Төркиядә Роза Туфитуллованың "Гөлсем" романы китап булып нәшер ителде

Төркиядә татар язучысы Роза Туфитуллованың "Гөлсем" романы китап булып нәшер ителде. Ул "Язмыш җиле" исеме белән "Казан Утлары" журналының 4-5 саннарында басылган иде. Рәхмәт төрек кардәшләргә!

Роза Туфитуллованың “ГӨЛСЕМ” романына кереш сүз

Ишан кызы

Егерменче гасыр башы - татар халкының иҗтимагый тормышында кузгалу-уяну чоры. Бу, әлбәттә, Россия империясендә барган үзгәрешләр белән дә бәйле була. 1905 елда патшаның вөҗдан иреге, сүз иреге һәм башка ирекләр биргән “Манифест”ы чыккач, башка изелгән халыклар кебек үк, түрк-татарлар да барара иркен сулыш алып, үзләренең милли хокукларын даулый башлый. Бу татар халкының бөек әдипләре Гаяз Исхакый, Фатих Әмирхан, Дәрдемәнд, Габдулла Тукай иҗатларында аерата калку күренә. Иҗтимагый тормышның һәр өлкәсендә күренекле шәхесләр пәйда була. Алар арасында хатын-кызлар да шактый. Шунысын да әйтергә кирәк, Россия империясендә яшәгән бүтән төрки (һәм гайре) халыклар арасында мондый феномен юк. Шуның нәтиҗәсендә 1917 ел инкыйлабыннан соң Эчке Россия һәм Сибирия Дини нәзарәтенә казыя булып, мөселман дөньясында беренче мәртәбә хатын-кыз (Мөхлисә Бубый) сайлана.
Роза Туфитуллованың “Гөлсем” романы шул заманда татар тормышында әһәмиятле роль уйнаган Гөлсем (Өммегөлсем) Камалова турында. Романны укыганда аның куанычлы, бәхетле көннәре дә, аннан соң күргән бәла-казалары да ачык булып күз алдына баса. Ул халкыбызның бер кыйпылчыгы – биредә ике урыс инкыйллабыннан соң барлыкка килгән өметләр, бәйсезлеккә омтылу, аннары ул өметләрнең җимерелүе, милли фаҗига. Шушы яктан караганда роман бүгенге татар әдәбиятында гыйбрәтле әсәр булып тора. Бүгенгене аңлар өчен үткәннәрне белергә кирәк.
Бу заманда Россия империясенең төрки халыклары сәяси мәйданда түрк-татар исеме белән бердәм хәрәкәт иткән. Хәтта аларга уртак бер әдәби тел булдыру омтылышлары да билгеле (мәсәлән Исмәгыйль бәк Гаспралы проекты). Ләкин урыс хөкүмәте мондый омтылышларны төбеннән кискән. 1917 елның Октябрь түнтәрелешеннән соң аларның төрки халыкларга каршы сәясәтен большевик-коммунистлар хөкүмәте аеруча дәһшәт белән дәвам итә. Хәер, бүген дә төрки халыкларның уртак хезмәттәшлегенә каршы көчләрнең уңышлы эш алып баруын танырга кирәк.
Бу чорны өйрәнгәндә, татарларның казакълар белән бәйләнеше аерата нык булуына хәйран каласың. Унынчы елларда хәтта «Казакъ әдәбияты мөстәкыйль булырга тиешме?» — дигән сорау тирәсендә бәхәсләшеп тә алганнар. Ягъни казакъ әдәбиятының татар әдәби теле нигезендә үсеп китү мөмкинлеге дә күздә тотылган. Хәзерге башкорт әдәбияты кебек…
Мәдрәсәләрдә, бигрәк тә Уфадагы «Галия» мәдрәсәсендә, йөзләгән казакъ яшьләре укыган. Киләчәктә бөтен казакъ шигъриятендә дан казаначак Мәгъҗән Җомабай да шулар арасында була. Атаклы татар язучысы, Мәгъҗәннең мәдрәсәдәге остазы Галимҗан Ибраһимов 1918 елда аның «Чулпан» дип аталган беренче җыентыгын Казанда Кәримовлар матбагасында нәшер итә.
Мәгъҗәннең язмышы шул чордагы бик күп милли зыялыларныкы кебек төгәлләнә. 1929 елда милләтчелектә гаепләнеп кулга алынганнан соң, төрмә-сөргеннәр кичеп, ул 1938 елда атып үтерелә.
Мәгъҗән теленең сафлыгына, чын төрки аһәңнең яңгырашына шаккатасың. Хәтта татарчага тәрҗемә итү дә кирәкми, бу — Тукайлар, Дәрдемәндләр, Бабичлар теле. Юкка гына Мәгъҗән Дәрдемәндне үзенең шигырьдәге иң төп остазы дип санамаган.
1920-22 елларда шагыйрь Кызылъяр педагогия училищесының директоры булып эшли. Шул ук вакытта монда Гөлсем Камалова дигән татар кызы да укыта. Аны, әлбәттә бирегә инкыйлабның дәһшәтле дулкыннары китереп ташлаган була. Ул, ире Абдулла Акчурин (Йосыф Акчураның туганы) белән, коммунистлардан качып, казакълар арасына сыена.
Ләкин кайнар йөрәкле казакъ шагыйрен Гөлсемнең никахлы хатын булуы тыеп кала алмый. Йөрәккә әмер биреп буламыни?! Шагыйрь йөрәге бигрәк тә дуамал, мөгаен. Мәгъҗән затлы татар кызына башын югалтып гашыйк була. Гомумән, ул елларда татар кызына өйләнү үзбәк, кыргыз, казакъ егетләре арасында зыялылык билгесе саналган… Мәгъҗән дә соңрак барыбер татар кызына өйләнә.
Әлбәттә, Мәгъҗәннең Гөлсемгә булган хисләре самими, эчкерсез, чын йөрәктән булган… Чөнки нерв җепләре зыңлап торган мәхәббәт шигырьләре тумас иде:
Кара күз, сихерле сүз, Гөлсем ханым,
Һәр җирдә үткәрсәк тә гомер таңын,
Кайвакыт күзегезгә күзем төшсә,
Уйный ла алгысынып нигә җаным?!

Кара күз, сихерле сүз, ханым Гөлсем,
Күктә кояш көлмәсен, Гөлсем көлсен!
Гөлсем — кояш, күктә акрын йөзә белә,
Сөйдереп көйдергәнен кайдан белсен!
Шагыйрь сөйгәненең ирен тугъры каласына да, мәхәббәтенең җавапсыз булуына да тиз төшенә, билгеле. Әлеге бөек мәхәббәт шигырьләре баштарак ялкын бөркеп торса да, соңрак өметсезлек хисләре белән өртелә. Ләкин аларда шактый ук ачык эротик күренешләр дә урын ала. Чибәр татар хатыны шагыйрьнең мәхәббәтенә күпмедер хәерхаһ булганмы, әллә бу «Җаным! Җаным! Тизрәк тисен түшкә түш, Күз йомулы еш-еш сулышны алып…» — дигән юллар Мәгъҗән хыялы гынамы, хәзер инде гоманларга гына кала. Мәгълүме шул — тиздән Гөлсем гаиләсе белән туган иленә кайтып китә:
Белдем бүген, мине ташлап китәсең,
Көмеш сулы Агыйделне үтәрсең.
Кара күзем, үтереп кит син мине! —
Тере килеш нигә ташлап китәсең? —
дип сызлана шагыйрь.
Шулай да кем соң ул Гөлсем Камалова?
Мәгълүм ки, 1912 елда Балканда Төркиягә каршы сугыш башланып китә. Рәсәй матбугатында шунда ук шовинистик шау-шу күтәрелә. Янәсе, болгар, серб, каратау туганнарга «төрек игосына» каршы көрәшләрендә ярдәм итәргә кирәк! Бу шау-шуга хөкүмәт тә рух өстәп, ярдәм итеп тора. Шуның нәтиҗәсендә йөзләгән урыс яшьләре Балканга китеп төрекләргә каршы сугыша башлый.
Гөлсем бу вакытта Петербургта урыс аксөякләренең кызлары укый торган Бестужев курсларында белем ала. Алар арасыннан да шактый гына урыс кызлары Болгариягә шәфкать туташлары булып китә.
Гөлсем дус кызларын җыеп ала да Төркиягә, яраланган төрек сугышчыларын дәваларга «Һилал әхмәр» («Кызыл ярымай») җәмгыяте хозурына китәргә тәкъдим ясый. Тегеләр ризалаша. Ул вакытта урыс мәктәбендә укучылар да иң әүвәл милли тәрбия алган була шул. Урыс матбугаты кузгаткан карагруһ коткы аларны каршы юнәлештә тәвәккәл адым ясарга этәрә. Шулай итеп Гөлсем Камалова, Мәрьям Паташева, Рокыя Юнысова, Мәрьям Якуповалар Истанбулга китеп бара.
Гөлсем Камалованың исеме беренче мәртәбә татар матбугатында шушы вакыйга уңаеннан телгә алына башлый. Төрек кардәшләргә ярдәмгә килгән татар кызлары турында үзенең мәшһүр “Истанбул мәктүпләре”ндә Фатыйх Кәрими дә телгә ала.
Әлбәттә, империя пайтәхете Петербургның югары уку йортында теләсә кем, бигрәк тә гади татар кызы укый алмаган. Гөлсем — Татарстанның атаклы ишаны (Нәкышбәндия тәрыйкате шәехе) Закир Камалиның (1804-1893) төпчек кызы.
Гөлсемнең әнисе Фатыйманы ишан икенче хатынлыкка алганда кызга әле ундүрт яшь яңа гына тулган була. Шулай да яшь абыстай, тернәкләнеп китеп, ишанга сигез кыз, бер углан таба. Шунысын да әйтергә кирәк, әлеге Фатыйма язучыбыз Атилла Расих әнисенең әтисе белән бертуган. Ә әнисе инде мәгълүм Зәйтүнә Мәүлетова — Тукайның яшерен мәхәббәте…
Ул заманнарда кыз алып, кыз бирүнең үз тәртибе, үз кагыйдәләре булган. Муллалар үзара кодалашкан, байлар үзара туганлашкан. Хәер, без соңгы елларда янә шул эзгә кайтып төштек, гәҗитләрдән министрның спикер белән, банкирның «глава» (каймакан) белән кодалашканын гел укып торабыз…
Мал мәхәббәттән алда йөри.
Хәер, алай дисәң, Закир ишан Фатыйманы, ятимлегенә, фәкыйрьлегенә карамастан, бер күрүдә гашыйк булып яучы җибәрә. Дөрес, кыз укымышлы нәселдән булган.
Ишан кызлары берәм-берәм татарның күренекле, бай кешеләренә кияүгә чыгып бетә. Әсмасына Петербург мулласы, бөтен дөньяга танылган дин галиме Муса Биги өйләнә. Курсистка Гөлсем иптәш кызлары белән аларга еш барып йөри. Менә 1912 елның апрель ахырларында Бигиләргә Уфадан Габдулла Тукай* килеп төшә. Бу хәбәрне ишетүгә үк Гөлсем, әлбәттә, дуслары белән апаларына йөгерә. Ләкин шагыйрь, үзенең сәер холкы аркасында, кызларның чибәрлеген бәһаләп өлгерми. Авыруга сабышкан булып, аларны кабул итми. «Беләсез бит, хатын-кыз таифәсе, хосусан, пайтәхет кеби җирдә гали мәктәпләрдә укучы аурупалашкан ханымнар бик нәзакәтле һәм кешене тикшерүчән булалар», — дип, үзенең бу «кыргыйлыгын» дусларына аңлата ул.
Күргәнебезчә, казакъ шагыйре мондый комплекслардан җәфа чикмәгән.
1912 елның ноябрь көннәрендә Балкан сугышын үзенең «Вакыт» гәҗитендә сурәтләргә Оренбургтан килгән Фатыйх Кәрими кызларны Йосыф Акчура янына алып килә. Йосыф Акчура — «яшь төрекләр» партиясенең әһелләреннән берсе, кызларны атаклы Әнвәр паша белән дә таныштыра. Бергәләп рәсемгә дә төшәләр. Дүрт атнадан «яшь төрек»ләр хакимияткә килеп, Әнвәр Төркия белән идарә итә башлаячак. Татар арасында Әнвәр пашаның ул елларда исеме шул кадәр атаклы була, безнең халыкта әлеге исемнең таралып китүе нәкъ менә шушы кешегә бәйле. Шәүкәт, Тәлгат, Җәүдәт исемнәре дә шул елларда татарлар арасында таралыш ала.
Татар кызлары гадәти шәфкать туташлары гына булмый. Бераздан Гөлсем Камалова Төрек иминлек фондына хатын-кызлардан иганә җыю кирәклеге турында тәкъдим белән чыга.
Билгеләнгән көнгә университетка Истанбулның күренекле хатын-кызлары җыела. Алар фондка үзләренең йөзек-беләзекләрен, башка кыйммәтле бизәнү әйберләрен алып киләләр. Җыелышны баш вәзирнең хатыны ачып җибәрә. Фатыйма Галия ханым, Халидә Әдиб кебек мәгълүм язучылар белән бергә биредә Гөлсем Камалова да чыгыш ясый. Аның ялкынлы сүзләрен барлык төрек гаҗитләре дә диярлек бастырып илгә тараталар.
Гөлсем, күрәсең, тумыштан әйдәмән (лидер) була. Менә татар язучысы Атилла Расихның билгеләмәсе: «Гөлсем апа буйчан, көчле табигатьле кеше… аерата чибәр хатын иде. Озынча йөз, сөрмәле кара эре күзләр, күкрәктән чыккан калынрак тавыш». («Ишан оныгы», ТКН, 199 б.)
Икенче Балкан сугышы Төркиянең янә бер җиңелүе белән тәмамлана. Татар кызлары илгә кайтып китә. Әлбәттә, патша охранкасы аларның кайда йөргәнен бик яхшы белгән. Кызларга югары уку йортларында юл ябыла.
Гөлсемне Сембердәге (хәзерге Ульяновски, анда А. Керенский, В. Ульянов-Ленин, Й. Акчура туган) миллионер Акчуриннарның берсендә кияүдә булган Шәмсениса апасы кунакка чакыра. Милләтпәрвәр кызны кунак итәр өчен Акчуриннар зур мәҗлес җыялар.
Чибәр дә, кыю да, укымышлы да туташны күреп кем гашыйк булмас… Абдулла Акчурин Гөлсемне үзенә ярәшүләрен сорый.
Элек яшьләрне кавыштыруда җиңгиләр бик җентекле эш йөрткән. Биредә дә Шәмсенисаның кулы уйнамый калмагандыр...
Совет власте елларында Гөлсем дә, аның белән бергә Төркиядә булган дус кызлары да күзгә-башка бәрелмичә генә күләгәдә яшәргә тырышалар. Мәрьям Якупова, мәсәлән, Термездан ерак түгел бер кышлакта, гаилә дә кора алмыйча, гомерен фаҗигале рәвештә төгәлли… Калганнары да бик күп хәсрәт кичереп, совет властеның репрессияләренә тарып бу дөньядан үтә.
Югыйсә, бу хатын-кызларның тормышы үзе бер мавыктыргыч роман бит. Менә, ниһаять, аларның берсе турында хөрмәтле язучыбыз Роза Туфитуллованың әлеге әсәре чыкты. Ул төрек укучысы өчен дә кызыклы һәм гыйбрәтле булыр дип уйлыйм.

Фото: авторныкы

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: