Татарстанда тарихи территорияләрне саклау турында фильм төшерү башланды
Фильм Казан һәм Татарстан халкына да, профессиональ аудиториягә дә исәпләнгән. Тамашачылар соңгы унъеллык эчендә туган шәһәрләренең ничек үзгәрүен күрә алачак, шәһәр төзү карарларының логикасын аңлап, гомуми тарихи мирасның ничек саклануын яхшырак беләчәк.
Татарстанда «Ребус наследия» («Мирас ребусы») исемле документаль фильм төшерү башланды. Фильм республиканың тарихи торак пунктларында шәһәр төзү эшчәнлеге мәсьәләләре буенча ведомствоара комиссиянең 10 еллыгына багышлана. Премьераны 11 ноябрьдә «РЕБУС 2026» Халыкара форумының эшлекле программасы кысаларында уздырырга планлаштыралар, дип хәбәр итә форум матбугат хезмәте.
Фильм соңгы унъеллыкта Татарстанның тарихи территорияләрен идарә итүгә мөнәсәбәтләрнең – аерым карарлардан комплекслы ведомствоара сәясәткә кадәр – ничек үзгәрүе турында беренче системалы аудиовизуаль документ булачак.
Бу вакыт эчендә шактый тәҗрибә тупланган, ул хәзергәчә, нигездә, протоколларда, презентацияләрдә һәм аерым басмаларда гына чагылдырылган иде. Фильм авторлары бу материалларны берләштереп, формалашкан практикаларны тарихи мохит белән эшләүнең бердәм методикасы итеп күрсәтергә тели.
Сюжет үзәгендә – шәһәрләрнең тарихи үзәкләрендә проектлау һәм төзү. Авторлар Татарстанда 10 ел эчендә тарихи территорияләрне идарә итү моделе ничек формалашуын күрсәтәчәк. Бу модель бер үк вакытта шәһәр мохитен сакларга, аны үстерергә һәм җирле үзенчәлекне тәэмин итәргә мөмкинлек бирә.
Фильмдә кагыйдәләр һәм регламентлар бары тик чикләүләр буларак кына түгел, ә тарихи мирас белән хәзерге заман үсеше арасында тигезлек эзләү кораллары буларак та карала. Мондый карашта тарихи мохит шәһәр өчен комачау түгел, ә аның үсешенең бер ресурсы булып тора.
Бу принцип, фильм авторлары билгеләп үткәнчә, Татарстан дәүләт сәясәтендә дә ныгытылган. Татарстан Рәисы ярдәмчесе, Ведомствоара комиссия сәркатибе Олеся Балтусова фикеренчә, нәкъ менә тарихи мохит шәһәрләрне һәм төбәкләрне бер-берсеннән аерып торырга мөмкинлек бирә.
Аның сүзләренчә, республикада ун ел эчендә шәһәрләр үсешен туктатмыйча, бу үзенчәлекне сакларга ярдәм итүче система төзергә өлгергәннәр.
Сюжет нигезен Казан тарихи торак пунктын үстерү Концепциясен эшләү тәшкил итәчәк. Аның нәтиҗәләрен авторлар конкрет мисалларда – тарихи урамнарның аерым участокларын регенерацияләү, Казанның һәм Татарстанның башка тарихи торак пунктларының формалашкан төзелешенә туры килүче яңа объектлар төзү мисалында күрсәтәчәк.
Фильм геройлары булып Концепцияне эшләүдә катнашучылар, Ведомствоара комиссия экспертлары, яңа принциплар буенча эшләүче девелоперлар һәм архитекторлар чыгачак.
Фильм Казан һәм Татарстан халкына да, профессиональ аудиториягә дә исәпләнгән. Тамашачылар соңгы унъеллык эчендә туган шәһәрләренең ничек үзгәрүен күрә алачак, шәһәр төзү карарларының логикасын аңлап, гомуми тарихи мирасның ничек саклануын яхшырак аңлый алачак.
Профессиональ аудиториягә фильм дәүләт органнары һәм девелопер компанияләре вәкилләренә, архитекторларга һәм проектлаучыларга, үсеш институтларына һәм бөтен Россия буенча профильле белгечләргә кызыклы булачак.
Фильм берничә форматта әзерләнәчәк: 56 минутлык тулы метражлы версия, эшлекле сессияләр өчен 25 минутлык версия, промо-ролик һәм күргәзмә видеоартлары. Авторлар шулай ук фильмны профильле кинофестивальләрдә тәкъдим итәргә планлаштыра.
Моннан тыш, фильм «Вакыт каркасы. 10 еллык карарлар» күргәзмәсе экспозициясенә кертеләчәк һәм БРИКС Халыкара төзелеш атналыгы вакытында «РЕБУС 2026» форумы стендында тәкъдим ителәчәк.
Форум сайтындагы фильм битендә шулай ук фильм геройлары белән тулы интервьюлар һәм аны әзерләү барышында тупланган башка материаллар урнаштырылачак.
Фото: Әминә Зарипова
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Нет комментариев