Логотип Казан Утлары
Публицистика

Татар дәүләт драма һәм комедия театры оркестрының 35 еллыгы уңаеннан юбилей концерты узды

Оркестрны бәйрәме белән котларга Татарстанның халык артисты Рөстәм Асаев, Татарстанның атказанган артистлары Артур Исламов һәм Эльза Исламова, Илнар Фәйзетдинов, шулай ук Илшат Вәлиев, Гөлнара Байназарова, Рөстәм Насыйбуллин, Айтуган Вәлиәхмәтов килде.

28 февральдә Тинчурин театрында Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры оркестрының 35 еллыгы уңаеннан юбилей концерты узды.

Оркестрны бәйрәме белән котларга Татарстанның халык артисты Рөстәм Асаев, Татарстанның атказанган артистлары Артур Исламов һәм Эльза Исламова, Илнар Фәйзетдинов, шулай ук Илшат Вәлиев, Гөлнара Байназарова, Рөстәм Насыйбуллин, Айтуган Вәлиәхмәтов килде.

Музыкаль кич дәвамында татар халык көйләре, җырлары белән беррәттән татар классик музыкасы җәүһәрләре, чит ил хитлары, шулай ук Ильяс Камал, Рөстәм Абязов, Эльмир Низамов, Артем Пискунов һәм Артур Исламов композицияләре яңгырады.

Моннан тыш, театр артистлары – Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Зөфәр Харисов, Татарстанның халык артистлары Резедә Төхфәтуллина, Рамил Минханов, Татарстанның атказанган артисты Ренат Шәмсетдинов, театр артистлары Илнур Байназаров, Артем Пискунов һәм Резедә Сәләхова башкаруында Тинчурин театры спектакльләреннән җырлар булды. 

Чыганак: К. Тинчурин ис. Татар дәүләт драма һәм комедия театры

 

Галерея

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев