Логотип Казан Утлары
Публицистика

"ТАТМЕДИА" агентлыгында иң актив почтальоннарны бүләкләделәр

2020 елның I яртыеллыгына язылу кампаниясенең иң кызу бер мәлендә “ТАТМЕДИА” агентлыгында иң актив почтальоннарны бүләкләделәр.

2020 елның I яртыеллыгына язылу кампаниясенең иң кызу бер мәлендә “ТАТМЕДИА” агентлыгында иң актив почтальоннарны бүләкләделәр.

29 октябрьдә “ТАТМЕДИА” акционерлык җәмгыяте “Татарстан почтасы” идарәсе белән берлектә почтальоннар һәм почта бүлекчәләре арасында үткәрелә торган традицион конкурста җиңүчеләрне бүләкләделәр. Бәйге быел 12 нче тапкыр үткәрелде. Конкурс таләпләренә ярашлы, җиңүче район һәм шәһәр газеталарына яздыруның артуы буенча билгеләнә. Газета-журналларга язылучылар саны кимегән бер вакытта, почтальоннарга конкурс шартларын үтәү өчен шактый тырышырга туры килә. Шулай да, актив почтальоннар абунәчеләр санын саклап кына калмый, яңаларын да җәлеп итү юлын таба.

Җиңүчеләрне “ТАТМЕДИА” АҖнең генераль директоры урынбасары Әлфия Әдиятова һәм “Татарстан почтасы” директоры урынбасары Светлана Грушина тәбрикләделәр. Шуны да әйтергә кирәк, 2019 елда конкурсның бүләкләү фонды шактый киңәйгән. Номинацияләрдә җиңгән почтальоннар – 15 мең сум, почта бүлекчәләре 30 мең сум акчалата премия белән бүләкләнә.

“Иң яхшы авыл почтальоны” номинациясендә җиңүчеләр:

Хәтимова Мәрхия (Балык Бистәсе районы)

Маннанова Гөлнара (Мөслим районы)

Нуриева Лариса (Мөслим районы)

“Иң яхшы бәләкәй шәһәрләр почтальоны” номинациясендә җиңүчеләр:

Злобина Вероника (Азнакай)

“Иң яхшы шәһәр почтальоны” номинациясендә җиңүчеләр:

Әхмәрова сәрия (Чистай шәһәре)

“Иң яхшы почта бүлекчәсе” номинациясендә җиңүчеләр:

Урманай (Азнакай районы)

Иске Салавыч (Балтач районы)

Дусай (Мамадыш районы)

Олы Кайбыч (Кайбыч районы)

Шуганка (Мөслим районы)

“Журналлар буенча иң яхшы тираж” номинациясендә җиңүчеләр:

Ашытбаш (Арча районы)

Мөндеш (Арча районы)

Фото: Ландыш Әбүдәрова

Галерея

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев