Логотип Казан Утлары
Публицистика

Язмыш сынауларына бирешмичә

Бу вакыйгаларны кичергән Барый Галиев Теләче районы Балыклы авылында туып үсә. Аның узган язмыш юлы сикәлтәле һәм бик тә катлаулы...

Бу вакыйгаларны кичергән Барый Галиев Теләче районы Балыклы авылында туып үсә. Аның узган язмыш юлы сикәлтәле һәм бик тә катлаулы... Шулай да ул һәрвакыт кешеләргә булган хөрмәт хисен югалтмый, дөньяны яратуыннан туктамый. Исеме

акланганнан соң, озак еллар мәктәптә балаларны балта осталыгы серләренә өйрәтә. Бүгенге көндә лаеклы ялда, балалары белән Теләче районының Алан авылында көн итә.

Материал тулысынча аның сөйләве буенча язылды.

Ямьле яз көнендә Барый карт ихатасына яшь кенә кыз белән бер егет килеп керде. Алан урта мәктәбенең 11 нче сыйныф укучылары икән. «Соңгы кыңгырау» бәйрәменә мәктәптән чакыру кәгазе китергәннәр. Итагатьлелек саклап, бераз сөйләшеп тордылар.

Аннан чакыру турында кабат искәртеп, саубуллашып китеп тә бардылар. Карт аларны капка төбенә кадәр озата чыкты. Яшьләргә сокланып карап калды. Их, яшьлек, яшьлек!

Иң матур, иң рәхәт вакытлар... Әйе... Ул да шушы Алан мәктәбендә укыды бит. Аның да яшь вакытлары, изге хыяллары бар иде. Тик сугыш дигән аждаһа бөтен хыялларны чәлпәрәмә китерде.

Барый урта мәктәпне 1939 елда тәмамлады. Районда алдынгы мәктәпләрнең берсе иде бу. Директор Нур Шәфиевич Сафиуллин, фәннәрне яхшы укыту белән генә канәгатьләнмичә, сыйныфтан тыш чаралар оештыруга да зур игътибар бирә белде.

Барый иң актив укучылар рәтендә булды. Түгәрәктә мандолина уйнау серләренә төшенде. Гармунда уйнарга инде кечкенәдән үк өйрәнгән иде. Мәктәптәге бер генә кичә дә аннан башка үтмәде. Мәктәптә үткәрелгән төз ату ярышларында да иң яхшы

атучылардан саналды. Шуңа да егетләрчә горурлык белән күкрәгендә «Отличный стрелок» һәм ПВХО (противовоздушная и химическая оборона) билгесен йөртте. Сигезенче сыйныфтан ук үзенең алга таба кая барасын, кем булачагын ачык күз

алдына китерә иде. Ул хәрби офицер булачак! Барый үзен шуңа әзерләде. Хәрби темага китаплар укыды, төрле походларда катнашты, күренекле хәрби җитәкчеләрнең тормыш юлын өйрәнде. Егетнең активлыгын тиз күреп алдылар. Унынчыда укыганда,

партиягә кандидат итеп кабул ителде.

Мәктәп тә артта калды. Көзге чакыру башлангач, Теләчегә килеп, хәрби комиссар Васильевка үзенең хыяллары турында сөйләп бирде. Бу вакытта армиягә китү өчен мөмкинлек чыкмады. Өч ай партия райкомында статист булып эшләгәннән соң, ноябрьдә Орлов хәрби пехота училищесына юллама тапшырдылар. Егетнең башы күккә тия язган иде ул вакытта. Гади авыл малае – хәрби офицер!

Бу юлның бик катлаулы буласын, алда озакка сузылган сугыш михнәтләре, чит җирләрдәге әсирлек, илгә кайткач күрәчәк хурлыклы газаплар – боларның берсен дә күз алдына китермәде Барый ул вакытта.

Әнисе Барыйны юлга әзерли башлады. Ә ул, әтисенә ияреп, колхозның атларын карашырга барды. Аның да ярты гомере әтисе белән шушы атлар арасында үтте бит. Хуҗалыкта алтмышка якын ат бар. Барый һәрберсенең исемен, холкын белә. Алар арасында яраткан чаптары – җиңел сөякле Йолдыз кашка! Ничек инде аларны күрмичә, саубуллашмыйча китәсең, ди. Әле тагын кайчан кайтыла?!

Менә ат базары. Зур капканы ачып, эчкә үттеләр. Моңа кадәр тыныч кына печән чемченеп яткан малкайлар, хуҗалар килгәнне күреп, пошкырып сәлам бирделәр, урыннарында тыныч кына тора алмыйча, тыпырдап биеп алдылар. Ата белән ул, артык сөйләшмичә генә, атлар астындагы сайгакларны себереп җыештырдылар.

Иң аргы башка кертеп өелгән печән кибәненнән йолкып, утлыкларга азык салып чыктылар. Кайтып китәр алдыннан Барый Йолдыз янына тукталды. Чаптар егетнең күңелендә нинди уйлар кайнаганын белми иде шул. Ул егет белән шаярырга маташты.

Гадәт буенча, хуҗасының кесәсеннән шикәр шакмагы, ипи кисәге эзләде, пинжәкнең җиңнәренә, түшенә кагылды. Беренче тапкыр Барый «китү» сүзенең чын мәгънәсен шушында аңлады. Бугазына кайнар төер утырды.

...Орёл пехота училищесындагы курсантлар арасында төрле милләт вәкилләре бар иде. Бәхеткә, татарлар да шактый икән. Взвод командиры Хатыйп Галимов та күрше Сауш авылыннан булып чыкты. Арча педучилищесын бетереп килгән. Мирсәет

Заһидуллин – Бөгелмәдән. Алар Барыйның иң якын дусларына әйләнделәр.

Авылда эшләп үскән Барыйга училищеда уку артык кыен булмады. Зачётларны, ату нормаларын «яхшы» билгеләренә тапшырып килде, шушында партия сафларына кабул ителде.

Сугыш башлану турындагы хәбәрне Барый туган авылында ишетте. Ике ел уку дәверендә беренче тапкыр ялга җибәрелгән курсант куш атнасын да тутыра алмыйча, 23 июнь көнне

училищега китеп барды. Юлда барганда ук, Тула шәһәренә җитәрәк, аларның эшелонын бомбага тоттылар. Тәүге тапкыр егетнең фашистлар белән очрашуы шушында булды. Сугыш

китергән канлы вәхшәтне, беренче үлемне, кул-аяклары бомба ярчыкларыннан теткәләнеп беткән хатын-кызларны, балаларны күреп тетрәнде, гаҗизләнде.

Сугыш училище тормышына да кырыс үзгәрешләр кертте. Барлык өйрәнүләр урманда, лагерьда үткәрелә башлады. Укыту срогын кыскартып, июнь ахырында барлык курсантларга лейтенант дәрәҗәсе биреп, фронтның төрле участокларына тараттылар.

Мценск шәһәре янында яңа дивизия туплана башлаган икән. Барыйны шушы 51 нче Перескоп армиясе составына кергән 271 нче дивизиянең 176 нчы полкына транспорт ротасы командиры итеп билгеләделәр. Дивизия тупланып беткәч, көньяк фронтка – Кырымга җибәрделәр. Юлда ук эшелон дистәләрчә тапкыр бомбага тотылды. Аеруча Джанкой станциясе янында булган канлы сугышлар йөрәккә сеңеп калды. Сугышның беренче айларына иң авыр, иң күп югалтулар туры килеп, совет

армиясе бөтен фронт буйлап чигенде. Джанкой, Алупка, Алушта шәһәрләре немецлар кулында калды. Алушта шәһәре янында Барыйлар полкы да тулысынча тар-мар ителде. Полк командиры полковник Рогозянов (азәрбайҗан, заманында Казанда укыган,

татарча яхшы белә) җитәкчелегендәге командирлар төркеме полкның документларын яндырырга, байракны яшерергә дигән карарга килде. Бу авыр миссияне башкаруда Барый да катнашты. Полкның исән калган кешеләре, командирларының соңгы боерыгы

буенча ике-өч кешелек төркемнәргә таркалып, таулар аша Севастопольгә чыгу өчен хәрәкәт итәргә тиеш булды. Барый җитәкләгән төркем – хәрби техник Василий Игушин (белорус) һәм мал табибы Алексей Кудрин карта буенча үзләренең кайда

икәнлекләрен ачыклаганнан соң, юлга кузгалдылар. Бер авылга кереп, хәрби форманы калдырып, гади киемнәргә алыштырып чыктылар. Барый үзенең офицер киемен һәм документларын юк итте. Бары тик бүрек эченә тегелгән партбилетын гына калдырды.

Юлда барганда, алар партизаннар белән очрашты. Отряд бары коммунистлардан гына тора. Аларның командиры белән сөйләшкәннән соң, Барый да партизаннар янында калырга булды. Иптәшләре генә партиядә булмаганлыктан, партизаннар

отрядында кала алмый. Дуслары Василий һәм Алексей командирларыннан аерылырга теләмәүләрен әйткәч, Барый да фикереннән кире кайтты. Ни күрсәк тә, бергә күрербез, дип юлга кузгалдылар. Партизаннар командиры аларга үзенең бер үтенечен җиткерде: «Әгәр дә, Севастопольгә барып җитә алсагыз, Чапаевская урамындагы егерме икенче номерлы йортны табып, әниемә исән икәнлегемне хәбәр итегезче...»

Бу үтенечне үти алмадылар, Севастопольгә барып җитәрәк, өч егетне дә әсирлеккә төшерделәр...

Шушы авыр хатирәләрне яңартып утырганда, Барыйның кулына бер умарта корты килеп кунды. Күп бал җыеп арыган идеме, әллә сусызлыктан әлсерәп төшүе булдымы – умарта корты, йөгерештән килгән чабышчы шикелле, бөтен гәүдәсе белән сулап торды

да, үз юлы белән очып китте. Әйе, бу дөньяда һәрбер җан иясенең үз юлы бар шул.

Табигать бар тереклекне үзенчә ирекле итеп яраткан. Бар җан иясенә ирек кирәк, ирек...

Әсирләрне, мылтык түтәләре белән төрткәләп, авылга таба куаладылар. Бу Кырым татарлары яши торган Өскет авылы булып чыкты. Авылны бүлеп, көчле елга агып ята.

Барый, озак уйлап тормыйча, суга сикерде. Немецлар бу хәлне көтмәгән иде булса кирәк. Алар, мылтыкларын төзәп ата башлаганчы, көчле су ташкыны егетне дошманнарыннан

ерагайтты. Партбилет белән бүрек тә дулкыннар арасында юкка чыкты. Әмма качып котылырга язмаган икән. Елганың алдагы борылышында фрицлар, мондагы ыгы-зыгыны күреп, иптәшләренә ярдәмгә ташландылар. Барыйны, тотып алып, калын олтанлы итекләре белән типкәләп, иптәшләре янына алып килделәр. Өчесен дә ниндидер таш стена янына тезеп куйдылар. Немец капитаны (гаупман) авылдан мулла чакыртты.

Бөтенесе дә үлем якынлашканын аңлый иде. Ни могҗиза, бу юлы үлем аларны читләтеп үтте. Офицер белән мулла арасында булган сөйләшүдән Барый бары: «Бигрәк яшь бит. Малай гына әле», – кебек сүзләрнең мәгънәсенә төшенә алды.

Шуннан бер атна буе аларны салкын подвалда тоттылар. Сорау алулар көнаралаш кабатланды. Барый үзенең офицер икәнен дә, коммунист булуын да яшерде. Фамилиясен үзгәртеп, Вәлиев дип яздырды һәм сугыш беткәнче шушы фамилия белән йөрде. Суга төшкәч, энәсеннән-җебенә кадәр чыланган Барыйның чалбарлары да, сырмасы да шыкраеп катты. Салкын тиеп, аяк һәм кул буыннары киемнәргә сыймаслык дәрәҗәдә шеште, урыныннан да кузгала алмас булды. Берничә көннән әсирләрне лагерьга озату өчен конвоирлар килде. Үз аяклары белән атлый алмаганнарны юлда ук атып калдырдылар. Иптәшләренә рәхмәт, Барыйны, ике яктан култыклап, күтәреп диярлек йөрделәр. Казакъ егете Рәхимов, Балык Бистәсе районы Күгәрчен авылыннан Миңлебаев иң авыр вакытта да аны ташламадылар. Лагерьда да йә ипи кисәгеннән, йә үзләренең баландаларыннан өлеш чыгардылар. Аягына басарлык хәлгә килгәч, Барый да иптәшләре белән эшкә йөри башлады. (Эшкә йөрмәүчеләргә бер грамм да

икмәк бирелми.)

Бервакыт аларны Бахчасарай шәһәреннән Херсонга җәяүләп алып киттеләр. Башта җиде йөзгә якын кешене өчәрләп колоннага тезделәр. Алдан-арттан овчаркалы солдатлар озата барды. Ике тәүлек ашарга-эчәргә бирми интектерделәр. Бервакыт колонна чөгендер басуы кырыеннан үтә башлады. Берничә әсир белән Барый да татлы ризык эләктереп чыкты. Алардан күреп, тагын бер төркем басуга ташланды. Фашистлар, котырып, автоматлардан ата башладылар. Чөгендер басуында дистәләгән кеше ятып калды.

Авыллар аша үткәндә, җирле халык әсирләрне кызгана, ярдәм итәргә тырыша иде. Алар колоннаның кайчан үтәсен ничек белгәннәрдер, ләкин һәрвакыт тоткыннарны алдан әзерләнеп каршы алалар. Хатын-кызлар йә сало кисәге алып килә, йә ипи

кыерчыгын кесәгә сала. Немецлар моңа сүз әйтми. Әсирләрне ашату проблемасын шулай хәл итәргә күнеккән булганнардыр, күрәсең. Тукталыш болында яки киңрәк бер тигезлектә оештырыла. Халык белән очрашуга берәмләп кенә чыгаралар. Ачлык тәмугка кертә, диләр бит. Барый да, үз порциясен ялмап куйгач, икенче «рейска» чыгарга батырчылык итте. Читтән күзәтеп торучы немец солдаты, озын гәүдәле чандыр татар егетен чамалап калган, күрәсең, шунда ук үзенең овчаркасын өстерде. Минут эчендә бозау кадәр эт гимнастёркадан эләктереп алды да хәлсез Барыйны болгап та ыргытты. Ярый әле тешләмәде, бөтенләй бугазлап ташламады, ләкин торырга да ирек бирмәде. Барый торып кына баса, эт ырылдап җиңнән яки итәктән каптырып

ала да җиргә кабат егып сала. Немец солдатлары, мәзәк ясап, әсирне чолгап алдылар, шарык-шорык көлешеп, этне кабат-кабат өстерделәр.

...Барый калтырый башлаган куллары белән күз яшьләрен сөртеп алды. Тамак төбенә килеп бөялгән төерне йотып җибәрде. Әйе, егуын күп ектылар, ләкин сындыра, тормышка, яшәешкә, кешеләргә булган мәхәббәтен сүндерә, үтерә алмадылар.

Гомере бетмәгәч, Бахчасарай, Херсон, Симферополь, Николаевск шәһәрләрендәге хәрби лагерьлар тормышының барлык «рәхәтлек»ләрен дә татырга туры килде аңа. Ә күпме кеше шушы тимерчыбык киртә эчендә ятып калды?! Күпме гөнаһсыз

җан кыелды монда?! Николаевскида Барыйны төрле эшләргә йөрттеләр. Бервакыт иптәшләре аша шәһәр кешеләре белән бәйләнешкә кереп, качарга булды. Алдан сөйләшенгәнчә, үлек чыгаручылар аны, мәетләр белән бер арбага төяп, зур чокырга

ташлады. Егет көнне мәетләр арасында уздырды. Өстенә дистәләрчә кеше гәүдәләре ташланганлыктан, әздән генә үзе дә теге дөньяга китеп бармады ул. Төнлә Шура исемле рус хатыны һәм аның энесе Алексей, чокырга төшеп, мәетләр арасыннан татар егетен актарып алдылар һәм бау белән тартып чыгардылар. Ике атнага якын ул шушы шәфкатьле гаиләдә яшәде. Алар, шәһәр читендәге зират янында, Рыбная урамындагы кечкенә генә йортта көн итә. Ләкин кемнеңдер немецларга җиткерүе нәтиҗәсендә, ул

кабат лагерьга эләкте.

1943 ел башларында бер төркем әсирләрне Польшага озаттылар, алар арасында Барый да бар иде. Башта Радом шәһәрендәге, аннан Едлино станциясе янындагы лагерьга күчерделәр. «Идел-Урал» легионы турында ул беренче тапкыр шушында ишетте. Сталинград янында җиңелгәннән соң, фашистларның тактикасы нык үзгәреп, алар Совет Армиясе солдатларының әсирлеккә эләккәннәренә, большевиклар коллыгыннан коткаруны вәгъдә итеп, милли дәүләтчелек төзергә мөмкинлек тудырачакларына ышандырырга тотындылар. Шушы максаттан, рус булмаган милләт вәкилләрен «Идел-Урал» легионына туплауны башлап җибәрделәр.

Билгеле, күпчелек әсирләр немецларның бу эшчәнлеген провокацион, ялган алым икәнлеген яхшы аңлый. Ә үзебезнең үк татар әсирләре, немец формасы киеп, легионга язылырга өндәп йөри башлагач, күпләр гаҗәпләнеп калды. Каршы чыгучылар, аларны сатлыкҗанлыкта гаепләүчеләр, турыдан-туры йөзләренә бәреп, «хаин» дип әйтүчеләр дә булды. Тора-бара мәсьәләгә ачыклык керде. Бараклар кырыенда ачык сәхнә ясалып,

концертлар куя башладылар. Татарларның концерт труппалары туган ил, туган тел турында шигырьләр укыды, халык күңеленә үтеп керә алырлык җырлар башкарды.

Шушы туган ил турында җырлар тыңлаганнан соң, тоткыннарның йөзләре яктырып китте, йөрәкләргә яңа кан йөгерде, алга таба яшәүгә өмет уянды. «Кием алыштыру гына әле ул сатылу дигән сүз түгел. Киегез киемен, алыгыз коралын. Аннан намусыгыз

кушканча эш итәрсез. Болай, башыгызны иеп, палач балтасына таба атлыйсыз. Ә беләсезме бу лагерьда безнең кебекләрнең йөзәрләп, меңәрләп һәлак булганын?!

Шуннан үзегез уйлап карагыз инде. Татар халык мәкален онытмагыз, «ятып калганчы, атып кал!» Бу сүзләр Барыйның күңелендә әле дә яңгырап тора. Бераз соңрак аңа бу эшне оештыруда төп рольне Җәлил җитәкләгән «каршылык» группасы уйнавы мәгълүм булды. Әйе, Барый – дошман өнендә бүгенге көндә бөтен дөньяга танылган татар шагыйре Муса Җәлилнең шигырьләрен тыңлаган кеше.

Җәлилчеләр алар лагеренда берничә тапкыр булды. Легионерларга караш үзгәрде. 1943 елда Барый да легионга керде. Аларны, немецлар белән аралаштырып, каравылга куйдылар, төрле объектларны сакларга йөрттеләр. Берничә айдан өченче батальонның көнчыгыш фронтка озатылуы, аларның үз араларындагы немецларны юк итеп, үзебезнекеләр ягына

чыгуы ишетелде. Вакыт үткән саен, немецлар легионерларга ышанычын югалта барды, таләпләр кырысланды, һәркемне күзәтә, тикшерә бардылар. Озак та үтмәде, өч батальонны Франциягә озаттылар. Барый да шунда иде. Көньяк Франциядәге Ле-Пюи шәһәренә килеп урнаштылар. Хәлләренең мөшкел булуына карамастан, немецлар легионерларны фронтка җибәрергә шикләнделәр, төрле өйрәнү эшләренә генә йөрттеләр.

Франциядә яшәүче рус эмигранты аша француз партизаннары белән бәйләнеш булдырылды. 1944 елның маенда капитан Хаҗи Галиев җитәкчелегендә сиксәнләп легионер француз партизаннары белән кушылды. Барый да партизан булып китте.

Яңа чыкканнардан өч взвод оешты. Беренче взвод командиры итеп – Барый, икенче взводка башкорт егете Мәхмүт билгеләнде. Отряд белән полковник Люзеш җитәкчелек итте. Партизаннар Франциянең күп кенә шәһәрләрен һәм авылларын фашистлардан

коткарды. Шундый шәһәрләрнең берсе Уссельне азат иткәндә, Барый взводы җитмеш дүрт немец солдатын әсирлеккә төшерде. Уссель шәһәрен азат итү хөрмәтенә зур банкет оештырылды. Бу бәйрәмдә татарлардан ике егет – рота командиры капитан Хаҗи

Галиев белән Барый да катнашты. Люзеш татар егетләрен хөрмәт итә иде. Барыйны үзенең егерме яшьлек кызы белән таныштырды хәтта.

Маймак, Марат, Сантанжел шәһәрләре, партизаннар көче белән, дошманнан чистартылды. Франция хөкүмәте офицерларга ул чор өчен шактый зур суммада хезмәт хакы да түли башлады. Лимож шәһәрен азат итүдә күрсәткән батырлыгы өчен Барыйны Франциянең көмеш ордены белән бүләкләделәр. Шәһәрне алганнан соң, отряд белән фотога төштеләр. Барысы да – француз партизаннары символына әйләнгән береткалардан, шортиктан, аякларда – калын табанлы ботинкалар.

Немецлар Франциядән тулысынча куып чыгарылды. Советлар иле фашизмны җиңде. Туган җиргә, илгә кайту мәсьәләсе алга килеп басты. Татар егетләренең булдыклылыгына инанган полковник Люзеш берничә тапкыр Барый һәм Хаҗига

Франциядә калырга тәкъдим ясады. Егетләр баш тартты. Туган җир бик сагындырган иде шул. Илчелеккә барып сөйләшкәннән соң, Уссель шәһәре янындагы җыю пунктына килделәр. Кемнәр генә юк иде монда. Хатын-кызлар, балалар, хәрбиләр... Араларыннан Франциядә калучылар да булды. Инде кайтырга дип тезелгәч тә, берничә кеше, колоннадан чыгып, калучылар ягына басты.

Юл буе Хаҗи Галиев, Бөгелмә егете Вазыйх һәм Барый, гел бергә булып, киләчәккә планнар корып, изге хыяллар белән кайттылар.

Менә алар үзләре сугышта яулап алган кораллары белән, француз партизаннары формасыннан Германиянең Франкфурт шәһәренә аяк бастылар. Монда аларны чекистлар каршылады. Коралларны шундук җыйнап алдылар. Француз хөкүмәте биргән күкрәкләрдәге бүләкләр дә йолкып алынды. Берничә көн ябулы баракларда

тотканнан соң, товар вагоннарына төяп, этап белән Коми АССРга алып киттеләр. Ике айлап вакыт юлда үтте. Меңнәрчә чакрым газаплы юл узганнан соң, состав Котлас станциясендә туктап калды. Хаҗи һәм Вазыйх белән Барый шунда аерылышты. Аны

Абезь шәһәренә алып килделәр. Элекке әсирләрне фильтрацион лагерь аша уздыру башланды. Үзе кичергән, күргән вакыйгаларны бөртекләп сөйләп бирергә туры килде.

Тикшерү аны гаепсез дип тапты. «Спецпереселенец» дигән ярлык белән иреккә чыгардылар, ләкин шулай да еракка китәргә ярамый иде. Ул балта остасы булып эшкә урнашты. Василий Князев исемле рус егете аны агач эшенең барлык серләренә

өйрәтте. Заманында үзе Мәскәүдә Кремльдә столяр булып эшләгән. Сәяси тоткын булып йөри. Монда бер-береңнән, нәрсә өчен хөкем ителдең, дип сорау юк. Кирәк дип таба икән, кеше үзе сөйли. Еллар буе бергә эшләп тә, иптәшеңнең кем икәнлеген

белмәскә мөмкинсең. Василий белән икесе урындыклар, өстәлләр ясадылар. Башка легионерларны тагын да еракка озатканда, белгеч буларак, Барый лагерьда калды.

Шушы һөнәре, хезмәтне яратуы тагын күп мәртәбәләр ачлыктан, үлемнән саклап калды әле егетне. 1947 елда аның кулына чиста документ тоттырдылар, өйгә кайтырга рөхсәт бирделәр. Шулай итеп, хәбәрсез югалган дип саналган Барый алты елдан соң

туган авылы Балыклыга кайтып керде. Ул югында авыл да үзгәргән икән, һай үзгәргән.

Сугыш авылны да нык картайткан... Барый, туган-тумачаларын күреп чыкканнан соң, кичләтеп, урам буйлап атлады. Мишә ярларын урап менде, ферма яныннан үткәндә, атлар торагына да сугылырга итте. Күңелендә балачак хатирәләре яңарды. Менә

таныш сукмак. Абзар кырыенда су ташу өчен җайлап зур кисмәк утыртылган шул ук арба тора. Шул ук шыгырдап ачылучы капка, шул ук балачактан таныш абзар исе. Тик Барый эшләгәндә тулып торган абзар бушап калган, ул вакыттагы атларның яртысы да юк. Булганнары да шулкадәр ябык, эчләре-эчкә ябышкан, үтәли күренеп тора. Егет аранлык арасыннан Йолдыз кашканы эзләде, ләкин таба алмады. Бары соңыннан гына Йолдыз һәм аның кебек дистәләрчә башка атларның фронтка озатылуын ишетте ул.

Арчага илтеп, вагоннарга төяп җибәргәннәр икән. Аларның алдагы язмышы берәүгә дә билгеле түгел иде инде...

Бераздан Барый колхозда эшли башлады. Нәрсә генә булса да, тормыш алып барырга, яшәргә кирәк иде. Кышка керделәр. Замананың авырлыгына карамастан, яшьлек үзенекен итә икән. Авылда кичке уеннар, аулак өйләр яңарды. Гармунда яхшы

уйнаучы Барый бу кичәләрнең түрендә булды.

Беркөнне авылга чегәннәр килүе турында хәбәр таралды. Йортларга кереп күрәзәлек итеп тә йөриләр икән. Гаҗилә апаларда кызлар аулак өй ясаган көнне багучылар арасыннан 16-17 яшьлек бер чибәр чегән кызы да кичке уенга эләкте. Кызлар – кызлар

инде, һәрберсе үзенең киләчәк язмышы турында сораштыра башлады, егетләре, булачак ирләре белән кызыксынып, багучыны сырып алдылар. Тик араларында ник берсе русча белсен. Шуңа барысы да Барыйга ябырылды.

– Син русча яхшы беләсең бит, әйдә, безгә тәрҗемәче бул. Тик серләребезне сакларга сүз бир.

Кап-кара толымлы, кара күзле чегән кызы, тәҗрибәле юраучылар кебек, кызларны аерым-аерым чаршау артына алып кереп, күрәзәлек итә башлады. Барый бераз шомартып, кызларның күңеленә хуш килерлек итеп, юрау сүзләрен җиткерә торды.

Самими җанлы авыл кызлары чын күңелдән киләчәк матур язмышларын уйлап, сөйгәннәре белән озак та үтми кавышачакларына инанып, тарала тордылар.

– Әйдә, батыр егет, хәзер синең язмышың турында сөйләп бирәм – дип, чегән кызы сихри шомырт кара күзләрен Барыйга төбәде. – Алда озын һәм авыр юл күренә. Күргәнеңә караганда, күрәселәрең тагын да яманрак булырга охшый. Язмышың сиңа зур каршылыклар әзерләгән. Шунысы сөенечле: син боларның барысын да җиңәчәксең, ерак юлдан исән-сау кайтырсың. Үзең яхшы белгән кызга өйләнерсең. Бер малаең, ике кызың булыр. Иптәшең белән бергә байлыкта һәм муллыкта бәхетле озын гомер

кичерерсез. Бу авылда яшәмәссез, – дип тәмамлады үзенең сүзен.

Барый моны бары шаяру итеп кенә кабул итте. Их, кем уйлаган аны ул вакытта, чегән кызы әйткән һәрбер сүзнең рас киләсен, кем уйлаган...

 

Дәвамын сайтыбызда күзәтеп барыгыз.

Айдар ГАРИПОВ,

Саба районы Олы Шыңар урта мәктәбенең

тарих укытучысы

 
"КУ" 5, 2018

Фото: pixabay

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев