Логотип Казан Утлары
Публицистика

Яшь язучылар өчен әдәби бәйге!

Татарстанда балалар һәм яшүсмерләр өчен халыкара әдәби конкурс, VII бәйсез әдәби премия –“Глаголица”ның гаризалар кабул итү кампаниясе башланып китте. Проектны “Счастливые истории” хәйрия фонды оештыра.

Үзеңне язучы яисә шагыйрь буларак сынап карарга яисә каләмеңне тагын да чарларга дип күптән янып йөрисеңме? Димәк, бу яңалык нәкъ синең өчен!
Татарстанда балалар һәм яшүсмерләр өчен халыкара әдәби конкурс, VII бәйсез әдәби премия –“Глаголица”ның гаризалар кабул итү кампаниясе башланып китте. Проектны “Счастливые истории” хәйрия фонды оештыра.
Бәйгедә катнашырга 10-17 яшьлек балалар, яшүсмерләр чакырыла. Гаризалар һәм әдәби материаллар 2020 нче елның 15 сентябренә кадәр кабул ителә.
Балалар алдагы номинацияләрдә көч сынаша алачак:
- рус һәм татар телендә шигырь;
- рус һәм татар телендә чәчмә әсәр;
- француз инглиз, алман һәм татар телләреннән рус теленә сәнгати тәрҗемә;
- рус телендә эссе язу.
Конкурска элек бер җирдә дә басылмаган, катнашучыларның үз әсәрләре кабул ителә. Әсәрләрне рус яки татар телләрендә электрон рәвештә юллагыз.
Приз фонды да куандыра: Россия һәм Татарстанның танылган язучылары мастер-классларына 100 юллама, катнашучыларның иң яхшы әсәрләрен туплаган 100 альманах, 30 электрон планшет, 30 китап җыелмасы, ә Гран-при ияләре өчен исә «Бәллүр каләм» статуэткасы белән әдәби сменага 100 юллама!
“Глаголица” VII бәйсез әдәби бәйгесендә катнашу өчен сайтта теркәлергә кирәк. https://www.glagolitsa-rt.ru/ сылтамасы буенча катнашучы анкета тутыра. Шулай ук шәхси кабинетта конкурс эшен беркетергә кирәк. Конкурста катнашу бушлай. Сорауларны +7 (843) 561-06-12 телефоны буенча да ачыкларга мөмкин.
Үзегезне сынап карарга, язучылык һәм әйтәсе фикерегез белән мавыгып китергә куркымагыз. Жюри әгъзасе Анна Русс әйткәнчә: “Яшь авторның әсәрендә иң мөһиме – аның индивидуальлеге, кабатланмаслыгы. Үзенчәлеккә омтылыгыз. Әсәр гади түгел, ә кызык, мавыктыргыч булса, сезне һичшиксез күреп алачаклар һәм лаеклы бәя бирәчәкләр”.

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев