Үлемсезлек асылы
…Саҗидә Сөләйманова шигырьләре миңа яшәргә көч бирде, киләчәккә өмет уятты. Тирән кайгы базыннан чыгу өчен, алар миңа таяныч булды. Аңымны, акылымны җуймас өчен, мин ул шигырьләрне күңелдән ятлап-сөйләп йөрдем». Әниемнең шигырьләрен тәрҗемә иткән Ленинград шагыйрәсе Елена Андреева аңа үзе шигырь багышлый, анда шундый юллар бар: …Ул шигырьләр йокымны качырды минем. Үлемсезлек асылына шунда төшендем…
Саҗидә Сөләйманованың «Гөлбадран» повесте беренче тапкыр 1979 елның
язында «Казан утлары» журналында басылып чыга, китап буларак, автор
вафатыннан соң гына дөнья күрә. Хәзерге вакытта аңа ихтыяҗ зур, ул күп
кенә китапханәләрдә юк диярлек. Соңгы елларда киң катлам китап сөючеләр
әсәрне, «Казан утлары» журналы сайтына кереп, электрон вариантта гына
укый ала иде.
Әсәрдә медицина хезмәткәрләре тормышы һәм эшчәнлеге сурәтләнә.
Саҗидә Сөләйманованың яман чир белән көрәшеп уздырган елларда
хастаханәләрдә күргәннәре гаҗәеп хирург, аның пациенты – җирле театрның
талантлы актрисасы һәм аңа гашыйк табиб-онколог, аларның хезмәттәшләре
образлары аша күрсәтелә. Психологизм, лирика, хастаханәдә һәм театрда
мәхәббәт һәм хезмәт каршылыклары – болар барысы да повестьның икенче
өлешендә арткы планга күчә. Аларның урынын мәкерле яман шеш авыруына
каршы драматик көрәш биләп ала…
Ярты гасыр чамасы элек язылган әлеге повесть бүген дә актуаль, шуңа
күрә «Татнефть» хәйрия фондының «Рухият» нәшрияты аны ике телдә
бастырып чыгарырга булды. Басмада әсәрнең татар һәм рус вариантлары
бергә туплап бирелә. Татар версиясендә автор кулъязмасындагы элек әсәргә
керми калган кайбер өзекләр дә урын алган.
«Саҗидә Сөләйманова исеме безнең өчен бик кадерле. 2006 елда
«Татнефть» һәм Татарстан Язучылар берлеге тарафыннан Саҗидә
Сөләйманова исемендәге әдәби премия булдырылды. Безнең өчен нефть
чыгару һәм сәнәгатьне үстерү генә түгел, милләтебезнең рухи хәзинәсен
саклау, әдәбиятны, сәнгатьне үстерү һәм киләчәк буыннарга тапшыру да
мөһим», – дип яза китапка кереш сүзендә «Татнефть» компаниясе генераль
директоры Наил Мәганов. «Гөлбадран» повестеның яңадан укучыга кайтуы
да – әдәби мирасыбызны барлау һәм саклау юлындагы әһәмиятле адым, дип
саный ул һәм Саҗидә Сөләйманова иҗаты киләчәктә дә китап укучыларны
илһамландырыр, аларның милли әдәбиятыбыз белән кызыксынуын арттырыр
һәм туган телебезгә мәхәббәт тәрбияләргә ярдәм итәр дип ышана. Басманың
төзүчесе – Әнвәр Маликов. Татарча текст мөхәррире – Асия Маликова. Русча
текст мөхәррире – Светлана Ярмөхәммәтова. Тышлык рәссамы – Ринат
Хәсәншин.
Басмага әсәрнең язылу тарихы ачыклана торган йомгаклау сүзе Саҗидә
Сөләйманованың улы Әнвәр Маликов тарафыннан әзерләнгән. Ул шулай ук
әсәрне яңадан тәрҗемә итүче дә. Без бу язманы журналыбыз битләрендә
дә урнаштырырга булдык.
Редакция
Таныла торган шәһәр
Саҗидә Сөләйманованың «Гөлбадран» повестенда тасвирланган вакыйгалар
ни дәрәҗәдә чынбарлыкка туры килә? Автобиографик әсәрме ул? Бу сорауларга
җавап биргәндә, мин түбәндәгеләрне әйтер идем.
Әсәрдәге төп геройларның берсе – Бибисара (Бибиса) Сабанаеваның авыру
тарихын, кичерешләрен, батырлыгын, каты авыруга карамастан, тулы канлы
тормыш белән яшәргә һәм иҗат итәргә омтылуын – боларның барысын да
әнием Саҗидә Сөләйманова үз тормышыннан алып тасвирлаган. Ул бит
гомеренең операциягә кадәрге берничә елында сәламәтлеккә тиенмәде, еш
авырды. Аңа да табиблар, «Гөлбадран» повестендагы Бибисага киңәш
иткән кебек, чыныгырга тәкъдим иттеләр. Ул кыш буе чаңгыда йөрде, хәтта
тимераякта да шуарга өйрәнде, җәйләрен
су коенды, йөзү белән актив шөгыльләнде.
Шуңа да карамастан 1974 елда хәле
күзгә күренеп начарланды, еш кына
температурасы күтәрелеп, 37 градустан
артып китә иде. Ай буе шундый хәлдә
яшәде ул. Бернинди традицион чаралар
да ярдәм итмәгәч, әниемне хастаханәнең
терапия бүлегенә салдылар. Анда яту да
уңай нәтиҗә бирмәгәч, хирургия бүлегенә
күчерделәр. Яман шешнең нык үскән
булуы ачыкланганнан соң, операцияне
Казанда ясатырга тәкъдим иттеләр. Әмма
ул баш тартты, үзенең язмышын шәһәрнең
баш хирургы Виктор Поляковка ышанып
тапшырды. Белгечлеге буенча онколог
булмаса да, ул операция ясарга алынды.
Һәм аны 1975 елның 11 мартында уңышлы
башкарып чыкты.
Бу борчулы көннәр турында әтием
Әдип Маликов: «Ике тәүлек буе үлем
белән көрәшеп, аңын җуеп ятканнан соң,
Саҗидә аз гына күзен ачты, елмайгандай
итте. Шушы сизелер-сизелмәс елмаю
кырыс гадәтле баш табибның йөзенә күчте, минем күзләремнән өмет яшьләре
булып тәгәрәде», – дип язып калдырды истәлекләр китабында.
Шул ук елның апрель-май айларында әниемә Себер трактында
урнашкан Республика онкология диспансерында химиотерапия курсларын
үтәргә туры килде. Аны танымаслык итеп саргайта, тәмам хәлсезләндерә
иде бу дәвалау чарасы. Шулай да иҗатыннан аерылмады ул, үҗәтләнеп
язды. Дуслары сүзләренә караганда, аларны һәрчак елмаеп каршы алган,
дөнья хәлләре белән кызыксынган, иң авыр чакларында да зарланмаска
тырышкан.
Әнием белән героиня арасындагы охшашлыкка килгәндә, аларның
биографияләре, характерлары, шулай ук мәхәббәт тарихы нык аерыла. Ә
охшашлыклары шунда: алар икесе дә авылда туып-үскән һәм яңа төзелеп килә
торган нефтьчеләр шәһәрендә яши.
Повестьта төп вакыйгалар Яшьлек каласында бара. Картадан бу шәһәрне
таба алмасак та, әсәрдә искә алынган кайбер объектлар буенча сүзнең кайсы
шәһәр турында барганын чамаларга була. Һәрхәлдә өлкән буын кешеләре әнә
шул урыннар буенча Әлмәтне бик тиз танып ала иде. Әйтик, нефтьчеләрнең
медицина-санитария часте чынбарлыкта ничек бар, шулай сурәтләнгән. Тора-
бара әлеге учреждение югары технологияле зур медицина үзәгенә әверелде,
хәзер ул – Әлмәт районының күп юнәлешле хастаханәсе.
Әсәрдәге вакыйгаларның шактый өлешен без Яшьлек шәһәренең йөзен
билгели торган тагын бер объектта – күчмә театр бинасында күзәтәбез.
Советлар Союзында андый театрлар һәр район һәм шәһәрдә диярлек
булуга карамастан, сүзнең нәкъ менә Әлмәт театры турында баруы шик
тудырмый. Кайчандыр күчмә театр буларак оешкан бу коллектив бүгенге
көндә федераль дәрәҗәдә танылган абруйлы Әлмәт Татар дәүләт драма
театры статусында эшчәнлеген уңышлы дәвам иттерә. Аның мәһабәт
бинасы шәһәр үзәген бизәп тора. Әнием гомер буе әлеге коллектив белән
иҗади дуслыкта яшәде. Театр музеенда аның спектакльләргә язган утызлап
рецензиясе саклана.
Ни өчен автор повестьта шәһәр исемен үзгәртеп бирергә булган
икән? Мөгаен, әсәрдәге персонажлар галереясын булдырганда, үз иҗади
мөмкинлекләрен чикләмәс өчендер. Югыйсә Әлмәт халкы әсәр геройлары
арасыннан үз танышларын эзли башлар иде.
Үлем белән «пычак пычакка»…
Повестьта бары тик бер герой – талантлы, олы җанлы хирург Баязит
Аллаяровның гына прототибы бар. Ул – «Татнефть» компаниясенең медицина-
санитария часте хирургия бүлегенең легендар мөдире Виктор Михайлович
Поляков.
Әгәр дә әниемә операция ясамасалар, аның бер-ике ай гомере калган буласы
икән. Әтиемә хирург шулай дигән. Шөкер, операциядән соң тагын биш ел
яшәде әле ул. Моны күреп торган кайсыдыр табиб әниемнән: «Бу авырудан
котылуның әллә берәр серен беләсезме?» – дип сораган, диләр…
Әниемне «Гөлбадран» повестен язарга нәрсә этәрде икән дисезме? Аның
Поляковка багышлап язылган «Хирург» дигән шигыредер, мөгаен. Анда
түбәндәге юллар бар:
…Үлем белән мәңге низагта,
мәңге сафта
доктор яуга керә
ак тынлыкта
пычак пычакка.
Әлеге шигырьне укыгач, Поляковның, авыр сулап: «Эх, аны әнигә дә
җиткерәсе иде», – дип әйткән сүзләреннән соң әнием Виктор Михайловичның
әнисе Варвара Николаевнага хат язарга уйлый. Хат язылып беткәч, адресын
сорап мөрәҗәгать иткәндә генә, аның әнисе инде күптән яман шештән үлгән
икәнлеге ачыклана.
…Виктор Михайлович ординатурада укыганда була бу хәл. Әнисенә
диагнозны Поляков үзе куя. Бу өлкәдәге зур белгеч аның фикере белән килешмәсә дә, Виктор Ми-
хайлович әнисенә тиз ара-
да операция ясауны таләп
итә. Шулай итеп, аның гоме-
рен ике ел ярымга озайтуга
ирешәләр. Әмма ул Варвара
Николаевнага чын диагнозын
әйтми. Әнисе дөреслекне
икенче табибтан ишетеп белә.
«Улым унтугыз ел табиб бу-
лырга укыса да, авыруларны
бик яхшы белеп бетерми,
күрәсең», – ди ул, моңсу ел-
маеп…
Хатны адресат кулына
тапшырып булмаса да, әнием
үз идеясеннән баш тартмый.
Күпмедер вакыттан соң ул
аны очерк рәвешендә га-
зета укучыларга тәкъдим
итә. Ул вакытта инде хирургның эшчәнлеге турында күп мәгълүмат туплап
өлгергән була. Очеркта ул хирургия бүлегенең дежур шәфкать туташы өстәле
янында эленеп торган «Кисәтмәләр һәм бәяләмәләр» дәфтәреннән пациент
ханымнарның берсе язып калдырган мондый сүзләрне китерә:
«Гомер кешегә бер тапкыр ана тарафыннан бирелә. Ә кайберәүләр ике
тапкыр да «туа». Икенче очракта гомерне еш кына хирург бүләк итә. Шундый
ювелир кебек оста хирург ул – Виктор Михайлович Поляков. Ул минем гомерем
өчен алты сәгатьтән артык көрәште. Һәм менә мин яңадан яктылыкны һәм
кояшны, якыннарымны, туганнарымны күрәм. К.».
Ә үз исеменнән әнием түбәндәге юлларны өстәп куя:
«…Мин – икенче тапкыр бүләк ителгән тормышым өчен Виктор
Михайловичка бурычлы бик күпләрнең берсе. Озак вакыт миңа хирургия
бүлегендә ятарга, аны эш көннәрендә күрергә, операцияләрдә катнашырга
туры килде. Аның белән беренче тапкыр очрашканда ук, мин Виктор
Михайловичның гадәти кеше булмавын абайлап алдым. Аның күз
карашында ниндидер бер тәвәккәллек чагылып үтте, ул минем терелүемә
сүнеп барган өметемне уятты. Ләкин барыннан да элек, ул – киң күңелле
кеше».
Очеркта Виктор Михайловичка аның җитәкчелегендә эшләүче коллегалары
өчен әйтелгән җылы сүзләр дә урын алган: «Сергей Павлович Лазарев
кебек яхшы алмаш үстерүегез өчен рәхмәт сезгә, Виктор Михайлович. Ул
– игътибарлы, үз эшен ярата торган хирург. Пациентлар аның коллегалары
Х.Х.Харисов, анестезиолог И.М.Шәфигуллин (әниемә операция ясаганда,
Лазарев һәм Шәфигуллин Поляковка ассистентлык итә. – Ә.М.), Л.И.Жаркова
һәм башкалар турында җылы сүзләр әйтәләр, шәфкать туташларына һәм
няняларына рәхмәтләрен белдерәләр».
Әлеге очеркны язылачак «Гөлбадран» әсәренең план-конспекты дип
тә атап булыр иде. Әнием аны 1976 елда яза башлап, 1978 ел ахырында
төгәлләде.
«Мондый пациент – минем өчен яңалык!..»
Әниемә операция булганнан соң бер айлап вакыт үткәч, «Москва»
журналында Владимир Солоухинның «Приговор» повесте басылып чыга.
Моңа кадәр ике ел элек аның авторына «меланома» (яман шеш формасы) дигән
диагноз куйган булалар. Үз кичерешләрен ул шушы әсәрендә гәүдәләндерә.
Әлеге әсәр белән танышу, мөгаен, әниемә повесть язу өчен стимул булгандыр.
Аларның әсәрләрен чагыштырып карасаң, Солоухинның медицина темасына
тирән үтеп кермәве, ә әниемнең, киресенчә, онкология авыруын дәвалау
проблемаларын җентекләп өйрәнүе һәм әсәрен табиблар тормышына
багышлавы күзгә ташлана.
Эшне ул Поляков ясаган операцияләрне күзәтүдән башларга уйлый. Шуңа
рөхсәт сорап, кабинетына кергәч, хирург аптырап кала:
– Менә ишеттегезме? – ди Поляков, янында торган табибка карап. – Гаҗәеп
хәл. Мондый пациент – минем өчен яңалык!..
Поляков әниемә медицина киемнәре комплектын бүләк итә, үтенеченә
уңай җавап бирә. Күп тапкырлар йөри ул аның операция бүлмәсенә. Операция
барышын ныклап һәм игътибар белән күзәтә, хәтта вакытлыча чыгып торган
анестезиологны да алыштырырга туры килә аңа.
Әнием күргәннәрен-ишеткәннәрен барысын да махсус дәфтәргә җентекләп
язып бара. Медицина терминнары сүзлеген төзи. Шунда ук Поляков сөйләгән
истәлекләрне, аның хәрби биографиясенә һәм медицина эшчәнлегенә
кагылышлы мәгълүматларны терки, медицина журналларында басылып
чыккан язмаларын, хирурглар конференцияләрендә ясаган чыгышларын
конспектлый.
Дәфтәрдә А.Вишневский исемендәге Казан клиникасы ординаторы
Поляковның операция ясаганнан соң үзенә гашыйк булган кызга операция
ясау очрагы турында да язма бар. Аның остазы, кафедра мөдире Сергей
Михайлович Яковлев нәкъ әсәрдәгечә: «Матурыңны яхшылап кис», – дип
фатиха бирә егеткә.
Поляков эшчәнлегенә кагылышлы андагы иң соңгы язма 1977 елның май
аена карый. Калган язмалар – фәнни-популяр мәкаләләрнең конспектлары.
Викентий Вересаевның «Табиб язмалары» китабыннан алынган цитата
да очраклы рәвештә алынмаган: «Яшь табиб «Англия Гиппократы» – атаклы
Сиденгамнан: «Яхшы табиб булу өчен нинди китаплар укырга кирәк?» – дип
сорый. «Дон Кихот»ны укыгыз, дустым, – ди Сиденгам. – Бик яхшы китап. Мин
аны хәзер дә кайта-кайта укыйм». Бу гыйбарә «Гөлбадран» әсәренә эпиграф
була алыр иде, минемчә.
Повестьта баш хирург образы артык идеаллаштырылмаганмы? Бу сорауга
җавапны без төрле елларда матбугат битләрендә басылып чыккан һәм Линиз
Ризатдинов җитәкләгән «Татнефть» медсанчасте тарихы музеенда саклана
торган язмалардан таптык. Поляков, чыннан да, әсәрдәге Баязит Аллаяров
кебек булган икән. 1986 елдан 2023 елга кадәр әлеге медсанчастьта баш табиб
урынбасары булып эшләгән Линиз Кыям улы Поляковның үзен дә, аның белән
озак еллар бергә эшләгән хезмәткәрләрне дә күреп белгән. Линиз Ризатдинов
сүзләренә караганда, операцияләр барышында Виктор Михайловичның
ассистентлары остазларының һәр эшне виртуозларча җитез, ювелирларча
төгәллек белән башкаруына сокланганнар. Виктор Михайлович эшчәнлегенә
бәя биргәндә, Линиз Кыям улы техник яктан җиһазландырылу дәрәҗәсе ул замандагы кебек түбән булган шартларда, хәзерге хирургларның бик азы
гына ул ясаган манипуляцияләрне аның кебек оста башкарып чыга алыр иде,
мөгаен, дип саный.
…Шул чорда эшләгән медицина хезмәткәрләренең музейдагы
фотосурәтләрен карыйм. Нинди сөйкемле, якты, ягымлы йөзләр…
Медсанчасть тарихына багышланган китапта шәфкать туташы Тәкыя
Сафинаның «Бу коллективта эшләү дәверендә барыннан да бигрәк нәрсә
исегездә калды?» дигән сорауга биргән җавабы башка сорауларга да
ачыклык кертә төсле: «Игелеклелек, – ди ул. – Җитәкчелекнең тышкы яктан
кырыс, таләпчән булуына да, эшебезнең катлаулы булуына да карамастан,
бурычыбызны үти алуыбыздан, дустанә атмосферадан, эшебез өчен һәрвакыт
ихлас күңелдән әйтелгән рәхмәт сүзләреннән шатлык хисләре кичерә идек
без», – ди ул.
Тормыш өчен көрәш турында повесть
Әниемнең махсус дәфтәрендә шулай ук халык рецептлары, дару
үсемлекләре, шул исәптән гөлбадран (пижма) турында мәгълүматлар бар.
«Пижма ай тулган вакытта чәчәк ата» дигән халык ышануы белән бәйле
дәфтәрдә Көньяк Африка биологы Лайалл Уотсонның «Литературная
газета»да басылып чыккан «Табигатьтән өстен әйберләрнең табигый тарихы»
дигән бестселлеры турында мәкалә дә очраклы гына китерелмәгән, мөгаен.
Уотсон табигый һәм табигатьтән өстен күренешләрне биологик күзлектән
чыгып аңлатырга тырыша. Аерым алганда, ул медицинада тулган ай
факторы турында мәгълүмат китерә. Шулай ук пациентларда табигатьтән
өстен көчләргә ышану ихтыяҗы булу турында яза, аңлатып булмый торган
дип саналган «рухны матдиләштерү» төшенчәсе табигатен аңлата. Уотсон
медикларның интуициясен дә тасвирлый. «Гөлбадран»да бу төп герой
мисалында күрсәтелә.
Әнием «Киләчәк медикаментлары» мәкаләсеннән («Наука и жизнь»
журналы, 1977, № 12) интерферон турында мәгълүматлар язып алган. Бу
гаҗәеп препарат күпләп 1980 елларда гына кулланыла башлый әле.
Әсәрдә яшь галим-табиб Гыйльфан Кылычбаевның үз канын төп героиняга
салуын тасвирлаганда, әнием интерферон куллану принцибын күрсәтә.
«…Дошман тылына төшкән десантчылар сыман, тере тамчылар бер-бер артлы
Бибисаның кан юлына кереп югалдылар. Бергәләп көрәшер өчен, аларның
каннары кушылды», – дип яза ул. Ул елларда медицина фәне яман шешне
күзәнәкләр һәм молекуляр дәрәҗәдә дәвалауга керешә генә башлаган була әле.
Онкология авыруларын дәвалау перспективалары, аның киләчәге турындагы
кайбер фикерләрен, фәнни һәм популяр басмаларда укыган мәгълүматларын
укучыларга Гыйльфан уйлары рәвешендә җиткерә.
Медицина нокт асыннан караганда, «Гөлбадран» әсәре чын
профессионалларча язылган, диләр. Моңа кайбер табиблар үзләре дә
гаҗәпләнә.
Казан шәһәрендә яшәүче Гөлгенә Булатова да әсәрнең шул үзенчәлегенә
игътибар итә: «Гөлбадран» өчен сезгә нәрсә телим соң? – дип язган ул әниемә.
– Сез табибларның эшен ничек шулай тирәнтен өйрәнә алдыгыз, әллә үзегез
табибмы? Сезнең, кешеләргә үлемсез әсәрләр бүләк иткән кеше буларак,
бәхетле булмаска хакыгыз юк».
Әнием бала чагында табиб булу турында хыяллана. Тик аңа бу хыялын
тормышка ашырырга насыйп булмый. Кырда эшләгәндә бер кешенең, трактор
астында калып, имгәнүен күреп тетрәнүдән табиб булу теләге юкка чыга.
Язмышы табиблар кулына эләккәч, аларның дөньясын ике яктан – хастаханә
палатасыннан да, Поляковның операция бүлмәсеннән дә күзәтә ул.
Әниемнең дусты, язучы Кояш Тимбикова истәлекләреннән:
«Мин дә повесть яздым, – диде Саҗидә. – Ләкин кешеләргә күрсәтергә
куркам һәм редакциягә бирергә батырчылык итмим.
– Повесть нәрсә турында?
– Тормыш турында. Тормыш өчен көрәш турында».
«Гөлбадран» әсәре беренче тапкыр 1979 елда «Казан утлары» журналының
февраль һәм март саннарында басылып чыга. Аннары тагын ике тапкыр татар
телендә, бер тапкыр рус телендә нәшер ителә. Безнең көннәрдә дә китапка
ихтыяҗ зур. Повестьта героиня башкарган җыр «Ах, җаным, Бибисара»
җырына әйләнеп, хәзер аерым тормыш белән яши. Бу шигырьгә көйне Пермь
композиторы Сәүбән Чуганаев язды, җыр бүгенге көндә дә популяр. Шуңа
күрә Саҗидә Сөләйманованың 100 еллыгына повестьны берьюлы ике телдә
һәм, башлангыч вариантына максималь якын китереп, беренче тапкыр тулы
вариантта бастыру турында «Татнефть» хәйрия фонды тарафыннан карар
кабул ителде.
Ул чакта да повесть зур уңыш казанды. Укучылардан һәм хезмәттәшләреннән
авторга бик күп хатлар килде. Татарстанның халык язучысы Гомәр Бәширов,
сокланып, үзенең фикерләрен язып җибәрде. Аның сүзләренә караганда, бу
әсәр татар прозасын баеткан. Ул аеруча медицина хезмәткәрләре образларының
нечкә итеп язылуын билгеләп үтә:
«…Күптән түгел генә, бик яратып һәм тәмен татып дигәндәй, яңа
повестегызны укып чыктым. Укучы буларак, әсәрегезне бик ошатып, элеккечә
әйткәндә, канәгать хасил кылдым, язучы буларак куандым. Менә бит, безнең
әдәбиятка тагын бер талантлы проза язучы килеп кушылды. Дөрес, Сезнең
элек язган чәчмә әсәрләрегез дә һәйбәт, шома тел белән язылган була иде.
Әмма монысы, ягъни «Гөлбадран», тәмам өлгергән оста каләм җимеше булып
чыккан дияр идем…
Үзегез беләсез, прозага сурәт кирәк, кешенең холык-фигыле кирәк.
Сез бик тә сөйкемле табиблар сурәтен иҗат итә алгансыз. Әнә Аллаяров
шундый, Гыйльфанның да үз йөзе бар, Фәрхәнә язмышы да истә кала
торган итеп язылган. Күп әсәрләрдә алар турында йөзәр битләп язсалар
да, истә калмый. Сез исә кечкенә генә мәйданда да аларны күренерлек,
яратып калырлык итеп бирә алгансыз. Әсәрегезнең бу сыйфаты миңа
аеруча ошады. Чөнки медицина хадимнәре халыкка, педагоглар кебек үк,
бик якын торалар. Аларның халыкка күрсәткән хезмәтләрен бик нечкәләп
өйрәнгәнсез.
…Кыскасы, Сез бик һәйбәт шигъри әсәр язгансыз, безнең прозаны тагын
да баеткансыз. Бик рәхмәт Сезгә!
Зур ихтирам белән, Г.Бәширов.
22 май, 1979 ел. Казан».
Эш шунда ки, әсәр нәшриятка әзерләнгән вакытта урыны-урыны белән
кыскартылган. Текстта логик бәйләнеш өзелгән, аңлашылмаган урыннар
калган. Хәзер барысы да үз урынына басты. Моның өчен без, хатыным Асия белән, Татарстан Фәннәр академиясенең Тел, әдәбият һәм сәнгать институты
архивына да мөрәҗәгать иттек. Рус теленә тәрҗемәне миңа яңадан эшләргә
туры килде.
