Логотип Казан Утлары
Публицистика

Татар китабы йортында Шәриф Камал премиясе лауреатларын бүләкләделәр

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы, Татарстан Республикасы Милли музее, Татар әдәбияты тарихы музее һәм Шәриф Камал мемориаль фатиры (Татар китабы йорты) яшь язучылар өчен «Проза» һәм «Әдәби тәрҗемә» номинацияләре буенча Шәриф Камал исемендәге әдәби премия булдырды.

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы, Татарстан

Республикасы Милли музее, Татар әдәбияты тарихы музее һәм Шәриф Камал мемориаль фатиры (Татар китабы йорты) яшь язучылар өчен «Проза» һәм «Әдәби тәрҗемә» номинацияләре буенча Шәриф Камал исемендәге әдәби премия булдырды.

2020 елның 15 нче декабренә кадәр конкурста катнашырга

теләүчеләрдән эшләр кабул ителде. «Проза» номинациясенә – 18 автордан, «Әдәби тәрҗемә» номинациясенә 33 автордан эш кабул ителде. Эшләр Шәриф Камал премиясе экспертлар комиссиясе әгъзаларына тапшырылды һәм алар тарафыннан укылды.

22 нче декабрь көнне Татар китабы йортында казыйлар һәм

экспертларның җыелышы узды, конкурска килгән эшләр тикшерелде. Иҗади эшләрне тикшерү һәм сайлап алу бәхәсләр дә уятты, әдәби барышыбыз турындагы кызыклы һәм әһәмиятле сөйләшүләргә нигез булды.

Гыйнвар дәвамында Татар китабы йортының платформаларында «Остазлар мәктәбе» старт алды – премиягә дәгъва кылган

яшьләргә проза һәм тәрҗемә буенча ачык дәресләр, мастер-класслар уздырылды. 

26 нчы гыйнвар көнне Татар китабы йортында конкурс нәтиҗәләре

буенча, Шәриф Камал исемендәге әдәби премиянең җиңүчеләре игълан ителде.

Җиңүчеләрне игълан итү тантанасына килгән кунаклар арасында

шагыйрь, Татарстан Республикасының Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты, Татарстан Республикасының халык шагыйре, оештыру комитеты рәисе урынбасары Рәзил Исмәгыйл улы Вәлиев, әдәбият белгече,

«Татарстан Республикасы Фәннәр Академиясе» дәүләт фәнни бюджет учреждениесенең Вице-президенты Дания Фатыйх кызы Заһидуллина, драматург, «Татарстан Республикасы Язучылар берлеге» иҗтимагый оешмасы рәисе Данил Хәбибрахман улы Салихов, прозаик, Татарстан Республикасының «Татарстан китап

нәшрияты» Дәүләт предприятиесе мөхәррире Галимҗан Хәмитҗан улы Гыйльманов, прозаик, maratkabirov.com интернет-платформасын төзүче Марат Рафаил улы Кәбиров, прозаик, «Казан утлары» журналының баш мөхәррире Рөстәм Госман улы Галиуллин, прозаик, «Казан утлары» журналының җаваплы

сәркатибе Ландыш Роберт кызы Әбүдәрова да бар иде.

Килгән кунаклар да, казыйлар да катнашучыларны сәламләделәр,

конкурска килгән эшләргә кыскача анализ ясадылар һәм мондый

конкурсларның олпат язучылар өчен ни дәрәҗәдә мөһим булуын

ассызыкладылар. Прозаик Марат Кәбиров «Бу балалар нәрсә яза алсыннар инде дип, теләмичә генә алынган идем бу эшкә. Укый-укый ни кадәр ялгышуымны аңладым. Язучы исемен йөрткәннәр арасында да бу дәрәҗәдә яза алмый торганнар бар!» – диде.

Шәриф Камал исемендәге әдәби премиягә дәгъва кылучылар белән очрашуга килгән Татарстан Республикасы Мәдәният министы Ирада Хафизҗан кызы Әюпова «Мондый премия булырга тиеш иде. Әдәбият белән беррәттән тәрҗемә өлкәсенә дә тиешле игътибар күрсәтелергә тиеш. Тәрҗемә бит ул бер сүзне икенче телгә тәрҗемә итү генә түгел. Тәрҗемә ул – иҗат. Нәкъ менә тәрҗемәче безнең халкыбызның уй-фикерләрен,  үзенчәлеген, моңын башка милләтләргә җиткерә. Шуңа күрә әлеге проектның

дәвамлы булуын телим. Сезнең менә дигән мәйданыгыз, яшь көчләрегез бар, киләчәктә бу мәйданда шушы көчләр белән яңадан-яңа проектларны тормышка ашыруыгызны телим», – диде. Яшь иҗатчылар һәм тәрҗемәчеләр үзләренең фикерләре, киләчәккә планнары һәм өметләре белән бүлештеләр, ниләр эшләргә теләүләрен һәм әзер булулары хакында белдерделәр. Министр аларның һәр тәкъдимен игътибары белән тыңлады һәм киләчәктә проектлар көтүе турында әйтте.

Шәриф Камал исемендәге әдәби премиягә «Проза» юнәлешендә –

Алинә Хәбибуллина, «Әдәби тәрҗемә» юнәлешендә Азат Якупов лаек дип табылды.

Кичәнең азагында Шәриф Камал премиясе лауреатлары өчен

церемониал оештырылды. Лауреатлар Шәриф Камалга Дәрдемәнд бүләк иткән каләм белән «Кунаклар китабы»на уй-кичерешләрен теркәде.

Шәриф Камал айлыгы гыйнвар-февраль аенда әле дәвам итәчәк һәм аның туган көнендә – 27 февральдә төгәлләнәчәк. Татар әдәбиятының классигына багышланган чаралар арасында әдипнең иҗатын бүгенге цифра һәм динамикага күчкән заманда өйрәнү, пропагандалауга багышланган түгәрәк өстәл дә, туганнары белән очрашу, мирасын саклаучы Эльза Шакирова белән фильм-әңгәмә дә, премиягә дәгъва кылган авторлар белән таныштырулар циклы да узачак.

Галерея

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев