Логотип Казан Утлары
Публицистика

Журналистлар сатучы була аламы?

Журналист кеше медиа продукт ясаучы, аны таратучы һәм оста итеп сатучы дигән фикер хәзер елдан ел арта, үсә бара. Чыннан да, бүгенге кулланучылар вәзгыятендә бу идеяның тууы табигый хәл. Шуңа журналистиканы кибет белән чагыштырасым килә.

Журналист кеше медиа продукт ясаучы, аны таратучы һәм оста итеп сатучы дигән фикер хәзер елдан ел арта, үсә бара. Чыннан да, бүгенге кулланучылар вәзгыятендә бу идеяның тууы табигый хәл. Шуңа журналистиканы кибет белән чагыштырасым килә. Кибет киштәләрендә өйгә кирәк-ярак яисә берә тәм-том булса, журналистика дәрьясында ул – күпсанлы газета- журналлар, радиоэфирлар һәм махсус дискаларда сакланган телевизион программалар. Әйе, туры килә. Белгәнегезчә, һәр кибеттә “Айның иң яхшы эшчеләре” дигән стенд тора. Ышанасызмы, юкмы, әмма журналистикада да бу күренеш күзәтелә. Тик аның исеме күпкә яңгыралышлы һәм дәрәҗәсе дә күпкә өстенрәк һәм мактаулырак.

2021 елның “Бәллүр каләм”е үзендә төрле редакцияләрдә, өлкәләрдә хезмәт куючы, Татарстан матбугатын үстерүдә зур урын алып торган каләм ияләрен – журналистларны – бер урында туплады. Өстәвенә әлеге чара гади котлау һәм бүләкләү белән генә чикләнеп калмады, ә интерактив элементлар белән дә бәйрәмне бизәп китте. “Татарстан матбугатлары урамы” күргәзмәсе журналистларны, иҗатка якын булган кешеләрне генә түгел, ә АО “Татмедиа” бинасы яныннан узучы гади халыкны да битараф калдырмады. Татарстанның газета-журналлары, радиолары һәм телевизион каналлары үз продуктларын тәкъдим итте, аның белән таныштырды. “Хатлар йорты” үз куллары белән ясалган открыткалар, ә “Татарстан китап нәшрияты” китаплар сатты. Медиапроект “Татмедиа Junıor” һәм журнал “Салават күпере” медиаматериаллары белән таныштырды, “Шәһри Казан”, “Ватаным Татарстан”, “Казанские ведомости” кебек газеталар соңгы саннарын тугры укучыларына бүләк итте. “Казан утлары” күргәзмәсендә исә журнал саннарын һәм танылган кесә китаплары иде.

Татарстан радиостанцияләре дә читтә калмады. “Татар радиосы” күргәзмәнең башыннан ахырына кадәр зәвыклы һәм милли эстрада җырларын яңгыратты, шул рәвешле әлеге чараны тагы да җанландырды. “Тәртип” радиосы да артта калмады. Алар үзләренең алдагы планнары белән таныштырып китте, эксклюзив антиквар радио элементларын күрсәтте һәм шулай ук милли җырлары белән куандырды. Телеканал “Шаян ТВ” хәтта мини-концерт та оештырырга өлгерде. Кыскасы, күргәзмәгә килүчеләргә моңаерга, күңелсезләнергә вакыт калмады. Матбугат чаралары бер-берсен уздырып, тагы да оригинальле, яңгыравыклы итеп үзләрен күрсәттеләр. Мондый чаралар ярдәмендә генә халык яңа матбугат белән таныша, тәҗрибәлеләрен онытмый, ә журналистлар исә конкурентларга карап өйрәнә, идеялар туплый, үзләрендә көндәшлек хисен уята.

Бер тәҗрибәле журналистның миңа “журналистларга хәзер 

профессионализмга һәм иҗади өстенлекләргә ышанып калырга ярамый. Алар  үзләренең продуктларын җилгә очырмыйча, үтемле итеп сата белергә тиеш” дип әйткәне булган иде. Бер карашка материалистик бу сүзләр эчендә вәзгыятькә туры килгән фикер ята. Һәм бу бик дөрес юнәлеш. Журналистика иҗат һәм рух ягыннан укучыга, каләм иясенә файда гына түгел, ә авторга лаеклы һәм тиешле материаль табыш та китерергә тиеш.

Айзилә Сабирова

Фото: Ландыш Әбүдарова

Галерея

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев