Рухи камиллеккә омтылу

Бүгенге прозада татар әдәбиятының күркәм традицияләрен, Ә.Еники, А.Гыйләҗев, М.Мәһдиевләрдән килгән эчке аһәңен дәвам иттерүчеләр булуы сөендерә. Нәбирә Гыйматдинованың соңгы еллар прозасын шул ызанга мөнәсәбәтле бәяләп булыр иде. «Нәбирә Гыйматдинова – повесть жанрына тугрылыклы автор. Елга бер мәртәбә повесть бастырмаса, Нәбирә Нәбирә Гыйматдинова булмас иде», – диюе белән Л.Лерон тулысынча хаклы.

Соңгы еллар татар прозасына бәя биргәндә, Н.Гыйматдинованың «Нурулла» бәяны проблема куелышы ягыннан да, әдәби алымнар кулланылышы җәһәтеннән дә аерым игътибарга лаек. Әсәрдә татар иренең аң төпкелендә язылган тыйнак-горур, заман шаукымына буйсынмас асылы ачылу тарихы сөйләнелә. Нурулла белән бәйле вакыйгалар аша автор кешедәге курку хисенә бәя бирә, курку хисен тормышка, кешеләргә, сөйгән ярга мәхәббәтне тану гына җиңә ала, дип раслый. Бәян экзистенциаль мотив белән өретелгән: төп герой Нурулла тарихы яшәү-үлем чикләрендә бирелә. Клиник үлем кичергән Нуруллага авылдашлары Әүлия дигән кушамат тага. Мәдәни герой образы алга чыгарыла: җиргә җаны-тәне белән береккән әүлия-Нурулла бетү юлына чыккан авыл-колхоздагы иманны тергезү өчен фани дөньяга кайтарыла: «Ике дистә елда шушы хуҗалыкка җаны белән береккән иде ул. Басу-кырларның кара туфрагына аның күпме сәламәтлеге чәчелде, тик кире шытмады... Йөрәге чәнчегәндә, күкрәген уып, буразна кырыйларында әзме утырды рәис?! Җәйләүләрдә, терлек тоягы астында никадәр исәнлек тапталды...»

Нурулланың рәислектән алынуының сәбәбе «авылыбызга дуңгызларны кертмибез», дип чаң сугарга йөрүе белән бәйле булса, янәдән хуҗа булгач, Нурулла, ни гаҗәп, берникадәр куркып кала: «Аннары ул үзе дә икеләнә башлады. Буяласы буялган инде... Әллә тимәскә микән? Хуҗалык өшәнгән, җирләр сөрелмәгән, сыерлар картаеп, сөтен киметкән иде. Бердәнбер карап торган нәрсә – шушы тукмак борыннар». Геройның портретын биргәндә, автор эчке әрнүләренең нәтиҗәсе итеп тән газабын сурәтли: «Өч айдан тәмам ябыкты Нурулла. Ә бер көнне... Хәер, таң сызылган иде инде. Ул уяу иде, күзен түшәмгә төбәп, чәбәләнгән уйларын бер җепкә тезмәкче иде, гәүдәсе кинәт кенә, авырлыгын җуеп, караваттан күтәрелгән сыман тоелды». Әрнү-сызланулар сызыгы төш алымы, аң агышы ярдәмендә көчәйтелә: «...Кинәт аны торгызып, аягына бастырдылар. Ир, күзен уып, алдына карады. Ямь-яшел уҗым кырында – озын өстәл артына ап-ак киемле, ап-ак чәчле бабайлар тезелешеп утырган иде. Түрдәгесе Нуруллага эндәште: «Йа, углан, син иманыңны каралттың, вәләкин без сине хөкем итмибез, без сине мотлак кисәтәбез: хәрәмне себереп түкмәсәң – авылың бетә, углан!» Ул: «Бәй, син ерак Киләхмәт бабай түгелме соң?» – димәкче иде, гәүдәсе, төртеп еккан төсле, ятагына ишелде». Нурулла бетү ягына чыккан авылда (җәмгыятьтә) иманны тергезү өчен исән калырга тиеш: «...Ул караңгы тыкрыктан каядыр очты. Алда гаҗәеп матур нур балкышы иде, ир шуңа орынам дигәндә генә катгый боерык ишетте: «Борыл, кире борыл, Нурулла! Дөньялыкта бер бурычың үтәлмәгән, Нурулла-а-а!» 

Авыл-җәмгыятьне хәрәмнән тыелу, иманга килү генә коткарып кала ала, дигән автор карашы әрвахлар тавышы – Киләхмәт бабай сүзе кебек ишеттерелә. Нәсел-буыннар сөйләшүе төш, үлем саташуы алымнары, Чурайбатыр атамасы аша мәгълүм миф белән тоташтыру, Әүлия кабере дип бирелгән урын образын сакральләштерү аша бирелә. Экзистенциаль мотив пейзаж бирелешендә дә тоемлана: «Куе зәңгәрсу күк йөзендә ярым ай калыккан иде, гүя дулкыны бәрелеп, аның бер чите нарат өстенә кителде. Урман калтыранып куйды».

Субъектив образ – хикәяләүчесе ярдәмендә автор «тавышы» яңгыратыла, буыннардан килгән милли яшәеш фәлсәфәсе үткәрелә: «Тик мулла абзый ялгышты: беркем дә «әүлия» янына килеп маңгаен ормады. Адәм баласына фани дөньялыкта гел дөрес кенә яшәргә кирәк микән? Ялгышмыйча, читкә тайпылмыйча туры юлдан гына атласаң – табаныңа гөнаһ тузаны сыланмыйдыр һәм мин Аллаһ каршысына ак килеш, пакь килеш килеп басармын дип өметләнәсеңдер. А, юк, туган, бер нәни генә хатаң мең изгелеккә тиңләшергә мөмкин».

Үз туеннан качып киткән, ләкин шул ук вакытта үлем ягына борылган сөйгәнен фани дөньяга кайтарган Туйбикә-Нурулла сызыгы романтик яссылыкта. Әдәбият галиме Д.Заһидуллина Н.Гыйматдинованың 1980-2000 еллар иҗатын анализлап, аның әсәрләрендә романтик геройларның вазифаларын тәгаенләштергән иде. Бу әсәрдә язучы реалист Нурулланы олы хисләр, яшерен әрнү-сызланулар ярдәмендә «чистарта», романтик итә. Чөнки Нуруллага йөкләнгән миссияне – авыл һәм җәмгыятьне гөнаһ баткагыннан тартып алуны реалист герой гына башкарып чыга алмаячак. Әсәрдә романтик сызык авторның мөнәсәбәтен күрсәтү өчен кирәк булып чыга. Әйтелгәнчә, Нурулла-Туйбикә сюжеты шушы йөкләмәне үти. Вәгъдә – иман, дип инанган ир заты сүзендә тора: «...ун машина табылды, ЗАГС белән кафе сөйләшенде, үзе дә, энәдәнҗептән киенде... Әле моңарчы Чурайбатырда болай зурдан кубып беркемнең дә килен төшергәне юк иде». Табигать тарафыннан идеаль чынбарлык кору өчен салынган көчне тою кешене бәхетле итә – гармониягә якынайта, ди автор. Кияүне каршылаган яртылаш бөкрәйгән «ананың чырае болыт сарган сыман караңгы иде». «Туйбикәбез кичәгенәк зур укуларга дип Казанга китте» дигән сүзләр Нурулланың «гәүдәсен тораташка әйләндерә», «ул телен дә көчкә кыймылдата»: «Бүг...ен без...нең ЗАГСта языл... язылышу көне! Таг... тагын бер сәгатьтән!» Автор Нурулланың эчке халәтен болай тасвир итә: «Егет тораташ гәүдәсен капкага табан сөйрәде. Хәзер инде аяк җирдә – чынбарлык аны хыял иленнән аска табан тарткан иде. Күктәге болытлар да якын, бик якын, тик алар хәзер таш кебек укмашып баш түбәсенә ышкылалар иде».

«Күзен хәсрәт элпәсе каплаган» Нурулла башка сыймаган гамәл кыла – юлында беренче очраган кызга өйләнә, шулай үзеннән кача, кальбенә гамьсезлек, курку хисе кертә. Гамьсезлек – кешенең матур хисләрен үле хәлгә китерергә сәләтле халәт. Укучы күңеленә курку хисе кешедәге иң матур тойгыларны җимерә алучы, аны түбән тойгыларга таба боручы көч, дигән хакыйкать урнаша. Әмма күңелендә курку хисе урын алган кешеләр асылда үзләрендәге бу хисне күралмый, аның табигый түгеллеген белә, хөрлеккә, бәйсезлеккә ирешү юлларын эзли. Тыйнак, басынкы, «мыштым» Саҗидә Нурулланың йөрәгенә тирән оялаган әрнүләрне, билгеле, баса алмый, Туйбикә турындагы хыял берөзлексез ирнең күңелен тырнап тора, ымсындыра, кызны күрүгә, ир заты янәдән үз асылына кайтырга омтыла: «Бу хатын, Казаннан күченеп кайтканнан бирле тып-тын гына аккан гомер елгасында дулкыннар уйната иде. Нурулланы ике яктан ике көч йолыккалый: аның берсе – горурлык, икенчесе – ярату иде. Тик соңгысы көчлерәк иде. Йөрәкне кырык хәнҗәр белән чәнчегән Туйбикәгә ул һаман суынмады». Н.Гыйматдинова кешегә үзгәрер, дөрес юлга чыгар өчен бирелгән мөмкинлек турында кабатлап әйтә. Туйбикә үлеп барган Нурулланың тәнен яшәү ягына алып чыга, ләкин җанын коткару өчен яратуын танырга өйрәтергә кирәк, шуңа шарты да катгый: «Өйлән миңа, Азизов, минем капризым шул». Шул рәвешле, күңелдәге мәхәббәт хисен танып, аның өчен җаваплылык тоеп яши башлаганнан соң гына ир заты горур-буйсынмас холкын кайтара ала, үзенә ышанып яши башлый. Нурулла аң төпкелендә моңа әзерме соң: «моңарчы яшәлгән гомер»не «балта белән чабып ыргытып булмый», ләкин «яраткан кешеңне сагынып узган елларны да гамәлдән сызып булмый. Булмый! Берни эшләп булмый!» «Нурулла дәшмәде. Әйтә алмады ир, син бу юлысы да йөрәгемне телем-телем кисеп китәсең, тик монысы авыррак, монысы хәтәррәк, дия алмады». Шул рәвешле, югарыда китерелгән фикерне җөпләп китик: әсәрдә йөрәктәге курку хисен тормышка, кешеләргә, сөйгән ярга мәхәббәтне тану гына җиңә ала, дип дәлилли әдибә. Кешелек горурлыгын гамьсезлеккә алыштырып, аны бер тапкыр әйләнеп үткәннәргә – яшәеш тәртибен курку хисенә көйләгәннәргә тормыш-яшәеш төзәлү мөмкинлеге бирми, дип Нурулланы янәдән яшәү-үлем чигендә калдыра. «Болыт әсәре түшәлмәгән чип-чиста күк йөзенең нәни генә уемы каралып яшь койды. Бу – Туйбикә күзләре иде...» Туйбикәнең күзләре образы ярдәмендә тәкъдим ителгән горур-тыйнак булып үз асылыңа хыянәт итми яшәү турындагы хакыйкатьне әдибә башка әсәрләрендә дә үтемле итеп җиткерә.

Милли яшәеш фәлсәфәсен әдибә милләт хәтере, нәсел тарихы төшенчәләренә бәйләп аңлата. Татарстандагы иң бай кешеләрнең берсе дип тасвирланган Минһаҗев образы аша нәсел-ыруны инша язу өчен генә барлау, үзенең дөньяга ник килгәнен дә абайламый, иренең исемен дә кыскартып әйтә торган мыштым куркак Саҗидә образы аша кем баласы икәнеңне белмичә ятимә булып йөрү проблемалары кабыргасы белән куела: «Дәфтәргә исем теркәп кенә шәҗәрә ботакларында яфрак бөреләнми ул», – дигән Нурулла фикере автор тавышы кебек кабул ителә.

Шул рәвешле, А.Гыйләҗевнең «Өч аршын җир» әсәрендә күтәрелгән мотивларны дәвам итеп, үстереп, Н.Гыйматдинова кеше тормышының мәгънәсе – рухи камиллеккә омтылу, гамәлләреңнең нигезен шул омтылыш белән үлчәү, үлем ноктасыннан бәяләү, дип раслый. Нурулла исә – үз асылына кайту юлына баскан татар ире-әмире.

Н.Гыйматдинова әсәрләрендә экзистенциаль мотивлар калку билгеләнә. Еш кына өметләрнең өзелүен, рухи бушлыкны кичерү кешене яңа сынау – яшәүне, матурлыкны юкка чыгаручы үлемне кабул итәргә әзерли, дигән мотив алга чыгарыла. «Ачкыч» әсәрендә шул ук фәлсәфә дәвам иттерелә. Хикәяләүче сөйләме буларак тәкъдим ителгән автор тавышы: «...бәндәнең күкрәге бик-бик тар итеп яратылган. Тәкъдир бизмәнендә һәркемгә үз өлеше генә үлчәп бирелә. Шуңа канәгать бул, шуңа шөкрана кыл, димәк». Авыл мулласы Йосыфның кан туганы Шакир авылдагы изге урынны – ата-баба ядкәре Әүлия тавын бозып, йорт салдыра, таудагы суырлар адәм ыңгырашуы белән елый. Озак та үтми, Шакир, җыйган барлык мөлкәтен комарлы уенда оттырып, йөрәк белән егыла, үлә. Йосыф исә – балта остасы. Ул үз хезмәтен яратып, җиренә җиткереп башкара. Йосыфның үз куллары белән эшләнгән әйберләре аның күңел матурлыгын чагылдыра: «Йа Хода! Нәрсәләр генә юк иде монда! Идәннән түшәмгә кадәр тезелгән биек киштәләрдә кечкенә күләмдәге ишек, тәрәзә, өстәл, урындык үрнәкләре... Тылсымчы кулы һәрберсенә аерым-аерым бизәкләр «чиккән». Яшәешне нәрсә матур һәм мәгънәле итә? Кешенең хезмәте, башкаларга ихлас мөнәсәбәте, җиренә җиткереп башкарган гамәлләре белән башкалар алдында ышаныч яулавы, дип җавап бирә әдибә.

Шакирны соңгы юлга озатырга килгән Илсөяр язмыш борылышы алдында: «Илсөяр артистмы, әллә тамашачымы? Тамашачы икән, кәмитчелектән туеп, залдан чык. Әгәр артист икән, аның уенны өзәргә хакы юк, ул, җебен җепкә ялгап, ахырга кадәр үз ролен башкарырга тиеш». Автор хикәяләүче теле белән фәлсәфи проблеманы иҗтимагый мотивлаштыра, күз алдына «иман йортларының саны артып, бәндәдән иман югала башлаган замана» – ХХ гасырның 90нчы еллары килеп баса: «Илдәге үзгәрешләрдән явызланган нужа бабайның табиб, укытучы, галимә хатын-кызларны, дыңгычлап, сыйфатсыз чүпрәк-чапрак төялгән кул арбалары тарттырып, көтүләре белән урам базарларына куган көннәре иде. Дөньяда яңа төрдәге сәүдә туып маташа иде: монда әлегә берәүнең дә сату-алу тәҗрибәсе юк, монда һәммәсе дә тигез: алдашыргаалданырга, тәмәке тартырга, пыяла чәркәләрне чәкештереп аракы эчәргә дә барысы бергә өйрәнәчәк, соңрак кына, иләктә иләнгәч, кемдер батачак, кемдер яначак, ә кемдер акчага коеначак иде». Илсөярнең дусты Дамирә теле белән бу хакыйкать даими кабатлана, ул кызын ялагайлану, директорга төчеләнү, ясалма елмаю, ясалма көлү, гайбәт ташу талантына өйрәтергә тырышып карый. Әмма «иҗат колы» Илсөяр ни йорты, ни гаиләсе, ни акчасы булмаган мескен булып яши. Шакир белән танышу «халыкны җырлары белән елаткан» кызны үзгәртә, ир йорт ачкычын артистка Илсөяргә васыять итә. Ләкин Илсөяр йортны инде саттым, инсафлы, тыйнак Йосыфны үземнеке иттем дигәндә, Дамирә бу изге тауны бозып, халыкны рәнҗетеп салынган йортны алудан чиркануын әйтә... Автор тавышы: «Табигатьне адәм заты гына пычрата бит. Кулы белән дә, уе белән дә».

Бу өлештә янәдән инде күп тапкырлар әйтелгән фикерне кабатлыйсы килә. Н.Гыйматдинова иҗатында да мифлаштыру күренешенең колачы сокланырлык. Ислам диненнән мәгълүм детальләрне, әдәби мотивларны уйнату, мәдәни мәйданга чыгару яссылыгында әдибә иҗатын фәнни якын килеп өйрәнәсе бар әле. Алда әйтелгәннәргә өстәп, Кушнарат авылы, Әүлия тавының сакральләштерелүен билгеләп үтик: «Яз уртасы иде. Әүлия тавының сул канатын кояш ныграк җылыта да, анда күзне иркәләп ямь-яшел үлән шыта иде». Әхлак югалу, эчүчелек, ришвәт һ.б. авырулардан котылу юлын бары тик дингә кайтуда гына күрә автор. Шакир нихәтле начарлыклар кылып яшәсә дә, үлгәндә асылына кайтып, Йосыфтан дога белән озатуын сорый: «Барча нәрсәгә хуҗалык Аның кулында булган Аллаһ һәр кимчелектән пакь, Аңа кайтарылырсыз...»

Ә.Еникиләрдән, М.Мәһдиевләрдән килгән милли-әхлакый нигезләрне саклау проблемасы калку куелган иҗатында әдибә әхлаксызлыкны, динсезлекне каракош дип тамгалый, ак торналарның – күңелдәге изгелекнең юкка чыгуына, «уңган халкының кырылганлыгына» сызлана, Минсаралар тавышы болынны кисеп үтә: «Татар – үз-үзен санламаган халык! Һәркайсы үзенчә бәхетле һәм бәхетсез дә».

Н.Гыйматдинова повестьларына фәлсәфи гомумиләштерүләргә алып килү дә хас. «Тәкъдир» әсәре яшәү / үлем бинар оппозициясен үзәккә ала. Утыз биш яшьлек талантлы артистка «әкрен генә үлеп баручы» Нәзирәнең җан халәте ул уйнаган образ – сөйгәненең Әфганстанда үлгәнлеге хакында ишеткән Нуриянеке белән тәңгәл: «Мин исә сәхнә уртасына тезләндем дә сулыгып-сулыгып еларга тотындым. Бәгыремнән актарылган авазлар, һәр хәрәкәтемне күзәткән залны тетрәндереп, бер мәлгә сулышсыз итте. Андый мизгелләр сирәк туа, бит монда ике хатынның фаҗигасе бергә кушылган иде». Ире хыянәтен кичергән Нәзирәгә язмыш мәрхәмәтле кебек, хатын, үзен җуйган хәлдә, Саматны очрата, яшәү серен ача, ләкин «тәкъдирдә язылган роль катлаулырак» булып чыга. Нәзирә сөеклесе белән кавышканнан соң яңа, тагын да авыррак сынау кичерә. Хатынга Чечня сугышында башын салган Саматның улы нәни Саматны тәрбияләргә, тәүге мәхәббәте Илһамның таянычын тоеп яшәргә язган икән. Автор тавышы: «Бер уйласаң, тормыш үзе дә сәхнә, тик аерма шунда гына: син анда үзеңне уйныйсың». Н.Гыйматдинованың «Тыңла, сөйлим...» бәянында Мәликәнең сакраль / профан чиген үтүе тәкъдир ителә. «Бөтенесенә дә кәҗәләр гаепле иде» дип башланып киткән әсәрдә кабатлау алымы уңышлы кулланыла: төп образ Мәликәнең кушаматы да Кәҗә: «Чөнки мин «катымөгезлеләр»нең карендәше идем, минем кушаматым «Кәҗә» иде». Башка кешеләрдән үзенең нечкә күңелле булуы белән аерылып торган Мәликә образы табигатьнең, хайваннарның телен аңлый кебек: «Йа Аллам, сөтлебикә миңа шулкадәр охшаган, аңарда миндәге буй-сын, миндәге кирелек, миндәге тәвәккәллек, миндәге түземсезлек иде!» Кәҗәләрнең хуҗасы – Дәүләтша карт татар әдәбиятындагы Миңлебай картларның (Ә.Еники) һ.б.ларның рухи дәвамчысы – аксакал архетибы: «Ул, чынлап та, җен иде: каш-керфекләре ап-ак, чәч-сакал ап-ак, озын җиңле күлмәге белән чалбары да ак тукымадан тегелгән».

Гармониягә ирешү юлындагы Мәликә Лариса образы белән капма-каршы куелып чагыштырыла. «Төркемдә иң чибәр кыз» булган Лариса «ике алгы теше сынык» сәрхуш хатынга әверелгән, хәзер ул «үзенә күрә кечкенә генә җитәкче вазифасы»н үти, ул – «бомжлар анасы». Мәликә исә югары дәрәҗәләргә ирешкән хатын-кыз статусында: «Без икебез ике җәмгыять вәкиле идек. Алар арасында тирән упкын ята иде. Әгәр төсләр белән тамгаласак, без контраст идек, ак белән кара идек. Шуңа күрә узган-барган берсе – сәләмәгә уранган, икенчесе – энәдән-җептән киенгән хатын-кызларда нинди уртаклык бар икән, дип гаҗәпләнә иде». Мәликәнең фатиры җентекләп сурәтләнә: «Яңа фатирым якты һәм иркен иде. Диңгез төсендәге зәвык белән тегелгән тәрәзә пәрдәләре,ак күн белән тышланган диван-кәнәфиләр, аш-су бүлмәсендә имән өстәл тирәли тезелешкән аркасы челтәрле урындыклар, шкафтагы чех пыяласыннан койган алтын каймалы савыт-саба, көмеш кашык-чәнечкеләр минем җитеш тормышка ирешүемә бер мисал иде». Лариса яшәгән урын исә Мәликәнең фатирының «кире көзгесе» итеп тасвирлана: «Идәне таш бүлмә чүплек базын хәтерләтә, дивар кырыйларына сәләмә матраслар җәелгән иде. Ә уртадагы тәбәнәк кенә такта өстәлдә консерв банкалары, буш шешәләр, кырлы стаканнар чәчелешеп ята иде».

Мәликә үз язмышына туры килгән хәсрәтләрне кичерү өчен көч, егәр эзли, әрни, төрле юлдан китеп карый: «Биек таудан өстемә шыбыр-шыбыр каты әйбер яуды. Бу – хәсрәт ташлары иде... Нишлим? Бәдбәхет дип, ир бәндәсенең битен тырныйммы, әллә «ташлар» өеме астында сытылган җанымны юатыйммы? Түз, түз җан...» «Дәүләтша карт йортының ишеген бикләп, капкасын япканда, бәгыремне үткен пычак телде. Ильясның хыянәтеннән соң мин андый авыртуны тойган идем инде. Ирем мине ташлады, ә мин оямны ташлыйм... Икесе дә бер үк төрле әрнетә...»

Әсәр дәвамында геройларның психологик халәтләре вакыйгага, урынга карап тасвирланып килә. Мәсәлән, Мәликәнең «җир асты»нда яшәгән «тормыш төбендәгеләр» янында психологик халәте бирелеше: «Мин, керпе сыман йомарланган нерв төене, һичничек язылалмыйм, үз энәмә үзем кадалып җәфалана идем». Яки Илдарны өйләнгән дип белгән Мәликә хисләре: «Моңарчы күтәргән авыр йөгемә тагын берсе өстәлде: монысы сагыш иде. Әнә ул, күңелемне нечкәртеп, бөтен гәүдәмне йомшарта да, атларга комачаулап, аякларыма урала...»

Мәликә яратуга, назга мохтаҗ, аның күңеле берөзлексез сызлый: «Җанымны томан кебек үзәк өзгеч сагыш чолгады. Ә Илдар кайда икән? Кайда?»; «Болыт сыман баш очымда эленгән ялгызлык карлы яңгырлары белән өшетә-туңдыра иде. Мин дә җылы тансыклый идем».

Мәликә үз тормышы турында уйлана, ялгыш адымнары өчен үзен битәрли: «Йөрәгемне нәрсәдер борып-борып чеметте. Көя күбәләге төсле җанымны тапаган ялгызлык иде ул, ялгызлык! Кем өчен чәчем белән җир себерәм соң мин?! Ирсез, баласыз хатын көн-төн акча эшли! Ни кызыгы, йә?!» Ул үз хисләрен аңларга тырыша: «Ә нигә җанга бетмәс-тынмас сагыш оялаган соң?! «Беркем дә түгел...» Моны телем генә тәкрарлый, ә акылымның үз мантыйгы: «Кайчакта синең күңел тәрәзәңә берәрсе бер мизгелгә генә бага, ә сурәте пыялада мәңгегә үрелеп кала... Ә көн-төн тәрәзәңне күзләгән кешенең шәүләсе дә күренми...» Автор төш мотивын яратып куллана: «Шул төнне төшемдә Илдарны күрдем. Нәкъ өндәге төсле! Бу төш сагышымны көчәйтте генә», «...Төшем буталчык иде. Ләкин матур иде... Ваннаның суы нинди җылы... Хәзер юынам да, соңгы мода белән тегелгән күлмәгемне киеп, офиска киләм... Аннары фермага юнәләм... Ап-ак кәҗәләрем белән исәнләшәм... Без Илдар белән туйга әзерләнәбез... Яшерен сөю булып күңелемдә бөреләнгән шушы дорфа ир-егет кенә мине бәхетле итәчәк...»

Шул рәвешле, Н.Гыйматдинова хатын-кыз кичерешләрен тирән, үтемле, уйландырырлык итеп сөйләп бирә, моның өчен психологизмның төрле алымнарыннан уңышлы файдалана.

Бу җәһәттән, «Хатыннар сагышы» әсәренә игътибар итик. Биредә дус хатыннар язмышы тасвир ителә. Ниса Әхмәрова образы эшләнешенә бәя бирик. Язучы ханымның яшәеш фәлсәфәсе – «төче ялганга караганда ачы хакыйкать кыйммәт!» дигән гап-гади канун: «Ниса теле белән көрәшмәде, эчке халәте белән һәр ялганга, һәр икейөзлелеккә каршы чыкты». «Эшсезлектән арган журналистлардан» горур хатын хәзерге җәмгыятьтә кыргый булып тоелган ялган сөймәү гадәте, китап укырга хирыслыгы белән аерылып тора: «Ниса һаман каядыр йөгерә, ул һаман кемгәдер кирәк». «Җәмгыятьтә борын чөярлек бәләкәй генә статус – ир хатыны» булу бәхете аңа әлегә тәтемәгән: «табигать мәрхәмәтсез: ул хатын-кызны сайлау мөмкинлегеннән мәхрүм итә, шуңа дөньяда бәхетсез хатыннар, сагышлы хатыннар күбәя».

Бай ир хатыны Сандугач исә дустының кемгәдер кирәк булуына кызыгып карый, чөнки аның «өч кешелек гаиләсендә һәркемнең үз урыны». Сандугач авылын, үткәнен, бәхетсез мәхәббәтен сагынып сызлана, ире Бәдри Саматовичны хезмәтче Рокыя апаның гомер буе яратып яшәвен ул бик очраклы гына белеп ала... Икътисад бүлеге җитәкчесе Шакирә исә улын Самат Азаматовичның «акчаларына» өйләндерү хыялы белән яши. Улы «ничек инде ул, ирегеңне сат та, коллыкка төш», дигән фикердә тора, башка юл сайлый.

«Көн саен таң ата да, көн саен кояш бата торган» шушы кырыс чынбарлыктан качып, «караңгы белән яктылык арасында бәргәләнүче җанына урын эзләгән» кичәге түрә Бәхтияр Сәфәров белән горур язучы Нисаның урманда очрашуын күзәтик: «Хатын яланаяк иде. Сукмакны сарган кырмыскаларны сытмас өчен, табанын ылыс инәсенә кадата-кадата, кырыйдан атлады ул. Адәм ышанмаслык хәл! Казандагы офисның урам яктагы баскычына кадәр сакчылар куйдырткан иң зәһәр түрә япа-ялгызы киселгән имән төбендә утыра, язучы аңа сөт белән ипи китерә... Арган... Карашы кайсыдыр агач яфрагында...»

Әсәрләрдә субъектив фикер катламын сакраль / профан оппозициясе оештыра. Өч хатынның язмышын хикәяләүче субъектив герой автор тавышын ишеттерүче буларак кабул ителә, аңлана: «Адәм баласына тынгы юк: ул гомере буе көйсез җанын көйләп яши. Яраларымны тизрәк дәвалыйм, хаталарымны тизрәк төзәтим дип өметләнә. Ә җан, үчеккәндәй, мәшәкать арты мәшәкать өстәп тора. Чөнки ул фани дөньяныкы түгел. Аны шушы ыгы-зыгылы һәм гөнаһлы Җиргә вакытлыча гына очыртып җибәргәннәр, һәм җан, бу тарлыктан, бу кысанлыктан туеп, һаман каядыр билгесезлеккә ашкына».

Табигать күренешләренең сурәте дә сакраль / профан оппозициясенә буйсындырыла. Мисалга «Икебезгә дә авыр» повестенда cюжетка керергә әзерләүче пейзаж элементына игътибар итик: «Бу төн бик караңгы иде... Әйтерсең, җиһан, күктә йолдызларын кабызырга онытып, йокларга яткан. Айдан саран гына яктылык сирпелсә дә, күңел сөенер иде. Кайчагында төн кояшы бер иптәш кебек була. Тик төпсез «Тоба»ны анысы да яктырып та кинәндерми шул: яңгырлы төннәрдә дөньяга чыраен чытып, болытлар арасына чума». Урман, бүреләр – мифологик мотивларны барлыкка китерүче символлар. Төркиләрдә изге саналган бүреләр – «җан саклар өчен Тобага төшеп утырган», ярты гомерен чокырда уздырган Зәмзәмиянең дуслары: «Угрыларны йодрыгын селки-селки орышты ул. Бүреләр ырылдамады, гаепләрен таныган сыман, койрыкларын кысып, куак эченә шылды». Үзен мәңгегә ялгыз иткән «бәндәләр буйсынган законнар белән, бәндәләр үтәгән гадәтләрне үтәргә ярамаган чокыр»да көн күрүче хатын сыкрана, зар елый: «Аның «өстәгеләр» белән уртаклыгы калмаган». Повестьта герой әнә шулай серле, могҗизалы чынбарлыкта сурәтләнә, төгәлрәге, кеше күзеннән читтә торган, шом тудырган гап-гади чокырга сакраль мәгънә салына. Әтисе Хәбир күрсәткән башка чынбарлык кызын да кешеләр җәмгыятендә хөкем сөрүче явызлык, гаделсезлектән коткара, аның киләчәк язмышын билгели. «Чәчләре арыш саламы төсендәге кызны көтеп картайган» Вәгыйзьне дә үзгә чынбарлыкның бер вәкиле итеп күрәбез.

Шул рәвешле, Н.Гыйматдинованың сакраль / профан оппозициясе алга чыккан әсәрләрендә лейтмотив булып дөньяны хис аша танып-белү, мәхәббәт ярдәмендә хакыйкатькә якынаю турындагы фикер тора.

Н.Гыйматдинова повестьлары – хәзерге татар прозасының энҗе-җәүһәрләре. Язучының әсәрләрендә тәкъдим ителгән дөнья сурәте чынбарлыкның үзгә моделен төзи, гомумкешелек кыйммәтләрен ныгытуга хезмәт итә.

 

"КУ" 10, 2016

Фото: архив

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: