Логотип Казан Утлары
Публицистика

«Сез иң гүзәл кеше икәнсез!» әдәби әсәрләр конкурсына йомгак ясалачак!

20 декабрьдә ТР Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе белән «Татмедиа» АҖ филиалы «Казан утлары» журналы редакциясе берлектә оештырган «Сез иң гүзәл кеше икәнсез!» дигән татар телендәге әдәби әсәрләр конкурсына йомгак ясала.

Җиңүчеләрне бүләкләү тантанасында 
ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов, 
ТР  Дәүләт Советының Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Айрат Зарипов, 
ТР Дәүләт Советының Бюджет, салымнар һәм финанс комитеты рәисе урынбасары Камил Ногаев, 
ТР Рәисе каршындагы мәдәниятне үстерүгә ярдәм фондының башкарма директоры  Нурия Һашимова, 
«ТАТМЕДИА» республика матбугат һәм массакүләм  коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе Айдар Сәлимгәрәев,  
«ТАТМЕДИА» АҖ генераль директоры Шамил  Садыйков, 
ТР Язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдулла һ.б.ларның катнашуы көтелә.

📍Башлана: 10.00 сәгатьтә. 
📍Декабристлар урамы, 2 нче йорт, «ТАТМЕДИА» конференц–залы.

Инфографика: Зарипова Ләйсән

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев