Логотип Казан Утлары
Публицистика

Туфан Миңнуллин: "Шәймиев чоры татар тарихына кереп калачак"

Татарстан Президенты Матбугат хезмәтенең эшчәнлеге күптөрле, шул исәптән Президент турында җәмәгатьчелек фикереннән хәбәрдар булу. Бу фикерләр Президентның үзенә җиткерелми, алар матбугатта эшләү юнәлешләрен билгеләгәндә исәпкә алыр өчен җыела. 2009 елның 8 апрелендә Туфан ага Миңнуллин белән Дәүләт Советы бинасында булган әлеге сөйләшү дә диктофонга шушы максатта яздырып алынган иде. Бу әңгәмәнең язмасы беренче тапкыр дөньяга чыга.

Нурсөя ШƏЙДУЛЛИНА, 1999-2014 елларда Татарстан Президенты матбугат хезмәтенең баш киңәшчесе

— Туфан абый, Сез, бәлки, Минтимер Шәрипович белән ничек танышуыгызны хәтерлисездер? Аңа кагылышлы нинди вакыйгалар исегездә калган? — Мин үзем туры кеше, аңарга хәтле — артист кеше. Һәм мин кешеләрне театрга мөнәсәбәтләре буенча бәялим. Әгәр дә кеше театрга килә, спектакльләр карый яки китап укый икән, мин аны кешегә саныйм. Әгәр кеше, бигрәк тә җитәкчеләр, болар белән кызыксынмый икән, мин аларны бик өнәп бетермим. Алар, бәлки, уңган-булган кешеләрдер, әмма ләкин аларның барыбер бу дөнья турында фәлсәфи уйланулары таррак була. Әгәр экономистлар, физиклар, математиклар, төгәл фәннәр белән шөгыльләнүчеләр әдәбияттан, сәнгатьтән аерылып яшиләр икән, аларның күңеле бик күпкә ярлы була. Мин аларны начар кешеләр дип әйтмим, һәрхәлдә кешеләр турында уйлау, кешеләрнең фаҗигасен, шатлыкларын, аларның күңел тибрәнешләрен аңлаудан алар мәхрүм. Менә шулай ерактан башлавымның сәбәбе шунда: Минтимер Шәрипович ул, кайда гына эшләмәсен, һәрвакыт театрга килә. Мелиорация министры булган вакытында театрга даими рәвештә йөри, хәтта бүләкләр алып килә иде. Башкаларны да үзенә ияртеп килә иде. Икенче бер шундый кешене беләм — ул Рәис Кыямович Беляев. Ул да үзенең иптәшләре, дуслары, яраннары белән бергә, шау-гөр килеп, театрга килә, спектакль карап, үзенең фикерләрен әйтеп китә иде. Мин Минтимер Шәриповичны менә шул вакыттан хөрмәт итә башладым. Бик нык сөенә иде моңарга Марсель Хәкимович Сәлимҗанов. «Бердәнбер рәтле министр», — дип йөри иде ул аны. Безгә әле ул вакытта, дөресен әйтергә кирәк, үзләренең вазифалары буенча гына мәдәният министрлары килә иде, калганнары арасыннан даими рәвештә театрга йөрүче министрларны мин белмим. Аннары соң Минтимер Шәриповичның дәрәҗәсе үсә барды. Әмма ләкин ул театрга мөнәсәбәтен үзгәртмәде. Һәм шуның нәтиҗәсе буларак, болай иркенләп сөйләшеп утыру булмаса да, очрашып сүз алышкан вакытта аның белән сөйләшүе рәхәт, чөнки сөйләшергә тема бар. Тема дигәннән, гел театр турында гына түгел, гомумән, кеше, яшәеш, тормыш, киләчәк, хыяллар турында сөйләшәбез. Аның белән бик озак сөйләшеп була. Кайбер кеше белән ун минут сөйләшәсең дә туясың, тема бетә. Әле икенче бер категория кешеләр бар: иң наданнары, алар белән озаграк сөйләшеп була, тик анда инде төп темаң да — анекдот. Мәзәк сөйләшү, аның да ыржаеп көлә торганнары яки мунчаларда гына сөйләнә торганнары. Ягъни, син бу кешеләрдән бер әйбер алмыйсың. Алар үзләре, белмим, үз әңгәмәдәшләреннән нәрсәдер булса алалардырмы...

Минтимер Шәрипович б е л ә н с ө й л ә ш к ә н н ә н соң, үзеңә фикер алып китәсең. Бәхәсле булырга мөмкин ул, синең аны к а б у л и т м ә в е ң я к и бөтенләй каршы булуың мөмкин. Ләкин — фикер бар. Чөнки Минтимер Шәрипович — фикер йөртә, фикер уята торган кеше. Һәм ул театрга йөрү дигән бик әйбәт гадәтен обком секретаре булып эшләгән вакытында да о н ы т м а д ы һ ә м м е н ә и ң к у а н ы ч л ы с ы — Президент вакытында да театрга йөрүне, гомумән, әдәбият белән кызыксынуны онытмады. Ул даими рәвештә йөри. Очрашып сөйләшкән вакытта күпләр әйтә: барасы килә театрга, тик вакыт юк, имеш. Мин инде андый кешеләргә өздереп әйтә алмыйм. Әйтерсең лә безнең Президент бер эшсез, гел театрга гына йөреп торып, бүтән бер әйбер белән кызыксынмый. Карап торсаң аның эшләгән эшен, кайберәүләрнеке белән чагыштырып та булмый. Ә менә ул вакыт таба. Беренчедән, ул, илнең башлыгы буларак, сәнгать, әдәбият өлкәсеннән хәбәрдар була, икенчедән, ул менә шушы өлкәдә эшләүчеләргә таяныч та була. Без бүтәннәр белән сөйләшкән чакта һәрвакыт Президентны мисалга китерәбез. Менә берәрсе аз гына, ялгыш кына әйтсә, вакыт юк дип, мин шунда ук әйтеп куям: «Безгә шул эшлексез бер кеше — Президент кына килә инде, аның эше юктыр, күрәсең». Шулай дигәч, шунда ук туктыйлар. Безгә аның театрга йөрүе менә шуның өчен дә бик кирәк.

Һәм нәтиҗәдә бик кызыклы гына килеп чыга: сәнгатьнең кайбер нечкәлекләре турында Минтимер Шәрипович сәнгать өлкәсе, театр белгечләренә караганда өлгергәнрәк фикерләр әйтә. Аңардан театр һәм әдәбият дөньясының андый нечкәлекләрне белү бәлки таләп тә ителмидер, әмма ул күрә һәм әйтә.

— Тәнкыйть буламы ул? — Төрле сүз, тәнкыйте дә була. Әйбәт булса, әйбәт, ди ул. Аннары соң шунысы бар: кайбер түрәләр сәнгатьне примитив рәвештә аңлый. Әйтик, элек булса — райком секретаре, хәзер инде берәр министр турында ниндидер спектакльдә кыек сүз әйтелсә, болар аны примитив рәвештә үзләренә кабул итәләр. Ә Минтимер Шәрипович, театрда хәтта дәүләт мәсьәләсендә шундый репликалар яңгыраса да, аны үзенә кабул итеп, «сез безне тәнкыйтьләп утырасызмыни монда» дигән мәгънәсез сүз әйтми. Бу сүз җәмгыятькә әйтелергә тиешме бүгенге көндә? Һәм ничек әйтелергә тиеш? Менә шулар турында кызыклы бер сөйләшү булып ала. Менә бер мисал. Без аның белән бергә Зөлфәт Хәкимнең «Мылтык» дигән спектаклен карадык. Анда берәү, үтеп китешли генә, безнең суверенитет турында бик ямьсез сүз әйтә. Ул җөмләнең спектакльдәге төп вакыйгага катнашы да юк, югыйсә. Мин аны ишетүгә үк әллә нишләп киттем. Мин инде аның төгәл җөмләсен китерә алмыйм, нәрсәгә ирештек, бер чепуха бу суверенитет дигән кебегрәк. Эчемнән уйлап куйдым: бар шундый әйберләр — аларны болай әйтергә ярамый. Әгәр дә без суверенитет белән нәрсәгәдер элек уйлаганча, фикер йөрткәнчә, өмет иткәнчә ирешә алмаганбыз икән, бүген аңардан көләргә, мыскыл итәргә ярамый. Ул — халыкның күңел ярасы. Барыбер омтылабыз шушы азатлыкка, киләчәктә өмет итәбез. Һәм теләсә нинди формада сүз әйтеп, моның белән шаярырга, аңардан мәзәк ясарга ярамый. Соңыннан фикер алышкан вакытта нәкъ шул сүзне Минтимер Шәрипович әйтте. Һәм ул аны ямьсез итеп әйтмәде. Президент буларак кисәтеп, нигә алай дип әйтәсез, алып ташлагыз дип түгел. «Менә бүген кирәк микән бу әйбер?» — диде ул. Без, бәлки, чыннан да, үзебезнең теләгебезгә ирешеп бетмәгәнбездер, ләкин бу сүзнең асылыннан, мәгънәсеннән алай авыз ерып көләргә кирәк микән дигән мәгънәдә әйтте ул. Күрәсез, аның фикере тирәндә ята. Әлбәттә, ул үзенең бөтен белгәнен-уйлаганын теләсә кайда чишеп, таратып сала алмый. Ул — Президент, аның вазифалары бар, протокол дигән нәрсә бар. Мәскәү белән мөнәсәбәтләре бар. Ул — акыллы кеше. Һәм ул тормыш, кешеләр язмышы турында уйланып фикер йөртә. Ул тормышны бер төсле итеп кенә яки акка һәм карага гына аерып аңламый.

Мин дөньяда логика дигән әйберне кабул итәм. Чөнки дөньяда иң тәртипсезлекнең — хаосның да үз логикасы була. Мин аны аңлыйм. Ләкин логика кешене бөтен өлкәдә дә, бөтен яшәешендә дә үзенә буйсындырырга тиеш түгел. Чөнки логика — акыл ул, ә акылның ялгышуы да мөмкин. Менә тою дигән әйбер бар — интуиция. Кеше тоя, нәрсәнеңдер куркыныч икәнен яки яхшылык киләчәген сизә. Бу сыйфат хатын-кызларда көчлерәк, чөнки ир-ат — тупас җан иясе. Менә шушы интуиция җитәкчеләрнең күбесендә җитми. Алар, әйтик, болай фикер йөртә: олы юлдан барсаң, ул сине менә шушында алып чыга. Менә юл буенда светофорлар тора, алмашлап утлары яна, син шуларга карап, логика, закон буенча барасың да барасың. Һәм көтмәгәндә бер тыкрыктан хулиган килеп чыга каршыңа, ә бит логика буенча син һаман алга барырга тиеш. Теге хулиган бөтен законнарны боза. Менә монда инде кешенең интуициясе кирәк. Куркыныч яныймы, юкмы — алдан ук сизенеп барырга. Чокыр булуы, юлның тайгак булуы мөмкин ләбаса. Моны сәясәт өлкәсенә күчерсәк, Минтимер Шәриповичта интуиция көчле, гаҗәеп интуиция. Мин моңа сокланам. Минем үземдә дә тою хисе бар. Мин, мәсәлән, миңа кайда нәрсә янаганын, нинди шатлык килерен сизәм. Әмма Минтимер Шәриповичта бу башка дәрәҗәдә — сәясәт өлкәсендә бик көчле.

Әгәр дә тикшереп карасак, аның белеме гуманитар белем түгел. Ул, гадиләштереп әйтсәк, механизатор, механик, техник фәннәр буенча югары белем алган. Ә бит менә шушы вакыт эчендә җитәкчелектә эшләп, Президент дәрәҗәсенә җитәр өчен бик күп укырга, белем ягыннан әзер булырга кирәк. Ул бит зур, дөньякүләм сәясәтчегә әйләнде. Авыл малаена, ниндидер бер 30-40 ел эчендә дөнья күләмендәге сәясәтчегә әйләнер өчен, тумыштан булган талант кирәк. Мин аның язганнарын укыдым да моның чыганакларын белдем. Ул — бик тәрбияле ата-ананың баласы. Чын мәгънәсендә тормышны белгән, кешеләр тормышын аңлаган кешенең баласы ул. Өйдә сабый чактан ук бик көчле тәрбия алган. Ул тәрбия, кирәк икән — кырыс булган, кирәк вакытта аны иркәләү дә, үсендерү дә булгандыр. Бик гаҗәп әйбер бу. Менә аның үзенең сөйләве буенча беләм: ике малаен да тәмәкедән биздерү факты. Кыйнамый, сукмый, вәгазь укымый, әйтә: мә, тартыгыз, ди. Тегеләргә исерептончыгып беткәнче тәмәке тарттыра. Әйтә: сезгә шушы кирәкме, сез шулай яшәргә телисезме? Менә нинди тәрбия системасы.

Аннары соң әйтер идем Минтимер Шәриповичның милләткә мөнәсәбәтен. Без бит инде барыбыз да милләт, милләт дип кычкырырга яратабыз. Ортодоксаль милләтчеләр бар, бер чиктән икенче чиккә ташланучылар бар. Бар аныңча даими рәвештә, сабыр гына, акыл белән шушы милләткә хезмәт итү. Президентның вазифасы «татар! яшәсен татар!» дип яшел байрак күтәреп урамга чыгу белән бәйләнмәгән. Бер генә илдә дә андый президент була алмый, булса да, аны бик тиз алыштыралар. Чөнки илдә төрле халыклар яши, бигрәк тә безнең республикада. Президент — бөтен халыкларның да гаранты. Ул Төп законга кулын куеп, аны үтәргә ант итә, ул — гарант. Менә шушы ситуациядә безнең Президент үзен үстергән милләте турында уйлый — моның өчен бик зур акыл кирәк. Һәрбер әйткән сүздә бу үлчәнгән булырга тиеш. Президентның әйткән һәрбер сүзеннән этлек эзләп торучылар бу дөньяда бик күп. Шул ук вакытта ул үзенең татар баласы икәнен онытмый. Аерым привелегияләр мәсьәләсендә кычкырып әйтмәсә дә, безнең милләтнең башка халыклар белән бергә, бер кояш астында яшәргә хокукы барын ул һәрвакыт белеп тора. Милләт мәсьәләсенә бик җитди карый. Мәгариф өлкәсендә милли-төбәк компонентларын бетерү турында закон чыккач, бездә киңәшмә үткәрелде. Нинди чыгыш ясады ул! Андый чыгыш өчен Мәскәүдә рәхмәт әйтмиләр аңа. Менә шундый кискен моментларда ул үз сүзен әйтә. Тукта, Мәскәү ни әйтер, бу минем кәнәфиемә зыян китермәсме дип тормый. Монда нәкъ менә Президентның сүзе кирәк иде. Әгәр дә без генә кычкырып утырсак, мәскәүләр әйтер иде: «Кучка националистов подняли шум», — дип. Кирәкле урында, кирәкле моментта әйтте. Аның төп эше шул. Шушында әйттеме — миңа аның калган вакытларда кычкырып йөрүе кирәкми. Мин ел саен 30 август көнне Кабан күле буена, театр янына барам. Президент килә, бәйрәм уңаеннан чыгыш ясый. Мин һәрвакыт игътибар белән тыңлыйм: әйтәме, юкмы «суверенитет» сүзен? Нинди формада әйтүе мөһим түгел. Ул әйтә. Ул бит акыллы кеше, суверенитетның без теләгәнгә ирешмәгәнен ул белә, ләкин барыбер телгә ала. Чөнки ул күңелдә онытылмаска тиеш. Бу нәрсә дигән сүз? Безнең хәтердә, безнең күңелдә ул сүз яшәргә тиеш. Үзләренең дәүләтчелеге булмаган бик күп халыкларның, башка дәүләтнең кул астында буйсынып яшәп, үз-үзен югалтулары бик мөмкин. Ә татар ни өчен үзен саклый? Чөнки аның дәүләтчелеге булган. Гәрчә безнең бүген дәүләтебез юк (хәзерге халәтнең дәүләт дип аталуы бик чагыштырмача), ләкин дәүләт ул һәрбер татарның хәтерендә яши. Шуңа күрә Минтимер Шәриповичның бу кирәкле сүзне кабатлап, башка фикерләргә кушып әйтүе аның ил җитәкчесе икәнен күрсәтә.

Менә күз алдына китерегез, без һәммәбез, кайда гына барсак та, каушап калабыз: нәрсә әйтерләр, ничек сөйләрмен, нәрсә булыр, ничек күренермен... Бик күп җирләрдә чыгыш ясаган кеше булсам да, миндә дә каушау бар. Ә ул кирәк икән — чит илләр кешеләре белән очраша. Кирәк икән — гарәп илләренә бара, алар белән сөйләшә. Кирәк икән — Европа илләре җитәкчеләре белән фикер алыша. Ул дәрәҗәдә сөйләшер өчен рәсми рәвештә тоткан урының гына түгел, кешелек сыйфатларың мөһим. Тирә-якта бит күзәтеп торалар. Беренчедән, синең әңгәмәдәшең күзәтә: бу нинди зат икән? Икенчедән, читтән караучылар, «бу нәрсә ычкындырыр икән?» дип меңләгән журналист күзәтеп тора. Ә ул ничек оста итеп алып бара сөйләшүләрне!

Миннән бервакыт сораганнар иде: «Минтимер Шәймиев Россия Президенты була алыр идеме?» «Һәм әйбәтрәк Президент булыр иде», — дип әйттем мин. Ул үзенең интуициясе белән Россиянең нинди ил икәнен аңлар иде һәм шушында яшәр өчен бөтен милләтләрне, бөтен халыкларны ничек итеп бергә (ярар, бердәм Россия булсын) тупларга белер иде. Төрле шовинистик законнар чыгарып, башка милләтләрне күрмәскә теләп, Россиянең язмышын фаҗигага илтмәс иде. Чөнки ул белер иде: бүген Иван Грозный таягы белән дирижёрлык итәргә ярамый. Бу өлкәдә ул бик күпләрдән акыллырак.

Ул сөйләшер өчен гади кеше. Гап-гади генә авыл апасы белән дә сөйләшеп китә ала, чөнки ул аның тормышын белә. Кайбер түрәләр шикелле, болар нигә пылау ашамыйлар микән дип аптырап тормый. Ашарга, яшәргә кирәклеген дә белә, шуңа күрә уртак тел таба. Җыеп әйткән вакытта, анда зур мәгънәдәге кешелеклелек сыйфатлары бик күп. Һәм бу аның үзен дә саклый, халыкны да саклый, аңа ышаныч та тудыра.

2009 елның 8 апреле

*****************************************************

Әңгәмәне тулаем "Казан утлары" журналының 8нче (август, 2015) санында укый аласыз.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев