Логотип Казан Утлары
Публицистика

"Менә, татар хатыны нинди булырга тиеш!"

Сәкинә гарәпчәдән «тынычлык», «сабыр холыклы» дип тәрҗемә ителә.

ХУШЛАШУ СҮЗЕ

Сәкинә гарәпчәдән «тынычлык», «сабыр холыклы» дип тәрҗемә ителә. Төрек телендә дә шул мәгънәгә якын бер сүз бар – «сакын», «сак бул» дигәнне аңлата ул. Чыннан да, Сәкинәнең ата-анасы, исем кушканда, кызларының сабыр холыклы, тыныч хәрәкәтле булуын теләгәннәрдер. Исеме җисеменә туры килә.

Кыз кешенең гомер сызыгы менә шуннан гыйбарәт ки: сабый кыз, йөргән кыз, кәләш, килен, хатын, ана, каенана, әби. Кыз булып дөньяга килгән җан иясе әлеге дәрәҗәләрне намус белән узарга тиеш.

Дөресе шулдыр ки: Сәкинә ханым сабый чакта тәртипле, итагатьле кыз булган. Ул «матур кәләш» сынавын да узды. «Яхшы килен» дә булды, тугры хатын йоласын да җиренә җиткезеп яшәде. Каенана буларак та киленнәренә ярдәмчел, киңәшче була белде. Әби дәрәҗәсенә җитте, анысын да намус белән башкара килде. Сәкинә ханым чын татар кызы, чын татар хатыны, чын татар әбисе икәнен бөтен халык алдында исбат итте.

Бөтен хатын-кызларга да: «Менә, татар хатыны нинди булырга тиеш! Сәкинә ханым күпләргә үрнәк», – дип әйтәсе килә. Ул татар халкының сөенече, бәхете иде. Шөкер! Сәкинә ханымга чиксез рәхмәтләребез!

Җәмәгать урыннарында күренсә, Сәкинә ханымны халык сырып ала, театрның тамаша залына килеп керүгә үк, тамашачы аягүрә баса, аны озак алкышлый торган иде. Ихлас ханымга ихлас алкышлар иде ул кул чабулар.

Берәү дә Сәкинәне: син олы урында утыра торган кешенең хатыны булачаксың, дип тәрбия кылмагандыр. Президент хатыннары кеше алдында үзен ничек тотарга тиеш, дигән дәресләр дә алмагандыр ул, әмма Сәкинә ханым Илбашы хатыны була белде. Тыйнаклыгы, иреннән алда сүз башламавы, мөлаем елмаюы, үзенә килешеп тора торган нечкә зәвык белән киенүе бөтен дөнья президентлары хатыннарына үрнәк булып тора иде.

Каян килә бу мәгънә?! Казанда туса да, Сәкинә авылда халкыбызның йолаларында тәрбия алган. Ул, һәр форсат чыккан саен, ата-анасының туган авылына – Шәлегә кайта торган иде. Авыл кызларына кушылып эшләү, бәйрәмнәргә авылча киенеп чыгу, җырлар-такмаклар башкару, печән чабу, җиләк җыю – боларның барысы да күзәтүчән кызның колагына, күңеленә, зиһененә сеңеп калган. Сабый чактагы бу күренешләр гомер буена сузылып бара, ул тәрбия искерми дә, тоныкланмый да.

Сәкинә ханым белән Минтимер әфәнденең икесенең дә күңел күзләре ачык булганга, бер-берсен табышкан да инде. Табышканнар да үрнәк гаилә корганнар!

Кызганыч ки, Сәкинә ханым күптән түгел якты дөньядан китте. Барыгызның да, бигрәк тә Минтимер аганың һәм аның гаиләсенең кайгысын уртаклашам!

Авыр туфрагың җиңел булсын, Сәкинә ханым! Урыныңны җәннәттән әйләсен!

 

Рабит БАТУЛЛА

2018, 23 ноябрь

 

Редакциядән:

Хатыны Сәкинә Шакир кызының вафат булуы сәбәпле, Татарстан Республикасының Беренче Президенты, Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәрип улы Шәймиевнең һәм аның якыннарының авыр кайгысын уртаклашабыз.


Фото: vk.com

Теги: хушлашу сүзе рабит батулла

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев