РЕФЕРЕНДУМ: ХАЛЫК «ӘЙЕ» ДИДЕ

Парламентыбыз, Татарстанның дәүләт статусын күтәрү максатыннан чыгып, «Татарстан Республикасының Россия Федерациясе һәм башка республикалар, дәүләтләр белән мөнәсәбәтләрен тигез хокуклы договорлар нигезендә коручы суверен дәүләт, халыкара хокук субъекты булуына сез ризамы?» дигән copay белән жөмһүриятебездә яшәүче гражданнарга мөрәжәгать итәргә, ягъни 21 мартта референдум уздырырга дигән карар чыгарды. Куелган сорауга халык «әйе» яки «юк» дип җавап бирергә тиеш иде. 

Татарстан Республикасының референдум үткәрү буенча Үзәк комиссиясе референдумның цивилизацияле илләр үрнәгенчә тыныч шартларда узуын билгеләп үтте һәм тавыш бирү нәтиҗәләре турында хәбәр итте. Сайлауда катнашкан гражданнарның 61,4 проценты референдумдагы сорауга «Ә Й Е» дип тавыш биргән.

Шулай итеп, референдум Татарстан Республикасында яшәүче төрле милләт вәкилләре Татарстанның тулы мөстәкыйльлеген, бәйсез дәүләт булып яшәргә тиешлеген тагын бер кат раслады. Референдум барышына күзәтчелек итү максаты белән, дөньяның күп кенә илләреннән рәсми вәкилләр, күпсанлы журналистлар килгән иде. Соңыннан алар референдумның демократик шартларда узуын билгеләп үттеләр.

Әйтергә кирәк, референдум алды көннәре зур фикер каршылыклары, көрәш, төрле яклап басым ясау шартларында узды.

Россия Федерациясе Югары Советы 1992 елнын 5 мартында Татарстан Республикасы Президентына, халкына, Югары Советына мөрәжәгать белән чыкты, Taтaрстан җитәкчелеген сепаратизмда, татар халкының башка халыклар белән гасырлар буена килгән элемтәләрне өзәргә һәм Россия Федерациясе составыннан чыгарга омтылуда гаепләде. Россия Федерациясенең Конституцион суды исә, Татарстанда уздырылачак референдум законга каршы килә, дип нәтиҗә чыгарды. Татарстанның мөстәкыйльлеккә омтылуын, бөтен халык референдумын үткәрүне беренчеләрдән булып Башкортстан Югары Советы Президиумы хуплап белдерү белән чыкты. Аңа Чечен Республикасы Президиумы да кушылды. Татарстан Президенты М.Шәймиев, Татарстан Республикасы Югары Советы Рәисе Ф.Мөхәммәтшин, Татарстан Республикасы Премьер-министры М.Сабиров исемнәренә АКШ, Финляндия, Төркиядән, Санкт-Петербург, Мәскәү, Киев, Рига, Уфа, Оренбург һ.б. бик күп шәһәрләрдән килгән хат-телеграммалар төрле илләр, төбәкләргә сибелгән татар халкының бердәмлеген раслады. Ә Россия демократик партиясенең Казан бүлекчәсе, «Согласие» төркеме, Мәскәүдә чыгучы күпсанлы газета-журналлар, радио-телевидение тапшырулары референдумның максатын төрлечә бозып күрсәтергә тырыштылар. Татарстан Президенты М.Шәймиев берничә мәртәбә Татарстан халкына мөрәжәгать белән чыкты. Мәскәү телевидениесе аша чыгышлар ясап, ул, референдумның төп максаты Татарстан Республикасының Дәүләт суверенитеты турындагы Декларацияне раслау, дип белдерде. Татарстан Югары Советының 18 мартта узган чираттан тыш сессиясендә дә бу хакта ачык әйтелде. Анда Россия Федерациясе Югары Советының Милләтләр Советы рәисе Рамазан Абдулатипов та катнашты hәм Taтарстанның бәйсезлеккә омтылуын хуплап чыгыш ясады.

Референдум алды көннәрендә Татарстан язучылары да актив эш алып бардылар. Аларның гомуми җыенында кабул ителгән Татарстан халкына мөрәжәгатьләрендә референдум үткәрүнең төп мәгънәсе ачык чагылдырылган иде.

1992, №4

 

"КУ" 05,2022

Фото: "КУ" архивыннан
 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: