сарьян иҗат юлын хикәяләр язудан башлый. Дөрес, үсмер чорда кыскакүләмле пьесалар да иҗат итә ул. Алар төрле авылларда концертлар куеп йөргәндәуйнала да. Тик язучы аларны җитди әсәрләргә санамаган, күрәсең – беркайда да

бастырып чыгармый. Гомумән, Х.Сарьян прозасы башлангыч чорыннан ук аныңүз-үзенә таләпчәнлеге, һәр сүзенең эчке һәм тышкы хасиятләренә зур мәгънә биреп иҗат итүе белән аерылып тора. «Аның хикәяләрендәге типның үз-үзен тотышы, эш- гамәлләре яшәеш шартлары, тормыш логикасы һәм психологик халәт белән дәлилләнү, ягъни социаль-психологик детерминизм язучы әсәрләренең югары сәнгатьчәлеген

тәэмин итә, әдәбиятыбызны сәнгатьчә типлар белән баета»2.

Әдипнең иң матур әсәрләренең берсе булган «Туган як моңы» (1972) татар әдәбиятында лирик прозага үрнәк мисал булып тора. Агыйдел елгасының шигъри гүзәллеген рәссамнарча тасвирлавы белән автор бер әсир итсә, нәсернең фәлсәфи эчтәлеге чын мәгънәсендә укучыны уйлануга этәрә. Язучы туган җир, туган туфрак төшенчәләрен, Агыйдел елгасын тарихи хәтер белән бәйләп карый. Әсәрнең әһәмияте дә шунда: анда табигать күренешләре лирик геройның хәтерендә яңарган халык тарихы

белән органик кушылып китә. Нәсердә иң тетрәндергәне «Казанны яу алган көй» белән бәйле кичерешләр. Бу көйне лирик герой туксан яшьлек бабасыннан бары ике тапкыр ишетеп калган икән: берсендә – сугышта ирләре, уллары үлгән сагышлы аналар

үтенгәч, икенчесендә – үзенең өченче улы да үлү хәбәре килгәч. Автор тиккә генә ил өстенә килгән һәм аерым кеше башына төшкән фаҗигане нәкъ менә «Казанны яу алган көй» белән бәйләп искә төшерми.

Язучы әлеге көй аша татар кешесе өчен ватанны югалту ачысын газизләреңне югалту хәсрәте белән тиңләштереп бирә. Бабасының венский тальянын сандыкка салып куюы һәм бүтән беркайчан да уйнамавы, лирик геройның «Казан моңы шулай бабамның хәсрәт тулы йөзе сыман, күңелемә уелып төшсә дә, авызымнан көй булып чыга алмады. Тиздән бабам үзе дә бу дөньядан кичте, шулай итеп, моңын йөрәгемә салды да көен үзе белән алып китте...»3 – диюе, кычкырып әйтергә дә ярамаган, яшерелгән, бикләнелгән тарихның халык күңелендә мәңгелек

ачы хәсрәт булып саклануын күрсәтә. Үткән белән бәйләнеш өзелү киләчәкне дә шик астына куя. Язучы «Туган як моңы» нәсерендә бүгенгенең кадерен белү өчен дә кеше үткәненә ихтирамлы булырга, «бик ерактан өзелмичә килгән тамырларын» барлап торырга тиешлеген ассызыклый.

Х.Сарьянның үзенең өч повестенда да («Бер ананың биш улы», «Җәза», «Әткәм һөнәре») кабатланган бер мотив бар – ул төп герой әтисенең үлеме. Гомерләре сугыш дәверенә туры килсә дә, аларның берсе дә сугышта һәлак булмый. Бу, бер яктан,

авторның шәхси сагышы, үз тормыш тәҗрибәсе белән аңлатылса, икенче яктан, әтисезлек чор әдәбиятына хас билге дә булып тора. 60 елларда әдәбиятта яшьлекләре яки балачаклары сугыш чорына туры килүчеләр мәйдан ала. Дәвернең олы михнәтен

үз җилкәләрендә татып, үз йөрәкләре аша үткәргән бу буын ата назыннан гына түгел, атаның физик һәм рухи ярдәменнән, таянычыннан да мәхрүм.

Бик яшьли тормыш хакыйкатен танып үсү, үзе һәм башкалар өчен җаваплылык хисе тою әлеге чор әсәрләренә җәмгыятьнең киләчәге өчен борчылу тойгысы һәм фикер кыюлыгы алып

килүгә сәбәп була.

«Бер ананың биш улы» (1976) повесте – татар әдәбиятына яңа сулыш биргән әһәмиятле әсәрләрнең берсе. Ул үз чоры проблемаларын укучы алдына ачыктан-ачык салып куюы, замандашларын җитди уйланырга чакыруы белән киң яңгыраш ала.

Х.Сарьян әсәрләрендә «автор фикере яшерелгән булу – төп стиль сыйфатларыннан берсе»4 . Әдип чынбарлыкка үз мөнәсәбәтен турыдан-туры белдерми, ә геройларның

эш-гамәлләреннән, яшәү рәвешеннән, хис-кичерешләреннән чыгып, тормыш-яшәеш турында нәтиҗә ясауны укучының үзенә калдыра. «Бер ананың биш улы» әсәрендә конфликт аерым кешеләр арасында булмыйча, кеше һәм җәмгыять, кеше һәм заман каршылыгында бирелә, эчкечелек кебек яман гадәтнең милли яшәешкә тирән үтеп керүе тасвирлана һәм шул рәвешчә чынбарлыкны гомум фәлсәфи планда чагылдырып, яшәү рәвешенең үзгәрергә тиешлеген ассызыклый.

Сириннең Любовь Васильевнага мәхәббәте әсәрдә шактый урынны биләп тора. Әлеге хатынның авылдан яңа килгән үсмер татар егетенә рус телен өйрәнүдә,техникумда укып китүенә, гомумән, яңа мохиткә күнегүенә йогынтысы зур була.

Самими дуслык, ярдәмләшү алга таба мәхәббәткә әверелеп, Сириннең бөтен күңел дөньясын биләп ала. Любовь Васильевнаны шартлы рәвештә Г.Исхакыйның «Ул әле

өйләнмәгән иде» (1916) повестендагы Анна Васильевнаның «әдәби сеңлесе» дияргә мөмкин. Хикмәт аларның әтиләренең исеме уртак булуда түгел, ә татар ир-егетләренә

мөнәсәбәтләренең охшашлыгында. Бер яктан, алар дөньяларын онытып яратсалар, ирне назга, сөюгә күмсәләр, икенче яктан, аң-белем, зыялылык ягыннан да бертөсле.

Икесенең дә үз мәхәббәтләрен көчләп такмаулары, татар егете белән бергә яши башлагач та, акча, финанс мәсьәләсендә мөстәкыйльлекләре һәм үз милләтләренә тугры калулары белән бертөрле булулары гаҗәп. Алар һәрдаим ир-атны ашау-эчү, кием

ягыннан кайгыртып торалар, инде аерылдык дигәндә дә, борчылып, хатлар язалар.

Әлеге ике авторда да идеаллаштырылган рус хатын-кызы образын татар хатынына каршы кую бар. Исхакыйда бу гадәттән тыш арттырылып бирелә. Х.Сарьянда да Сириннең Диләрәне Любовь Васильевнаны яраткан кебек ярата алмавы, хатынының

салкынлыгыннан, иренә карата игътибарсызлыгыннан, бер дә юкка көнләшүеннән дип аңларга мөмкин.

Г.Исхакый ХХ йөз башыда ук катнаш никахны милләтне юкка

чыгарачак факторларның берсе итеп алдан кисәтә. Моның сәбәбен татар тормышының рухи-мәдәни яктан артталыгында, бигрәк тә хатын-кызның мөстәкыйль фикерли һәм яши белмәвендә күрә. Совет чоры әдибе Х.Сарьянда милли идея тирәндәрәк бирелә, автор аны әзерлекле укучыга нисбәт итеп яза.

Билгеле булганча, совет идеологиясе үзенең башлангыч чорыннан ук катнаш никахны пропагандалый. Халык аңына сеңдерелеп килгән идея 60 елларда җимешләрен ныклап бирә башлый: бу чорда катнаш никахлар кинәт күбәеп китә, авыллардан килгән яшьләрнең рус егете яки кызы белән гаилә коруы хәтта бер «модага» әверелә.

Х.Сарьян әлеге аянычлы күренешне игътибарсыз калдыра алмый. «Ул әле өйләнмәгән иде»дә Шәмси үз милләтенең һәм диненең юкка чыгасын аңлый, әмма үзендә моңа каршы торырлык көч тапмый, Сирин исә үз заманы кешесе, чордашлары кебек аның милли аермага инде исе китми. Аныңча, Любовь Васильевна белән алар арасында яшь арасының күп булуы гына киртә булып тора. Мөнәсәбәтләр тирәнгә китеп, марҗа белән

гаилә кору турында хыяллана башлаган егеткә зыялылыгы, мәгънәлелеге, дөньяны рухи танып белүе белән аерылып торган Хавадис абыйсының уйландырырлык сүзләре нык тәэсир итә. «Мәхәббәт ул җылан авызына да кертә, диләр. Ә син әнине уйладыңмы соң? Әни дә бар бит әле! Дини карчык, ул ни әйтер? Нәселдә булмаганны, димәсме?»5, – ди. Сирин шуннан соң гына ялгыш адымнан тыелып кала.

Шуны да билгеләп үтәргә кирәк: Х.Сарьян Г.Исхакый әсәрләрен белгән дип кистереп үк әйтә алмасак та, әлеге охшашлыклар булу һәм истәлекләрдә язылганча, 1970 елда Төркиягә баргач, милли лидерның кызы Сәгадәт Чагатай белән очрашуын6 исәпкә алганда, әдипнең Г.Исхакый иҗаты белән таныш булу ихтималын да инкарь итә алмыйбыз.

 

Х.Сарьян гомеренең соңгы елында «Җәза» (1978) повестен иҗат итә һәм ул язучының вафатыннан соң гына башта «Казан утлары» журналында, аннары «Егет язмышы» исеменә үзгәртелеп аерым китап булып басылып чыга. Х.Сарьян әсәрләре

гадәттә күпкатламлы булулары белән аерылып тора. Монда да автор тормыш-яшәеш турындагы фикерләрен берничә яссылыкта тәкъдим итә. Беренчесе – күзгә күренеп торганы гади: көннәрдән бер көнне Даниал исемле малайның әтисен чәнчеп үтерәләр.

Берничә ай элек кенә Нуриман Нуриазданов мәчет манарасын кисүдә катнаша һәм әлеге вакыйгага бәйле янаучы кешеләрне дә шик астына алалар. Әсәр детектив характерда: анда укучыда интрига тудыру, кызыксындыру алымнары еш кулланыла. Повестьның ахырында гына билгеле була – үтерүче һич башка килмәгән кеше – Баһау карт булып чыга. Язучы үтерүнең сәбәбен совет чоры әдәбиятына хас булганча, иҗтимагый-сәяси

сәбәпләр белән аңлатмый, ә геройның шәхси холкына, әхлакый түбәнлегенә бәйләп калдыра. Еллар буе тупланып килгән көнчелек, үзенең түбәнлеге белән килешә алмау Баһауны ахыр чиктә авылдашын үтерүгә кадәр җиткерә.

Повестьның төп мәгънәсе икенче катламда. Монда авторның әсәргә биргән «Җәза» исеме ачкыч ролен үти. Кеше үтерүен башкага сылтап, ирләре фронтта булган хатыннарның сыер-сарыкларын суеп ашап яткан, вәхши җинаятеннән соң

да егерме ел яшәп, үз үлеме белән үлгән Баһауны җәзасын алды дип әйтүе кыен. Ә менә Нуриманның һәм Фидаилнең язмышлары аянычлы булу, чыннан да, уйланырга мәҗбүр итә.

 

Мәкаләнең дәвамын "Казан утлары" журналының 3 санында (2020) укыгыз. 

 

Айгөл ГАНИЕВА-ГЫЙНИЯТУЛЛИНА,

филология фәннәре кандидаты

 

"КУ" 3, 2020

Фото: sptatar.com

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Сәрьянның ,,Егет язмышы" әсәре буенча Әлмәт театрында шәп спектакль куелды! Реж.А.Абушаһманов, директорыбыз Ф.Исмәгыйлева соравы белән уртак фикергә килеп гаҗәеп сәнгать әсәре тудырды Театрыбыз! ,,Агыйделнең арьягында!" Премьерага рәхим итегез!