Логотип Казан Утлары
Публицистика

Уйдырма ялганнан яралыр

Сөекле халкың ялгышлык эшләсә, үзеңне гаепсез итеп санама.

I
 Сөекле халкың ялгышлык
эшләсә, үзеңне гаепсез итеп санама.
Соңгарган искәртү: «Илдә халыклар атасы булу өчен күкләр генә
вәкаләт бирергә мөмкин».
 Һәйкәлләр белән аяусыз көрәштә иртәме-соңмы лаеклы тарихи затлар җиңәчәк.
 Бәхеткә илткән тәрәккыят юлына атом-төш чемоданын тотып чыкмыйлар.
Түрә кәнәфиендәге язу: «Тамак төбендәге төер хәрәм ашамаска өнди».
Дәүләт башлыклары вагаешкан чакта, җыен әтрәк-әләм эреләнеп китәр.
Сәяси дальтониклар груһы төсле инкыйлаблар ясаучан.
Кайсыбер илләрнең үзара багланышы хатын-кызлар дуслыгын хәтергә төшерә.
Тарихи өмәдә Ильич күтәрешкән бүрәнә дөньяда иң озын агач булып чыга, чөнки шушы чакта юлбашчыга булышкан кешеләр исемлеге тора-бара артык озынга сузыла.
Болгавыр заман таләбе: «Дәүләт флагларын эшләү өчен янмый торган тукыма кирәк».
Уйдырма ялганнан яралыр.
Икегә төрләнгән дөреслек бихисап ялганны тудырыр.
Хакыйкать серлелекне өнәмәс.
Ерак чорларны үзгәрешсез кичкән һәртөрле җәгърафи атамалар элгәрләрнең мөкатдәс дәүләт чиген бүгенгәчә билгеләп тора.
Күңелсез хәлне карауга сәясмәннәр килеп тыгылса, гаепле якны кирәгенчә билгеләп кенә куярлар.
Кичегеп килгән инану: «Табигать канунына төзәтмәләр кертелми».
Законны әйләнгәләп узу вөҗдан хөкеменә китерер.
Канун яхшырак итеп эшләнсә, кешеләр аны бозарга кыймас.
Кануни чиккә сыешмыйча калган хәлләргә әдәпнең үзе тарафыннан бәя бирелер.
Күк астындагы иреккә һәрдаим чикләнгәнлек хас.
Акчаның әйләнеш хакын ришвәт күләме күрсәтер.
Мәгарәдән яртылаш чыгып җитмәгән кавем һаман тәгәрмәч уйлап табарга азапланыр.
Табигать камиллеккә ашыкмыйча ирешә.
 Үзенең ахмаклыгын яхшылап яшерә белгән бәндә халык алдында зирәк булып күренергә мөмкин.
Бәгъзе илләрнең гаярь яугирләре үзләрен пөхтә тотсалар, теләсә нинди диңгездә итекләрен юып йөрмәсләр иде.
Кемнеңдер җир-анага мөнәсәбәтен ачык беләсегез килсә, кулына мылтык тоттырып, аны ялгызын гына ау-сунарга чыгарып җибәрегез.
 Табигатьне саклаучы: «Үз заманында динозавр Кызыл китапка кертелгән булса, аның токымы юкка чыгуга дучар ителмәс иде».
Аллаһы Тәгалә яралткан бу дөньяны нибары өч тиенгә бәяләү килешми.
 Чиста суга чыгару тәгъбире искерергә мөмкин, чөнки җиребездә гадәти чип-чиста сулар калмас.
 Кеше күңелсез эш-хәлләрдән сабак алмаганга күрә, тарих аянычлы төстә кабатланып торырга мәҗбүр.

II
Аңлап булмаслык катлаулы картина алдында йөзеңә акыллы кыяфәт бирергә мөмкин.
Иҗат портретыннан өзек: «Стиле аерылып тормаса да, ул үзенчә акылыннан язды».
Бөердә фәлсәфә ташлары җыелмас.
 «Аяк» кәлимәсен кулланып, кешене мәсхәрәли күрмә: аяк белән шәп шигырьләр дә, шәп картиналар да язарга мөмкин.
Гади генә ГАИ хезмәткәре таягы дирижёр таякчыгыннан күбрәк акча эшли.
Үсендерә белгән күрәзәче: «Синең кояш астындагы урының, балам, оркестр чокырына туры килә».
Фәкать зирәк шагыйрьләр генә эзоп телендә яза алыр.
 Комсызлар мантыйгы: «Бите ачылмаган китап эчендә күптин-күп акча сакланырга мөмкин».
Актёрның тәненә җәрәхәт сурәтен төшергәндә вакыт-табиб беравык алдану тойгысын кичерер.
Тыйбби сәнгать тә күп корбан сорый.
Данда кем өчендер боздыргыч та була.
Хөрмәт пьедесталына менү башны әйләндерергә мөмкин.
Әхлакчы: «Ике сыерны имә торган бозау безгә нинди үрнәк күрсәтә икән?»
Башсызны яшәеш мәгънәсе борчымый.
Кеше биеклеккә менгән чакта түгел, төшкән чакта күбрәк ялгышырга мөмкин.
Ачы тәҗрибә сатыла икән, аңа ихтыяҗ зураеп торыр.
Онытылган хикмәтле гыйбарә яңадан туарга әзерләнер.
Әдәпсез рәвештә үз мәзәгеңнән көлү иблис кытыклавын күз алдына китерә.
 Телнең сөякле булуы яхшыга китермәс иде.
Урам телен сүгүнең мәгънәсе юк – ул күптәннән безнеңчә түгел инде.
Телне дошманга тиңләгән чакта кече телебез кимсенеп куяр.
Тормыш көе кайвакыт джазга охшап китә, чөнки аның эзлекле агышын тоеп булмый.
 Цирк мәктәбендә бирелмәгән киңәш: «Иңеңнең гөнаһ ягы басса, канат буйлап йөри алмассың».
Гомереңне җырга тиңлисең икән, аның нотасы күктә языладыр.
Дөрес уйлаучы киллер: «Шәхсән үзем начар дирижёрга ук атмам, чөнки ул басмачада арты белән тора».
 Барабанның эче буш булса да, ул безгә дәрт өстәп яшәячәк.
III
Яшьлек сәгате акрынрак йөрер.
Олаерга теләгән яшьлек күбрәк уңышка ирешүчән.
Белдерү: «Аксакал акыллылыгын тулаем яшьлек юләрлегенә алмашам».
 Тоташ якты төшләрдә хыялый балачакка кайтып йөрик – аның безгә тапшырасы сәмави нигъмәте әле байтак.
Яшьлекнең сүзе эштән аерылмас.
Әле картаерга теләмәгән бәндә һәммә кимчелеген яшьлегенә сылтар.
Кайчакта төс-битнең яшәреп киткәндәй тоелуы ашкынулы вакытның чигенеп куюын аңлатмас.
 Күңел халәте буенча санаган очракта, дөньяда яшьләрнең исәбе ишлерәк чыгар.
Күпләр кырык яшь тулуны кимендә йөз еллап көтә.
 Яшүсмер зирәклеккә омтыла, вәләкин картаерга теләми.
Озын гомерле карый: «Ала каргадан аласың булса, әле иркенләп яшәргә мөмкин».
Буш башның гаҗәп хәле – анда мигә урын юк.
Кыргаяк: «Абынулар дүрт аяклы атта да, башка җан ияләрендә дә күзәтелә».
 Башкаларны үзеңнән күбрәк ярату фидаи гамәл кылуга этәрүчән.
Стакандагы тешләр шыгырдамас.
Балаларча фикерләү сөземтәсе: «Уңайлы гына сәгать эчендә яшәгәнгә күрә, күке урманлыкта үзенчә оя корып маташмый».
Булдыксызлык күрсәткән бәндәне «Балалар бакчасы!» дип сүгү алдан ук киләчәк буынны хурлау кебек аңлашыла.
Җәрәхәтле йөрәк җылырактыр.
Яшәүнең тәмен тою – чып-чын саулык билгесе.
Хатын-кыз заты сөйләшми торган чакта тагын да серлерәк булып күренә.
 Үзен алыштыргысыз итеп санаучы бәндә дә кай ара асылы белән алмашынып китә.
Табигать пәрвәр гөманы: «Кызлар итәген күтәрергә гадәтләнгән уйнак җилнең шөгыле дөньяда җилдән туар балаларны ишәйтергә этәргеч ясый».
Үз ата-анаңнан ваз кичү чынлап та имансызлыкка тиң.
 Ата үзенең баласын башлыча сүзсез, шәхси үрнәге белән тәрбияләргә тиеш.
 Урам тәрбияче булып санала икән, аның көндәлек эше нәтиҗәсез түгел.
Атаңның фани дөньялык яшен узып киткәндә үзеңне инде аннан өлкәнрәк итеп санама.
 Ата-аналар җыелышы бер- кетмәсеннән: «Еланга әйләнгән затларны да без күмәкләп аякка бастырдык».
 Тынгы белмәс балалардан сәламәтлек аңкып торыр.
Сүз тыңлаучан байтак бала канына кушканны гына эшләү гадәте сеңәр.
Ишле гаиләдә ачуны басу өчен әле ярый балалар буталышып йөри.
Баланы дәшми торырга күнектерү сөйләшергә өйрәтүдән күпкә кыенрак.
Өлкән кешенең йөзенә сабыйлык билгеләре чыгу аның эчкерсезлек маясын җуймавы турында сөйли.
Кайбер кешеләрнең балалыгы гомеренчә сузылырга мөмкин.
Акушерка – сабыйның кып-кыска кендек бавын озын гомер җебенә
ялгаучы.

 

«КУ» 06, 2026

Фото: Шедеврум ии

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    1.Сөекле халкыңны ялгышуда гаепләү өчен синең генераль прокурор булуың мәслихәт....................2.Илдә халыклар атасы булу өчен аларның аналары белән җенси мөнәсәбәттә булырга кирәк. .............3. Һәйкәлләр белән көрәштә һәрвакыт хакимият җиңеп чыга. ............. ... Дәвамы бар. Сәйлән (Ләйсән Мөгътәсимова - Гатина)

    • аватар Без имени

      0

      0

      4. Үз җирендә бәхет тапмаган ил генә атом- төш чемоданы тотып юлга чыга ..........5. Түрә кәнәфиендәге язу: “Тамак төбеңдә төер булса, син бу урынга лаек түгел!” ............6. Рәсәйдә дә, Татарстанда да әтрәк- әләмнәр эреләнде. ...............7. Теләсә кайсы юлда түнтәрешләрне дальтониклар һәм сәрхүшләр күбрәк ясый........... 8. Кайбер илләрнең багланышы ЛГБТлар мөнәсәбәтен хәтерләтә. ................. ... Дәвамы бар. Сәйлән (Ләйсән Мөгътәсимова - Гатина)

      • аватар Без имени

        0

        0

        9.Тарихи өмәдә Ильич күтәрешкән бүрәнәне галимнәр кая киткән дип баш ваталар. Ә ул дөньяда иң юан агач булып чыга, чөнки аннан юлбашчыга беренче мавзолей тулысынча төзелгән булырга тиеш... ...........10. Болгавыр заман яңалыгы: “Кайбер илләрдә дәүләт флагларын күтәрү һәм төшерү церемонияләренә, аларны умырып алып йә утка ату , йә аяк астына ташлап таптау формалары кертелде. ..............11. Кешелек гомер- гомергә үз уйдырмалары тудырган ялганга ышанып яши. .............12.Хакыйкать бер генә була. Дөреслек икегә төрләнсә, аның берсе, йә икесе дә ялган булыр. .............13. Хакыйкать сердән туа. ................... Дәвамы бар. Сәйлән (Ләйсән Мөгътәсимова - Гатина)

        • аватар Без имени

          0

          0

          14.Географик атамалар белән көрәшүдә Рәсәйгә тиң ил юк. .............15.Җир шары ботка казаны түгел, әмма сәясмәннәр аны гел туглап тора. ................16. Табигать кануннарына төзәтмәләр керткән кешелек, шул төзәтмәләрен төзәтә алмый иза чигәр. ................17.Законны әйләнеп узу бернинди вөҗдан хөкеменә китерми. Аның асылы- гаиләдә ир белән хатынның берсе якынлык теләгәндә икенчесе, теләмәсә дә каршы килмәве кебек. .................18.Канун яхшы эшләсен өчен, аны үтәтү кирәк. ..............19.Канун русча- преддверие. Әдәпнең ишек төбен уза алмагаган вакыйга әдәпкә сыймый. ....................... Дәвамы бар. Сәйлән (Ләйсән Мөгътәсимова - Гатина)

          • аватар Без имени

            0

            0

            20. Күк астындагы ирек- читлектәге кош иреге. .............21. Ришвәт- акчаның уйнаштан туган баласы. .................22.Коммунизмнан яртылаш чыгып җитмәгән кавем һаман сәпид уйлап табарга азаплана. .............23.Табигать тә камиллеккә зур югалтулар аша ирешә. .................24.Ахмакның ахмаклыгын күрмәгән халык аннан ахмагырак. ................ ... Дәвамы бар. Сәйлән (Ләйсән Мөгътәсимова - Гатина)