Язмыш сынауларына бирешмичә (дәвамы)

Көннәр үтә торды. Тормыш мәшәкатьләре белән чегәннәр дә онытылды. Барый

көн дә колхоз эшенә йөри, бригада белән җимерек торакларны яңарталар, фермаларны

ремонтлыйлар. Ел ахырында, артык зурдан купмыйча гына, күрше Алан авылыннан

укытучы Мәрьям белән никах укытып, гаилә корып җибәрделәр. Егет кызны күптән

белә иде, сигезенче сыйныфка кадәр бергә укыдылар, бер партада утырдылар.

Авыл кешесенә хас булган йөз төрле мәшәкать белән чабып йөргәндә, Барыйны

кинәт кенә Теләчегә чакырттылар. Икенче көнне сак астына алып, Казанга – «Черек

күл» дип йөртелә торган НКВД төрмәсенә алып киттеләр. Легионерлар эшен кабат

тикшерә башлаганнар икән. Башта Барыйга ничек пленга төшүе, әсирлектәге тормышы

турында тәфсилләп язып бирергә куштылар. Аннан сорау алу башланды. Бу хәл

1948 елның көзеннән 1949 елның апреленә кадәр дәвам итте. Беренче айларда эшне

Горшков фамилияле яшь кенә лейтенант алып барды. Сораулар һаман да бер үк, биш-

ун тапкыр кабатлана:

– Ни өчен әсир төштең? Син – офицер, коммунист, нишләп «Соңгы патронны үзең

өчен саклау» турындагы приказны үтәмәдең? Синең белән тагын кемнәр бар иде?

Мондый вакытларда Барый да аннан:

– Сиңа хәзер ничә яшь? Приказ биреп кенә бүген үз-үзеңә пуля җибәрә алыр

идеңме? Чын сугышны күргәнең бармы, аның ни икәнен беләсеңме? – дип сорый

иде. – Ике кешегә бер мылтык биреп, немец танкына каршы җибәрелгән солдатны,

әсир төшкән өчен, сатлыкҗанга саныйсыз. Безнең дүртенче армияне җитәкчеләр

немецларга саттылар, анда 500 меңнән артык кеше бар иде. Шушы 500 меңне дә

сатлыкка санаргамы? Без үзебезнекеләргә каршы корал күтәрмәдек. Шул соңгы чиктә

үзебезнең маңгаебызга пуля җибәрә алмаганга гаепләсәгез генә инде. Лейтенант

хаксызлыгын үзе дә аңлый иде, күрәсең. Шуңа күрә артык җәбер-золым күрсәтмәде.

Ләкин ул – кечкенә кеше, өстән кушканны үтәргә, приказга буйсынырга тиеш. Тикшерү

озакка сузылып та, гаепләрлек дәлилләр табылмагач, эшне башкага бирделәр. Монысы

– майор. Тикшерү бүлеге начальнигы. Моның белән кешечә сөйләшү мөмкин түгел.

Телендә гел мыскыллы сүзләр.

– Сатлыкҗаннар, фашист ялчылары. Төрмәдә черетәчәкмен мин сезне.

Янаулар буш булып чыкмады. Барыйны 58нче статья буенча атарга хөкем

иттеләр. Ләкин, бәхеткә, яшь булуын исәпкә алып, атуны егерме биш ел төрмә белән

алыштырдылар. Әлеге статья буенча хөкем ителүчеләрне «пересыльный» пунктка

җыйдылар. Бу – яманаты халык теленә кергән «Пләтән» төрмәсе булып чыкты. «Кара

козгын»нар көн саен яңа тоткыннарны ташып кына тора икән. Озак та үтмәде, аларны

Колымага озаттылар.

Ә өйдәгеләр, Барый турында бернинди дә хәбәр ала алмыйча, кара кайгыда, ут

йотып яшәделәр. Авылда калган беренче сабыен көтүче хатыны Мәрьямнең тормышы

180 градуска үзгәрде дә куйды.

Иң авыры юлда бару булгандыр, мөгаен. Товар вагоннары тоткыннар белән шыплап

тулган. Ашарга начар, су бөтенләй юк диярлек. Көндезләрен сулыш алуы да авырлаша.

Бу газапларга түзә алмыйча, шактый кеше юлда ук дөнья белән саубуллашты. 1949

елның июнь-июль айлары юлда үтте. Поезддан төшкәч, аларны Охота диңгезе буендагы

Ванино портына китерделәр. Моннан «Дзержинский» исемендәге теплоходка төяп,

Магаданга озаттылар. Җыелу пунктында бераз тотканнан соң, Колыма елгасы буена

урнашкан Сусуман шәһәренә җибәрделәр. Аннан биш йөзләп кешене сак астында

«Фролыч» исемле алтын приискасына алып киттеләр. Килүчеләрне мәйданга тезеп,

һөнәрләренә карап, төрле отрядларга бүлә башладылар. Балта осталары төркемендә

Барый берүзе булып чыкты. Мондый һөнәр иясенә лагерьда ихтыяҗ зур икән. Ул

белгечләр өчен булган аерым баракка урнашты. Монда медик, повар һәм мастерлар

тора. Барысы да сәяси тоткыннар, озак срокка хөкем ителгәннәр. Беренче көнне үк

яңа килүчене чолгап алып, сугыш, илдә булган башка вакыйгалар турында сораштыра

башладылар. Барый үзенең әсирлектә булуын, Франциядә партизан отрядында

сугышып йөрүен, монда ничек килеп эләгүен сөйләде.

Километрларга сузылган мәңгелек туң җир. Кешеләр шуны кәйлә, лом белән

чокып, 2-3 метр тирәнлеккә төшәләр (алтын комына җиткәнче). Бу кыш көне эшләнә.

Яз җиткәч, шушы меңләгән чокырга динамит урнаштырыла һәм бөтенесе берьюлы

шартлатыла. Актарылып ташланган ком-таш кисәкләренең өске өлешен бульдозерлар

чистартып чыга. Аста калган катламны, вагонеткаларга төяп, алты метр биеклектәге

бункерларга меңгереп бушаталар. Моннан ташлы ком улак аша үтә. Шушы вакытта

басым белән су җибәрелә. Алтын комы, улак төбенә җәелгән йонлы тукымага эләгеп,

утырып кала. Эрерәк алтын «самородок»ларын һәм таш кисәкләрен аста күзәтеп

торучы эшчеләр «бутырка» белән ике сортка аерып тора. Вакыт-вакыт өч-дүрт

килограммлы «самородок»лар да очрап куя. Билгеле бер вакыттан соң, улакка җәелгән

полотноны алып, алтын комын коялар. Аннан, балчык чүлмәкләргә тутырып, кислота

белән эшкәртәләр. Чистарып калган алтын агач тартмаларда Магаданга озатыла...

Ашарга мул бирәләр. Су дуңгызы ите, селёдка, икмәк өстәлдән өзелми. Сугыш

чорында америкалылардан кергән сало, күкәй порошогы да алтын чыгаручылар

авызына еш эләгә. Беренчедән, хезмәт бик авыр, хәлсез кеше алтын юу эшен башкара

алмас иде. Икенчедән, бу эш ил өчен бик табышлы. Араларында булган экономист:

«Дальстройның бер көне СССРны бер атна туйдырып торырга җитә», – дип әйтә

торган иде. Алга таба эшләгән өчен тоткыннарның махсус счётына акча да күчерә

башладылар. Зонадагыларга бер грамм алтын комы юып тапшырган өчен – ике сум,

ә иректәгеләргә дүрт сум хезмәт хакы яздылар. Ләкин кырыс климат, ирексез яшәү

рәвеше, цинга авыруы меңнәрчә кешене вакытсыз теге дөньяга алып китә торды. Бу

якларда кыш аеруча салкын була. Температура еш кына илле градустан да түбән төшә.

Бараклар беләктән аз гына юанрак агачлардан салынган. Уртада – тимер мичкәдән

ясалган мич. Ул, көне-төне янып торуга карамастан, бүлмәне җылыта алмый. Стеналар

берничә сантиметр калынлыгындагы боз белән каплана. Шушында, ике яруслы

нарларда, калын чалбардан һәм сырмадан йөзләрчә тоткын төн үткәрә. Иртән тагын

шул ук эш, тагын җир вату, тагын ком-таш чыгару...

Ике ел узганнан соң, Барыйны прииска начальнигы Авраам Моисеевич Непомнящий

үзенә чакыртты. Аның күтәреп куелган йорты бар икән. Шуны торырлык итәргә кирәк.

Барый берничә иптәше белән өйне эшләп чыкты. Тәрәзә-ишекләр куйдылар, идән-

түшәмнәрен кыстылар, бурасын мүкләп-чутлап, яшәрлек хәлгә китерделәр, соңыннан

хәтта мичен дә үзләре чыгардылар. Боларның осталыгын күреп, Авраам Моисеевич өй

өчен җиһазларга да заказ бирде. Буфет, кәнәфи, ачылмалы өстәл прииска хуҗасының

күңеленә хуш килде. Моннан соң Барыйны казу эшләренә йөртмәделәр. Ул тулысынча

столярлыкка күчте.

1953 елның язы якынлашты. Тоткынлыкта үткән бишенче яз иде бу. Шундый

көннәрнең берсендә аңа бер төш керде. Төсле төш. Имеш, алар җир астыннан тоннель

казыйлар икән. Инде казылган өлеше дә шактый. Менә ул тоннель буйлап алга таба

атлый. Еракта-еракта алсу яктылык күренде. Барый шул яктылыкка таба йөгерә

башлады. Озак та үтмәде, чәчәкле якты аланга килеп чыкты. Бөтен дөнья ямь-яшел.

Күктә кояш көлә, кошлар сайрый. Алан кырыенда җыйнак кына өй тора. Аяклары

үзеннән-үзе шушы өйгә таба алып китте. Йортның ишеген ачып, түргә узды. Аның

каршында яшь бала күтәргән мөлаем гына бер хатын пәйда булды. Стена кырыенда

агач эше өчен верстак куелган, өстендә фуганка ята.

– Абый, балама уйнар өчен струг йомычкасы юнып кына бирче әле, – ди яшь

хатын. Барый фуганканы алып, агач өстеннән йөртә башлый. Шундый җиңел, шома

бара. Алкаланып, бөтерелеп, агач йомычкасы сыдырыла. Барый аны хатынга сузды.

– Рәхмәт, – диде ханым, елмаеп. Төшенең шушы урынында уянып китте. Күргән

тәэсирләреннән айный алмыйча, озак кына уйланып ятты.

– Егетләр, берничә көннән мин илгә кайтып китәчәкмен. Күңелем шулай сизә, менә

күрерсез, – диде ул иптәшләренә. Алар моңа көлеп кенә карады.

Смена бетәр алдыннан цех начальнигы Шпаков Барыйны үз янына чакырып

алды да: «Борис, по секрету скажу, ты скоро уедешь. Только пока никому не говори

об этом», – диде. Төшен кайтуга юраса да, күңеле белән азат ителүне көтсә дә, чын

мәгънәсендә хыялының тормышка ашуына тиз генә ышанып җитә алмады Барый. Ике

көннән аңа эш коралларын тапшырырга куштылар. Башта самолёт белән Магаданга,

аннан пароход белән Ванинога озаттылар. 1953 елның маенда ул Уфада иде инде. Бу

вакытта Башкортстанда аның белән бергә әсирлектә булганнарны яңа «җыя» гына

башлаганнар икән. Барыйны шуларны тану өчен алып килгәннәр булып чыкты.

Гали Рәхимов белән күзгә-күз очрашу оештырдылар (әсирлектә ул Гали Белый

булып йөри). Алар бер-берсен таныдылар һәм аны яшермәделәр дә. Галине әле яңа

гына кулга алганнар. Тикшерү эшен алып баручы следователь – Советлар Союзы Герое.

Сугышны үз җилкәсендә татыган кеше. Солдатларның хәлен аңлый, сорауларын да

ипләп бирә. Барый Галинең намуслы кеше булуын, бергәләп әсирлектә булуларын,

француз партизан отрядларында сугышуларын сөйләп бирде. Рәхимов камерада илдәге

үзгәрешләр турында сөйләде. «Заманалар үзгәрә, утырсак та, бер-ике елдан артмас»,

– дип белдерде. Чыннан да, аның сүзен раслагандай, ике-өч көн үтүгә, Сталинның

үлеме турындагы бөтен дөньяны шаулаткан хәбәр төрмәдәге тоткыннарга да килеп

иреште. Бу көнне йөзләрчә завод-фабрикалар, сәгать саен гудок биреп, «халыклар

атасы»н искә алды. Тоткыннар өчен исә бу гудок тиздән яңа тормыш, үзгәрешләр

башланачагын хәбәр итүче сигнал булып яңгырады. Бу вакыйгалардан соң Барыйны,

Уфада озак тоткарламыйча, Казанга кайтардылар.

Аның эше беренче тапкыр Колымага озату өчен күп «хезмәт» куйган следователь

кулына эләкте. Ул инде подполковник. Сөйләшү рәвеше генә элеккечә. Аның өчен

монда эләккәннәр кеше исәбенә керми иде, билгеле. Барый да элеккеге тоткын түгел иде

инде. Казанда аны әсирлектәге иптәше Василий Зайцев белән очраштырдылар. (Аңа да

хәзергә кадәр кагылмаганнар булып чыкты.) Барый Василийны танымаганга сабышты.

Тикшерүченең янаулары да, куркытуы да тәэсир итмәде аңа бу юлы.

– Без үлемне күрдек инде. Кешене ике тапкыр үтереп булмый. Син безне Колымага

җибәрдең. Шунда бетәрләр, югалырлар, дип уйладың. Аннан да исән кайттык. Ирекле

булмасак та, безгә ышандылар, дошманга санамадылар. Безгә Ленин әсәрләрен дә

укырга рөхсәт итәләр иде. Эшләгәнгә акча да түләделәр. Син үлемгә җибәргән урыннан

мин акча белән кайттым. Безнең чыгар вакыт җитеп килә. Ә менә синең һәм синең

шикеллеләрнең утырасы алда әле!

Бу Барыйның подполковникка әйткән соңгы сүзләре булды. Аны бер кешелек таш

камерага ташладылар. Ай буе янына керүче дә, сорау алучы да булмады. Иң куркынычы

– ялгызлык икән. Дөньядан аерып, кешеләр белән аралашуны чикләсәң, һәркемне бик

тиз акылдан яздырып була, дип сөйләгәннәрен ишеткәне бар иде аның. Инде моның

дөреслегенә үзе дә ышанды. Берничә метрлы кечкенә генә таш бүлмә. Түрдәге төнлек

тишеге кадәрле тәрәзәдән аз гына яктылык төшеп тора. Шуңа күрә монда һәрвакыт

ярымкараңгылык хөкем сөрә. Көннең кайсы вакыты икәнлеген дә белеп булмый. Калын

таш стеналар тоткынны тышкы дөньядан тулысынча аера. Ник шунда бер шылт иткән

тавыш ишетелсен. Монда вакытның чиге юк. Камерада үткәргән бер сәгать көннәр,

айлар булып тоела башлый. Бетон таш стеналар арасында тычканнарга да юл юк, дымсу

почмакларга үрмәкүчләр дә оя кормый, хәтта тараканнар да күренми. Беркөнне бүлмәгә

чебен очып керде. Мондый хәлгә тарымаганнар бәлки көләр, ышанмас, ләкин ялгыз

тоткын өчен ул да бер бәйрәм булды. Барый аны көн дә көтеп ала башлады. Тумбочка

өстендә аз гына юеш шикәр комы калдыра килде. Нәрсә генә әйтсәң дә, егетне тышкы

дөнья белән бәйләп торучы бердәнбер җан иясе иде шул ул... Аллаһы Тәгалә Барыйны

монда да кызганды. Психологик яктан сындырырга тырышулары барып чыкмады. Барый

үз сүзеннән кайтмады. Аны Мордовиягә, каты режимлы лагерьга озаттылар. Лагерь урман

эченә урнашкан. Бар җирдә тәртип, чисталык хөкем сөрә. Яңа килгәннәрнең барысына да

номер сугылган кара төстәге спецовкалар өләштеләр. Барыйның номеры – Е-4535. Монда

да мебель җыю цехы эшли икән. Аны шифоньер җыюга билгеләделәр. Яңа килүче өч

көн эш белән танышып йөрергә тиеш, дүртенче көнне үзе мөстәкыйль рәвештә норма

үти башлый. Көнгә өч шифоньер җыю каралган. Барый икенче көнне үк эшкә тотынды.

Норманы да тиешенчә үтәде. Тора-бара лагерьда алдынгы осталарның берсенә әйләнде.

Өч шифоньерны ул 5-6 сәгать эчендә җыя иде. Калган вакытын иптәшләренә булышып йә

ял итеп үткәрде. Дүртне иркен рәвештә эшли алса да, иптәшләренә авырлык китерермен

дип шикләнде. Аңа карап, башкалар өчен дә норманы арттырырга мөмкиннәр иде бит.

Егетнең фотосын «Почёт тактасы»на куйдылар. (Фото бүген дә альбомда саклана.)

Килүләренә 15-20 көн вакыт узмады, «каты режим»ны күрсәтүче номерлы киемнәрне

салдырып аттылар. Үзәктән килгән приказ нигезендә, ул гомуми режимдагы «төзәтү-хезмәт

лагере» итеп үзгәртелде. 1954 елда Барыйны тагын башка лагерьга күчерделәр. Монда

килгәч, агач кыру станогында эшли башлады. Бук, каен агачларыннан шахмат фигуралары

кырдылар. Барый «турка»лар җитештерде. Токарь сменага 140-160 фигура ясарга тиеш.

Оста монда да норманы арттырып үтәде, монда да рәсеме «Почёт тактасы»на менде.

Беркөнне йоклар алдыннан Борис исемле танышы (партиягә каршы ниндидер союз

оештыручы буларак хөкем ителгән):

– Озакламый сезнең статья буенча хөкем ителүчеләрне кайтарырга тиешләр. Минем

апа Кремльдә эшли, шул язды, – дип, Барыйга сөенечле хәбәр җиткерде.

Бер атна вакыт узгач, Барыйның кулына чиста документ бирделәр, «гаебе

булмаганга акланды» дигән белешмә белән (җиде ел төрмәдә утырганнан соң!)

кайтарып җибәрделәр.

Авылда аны хатыны Мәрьям һәм үзе китеп дүрт ай үткәннән соң дөньяга килгән

җиде яшьлек улы каршы алды. Әле беренче тапкыр әтисен күрүче бала, бер дә

тарсынмыйча, Барыйның тезенә менеп кунаклады, үпкәләгән тавыш белән:

– Әти, син кайда йөрдең соң, ник бик озак кайтмадың? – дип, аның муеныннан

кочаклап алды.

Нәрсә дип җавап бирә ала иде соң Барый бу сабыйга... Ата яшь тибеп чыккан

күзләрен улыннан читкә борды.

Барыйны иң авыр вакытларында иптәшләренең яхшылыгы, үзенең тырышлыгы,

киләчәккә булган өмете саклап калды. Тормышның шундый сынауларына карамастан,

Барый бүгенге көндә үзен бәхетле кеше дип саный. Әйе, ул бәхетле, инде менә 73 нче

тапкыр җиңү язын каршылый. Әйе, ул бәхетле, бүген дә үзенең яраткан балалары,

оныклары тәрбиясендә мул тормышта яши, өлкән яшьтә булуына карамастан, яраткан

эше белән әле дә шөгыльләнә ала.

Уйларыннан арынырга теләгәндәй, Барый тирә-юньгә күз ташлады. Язгы табигатьтә

барган үзгәрешләргә, анда кайнаган тормышка шатланып, сокланып карап торды.

Яшәешнең нигезендә ятучы бетмәс-төкәнмәс мәңгелек хәрәкәт. Шулвакыт берничә

өй аша булган күршесенең үзләренә таба килгәнен күреп, каударланып, аягына басты,

береткасын рәтләп куйды. Күршесенең кызы Сабантуйда кияүгә чыгарга әзерләнә,

шуңа бер атна элек «килен сандыгы» эшләргә заказ биреп киткән иде. Ә Барыйның

әле сандык читләрен бизәкләп бетерәсе бар. Шуларны уйлап, остаханәсенә таба

кузгалды ул. Туксан бишенче яше белән баручы Барыйны анда гомере буе эшләп тә

туйдырмаган, күп тапкырлар үзен үлемнән алып калган, яраткан эш-шөгыле көтә иде.

"КУ" 5, 2018
Төп фотода: Галиев Барый Галиевич. 1940 ел.
Фотоны "Казан утлары" архивына Айдар Гарипов тапшырды

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: