Логотип Казан Утлары
Публицистика

ТАТМЕДИАда Бөек Җиңүгә багышланган фотокүргәзмә ачылды

"Барыбыз өчен бер Җиңү" фотокүргәзмәсенең "ТАТМЕДИА" АҖ генераль директоры Шамил Садыйков әйтүенчә тәэсир көче бар.

"ТАТМЕДИА" бинасында чираттагы фотокүргәзмә ачылды. Бу юлы ул Фәрит Гобәевнең Бөек Җиңүнең 75 еллыгына багышланган фотоларыннан гыйбарәт. "Барыбыз өчен бер Җиңү" фотокүргәзмәсенең "ТАТМЕДИА" АҖ генераль директоры Шамил Садыйков әйтүенчә тәэсир көче бар.

Автор үзе эшнең биш ел элек башлануын хәбәр итте. "Күргәзмәне булдыру өчен эш 2015 елда башланды. Үземнең архивта булган ветераннарның фотоларын җыярга теләгән идем. Соңыннан районнардагы исән ветераннарның фотоларыннан күргәзмә ясарга булдык. Ике ай эчендә Татарстанның 45 районында булдым", — диде Фәрит әфәнде.
Гобәев "Логос" нәшрияты белән берлектә "Барыбыз өчен бер Җиңү" дип аталган альбом да бастырган. "Альбомда 150 ветеран һәм тыл хезмәткәрләреннән кала, минем архивта сакланган, алты Советлар Союзы Героен керттем. Китаплар районнардагы ветераннарга таратылачак. Ветеран үзе исән булмаса, туганнарына тапшырабыз", — ди күргәзмә авторы.

Сугыш ветераннарының һәм тыл хезмәткәрләренең фотолары аклы-каралы булып бирелгән, автор аңлатуынча, бу махсус шулай эшләнгән. "Тирә-яктагы чуар төсләр, биттәге җыерчыклар аерылып торса, игътибар читкә юнәлер иде. Фотога төшергәндә ветераннарның миңа карауларын сорадым, чөнки алар бу очракта минем аша башкалар белән сөйләшә. Барысына да көч, дәрт, самимилек хас", — ди, фотопортретлар остасы.

Фәрит Гобәев 30дан артык фотокүргәзмә авторы, ТР атказанган сәнгать эшлеклесе, 1970 елда Казанның "Тасма" фотоберлегенә нигез салучы, 35 ел гомерен республикабыз матбугатына багышлаган шәхес.

 

Фото: Рамиль Гали, Татар-информ

Галерея

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев