Логотип Казан Утлары
Публицистика

Уфада патриотик әсәрләр әдәби конкурсы җиңүчеләрен бүләкләделәр

Конкурс Башкортстан Республикасы Язучылар берлеге тарафыннан Башкортстан Республикасы башлыгы Радий Хәбиров һәм Башкортстан Республикасы башлыгы грантлары фонды ярдәме белән үткәрелде.

Уфада башкорт, рус һәм татар телләрендә иҗат итүче профессиональ язучылар арасында патриотик әсәрләр әдәби конкурсы җиңүчеләрен бүләкләделәр.

Конкурс Башкортстан Республикасы Язучылар берлеге тарафыннан Башкортстан Республикасы башлыгы Радий Хәбиров һәм Башкортстан Республикасы башлыгы грантлары фонды ярдәме белән үткәрелде.

Җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы Башкорт дәүләт университетының, хәзерге вакытта Уфа фән һәм технологияләр университетының төп корпусында узды.

Республика Язучылар берлеге рәисе, Башкортстан Республикасы Дәүләт Җыелышы – Корылтай депутаты Айгиз Баймөхәммәтов, Дәүләт Җыелышы депутаты, Башкортстан Республикасы Башлыгының патриотик тәрбия мәсьәләләре буенча киңәшчесе, Уфа фән һәм технологияләр университетының тәрбия эше һәм яшьләр сәясәте буенча проректоры Валентин Солодовник, Башкортстан Республикасы мәдәният министры урынбасары Илнур Мөхьянов, Башкортстан Республикасы Башлыгының грантлар фонды генераль директоры Люция Сәйфуллина, Россия Язучылар берлеге сәркатибе, Россия Язучылар берлегенең Ярославль бүлеге рәисе Мамед Хәлилов, «Казан утлары» журналының баш мөхәррире Рөстәм Галиуллин, «Хыпар» нәшрият йорты директоры Дмитрий Моисеев лауреатларны бүләкләделәр.

Иҗади бәйгедә Башкортстанның танылган язучылары катнашты. Дүрт номинациядә җиңүчеләр билгеләнде: зур проза (роман, повесть), кечкенә проза (хикәя, эссе), шигърият (шигырьләр циклы, поэма), балалар өчен иң яхшы әсәр. Приз фонды 1 200 000 сум тәшкил итә.

Җиңүчеләр һәм лауреатлар үз әсәрләрен бастыру өчен сертификатлар алдылар. Шулай ук ун җиңүченең патриотик әсәрләре аерым китап булып басылачак.

Фотолар: Башкортстан язучылар берлеге

Галерея

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев