Логотип Казан Утлары
Публицистика

Тукай җиләне

Менә йөз елдан артык инде татарның теле Тукай белән ачыла. 27 яше тулыр-тулмас дөньядан кичкән тугры Тукай белән...

Кайвакыт башка сәер уйлар да килә: әйтик, шагыйрь кызыл террор дәверенә кадәр яши алса, аңа тәкъдир ниндирәк сынаулар әзерләп куйган булыр иде икән? Бер караганда, шәт, андый ихтималлыкны да бөтенләй үк сызып ташларга ярамастыр кебек. Әгәр үзен тәрбиядәрәк тотып, вакытында табибларга күренсә, яхшы шартларда җиренә җиткереп дәваланса, 1917 елда Тукайга әле нибары 31 яшь туласы булган. Бу яшендә, бәлки, ул да инде гаилә корып җибәрер, үчтеки-үчтеки итеп бала-чага сөеп тә юаныр иде. Ә менә яңа режим аңа озак юанырга ирек бирер идеме — әйтүе кыен. Һәрхәлдә патша охранкасының кара исемлегенә теркәлгән «ата милләтче»гә чеканың хәерхаһлык күрсәтүенә бер мыскал да ышанасы килми. Дөрес, бөтен төрки галәменә яхшы билгеле шагыйрьне «туры юл»га бастырырга, аңардан революция җырчысы ясарга маташып караулар булмый калмас иде, бәлки. Ул бит әнә 1905 елгы инкыйлабка да зур өметләр баглаган, һәм аларның беркадәресе акланган да. Ләкин тора-бара кара реакция еллары шагыйрьнең бар өмет-ышанычын челпәрәмә китергән. Кем белә, «хөр мәмләкәт, хөр Русия» дип хыялланган Тукай, бәлкем, 1917 елгы октябрь түнтәрелешен дә (большевикларның шигарьләре берсеннән-берсе ымсындыргычрак ич) үз биеклегеннән торып кабул итәргә тырышып карар, һәм бик тиздән үзенең коточкыч алданганын күреп, бу хакимияттән бар вөҗүде белән ваз кичәр иде. Шул рәвешле, шагыйрьнең исеменә дә, иҗатына да табу салынып, аны кабат кайтару, реабилитацияләү, хәзерге биеклегенә менгереп бастыру өчен күпме тырышлык куярга, күпме көч сарыф итәргә туры килер иде. Ходай озынрак гомер биргән тәкъдирдә, Тукай, байтак бөек шәхесләребез кебек, төрек кардәшләребезгә барып та сыгына алыр иде. Ләкин 1907 елда ук (21 яшендә!) урыс карагруһчыларына җавап итеп «Китмибез!» дип язган шагыйрьнең горбәтлеккә китеп баруын берничек тә күз алдына китереп булмый.

Әйе, Күкләр Тукайҗанга нибары 27 ел гомер тәгаенләп куйган. Гасырларга бәрабәр 27 ел... Әгәр ул үзе дә: «Минем һәр минутым бөтен дөнья бәһасенә тора», — дип язган икән, монда һичбер арттыру да юк. Шагыйрь гомеренең дә, кылган эш-гамәлләренең дә космик үлчәм белән үлчәнәчәген бик яхшы чамалаган. Гасырлар дәвамында кол хәлендә золым-золмәттә гомер кичерергә дучар ителгән татар халкына сүз сәнгатенең пәйгамбәре сыйфатында иңдерелгән Тукай хәзрәтләрен тагын да озаккарак сузылачак, тагын да карарак реакция дәвере афәтләреннән Аллаһы Тәгалә Үзе саклагандыр кебек. Шуңадыр, иң хәтәр елларда да шагыйрьнең иҗатына богау салынмый, сәнгатебезне һәм, гомумән, халкыбызның рухиятен берөзлексез сугарып тора ул.

Шагыйрь үзе кыска буйлы, чандыр гәүдәле, үсмер кыяфәтлерәк бер егет булган, диләр. Ә язганнарына карасаң, нинди кодрәт иясе — җиңнәре сызганулы, йодрыклары төйнәлгән — Дию белән алышка чыккан Алпамша диярсең, валлаһи. Һәм, дөрестән дә, без аны шулайрак күзалларга күнеккән дә. Классикны бераз гына үзгәртеп әйтсәк, ахыр чиктә, без үзебез дә Тукай җиләненнән чыккан бит.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев