Логотип Казан Утлары
Публицистика

Яңа байларыбыз татармы?

Бертуган Рәмиевләр Оренбургта «Вакыт» газетасы, «Шура» журналы чыгарып яткан, зур мәдрәсә тоткан. Уфадан Диния нәзарәтенең баш казые Риза Фәхреддинне чакырып (хәтта, аена 130 тәңкә түләү хакына яллап, дияргә дә була, ә ул чакта бер сыерның бәясе 6-7 тәңкә), аны мәдрәсә хуҗасы һәм «Шура» журналының баш мөхәррире иткән. Шул ук Оренбургта миллионер Хөсәеновлар олы мәдрәсә төзеткән. Муса Җәлил, Нури Арсланнар укыган бу «Хөсәения» бик күпләргә мәгълүм. Бертуган Мотыйгыйлар нәшрият төзегән, «Чикерткә», «Чүкеч», «Яз» ише дистәләгән гәзит-журналлар, йөзәрләгән китап чыгарган. Гомумән, революциягә чаклы Рәсәй мәйданында татарча чыгып килгән 90нан артык гәзит белән 35кә якын журналның һәркайсысы фәкать милли байлар хисабына гына нәшер ителгән. Казандагы «Мөхәммәдия», Уфадагы «Госмания» мәдрәсәләрен дә үзебезнең байлар салдырган. Бөтен Европада иң зур булып саналачак Петербург мәчетен 1906 елда Нижгар бае Гатаулла Баязитов төзетә башлаган, аңа Темников, Сергач, Алатырь тирәсеннән чыккан татарлар хәләл акчаларын биреп кушылган. Мәскәүдәге җәмигъ мәчетне салу өчен дә иң беренче чиратта татар байлары үзләренең байлыгыннан өлеш бүлеп биргән. Миллионер Әсәдуллаев үз акчасына нәкышле өч катлы таш йортны салган да, аны соңыннан татар җәмгыятенә бүләк иткән. Уфада Сәлимгәрәй Җантурин «Галия» мәдрәсәсен салу өчен 30 мең алтын тәңкә акча бүлеп биргән. Ул суммага бай агаебыз үзенең утарына көмешләнгән ияр-йөгәнле ике мең чаптар ат сатып алалган булыр иде. «Галия» мәдрәсәсеннән Галимҗан Ибраһимов, Сәйфи Кудаш, Хәсән Туфан, Шәехзадә Бабич кебек атаклы шәхесләр үсеп чыгуында аның өлеше дә бар... Нижгар, Әстерхан, Сембер, Җаек, Иркутск, Новосибирск, Сарытау, Пенза, Симферополь, Феодосия, Судактагы һәм тагын әллә ничә каладагы йөзәрләгән мәчетне төзү өчен дә, аларның һәркайсы каршында мәдрәсә салу һәм ачу өчен дә акчаны Рәсәй патшалары бүлеп бирмәгән, һәммәсен дә, нигездә, татар байларының сәрмаясы белән калкытканнар. Шул ук байлар татарны матбугатлы, китаплы, театрлы иткән. Ә хәзер? Бүген Җантуриннар, Хөсәеновлар, Рәмиевләр, Мотыйгыйлар, Мәрҗаниләр… гомумән, офыкта юк. Кайда, кемнән нинди тәрбия, үрнәк алып җитлеккән соң бүгенге милли байларыбыз? Югыйсә нинди генә байлар, «тузлар» юк бит бездә. Бөтен дөньяга таралучы «Форбс» журналы язуга караганда, татарлар арасында да долларлы миллионерлар әллә ничә дистә икән! Һәм ни аяныч, кайсыныңдыр Гатаулла Баязитов калкыткан һәйкәлгә тиң искитмәле мәчет салуы; фәкать татар балалары өчен генә институтларга биргесез мәдрәсәләр, көллиятләр, сәнгать яисә спорт мәктәпләре ачу; Шиһабетдин Мәрҗани, Риза Фәхреддин, Гаяз Исхакый кебек акыл ияләренең том-том китапларын бастырып халыкка тарату; татар яшәгән һәр төбәккә барып җитәрдәй күләмдә гәзит яки журнал чыгара башлау; бөтен дөнья буйлап сибелгән татарлар файда күрсен өчен милли банк төзү... хакындагы хәбәркәйләр бер дә ишетелми.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев

2
X