«Гөлбадран» повестен журнал һәм китап укучылар ничек кабул итүе
күренекле шагыйрә Луиза Янсуарның балачак истәлекләрендә ачык чагыла:
«Кечкенәдән безнең өйдә бик сак кына, үз итеп искә алына торган бер исем
бар иде – «Саҗидә апаң». Бәләкәйрәк вакытта, әле дөньяны бик үк аңлап
бетермәгәндә, Саҗидә апа дигән еракта яши торган туганыбыз бар икән, шуны
искә алалар, дип уйлый идем.
…Безнең йортта барысы да даими рәвештә нәрсәдер укый иде, фикер
алыштылар, цитаталар китерделәр, әйтерсең лә теге яки бу әсәрнең авторы
яки герое – безнең иң якын туганыбыз! Мәсәлән, әбием табиблар турындагы
«Гөлбадран» повестен еш укый иде… Саҗидә Сөләйманованың шигырьләре
бездә мантра кебек укыла иде. Барысы да аның дәвалануы турында сөйләшәләр
иде.
…«Бигрәк тормышчан итеп яза шул Саҗидә апаң, – ди иде өлкәннәр. – Аның
шигырьләрендә без барыбыз да бар…» Җырга һәвәс әбием аның «Туй җыры»н,
туйларда аргыш булып йөргәндә, кияү белән кәләшкә атап, махсус җырлый
иде. Ә сагышлырак чакларында «Гүзәлия җыры»н, «Ах, җаныем Бибисара»,
«Урсал тауда»ны көйли. Мәктәптәге бер генә чыгарылыш бәйрәме дә Саҗидә
апаның сүзләренә Мәсгут Имашев язган «Саубуллашу вальсы»ннан башка
узмый. Кыскасы, гаиләбезнең генә түгел, авылыбызның да күзгә күренмәгән
почётлы гражданины иде Саҗидә апа».
Газраилгә каршы
Әнием гаҗәеп батыр кеше булган икән. Үлеме якынлашканын белгәнгә күрә,
иҗат итеп калырга ашыкты ул. Аның соңгы шигырьләрендә дә депрессиягә,
төшенкелеккә бирелү юк. Киресенчә, үзенең оптимизм белән сугарылган
шигырьләренең шактый өлешен яман чиргә каршы көрәш елларында яза ул.
Шул чорда иҗат ителгән «Тормыш, исәнме!» шигырен, мәсәлән, композитор
Мәсгудә Шәмсетдинова матур җырга әйләндерде…
Шул ук вакытта әнием мине дә бу котылгысыз хәлгә мораль яктан әзерләргә
тырышты. …Беркөн элегрәк күргән төшен сөйләде. Анда җигелгән атка
утырып китеп баручы әтисе, борылып, әниемне дә үзе артыннан дәшкән. Төшен
сөйләгәч: «Үлем фәрештәсе Газраил кешеләрнең якыннары кыяфәтендә килә
икән», – дип аңлатты.
1978 елда, Поляков үтенече буенча, республиканың баш хирургы Михаил
Розенгартен әниемне карый. Әлеге очрашу аңарда шулкадәр тирән тәэсир
калдыра ки, дистә ярым елдан соң ул бу турыда мәкалә язарга алына:
«…Хастаханә койкасында үтәкүренмәле диярлек ак тәнле, яшь чырайлы хатын
ята иде. Дәвалап булмый торган мәкерле чире булса да, йөзендә газаплануының,
борчылуының күләгәсе дә юк иде. Зур зәңгәрсу-коңгырт күзләр… Гомеренең
соңгы көннәре якынлашканын аңлап, ул акрын гына шигырь сөйләгән кебек
әйтеп куйды:
– Кызганыч! Никадәр сүзләрне шигырьгә саласы, сөйлисе, әйтәсе, яратып
бетерәсе иде…
Саҗидә үзенең бурычка алынган вакытка яшәвен аңлый иде, шуңа күрә
аның шигырьләрендә кайчак үлем темасы үзен сиздереп куядыр:
Киләчәгем миңа килми калмас,
үткәннәрне уйлап үкенмим.
Бар дөньяның бер аклыгы белән
ераклыгы калыр бу көннең.
– Беләсезме, – диде Саҗидә миңа, – шигърият – ул яшәү рәвеше. Мин
хастаханә койкасында ятам, ә башымда, төклетура күче гөжләгән сыман,
шигырь юллары кайнаша. Тик аларны язып өлгерергә генә кирәк…
…Шактый вакыт узгач, без шагыйрәнең илаһи талантының чын бәясен
аңлаган хәлдә, Саҗидәне күпкырлы шигъриятнең якты йолдызы буларак искә
алабыз.
…Киләчәктән хәбәр килде:
«Балкырга теләүчеләр күп,
барысын да кабул итмәс күк –
син туфрак бул, и җисем,
Җир шуннан алган исем».
Син якты булсаң, киләчәк,
өстемдә үсәр күк чәчәк…
Чәчәккә башын иячәк
тормышка гашыйк кешең!
Розенгартен үзе үк әниемә аны алда ни көткәнен әйтергә теле әйләнмәвен
яшерми. «Поляков белән без пациентта терелүгә якты өмет уятырга тырыштык,
– дип яза ул. – Әйе, медицинада «игелекле ялган» дигән төшенчә бар. Ләкин
авыруның сүзләребезгә ышанмавын сиздек без».
Әйе, әнием ул вакытта инде табибларга ышанып бетми. 1978 елның
сентябрендә дусты Ләбибә Ихсановага язган хатында мондый юллар бар:
«Минем хәлләргә килгәндә, соңгы айларда шифаханә юлларын таптадым.
Мондагы хирург мине бик куркытты, операция ясатмасаң, бер яки ике (күп
дигәндә) ел яшисең калган, диде. Дөресен әйтергә кирәк, бик борчылдым.
Яшисе килә. Дәваларга салганнар иде, хәлем бик начарланды, туктаусыз коса
башладым. Тагын Казанга җибәрергә уйладылар, дәвалауны туктаттылар.
Бураннар башланып, Казанга бара алмыйчарак тордым, кайбер язу-сызу
әйберләрен караштырдым, чәчелеп-сибелеп калмасыннар, дип. Шул көннәрдә
Гәрәй Рәхим килеп китте, «Гөлбадран»ны кыскартып…
Әлмәткә Казан каласының баш хирургы, фәннәр докторы Розенгарден
(фамилиясен дөрес белмим) киләчәк, аңа күрсәтәбез, беркая да барма, диделәр.
Менә бүген аңа күрендем.
Гаҗәп тә инде бу хирурглар, фикерләре бер-берсенә бөтенләй капма-каршы.
Казан хирургы берни тапмый. Операция кичергән һәр кешедә андый гына
төеннәр (уплотнение) була, ди. Бернинди операция дә ясатырга кирәкми, ди.
Берәр биш елдан тагын очрашырбыз һәм шунда ни кирәклеге турында кабат
сөйләшербез, ди. Без сезне сакларга тиеш, дигән була. Ихлас сөйләгән сыман,
мин ышандым диярлек…»
Ә тагын бер айдан соң ул Әлмәт үзешчән сәнгать төркеме составында
Болгариягә китеп бара. Владимир Солоухинның «Приговор» романында
телгә алынган халык дәвалаучысы, «Дожить до ста лет» китабы авторы Пётр
Димковны эзләп табасы килә аның. Әмма 92 яшьлек фитодиетологны очрата
алмый.
Эпилог урынына
Повестьта Бибисаны, Кремль астындагы Казан онкология диспансерына
дәвалануга кабул итмичә, яңарак кына төзелгән (1972) Республика онкология
диспансерына җибәрү эпизоды бар. Әниемнең үзенә исә 1979 елның 20
февраленнән 10 маена кадәр «Кремль асты» хастаханәсендә ятарга туры килә.
Аны карарга килгән бер хезмәттәше бу урынны «коточкыч хастаханә» дип атый.
Батурин урамындагы әлеге бина XVIII гасыр башында төзелә. Ул ике йөз
ел дәвамында бер җирдән икенче җиргә күчерелә торган тоткыннар төрмәсе
итеп файдаланыла. Анда күп кенә танылган кешеләр утырып чыккан. Шулар
арасында Владимир (Ульянов) Ленин да бар. Ул 1887 елда беренче тапкыр
төрмә шулпасын шунда татып карый. Сталин репрессияләре елларында биредә
татар поэзиясенең классик шагыйре Хәсән Туфан үзен Себергә озатуларын
көтәргә мәҗбүр була. Соңрак ул әлегә китап укучыларга исеме дә билгеле
булмаган Саҗидә Сөләйманованы «шагыйрьлеккә хөкем итеп китәчәк», аны
«татарның Ахматовасы» дип атаячак.
Шәһәр онкология диспансеры әлеге бинада 1960 елдан 2015 елга кадәр
эшли. Бу тарихи бинага әнием республика хастаханәсе капиталь ремонтка
ябылганга күрә генә эләгә. Аңа икенче операциясен шунда ясадылар. «Яман
шеш бавырга ук күчкән, гадәттә, мондый очракларда ике айдан да озаграк
яшәмиләр», – дигән хирург.
Хастаханәдәге шартлар, йомшак итеп әйткәндә, бик үк әйбәт түгел иде.
Әнием операциядән чыккан авырулар белән бергә унике кешелек палатада
ятты. Авыруларның хәле җиңел түгел, күбесе янында якыннары кизү тора.
Ыңгырашалар, су сорыйлар… Вакыт-вакыт кемдер үлә… Минем үземә дә
берничә тапкыр авыруларның гомере өзелгән вакытта әнием янында булырга
һәм аларны тизрәк палатадан тиешле урынга озатышырга туры килде.
Икенче операциядән соң әниемнең канына инфекция эләгә. Шуның
аркасында хәле бик начарланды, абсцесс башланды. Тәне ут кебек кызыша
иде, үзен кая куярга белмәде, нык газапланды. Шулай булса да, күз яшьләрен
күрсәтмәде, сабыр булды. Бу авыр көннәрдә әтием белән миңа «Азат хатын»,
«Ялкын» журналлары хезмәткәрләре, әниемнең Казанда яшәүче дуслары –
язучылар ярдәм итте. Алар әнием янында кизү тору графигын булдырдылар.
Операциядән соң беренче мәртәбә «Азат хатын» журналы баш мөхәррире
Венера Ихсанова белән «Яшь ленинчы» газетасы баш мөхәррире Роза
Туфитуллова килгәч, әнием: «Кызлар, әйдәгез, авыру турында сөйләшмик
әле, шигърият турында сөйләшик», – дип кисәтеп куйган һәм берничә шигырь
укыган. «Аның белән аралашу сәгатьләре минем өчен иң якты мизгелләр
булды», – дип искә ала иде бу очрашуларны Венера Ихсанова.
1979 елның 10 маенда әниемне (үлеменә нәкъ бер ел кала) әлеге
хастаханәдән чыгардылар, ә мине шул ук көнне өч айлык хәрби сборга
алдылар. Аның белән без бары тик август ахырында гына күрешә алдык. Ул
бу вакытта «Әлмәтнефть» медсанчастенда дәвалана иде. Анда ул бер ай ятып
чыкты. Әниемне аерым бүлмәгә салдылар, яхшы карадылар. Әлмәт халкы үз
шагыйрәсе турында бик нык кайгыртты. Аның хәлен җиңеләйтү өчен, кулдан
килгәннең барысын да эшләделәр.
…Ул бик нык ябыкты, күләгәсе генә калган кебек булды, гәүдәсе кечерәеп,
бөтенләй сулды. Күрешкәндә: «Ничек ябыккансың!» – дип әйтеп җибәргәнемне
сизми дә калдым. Бу сүзләрдән соң аның кәефе китте. Башка вакытта без, андый сүзләр ычкындыра күрмәсеннәр дип, хәл белергә килүчеләрне алдан
кисәтеп куя торган булдык.
Әниемә бик күпләр ярдәм итеп торды. Үзбәкстанның халык шагыйре
Зөлфия сирәк дарулар табып җибәрә иде, «тормыш эликсиры» дип аталган
препарат та җибәрде хәтта.
1980 елның 10 маен 53 яшендә безнең арадан мәңгелеккә киткән шагыйрәнең
яңа тормышы башланган көн дип атыйлар.
Әниемнең вафатыннан соң ике ел узгач, Татарстанның халык шагыйре
Гамил Афзал, алдан ук күреп торган сыман: «Мин Саҗидә Сөләйманова
урамында йөрим. Саҗидә Сөләйманованың иҗаты турында уйланам. Шушы
урамнан шагыйрәнең икенче гомере башлана, ул гомер озын булыр», – дип
язган иде.
Тормышта авыр хәлдә калган вакытларында әниемнең шигырьләрен укып
юанган, алардан көч алган хатын-кызлар шактый. РСФСРның атказанган
артисткасы Евгения Лисецкаяга алар бердәнбер улын һәм аның артыннан
ук әтисен югалтып һушсыз калган минутларында ярдәмгә килгән. «…Нәкъ
шул вакытта миңа радиодан Саҗидә Сөләйманова шигырьләрен укуымны
үтенеп шалтыраттылар, – дип яза ул. – Укыдым һәм алардан аерыла алмадым.
…Саҗидә Сөләйманова шигырьләре миңа яшәргә көч бирде, киләчәккә өмет
уятты. Тирән кайгы базыннан чыгу өчен, алар миңа таяныч булды. Аңымны,
акылымны җуймас өчен, мин ул шигырьләрне күңелдән ятлап-сөйләп йөрдем».
Әниемнең шигырьләрен тәрҗемә иткән Ленинград шагыйрәсе Елена
Андреева аңа үзе шигырь багышлый, анда шундый юллар бар:
…Ул шигырьләр йокымны качырды минем.
Үлемсезлек асылына шунда төшендем…
Филология фәннәре докторы, профессор Тәлгат Галиуллин болай дигән
иде: «ХХ йөз башында Аллаһы Тәгалә татар халкына Тукайны бирсә, ХХ
йөз уртасында хатын-кыз затыннан Саҗидә Сөләйманованы бүләк итте. Ул
көтелмәгән якты йолдыз кебек ялтырап алды да, күктә үзенең гаять матур, бер
яктан нәзакәтле, лирик тирән, хисле, икенче яктан татар халкының язмышын,
илебезнең киләчәген һәм илебезнең үсеш юлларын үзенчә күзаллаган
шигъриятен калдырып, безне ташлап китте. Ләкин без аны беркайчан да
онытмадык. Рус шигъриятендә Марина Цветаева, Анна Ахматова булса, безнең
Саҗидә Сөләймановабыз бар».
«Татнефть» компаниясе медсанчастенда 34 ел хирургия бүлеген җитәкләгән
Татарстан АССРның атказанган табибы Виктор Михайлович Поляковка
килгәндә, ул 1991 елда пенсиягә чыга. Хезмәт эшчәнлеге дәвамында барлыгы
10 меңнән артык операция ясый, дистәләгән хирург әзерләп калдыра. Хатыны
Нина Николаевна, «Гөлбадран» әсәрендәге Дәлия кебек, физиотерапия
бүлегендә фельдшер булып эшли. Алар ике кыз тәрбияләп үстерәләр. Виктор
Михайлович 2008 елда 85 нче яшендә вафат була.
Әнвәр МАЛИКОВ
Асия МАЛИКОВА тәрҗемәсе
«КУ» 10, 2026
Фото: архив
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Нет комментариев