Логотип Казан Утлары
Публицистика

Татарстан язучылар берлегендә Яшь язучылар семинары узды

Чарада барлыгы Республикабыз районнарында яшәп иҗат итүче 34 яшь язучының әдәби әсәрләре хакында фикер алышу, әлеге әсәрләргә бәя бирү булды.

Татарстан язучылар берлегендә Яшь язучылар семинары узды. Чараны берлек рәисе Данил Салихов ачып җибәрде. Яшь каләм ияләрен сәламләп, уңышлар теләргә шулай ук Татарстанның Мәдәният Министрлыгы исеменнән, министрлыкның массакүләм мәгълүмат чаралары һәм иҗтимагый оешмалар белән элемтә бүлеге җитәкчесе Өмидә Гафарова, Татарстан Мәгариф Министрлыгыннан Милли мәгариф идарәсе хезмәткәре Әлфия Әхәтова, Татарстанның халык шагыйре Рәдиф Гаташ, ТР язучылар берлегенең рус әдәбияты буенча әдәби консультанты, прозаик, тәнкыйтьче Галина Зәйнуллина, "Казан утлары" журналының баш мөхәррире, прозаик Рөстәм Галиуллин, "Мәдәни Җомга" газетасының баш мөхәррире, Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты, прозаик Вахит Имамов, "Идел" журналының баш мөхәррир вазифаларын башкаручы, прозаик Гөлүсә Закирова сәхнә түренә менде.
 

Чарада барлыгы Республикабыз районнарында яшәп иҗат итүче 34 яшь язучының әдәби әсәрләре хакында фикер алышу, әлеге әсәрләргә бәя бирү булды.
 

Экспертлар буларак, яшьләрнең татарча проза әсәрләренә Фоат Галимуллин, Рифат Сверигин, Галимҗан Гыйльманов, Камил Кәримов, ә русча прозага Салават Юзеев белән Лев Кожевников, пьеса жанрына Мансур Гыйләҗев белән Әлфәт Закирҗанов бәя бирде. Татарча поэзияне Зиннур Мансуров, Марсель Галиев, Фәйрүзә Мөслимова һәм Фәнил Гыйләҗев, русча поэзияне Наил Ишмөхәммәтов белән Эдуард Учаров өйрәнеп, яшь язучыларга үз киңәшләрен бирде һәм ялгышлары белән табышларын үзләренә күрсәтте. 

Семинарның нәтиҗәсе буларак, Язучылар берлеге исеменнән 6 авторның иҗатларын Татарстан китап нәшриятының 2021 елгы планына аерым җыентык итеп бастыруны сорап, мөрәҗәгать итәргә карар кылынды. Бу бәхетлеләр исемлегенә яшь прозаиклардан Чулпан Хаҗиева, Алинә Галиева, Айгөл Абдрахманова, Алинә Бикмуллина, шагыйрьләрдән Ләйлә Хәбибуллина белән Гүзәл Закирова кертелде. Шулай ук ТР язучылар берлегенең иҗат мәсьәләләре буенча рәис урынбасары һәм семинарның модераторы Рәмис Аймәт җиткерүенчә, биредә катнашкан авторларның иҗат үрнәкләре русча һәм татарча инде әзерләнеп ятучы коллектив җыентыкка өстәлеп, Татарстан китап нәшриятына тәкъдим ителәчәк.

Галерея

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев