Логотип Казан Утлары
Публицистика

«Рухият» китапларын укыйм» бәйгесенә йомгак ясалды

Бүләкләү тантанасы Әлмәт шәһәренең «Нефтьче» мәдәният йорты китапханәсендә ТР Язучылар берлеге белән берлектә узды.

4 сентябрь көнне «Татнефть» хәйрия фонды «Рухият» нәшрият эшчәнлегенә ярдәм программасының «Рухият» китапларын укыйм» бәйгесенә йомгак ясалды. Бүләкләү тантанасы Әлмәт шәһәренең «Нефтьче» мәдәният йорты китапханәсендә ТР Язучылар берлеге белән берлектә узды. Биредә җиңүчеләрне диплом һәм рәхмәт хатлары белән бүләкләделәр.

Бәйге 2024 елның 1 апреленнән 1 июльгә кадәр барды. Биредә Татарстан Республикасы 15 үзәк китапханә системасы (Аксубай, Әлмәт, Азнакай, Баулы, Бөгелмә, Зәй, Лениногорск, Мөслим, Яңа Чишмә, Норлат, Сарман, Чирмешән, Ютазы, Түбән Кама) катнашты. 

Чарада Татарстан Язучылар берлегенең рәисе Ркаил Зәйдулла чыгыш ясады. 

- Бүген татар мәдәнияты бәйрәме. Биредәге китаплардан, диварлардан җылылык бөркелеп тора. Рухият фондына бик зур рәхмәт! Нәшрият соңгы елларда Татарстан китап нәшрияты белән ярышырлык дәрәҗәдә. Монда диапозон киң, ләкин критерий бер генә - әсәр сыйфатлы булырга тиеш. Шуңа күрә язучы өчен «Рухият» нәшриятында басылу - зур горурлык, - диде ул, җиңүчеләрне котлап.

Бәйгедә 1997 елдан 2023 елга кадәр «Татнефть» хәйрия фонды «Рухият» программасында басылган татар, рус, чуаш һәм инглиз телләрендәге 240 китап катнашты, 2019 елның 1 гыйнварыннан 2024 елның 1 июленә кадәр китапларның укылышы каралды.

Конкурс комиссиясе составына «Татнефть» ГАҖ, «Татнефть» хәйрия фонды нәшрият эшчәнлеге буенча эксперт комиссиясе вәкилләре, язучылар, шагыйрьләр һәм ТР җәмәгать эшлеклеләре кергән.

Бәйге җиңүчеләре:

1. «Проза жанрында татар телендә иң күп укылган китап»

I урын – Хәниф Хәйруллин «Улларым, сез кайда»

II урын – Фәтхулла Абдуллин «Кемгә сөйлим серләремне...»

III урын – Фоат Садриев «Көлке көлә килә»

 

2. «Проза жанрында рус телендә иң күп укылган китап»

I урын – Константин Алтайский «Подвиг»

II урын – Мөсәгыйть Хәбибуллин «Кубрат-хан»

III урын – Олег Кугушев «Легенда о Каракуз»

 

3. «Поэзия жанрында татар телендә иң күп укылган китап»

I урын – Саҗидә Сөләйманова «Тормыш, исәнме!»

II урын – Клара Булатова «Шушы яктан, шушы туфрактан без»

III урын – Шәмсия Җиһангирова «Бәхетең үз кулыңда»

 

4. «Поэзия жанрында рус телендә иң күп укылган китап»

I урын – Клара Булатова «К солнцу лицом»

II урын – Нур Әхмәдиев «Последний лист» татар теленнән рус теленә тәрҗемәдә

III урын – Екатерина Аничкина «Лунный блюз»

 

5. «Татар телендә иң күп укылган балалар китабы»

I урын – Марсель Галиев «Шүрәле гаеплеме?»

II урын – Факил Сафин «Әйдәгез, дуслашыйк!»

III урын – Альберт Хәсәнов «Яратмый мөмкин түгел…»

 

6. «Рус телендә иң күп укылган балалар китабы»

I урын – Альберт Хәсәнов «Чатан – Король лосиного осинника»

II урын – Резеда Фәрхетдинова «Муха-синоптик»

III урын – Борис Вайнер «Алмазная гора»

 

7. «Публицистика жанрында татар телендә иң күп укылган китап»

I урын – Рөстәм Төхвәтуллин «Рафаил Төхфәтуллин. Минем җаным китапларымда»

II урын – Әнвәр һәм Асия Маликовлар «Саҗидә Сөләйманова. Шигъриятнең күкчәчәге»

III урын – Миркасыйм Госманов, Сәлман Гобәйдуллин, Эдуард Кульпин-Гобәйдуллин, Раиф Мәрданов, Ирек Һадиев «Газиз Гөбәйдуллин»

 

8. «Публицистика жанрында рус телендә иң күп укылган китап»

I урын – «Альметьевская энциклопедия «Природа Юго-востока РТ» (иҗади төркемнәр)

II урын – «Салих Сайдашев в воспоминаниях современников»

III урын – Николай Садовин «Блокнот журналиста»

 

9. «Татар мәгърифәтчесе Ризаэддин Фәхреддиннең иң күп укылган китабы» (иҗади төркемнәр):

I урын – «Асар. I том»

II урын – «Сәлимә, яки Гыйффәт»

III урын – «Дини вә иҗтимагый мәсьәләләр»

 

10. «ТР нефть төбәгенең иң актив әдәби берләшмәсе»

I урын – «Илһам» әдәби берләшмәсе, Баулы

II урын – «Белое перо» һәм «Кызыл каурыйлар» әдәби берләшмәләре, Әлмәт

III урын – Ш. Бикчурин исемендәге «Чишмә» әдәби берләшмәсе, Лениногорск

 

11. «Китап укуга җәлеп итү буенча иң актив китапханә»

I урын – Әлмәт үзәкләштерелгән китапханә системасы

II урын – Лениногорск үзәкләштерелгән китапханә системасы

III урын – Аксубай үзәкләштерелгән китапханә системасы

Галерея

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев