"Татарлар үзара бер-берсенең фикерен күтәреп алганда уңышка ирешүләрен дәвам итәрләр"

Бу арада интернеттан яки телефоннан гына танышкан күпләр белән якыннан күрешергә насыйп булды. Истанбулда уздырылган Дәрдмәндкә багышланган конференция очраштырды. Күрсәгез иде, төрле илләрдән тупланган татар һәм төрек галимнәренең үзара туганнарча аралашуларын, тәҗрибә уртаклашуларын, тарихыбызга кагылышлы сәхифәләрне яңартуларын! Горурлык хисе бер мине генә биләп алмады...
Шуңа карамастан, чыгыш ясаучыларга аерым тукталып тормыйм хәзер, исемнәрен санап үтү белән чикләнәм.

Татарстанның Төркиядәге вәкаләтле вәкиле Айрат Гатауллин,
Профессор Надир Дәүләт (Төркия),
Профессор Окан Яшелот (Төркия),
Профессор Әминә Гүрсой Наскалы (Төркия),
Профессор Али Ваһит Турхан (Төркия),
Доктор Гөнул Пултар (Төркия),
Профессор Гөлшан Шейһан Алышык (Төркия),
Профессор Рамилә Яруллина Елдырым (Төркия),
Доцент доктор Чулпан Зарипова Четин (Төркия),
Доктор Ләйсән Шаһин (Төркия),
Анадолу университеты укытучысы Әминә Айгистова (Төркия),
Анкара Университеты докторанты Ильяс Мифтахов (Төркия),
Хельсинки университетының татар теле һәм мәдәнияте мөгаллиме Окан Даһәр Ариф (Финляндия, Ариф Рәмиевнең укучысы),
Педагогика фәннәре кандидаты Марат Гибатдинов (Татарстан),
Педагогика фәннәре кандидаты Лалә Муртазина (Татарстан),
Доцент, балет һәм опера сәнгатьчесе Марат Шәрипов (Башкортстан).

Бәлки санап үтелгәннәрнең үзләре һәм сөйләгәннәре хакында бүтән вакыт җентекләбрәк язылыр. Исемлеккә чыгыш ясамасалар да чарада катнашкан Г.Исхакый фонды җитәкчесе Түлай Дуран, “Идел–Урал төреклəре җəмгыяте” җитәкчесе Гөлтан Ураллыны һәм җәмгыятьнең башка күп кенә әгъзаларын, Австралиядән килгән милләттәшебез музыкант Муслиһ Вәлине, “ТРТ”ның татар бүлеге җитәкчесе Сәгыйть Хәйрине, “Татар-информ” агентлыгың Төркиядәге хәбәрчесе Рушания Алтайны һәм башкаларны да өстәргә мөмкин. Фотолары белән катнашкан Төркиянең Казандагы элекеге консулы Турхан Дилмачны искә алу да урынлы булыр.

Шулай да бүген бүтән нәрсәгә игътибар юнәлтәсем килә.
Мин конференциядә горурлыктан башка тагын бер әйберне “сөзеп” утырдым.

Фәнни чара башында конференцияне оештыручы Мәрмәрә университеты докторы Ләйсән Шаһинга рәхмәт әйтелде. Аның хезмәте чыннан да зурлауга бик лаек. Чөнки оештыру эше зур җаваплылык, тынгысызлык һәм үз эшеңә мөкиббән китүне таләп итә. Ләйсән ханымны исә бу сыйфатлардан тыш, халкыбызның телен, тарихын, рухи байлыгын ярату да аерып тора. Үз чиратында исә ул, чыгышын Дәрдмәнднең оныклары Гөнул Пултар һәм Али Ваһит Турханга ярдәм иткәннәре өчен рәхмәт әйтүдән башлады. Гөнул ханым - Дөнья татарлары берлеге рәисе. Шулай ук танылган сәясәтче Садри Макъсудиның оныклары булуларын да яхшы беләбез. Бу көнне алар белән бергә Дәрдмәнд нәселен дәвам итүче Төркиядән, Башкортстаннан, Дубайдан килгән уннан артык кеше чарада катнашты. Ә менә Гөнул ханым үзенә сүз бирелгәч, Төркиядәге Татарстан вәкиллеге, сәүдә йорты, Бөтендөнья татар конгрессы, аерым алганда Марс Тукай һәм Анкарада яшәүче язучы Роза Корбанның ни кадәр бу туплантыга сәбәпче һәм этәргеч булуын аңлатты, рәхмәтен җиткерде. Шул вакыт Анкарада “Иделия” ресторанында үткәрелгән җылы бер очрашудан соң татар шәхесләре хакында фикерләшеп утырганыбыз искә төште.

Аннары да конференция дәвамында чыгыш ясаучыларның, хәтта ясамаганнарның бер-берсенә карата рәхмәт белдерүләренә игътибар иттем. Хәтта фәнни чара тәмамлангач сүз алучылар күп булды.

Хәзер мине укып утырган кайберәүләр уйлар инде, бер-берләренә рәхмәт әйтешүне нигә алга чыгарып утыра дип. Чыгарам. Чөнки бу итагатьлек, әдәп күрсәтү билгесе яки кайберәүләр уйлаганча, формаль бер күренеш кенә булмады. Бу конференциядә яңгыраган рәхмәт сүзләре мине бөтенләй башка бер уйга китерде һәм туплап шуны әйтәсем килә:

“Менә шушылай, татарлар үзара бер-берсенең фикерен күтәреп алганда, үзара булышлык күрсәткәндә һәм тырышлык куйганда уңышка ирешүләрен дәвам итәрләр. Төрле илләрдә татарлыкның рухи байлыгын, зыялылыгын раслаучы конференцияләр, чаралар, очрашулар даими булып торыр”.

 

Фотолар Төркият институты сайтыннан алынды

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: