Логотип Казан Утлары
Публицистика

Рамазан-2019: төп сораулар. Рамазан аена Сәхәр, намаз һәм Ифтар вакытлары.

Рамазан аенда Татарстанда нинди күркәм вакыйгалар көтелә? Игътибардан читтә калдырмагыз!

Рамазан кайчан керә? Рамазан-шәриф аеның беренче көне – 6 нчы майда.

Беренче тәравих намазы кайчан укыла? Беренче тәравих намазы Татарстан мәчетләрендә 5 нче майда укылачак.

Тәравих намазы ничек укыла? Тәравих намазы 20 рәкәгать итеп укыла.

Ураза ничә көн дәвам итәчәк? Ураза быел 29 көн дәвам итәчәк.

Ураза гаете кайчан җитә? Гает намазы – 2019 елның 4 июнендә.

Фитыр, фидия һәм нисаб күләмнәре нинди? Фитыр сәдакасының минималь күләме – 100 сум, зәкят чыгаручыларга – 600 сум. Сәламәтлеккә бәйле рәвештә ураза тоту хәленнән килмәгән һәм аны башка вакытта каза кыла алмаучылар өчен һәрбер калдырылган көнгә фидиянең күләме – 200 сум.

Зәкят түләү өчен нисаб күләме – 230 мең сум.

Рамазан башлануын билгеләгәндә, асторономик хисапларга таянырга мөмкинме?

Рамазан аенда Татарстанда нинди күркәм вакыйгалар көтелә? Игътибардан читтә калдырмагыз!

Рамазан аеның беренче көнендә “Дарул ифта”колл-үзәге эшли башлаячак.

Быел беренче тапкыр Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте “Түбәтәй” кафесы белән бергәлектә атналык тематик ифтарлар үткәрәчәк.

– 6 майда – “Рамазанга кердек”;

– 13 нче майда – “Хатын-кыз һәм Рамазан”;

– 20 нче майда – “Зәкят” фонды тәрбиясендә булган балалар өчен “Мин дә ураза тотам”;

– 27 нче майда – “Рамазан һәм Коръән”.

“Татлы Рамазан” промо-акциясе.

Хәйрия акцияләре:

– “Рамазан – изге гамәлләр ае” – 4 авыру балага акчалар җыю буенча чара;

– “Кәгазьгә яңа тормыш бүләк ит” чарасы авыру балаларга ярдәм итү йөзеннән макулатура җыюны күздә тота.

Бөек Ватан сугышы ветераннары өчен Казанда һәм Татарстан районнарында ифтарлар узачак.

Татарстанның барлык колонияләрендә көн саен ифтарлар оештырылачак, ураза тоту һәм гыйбадәт кылу өчен режим кертеләчәк, бәйрәм гает намазлары үткәреләчәк.

Кукмара районында “Миңнегөл” мәчетен ачу планлаштырыла.

Алабугада хатын-кызлар һәм балалар өчен “Рамазан дәресләре” үткәреләчәк

Республика ифтары кайчан була? Быел VII Республика ифтары 25 майда “Казан Арена” стадионында үткәреләчәк: намаз уку һәм авыз ачу өчен 15 мең кеше җыелачак.

Республика ифтарын уздыруга ничек өлеш кертергә?

– VII Республика ифтарына үзеннән өлеш чыгарырга теләүчеләр 7715 номерына “Ифтар” сүзен язып смс җибәрә ала. Смс бәясе – 50 сум (элемтә операторының тарифына бәйле). Ураза тотучы кардәшен авыз ачтырасы килгән һәркем шушы исәптән һәм күбрәк күләмдә дә 7715 номерына смс җибәрә ала. Мисал өчен, “Ифтар 500” яки “Ифтар 1000”.

– iftar.tatar сайты аша финанс ярдәмне популяр акча күчерү системалары аша башкарырга мөмкин: MasterCard, VISA, Яндекс.Деньги.

Казанда һәм Татарстанда ифтарлар кайда узачак?

Татарстанның күпләгән зур мәчетләре халыкның мохтаҗ, аз керемле, күп балалы, сәламәтлеге чикле булганнарга ярдәм итүне максат итеп, авыз ачу мәҗлесләре – ифтарлар уздырачак. Сезнең игътибарыгызга Казан һәм Татарстан Республикасының зур шәһәр мәчетләре исемлеген тәкъдим итәбез. Аларга теләгән һәркем килә ала. Бары Казанда гына кырыклап мәчеттә ифтарлар узачак. Ифтарларны үз исемеңнән оештыру өчен күрсәтелгән мәчетләрнең имамнарына мөрәҗәгать итәргә мөмкин.


 

Казан шәһәре Вахитов һәм Идел буе районы мөхтәсибәте:

Мәчет Адрес
  Көн саен  
1 Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге Кабан арты мәчете Казан, Һади Такташ урамы, 26
2  Гадел Казан, Оренбург проезды, 193
3 Әл-Мәрҗани Җәмигъ мәчете Казан, Каюм Насыйри урамы, 17
4 Туган авылым Казан, Туфан Миңнуллин урамы, 14е
5 Шамил Казан, Борисковская урамы, 64
6 Ризван Казан, Хөсәен Мәүлетов урамы, 48а
7 Өмет Казан, Дачная урамы, 3а
8 Тынычлык Казан, Мелитопольская урамы, 15
9 Ал Казан, Мәҗит Гафури урамы, 67
10 Зәңгәр Казан, Сара Садыйкова урамы, 8
11 Хөзәйфа Казан, Юлиус Фучик урамы, 52

 

 

Казан шәһәре Совет районы мөхтәсибәте

Мәчет Адрес
  Көн саен  
1 Коддус Казан, Яснополянский тыкрыгы, 16
2 Гаилә Казан, Җәүдәт Фәйзи урамы, 2
3 Дин Ислам Казан, Чишмәле урамы, 17а
4 Иман нуры Казан, Дорожная урамы, 32а
5 Бистә Нуры Габделгалләм Казан, Пионерская урамы, 5
6 Ислам Казан, Вяземская урамы, 28
  Мөмкинлеккә карап  
7 Зәйнулла Казан, Саф урамы, 41
8 Ибраһим Казан, Локаторная урамы, 33б
9 Мәдинә Казан, Курчатов урамы, 4а
10 Шәрәфетдин Казан, Ягодная урамы, 6д
11 Әхтәм Казан, Мирская Амира урамы, 15
12 Мөслимә Казан, 1 нче Нокса урамы, 31
13 Бохара Казан, Бухарская урамы, 3а
14 Ислам Нуры Казан, Тынычлык урамы, 5а/1

 

 

Казан шәһәре Киров һәм Мәскәү районы мөхтәсибәте

Мәчет Адрес
  Көн саен  
1 Ярдәм Казан, Серов урамы, 4а
2 Миргазиян Казан, Декабристлар урамы, 111
3 Җомга Казан, Ильич урамы, 4
4 Рамазан Казан, Окольная урамы, 25б
5 Әл-Ислах Яшел үзән районы, Осиново авылы, Казанская урамы, 8а
  Мөмкинлеккә карап  
6 Бишбалта Казан, Клара Цеткин урамы, 14
7 Сөләйман Казан, Ютазинская урамы, 8а
8 Мәүлид Казан, Селянская урамы, 23
9 Азатдин Ирек Казан, Лагерная урамы, 111

 

 

Казан шәһәре Авиатөзелеш һәм Яңа Савин районы мөхтәсибәте

Мәчет Адрес
  Көн саен уза  
1 Нур-әл-Ислам Казан, Бигиев урамы, 36
2 Казан нуры Казан, Фатыйх Әмирхан урамы, 3
3 Салихҗан Казан, Бестужев урамы, 66а
  Мөмкинлеккә карап  
4 Фатиха Казан, Кадыш бистәсе, Рихард Зорге урамы, 2а
5 Кыйбла Казан, Щербаков бистәсе, Молодежная урамы, 1а
6 Өмет Казан, Борисоглебск бистәсе, Школьная урамы, 4а

 

 

Чаллы мөхтәсибәте

Мәчет Адрес
  Мөмкинлеккә карап  
1 Тәүбә Чаллы шәһәре, ГЭС эшчеләр поселогы, Үзәк урам
2 Ихлас Чаллы шәһәре, Сидоровка бистәсе
3 Рамазан Чаллы шәһәре, Касыймов бульвары, 17
4 Әбүзәр Чаллы шәһәре, ЗЯБ, Крупской, 14а
5 Кәүсәр Чаллы шәһәре, Яңа шәһәр, 32/24а
6 Чишмә Чаллы шәһәре, Абдулла Алиш урамы, 8
7 Утыз Имәни Чаллы шәһәре, Аэродром урамы, 20

 

 

Түбән Кама шәһәре һәм Түбән Кама мөхтәсибәте

Мәчет Адрес
1 Җәмигъ Түбән Кама шәһәре, Химиклар проспекты, 59
2 Нур Түбән Кама шәһәре, Менделеев урамы, 12а
3 Кызыл Чишмә бистәсе Түбән Кама районы, Кызыл Чишмә бистәсе

 

Яшел үзән мөхтәсибәте

Мәчет Адрес
  Көн саен  
1 Тарихи Яшел үзән шәһәре, Волгоградская урамы, 48
  Мөмкинлеккә карап  
2 Җәмигъ Яшел үзән шәһәре, Гоголь урамы, 19
3 Тынычлык Яшел үзән шәһәре, Столичная урамы, 2в
4 Сәфәр

Казан, М7 федераль трассасы 790 км, 1б

 

 

УРАЗАНЫҢ ҮЗЕНЧӘЛЕКЛӘРЕ

Ураза гарәпчә «саум» дип атала.

«Саум»ның лексик мәгънәсе «берәр нәрсәдән ерагаю, читләшү, берәр нәрсәгә каршы тору» дигәнне белдерә. Менә, мәсәлән, Аллаһы Тәгалә Мәрьям турында болай дип әйткән:

اِنَّى نَذَرْتُ لِلرَّحْمٰنِ صَوْمًا

«Мин Аллаһ ризалыгы өчен һичкем белән сөйләшмәскә нәзер әйттем, шуның өчен бу көндә һичкем белән сөйләшмим» («Мәрьям» сүрәсе,

26 нчы аять).

Уразаның шәригатьтә мәгънәсе ураза тотучы кешеләрнең үзләрен икенче фәҗердән (таң атканнан) алып кояш батканчыга кадәр ашау-эчүдән һәм җенси якынлыктан тыюларын белдерә.

Икенче фәҗер – «имсак» вакыты. Гарәп телендә «имсак» үз-үзеңне тыю дигән мәгънәне белдерә. Имсак вакытында ястү намазының вакыты чыгып, иртәнге намазның вакыты керә.

Шушы вакытта сәхәр ашалып бетеп, ураза башлана. Моннан соң ураза тотучы кеше үзен ашаудан да, эчүдән дә, җенси якынлыклардан да тыя.

Кояш баткан вакыт ифтар вакыты була. Бу вакыттан алып ураза тоткан кешеләр өчен тыелган нәрсәләр рөхсәт ителә. Ахшам намазының вакыты да кергән була.

Имсак мофтыйрат (уразаны бозучы) дип аталган нәрсәләрдән нәфесне чынлыкта яки хөкем рәвешендә тыя. Ялгышып яки онытылып китеп берәр ризык алып капкан чакта хөкмән (хөкемле) имсак барлыкка килә һәм ураза бозылмый.

Имсакның капма-каршысы – ифтар. Бер дә ураза тотмау да – ифтар, уразадагы кешеләрнең, кояш баткач, авыз ачулары да ифтар була.

Ураза тотканда уразаны бозарлык берәр нәрсә эшләү дә ифтар санала. Ифтар кылган кеше дә, уразаны бозган нәрсәләрнең һәркайсы да مُفْطِرْ «мофтыйр» дип атала. Барысы бергә مُفْطِرَاتْ «мофтыйрат» дип исемләнә.

Рамазан аен شَهْرِ صِيَامْ «Шәһри Сыйам» дип әйтәләр, Ураза бәйрәмен, тыелган вакыт тәмамланганга күрә, عيد فِطْرْ «Гийд әл-Фитыр» (ураза төгәлләнү бәйрәме) дип атыйлар.

 

УРАЗАНЫҢ БАШЛАНУЫ ҺӘМ ТӘМАМЛАНУЫ ТУРЫНДАГЫ АЯТЬ ҺӘМ АНЫҢ ТӘФСИРЕ

...وَكُلُوا وَاشْرَبُوا حَتَّى يَتَبَيَّنَ لَكُمْ الْخَيْطُ الْأَبْيَضُ مِنْ الْخَيْطِ الْأَسْوَدِ مِنْ الْفَجْرِ ثُمَّ أَتِمُّوا الصِّيَامَ إِلَى اللَّيْلِ ...

«...Сәхәр дә ашагыз, эчегез, хәтта таң якынлыгы беленгәнче (төннең кара җепкә охшаган караңгылыгы китеп, иртәнең ак җепкә охшаган яктылыгы таралганчыга кадәр), аннары уразаны, кояш баеганчы тотып, тәмам итегез!» («Бәкара» сүрәсе, 187 нче аять).

Изге аятьтә «таң яктылыгы беленгәнче» дип әйтелгән. Бу очракта сүз, таң ата башлаганчы беленеп, аннары юкка чыга торган җеп шикелле нечкә генә яктылык сызыгы турында бара.

Кара җеп белән чагыштыруның максаты – көн яктылыгының кичнең караңгылыгына кадәр сузылуында. Чөнки таң ата башлаган вакытта офыкның буеннан-буена ак җеп сузылган кебек була. Һичшиксез, таң атканда төн каранлыгының бер өлеше саклана әле.

Чөнки таң нуры, ягъни фәҗер садикъның яктылыгы төн караңгылыгы арасыннан ярылып чыга һәм ак җеп белән кара җеп янәшә күренә башлый.

Шуңа күрә, көн яктылыгын беренче ачып җибәргән яктылык - ак җеп, төн караңгылыгына барып тоташканы кара җеп дип әйтелгән.

عَنْ عَدِىٍّ (رضى الله عنه) قَالَ اَخَذَ عَدِىٌّ عِقَالًا اَبْيَضَ وَ عِقَالًا اَسْوَدَ حَتَّى كَانَ بَعْضُ اللَّيْلِ نَظَرَ فَلَمْ يَسْتبِينَا فَلَمَّا اَصْبَحَ قَالَ يَا رَسُولَ اللهِ جَعَلْتُ تَحْتَ وِسَادَتِى قَالَ اِنَّ وِسَادَكَ اِذًا لَعَرِيضٌ اَنْ كَانَ الْخَيْطُ الْاَبْيَضُ وَ الْاَسْوَدُ تَحْتَ وِسَادَتِكَ

Гадийй Ибн Хатим (радыйаллаһу ганһү) бер ак, бер кара җеп алган. Төннең бер өлешендә аларга караган, ләкин бу ике җеп аңа ап-ачык күренмәгән.

Таң вакыты якынайганда: «Йә, Рәсүлүллаһ! Мин ястыгымның астына ике җеп куйган идем (ләкин ике җепнең берсе дә аерымачык күренмәде)», – дигән. Рәсүлүллаһ (саләллаһу галәйһи вәссәләм) аңа: «Һичшиксез, бу очракта синең ястыгың артык киң икән. Чөнки (бу аятьтә әйтелгәнчә) ак җеп белән кара җеп синең ястыгың арасында калган (озак йоклагансың)», – дигән (Бохари, «Тәфсир», 28; Мөслим, «Сыйам», 33; Әбү Дауд, «Саум», 17; Дарими, «Саум», 7).

Кичен ашау-эчү һәм җенси якынлыкның тыелмавы шәфәкъ кызыллыгына кадәр сузылганга күрә, әлеге аятьтәге хөкемнең төгәлләнгәнлеге аны раслаучы (حَتّىٰ) «хәтта» сүзе белән билгеләнгән. Шуңа күрә фәҗырга кадәр ашарга мөмкин. Мәсәлән:

عَنْ عَائِشَةَ (رضى الله عنها) اَنَّ بِلاَلاً كَانَ يُؤَذِّنُ بِلَيْلٍ فَقَالَ رَسُولُ اللهِ صَلَّى الله عليه و سلم كُلُوا وَاشْرَبُوا حَتَّى يُؤَذِّنَ ابْنُ اُمِّ مَكْتُومٍ فَاِنَّهُ لاَ يُؤَذِّنُ حَتَّى يَطْلُعَ الْفَجْرُ

Гаишәнең (радыйаллаһу ганһә) әйткәннәре риваять ителгән: Биләл кичен азан әйтә торган булган. Рәсүлүллаһ (саләллаһу галәйһи вәссәләм) әйткән: «Өмме Мәктум углы азан әйткәнчегә кадәр ашагыз һәм эчегез. Чөнки Өмме Мәктум углы фәҗыр беленә башлаганчы (имсак вакыты җиткәнче) азан әйтмәс», – дип боерган (Бохари, «Саум», 17).

Аятьтәге (كُلُوا وَاشْرَبُوا) «ашагыз, эчегез» дигән әмер фәҗыр җиткәнчегә кадәр сәхәр ашау мөмкинлегенә ишарәт итә.

Уразаны төн җиткәнчегә кадәр тәмамлауның максаты кояшның бөтенләй батуы вакытына кадәр уразаны төгәлләүдән гыйбарәт. Мәсәлән:

عَنْ عُمَرَ بْنِ الْخَطَّابِ (رضى الله عنه) قَالَ قَالَ رَسُولُ اللهِ صَلّى الله عليه و سلّم «اِذَا اَقْبَلَ الّليْلُ مِنْ هَهُنَا وَ اَدْبَرَ النَّهَارُ مِنْ هَهُنَا وَ غَرَبَتِ الشَّمْسُ فَقَدْ اَفْطَرَ الصَّائِمُ»

Гомәр Ибн әл-Хәттаб (радыйаллаһу ганһү) сөйләп калдырган бер хәдистә Рәсүлүллаһ (салләллаһу галәйһи вәсәлләм) болай дигән: «Төнлә шушы тарафтан (көнчыгыштан) чыгып, көндез шушы тарафка (көнбатышка) юнәлеп, кояш баткан вакытта ураза тоткан кеше уразасын боза (ягъни уразаны бозу вакыты җитә)» (Бохари, «Саум», 43).

Бу хәдистә көннең тәмамланып, төннең башлануы турында белдерелгән һәм шуның белән кояшның тулысынча батуы аңлатылган. Бу, кемнең дә булса ялгышып, кояшның өлешчә баткан чагында ифтар кылмавы өчен әйтелгән. Яисә кеше кояшның батуын күрә алмаслык урында булырга мөмкин. Бу очракта көннең бетеп, төннең башлануы белән ул ифтарның җитүен аңлар.

Алюси тәфсирендә әйтелгәнчә, әлеге аятьтәге «...Сәхәр ашагыз, эчегез, хәтта таң якынлыгы беленгәнче...» җөмләсе рамазан уразасында көндез ниятнең рөхсәт ителгән булуын раслый. Чөнки Аллаһы Тәгалә ашау-эчүне һәм җенси якынлык кылуны таң ата башлаганчыга кадәр рөхсәт иткән һәм шул вакыттан ураза тотарга кушкан.

Бу очракта (تِمُّواَ) «тәмам итегез» әмере «уразаны таң ата башлаганнан тотып, төнгә кадәр тәмам итегез» дигәнне аңлата.

Ураза тоту бары тик ашау-эчүдән тыелып торуны гына белдерми. Ураза тотучыга ният әйтергә кирәк. Ниятне көннең уртасына кадәр әйтергә мөмкин. Бигрәк тә бу изге аять уразаның бер-берсенә кушылып китмәвен (ягъни уразаның тоташ берничә тәүлек дәвамында булмыйча, төнлә өзелеп торуы кирәклеген) дәлилли. Чөнки Аллаһы Тәгалә (ثُمَّ اَتِمُّوا الصِّيَامَ اِلَى اللَّيْلِ): «...аннары уразаны тотып, тәмам итегез кояш баеганчы!» - диеп, төнлә уразаның өзелеп торуын белдергән.

عَنْ عَائِشَةَ (رضى الله عنها) قَالَتْ نَهِى رَسُولُ اللهِ صَلَّى الله عليه و سلّم عَنِ الْوِصَالِ رَحْمَةً لَهُمْ فَقَالُوا اِنَّكَ تُوَاصِلُ قَالَ « اِنِّى لَسْتُ كَهَيْئَتِكُمْ يُطْعِمُنِى رَبِّى وَ يَسْقِين»

Гаишә (радыйаллаһу ганһә) әйткән: «Рәсүлүл­лаһ (саләллаһу галәйһи вәссәләм), өммәтенә мәрхәмәтле булуы сәбәпле, уразаларның бер-берсенә кушылып китүен тыйган».

Сәхабәләрнең: «Син бер көннең уразасын икенче көннең уразасына кушып җибәрәсеңме?» – дип сораганнарына Рәсүлүллаһ (саләллаһу галәйһи вәссәләм): «Минем яшәешем сезнеке кебек түгел (берегезгә дә охшамаганмын). Чөнки Раббым мине ашата да, эчертә дә», – дип җавап кайтарган» (Бохари, «Саум», 48, 2/232).

Бигрәк тә, (اَتِمُّوا الصِّيَامَ) «уразаны ... тәмам итегез» дигән әмер уразаны кимчелекле итә торган хәрамнардан һәм гөнаһлардан тыелуның кирәк­легенә ишарәли.

Төн белән көн алышынмыйча, алты ай буе төн булып, алты ай дәвамында көн булган җирләрдә уразаны ничек тотарга кирәк, дигән сорау белән җәфаланган кешеләргә:

«Төн белән көн алышынмаган котыпларда һәм аларга якын җирләрдә яшәүче кешеләр уразаны үзләренә көн белән төн алышынган иң якын өлкәләрдәгечә тотарга тиеш. Вакыт шул өлкәләргә карап билгеләнә. Ягъни уразаны көн белән төн алышынган иң якын өлкәләргә карап тотарга кирәк».

 

УРАЗА КАЙЧАН ФАРЫЗ КЫЛЫНГАН ҺӘМ ФАРЫЗ БУЛУЫНЫҢ ДӘЛИЛЛӘРЕ

Исламның биш шартыннан берсе булган ураза һиҗрәттән соң бер ел ярым вакыт узгач, шәгъбан аеның унынчы көнендә фарыз кылынган.

Рамазан уразасының дәлилләре булып Коръән, Сөннәт һәм иҗмаг тора.

 

УРАЗАНЫҢ ФАРЫЗ КЫЛЫНУЫ ТУРЫНДАГЫ АЯТЬЛӘР:

ياَأَيُّهَا الَّذِينَ آمَنُوا كُتِبَ عَلَيْكُمُ الصِّيَامُ كَمَا كُتِبَ عَلَى الَّذِينَ مِن قَبْلِكُمْ لَعَلَّكُمْ تَتَّقُونَ

«Әй, мөэминнәр! Сездән әүвәлгеләргә ураза тоту фарыз ителгән кебек, сезгә дә һәр елны бер ай ураза тоту фарыз ителде, шаять, уразаны калдырудан яки уразага кимчелек китерүдән сакланырсыз!» («Бәкара» сүрәсе, 183 нче аять).

 

УРАЗАНЫҢ ФАРЫЗ БУЛУЫНА СӨННӘТТӘН ДӘЛИЛЛӘР

Рамазан уразасының фарыз кылынуына сөннәттән дәлил итеп Пәйгамбәребезнең (саләллаһу галәйһи вәссәләм) Ибн Гомәр (радыйаллаһу ганһү) тапшыруындагы сүзләрен китерәбез:

عَنْ اِبْنِ عُمَرَ( رَضِىَ اللهُ عَنْهُمَا) قَالَ: قَالَ رَسُولُ اللهِ صَلَّى اللهُ عَلَيْهِ وَ سَلَّمَ بُنِىَ الْاِسْلاَمُ علَى خَمْسِ شَهَادَةِ اَنْ لاَ اِلَهَ اِلاَّ اللهُ وَ اَنَّ مُحَمَّدًا رَسُولُ اللهِ وَ اِقَامِ الصَّلاَةِ وَ اِيتَاءِ الزَّكَاةِ وَ الحَجِّ وَ صَوْمِ رَمَضَانَعَنْ اِبْنِ عُمَرَ رَضِىَ اللهُ عَنْهُمَا قَالَ: قَالَ رَسُولُ اللهِ صَلَّى اللهُ عَلَيْهِ وَ سَلَّمَ بُنِىَ الْاِسْلاَمُ علَى خَمْسِ شَهَادَةِ اَنْ لاَ اِلَهَ اِلاَّ اللهُ وَ اَنَّ مُحَمَّدًا رَسُولُ اللهِ وَ اِقَامِ الصَّلاَةِ وَ اِيتَاءِ الزَّكَاةِ وَ الحَجِّ وَ صَوْمِ رَمَضَانَ

«Ислам биш баганага нигезләнгән:

(Болар:) Аллаһтан башка иләһ булмаганга һәм Мөхәммәд саләллаһу галәйһи вәссәләмнең Аллаһ илчесе һәм колы булуына шаһитлык китерү, намаз уку, зәкят бирү, хаҗ кылу һәм рамазан аенда ураза тоту» (Бохари, «Иман», 2, №8 1/27; Мөслим, «Иман», 7, №16 1/29).

عَنْ طَلْحَةَ بْنِ عُبَيْدِ اللهِ (رضى الله عنه) اَنَّ اَعْرَابِيًّا جَاءَ اِلَى رَسُولِ اللهِ صلّى الله عليه و سلّم ثَائِرَ الرَّاْسِ فَقَالَ يَا رَسُولَ اللهِ اَخْبِرْنِى مَاذَا فَرَضَ اللهُ عَلَىَّ مِنَ الصَّلاَةِ فَقَالَ الصَلَوَاتُ الخَمْسُ اِلاَّ اَنْ تَطَوَّعَ شَيْئًا فَقَالَ اَخْبِرْنِى مَا فَرَضَ اللهَ عَلَىَّ مِنَ الصِّيَامِ فَقَالَ شَهْرَ رَمَضَانَ اِلاَّ اَنْ تَطَوَّعَ شَيْئًا فَقَالَ اَخْبِرْنِى بِمَا فَرَضَ اللهُ عَلَىَّ مِنَ الزَّكَاةِ فَقَالَ فَاَخْبَرهُ رَسُولُ اللهِ صلّى الله عليه و سلّم شَرَائِعَ الْاِسْلاَمِ قَالَ وَالَّذِى اَكْرَمَكَ لاَ اَتَطَوَّعَ شَيْئًا وَ لاَ اَنْقُصُ مِمَّا فَرَضَ اللهُ عَلَىَّ شَيْئًا فَقَالَ صلّى الله عليه و سلّم اَفْلَحَ اِنْ صَدَقَ اَوْ دَخَلَ الجنَّةَ اِنْ صَدَقَ.

Талха Ибн Гобәйдуллаһ (радыйаллаһу ганһү) (болай дигән): «Бер гарәп чәчләрен тузгыткан килеш Рәсүлуллаһка (саләллаһу галәйһи вәссәләм) иелеп әйтте: «Йә, Рәсүлуллаһ! Аллаһ минем өчен намаздан нәрсәне фарыз кылды. Миңа бу хакта сөйлә!» – дигәч, Рәсүлуллаһ (саләллаһу галәйһи вәссәләм) аңа: «Биш вакыт намаз (фарыз кылынды), ләкин син үзлегеңнән берни дә кылмаска мөмкин», – дип кушты. Моңа каршы әлеге кеше: «Аллаһ минем өчен уразадан нәрсәне фарыз кылган, миңа шул турыда сөйлә!» – диде. Рәсүлуллаһ (саләллаһу галәйһи вәссәләм): «Рамазан аен фарыз кылды, ләкин син үзлегеңнән уразаны тотмый да калдыра аласың», – дип җавап кайтарды. Теге кеше тагын да: «Аллаһның минем өчен зәкяттән фарыз кылганы нәрсә? Бу хакта да миңа сөйлә!» – дип сорады. Рәсүлуллаһ (саләллаһу галәйһи вәссәлам) аңа исламның гыйбадәт юлларын (зәкят турында, аның микъдарлары, хаҗ һәм аның хөкемнәре хакында) сөйләде. Нәтиҗәдә, әлеге гарәп: «Сиңа хакыйкатьне өйрәткән Аллаһ белән ант итәм: мин үз ихтыярым белән берни дә кылмам, тик Аллаһ минем өчен фарыз кылган нәрсәләрнең берсенә дә кимчелек китермәм», – дигән. Моңа каршы Рәсүлуллаһ (саләллаһу галәйһи вәссәләм): «Әгәр бу сүзләре дөрес булса, фәләх булды (әгәр дөрес сөйләгән булса, җәннәткә керәчәк)», - дигән (Бохари, «Иман», 35, №46; «Саум», 1; Мөслим, «Иман», 9).

Иҗмаг хакында: өммәт тулысынча рамазан ае уразасын фарыз буларак кабул иткәнгә, аны бары тик кяферләр генә инкарь итә.

Әһле Сөннәт вәл Җәмәгать фикеренчә, акланырлык сәбәбе булмаган килеш ураза тот­маучыга һәм теләсә кайсы гамәлне кире кагучыга кяфер тамгасы сугылмаса да, ураза кебек катгый күрсәтмәләр белән исбатланган диннең иң әһәмиятле хөкемнәреннән берсен инкарь итүчегә кяфер диләр. Кайберәүләрнең: «Аллаһ синең уразаңа мохтаҗ түгел» яки «Ураза гап-гади диета бит ул. Мин болай да аз ашыйм, ураза тотуым нигә кирәк», - дигән сүзләре, һичшиксез, «әлфази күфүр», ягъни сөйләүчене кяфер итәчәк сүзләр була. Шулай ук ураза тотучыларны бу рәвешле мыскыллаган һәм хурлап көлгән кебек ашау һәм эчү дә исламны һәм мөселманнарны түбәнсетү була һәм әлеге кешеләр көферлеккә төшәләр.

 

РАМАЗАН УРАЗАСЫНЫҢ ФАРЫЗ БУЛУЫ ХИКМӘТЛӘРЕ

Уразаның канунлаштырылуында шактый хикмәтләр бар:

а) ураза – бирелгән нигъмәтләр өчен шөкер итү чарасы. Нигъмәтләр өчен шөкер итү акыл белән дә, шәригать буенча да фарыз. Мәсәлән, Аллаһы Тәгалә ураза турындагы аятьтә: لَعَلَّكُمْ تَشْكُرُونَ «Шаять, Аллаһка шөкер итәрсез!» - дип әмер итеп, шуңа ишарәләгән;

ә) ураза фәкыйрьләргә мәрхәмәтле һәм шәфкатьле булырга өйрәтә. Байларга ел буе ач торган фәкыйрьләрнең хәленә төшенергә ярдәм итә;

б) уразаның рухи саваплары, гөнаһлардан саклану кебек фазыйләтләре дә бар, гәүдәне чистарту (арындыру) һәм кайбер хасталыклардан саклау кебек матди файдалары да бар.

Уразаның ашказанын сәламәтләндерүе һәркемгә мәгълүм. Мәсәлән:

عَنْ اَبِى هُرَيْرَةَ رَضِىَ اللهُ عَنْهُ قَالَ

 : قَالَ رَسُولُ اللهِ صَلَّى اللهُ عَلَيْهِ وَسَلَّمَ

 صُومُوا تَصِحُّوا

Әбү Һүрайрадан (радыйаллаһу ганһү) риваять ителгәнчә, бер хәдистә Рәсүлүллаһ (саләллаһу галәйһи вәссәләм): «Ураза тотыгыз, сәламәт булыгыз», – дип әмер иткән (Ибн Сунни, Әбү Нугайм, «Әт-Тыбб»; Нәбхани, «Әл-Фәтхул Кәбир», №7301, 2/25);

в) ураза шәһвәтне (җенси теләкләрне) тыя. Чөнки күзгә матур булып күренгән нәрсәләр җенси теләкләрне уята. Ач торганда исә тыелып калып була.

Бу очракта ураза гөнаһлардан сакланырга ярдәм итүче чара. Мәсәлән, Абдуллаһ (радыйаллаһу ганһү) болай дип аңлаткан:

فَقَالَ عَبْدُ اللهِ كُنَّا مَعَ النَّبِىِّ صَلَّى الله عليه و سلّم شَبَابًا لاَ تَجِدُ شَيْئًا فَقَالَ لَنَا رَسُولُ اللهِ صَلَّى الله عليه و سلّم يَا مَعْشَرَ الشَّبَابِ مَنِ اسْتَطَاعَ الْبَاءَةَ فَلْيَتَزَوَّجْ فَاِنَّهُ اَغَضُّ لِلْبَصَرِ وَ آحْصَنُ لِلْفَرْجِ وَ مَنْ لَمْ يَسْتَطِعْ فَعَلَيْهِ بِالْصِّيامِ فَاِنَّهُ لَهُ وِجَاءٌ .

«Без Пәйгамбәребезнең (саләллаһу галәйһи вәссәләм) кулы астындагы бер төркем яшьләр идек. Тик безнең өйләнергә бернинди мөмкинлегебез дә юк иде. Рәсүлүллаһ (саләллаһу галәйһи вәссәләм) безгә: «Әй, яшьләр! Өйләнергә мөмкинлеге булганыгыз өйләнсен. Чөнки өйләнү күзне хәрамнан саклый торган иң яхшы чара һәм җенси әгъзаларны да саклый. Өйләнергә көчегездән килмәсә, ураза тотыгыз. Чөнки ураза кешенең җенси теләкләрен тыярга ярдәм итә», – дип боерды (Бохари, «Никах, 2, 3, 6/117, «Саум», 20; Мөслим, «Никах», 1, 3; Әбү Дауд, «Никах», 1; Тирмизи, «Никах», 1; Нәсаи, «Сыйам», 43, «Никах», 3; Ибн Мәҗа, «Никах», 1; Дарими, «Никах», 2; Әхмәд Ибн Хәнбәл, «Әл-Мүснәд», 1/378, 424, 425, 432, 447).

Хәдистә китерелгән (اَلْوَجْء) «әл-Вәҗ» сүзе «уау»ның фәтхәсе һәм «җим»нең сүкүне белән язылганда, кул белән сугу, хәнҗәр һәм пычак белән чәнчү, җәрәхәтләү мәгънәсен дә белдерә, җенси якынлык кылуны да аңлата.

(اَلْوَجْء) «вәҗәгъ» китап телендә кучкар яки тәкәнең күкәйләрен чыгармыйча, күкәй тамырларын ике таш арасында кысып кире кертү дигән мәгънәдә килә. Бу очракта күкәйләргә зыян килми. Әлеге сүз күкәйләрне изеп бетергәнче төюне белдерә.

Дин галимнәре фикеренчә, җенси теләкне тыю өчен, көндез ураза тотарга, ә төннәрен гыйбадәт кылырга кирәк. Чөнки ураза һәм гыйбадәтләр җенси теләкләр турында онытырга ярдәм итә. Әгәр син: «Бер кеше ураза тота, төнлә тора, күп ашамый. Әмма нәфесе һаман да җенси теләкләрдән аерылмаган була», - дисәң, «Бу, беренче чиратта, җенси теләкләрнең артык булуыннан килә. Мондый кешегә без җенси теләкләрен тыю өчен даими кайгы-хәсрәтләр һәм үлем, әҗәлнең якынайганы турында уйланырга, озын гамәлләрне кыскартырга, Раббыбызны күргәндәгедәй халәтләрен дәвам иттерергә һәм гыйбадәтләрен дәвамлы рәвештә кыскартырга тырышуын киңәш итәбез».

Шуны белергә кирәк: барлык кешеләрнең дә тырышулары ике төрле нәрсәгә бәйле:

1. Ашау-эчү теләге.

2. Җенси теләк.

Уразаның, әлеге ике теләкне тыеп, кешене тәкъвалыкка ирештерүеннән шикләнергә ярамый;

г) Ураза тәкъвалыкка илтә. Чөнки ураза тоткан кеше Аллаһы Тәгаләнең үзенә хәләл итеп биргән нигъмәтләреннән бары тик Аллаһы Тәгаләнең ризалыгына ирешүне өметләнә, хәсрәткә төшерүче газапларыннан куркып, үзен тоткарлый алганча тоткарлый, тыя алган кадәр тыя.

Аллаһы Тәгалә хәрам кылган нәрсәләрдән үзен саклау, һичшиксез, тагын да яхшырак була. Тәкъвалык шушы була инде.

Мәсәлән, ураза турындагы аятьнең ахырында Аллаһы Тәгалә: لَعَلَّكُمْ تَتَّقُونَ «Шаять, Аллаһка шөкер итәрсез!» - дип әмер иткән.

Раббыбыз «Бәкара» сүрәсенең 21 нче аятендә:

يَا اَيُّهُا النَّاسُ اعْبُدُوا رَبَّكُمُ الَّذِى خَلَقَكُمْ وَ الَّذِينَ مِنْ قَبْلِكمْ لَعَلَّكُمْ تَتَّقُونَ

«Әй, кешеләр! Сезне һәм сездән элек булган кешеләрне халык кылучы Аллаһка гыйбадәт кылыгыз! Аллаһ газабыннан куркучы булу өчен», – дип әмер иткән.

Югарыда искә алган ураза турындагы аятьтә дә:

يَا اَيُّهُا الَّذِينَ اَمَنُوا كُتِبَ عَلَيْكُمُ الصِّيَام كَمَا كُتِبَ عَلَى الَّذِينَ مِنْ قَبْلِكُمْ لَعَلَّكُمْ تَتَّقُونَ

«Әй, мөэминнәр! Сездән әүвәлгеләргә ураза тоту фарыз ителгән кебек, сезгә дә һәр елны бер ай ураза тоту фарыз ителде, шаять, уразаны калдырудан яки уразага кимчелек китерүдән сакланырсыз!» – дип боерылган («Бәкара» сүрәсе, 183 нче аять).

Бу аятьләрдән аңлашылганча, барлык гыйбадәтләрнең дә, бигрәк тә, уразаның дәвамлы булуыннан тәкъвалык барлыкка килә. Ягъни барлык гыйбадәтләрне дә дәвамлы башкарган кеше тәкъвалыкка (Аллаһтан куркуга, Аллаһны ихтирам итүгә) ирешә. Димәк, гыйбадәт кылмаган кешеләр тәкъва булмый. Чөнки тәкъва – гыйбадәтнең нәтиҗәсе. Бигрәк тә бу аятьләрдән тәкъвалыкка ирештермәгән ураза һәм башка гыйбадәтләрнең Аллаһ каршысында рөхсәт ителмәве аңлашыла. Мәсәлән:

عَنْ اَبِى هُرَيْرَةَ (رضى الله عنه) قَالَ قَالَ رَسُولُ اللهِ صلّى الله عليه و سلّم

 «مَنْ لَمْ يَدَعْ قَوْلَ الزُّورِ وَ الْعَمَلِ بِهِ فَلَيْسَ لِلَّهِ حَاجَةٌ فِى اَنْ يَدَعَ طَعَامَه وَ شَرَابَهُ»

Әбү Һүрайрадан (радыйаллаһу ганһү) риваять ителгән бер хәдистә Рәсүлүллаһ (саләллаһу галәйһи вәссәләм) болай дигән: «Ялган сөйләүдән һәм ялган белән гамәл кылудан туктамаган кешенең, ураза тотам дип, ашау-эчүеннән калуына Аллаһ мохтаҗ түгел» (Бохари, «Саум», 8, 2/228).

عَنْ اَنَسٍ رَضِىَ اللهُ عَنْهُ قَالَ

 قَالَ رَسُولُ اللهِ صَلَّى اللهُ عَلَيْهِ وَسَلَّمَ:

 ماَ صَامَ مَنْ ظَلَّ يَأْكُلُ لحُوُ مَ النَّاسِ

Әнәс Ибн Мәлик (радыйаллаһу ганһү) тапшырган бер хәдистә Пәйгамбәребез (саләллаһу галәйһи вәссәләм: «Кешеләрнең итләрен ашаган (гайбәт сөйләгән) ураза тотмадылар», – дип әйткән (Дәйләми, «Мүснәди Фирдәүс», 4/77, №6238).

عَنْ اَبِى هُرَيْرَةَ (رضى الله عنه) قَالَ رَسُولُ اللهِ صلّى الله عليه و سلّم

 « لَيْسَ الصِّيَامُ مِنَ الْاَكْلِ و الشَّرَبِ اِنَّمَا الصِّيَامُ مِنَ اللَّغْوِ وَ الرَّفَثِ فَاِنْ سَابَّكَ اَحَدٌ وَ جَهِلَ عَلَيْكَ فَقُلْ اِنِّى صاَئِمٌ»

Әбү Һүрайрадан (радыйаллаһу ганһү) риваять ителгән бер хәдистә Рәсүлүллаһ (саләллаһу галәйһи вәссәләм) әйткән: «Ураза ашау белән эчүдән генә өзелеп тору түгел ул. Ураза кирәкмәгән сүзләрдән һәм гамәлләрдән, җенси теләкләрне кузгатучы сүзләр һәм гамәлләрдән тыелуны да белдерә. Әгәр бер кеше сине сүгәргә яки сиңа каршы белмичә хәрәкәт итә башласа, син «мин ураза тотам (синең сүзләреңне ишетмәм)» дип әйт» (Хаким, «Мүстәдрәк», 1/430).

عَنْ اَبِى هُرَيْرَةَ (رضى الله عنه) قَالَ رَسُولُ اللهِ صلّى الله عليه و سلّم

 « رُبَّ صَائِمٍ حَظُّهُ مِنْ صِيَامِهِ الْجُوعُ وَ رُبَّ قَائِمٍ حَظُّهُ مِنْ قِيَامِهِ السَّهَرُ»

Әбү Һүрайра (радыйаллаһу ганһү) тапшырган бер хәдистә Пәйгамбәребез (саләллаһу галәйһи вәссәләм): «Дөньяда никадәр ураза тотучы бар, тик аларның уразалары (хәрамнан сак­ланмаганнары сәбәпле) бары тик ач торудан гыйбарәт. Дөньяда төннәрен торып никадәр намаз укучы бар, тик аларның кыямнары бары тик йокысызлык булып кына кала», – дип әйткән (Хаким, «Мүстәдрәк», 1/431).

عَنْ اَنَسِ (رضى الله عنه) قَالَ رَسُولُ اللهِ صلّى الله عليه و سلّم يُفَطرْنَ الصَّائِمَ وَ يَنْقُضْنَ الْوُضُوءَ اَلْكَذِبُ وَ النَّمِيمَةَ وَالْغِيبَةُ وَالنَّظَرُ بِشَهْوَةٍ وَاْليَمِينُ اْلكَاذِبَةُ

Әнәс Ибн Мәликтән (радыйаллаһу ганһү) риваять ителгәнчә, Пәйгамбәребез (саләллаһу галәйһи вәссәләм) бер хәдистә: «Биш нәрсә ураза тотучының авызын ачтырыр (савабын бетерер) һәм тәһарәтен(ең камиллеген) бозар. (Болар): ялган, гайбәт, сүз ташу, җенси теләк белән карау һәм ялганлап ант итү», – дип кисәткән (Зәбиди, «Итхаф», 4/245; Суйути, «Әл-Леали», 2/60; Гәйлани, «Әл-Гунья», 1/333).

Әбү Һүрайра (радыйаллаһу ганһү) әйткән: «Гайбәт уразаны ерта, истигъфар (гафу итүне сорау) аңа ямаулык сала. Һәркайсыгыз, иртәгә ахирәткә уразасы ямалган килеш барырга көченнән килсә, моны эшләргә тырышсын».

Җәбир Ибн Габдуллаһ (радыйаллаһу ганһү) болай дигән: «Ураза тотканда, колагың, күзең һәм телеңне ялганнан һәм барлык хәрамнардан тый (үзеңне сакла). Хезмәтчеләреңне дә җәберләмә, уразалы көнеңдә авыр сабырлы һәм тыныч бул, уразалы көнең белән ураза тотмаган көнең охшаш булмасын».

Әбү Зарр (радыйаллаһу ганһү) әйткән: «Ураза тотканда, хәрамнардан көчең җиткән кадәр сакланырга тырыш».

Үзе дә ураза тоткан көннәрендә өенә кайтып гыйбадәт кыла торган булган, бары тик намазларга гына өеннән чыккан.

Имам Мөҗәһид (рәхмәтуллаһи галәйһи) әйткән: «Ике сыйфат бар. Алардан сакланган кешенең уразасы бозылмас. Болар – гайбәт һәм ялган».

Әбүл Алийә дә: «Ураза тоткан кеше гайбәт сөйләгәнчегә кадәр гыйбадәтендә булыр», – дигән (Суйути, «Дүррүл Мәнсур», 1/484).

Хөзәйфа Ибн Яман (радыйаллаһу ганһү) болай дигән: «Узып барган хатын-кызның артыннан нәфесле күз белән карап калган кешенең уразасы бозылыр» (Гәйлани, «Әл-Гунья», 1/334).

Ураза тотучы кешегә, дөнья һәм ахирәтен югалтмау өчен, әдәп сакларга, уразасын күрсәтмә­лелектән һәм кеше сүзеннән сакларга, барлык гыйбадәтләрен дә тиешенчә үтәргә кирәк. Чөнки Аллаһы Тәгалә ризалыгы өчен кылынмаган, бары тик кешеләргә күрсәтү өчен генә эшләнгән гамәлләр бик күп газапларга дучар итәләр.

Рәсүлуллаһның (саләллаһу галәйһи вәссә­ләм) догасын китерәбез: «Әй, Аллаһым! Телемне ялганнан, йөрәгемне икейөзлелектән, гамәлләремне риядан (кешеләргә күрсәтү өчен эшләүдән) һәм күзләремне хыянәтле караудан пакьлә! Чөнки Син күзләрнең хыянәтен һәм йөрәкләрнең серен беләсең!» (Зәбиди, «Итхаф», 7/514; Хатыйб, 5/268; Мишкәт, №2501).

 

УРАЗАНЫҢ ФАЗЫЙЛӘТЛӘРЕ ТУРЫНДАГЫ ХӘДИСЛӘР ҺӘМ РИВАЯТЬЛӘР

عَنْ اَبِى هُرَيْرَةَ (رضى الله عنه) قَالَ رَسُولُ اللهِ صلّى الله عليه و سلّم قَالَ اللهُ كُلُّ عَمَلِ ابْنِ آدَمَ لَهُ اِلاَّ الصِّيَامَ فَاِنَّهُ لِى وَ اَنَا اَجْزِى بِهِ وَ الصِّيَامُ جُنَّةٌ وَ اِذَا كَامَ يَوْمُ صَوْمِ اَحَدِكُمْ فَلاَ يَرْفُثْ وَ لاَ يَصْخَبْ فَاِنْ سَابَّهُ اَحَدٌ اَوْ قَاتَلَهُ فَلْيَقُلْ اِنِّى امْرُؤٌ صَائِمٌ وَ الَّذِى نَفْسُ مُحَمَّدٍ بَيَدِهِ لَخُلُوفُ فَمِ الصَّائِمِ اَطْيَبُ عِنْدَ اللهِ مِنْ رِيحِ الْمِسْكِ لِلصَّائِمِ فَرْحَتَانِ يَفْرَحُهُمَا اِذَا اَفْطَرَ فَرِحَ وَ اِذَا لَقِىَ رَبَّهُ فَرِحَ بِصَوْمِهِ.

Әбү Һүрайра (радыйаллаһу ганһү) тапшырган риваятьтә Рәсүлуллаһ (саләллаһу галәйһи вәссәләм әйткән): «Аллаһ: «Адәм углының эшләгән һәр хәерле эше үзе өчен, әмма ураза алай түгел. Ураза бары тик минем өчен генә. Аның савабын да мин бирермен», – дип әмер итте.

Ураза – ул калкан. Һәркайсыгыз ураза тоткан көнне яман сүз сөйләшмәсен һәм яман гамәл кылмасын, дошманлык (яки тавыш-гауга) куптармасын.

Әгәр берәү уразалы кешене сүкмәкче яки кыйнамакчы булса, аңа шундук: «Мин ураза тотам», - дип әйтергә кирәк.

Мөхәммәднең нәфесенә (җанына) хуҗа булган Аллаһка ант итәм: ураза тотучы кешенең авызыннан килүче ис Аллаһ алдында мускус исеннән дә хушрак һәм чистарак.

Ураза тотучыны сөендереп кәефен күтәрәчәк ике нәрсә бар. Берсе – (ифтар вакытында) ураза бозылганда сөенү, икенчесе – Раббысына кавышкан вакытта ураза(ның савабы) белән сөенү» (Бохари, «Саум», 9, 2/228; Мөслим, «Сыйам», 164; Әбү Дауд, «Саум», 25; Тирмизи, «Саум», 55; Нәсаи, «Сыйам», 41; Ибн Мәҗа, «Сыйам», 1; Мүвәттаг, «Сыйам», 58).

عَنْ سَهْلِ (رضى الله عنه) عَنْ النَّبِىِّ صلّى الله عليه وسلَّم قَالَ : اِنَّ فِى الجَنَّةِ بَابًا يُقَالُ لَهُ الرَّيَّانُ يَدْخُلُ مِنْهُ اَحَدٌ غَيْرُهُمْ يُقَالُ اَيْنَ الصَّائِمُونَ فَيَقُومُونَ لاَ يَدْخُلُ مِنْهُ اَحَدٌ غَيْرُهُمْ فَاِذَا دَخَلُوا اُغْلِقَ فَلَمْ يَدْخُلْ مِنْهُ اَحَدٌ.

Сәхл (радыйаллаһу ганһү) тапшырган бер риваятьтә Пәйгамбәребез (саләллаһу галәйһи вәссәләм) болай дигән: «Җәннәттә әр-Рәййан дигән бер ишек бар. Бу ишектән Кыямәт көнендә бары тик ураза тотучылар гына керәчәк. Аннан ураза тотучылардан башка берәү дә керә алмаячак.

(Кыямәт көнендә): «Ураза тотканнар кайда?» –

дип сораячаклар. Ураза тоткан кешеләр торып, шул ишектән кереп китәчәкләр.

 Алардан башка берәү дә бу ишектән керә алмаячак.

Алар кереп беткәч, ишек ябылачак һәм моннан соң ул ишектән башка берәү дә керә алмаячак» (Бохари, «Саум», 4, 2/226; Мөслим, «Сыйам», 166; Тирмизи, «Саум», 55; Нәсаи, «Сыйам», 43).

عَنْ اَبِى هُرَيْرَةَ (رضى الله عنه) اَنَّ رَسُولُ اللهِ صلّى الله عليه وسلّم قَالَ مَنْ اَنْفَقَ زَوْجَيْنِ فِى سَبِيلِ اللهِ نُودِىَ مِنْ اَبْوَابِ الجَنَّةِ يَا عَبْدَ اللهِ هَذَا خَيْرٌ فَمَنْ كَانَ مِنْ اَهْلِ الصَّلاَةِ دُعِىَ مِنْ بَابِ الصَّلاَةِ وَ مَنْ كَانَ مِنْ اَهْلِ الجِهادِ دُعِىَ مِنْ بَابِ الجِهَادِ

Әбү Һүрайрадан (радыйаллаһу ганһү) риваять ителгәнчә, Рәсүлуллаһ (саләллаһу галәйһи вәссәләм) әйткән: «Аллаһ юлында пар (алтын белән көмештән) сәдака биргән кешеләрне җәннәт капкаларыннан: «Әй, Аллаһның кол­лары! (Бирегә килегез!) Бу хәерле капка!» – дип чакырачаклар.

Күп намаз укучыларны (җәннәтнең) намаз капкасыннан чакырачаклар. Җиһад кылу­чыларны җиһад капкасыннан чакыра­чаклар.

Ураза тоткан кешеләр әр-Рәййан капка­сыннан чакырылачаклар. Сәдака биргән кеше­ләр сәдака бирүчеләр капкасыннан керәчәк».

Моңа каршы Әбү Бәкер (радыйаллаһу ганһү): «Атам-анам сиңа фида булсын, әй, Рәсүлуллаһ! Бу капкалардан чакырылган кешеләргә берәр зарур әйбер бармы? Бер кеше бу капкаларның барысыннан да чакырылырга мөмкинме?» – дип сораган.

وَ مَنْ كَانَ مِنْ اَهْلِ الصِّيَامِ دُعِىَ مِنْ بَابِ الرَّيَانِ وَ مَنْ كَانَ مِنْ اَهِلِ الصَّدَقَةِ دُعِىَ مِنْ بَابِ الصَّدَقَةِ فَقَالَ اَبُو بَكْرٍ(رضى الله عنه) بِاَيِى اَنْتَ وَ امِّى يَا رَسُولُ اللهِ ما عَلَى مَنْ دُعِىَ مِنْ تِلْكَ الْاَبْوَابِ مِنْ ضَرُورَةٍ فَهَلْ يُدْعَى احَدٌ مِنْ تِلْكَ الْاَبْوَابِ كُلِّهَا فَقَالَ نَعَمْ وَ اَرْجُو اَنْ تَكُونَ مِنْهُمْ .

Рәсүлуллаһ (саләллаһу галәйһи вәссәләм):

«Әйе! Барысыннан да чакыру булачак. Мин синең шул чакырылучы кешеләр арасында булуыңны телим», – дигән (Бохари, «Саум», 4, 2/227).

عَنْ اَبِى هُرَيْرَةَ (رضى الله عنه)قَالَ قَالَ رَسُولُ اللهِ صلّى الله عليه وسلّم «مَنْ صَامَ رَمَضَانَ اِيمَانًا وَ احْتِسَابًا غُفِرَ لَهُ مَا تَقَدَّمَ مِنْ ذَنْبِهِ»

Әбү Һүрайра (радыйаллаһу ганһү) тапшыр­ганча, Пәйгамбәребез (саләллаһу галәйһи вәссәләм) әйткән: «Рамазан ае уразасын ихлас күңел белән ышанып һәм савабын бары тик Аллаһтан гына өмет итеп тоткан һәркемнең кылган гөнаһлары ярлыканыр» (Бохари, «Иман», 28, 1/15; «Ләйләтүл Кадр», 1; «Саум», 6; Мөслим, «Сыйам», 3, 20; «Мүсафирин», 175; Әбү Дауд, «Рамазан», 1; «Саум», 57; Тирмизи, «Саум», 1; «Җәннәт», 4; Нәсаи, «Сыйам», 39; Ибн Мәҗа, «Икамәт», 173; «Сыйам», 2, 33; Дарими, «Саум», 44; Әхмәд Ибн Хәнбәл, 2/232, 241, 385).

عَنْ اَبِى سَعِيدِ الخُدْرِىِّ (رضى الله عنه) قَالَ سَمِعْتُ النَّبِىَّ صلّى الله عليه و سلّم يَقُولُ « مَنْ صَامَ يَوْمًا فِى سَبِيلِ اللهِ بَعَّدَ اللهُ وَجْهَهُ عَنِ النَّارِ سَبْعِينَ خَرِيفًا»

Әбү Сәид әл-Худри (радыйаллаһу ганһү): «Мин Пәйгамбәребезнең (саләллаһу галәйһи вәссәлам) болай дигәнен ишеттем: «(Җиһад вазыйфасында булган) һәркем Аллаһ юлында бер генә көн ураза тотса да, Аллаһ аның йөзен (гәүдәсен) җитмеш еллык арага бу җәһәннәм утыннан ерагайтыр», - дигән (Бохари, «Җиһад», 36, 3/213; Мөслим, «Сыйам», 167-168; Әбү Дауд, «Җәнаиз», 3; Тирмизи, «Фәзаилүл Җиһад», 3; Нәсаи, «Сыйам», 44, 45; Ибн Мәҗа, «Сыйам», 34; Фитән, 12; Дарими, «Җиһад», 10; Әхмәд Ибн Хәнбәл: 2/355, 357, 3/26, 59, 83).

عَنْ اَبِى هُرَيْرَةَ (رضى الله عنه) قَالَ: قَالَ رَسُولُ اللهِ صلّى الله عليه وسلّم « مَنْ اَفْطَرَ يَوْمًا مِنْ رَمَضَانَ مِنْ غَيْرِ رُخْصَةٍ وَ لاَ مَرَضٍ لَمْ يَقْضِ عَنْهُ صَوْمُ الدَّهْرِ كُلِّهِ وَ اِنْ صَامَهُ»

Әбү Һүрайрадан (радыйаллаһу ганһү) риваять ителгәнчә, Рәсүлуллаһ (саләллаһу галәйһи вәссәләм) әйткән: «(Сәфәрдә булу) сәбәбе һәм хасталыгы булмаган кеше, рамазанда бер генә көн ураза тотмаса, гомере буе ураза тоткан очракта да аны түләп бетерә алмас!» (Әбү Дауд, «Саум», 38; Тирмизи, «Саум», 27, №728, 3/92; Ибн Мәҗа, «Сыйам», 14; Дарәкутни: 2/191; Әхмәд Ибн Хәнбәл: 2/386, 442, 470).

عَنْ رَجُلٍ مِنْ بَنِى سُلَيْمٍ قَالَ : عَدَّهُنَّ رَسُولُ اللهِ صلّى الله عليه و سلّم فِى يَدِى اَوْ فِى يَدِهِ التَّسْبِيحُ نِصْفَ المِيزَانِ وَ الْحَمْد لِلَّهِ يَمْلَؤُهُ وَ التَّكْبِيرُ يَمْلَأُ مَا بَيْنَ السَّمَاءِ وَ الْاَرْضِ وَ الصَّوْمُ نِصْفُ الصَّبْرِ , وَ الطُّهُورُ نِصْفُ الْاِيمَانِ.

Сөләйм угылларыннан берсенең болай дигәне риваять ителгән: «Рәсүлүллаһ (саләллаһу галәйһи вәссәләм) боларны минем кулымда һәм үзенең кулында санады да: «Тәсбих (Сүбхәналлаһ)» үлчәүнең яртысы гына һәм «Әлхәмдүлилләһ» аны тулыландыра. «Тәкбир (Аллаһу әкбәр)» исә күк белән җир йөзе арасын тутыра. Ураза – сабырның яртысы, чисталык, пакьлек – иманның яртысы», – диде» (Тирмизи, «Дәгъвәт», 87, №3519, 5/536).

عَنْ عَبْدِ اللهِ بْنِ عَمْرٍ و (رضى الله عنه) اَنَّ رَسُولُ اللهِ صلّى الله عليه و سلّم قَالَ الصِّيَامُ وَ الْقُرْاَنُ يَشْفَعَانِ لِلْعَبْدِ يَوْمَ الْقِيَامَةِ يَقُولُ الصِّيَامُ اَىْ رَبِّ مَنَعْتُهُ الطَّعَامَ وَ الشَّهَوَاتِ بِالنَّهَارِ فَشَفِّعْنِى فِيهِ و يَقُولُ الْقُرْاَنُ مَنَعْتُهُ َ النّوْمَ بِاللَّيْلِ فَشَفِّعْنِى فِيهِ قَالَ فَيَشْفَعَانِ.

Абдуллаһ Ибн Амр (радыйаллаһу ганһү) Рәсүлуллаһның (саләллаһу галәйһи вәссәләм) әйткәнен тапшырган: «Ураза белән Коръән Кыямәт көнендә колга шәфәгатьчелек итәчәкләр. Ураза: «Әй, Раббым! Мин аны көндезләрен ашау-эчүдән һәм җенси теләкләреннән тыйдым. Шуңа күрә мине аның өчен шәфәгатьче кыл», – диячәк. Коръән дә: «Мин аны төннәрен йоклатмадым. Мине дә аның өчен шәфәгатьче кыл», – диячәк. Шулай итеп, икесе дә (әлеге колга) шәфәгать итәчәкләр» (Әхмәд Ибн Хәнбәл: 2/174).

عَنْ اَنَسِ بْنِ مَالِكِ (رضى الله عنه) قَالَ رَسُولُ اللهِ صلّى الله عليه وسلّم لِاَصْحَابِهِ ذَاتَ يَوْمٍ مَنْ شَهِدَ مِنْكُمْ الْيَومَ جَنَازَةً؟ قَالَ عُمَرُ اَنَا , قَالَ مَنْ عَادَ مِنْكُمْ مَرِيضًا ؟ قَالَ عُمَرُ اَنَا , قَالَ مَنْ تَصَدَّقَ ؟ قَالَ عُمَرُ اَنَا , قَالَ مَن اَصْبَحَ صَائِمًا ؟ قَالَ عُمَرُ اَنَا , قَالَ وَجَبَتْ وَجَبَتْ .

Әнәс Ибн Мәлик (радыйаллаһу ганһү) тапшырганча, Рәсүлуллаһ (саләллаһу галәйһи вәссәләм) бер көнне сәхабәләреннән: «Арагыздан берегез бүген җеназада булдымы?» – дип сораган. Хәзрәти Гомәр: «Мин», - дип җавап биргән. Пәйгамбәребез (саләллаһу галәйһи вәссәләм): «Арагыздан берегез бүген берәр хастаның хәлен белдеме?» - дип сорагач, Гомәр (радыйаллаһу ганһү): «Мин», - дигән. Пәйгамбәребез (саләллаһу галәйһи вәссәләм): «Кем сәдака бирде?» - дип сораган. Гомәр тагын: «Мин», - дигән. Пәйгамбәребез (саләллаһу галәйһи вәссәләм): «Кем иртән уразага керде?» - дип сораган. Гомәр шулай ук: «Мин», - дип җавап биргәч, Пәйгамбәребез (саләллаһу галәйһи вәссәләм): «(Җәннәт сиңа) ваҗиб булды, ваҗиб булды», – дип боерган (Әхмәд Ибн Хәнбәл, «Әл-Мүснәд», 3/118).

عَنْ جَابِرٍ(رضى الله عنه) عَنْ النَّبِىِّ صلّى الله عليه و سلّم قَالَ اِنَّمَا الصِّيَامُ جُنَّةٌ يَسْتَجِنُ بِهَا الْعَبْدُ مِنَ النَّارِ هُوَ لِى وَ اَنَا اَجْزِى بِهِ.

Җәбир (радыйаллаһу ганһү) тапшырган бер хәдистә Пәйгамбәребез (саләллаһу галәйһи вәссәләм) болай дигән: «Һичшиксез, ураза колның үзе өчен җәһәннәмнән саклана торган калкан. (Аллаһы Тәгалә): «Ул (ураза) минем өчен һәм аның савабын да мин бирәчәкмен», – дип әмер итте» (Әхмәд Ибн Хәнбәл, «Әл-Мүснәд», 3/396).

عَنْ عَبْدِ اللهِ بْنِ اَبِى اَوْفَى (رضى الله عنه) قَالَ رَسُولُ اللهِ صلّى الله عليه و سلّم « يَوْمُ الصَّائِمِ عِبَادَةٌ , وَ صَمْتُهُ تَسْبِيحٌ , وَ عَمَلُهُ مُضَاعَفٌ , وَ دُعَاؤُهُ مُسْتَجَابٌ , وَ ذَنْبُهُ مَغْفُور».

Абдуллаһ Ибн Әбү Әвфа (радыйаллаһу ганһү) риваять иткән бер хәдистә Пәйгамбәребез (саләллаһу галәйһи вәссәләм): «Ураза тоткан кешенең йокысы - гыйбадәт, эндәшмәве – тәсбих, гамәле даими, догасы кабул ителгән, ә гөнаһысы гафу ителгән булыр», – дигән (Али Әл-Мүттәки, «Кәнзүл Уммал», 8/443, №23562; Әбү Нуайм, «Хилйә», 5/83; Зәбиди, «Итхаф», 4/192; Иракый, «Әл-Мугъни», 1/232).

عَنْ ابْنِ عمْرٍو (رضى الله عنه) قَالَ رَسُولُ اللهِ صلّى الله عليه و سلّم «لِلصّائِمِ عِنْدَ اِفْطَارِهِ دَعْوَةٌ مُسْتَجَابةٌ»

Ибн Амр (радыйаллаһу ганһү) тапшырган бер хәдистә Пәйгамбәребез (саләллаһу галәйһи вәссәләм): «Ураза тотучы кешенең ифтар вакытында тәгаен кабул ителә торган бер догасы бар», – дип әйткән (Али Әл-Мүттәки, «Кәнзүл Уммал», 8/448, №23592).

عَنْ عَلِىٍّ (رضى الله عنه) قَالَ رَسُولُ اللهِ صلّى الله عليه و سلّم

 « مَنْ مَنَعَهُ الصِّيَامُ عَنِ الطَّعَامِ وَ الشَّرَابِ يَشْتَهِيهِ اَطْعَمَهُ اللهُ مِنْ ثِمَارِ الْجَنَّةِ وَ سَقَاهُ مِنْ شَرابِهَا».

Галидән (радыйаллаһу ганһү) риваять ителгәнчә, бер хәдистә Рәсүлүллаһ (саләллаһу галәйһи вәссәләм) болай дип әйткән: «Ураза тоту сәбәпле, үзен җаны теләгән ризыклардан һәм эчемлекләрдән тыйган кешегә Аллаһы Тәгалә җәннәт җимешләрен ашатыр һәм җәннәт шәрабларын эчертер» (Али Әл-Мүттәки, «Кәнзүл Уммал», 8/456, №23635; Суйути, «Әд-Дәррүл Мәнсур», 1/180).

عَنْ عَلِىًّ (رضى الله عنه) قَالَ رَسُولُ اللهِ صلّى الله عليه و سلّم « اِنَّ اللهَ تَبَارَكَ وَ تَعَالَى اَوْحَى اِلَى نَبِىٍّ مِنْ بَنِى اِسْرَائِيلَ اَنْ اَخْبِرْ قَوْمَكَ اَنَّهُ لَيْسَ عَبْدٌ يَصُومُ يَوْمًا اِبْتِغَاءَ وَجْهِى اِلاَّ اَصْحَحْتُ جِسْمَهُ وَ اَعْظَمْتُ اَجْرَهُ».

Гали (радыйаллаһу ганһү) тапшырган бер хәдистә Пәйгамбәребез (саләллаһу галәйһи вәссәләм) әйткән: «Һичшиксез, Аллаһы Тәбарәкә вә Тәгалә Бәни Исраилдән бер пәйгамбәргә: «Кавемеңә хәбәр ит: чыннан да, бер кол минем ризалыгыма ирешү өчен берәр көн ураза тотса, мин аның гәүдәсен сәламәтләндерермен һәм әҗерен арттырырмын», – дигән вәхине җиткергән» (Али Әл-Мүттәки, «Кәнзүл Уммал», 8/447, №23587).

عَنْ اَبِى اُمَامَةَ (رضى الله عنه) قَالَ : اَتَيْتُ النَّبِىَّ صلّى الله عليه وسلّم فَقُلْتُ يَا رَسُولَ اللهِ مُرْنِى بِعَمَلٍ يُدْخِلُنِى الجَنَّةَ , قَالَ : « عَلَيْكَ بِالصِّيَامِ فَانَّهُ لاَ عِدْلَ لَهُ « ثُمَّ اَتَيْتُهُ ثَانِيًا فَقَالَ : « عَلَيْكَ بِالصَّوْمِ فَاِنَّهُ لاَ عِدْلَ لَهُ».

Әбү Үмамә (радыйаллаһу ганһү) болай дигән: «Мин бер тапкыр Пәйгамбәребезгә (саләллаһу галәйһи вәссәләм) килеп: «Әй, Рәсүлүллаһ! Мине җәннәткә кертәчәк берәр гамәл әмер ит миңа», – дидем. Ул миңа: «Ураза тотуны дәвам ит, чөнки аңа тиң булырлык башка гамәл юк», – дип әйтте. Тагын бер тапкыр килеп, шул ук сорауны биргәндә: «Ураза тотуны дәвам ит, чөнки аңа тиң булырлык башка гамәл юк», – дип җавап кайтарды (Али Әл-Мүттәки, «Кәнзүл Уммал», 8/583, №24275).

عَنْ اَبِى هُرَيْرَةَ (رضى الله عنه) قَالَ النَّبِىُّ صلّى الله عليه و سلَم

 «الصِّيَامُ نِصْفُ الصَّبْرِ وَ عَلَى كُلِّ شَئٍ زَكَاةٌ, وَ زَكَاةُ الجَسَدِ الصِّيَامُ».

Әбү Һүрайра (радыйаллаһу ганһү) тапшырган бер хәдистә Пәйгамбәребез (саләллаһу галәйһи вәссәләм): «Ураза – сабырның яртысы. Һәр нәрсәнең зәкяте бар. Тәннең зәкяте – ураза», – дигән (Али Әл-Мүттәки, «Кәнзүл Уммал», 8/444, №23571).

عَنْ اَبِى هُرَيْرَةَ (رضى الله عنه) قَالَ النَّبِىُّ صلّى الله عليه و سلّم

 «ثَلاَثُ دَعَوَاتٍ مُسْتَجَابَاتٌ : دَعْوَةُ الصَّائِمِ , وَ دَعْوَةُ الْمُسَافِرِ,

 وَ دَعْوَةُ الْمَظْلُومِ».

Әбү Һүрайрадан (радыйаллаһу ганһү) тапшы­рылганча, Рәсүлүллаһ (саләллаһу галәйһи вәссәләм) бер хәдистә: «Өч төрле дога һичшиксез кабул ителә. Ураза тотучы кешенең догасы, юлчы догасы һәм мазлумның (хаксызга җәберләнгән, рәнҗетелгән кешенең) догасы», – дип әйткән (Бәйһаки, «Шүгәбүл Иман»; Али Әл-Мүттәки, «Кәнзүл Уммал», 2/99 Н, №3320; Нәбһани, «Әл-Фәтхүл Кәбир», №5546, 1/517).

عَنْ اَبِى مَالِكِ الْاَشْعَرِىِّ (رضى الله عنه) قَالَ رَسُولُ اللهِ صلّى الله عليه و سلّم « اِنَّ فِى الجَنَّةِ غُرَفًا يُرَى ظَاهِرُهَامِنْ بَاطِنِها وَ بَاطِنُهَا مِنْ ظَاهِرِهَا اَعَدَّهَا اللهُ لِمَنْ الاَنَ الْكَلاَمَ وَ اَطْعَمَ الطَّعَامَ وَ تَابَعَ الصِّيَامَ وَ صَلَّى بِاللَّيْلِ وَ النَّاسُ نِيَامٌ».

Әбү Мәлик әл-Әшгари риваять иткән бер хәдистә Пәйгамбәребез (саләллаһу галәйһи вәссәләм) болай дигән: «Чыннан да, җәннәттә шундый бер йорт бар: эченнән – тышы, тышынан эче күренә. Аллаһы Тәгалә аны йомшак сөйләшкән, кешеләрне ризыкландырган, даими ураза тоткан һәм башка кешеләр йоклаганда төнлә гыйбадәт кылганнар өчен әзерләгән» (Әхмәд Ибн Хәнбәл, Тирмизи, Ибн Хиббан, Бәйхаки, «Шуабүл Иман», Суйути, «Әд-Дәррүл Мәнсур»,1/44; Нәбхани, «Әл-Фәтхул Кәбир», №4016, 1/367).

Бер хәбәрдә әйтелгән:

«انَّ الجِنَانَ يَشْتَقْنَ اِلَى اَرْبَعَةِ نَفَرٍ صَائِمِى رَمَضَانَ وَ تَالِى الْقُرْاَنِ وَ حَافِظِى اللِّسَانِ وَ مُطْعِمِى الْجِيرَانِ وَ اِنَّ اللهَ يِغْفِرُ لِلْعَبْدِ الْمسْلِمِ عِنْدَ اِفْطَارِهِ مَا مَشَتْ اِلَيْهِ رِجْلاَهُ وَ مَا قَبَضَتْ عَلَيْهِ يَدَاهُ وَ مَا نَظَرَتْ اِلَيْهِ عَيْنَاهُ وَ مَا سَمِعَتْهُ اُذُنَاهُ وَ مَا نَطَقَ بِهِ لِسَانُهُ وَ مَا حَدَّثَ بِهِ قَلْبُهُ».

«Һичшиксез, җәннәтләр дүрт кешегә гашыйк. Болар: рамазан аенда ураза тоткан, Коръән укыган, телләрен (ялган һәм шуңа охшаш яманлыклардан) саклаган, күршеләрен ашаткан кешеләр.

Хакыйкатьтә, Аллаһы Тәгалә ифтар вакытында мөселман колының аяклары белән йөргән, куллары белән тоткан, күзләре белән күргән, колаклары белән тыңлаган, теле белән сөйләгән һәм йөрәге белән уйланган (барлык гөнаһларны да) гафу итәр».

Башка бер хәбәрдә болай диелгән:

اِذَا كَانَ يَومُ الْقِيَامَةِ وَ بُعِثَ مَنْ فِى الْقُبُورِ اَوحَى اللهَ اِلى رِضْوَانٍ اِنِّى اَخْرَجْتُ الصَّائِمِينَ مِنْ قُبُورِهِمْ جَائِعِينَ عَاطِشِينَ فَاسْتَقْبِلْهُمْ بِشَهَوَاتِهِمْ مِنَ الْجِنَانِ فَيَصِيحُ وَ يَقُولُ اَيُّهَا الْغِلْمَانُ وَ الْوِلْدَانُ عَلَيْكُمْ بِاَطْبَاقٍ مِنْ نُورٍ فَيَجْتَمِعُ اَكْثَرُ مِنْ عَدَدِ الرَّمَلِ وَ قَطَرَاتِ الْاَمْطَارِ وَ كَوَاكِبِ السَّمَاءِ وَ اَوْرَاقِ الْاَشْجَارِ بِالْفَاكِهَةِ الْكَثِيرَةِ وَ الْاَشْرَبَةِ اللَّذِيذَةِ وَ الْاَطْعِمَةِ الشَّهِيَّةِ فَيُطْعِمُ مَنْ لَقِىَ وَ يَقُولُ كُلُوا وَ اشْرَبُوا هَنِيئًا بِمَا اَسْلَفْتُمْ فِى الْاَيَّامِ الْخَالِيَةِ.

«Кыямәт көне җитеп, кабердәгеләр кубарылып чыкканнан соң, Аллаһы Тәгалә (җәннәт сакчысы) Ризванга: «Хакыйкатьтә мин ураза тоткан колларымны каберләреннән ач һәм сусаган килеш терелттем. Аларны тоткарламыйча, җәннәтләрдән җаннары телә­гән нәрсәләр белән каршы ал», - дип әмер итәр. Ризван, җәннәт хезмәтчеләрен үзенә чакыртып: «Әй, Гыйльман һәм Вилдан! Нурдан табаклар ясагыз», – дияр. Шул вакытта ком бөртекләреннән, яңгыр тамчыларыннан, күктәге йолдызлар һәм агачлардагы яфраклардан ясалган исәпсез сандагы табаклар бик күп җиләк-җимешләр, ләззәтле һәм искиткеч тәмле ризыклар белән тутырылыр, татлы эчемлекләр китерелер.

Фәрештәләр үзләре янына килгән һәркемне (дөньялыкта ураза тоткан кешеләрне) ашатыр һәм эчертер. «Үткән көннәрегездә ашау-эчүдән тыелганыгыз өчен хәзер теләгән кадәр ашагыз һәм эчегез», – дип әйтерләр» (Исмаил Хаккы Бурсәви, «Рухул Бәйан», 1/294).

 

УРАЗА ТОТМАГАННАР ӨЧЕН ИРЕШКӘН КИСӘТҮЛӘР

Ибн Гомәр риваять иткән бер хәдистә Пәйгамбәребез (саләллаһу галәйһи вәссәләм) болай дигән:

مَنْ حَافَظَ عَلَى ثَلاَثٍ فَهُوَ وَلِىُّ اللهِ حَقًّا وَ مَنْ ضَيَّعَهُنَّ فَهُوَ عَدُوُّ اللهِ حَقًّا الصَّلاَةُ وَ الصَّوْمُ وَ الْغُسْلُ مِنَ الْجَنَابَةِ».

«Өч нәрсәне саклаган кеше Аллаһның дусты була. Әлеге өч нәрсәне югалткан кеше исә Аллаһның чын дошманы була. (Болар): намаз, ураза һәм якынлык кылганнан соң чистарыну» (Хәйсәми, «Мәҗмәгуз Зәваид», №127, 1/201).

عَنْ اَبِى هُرَيْرَةَ رَضِىَ اللهُ عَنْهُ قاَلَ :قَالَ رَسُولُ اللهِ صَلَّى اللهُ:

 عَلَيْهِ وَسَلَّمَ :مَنْ اَدْرَكَ رَمَضَانَ وَعَلَيْهِ مِنْ رَمَضانَ شَىْءٌ لَمْ يَقْضِهِ

 لَمْ يُتَقَبَّلْ مِنْهُ وَمَنْ صَامَ تَطَوُّعًا وَعَلَيْهِ مِنْ رَمَضَانَ شَىْءٌ لَمْ يَقْضِهِ فَاِنَّهُ لاَيُتَقَبَّلُ مِنْهُ حَتَّى يَصُومَهُ

Әбү Һүрайрадан (радыйаллаһу ганһү) тапшырылган бер хәдистә Рәсүлүллаһ (саләллаһу галәйһи вәссәләм) әйткән: «Узган рамазаннан түләнмәгән бурычы булган кешенең яңа рамазандагы уразасы кабул ителмәс.

Рамазан ае уразасының бурычы булган кешенең, әлеге фарыз бурычы капланмыйча, нәфел уразасы да кабул ителмәс» (Әхмәд Ибн Хәнбәл, «Әл-Мүснәд», 2/352; Табәрани, «Әл-Әвсат», 2/99; Хәйсәми, «Мәҗмәгуз Зәваид», №5066, 4833, 3/415, 357).

Әлбәттә, каза кылынмаган уразасы булган кеше яңа рамазан аенда ураза тотмасын яки яңа рамазанда элеккеге уразасын ниятләп тотып бетерсен, дигән сүз түгел бу. Бу бары тик яңа тотылган уразаның кабул ителергә лаеклы камил ураза булмавын гына искәртү.

عَنْ اَبِى اُمَامَةَ رَضِىَ اللهُ عَنْهُ قاَلَ: قَالَ رَسُولُ اللهِ صَلَّى اللهُ

عَلَيْهِ وَسَلَّمَ: بَيْنَا اَنَانَائِمٌ اَتَانىِ رَجُلاَنِ فَأَخَذَا بِضَبْعَىَّ فَاَتَيَابِى جَبَلاً

وَعْراً فَقَالاَ اِصْعَدْ فَقُلْتُ اِنىِ ّلاَ اُطِيقُهُ فَقَالَ اِنَّاسَنُسَهِّلُهُ لَكَ فَصَعَدْتُ

حَتّٰى اِذاكُنْتُ فىِ سَوَاءِ الْجَبَلِ اِذَا بِاَصْوَاتٍ شَدِيَدةٍ قُلْتُ: مَاهٰذِهِ

هَذَا عَوَاءُ اَهْلِ النّٰارِ ثُمَّ انْطُلِقَ بِى فَأِذَا اَنَا بِقَوْمٍ اْلاَصْوَاتُ قَالُوا

مُعَلَّقِينَ بِعَراَقِيبِهِمْ مُشَقَّقَةً اَشْدَا قُهُمْ تَسِيلُ اَشْدَاقُهُمْ دَمًا قَالَ:

قُلْتُ: مَنْ هٰؤُ لآءِ قَالَ: اَلَّذِينَ يُفْطِرُونَ قَبْلَ تَحِلَّةِ صَومِهِمْ

Әбү Үмамә әл-Бахили (радыйаллаһу ганһү) риваять иткән бер хәдистә Рәсүлүллаһ (саләллаһу галәйһи вәссәләм) болай дигән: «Берсендә мин йоклап ятканда, яныма ике кеше килде һәм, кулларымнан тотып, мине текә тауга илттеләр дә: «Мен!» - диделәр. Мин: «Моңа көчем җитмәс», –

дигәч: «Без сиңа ярдәм итәрбез», – диделәр. Мин тауга менә башладым. Тигезрәк бер урынга менеп җиткәч, көчле тавышлар ишеттем һәм: «Бу нинди тавышлар?» - дип сорадым. Алар: «Бу җәһәннәм әһелләренең иңрәүләре», –

дип җавап бирделәр. Шуннан соң мине алып киттеләр. Каршымда тубыкларыннан асып куелган, авызлары колакларына кадәр ярылып, авызларыннан елгадай кан аккан кешеләрне күрдем. «Болар кем?» – дип сорадым. «Уразада булып, ифтар вакыты җиткәнче авыз ачканнар», –

диделәр» (Ибн Хузәймә, Ибн Хиббан, Мүнзири, «Әт-Тәргыйб», №1512, 2/116-117).

 

УРАЗАНЫҢ ТӨРЛӘРЕ

Ураза фарыз, ваҗиб, нәфел һәм мәкруһ була.

 

ФАРЫЗ УРАЗА

Фарыз ураза ике төрле була: вакыты билгеле һәм вакыты билгеле булмаган уразаларга аерыла:

а) вакыты билгеле ураза – рамазан ае уразасы;

ә) вакыты билгеле булмаган ураза – рамазан ае уразасының казасы һәм кәффарәте. Ләкин кәффарәт уразалары, гамәли күзлектән караганда, фарыз була. Иман күзлегеннән караганда, фарыз түгел. Шул сәбәпле инкарь ителүләре көферлек саналмас. Бу хакта Бәхәнси (рәхмәтуллаһи галәйһи), Ибн Кәмал (рәхмәтуллаһи галәйһи) үз фикерләрен әйткәннәр (Хаскәфи, «Дүррүл Мохтар», 1/473).

 

ВАҖИБ УРАЗА

Ваҗиб ураза да ике төрле була:

а) билгеләнгән ваҗиб ураза – вакыты нәзер белән билгеләнгән ураза;

ә) билгеләнмәгән ваҗиб ураза – вакыты билгеләнмәгән нәзер уразасы.

Нәзер (вәгъдә) – кешенең дингә кагылышы булмаган берәр гыйбадәтне кылырга әйткән вәгъдәсе, аны үзе өчен мәҗбүри итүе.

Ураза тотарга вәгъдә иткән кеше әлеге уразасының көнен тәгаен билгеләп әйтсә, мәсәлән, киләсе пәнҗешәмбе көнне Аллаһ ризалыгы өчен ураза тотармын, дисә, бу вакыты билгеләнгән нәзер уразасы була. Шушы көнне ураза тотуы аңа ваҗиб. Әгәр вәгъдә ителгән уразаның көне билгеле булмаса, мәсәлән, «Аллаһ ризалыгы өчен бер көн ураза тотачакмын» диелгәндә, вакыты билгеләнмәгән нәзер уразасы турында сүз бара, ягъни әлеге уразаны гомумән ураза тоту гөнаһ саналмаган бер көнне тотуы ваҗиб (тиеш) була. Тотыла башлаган нәфел уразасы бозылган очракта, аны каза кылу, без – хәнифәләр өчен ваҗиб була.

Вәгъдә ителгән игътикяф уразасы да вакыты билгеле нәзер уразасы төркеменә керә. Чөнки бу ураза игътикяф вакытында башкарылырга тиеш.

 

НӘФЕЛ УРАЗАСЫ

Фарыз һәм ваҗиб уразаларыннан тыш тотыла торган уразалар нәфел уразалары дип атала. اَلنَّفْلُ «Нәфел» сүзе «шиксез артык» мәгънәсендә килә. Шәригать буенча фарыз һәм ваҗибләргә карата артык була.

Нәфел уразасы сөннәт, мөстәхәб (хупланылган) һәм мәндүб буларак билгеләнергә мөмкин.

Дин галимнәре фикеренчә, мөстәхәб белән мәндүб арасында аерма юк. Мөстәхәб Пәйгамбәребез (саләллаһу галәйһи вәссәләм) дәвам иттерелүен әмер итмәгән гамәл. Берәр гамәлне кылырга өндәү булса да, аны эшләмәгән очракта, мөстәхәб була, ягъни әлеге гамәлнең кылынмавы гөнаһ булмас. Мәсәлән, «Тахрир» исемле әсәрдә шулай диелгән. Дин хокукы белгечләре фикеренчә, мөстәхәб гамәл Пәйгамбәребез (саләллаһу галәйһи вәссәлам) кайвакыт эшләп, кайвакыт эшләмичә калдырган гамәл була. Мәндүб гамәл – рөхсәт ителгәнлеген белдерү өчен, бер яки ике тапкыр эшләнгән гамәл. Дин галимнәренең карашлары күркәмрәк. Чөнки эшләргә теләп тә эшләнми калган гамәлләрне дә үз эченә ала.

Сөннәт гамәлләр – Пәйгамбәребез (саләллаһу галәйһи вәссәләм) һәм аннан соң килгән тугры хәлифәләр дәвамлы рәвештә кылган гамәлләр. Сөннәт гамәлләр ике төрле була:

1) сүнән-и Һөдә – инкарь ителүе начар һәм теләнмәгән сөннәт гамәлләр. Мәсәлән, җәмәгать белән намаз уку яки азан әйтү кебек гамәлләр;

2) сүнән-и Зәваид – Пәйгамбәребезнең (саләллаһу галәйһи вәссәләм) киенүе, утыруы, йөрүе кебек гамәлләрендә аңа охшарга тырышу, (ислам кагыйдәләренә һәм гореф-гадәтләргә туры килгәндә) боларның кире кагылуы яманлык саналмас (Ибн Габидин, 1/374-375).

Сөннәт уразасы мөхәррәм аеның тугызынчы көненнән башлап тотыла. Бу айның унынчы көне «Гашүрә көне» дип аталганга, әлеге уразаны Гашүрә уразасы дип тә әйтәләр. Шулай итеп, мөхәррәм аеның тугызынчы һәм унынчы көннәрендә ураза тоту сөннәт.

Ибн Габбас (радыйаллаһу ганһү) риваять иткән бер хәдистә Рәсүлүллаһ (саләллаһу галәйһи вәссәләм) болай дигән:

لَئِنْ بَقِيتُ اِلىٰ قَابِلٍ َلاَصُومَنَّ التَّاسِعَ

«Киләсе елда исән булсам, тугызынчы көнне ураза тотачакмын». (Мөслим, «Сыйам», 20, №1134, 2/798).

Фикыһ белгечләре фикеренчә, Гашүрә уразасын мөхәррәм аеның бары тик унынчы көнендә генә тоту ярамаганга күрә, унынчы көнгә өстәп я тугызынчы көнне дә, я унберенче көнне дә ураза тотарга кирәк. Гашүрә уразасын тотуның хикмәтен Ибн Габбас (радыйаллаһу ганһү) болай аңлаткан: Пәйгамбәребез (саләллаһу галәйһи вәссәләм) Мәдинәгә килгәч, яһүдиләрнең Гашүрә көнне ураза тотканнарын күргән һәм: «Бу нинди ураза?» - дип сораган. Яһүдиләр: «Бүген яхшы көн. Аллаһы Тәгалә бу көнне Муса галәйһиссәләм белән Исраил угылларын дошманнан коткарган. Фиргавенне һәм аның кавемен диңгездә батырган. Шул сәбәпле Муса галәйһиссәләм, Аллаһка шөкер итеп, ураза тоткан», – дигәннәр. Шунда Пәйгамбәребез (саләллаһу галәйһи вәссәләм):

فَنَحْنُ أَحَقُّ وَاَوْلَى بِمُوسَى مِنْكُمْ

«Без Муса галәйһиссәләмгә сездән дә якынрак», – дип әйткән һәм бу көнне ураза тотарга кушкан (Мөслим, «Сыйам», 19, №2658).

Гашүрә уразасы узган елның кечкенә гөнаһларын каплый. Мәсәлән, бер хәдистә:

يُكَفِرُّا السَّنَةَ اْلمَاضِيَةَ

«Узган елга кәффарәт», – дип әйтелгән (Мөслим, «Сыйам», 36, №2747).

Гарәфә көне уразасы узган һәм киләсе елның гөнаһларын каплый. Чөнки Гарәфә көне уразасы Мөхәммәд (саләллаһу галәйһи вәссәләм) шәригатеннән. Гашүрә уразасы исә Муса шәри­гатеннән («Тахтави галә Мәракил Фәлах», 527 б.).

Ураза тоту мәндүб (рөхсәт ителгән) булган көннәр:

1.Өч көн уразасы. Һәр айда өчәр көн ураза тоту гадәте Ибраһим галәйһиссәләмнән килә.

Габдуллаһ Ибн Амр (радыйаллаһу ганһү) риваять иткән бер хәдистә Рәсүлүллаһ (саләллаһу галәйһи вәссәләм): «Нух галәйһиссәләм рамазан һәм Корбан бәйрәме көннәреннән тыш уразаны ел буе тоткан. Дауд галәйһиссәләм елның яртысын уразада үткәргән. Ибраһим галәйһиссәләм уразаны ел дәвамында ай саен өчәр көн тота торган булган» – дип әйткән (Хәйсәми, «Мәҗмәгуз Зәваид», №5180, 3/446).

Гаишәдән (радыйаллаһу ганһә): «Рәсүлүллаһ (саләллаһу галәйһи вәссәләм), чыннан да, һәр ай саен өчәр көн ураза тотканмы?» –

дип сорагач, Гаишә (радыйаллаһу ганһә): «Әйе», –

дип җавап кайтарган. «Кайсы көннәрдә?» – дип сорагач, Гаишә (радыйаллаһу ганһә): «Кайсы көн булуына әһәмият бирмәде», – дигән (Мөслим, «Сыйам», 36, №2744).

Мәсәлән, Гаишә (радыйаллаһу ганһә): «Кайвакыт – шимбә, якшәмбе һәм дүшәмбе көннәрендә, ә кайвакыт – сишәмбе, чәршәмбе һәм пәнҗешәмбе көннәрендә тотты», - дигән булса, айның унөченче, ундүртенче һәм унбишенче көннәренә туры килүенә карап үзгәрер иде (Тирмизи, «Саум», 44, №746, 221 б.).

عَنْ اَبِى قَتَادَةَ الْاَنْصَارِىِّ رَضِىَ اللهُ عَنْهُ قَالَ

قَالَ رَسُولُ اللهِ صَلَّى اللهُ عَلَيْهِ وَسَلَّمَ

 صَوْمُ ثَلاَثَةٍ مِنْ كُلِّ شَهْرٍ وَرَمَضَانَ اِلَى رَمَضَانَ صَوْمُ الدَّهْرِ

 Әбү Катадә әл-Әнсари (радыйаллаһу ганһү) тапшырган бер хәдистә Рәсүлүллаһ (саләллаһу галәйһи вәссәләм): «Бер рамазан белән икенче рамазан арасында ай саен өчәр көн ураза тоткан кеше ел буе бер көн дә калдырмыйча ураза тоткан булып санала», – дип әйткән (Мөслим, «Сыйам», 36, №2747).

Әбү Һүрайра (радыйаллаһу ганһү) болай дигән: «Дустым (Рәсүлүллаһ саләллаһу галәйһи вәссәләм) миңа өч нәрсәне киңәш итте. Аңа ирешкәнчегә кадәр боларны башкарудан туктамам:

а) һәр ай саен өчәр көн ураза тоту;

ә) йокларга ятканчы витр намазын уку;

б) духа намазын уку» (Әхмәд Ибн Хәнбәл, 5/173).

Ибн Гомәр (радыйаллаһу ганһү) тапшырган: «Һәр ай саен өчәр көн ураза тотып, иртәнге намазның ике рәкәгатен укыган, шулай ук, сәфәрдә һәм утрак тормышта витр намазын калдырмаган кешегә шәһит савабы язылыр» (Ибн Хаҗәр, «Тәлхисул Хабир», 2/214; Гәйлани, «Әл-Гунья», 2/126).

2. Әййами Бийә уразасы. Бу уразаның өч

көн – айның унөченче, ундүртенче һәм унбишенче көннәрендә тотылуы мәндүб. Бу көннәр اَلاَيَّامُ الْبِيضُ «Әййами Бийә» (Ак көннәр) дип атала. Әлеге көннәргә шушы исемнең бирелүе хикмәте ике төрле аңлатыла:

а) Кутби (рәхмәтуллаһи галәйһи) «Әдәбүл кәтиб» исемле әсәрендә әйткәнчә, бу төннәрдә айның нурланышы яктырак булганга шушы исем белән аталганнар;

ә) Антәрә (рәхмәтуллаһи галәйһи) әлеге серне Галидән (радыйаллаһу ганһү) сорагач, Гали аңа:

«Аллаһы Тәгалә Адәмне ( галәйһиссәләм) җәннәттән дөньяга иңдергәндә Адәмнең тәне кояш яктылыгыннан каралган. Җәбраил (галәйһиссәлам) аңа: «Әй, Адәм! Тәнеңнең тагын ак булуын теләсәң, айның унөченче, ундүртенче һәм унбишенче көннәрендә ураза тот», – дигән. Адәм галәйһиссәлам бу көннәрдә ураза тота башлагач, беренче көннән соң тәненең өчтән бер өлеше, икенче көннән соң өчтән ике өлеше, өч көн ураза тотканнан соң бөтен тәне агарып беткән. Шуңа күрә, әлеге көннәрне «Ак көннәр» дип атаганнар», – дип җавап кайтарган.

Моңа охшаш тагын бер риваять Зирр Ибн Хубәйш (рәхмәтуллаһи галәйһи) аша Ибн Мәсудтан (рәхмәтуллаһи галәйһи) тапшырылган (Гәйлани, «Әл-Гунья», 2/126-127).

Бу көннәрдә ураза тоту хакында Пәйгам­бәребезнең (саләллаһу галәйһи вәссәләм) әһәмиятле үгет-нәсыйхәтләре сакланган. Мәсәлән, Милхан әл-Кайси (рәхмәтуллаһи галәйһи) болай дигән:

عَنِ ابْنِ مِلْحَانَ الْقَيْسِىِّ عَنْ اَبِيهِ قَالَ

 كَانَ رَسُولُ اللهِ صَلَّى اللهُ عَلَيْهِ وَسَلَّمَ يَأمُرُنَا اَنْ نَصُومَ الْبِيضَ ثَلاَثَ عَشْرَةَ وَاَرْبَعَ عَشْرَةَ وَخَمْسَ عَشْرَةَ وَقَالَ هُنَّ كَهَيْئَةِ الدَّهْرِ

«Рәсүлүллаһ (саләллаһу галәйһи вәссәләм) безгә айның «Ак көннәр» дип аталган унөченче, ундүртенче һәм унбишенче көннәрендә ураза тотуыбызны әмер итте һәм «Бу уразаны тотсаң, ел буе бер көн дә калдырмыйча ураза тоткандай буласың» диде» (Әбү Дауд, «Сыйам», 67, № 2449, 1/743).

Бу көннәрдә тотылган уразалар өчен бергә ун савабы бирелә. Бер көн уразага ун көнлек савап языла, өч көнлек уразага бер айлык савап языла. Шулай итеп, бер ел буе ураза тоткан савабына ирешелә («Тахтави галә Мәракил Фәлаһ», 527 б.).

Гали Ибн Әби Талиб углы Хөсәен углы Гали (радыйаллаһу ганһү) тапшырган: «Унөченче көннең уразасы өч мең елга, ундүртенче көннең уразасы ун мең елга, унбишенче көннең уразасы йөз мең елга тиң була. Барлыгы йөз унөч мең ел булыр» (Гәйлани, «Әл-Гунья», 2/125).

Башка бер риваятьтә исә Рәсүлүллаһ (саләллаһу галәйһи вәссәләм) хаҗда булганда болай дигән: «Беренче көнгә – ун мең еллык, икенче көнгә – утыз мең еллык, өченче көнгә йөз мең еллык ураза савабы Җәбраил галәйһиссәләм тарафыннан Галигә (радыйаллаһу ганһү) һәм аның кебек гамәл кылучыларга вәгъдә ителгән» (Абдуррахман Әс-Сафури, «Нүзхәтүл мәҗалис», 1/158).

3. Әййамы Суд уразасы. Маруди (рәхмәтул­лаһи галәйһи) әйткәнчә, айның соңгы өч көне булган егерме сигезенче, егерме тугызынчы һәм утызынчы көннәре ураза тоту өчен мөстәхәб (рөхсәт ителә). Бу Шис (галәйһиссәләм) уразасы. Гыймран Ибн Хөсәен (радыйаллаһу ганһү) риваять иткәнчә, Рәсүлүллаһның (саләллаһу галәйһи вәссәләм) бер кешедән:

هَلْ صُمْتَ مِنْ سَرَرِ هَذَا الشَّهْرِ شَيْئاً

«Бу айның ахырында ураза тоттыңмы?» (Мөслим, «Сыйам», 37, №2752-54, 478 б.) - дип соравы да, Ибн Имад әйткәнчә, бу яхшы карашка дәлил була. Мөслим (рәхмәтуллаһи галәйһи) әлеге хәдисне шәгъбан аеның ахыргы көннәре турындагы сөйләшүдә искә алган. Әвзаи һәм Әбү Убәйд кебек тел һәм хәдис белгечләренең әйтүенчә, бу көннәрдә ай тулысынча югалганга күрә, әлеге көннәрне «Кара көннәр» дип атаганнар. «Рауза» исемле әсәрдә искә алынганча, һәр айның актык көнендә ураза тоту сөннәт гамәл була («Нүзхәтүл Мәҗалис», 1/158).

Ибн Имад (рәхмәтуллаһи галәйһи) фикеренчә, «Әбү Һүрайраның (радыйаллаһу ганһү) югарыда искә алынган сүзләреннән аңлашылганча, сөннәт булсын өчен, уразаны бары тик «ак көннәр»дә генә тоту шарт түгел. Бу уразаны теләсә кайсы өч көндә тотарга мөмкин».

4. Дүшәмбе һәм пәнҗешәмбе көннәре уразасы.

عَنْ اَبِى هُرَيْرَةَ رَضِىَ اللهُ عَنْهُ قَالَ اَنَّ النَّبِىَّ صَلَّى اللهُ عَلَيْهِ وَسَلَّمَ كَانَ يَصُومُ اْلاِثْنَيْنِ وَالْخَمِيسَ فَقِيلَ يَارَسُولَ اللهِ اِنَّكَ تَصُومُ اْلاِثْنَيْنِ وَالْخَمِيسَ فَقَالَ اِنَّ يَوْمَ اْلاِثْنَيْنِ وَالْخَمِيسِ يَغْفِرُ اللهُ فِيهِمَا لِكُلِّ مُسْلِمٍ اِلاَّ مُتَهاَجِرَينِ يَقُولُ دَعْهُمَا حَتَّى يَصْطَلِحَا

«Әбү Һүрайра (радыйаллаһу ганһү) әйткән: Рәсүлүллаһ (саләллаһу галәйһи вәссәләм) дүшәмбе һәм пәнҗешәмбе көннәрендә ураза тота торган булган. Үзеннән: «Әй, Аллаһ Рәсүле! Син дүшәмбе һәм пәнҗешәмбе көннәрендә ураза тотасың (моның хикмәте нидә?)» – дип сорагач, болай дип җавап биргән: «Аллаһ дүшәмбе һәм пәнҗешәмбе көннәрендә бер-берләре белән ачуланышкан кешеләрдән тыш барлык мөселманнарны да ярлыкар һәм (гамәлләрне тәкъдим иткән фәрештәгә): «Ачуланышкан бу ике кеше дуслашканчыга кадәр аларны калдырып тор!» – дип әмер иткән» (Ибн Мәҗа, «Сыйам», 42, №1040, 1/552; Әхмәд Ибн Хәнбәл, «Әл-Мүснәд», 2/389; Тәбризи, «Мүшкәтүл мәсабиһ», №2072, 1/566).

Әбү Катадә (радыйаллаһу ганһү) тапшырган риваятьтә исә Рәсүлүллаһ (саләллаһу галәйһи вәссәләм) дүшәмбе уразасы турында:

ذَاكَ يَوْمٌ وُلِدْتُ فِيهِ وَيَوْمٌ بُعِثْتُ فِيهِ

«Бу минем туган һәм пәйгамбәр булган көнем», – дип әйткән (Мөслим, «Сыйам», 36, №2747).

عنْ اَبِى هُرَيْرَةَ رَضِىَ اللهُ عَنْهُ قَالَ قَالَ رَسُولُ اللهِ صَلَّى الله عَلَيْهِ وَسَلَّمَ: تُعْرَضُ اْلاَعْمَالُ يَوْمَ اْلاِثنَيْنِ وَالْخَمِيسِ فَاُحِبُّ اَنْ يُعْرَضَ عَمَلِىَ وَاَنَا صَائِمٌ

Әбү Һүрайра (радыйаллаһу ганһү) тапшырган хәдистә Пәйгамбәребез (саләллаһу галәйһи вәссә­­- ләм): «Гамәлләр дүшәмбе һәм пәнҗешәмбе көннәрендә Аллаһы Тәгаләгә тапшырыла. Мин гамәлемнең ураза чагымда тапшырылуын яра­там», – дип әйткән (Тирмизи, «Саум», 44, №747, 3/221).

Гаишә (радыйаллаһу ганһә) риваять иткәнчә: «Рәсүлүллаһ (саләллаһу галәйһи вәссәләм) дүшәмбе һәм пәнҗешәмбе уразаларына зур әһәмият биргән, өендә дә һәм сәфәрдә чакта да бу уразаларны тотмыйча калмаган» (Тирмизи, «Саум», 44, №745, 3/221; Бәгави, «Шәрһүс сүннә», 6/354; «Әл-Гунья», 2/125; «Тахтави галә Мәракил Фәлаһ», 528 б.).

5. Чәршәмбе һәм пәнҗешәмбе уразалары. Мөслим әл-Кураши (радыйаллаһу ганһү) тапшырган бер хәдистә Рәсүлүллаһ (саләллаһу галәйһи вәссәләм) болай дигән:

عَنْ مُسْلِمِ الْقُرَشِيِّ رَضِىَ اللهُ عَنْهُ قَالَ قَالَ رَسُولُ اللهِ صَلَّى اللهُ

 عَلَيْهِ وَسَلَّمَ: صُمْ رَمَضَانَ وَالَّذِى يَلِيهِ وَكُلَّ اَرْبِعَأٍ وَخَمِيس

 فَأِذاَ اَنْتَ قَدْصُمْتَ الدَّهْرَ وَاَفْطَرْتَ

«Рамазанда һәм аннан соң килүче (шәүвәлдә), шулай ук һәр чәршәмбе һәм пәнҗешәмбедә ураза тот. Ул чакта син шулар арасында ураза тотмасаң да, ел буе тоткан булып саналырсың» (Тирмизи, «Саум», 45, №748, 222 б.).

Тәфсирчеләрнең аңлатуларына караганда, әгәр бу җөмләнең мәгънәсе «рамазанның алдыннан килгән ай» буларак тәрҗемә ителсә, ул чакта шәгъбан ае, әгәр «рамазанның соңыннан килгән ай» дип тәрҗемә ителсә, сүз шәүвәл ае уразасы турында бара (Мөбарәкфори, «Тухфәтүл Ахвәзи», 3/376).

Ләкин «Мүснәд»тә исеме билгеле булмаган берәүнең тапшырган сүзләре бирелгән:

مَنْ صَامَ رَمَضَانَ وَسِتًّا مِنْ شَوَّالٍ وَ اْلاَرْبِعَاءَ وَاْلخَمِيسَ دَخَلَ الْجَنَّةَ

«Рамазан аенда, шәүвәл аеның алты көнендә, чәршәмбе һәм пәнҗешәмбе көннәрендә ураза тоткан кеше җәннәткә керер» (Әхмәд Ибн Хәнбәл, Нәбхани, «Әл-Фәтхул Кәбир», №11952, 2/426). Әлеге хәдистән шунысы аңлашыла:

а) шәүвәл аенда да ураза тоту турында әйтелгән;

ә) шәүвәлдә ай буе түгел, бары алты көнне генә ураза тотасы.

6. Чәршәмбе, пәнҗешәмбе һәм җомга уразалары. Әнәс Ибн Мәлик (радыйаллаһу ганһү) тапшырган бер хәдистә Рәсүлүллаһ (саләллаһу галәйһи вәссәләм) болай дигән:

عَنْ اَنَسٍ رَضِىَ اللهُ عَنْهُ قَالَ قَالَ رَسُولُ اللهِ صَلَّى اللهُ عَلَيْهِ

 وَسَلَّمَ: مَنْ صَامَ يَوْمَ اْلاَرْبِعَاءِ واْلخَمِيسِ وَالْجُمُعَةِ بَنىَ اللهُ لَهُ

 قَصْراً فىِ اْلجَنَّةِ يُرَى ظَاهِرُهُ مِنْ بَاطِنِهِ وَبَاطِنُهُ مِنْ ظَاهِرِهِ مِنْ لُؤلُؤٍ وَيَاقُوتٍ وَزَبَرْجَدٍ وَكَتَبَ اللهُ تَعاَلَى لَهُ بَرَائَةً مِنَ الناَّرِ

«Чәршәмбе, пәнҗешәмбе һәм җомга көн­нәрендә ураза тоткан кешегә Аллаһы Тәгалә җәннәттә энҗе, якут һәм зөбәрҗәтләрдән эченнән тышы, тышыннан эче күренә торган бер бина әзерләп куяр һәм аңа җәһәннәмнән саклаучы ташлама язар» (Табәрани, «Әл-Мугъҗәмүл әвсат», №255, 256, 1/187-188; Хәйсәми, «Мәҗмәгуз Зәваид», №5204-5205, 3/452, 453; «Әл-Гунья», 2/124).

عَنِ ابْنِ عُمَرَ رَضِىَ اللهُ عَنْهُماَ قَالَ قَالَ رَسُولُ اللهِ صَلَّى اللهُ

 عَلَيْهِ وَسَلَّمَ :مَنْ صَامَ يَوْمَ اْلاَرْبِعَأِ وَالْخَمِيسِ وَالْجُمُعَةِ ثُمَّ

 تَصَدَّقَ يَوْمَ الْجُمُعَةِ بِمَا قَلَّ اَوْكَثُرَ غَفَرَ اللهُ لَهُ ذُنُوبَهُ وَخَرَجَ مِنْ ذُنُوبِهِ كَيَوْمِ وَلَدَتْهُ اُمُّهُ

«Чәршәмбе, пәнҗешәмбе һәм җомга көн­нәрендә ураза тоткан кеше җомга көнне сәда­ка да бирә торган булса, Аллаһ аның гөнаһларын гафу кылыр һәм бу кешене анасыннан тугандагы кебек гөнаһларыннан сафландырыр» (Бәйхаки, «Әс-Сүнәнүл Күбра», №8449; Табәрани, «Әл-Мугҗәмүл Кәбир», №13308, 12/348; Хәйсәми, «Мәҗмәгуз Зәваид», №5207, 3/453).

7. Алты көн уразасы. Рамазан аеннан соң шәүвәл ае килә. Бу айда алты көн дәвамында ураза тоту мөстәхәб.

عَنْ ثَوْبَانَ مَوْلىٰ رَسُولِ اللهِ صَلَّى اللهُ عَلَيْهِ وَسَلَّمَ عَنْ

 رَسُولِ اللهِ صَلَّى اللهُ عَلَيْهِ وَسَلَّمَ قَالَ : مَنْ صَامَ سِتَّةَ اَيَّامٍ بَعْدَ الْفِطْرِ كَانَ تَمَامَ السَّنَةِ مَنْ جَاءَ بِالْحَسَنَةِ فَلَهُ عَشْرُ :اَنَّهُ اَمْثَالِهَا

«Рәсүлүллаһ (саләллаһу галәйһи вәссәләм) азат иткән Сәүбән (радыйаллаһу ганһү) тапшырганча, Пәйгамбәребез (саләллаһу галәйһи вәссәләм) болай дип әйткән: «Рамазан бәйрәменнән соң алты көн ураза тоткан кеше ел буе ураза тоткан савабына ирешер. Чөнки (аятьтә) «хәерле гамәл кыла торган кешегә кылган гамәленнән ун тапкырга артыграк әҗер ирешер» (Табәрани, «Әл-Мугҗәмүл әвсат», №7603, 8/294; Мөслим, «Сыйам», 39, №2758, 479 б., Тирмизи, «Саум», 53, №759). Шушы алты көн уразаны рамазан бәйрәме, ягъни Гийд әл-Фитыр бәйрәме узгач та тотсаң файдалырак. Бу ай дәвамында алты көн уразаны аерым-аерым тотсаң да ярый.

Хәдистә белдерелгән «ел буе ураза тоткан савабына ирешер» дигән сүзләрнең асылы шуннан гыйбарәт: утыз көн рамазан ае уразасы тотканнан соң, шәүвәл аенда да алты көн ураза тотылса, барлыгы утыз алты көн ураза тотылган була. Бер көн ураза тотканга ун көнлек савап язылгач, утыз алты көнгә өч йөз алтмыш көнлек, ягъни бер еллык савап языла. Ләкин Тахтави (рәхмәтуллаһи галәйһи): «Биредә бер еллык уразаның максаты ураза тотканнар өчен бик зур савапның язылуыннан гыйбарәт. Югыйсә чыннан да ел буе ураза тоткан кеше өчен дә бер көнлек уразасына ун көнлек савап языла. Хакыйкатьтә, бер ел ураза тоткан кеше ун ел дәвмында ураза тоткан булып санала», – дип тә әйткән.

8. Зөлхиҗҗә ае уразасы. Әбү Һүрайрадан (радыйаллаһу ганһү) тапшырылган бер хәдистә Рәсүлүллаһ (саләллаһу галәйһи вәссәләм) әйткән:

عَنْ اَبِى هُرَيْرَةَ رَضِىَ اللهُ عَنْهُ قَالَ: قَالَ رَسُولُ اللهِ صَلَّى اللهُ

عَلَيْهِ وَسَلَّمَ :مَامِنْ اَيَّامٍ اَحَبُّ اِلَى اللهِ اَنْ يُتَعَبَّدَ لَهُ فِيهَا مِنْ عَشْرِ ذِي الْحِجَّةِ يَعْدِلُ صِيَامُ كُلِّ يَوْمٍ مِنْهَا بِصِيَامِ سَنَةٍ وَقِيَامُ كُلِّ لَيْلَةٍ مِنْهَا بِقِيَامِ لَيْلَةِ الْقَدْرِ

«Зөлхиҗҗәнең (беренче) ун көнендә кылынган гыйбадәтләрне Аллаһ башка көннәрдәгедән күбрәк ярата. Бу көннәрдә тоткан уразаның һәр көне бер еллык уразага, һәр төннең кыямы Кадер кичәсенә тиң» (Тирмизи, «Саум», 52, №758, 224 б.).

Гаишә (радыйаллаһу ганһә) тапшырган бер риваятьтә: «Зөлхиҗҗә аеның һәрбер көне уразасына йөз колны азат итү, йөз дөяне корбан чалу һәм Аллаһ юлында җиһад кылу өчен йөз баш ат фида кылу савабы бирелә», – дигән (Гәйлани, «Әл-Гунья», 2/39).

Хафса (радыйаллаһу ганһә) болай дигән: «Рәсүлүллаһ (саләллаһу галәйһи вәссәләм) дүрт нәрсәне беркайчан да кире какмаган:

а) Зөлхиҗҗә аеның беренче ун көне уразасын;

ә) Гашүрә уразасын;

б) ай саен өч көн ураза тотуны;

в) иртәнге намазның ике рәкәгать сөннәтен» (Гәйлани, «Әл-Гунья», 2/39).

Җәбирдән (радыйаллаһу ганһү) тапшырылган бер хәдистә Рәсүлүллаһ (саләллаһу галәйһи вәссәләм):

عَنْ جَابِرٍ رَضِىَ اللهُ عَنْهُ قَالَ :قَالَ رَسُولُ اللهِ صَلَّى اللهُ عَلَيْهِ وَسَلَّمَ:

مَنْ صَامَ اَيَّامَ الْعَشْرِ كَتَبَ اللهُ لَهُ بِكُلِّ يَوْمٍ صَوْمَ سَنَةٍ

 

«Зөлхиҗҗәнең ун көнен ураза тотып үткәргән кешегә Аллаһы Тәгалә бер көн ураза өчен бер еллык ураза савабын язар» (Гали әл-Муттаки, «Кәнзул уммал», №24265; Ибн Адийй, «Әл-Камил», 6/472).

Гаишә (радыйаллаһу ганһә) тапшырганча: «Бу ун көннең берсен генә дә уразада үткәргән кеше узган елның буеннан буена Аллаһы Тәгаләгә гыйбадәт кылган кебек була» (Гәйлани, «Әл-Гунья», 2/40).

9. Тәрвия көне уразасы. Ибн Габбас (радыйаллаһу ганһү) риваять иткән бер хәдистә Рәсүлүллаһ (саләллаһу галәйһи вәссәләм) әйткән:

عَنِ ابْنِ عَبَّاسٍ رَضِىَ اللهُ عَنْهُماَ قَالَ: قَالَ رَسُولُ اللهِ صَلَّى اللهُ عَلَيْهِ وَسَلَّمَ:

صَوْمُ يَوْمِ التَّرْوِيَةِ كَفَّارَةُ سَنَةٍ وَصَوْمُ يَوْمِ عَرفَةَ كَفَّارَةُ سَنَتَيْنِ

«Тәрвия (зөлхиҗҗәнең сигезенче) көнендә тотылган ураза бер елга, Гарәфә көне уразасы ике елга кәффарәт була» (Әбүш-Шәйх, Ибн Нәҗҗар, Нәбхани, «Әл-Фәтхул-Кәбир», №7294, 2/24).

Гаишә (радыйаллаһу ганһә) тапшырган бер риваятьтә: «Тәрвия көне уразасына мең кол азат итү, мең баш дөяне корбан чалу һәм Аллаһ юлында җиһад кылу өчен мең баш атны фида кылган савабы бирелә», – дип әйтелгән (Гәйлани, «Әл-Гунья», 2/39).

10. Гарәфә көне уразасы. Гарәфә көне зөлхиҗҗәнең тугызынчы көненә туры килә. Бу көнне ураза тоту мөстәхәб.

 عَنْ اَبِى قَنَاَدَةَ قَالَ : سَمِعْتُ رَسُولَ اللهِ صلى الله عليه وسلم يَقُولُ:

 صَوْمُ يَوْمِ عَرَفَةَ يُكَفِّرُ السَّنَةَ اَلْمَاِضَيَةَ وَاْلبَاقَيِةَ

Әбү Катадә (радыйаллаһу ганһү) Рәсүлүллаһның (саләллаһу галәйһи вәссәләм) әйткәннәрен тапшырган: «Гарәфә көне уразасы узган ел белән киләчәк елның кәффарәте була» (Мөслим, «Сыйам», 36, №2747). Гарәфә көне уразасының мөстәхәб булуын белдергән бу һәм тагын шактый хәдисләр сакланган. Бу көннең башка көннәрдән аеруча өстенлеге бар.

Гаишә (радыйаллаһу ганһә) тапшырган бер риваятьтә болай диелгән: «Гарәфә көненең уразасына ике мең кол азат итү, ике мең баш дөяне корбан чалу һәм Аллаһ юлында җиһад кылу өчен ике мең баш атны фида кылган савабы языла һәм алдагы ел белән киләсе елның әҗере бирелә» (Гәйлани, «Әл-Гунья», 2/39).

Боларның барысы да хаҗ кылмаган мөселманнарга кагыла. Хаҗ кылучылар исә, Гарәфә көнендә ураза тотып, Гарәфәттә дога кылган вакытта хәлсезләнә торган булсалар, ураза тотмаслар. Тоткан очракта, уразалары мәкруһ булыр. Әгәр хәлсезләнмәсәләр, ике гыйбадәтне берләштерү кебек фазыйләткә ирешү максатыннан, ураза тота алалар.

11. Хәрам ай уразасы. Мөселман календаренда дүрт хәрам ай бар: зөлкагдә, зөлхиҗҗә, мөхәррәм һәм рәҗәп. Өчесе бер-бер артлы килә, рәҗәп ае алардан аерым тора. Боларның иң өстен булганы, бер риваять буенча, мөхәррәм ае, башка бер риваять нигезендә, рәҗәп ае. Бу айларда тотылган уразаларның фазыйләте турында шактый хәдисләр һәм риваятьләр тапшырылган. Мәсәлән:

عَنْ اَبِى مُجِيبَةَ الْبٰاهِلِىِّ عَنْ اَبِيهِ رَضِىَ اللهُ عَنْهُمٰا قَالَ

 رَسُولُ اللهِ صَلَّى اللهُ عَلَيْهِ وَسَلَّمَ

وَصُمْ اَشْهُرَ الْحُرُمِ...

Әбү Муҗибә әл-Бахилинең атасыннан (радыйаллаһу ганһү) риваять ителгәнчә, Рәсүлүллаһ (саләллаһу галәйһи вәссәләм): «Хәрам айларны ураза тотып үткәр», – дип әмер иткән (Ибн Маҗәһ, «Сыйам», 43, №1741, 1/554).

Әнәс Ибн Мәликтән (радыйаллаһу ганһү) тапшырылган бер хәдистә Рәсүлүллаһ (саләллаһу галәйһи вәссәләм) болай дигән:

عَنْ اَنَسٍ رَضِىَ اللهُ عَنْهُ قاَلَ: قَالَ رَسُولُ اللهِ صَلَّى اللهُ عَلَيْهِ وَسَلَّمَ:

مَنْ صَاَم ثَلاَثَةَ اَيَّامٍ مِنَ الشَّهْرِ الْحَرَامِ اَلْخَمِيسَ وَالْجُمُعَةَ وَالسَّبْتَ كَتَبَ اللهُ لَهُ عِبَادَةَ تِسْعَمِأَةِ سَنَةٍ

«Хәрам айда өч көн – пәнҗешәмбе, җомга һәм шимбә көннәрендә ураза тотса, Аллаһ аңа тугыз йөз еллык гыйбадәт савабын язар» (Ибн Шаһин, Ибн Асакир, Әзди, Газзәли, Ихъйа, Зәбиди, «Итхаф», 4/256; «Әл-Гунья», 2/124).

Табәранидә «ике еллык гыйбадәт» буларак бирелгән (Табәрани, «Әл-Әвсат», №1810, 2/463).

Хәйсәмидә исә «алтмыш еллык гыйбадәт» рәвешендә китерелгән (Хәйсәми, «Мәҗмагуз-Зәваид», №5151, 3/438).

12. Мөхәррәм ае уразасы.

عَنْ اَبِى هُرَيْرَةَ رَضِىَ اللهُ عَنْهُ قَالَ قَالَ رَسُولُ اللهِ صَلَّى اللهُ

 عَلَيْهِ وَسَلَّمَ : اَفْضَلُ الصِّيَامِ بَعْدَ صِيَامِ شَهْرِ رَمَضَانَ شَهْرُاللهِ الْمُحَرَّمُ

Әбү Һүрайра (радыйаллаһу ганһү) тапшырган бер хәдистә Рәсүлүллаһ (саләллаһу галәйһи вәссәләм) әйткән: «Рамазан аеның уразасыннан соң иң өстен булган ураза – Аллаһның мөхәррәм ае(нда тотыла торган) ураза» (Тирмизи, «Саум», 40, №740, 220 б.; Мөслим, «Сыйам», 55, №2429, 352 б.).

 عَنْ عَلِيِّ رَضِىَ اللهُ عَنْه: قَالَ رَسُولُ اللهِ صَلَّى اللهُ عَلَيْهِ وَسَلَّمَ:ُ

 قاَلَ اِنْ كُنْتَ صَائِمًابَعْدَ شَهْرِ رَمَضَانَ فَصُمِ الْمُحَرَّمَ فَاِنَّهُ شَهْرُاللهِ

Гали (радыйаллаһу ганһү) тапшырган риваятьтә Пәйгамбәребез (саләллаһу галәйһи вәссәләм) үзенә сорау биргән бер кешегә болай дип җавап кайтарган: «Әгәр рамазан аеннан соң (тагын башка бер айда) ураза тота торган булсаң, мөхәррәм аенда тот. Чөнки ул Аллаһның ае» (Тирмизи, Мүнзири, «Әт-Тәргыйб», №1527, 2/120).

عَنِ ابْنِ عَبَّاسٍ رَضِىَ اللهُ عَنْهُمَا قاَلَ: قَالَ رَسُولُ اللهِ

 صَلَّى اللهُ عَلَيْهِ وَسَلَّمَ: مَنْ صَامَ يَوْمًا مِنَ الْمُحَرَّمِ فَلَهُ بِكُلِّ يَوْمٍ

 ثَلاَثُونَ يَوْمًا

Ибн Габбас (радыйаллаһу ганһү) тапшырган бер хәдистә Пәйгамбәребезнең (саләллаһу галәйһи вәссәләм) болай әйткәннәре китерелгән: «Мөхәррәм аенда бер көн ураза тоткан һәркем бу гамәле өчен бер көнгә утыз көнлек (ураза савабына) ирешер» (Табәрани, «Әс-Сагыйр», №963; «Әл-Кәбир», №11082; Хәйсәми, №5144, 5148, 3/436-437).

Әнәс (радыйаллаһу ганһү) тапшырганча, «мө­хәррәм аеның беренче җомгасында ураза тот­кан кешенең үткәндәге гөнаһлары гафу ителер».

Ибн Габбас (радыйаллаһу ганһү) бу риваятьне тапшырган: «Зөлхиҗҗәнең соңгы көне белән мөхәррәмнең беренче көнен уразада үткәргән кеше узган елны ураза белән тәмамлаган, яңа елны ураза белән башлаган булганга, Аллаһы Тәгалә аңа илле еллык кәффарәтен язар».

Гаишә (радыйаллаһу ганһү) тапшырган: «Мөхәр­рәмнең беренче ун көнендә Гашүрә көненә кадәр

ураза тоткан кеше Фирдәүси Галәгә варис кылыныр».

Бер риваятьтә болай әйтелгән: «Мөхәррәм аеның Гашүрә көне булган унынчы көнендә ураза тоткан кешегә Аллаһы Тәгалә мең хаҗ, мең гомрә хаҗы һәм мең шәһит савабын язар һәм үзенә көнчыгыш белән көнбатыш арасындагыларның әҗерен бирер.

Бу кеше Исмәгыйльнең (галәйһиссәләм) балаларыннан мең колны азат иткән кебек булыр. Аның исеменә җәннәттә җитмеш мең йорт билгеләнеп куелыр. Аллаһ аның җанын җәһәннәмгә хәрам кылыр».

Башка бер риваятьтә болай диелгән: «Гашүрә көнендә ураза тоткан кешегә ун мең фәрештә савабы бирелер. Ул көнне «Ихлас» сүрәсен мең тапкыр укыган кешегә Аллаһы Тәгалә рәхмәтле карашы белән карар һәм ул кеше сыйддикълардан (туры сүзлеләрдән) язылыр».

Бөек затларның берсе көн саен кырмыскаларга икмәк валчыклары сибә торган булган. Гашүрә көнендә исә ашамаганнарын сөйләп калдырган (Сафури, «Нүзһәтүл Мәҗалис», 1/156).

Рәсүлүллаһның (саләллаһу галәйһи вәссәләм)

бу көнне хәтта балаларны да ашатмаганлыгы билгеле. Мәсәлән, Рәзинә (радыйаллаһу ганһә) болай сөйләгән булган: «Рәсүлүллаһ (саләллаһу галәйһи вәссәләм) Гашүрә көнен шулкадәр ихтирам итә иде, хәтта кызы Фатыйманың (радыйаллаһу ганһә) имчәк балаларын китертеп, аларның авызларына мөбарәк төкереген салып, аналарына:

لاَ تُرْضِعُوهُمْ اِلَى اللَّيْلِ

«Кичкә кадәр боларны имезмә», – дип боерган иде» (Әбү Ягъла, Табәрани, «Әл-Кәбир», 24/277; Хәйсәми, №5118, 3/429).

13. Дауд галәйһиссәләм уразасы. Бу ураза –

бер көн тотып, икенче көнне тотылмый торган ураза. Дауд (галәйһиссәләм) уразаны бер көн тотып, икенче көн тотмый торган булган. Уразаны бу рәвешле тоту гәүдәгә мәшәкать тудыра.

Абдуллаһ Ибн Амр Ибн Ас (радыйаллаһу ганһү) тапшырганча, Пәйгамбәр (саләллаһу галәйһи вәссәләм) болай дигән:

عَنْ عَبْدِاللهِ بْنِ عَمْرِوبْنِ الْعَاصِ رَضِىَ اللهُ عَنْهُمَا قاَلَ قَالَ

 رَسُولُ اللهِ صَلَّى اللهُ عَلَيْهِ وَسَلَّمَ : اَحَبُّ الصِّيَامِ الِىَ اللهِ

 صِيَامُ دَاوُدَ كَانَ يَصُومُ يَوْماً وَيُفْطِرُيَوْمًا

«Аллаһ иң яраткан ураза – Дауд галәйһиссәләм уразасы. Ул бер көн ураза тотып, икенче көнне ашый торган булган» (Мөслим, «Сыйам», 35, №2734-2740).

Шулай итеп, бу риваятьләрдә нәфел уразасы тотуның фазыйләте ап-ачык аңлатылган. Аллаһ ризалыгы өчен җаннары теләгән ризыкларны ашамаган кешеләр ахирәттә, һичшиксез, туйганчы ашаячаклар һәм эчәчәкләр. Мәсәлән:

عَنْ قَيْسِ بْنِ يَزِيِدَالْجُهَنِىِّ َرَضِى اللهُ عَنْهُ قاَلَ قَالَ رَسُولُ اللهِ صَلَّى اللهُ عَلَيْهِ وَسَلَّمَ: مَنْ صَامَ يَوْمًا تَطَوُّعًا غُرِسَتْ لَهُ شَجَرَةٌ فىِا لْجَنَّةِ ثَمَرُهَا اَصْغَرُمِنَ الرُّمّٰانِ وَاَضْخَمُ مِنَ التُّفّٰاحِ وَعُذُوبَتُهُ كَعُذُوبَةِ الشَّهْدِ وَحَلاوَتُهُ كَحَلاَوَةِ الْعَسَلِ يُطْعِمُ اللهُ مِنْهُ الصَّائِمَ يَوْمَ الْقِيَامَةِ

Касый Ибн Йәзид әл-Җүһәни (радыйаллаһу ганһү) тапшырган бер хәдистә Рәсүлүллаһ (саләллаһу галәйһи вәссәләм): «Бер көн нәфел уразасы тоткан һәркемгә җәннәттә шундый бер агач утыртылыр: ул агачның җимеше нардан (гранаттан) кечерәк, алмадан зуррак, ә тәме бал кебек булыр. Аллаһ ураза тотканнарны Кыямәт көнендә шул агачның җимешләре белән сый­лар», – дип сөйләгән (Табәрани, «Әл-Мугҗәмүл-Кәбир», 18/365, 366; Хәйсәми, «Мәҗмагуз-Зәваид», №5096, 3/424).

«Иң өстен гамәлләр – иң мәшәкатьле гамәлләр» тәгъбирендә әйтелгәнчә, бигрәк тә эссе җәй көнендә, Аллаһы Тәгаләнең ризалыгына ирешү максатыннан, ураза тоту Кыямәт көненең сусызлыгыннан котылу өчен бик зур мөмкинлекләр тудыра. Мәсәлән, Ибн Габбас (радыйаллаһу ганһү) риваять иткәнчә, берсендә Рәсүлүллаһ (саләллаһу галәйһи вәссәләм) Әбү Муса әл-Әшгарине (радыйаллаһу ганһү) бер диңгез корабы башлыгы итеп билгеләп җибәрә. Кап-караңгы бер төнне алар җилкәннәрне киереп барганда, өстән һатиф (яшерен тавыш) өндәмә ишетелә: «Әй, көймә әһелләре, торыгыз! Сезгә Аллаһның үзе турында биргән бер хөкемен белдерәм». Әбү Муса (радыйаллаһу ганһү): «Әйдә, сөйлә, без тыңлыйбыз», – дигән. Шул вакытта яшерен тавыш әйткән:

اِنَّ اللهَ تَبَارَكَ وَتَعَالَى قَضَى عَلَى نَفْسِهِ اَنَّهُ مَنْ اَعْطَشَ نَفْسَهُ لَهُ فىِ يَوْمٍ صَائِفٍ كَانَ حَقًّا عَلَى اللهِ عَزَّ وَجَلَّ اَنْ يُرْوِيَهُ يَوْمَ الْقِيَامَةِ

«Мөбарәк һәм Бөек Аллаһы Тәгалә Үзе хакында: «Эссе көнне үзен Аллаһ ризалыгы өчен сусызлыкта калдырган кешене Кыямәт көнендә Раббыбыз суга туендырыр», – дип әйтте».

Бу вакыйгадан соң Әбү Муса (радыйаллаһу ганһү) бик эссе көннәрдә дә ураза тота торган булган (Бәззар, Ибн Әбид-дүнья, Мүнзири, «Әт-Тәргыйб», №1463, 2/101-102).

«Ничек яшәсәгез, шулай үләчәксез» дигән фәтвага нигезләнеп, даими ураза тотып яшәгән кешеләргә уразалы килеш үлү насыйп булыр. Бу рәвешле үлгәннәр исә җәннәткә керәчәкләре белән сөендерелә. Мәсәлән:

عَنْ حُذَيْفَةَ رَضِىَ اللهُ عَنْهُ قاَلَ قَالَ رَسُولُ اللهِ صَلَّى اللهُ عَلَيْهِ

 وَسَلَّمَ: يَاحُذَيْفَةُ مَنْ خُتِمَ لَهُ بِصِيَامٍ يُرِيدُ بِهِ وَجْهَ اللهِ عَزَّوَجَلَّ اَدْخَلَهُ اللهُ الْجَنَّةَ

Хузәйфә (радыйаллаһу ганһү) тапшырган бер хәдистә Пәйгамбәребез (саләллаһу галәйһи вәссәләм) болай дигән: «Әй, Хузәйфә! Аллаһ ризалыгы өчен ураза тотып үләргә насыйп булган кешене Аллаһ җәннәткә кертәчәк» (Әхмәд Ибн Хәнбәл, «Мүнзири», «Әт-Тәргыйб», №1465, 2/102).

Кешенең гөнаһлары никадәр күп булса да, ул уразаны ташларга тиеш түгел. Чөнки бу очракта башка гөнаһлардан тәүбә итүенең хәерле булуына исәп тотыла. Мәсәлән, Шибли (рәхмәтуллаһи галәйһи) болай дип әйткән: «Мин бер кәрван белән барганда, каршыбызга юлбасарлар чыгып, кәрваныбызны туктаттылар. Бераздан, алар яныннан узганда, кәрваннан талап алынган ризыкларны ашап утыруларын күрдем. Башлыкларының уразалы булуын белеп алгач: «Үзең ураза тотасың, ә үзең юлбасарлык белән шөгыльләнәсең», – дип шелтәләдем. Ул: «Аллаһ каршына бару өчен дә әзерләнәм», – дип җавап кайтарды. Бераз вакыт узганнан соң, бу адәмне тәвафта (хаҗ вакытында Мәккәне җиде тапкыр урау) очраткач, ул миңа: «Күрәсеңме, Шибли! Ураза Аның белән минем араны ничек төзәтте?» – диде (Сафури, «Нүзхәтүл-Мәҗалис», 1/158).

Шуны да белергә кирәк: Аллаһы Тәгалә кайбер көннәргә һәм кайбер урыннарга, очракларга фазыйләт биргәнгә күрә, шул көннәрдә һәм шул урыннарда, очракларда тотылган уразаларның савабы кат-кат арта. Фазыйләтле вакытка мисал китерик:

عَنِ ابْنِ عَبَّاسٍ رَضِىَ اللهُ عَنْهُمَا قاَلَ قَالَ رَسُولُ اللهِ صَلَّى اللهُ عَلَيْهِ وَسَلَّمَ:

مَنْ صَامَ اْلاَرْبِعَأَ وَالْخَمِيسَ كُتِبَ لَهُ بَرآئَةٌ مِنَ النّٰارِ

Ибн Габбас (радыйаллаһу ганһү) тапшырган бер хәдистә Рәсүлүллаһ (саләллаһу галәйһи вәссәләм) болай дигән: «Чәршәмбе һәм пәнҗешәмбе көннәрендә ураза тоткан кешеләргә уттан (җәһәннәмнән) ташлама бирелер» (Әбү Ягъла, №5636; Хәйсәми, №5202, 3/452).

Урыннарның фазыйләтенә килгәндә:

عَنِ ابْنِ عُمَرَ رَضِىَ اللهُ عَنْهُمَا قاَلَ قَالَ رَسُولُ اللهِ صَلَّى اللهُ

 عَلَيْهِ وَسَلَّمَ: صَوْمُ رَمَضَانَ بِمَكَّةَ اَفْضَلُ مِنْ اَلْفِ رَمَضَانَ بِغَيْرِ مَكَّةَ

Ибн Гомәр (радыйаллаһу ганһү) тапшырган бер хәдистә Пәйгамбәребез (саләллаһу галәйһи вәссәләм) әйткән: «Мәккәдә рамазан уразасын тоту, башка урыннарда тотылган мең рамазан уразасыннан да өстенрәк» (Бәззар, №966; Хәйсәми, «Мәҗмәгуз-Зәваид», №4799, 3/348).

عَنِ ابْنِ عَبّٰاسٍ رَضِىَ اللهُ عَنْهُماَ قاَلَ قَالَ رَسُولُ اللهِ صَلَّى اللهُ

 عَلَيْهِ وَسَلَّمَ: مَنْ اَدْرَكَ شَهْرَ رَمَضَانَ بِمَكَّةَ فَصَامَهُ وَقَامَ مِنْهُ مَاتَيَسَّرَ كَتَبَ اللهُ لَهُ مِأَةَ اَلْفِ شَهْرِ رَمَضَانَ فِيمَاسِوَاهُ وَكَتَبَ لَهُ بِكُلِّ يَوْمٍ عِتْقَ رَقَبَةٍ وَبِكُلِّ لَيْلَةٍ عِتْقَ رَقَبَةٍ

وَكُلَّ يَوْمٍ حُمْلاَنَ فَرَسٍ فىِ سَبِيلِ الله وَفىِ كُلِّ يَوْمٍ حَسَنَةً وَفىِ كُلِّ لَيْلَةٍ حَسَنَةً

Ибн Габбас (радыйаллаһу ганһү) сөйләгән бер риваятьтә Рәсүлүллаһ (саләллаһу галәйһи вәссәләм): «Рамазан аенда Мәккәдә булып, уразасын тоткан кеше мөмкин булган кадәр кыямда да торса, Аллаһы Тәгалә аңа башка урыннарда тоткан йөз мең рамазан уразасы (савабын) язар. Һәр көне һәм төненә бер кол азат иткән савабын язар һәм һәр көн Аллаһ юлында бер менге ат сарыф иткән савабын язар. Бигрәк тә һәр көне һәм һәр төненә бер изгелек язар» (Ибн Мәҗа, «Мәнасик», 106, №3117, 2/1041; Мүнзири, «Әт-Тәргыйб», №1479, 2/106).

 عَنْ بِلاَلِ بْنِ الْحَارِثِ َرَضِىَ اللهُ عَنْهُ قاَلَ: قَالَ رَسُولُ اللهِ صَلَّى

 اللهُ عَلَيْهِ وَسَلَّمَ: رَمَضَانُ بِالْمَدِينَةِ خَيْرٌ مِنْ اَلْفِ رَمَضَانَ فِيمَا سِوَاهَا

Билал Ибн Харистан (радыйаллаһу ганһү) риваять ителгән бер хәдистә Пәйгамбәребез (саләллаһу галәйһи вәссәләм) болай дигән: «Мәдинәдә бер рамазан аенда тоткан ураза башка урыннарда тотылган мең рамазан уразасыннан да хәерлерәк» (Табәрани, «Әл-Кәбир», №1144; Хәйсәми, №4800, 3/349).

 

МӘКРУҺ УРАЗАЛАР

«Бәдайи» авторы Имам Кәсани (рәхмәтуллаһи галәйһи): «Рамазан ае һәм ике бәйрәм көннәре белән тәшрикъ көннәреннән башка барлык көннәрдә дә нәфел уразасын тоту рөхсәт ителә», – дигән һәм моңа кагылышлы шактый дәлилләр китергән. Аннары «Мәкруһ уразалар» дип аталган бүлектә кайбер уразаларны аерып чыгарган.

Җәрир (радыйаллаһу ганһү) тапшырган бер хәдистә Пәйгамбәребез (саләллаһу галәйһи вәссәләм) әйткән: «Һәр айның унөченче, ундүртенче һәм унбишенче көннәрендә ураза тоткан кеше бер ел дәвамында ураза тоткандай була» (Нәсаи, 4/208, 221; Әхмәд, «Әл-Мүснәд», 3/436). Бу хәдистә Пәйгамбәребез (саләллаһу галәйһи вәссәләм) бер елны тоташ бер дә бүленмичә ураза тоту савабы турында белдергән. Ләкин елның кайбер көннәрендә ураза тоту мәкруһ була («Бәдайиус-Санайи», 2 том, 78 б.). Хәзер без ураза тоту өчен мәкруһ булган көннәр турында сөйләшербез. Тик башта, хәнәфиләр карашына нигезләнеп, мәкруһ гамәлләрне икегә аерыйк.

Мәкруһ уразалар ике төрле була:

тәхрими мәкруһ,

тәнзыйһи мәкруһ.

Тәхрими мәкруһ булган уразалар:

1.Ике бәйрәм (Рамазан һәм Корбан гаетләре) көннәрендә һәм Тәшрикъ көннәрендә (Корбан бәйрәменең икенче, өченче һәм дүртенче көннәрендә) ураза тоту тәхрими мәкруһ була.

رَوَى اَبُوهُرَيْرَةَ رَضِىَ الله عَنْهُ عَنِ النَّبِىِّ صلى الله عليه وسلم

اَنَّهُ قَالَ:

اَلاَ لاَتَصُومُوا هٰذِهِ اْلاَيَّامَ فَاِنَّهَا اَيَّامُ اَكْلٍ وَشُرْبٍ

Әбү Һүрайра (радыйаллаһу ганһү) Пәйгам­бәребезнең (саләллаһу галәйһи вәссәләм) болай дигәннәрен тапшырган: «Игътибарлы булыгыз! Бу көннәрдә (ике гает һәм тәшрикъ көннәрендә) ураза тотмагыз. Чөнки бу көннәрдә ашарга да, эчәргә дә кирәк» (Али әл-Мүттаки, «Кәнзүл-Уммал», №24443, 8/625; Ибн Маҗәһ, «Сыйам», 35-36, №1719-1722). Әлеге хәдистәге тыю мәкруһка өстәлгән («Бәдайиус-санайи», 2 том, 78 б.).

 عَنْ كَعْبِ بْنِ مالِكٍ رَضِىَ اللهُ عَنْهُ قاَلَ قَالَ رَسُولُ اللهِ

صَلَّى اللهُ عَلَيْهِ وَسَلَّمَ:

 اَيَّامُ مِنًى اَيَّامُ اَكْلٍ وَشُرْبٍ

Каб Ибн Мәлик (радыйаллаһу ганһү) риваять иткән бер хәдистә Рәсүлүллаһ (саләллаһу галәйһи вәссәләм) әйткән: «(Хаҗ вакытында) Минада үткәрелгән көннәр – ашау-эчү көннәре» (Мөслим, «Сыйам», 23, №2679, 465 б.; Әбү Дауд, «Сыйам», 49, №2419, 351 б.). Бу көннәрдә ураза тоту тәхрими мәкруһ булуга карамастан, тотылган очракта ураза кабул ителер. Чөнки, без – хәнәфиләр ысулы буенча, бер гамәлнең берәр үзенчәлегенә бәйле тыю бары тик шул үзенчәлекнең тыелуын гына таләп итә. Гамәлнең үзен юкка чыгармый.

2. Шикле көндә ураза тоту тәхрими мәкруһ була. Шикле көн һаваның болытлы, тузанлы һәм томанлы булуы кебек сәбәпләр белән шәгъбан аеның 29 нчы көненнән соң килгән көннең шәгъбан аеныкымы яки рамазан аеныкымы булуы мәсьәләсендә шикләнү барлыкка килсә, бу көн «шикле көн» дип атала. Ягъни бу көннең рамазан ае көне булу-булмавына шик бар. Шикле көнне ураза тотуның тыелуы рамазан уразасына өстәлүе шигеннән килә.

عَنْ كَعْبِ بْنِ مالِكٍ رَضِىَ اللهُ عَنْهُ قاَلَ قَالَ رَسُولُ اللهِ

صَلَّى اللهُ عَلَيْهِ وَسَلَّمَ:

 اَيَّامُ مِنًى اَيَّامُ اَكْلٍ وَشُرْبٍ

Ибн Мәсуд (радыйаллаһу ганһү) әйткән: «Әлбәттә, рамазанның бер көнендә ифтар кылып (ураза тотмыйча), аннан соң ул көнне каза кылуым минем өчен рамазан аеныкы булмаган бер көн уразаны өстәүдән күркәмрәк».

Шикле көнне рамазан уразасына ният кылып ураза тотылмый. Чөнки Пәйгамбәребез (саләллаһу галәйһи вәссәләм) болай дигән:

لاَيُصَامُ اَلْيَوْمَ الَّذِى يُشّكُّ فِيهِ مِنْ رَمَضَانَ اِلاَّ تَطَوُّعاً

«Шикләнелгән көнне рамазан уразасы тотылмый. Ләкин бу көнне нәфел уразасын тотарга мөмкин» (Касани, «Бәдайи», 2/78).

Шикле көнне вәсвәсәле ният белән ураза тотарга ярамый. Вәсвәсәле ният болай була: «Әгәр бүген рамазан ае көне икән – уразам рамазан аеныкы булсын. Рамазан ае көне булмаса, уразам нәфел булсын». Мондый ният чын ният түгел. Чөнки ният гамәлне билгели. Әгәр ният шикле икән, билгеләнгән гамәлне кире кага. Бу очракта, бу рәвешле ният белән тотылган ураза ниятле булмый. Ният булмагач, уразасы да кабул ителми («Бәдайиус-санайи», 2 том, 78 б.).

Шикле көнне ураза тоту мәкруһ булса да, бу көнне ураза нәфел уразасы нияте белән тотылса, кабул ителер. Хәтта бу көннең рамазан аеның беренче көне булуы ачыкланса да, тотылган ураза фарыз урынына кабул ителер. Шикле көнне рамазан уразасына яисә бер ваҗиб ният белән ураза тотылса, шуңа игътибар итәргә кирәк: әгәр бу көннең рамазан ае көне булуы ачыкланса, тотылган ураза рамазан аеныкы була. Әгәр бу көн рамазан аеныкы булмаса, рамазан нияте белән тотылган ураза нәфел ураза буларак кабул ителер. Мондый ураза бозылганда казасы таләп ителә. Әгәр ураза ваҗиб нияте белән тотылган булса, ул ният кабул ителә.

Әгәр бу көннең шәгъбан ае көнеме, әллә рамазан ае көнеме булуы аңлашылмаса, ваҗиб нияте белән тотылган ураза ваҗиб буларак кабул ителмәс. Чөнки бу көннең рамазан ае көне булу ихтималы бар.

Дин галимнәрен шикле көндә нәфел уразасын тотаргамы, әллә тотмаскамы дигән сорау борчый. Боларның кайсысын сайласаң яхшырак булыр икән? Бу хакта бердәм фикергә килгәннәре юк. Кайберәүләр, нәфел уразасын тоту фазыйләтлерәк, диләр. Чөнки Гаишә (радыйаллаһу ганһә) һәм Гали (радыйаллаһу ганһү) тапшырган риваять буенча, шикле көнне ураза нәфел нияте белән тотыла: «Әлбәттә, Шәгъбан аеның бер көнендә ураза тоту рамазанның бер көнендә ифтар кылудан безнең өчен яхшырак», – дигәннәр алар. Димәк, алар шикле көнне ураза тотканнар һәм шул хакта әйтергә теләгәннәр: бу көн рамазан аеныкы да, шәгъбан аеныкы да булырга мөмкин.

Әгәр ураза (нәфел уразасы нияте белән) тотылса, әлеге ураза рамазанныкы булу белән шәгъбанныкы булу арасында калыр. Әгәр ураза тотылмаса, бу хәл рамазанда яки шәгъбанда булу арасында калыр. Бу очракта нәфел уразасын тоту хупланыла («Бәдайиус-санайи», 2 том, 78 б.). Шикле көнне: «Рамазан ае кергән булса, ураза тотам, кермәсә – тотмыйм», - дигән ният әйтергә ярамый. Чөнки ният төгәл, катгый булырга тиеш. Вәсвәсәле, шикле ният, югарыда әйткәнебезчә, чын, ихлас ният булмый.

Шикле көнне белдекле кешеләр өчен иң фазыйләтле гамәл булып ураза тоту санала. Халык өчен исә «тәләввем» фазыйләтле була. Тәләввем – шикле көнне уразаны боза торган нәрсәләрдән зәвәл вакытына кадәр сакланып көтү. Бу көннең рамазан аеныкы булмавы ачыкланса, уразаны бозалар. Чөнки халык рамазанныкы булмаган бу көнне, рамазан ае кергән дип белеп, рамазанга өстәп куярга да мөмкин.

Шикле көнне ураза тоту мәсьәләсендә белдекле кешеләр бу көнне уразага ничек ният кылыначагын белгән, әмма рамазан аеның башлануы хакында күңелләренә бернинди дә төгәл уй килмәгән кешеләр. Бу рәвешле ният әйтмәгән кешеләр «гавам» санала.

Тәнзиһи мәкруһ уразалар

1. Нәүрүз (яз бәйрәме) көнендә ураза тоту тәнзыйһи мәкруһ. Нәүрүз – фарсы сүзе һәм «яңа көн» дигән мәгънәне белдерә. Язын көн белән төн тигезләшкән көнне, ягъни көн озаюга таба авышкач үткәрелә.

2. Мәхрәҗан (көзге бәйрәм) көнендә ураза тоту тәнзыйһи мәкруһ. Мәхрәҗан көзен көн белән төн тигезләшкән көнне, ягъни көн кыскаруга таба авышкач үткәрелә. Фарсыларның бәйрәме.

Нәүрүз бәйрәмендә яисә Мәхрәҗан бәйрәмендә ураза тотуның хөкеме «Мухит» исемле әсәрдә китерелгән: «Өстенлекле караш шул: бу көнгә кадәр ураза тотылган булса, бу көнне дә ураза тоту фазыйләтлерәк була. Киресенчә булганда ураза тотмаска кирәк. Чөнки бу көннән алда ураза тотылмаган хәлдә бары тик бу көнне генә ураза тоту әлеге бәйрәмнәрне олылау, хөрмәтләүгә тиң була. Бу исә хәрам» (Ибн Габидин, «Рәддүл Мохтар», 2 том, 376 б.).

3. Бары тик җомга көнне генә ураза тоту тәнзыйһи мәкруһ.

 عَنْ اَبِى هُرَيْرَةَ َرَضِىَ اللهُ عَنْهُ قاَلَ قَالَ رَسُولُ اللهِ صَلَّى اللهُ

 عَلَيْهِ وَسَلَّمَ

 :لاَ تَخُصُّوا لَيْلَةَ الْجُمُعَةِ بِقِيَامٍ مِنْ بَيْنِ الَّليَالِى

 وَلاَتَخُصُّوا يَوْمَ الْجُمُعَةِ بِصِيَامٍ مِنْ بَيْنِ اْلاَيَّامِ اِلاَّاَنْ يَكُونَ فىِ صَوْمٍ يَصُومُ اَحَدُ كُمْ

Әбү Һүрайра (радыйаллаһу ганһү) тапшырган бер хәдистә Рәсүлүллаһ (саләллаһу галәйһи вәссәләм) болай дип әйткән: «Барлык кичәләр арасыннан җомга кичәсен кыйам белән аермагыз, барлык көннәр арасыннан җомга көнен ураза белән аермагыз. Ләкин бу ураза арагыздан берегезнең (моннан алдагы айның башы яки ахырында тоткан ураза көннәре кебек) тоткан (бер көнгә охшаган) уразасы икән, искәрмә булачак» (Мөслим, «Сыйам», 24, №2684, 466 б.; Хашийә «Тахтави галә Мәракил Фәлаһ», 529 б.).

«Рәддүл Мохтар»да: «Бары тик җомга көнне генә ураза тоту мәндүб була», - диелгән. Ибн Габидин (рәхмәтуллаһи галәйһи) бу фикернең «Нәһр» һәм «Бахр» исемле әсәрләрдә дә очраганын белдергән: «Гомуммән, фикыһ белгечләренең карашынча, бары тик җомга көнендә генә ураза тоту дүшәмбе һәм пәнҗешәмбе көннәрендәге ураза кебек мөстәхәб. «Мухит»тә дә шулай диелгән. Бу көннәрнең фазыйләте бар. Бу көннәрдә ураза тоту сәбәпле Кыйбла әһелләреннән тыш башкаларга охшаулары турында сүз дә булырга мөмкин түгел. «Әшбаһ» исемле әсәрдә һәм аңа охшаш «Нурул Изаһ»та бары тик җомга көнне генә ураза тотуның мәкруһ булуы турында әйтелсә дә, бу күпчелекнең фикере түгел».

«Ханиййә» исемле әсәрдә болай диелгән: Әбү Хәнифә һәм Имам Мөхәммәд (рәхмәтуллаһи галәйһимә) фикеренчә, бары тик җомга көнне генә ураза тотуда бернинди дә зыян юк. Чөнки Ибн Габбасның (радыйаллаһу ганһү) җомга көнне ураза тотканлыгы риваять кылынган (Ибн Габидин «Рәддүл Мохтар галә Дүррүл Мохтар», 2 том, 375 б.).

Имам Әгъзамның бу мәсьәләдәге карашын китерү бик урынлы булыр:

 عَنْ اَبِى اُمَامَةَ رَضِىَ اللهُ عَنْهُ قاَلَ قَالَ رَسُولُ اللهِ صَلَّى اللهُ

عَلَيْهِ وَسَلَّمَ: مَنْ صَلَّى الْجُمُعَةَ وَصَامَ يَوْمَهُ وَعَادَ مَرِيضًا وَشَهِدَ جَنَازَةً وَشَهِدَ نِكَاحًا وَجَبَتْ لَهُ الْجَنَّةُ

Әбү Үмамә (радыйаллаһу ганһү) тапшырган бер хәдистә Рәсүлүллаһ (саләллаһу галәйһи вәссәләм): «Җомга көнне ураза тоткан, бер хастаның хәлен белгән, бер җеназага катнашкан һәм бер никаһта шаһит булган кешегә җәннәт ваҗиб кылыныр», –

дип әйткән (Табәрани, «Әл-Кәбир», №7484; Хәй­сәми, №5216/3/456).

Әбү Һүрайра (радыйаллаһу ганһү) тапшырган бер хәдистә дә:

 عَنْ اَبِى هُرَيْرَةَ رَضِىَ اللهُ عَنْهُ قاَلَ قَالَ رَسُولُ اللهِ صَلَّى اللهُ

 عَلَيْهِ وَسَلَّمَ : مَنْ صَامَ يَوْمَ اْلجُمُعَةِ كَتَبَ اللهُ لَهُ عَشَرَةَ اَيّٰامٍ عَدَدَهُنَّ مِنْ اَيّٰامِ اْلاٰخِرَةِ لاَتُشٰاكِلُهُنَّ اَيّٰامُ الدُّنْيٰا

«Җомга көнне ураза тоткан кешегә Аллаһ ахирәт көннәре исәбеннән дөнья көннәренә бер дә охшамаган ун көнне язар», – диелгән (Бәйһакый, «Мүнзири», 1577, 2/132).

وَاِنَّ يَوْمًا عِنْدَ رَبِّكَ كَأَلْفِ سَنَةٍ مِمّٰاتَعُدُّونَ

«Раббың хозурында аларның газап көннәре сез саный торган көннәрнең мең елы кебек озын» («Хаҗ» сүрәсе, 47 нче аять). Әлеге аятьтән аңлашылганча, бу савап дөнья көннәреннән ун мең елга тиң була.

4. Рамазан аен каршылау нияте белән, рамазан ае башланганчы, бер яки ике көн ураза тоту. Әгәр бу бер яки ике көн ураза тоту гадәтләнгән көннәргә туры килсә, моның бернинди дә зарары юк. Әйтик:

عَنْ اَبِى هُرَيْرَةَ رَضِىَ اللهُ عَنْهُ قاَلَ قَالَ رَسُولُ اللهِ صَلَّى اللهُ

 عَلَيْهِ وَسَلَّمَ :

 لاَ تُقَدِّمُوا رَمَضَانَ بِصَوْمِ يَوْمٍ وَلاَ يَوْمَيْنِ اِلاَّ رَجُلٌ كَانَ يَصُومُ صَوْماً فَلْيَصُمْه

Әбү Һүрайра (радыйаллаһу ганһү) риваять иткән бер хәдистә Рәсүлүллаһ (саләллаһу галәйһи вәссәләм) болай дигән: «Рамазан аен бер яки ике көн ураза тотып каршыламагыз. Ләкин бу уразагыз арагыздан тагын берегезнең тоткан уразасына туры килсә, искәрмә булыр һәм тотарга ярый» (Мөслим, «Сыйам», 3, №2518, 442-443 б.; Әхмәд Ибн Хәнбәл, «Әл-Мүснәд», №9660, 3/438).

Шулай ук рамазан аен бер яки ике көн ураза тотып каршылауда рамазан уразасына кушып җибәрү күздә тотыла («Бәдайиус-санайи», 2 том, 79 б.).

5. Висал уразасы тоту да тәнзыйһи мәкруһ. Висал уразасы ике көн рәттән ураза тоту, ягъни беренче көн ураза тотканнан соң, ифтар кылмыйча, икенче көнне дә ураза тоту була. Ифтар кылмыйча, берничә көн рәттән ураза тотуның ярамаганлыгы сәбәбе кешене фарыз һәм ваҗиб гамәлләрне башкару өчен хәлсезләндерүендә һәм үзе өчен кирәкле казанышларга ирешүдән мәхрүм итүдә. Мәсәлән, Әбү Һүрайраның (радыйаллаһу ганһү) болай дигәннәре риваять ителгән:

 عَنْ اَبِى هُرَيْرَةَ رَضِىَ اللهُ عَنْهُ قاَلَ: نَهَى رَسُولُ اللهِ

 عَنِ الْوِصَالِ فقَالَ رَجُلٌ مِنَ الْمُسْلِمِينَ فَأِنَّكَ يَا رَسُولَ اللهِ تُوَاصِلُ قَال رَسُوَلُ اللهِ صلى الله عليه وسلم وَاَيُّكُمْ مِثْلِى اِنىِّ اَبِيتُ يُطْعِمُنِى رَبِّي وَيَسْقِنِيى

«Рәсүлүллаһ (саләллаһу галәйһи вәссәләм) бер-бер артлы берничә көн дәвамында ураза тотуны тыйгач, аңа: «Әй, Рәсүлүллаһ! Син үзең берничә көн рәттән ураза тотасың бит», – дигәннәр. Ул: «Мин төнлә йоклаганда Раббым мине ашата һәм эчертә», – дип әйткән» (Мөслим, «Сыйам», 11, №2563-2572, 448-450 б.).

6. Гарәфә көне уразасы хаҗ кылучыларны хәлсезләндерә торган булса, мәкруһ санала. Чөнки бу көннең фазыйләте бу елдан башка елларга күчерелә. Гарәфәттә корбан чалу һәм дога кылуның фазыйләте исә барлык кешеләргә дә кагылмый. Чөнки күпчелек кешеләргә мондый нигъмәт гомерләрендә бер тапкыр насыйп була.

7. Бары тик шимбә көнне генә ураза тоту да тәнзыйһи мәкруһ була. Чөнки бары тик бу көнне генә ураза тоткан кеше яһүдиләргә охшар. Саммаг (радыйаллаһу ганһү) тапшырган риваятьтә болай диелгән:

عَنِ الصَّمَّاءِ رَضِىَ اللهُ عَنْهاَ اَنَّ رَسُولَ اللهِ صَلَّى اللهُ عَلَيْهِ وَسَلَّمَ

 نَهَى عَنْ صِيَامِ يَوْمِ السَّبْتِ وَيَقُولُ اِنْ لَمْ يَجِدْ اَحَدُكُمْ اِلاَّعُوداً اَخْضَرَ فَلْيُفْطِرْ عَلَيْهِ

«Рәсүлүллаһ (саләллаһу галәйһи вәссәләм) шимбә көнне ураза тотуны тыйган һәм: «Арагыздан берегез яшел агач кисәгеннән башка (ашарына) бернәрсә дә тапмаган очракта да ураза тотмасын, шуны алып ашасын», – дип әмер иткән (Ибн Хузәймә, Тирмизи, Нәсаи, Әбү Дауд, Ибн Мәҗа, Ибн Хиббан, Мүнзири, «Әт-Тәргыйб», №1584, 2/133; Шәвкани, «Нәйлул Әвтар», 4-251).

Әлбәттә, бу тыю бары тик шимбә көнендә генә ураза тотуга карый. Чөнки җомга көненә бәйле бер хәдистә әйтелгән: «Алдыннан бер көн һәм аннан соң бер көн өстәп тотарга кирәк». Бу исә башка көннәр белән бергә тотарга мөмкин дигән сүз (Бохари, Ибн Хаҗәр, «Фәтхул-Бари», №1985, 4/232-233; Мөслим, №1144, 2/801; Мүнзири, «Әт-Тәргыйб», №1580, 2/132).

Өмме Саләмә (радыйаллаһу ганһә) болай дигән: «Рәсүлүллаһның (саләллаһу галәйһи вәссәләм) шимбә һәм якшәмбе көннәрендә тоткан уразалары күп булды. Ул болай дип әйтер иде:

اِنَّهُمَا يَوْمَاعِيدٍ لِلْمُشْرِكِينَ وَاَنَا اُرِيدُ اَنْ اُخَالِفَهُمْ

«Бу көннәр – мөшрикләрнең бәйрәм көннәре. Мин (ураза тотып) аларга каршылыгымны белдерергә телим» (Ибн Хөзәймә, Мүнзири, «Әт-Тәргыйб», №1585, 2/134).

8. Самт уразасы да тәнзыйһи мәкруһ була. Самт уразасы ураза тотканда һичбер сүз сөйләшмәү дигәнне аңлата.

9. Мөхәррәм аеның бары тик 10 нчы көнендә (Гашүрә көне) генә ураза тоту да тәнзыйһи мәкруһ була. Чөнки бу очракта яһүдиләргә охшау бар. Фикыһ галимнәренең күпчелеге моны мәкруһ саный.

10. Сауми дәхер дә тәнзыйһи мәкруһ. Сауми дәхер – ел буе берөзлексез ураза тоту. Мондый ураза кешене хәлсезләндерә.

11. Иренең рөхсәте булмаган килеш хатынның нәфел уразасы тотуы мәкруһ санала. Ире хатынының бу уразасын боздырырга да мөмкин. Соңыннан хатын бу уразасын ире рөхсәт иткәч, яисә аннан аерым булганда каза кыла. Мәсәлән:

عَنْ اَبِى هُرَيْرَةَ رَضِىَ اللهُ عَنْهُ قاَلَ قَالَ رَسُولُ اللهِ صَلَّى اللهُ

عَلَيْهِ وَسَلَّمَ:

 لاَتَصوُمُ الْمَرْأَةُ يَوْمًا وَاحِدًا وَزَوْجُهَا شَاهِدٌ

 اِلاّٰبِاِذْنِهِ اَيُّمَا امْرَأَةٍ صَامَتْ بِغَيْرِاِذْنِ زَوْجِهَا فَاَراَ دَهَا عَلىٰ شَىْءٍ فَامْتَنَعَتْ عَلَيْهِ كَتَبَ اللهُ عَلَيْهَا ثَلاَثاً مِنَ الْكَبَائِرِ

Әбү Һүрайра (радыйаллаһу ганһү) тапшырган бер хәдистә Рәсүлүллаһ (саләллаһу галәйһи вәссәләм) болай дигән: «Ире янында булган хатын аның рөхсәтеннән башка бер генә көн дә (нәфел) ураза тота алмас. Хатын иренең рөхсәтеннән башка ураза тотканда, ире аннан (җенси якынлык кылырга) теләгәч, хатын (ураза сылтавы белән) аңа каршы килсә, Аллаһ ул хатынга өч зур гөнаһ язар» (Әхмәд, Табәрани, «Әл-Әвсат», №23; Хәйсәми, №5219, 5220, 3/456-457).

Шуны да белергә кирәк: каза кылынасы уразасы булган кешенең нәфел уразасы тотуы мәкруһ булмый. Ләкин югарыда искә алынган хәдисләрдән шунысы аңлашыла: яңа рамазан ае җиткәнче, узган рамазаннан гафу ителерлек сәбәп белән тотылмыйча калган уразаларны каза кылып бетерергә кирәк («Тахтави галә Мәракил Фәлаһ», 529 б.).

 

ЯҢА ТУГАН АЙНЫҢ КҮРЕНҮЕ

Яңа туган айның күренүе мәсьәләсе ураза турындагы сөйләшүдә бик әһәмиятле урынны биләп тора. Яңа туган айның кояш батканнан соң күренүеннән, ай календаре буенча, бер айның тәмамлануын һәм икенче айның башлануын билгелиләр. Ай туганда бик нечкә булганга һәм кыска гына вакыттан соң югалганга күрә, беренче көннең яңа аен күрү өчен, зур игътибарлылык һәм тәҗрибә таләп ителә. Күк йөзе болытлы булганда, яңа туган айны күрү һич мөмкин түгел.

Һичшиксез, рамазан ае уразасы рамазан аенда тотыла. Рамазан уразасын бу айдан башка айларда тоту рөхсәт ителми. Бу очракта, ике мәсьәләне карап узарга кирәк:

рамазан ае уразасының вакыты турындагы мәгълүмат;

рамазан ае уразасы вакытының ничек билгеләнүе.

Мәгълүм булганча, рамазан уразасы рамазан аенда тотыла. Чөнки Аллаһы Тәгалә шулай әмер иткән:

فَمَنْ شَهِدَ مِنْكُمُ الشَّهْرَ فَلْيَصُمْهُ

«Сездән рамазан аена ирешкән һәрберегез, әлбәттә, ураза тотсын!» («Бәкара» сүрәсе,

185 нче аять).

عَنْ اَبِى الدَّرْدَأِ رَضِىَ اللهُ عَنْهُ اَنَّ رَجُلاً اَتَى النَّبِىَّ فَقَالَ يَارَسُولَ اللهِ مَا عِصْمَةُ هَذَا اْلاَمْرِ وَعُرَاهُ وَوَثَاقُهُ؟ قَالَ

اَخْلِصُوا عِبَادَةَ اللهِ وَاَقِيمُوا خَمْسَكُمْ وَاَدُّوا زَكاَة اَمَوْاَلِكُمْ طَيِّبَةً بِهَا اَنْفُسُكُمْ وَصُومُوا شَهْرَكُمْ تَدْخُلُوا جَنَّةَ رَبِّكُمْ

Әбү Дәрдә (радыйаллаһу ганһү) тапшырганча, бер кеше Пәйгамбәребезгә (саләллаһу галәйһи вәссәләм) килеп: «Әй, Рәсүлүллаһ! Бу эшнең асылы нидә һәм нигезе нидән гыйбарәт?» – дип сорагач, Рәсүлүллаһ (саләллаһу галәйһи вәссәләм): «Аллаһка гыйбадәтне ихластан кыл, биш вакыт намазны укы, эчкерсез күңелең белән малларыңнан зәкят бир һәм (рамазан) аенда ураза тот. Шул чакта Раббыңның җәннәтенә керерсең», – дип әмер иткән (Табәрани, Хәйсәми, «Мәҗмагуз-Зәваид», №126, 1/201).

Рамазан ае уразасы вакытының нәрсә белән билгеләнүенә килгәндә: күк йөзе аяз булганда рамазанның башлануын дәлилләү өчен күп кенә кешеләрнең яңа туган айны күрүләре кирәк. Шактый кешеләрнең биргән хәбәрләре нигезендә шәригать хөкеме чыгарыла. Яңа айны күрүче кешеләрнең санын билгеләү, иң дөрес караш буенча, мөселманнарның имамы карамагына тапшырылган. Әгәр болыт, тузан һәм томан кебек сәбәпләр аркасында күк йөзе аяз булмаса, имам сәламәт акыллы, балигъ булган бер гадел кешенең шаһитлыгы белән дә чикләнә ала. Кешенең гаделлеге ничек билгеләнә? Аның кылган яхшылыклары яманлыкларыннан күбрәк булырга тиеш. Бу кешенең ир-ат яки хатын-кыз, азат яисә кол булуы мөһим түгел. Чөнки бу эш дингә кагылышлы әмер булып, яңа айның күренүе турындагы хәбәрне тапшыруга карый.

Башка берәүнең шаһитлыгына нигезләнеп шаһитлык кылу да дөрес була. Бер кеше рамазанның яңа аен берүзе генә күрсә һәм күргәнлеге хакында шаһитлык кылып та шаһитлыгы мөфти яки казый тарафыннан кабул ителмәсә, үзенең генә ураза тотуы кирәк. Әгәр бу көнне ураза тотмаса, каза кылырга кирәк. Ләкин кәффарәте тиеш түгел. Шаһитлыгын казый кире какканчыга кадәр ифтар кылган булса, иң дөресе – кәффарәтенең ваҗиб булмавы.

Яңа айның тууын бер фасикъ кеше күреп, бу хакта шаһитлык кылса һәм, нәтиҗәдә, имам кешеләргә ураза тотарга әмер итсә, соңрак бу фасикъ һәм шәһәр кешеләреннән берсе ифтар кылса, шәехләрнең күпчелеге тарафыннан чыгарылган хөкем нигезендә, кәффарәт тиеш була.

Күк йөзенең аяз булмавы сәбәпле, яңа ай күренмәсә, шәгъбан ае утыз көн белән төгәлләнер. Әбү Һүрайра (радыйаллаһу ганһү) тапшырган бер хәдистә Рәсүлүллаһ (саләллаһу галәйһи вәссәләм) әйткән:

عَنْ اَبِى هُرَيْرَةَ رَضِىَ اللهُ عَنْهُ قاَلَ قَالَ رَسُولُ اللهِ صَلَّى اللهُ

 عَلَيْهِ وَسَلَّمَ: صُومُوا لِرُؤْيَتِهِ وَاَفْطِرُوا لِرُؤْيَتِهِ فَاِنْ غُمَّ عَلَيْكُمْ فَأَ كْمِلُوا شَعْبَانَ ثَلاَثِينَ يَوْماً ثُمَّ صُومُوا

«Яңа айны күрүгә үк ураза тотыгыз һәм аны күргәч тә бәйрәм итегез. Әгәр яңа айны күреп булмаса, шәгъбан ае утыз көннән килер. Бер көнне соңарып тәмамларсыз» (Бохари, «Саум», 11, №1810, 2/674; Мөслим, «Сыйам», 3, №2514-2517, 441 б.).

Рамазан аеның төгәлләнүе турында да шуны ук әйтергә мөмкин: яңа туган ай күренмәсә, рамазан ае утызыннан килә һәм аннан соң гына шәүвәл ае башлана. Чөнки башка дәлилләр булмаганда, ай дәвам итә. Кешеләрнең шәгъбан аеның егерме тугызында кояш баюга ук яңа туган айны күрергә тырыша башлаулары ваҗиб. Әгәр яңа туган айны күрсәләр, ураза тотарлар. Әгәр яңа айны күрмәсәләр, шәгъбан ае утызы белән төгәлләнер. Шәгъбан аеның утызына тутырылуы өчен, бу айның беренче көне дә билгеләнгән булырга тиеш. Бу уңайдан, фикыһ галимнәре: «Шәгъбанның яңа туган аен күрергә тырышу да ваҗиб», - дигәннәр.

«Йолдыз гыйлемен (астрономияне) белгән гадел кешеләргә, рамазан аеның башлану-башланмавын ачыклау максатыннан, мөрәҗәгать итәргә ярыймы?» - дигән мәсьәләдә хәнәфиләр ике төрле карашны хуплыйлар. Беренче төркемнең фикере буенча, әлеге кешеләрнең шушы мәсьәләгә кагылышлы биргән хөкемнәре кабул ителми. Икенче төркем исә, астрономнарга мөрәҗәгать итәргә ярый, дигән карашны хуплый («Фәтава-и Һиндиййә», 1 том, 197 б.; «Бәдайигус-санайи», 2 том, 80 б.).

 

РАМАЗАН АЕНЫҢ БАШЫН ҺӘМ АХЫРЫН БИЛГЕЛӘҮ

بسم الله الرحمن الرحيم

الْحَمْدُ للهِ رَبِّ الْعَـلَمِينَ وَ الصَّلَوةُ وَ السَّلَمُ عَلَى مُحَمَّدٍ وَ عَلَى آلِهِ وَ اَصْحَبِهِ اَجْمَعِينَ

         Айның һәр төнне яңа урында, шулай ук бер урында башка урынга караганда иртәрәк яки соңрак калкуын күзәтеп булганга, галимнәр арасында бу турыда бернинди каршылыклар тумый. Ләкин ай башын һәм ахырын билгеләүдә һәм моның дини кануннарны чыгаруга тәэсир итү-итмәве мәсьәләсендә бәхәсләр туа, чөнки күк йөзендә ай төрле урыннарда һәм төрле вакытта калка. Мәсәлән, бер мөселман илендә яңа туган айны күрсәләр, башка илләр дә аны күргән дип исәпләнәме, әллә юкмы? Һичшиксез, кояшның төрле урыннарда һәм төрле вакытта чыгуы игътибарга алына. Шуңа күрә бер илдә намаз башка илгә караганда иртәрәк яки соңрак укыла. Яңа туган айга килгәндә бу ничек карала соң? Аның төрле урыннарда төрле вакытта калкуын игътибарга алырга кирәкме? Кояш чыгу вакытын игътибарга алуның сәбәбе булып, кояш чыгу һәм батуга бәйле намаз һәм ураза кебек гыйбадәт кылуларның башын һәм ахырын билгеләү тора. Рамазан аеның башлануы яңа туган айны күзәтүгә бәйле булуда бердәм фикер бар.

Аллаһы Тәгалә Коръәни-Кәримдә болай ди:

فَمَنْ شَهِدَ مِنْكُمُ الشَّهْرَ فَلْيَصُمْهُ

         «Сездән рамазан аена ирешкән һәрберегез, әлбәттә, ураза тотсын!» («Бәкара» сүрәсе, 185 нче аять).

         Пәйгамбәребезнең (с.г.в.) болай дип әйтүе җиткерелә:

فَإِذَا رَأَيْتُمُ الْهِلاَلَ فَصُومُوا وَإِذَا رَأَيْتُمُوهُ فَأَفْطِرُوا

         «Яңа туган айны күргәч, ураза тотыгыз, яңадан яңа туган айны күргәч, авыз ачыгыз (бәйрәм итегез)».

         Бу сорауда каршылыклар ике яклы:

1. Рамазан аеның башлануын без техник чаралар кулланып билгели алабызмы?

2. Әгәр дә без рамазан аеның башлануын техник чаралар кулланып яки үз күзебез белән күреп билгеләсәк, бу башкалар өчен дә мәҗбүри буламы? Ягъни төрле җирлектә төрле вакытта яңа туган айның калкуын игътибарга алырга кирәкме, әллә юкмы? Әллә моны бер илдә яшәүчеләр генә игътибарга алырга, ә башкалар көтәргә тиешме?

Техник чаралар аша алынган мәгълүматларга таянып, без рамазан ае уразасын тота башлый алабызмы?

Әбү Хәнифә мәзһәбендә, аяз көнне рамазан ае башланганын билгеләү өчен бер диндар яки халәте билгеле булмаган кешенең яңа туган айны күрүе турында күрсәтүе җитә. Китапларда «мастуруль-хәл» (билгесез) термины шәхесе билгеле булган, ә халәте билгеле булмаган кешене аңлата. Шәфигый һәм Хәнбәли мәзһәбләрендә бер диндар кешенең күрсәтүе җитә. Мәлики мәзһәбендә ике диндар кешенең күрсәтүе кирәк. Үткән заман факиһларында (шәригать кануннарын яхшы белүчеләрдә) бүгенге көн технологияләре булса, алар шулай ук бер кеше күрсәтүе белән генә канәгать булырлар идеме? Әлбәттә, алар заманча технологияләр белән расланган «хабару-вахид»ны да игътибарга алган булырлар иде, яисә техник чаралар күрсәтүе белән генә канәгать булырлар иде. Бу сорауда бер яки ике кеше күрсәтүе, төгәл мәгълүмат алу өчен түгел, ә чамалау өчен кирәк. Хата җибәрмәгән техник чаралар күрсәтүләрен куллану саклык принцибына билгесез бер кеше күрсәтүенә караганда күбрәк туры килә. Фикыһ китапларында язылган «айның башы һәм ахыры исәп-хисапка нигезләнеп билгеләнгән очраклар исәпкә алынырга тиеш түгел» сүзләре, минемчә, ул заманда бу исәп-хисап белән мөселманнар түгел, ә ышаныч белдермәгән фасикълар (әхлак ягыннан бозык кешеләр) шөгыльләнүенә нигезләнә. Бүгенге көндә исә исәп-хисапны мөселманнар ясый. Аллаһы Тәгалә Илчесенең (с.г.в.) бу сорауны күрүгә бәйләвенә килгәндә, моны күз белән карап күрү дип кенә түгел, ә киң мәгънәдә аңларга кирәк. Бу очракта телескоп яки башка техник чараларны куллану да җитә. Асторономик исәп-хисапларны игътибарга алмау һәм яңа туган айны күз белән күрүне шарт итеп кую, Аллаһы Тәгалә Илчесе (с.г.в.) заманнарында хаҗга җәяү яки дөяләргә атланып барганнар, транспорт чараларыннан, аларны кулланырга ярамый дип, баш тартуга тиң.

«Ихтиләфуль-Мәталиг»ны игътибарга алырга кирәкме?

«Ихтиләфуль-мәталиг» – яңа туган айның төрле урыннарда төрле вакытта калкуы. Мәзһәбләр арасында бу сорауда каршылыклар бар. Әлбәттә, төрле фикерләр арасыннан мөселманнарга туры килгәнен сайларга кирәк. Мәзһәбләргә килгәндә исә:

Әбү Хәнифә мәзһәбе фикере буенча, яңа туган айның төрле урыннарда һәм төрле вакытта калкуы игътибарга алынырга тиеш түгел. Ягъни, көнчыгышта яшәүче кешеләр яңа туган айны күрсәләр, көнбатышта яшәүчеләр дә уразага керергә тиешләр. Хәдистәге صوموا (ураза тотыгыз) әмере гомуми һәм لرأيته сүзе белән бәйләнгән. Шуңа күрә бер җирдә яңа туган айны күрсәләр, ураза тоту яки аның тәмамлануын бәйрәм итү җир йөзендә яшәүче барлык мөселманнар өчен дә ваҗиб була.

Мәлики мәзһәбендә бу мәсьәләдә өч фикер бар:

1. «Ихтиләфуль-мәталиг» бер очракта да катгый рәвештә игътибарга алынмый. Шуңа күрә Әбү Хәнифә мәзһәбендәге кебек үк, яңа ай тууы турында ишеткән һәр мүкәлләф ураза тота башларга тиеш.

2. Әгәр дә яңа туган айны шул җирлектә билгеләнгән хаким күрсә, «ихтиләфуль-мәталиг» игътибарга алынмый һәм шул җирлектә яшәүчеләр уразага керәләр, ә башка җирлектә яшәүчеләр шәгъбан аеның 30 нчы көнен тәмамлыйлар.

3. «Ихтиләфуль-мәталиг» игътибарга алы­на. Ә яңа туган айны күргән илдән еракта яшәүчеләр шәгъбан аеның 30 нчы көнен тәмамлыйлар.

Шәфигый мәзһәбендә шулай ук бу мәсьәләдә төрле фикерләр бар. Имам Нәвави болай ди: «Яңа туган ай күренгән җирлеккә якын җирләр, шул җирлеккә тиң. Димәк, алар өчен ураза тота башлау ваҗиб. Ышанычлы фикер буенча, еракта урнашкан җирләрдә яшәүчеләр өчен бу ваҗиб түгел». Ягъни алар шәгъбан аеның 30 нчы көнен тәмамлыйлар. Бу «ихтиляфуль-маталиг»ның игътибарга алынуын күрсәтә.

Хәнбәли мәзһәбе: Ибн Кудәамә үзенең «Әл-Мугни» китабында, бер җирдә яңа туган ай күренсә, бу башкалар өчен дә мәҗбүри булып тора, ди.

Күрүебезчә, мәзһәбләрдә «ихтиләфуль-мәта­лиг» игътибарга алынырга тиеш түгел дигән фикер әһәмиятлерәк булып санала. Бу фикер барлык мөселманнарны берләштерү максатыннан чыгып караганда да кулайрак.

Күз белән күрү һәм астрономик исәп-хисаплар бер-берсенә каршы килсәләр, нишләргә?

Һичшиксез, иң яхшысы – астрономик исәп-хисапка туры килгән күз белән күрү. Ләкин, кызганыч, бу күп очракта мөмкин түгел. Ясалган нәтиҗәләр календарьда күрсәтелгәннәргә ту­ры килми. Бу очракта нәрсә эшләргә соң? Әйткәнемчә, астрономик исәп-хисаплар күрүнең бер төренә керәләр, һәм хәдистә бирелгән «күрү» боерыгы бу исәп-хисапларны да үз эченә ала. Шулай итеп, яңа туган айны күрү турындагы ике хәбәр арасында каршылык туа. Әлбәттә, бу очракта саклык принцибына нигезләнеп эш итү кирәк. Мәсәлән, күз белән күрү шәгъбан аеның 29 нчы көне уразаның беренче көне икәнен күрсәтсә, ә астрономик исәпләүләр уразаның 30 нчы көндә башлануын күрсәтсәләр, һәм киресенчә булган очракта, безнеңчә, уразага 29 нчы көнне керергә кирәк. Бу очракта уразаны «йаумушак» (шикле көндә) тотабыз дип исәпләнәчәкме? Без бу турыда яңа айны күрү турындагы сүзнең көчсез булмавыннан чыгып әйтәбез. Киресенчә булган очракта, астрономик исәпләүләргә нигезләнергә кирәк.

Аллаһы Тәгаләгә яхшырак билгеле!

 

РАМАЗАН УРАЗАСЫНЫҢ СӘБӘБЕ

Рамазан уразасының сәбәбе – рамазанда ураза тотарга җайлы бер җүзгә ирешү. «Рамазанда ураза тотарга җайлы бер җүз» гыйбарәсендә рамазан аеның кичәсе белән духа вакытыннан соңгы вакыт аралыгы күздә тотыла. Ягъни рамазанда ураза тотарга җайлы җүз – иртәнге намаздан алып, шәригать көненең яртысыннан гыйбарәт духа вакытка кадәр булган вакыт аралыгы. Рамазанның һәр көне – шул көн уразасының башкарылуы сәбәбе. Чөнки рамазанның ураза тотылган көндезге вакытлары кичәләреннән аерыла. Әйтик, бер кеше рамазанның сигезендә балигълыкка ирешсә яки мөселман булса, рамазанның калган көннәрендә аңа ураза тотарга кирәк. Моннан алдагы көннәрне каза кылуы таләп ителми.

 

УРАЗАНЫҢ ФАРЫЗ БУЛУЫ ШАРТЛАРЫ

Уразаның фарыз булуы шарты берәр кешенең ураза гыйбадәте җаваплылыгыннан, фарыз ураза­ның берәр кешегә йөкләнгән бурыч буларак билгеләнүеннән гыйбарәт.

Уразаның шартлары:

Мөселман булу.

Мөселман булу шарты – шәригатьнең фикыһка бәйле гыйбадәтләреннән җаваплы булу. Бу очракта кяферләр шәригатькә бәйле гыйбадәтләрдән җаваплы түгел.

Без, хәнәфиләр карашынча, кяфер мөселман булса, аннан кяфер чакта калдырылган уразаларның каза кылынуы таләп ителми.

Сәламәт акыллы булу.

Тилегә ураза фарыз кылынмаган. Акылы зәгыйфь кеше ураза әһеле булмаганга, аңа мөрә­җәгать ителмәгән.

 3. Балигъ булу.

 Балигъ булмаган (бала) кешегә ураза фарыз түгел, чөнки шәригать тәкъдиме балаларга кагылмый.

Яхшыны яманнан аера белгән сәламәт акыллы кыз һәм ир балаларның уразалары, намазда булулары кебек, дөрес санала. Ураза тотарга хәлләреннән килерлек, физик үсешләре мөмкинлек бирерлек булган очракта җиде яшьлек балаларга тәрбия кылган кешеләре тарафыннан уразаның әмер ителүе кирәк. Ун яшен тутырганда аларны ураза тотарга мәҗбүр итәргә кирәк. Баланың ураза тота алуы, ягъни хәленнән килүе, шулай ук, игътибарга лаек шарт.

Сугыш кырында мөселманлыкка күчкән кешеләр уразаның фарыз гыйбадәт булуын белергә тиеш.

 

ФАРЫЗ УРАЗА ТОТУНЫҢ ШАРТЛАРЫ

Хаста булмау.

Хаста кешеләрнең ураза тотулары фарыз түгел. Әгәр ураза тота ала икән, уразасы дөрес була.

Аллаһы Тәгалә әйткән:

اَيَّاماً مَعْدُودَاتٍ فَمَنْ كَانَ مِنْكُمْ مَرِيضاً اَوْعَلَى سَفَرٍ فَعِدَّةٌ مِنْ اَيَّامٍ اُخَرَ وَعَلىٰ الَّذِينَ يُطِيقُونَهُ فِدْيَةٌ طَعَامُ مِسْكِينٍ فَمَنْ تَطَوَّعَ خَيْراً فَهُوَ خَيْرٌ لَهُ وَاَنْ تَصُومُوا خَيْرٌ لَكُمْ اِنْ كُنْتُمْ تَعْلَمُونَ

«Ураза санаулы көннәр, ягъни ураза ае 29 көннән һәм 30 көннән килә. Арагыздан берегез чирләсә яки сәфәрдә булса, уразаны тотмасын. Чирле кеше сәламәтләнгәч, сәфәрдәге кеше өенә кайткач, калган көннәрен бер көн өчен бер көн тотып тәмам итәр. Авырлык белән тотучыларга фидия кирәк: бер көн өчен бер мескенне бер көн ашату. Берәү бер мескен урынына күбрәк мескеннәрне ашатса (яисә фидияне арттырса), артыгы үзенә хәерле. Әмма мескеннәрне аша­тып, өстегездән төшергәнгә караганда, ураза тотуыгыз сезнең өчен хәерле, әгәр белсәгез» («Бәкара» сүрәсе, 184 нче аять).

Ләкин югарыда искә алынган бер хәдистә: «Аллаһның рөхсәтен кабул итмәгән кешенең Гарәфәт (башка бер риваятьтә Өхед) таулары кадәр гөнаһысы бар», - диелгән.

Үлем хасталыгы булган кешенең ураза тотуын дәвам итүе, сәламәтлегенә зыян салуы сәбәпле, аны гөнаһлы итә.

2. Мокыйм булу (бер урында урнашып яшәү).

Сәфәр кылучыларга ураза тоту фарыз түгел. Тоткан очракта уразалары дөрес була. Мәсәлән, ураза тотуларының хәерлерәк булуы югарыдагы аятьтә китерелгән.

«Әшбаһ» дип аталган фикыһ китабында әйтелгәнчә, сәфәрдә ураза тоту артыклык санала, ләкин авырудан курыккан яки ризыклары уртак булган юлдашлары ураза тотмаганда искәрмә була. Ураза мәшәкатьле гыйбадәт, мөсафир өчен аның кичектерелүе рөхсәт ителә.

Ураза тотмауны мөбаһ кылучы сәфәр, имам Әгъзам (рәхмәтуллаһи галәйһи) фикеренчә, җәяүленең яки кәрван белән баручы дөянең уртача тизлеге белән барганда өч көн һәм өч төн ераклыгындагы юлга тиң. Диңгезләрдә исә, җилкәнле көймәләр белән барып, һава шартлары уртача булганда, унсигез сәгать ераклыгындагы сәфәр була. Кайбер фикыһ белгечләре фикеренчә, сәфәрнең ераклыгы унсигез фәрсаһлык арадан гыйбарәт. Бер фәрсаһ өч мильне тәшкил итә. Һәр миль егерме минутта узыла торган булса, унсигез фәрсаһ унсигез сәгатьтә узылачак. Имам Мәлик белән имам Әхмәд (рәхмәтуллаһи галәйһимә) фикеренчә исә, сәфәрнең озынлыгы уналты фәрсаһны, ягъни кырык сигез мильне тәшкил итә.

Шулай итеп, сәфәр озынлыгының бу рәвешле билгеләнүе Аллаһы Тәгаләнең бер шәфкате рәвешендә юлчыларга бирелгән җиңеллек. Бу ара тизйөрешле траспорт чаралары белән бик тиз вакыт эчендә узылырга мөмкин булса да, шушы уңайлылык саклана. Алмалы мәрхүм кебек кайберәүләр, әлеге ераклыкны очкыч шикелле тизйөрешле транспорт чаралары ярдәмендә бик тиз уза алулары сәбәпле, шушы уңайлылыкны бар дип тә белмиләр. Бу бер дә дөрес караш түгел. Чөнки мөҗтәһитләр заманында очкыч кебек транспорт чаралары булмаса да, барыбер фикыһ китапларында «хәтта бу ераклык очып узылса да» дигән җөмләне очратырга мөмкин.

Чыннан да, бик күп сәфәрләрдә йөргән кеше буларак, мин шуны күзәттем: никадәр генә тизйөрешле транспорт чаралары булса да, хакыйкатьтә, Гаишә һәм Әбү Һүрайра (радыйаллаһу ганһүмә) тапшырган бер хәдистә әйтелгәнчә:

عَنْ اَبِى هُرَيْرَة رَضِىَ اللهُ عَنْهُ قاَلَ قَالَ رَسُولُ اللهِ صَلَّى اللهُ عَلَيْهِ وَسَلَّمَ :

الَسَّفَرُ قِطْعَةٌ مِنَ الْعَذَابِ

«Сәфәр – газапның бер өлеше» (Табәрани, «Әл-Мугъҗәмүс Сагыйр», №613; Хәйсәми, «Мәҗмә­гуз-Зәваид», №5282-5283, 3/481-482). Ягъни бик катлаулы һәм борчу-мәшәкатьле эш. Шул уңайдан шәригатьнең намазны кыскартуы һәм уразаны тотмаска рөхсәт итүе бик аңлашыла. Шуны да белергә кирәк: югарыда китерелгән риваятьләрдән аңлашылганча, сәфәрдә ураза тотмаган кешене гаепләү һәм шелтәләү Аллаһы Тәгаләнең рөхсәтенә һәм сөннәтенә тулысынча каршы килә торган гамәл була. Берәү дә үзен Рәсүлүллаһтан (саләллаһу галәйһи вәссәләм) һәм аның сәхабәләреннән дә тәкъварак дип белергә тиеш түгел. Сәфәрдә чакта ураза тотучы тотмаучыга, ураза тотмаучы тотучыга берничек тә шелтә белдерергә тиеш түгел.

Әлбәттә, югарыда фарыз ураза турында сөйләнде. Нәфел уразасы исә мөсафир булып барган урынга һәм юлдашларга яраклашырга тырышуга бәйле. Мәсәлән, Әбү Һүрайра (радыйаллаһу ганһү) тапшырган бер хәдистә әйтелгән:

 عَنْ اَبِى هُرَيْرَة رَضِىَ اللهُ عَنْهُ قاَلَ قَالَ رَسُولُ اللهِ صَلَّى اللهُ عَلَيْهِ وَسَلَّمَ:

وَمَنْ نَزَلَ بِقَوْمٍ فَلاَ يَصُومَنَّ إِلاَّ بِإِذْ نِهِمْ...

«Бер җәмгыятькә мөсафир булган кеше алардан рөхсәт сорамыйча ураза тотмасын» (Табәрани, «Әл-Мугҗәмүс Сагыйр», №965; Хәйсә­ми, «Мәҗмәгуз-Зәваид», №5221, 3/457).

Ибн Гомәр (радыйаллаһу ганһү) үзе белән сәфәр чыгарга теләгән кешеләргә өч шарт куя торган булган:

а) арыган хайванга атланып юлга чыкмаска;

ә) азан һәм намаз вакыты турында бәхәс­ләшмәскә;

б) рөхсәтсез ураза тотмаска (Табәрани, «Әл-Мугҗәмүл Кәбир», №13052; Хәйсәми, «Мәҗмәгуз-Зәваид», №5224, 3/458).

3. Хатыннарның күрем һәм нифастан (бала тудырганнан соң килә торган каннан) арынган булулары, ягъни пакъ, чиста булулары.

Күрем яки нифас хәлендә булган хатын-кызларның ураза тотулары дөрес түгел. Күрем яки нифаслы булулары сәбәпле тота алмаган уразаларын рамазан узганнан соң каза кылалар. Бу очракта, укылмый калган намазлары каза кылынмый. Чөнки намаз көненә биш тапкыр укыла, ураза исә елга бер тапкыр бер айда гына тотыла. Хатыннарның тота алмаган уразалары ун көннән артмаганга, ел дәвамында ул калдырган ураза көннәрен каза кылуда бернинди дә кыенлык юк. Намаз казасының әмер ителүеннән бик зур кыенлыклар барлыкка килгәнгә, Аллаһы Тәгалә хатын-кызларга мәрхәмәте йөзеннән, бу сәбәпле калдырган намазларын каза кылырга кушмаган. Кайбер белемсез дин әһелләренең, пакь булмаган хатыннар намаз укырга һәм ураза тотарга мәҗбүр, дип бердерүләре бөтенләй дөрес түгел. Киресенчә, бу зур гөнаһка һәм газапка этәргеч була. Мәсәлән:

عَنْ اَبِى سَعِيدِ الْخُدْرِيِّ رَضِىَ اللهُ عَنْهُ قاَلَ قَالَ رَسُولُ اللهِ

 صَلَّى اللهُ عَلَيْهِ وَسَلَّمَ :اَلَيْسَ اِذَاحَاضَتْ لَمْ تُصَلِّ وَلَمْ تَصُمْ فَذَالِكَ مِنْ نُقْصَانِ دِينِهَا

Әбү Сәид әл-Худри (радыйаллаһу ганһү) тапшырган бер хәдистә Рәсүлүллаһ (саләллаһу галәйһи вәссәләм) әйткән: «Хатын-кыз күрем вакытында намаз укымас, ураза тотмас, шулай түгелмени? Болар диненең кимчелекле булуына китерә» (Бохари, «Хайиз», 6, №298, 1/116; «Саум», 41, №1951, 342 б.; Мөслим, «Иман», 34, №79, 1/86).

 

УРАЗА ТОТУНЫҢ СИХӘТЛЕ ШАРТЛАРЫ

1. Ният.

2. Күремнән тәһарәтләнү.

3. Нифастан тәһарәтләнү.

 Күремнән һәм нифастан тәһарәтләнү (чистарыну, пакьләнү) – уразаның, ваҗиб булуның, ваҗибне үтәүнең сихәтле шарты. Ният турында җентекләп бераздан сөйләшербез.

Уразаның сихәтлелеге өчен җенси якынлык кылудан тыелу шарты таләп ителми. Сәламәт акыллы һәм мокыйм (бер урында урнашып яшәү) булу сихәтлелек шарты түгел. Чөнки акыл зәгыйфьлеге ураза тотучыга ирешсә һәм кояш баюына кадәр дәвам итсә, аның уразасы дөрес булыр.

Уразаның нигезе кешенең үз ашказанын, җенес әгъзасын һәм боларга тоташкан башка әгъзаларны да көчле теләктән ерак тотуыннан, тыюыннан гыйбарәт.

Уразаның хөкеме – ваҗиб булган барлык бурычларның өстән төшерелүе. Ваҗиб – үтәлергә тиешле гамәл. Ягъни «теләсә, (рамазан уразасы кебек) Аллаһы Тәгаләнең кирәк дип кылынуы белән фарыз булсын, теләсә, (вәгъдә ителгән ураза кебек) кол үзенә кирәк дип санаган ваҗиб булсын».

Әгәр ураза, бәйрәм көннәрендә тотарга ярамаган кебек тыелган ураза булмаса, ахирәттә савап уразаның хөкеменә бәйле бирелә. Әгәр ураза, бәйрәм көннәре уразасы кебек тыелган ураза булса, аның хөкеме өч төрле була:

а) уразаның дөрес булуы,

ә) җаваплылыктан чыгуы,

б) Аллаһы Тәгаләнең нигъмәтләреннән йөз чөергәне өчен гөнаһлы булуы («Тахтави галә Мәракил Фәлаһ», 524-525 б.).

 

УРАЗАНЫҢ НИЯТЕ

Ният кешенең ураза тотуына йөрәге белән юнәлүеннән гыйбарәт. Башка гыйбадәтләрдәгечә уразада да ният әйтү шарт. Без, хәнәфиләр фикеренчә, ният уразаның шарты була, нигезе түгел. Гыйбадәтне гореф-гадәтләрдән аеру өчен, уразаны ниятсез тоту дөрес булмас. Югарыда әйтелгәнчә, кешенең ихлас күңелдән уразалы булуын белүе җитә. Тел белән әйтелгән ният шарт түгел. Ләкин тел белән дә ният әйтеп, күңелдәгене ныгыту мәндүб була.

 

НИЯТНЕҢ ВАКЫТЫ

Ниятнең әйтелү вакыты мәсьәләсендә артык нечкәлекләренә бирелмичә, башта шуны аңлатып узыйк. Барлык уразаларның нияте төннән үк, ягъни иртәнге вакыт кергәнче үк әйтелү фазыйләтлерәк була. Уразалар ниятләренең вакытларына карап ике төркемгә аерыла.

Төннән үк ният кылынып, билгеләнүе шарт булган уразалар:

а) рамазан уразасының казасы;

ә) башланып та бозылган нәфел уразасының казасы;

б) кәффарәт уразаларының барлык төрләре;

в) Тәмәттуг һәм Кыран хаҗлары уразасы;

г) тотылуы һичшиксез (тотылачак көне билгеләнмәгән) вәгъдә ителгән ураза.

Төннән үк ният кылынып, билгеләнүе шарт булмаган уразалар:

а) рамазан уразасы;

ә) нәзер ителгән ураза (тотылачак вакыты билгеле булган вәгъдәләнгән ураза);

б) мөстәхәб һәм мәкруһ төрләре булган нәфел уразасы.

Беренче төркемгә кергән уразаларның нияте төннән үк, ягъни кояш батуыннан (ахшам намазы вакыты кергәннән) алып, имсак вакытына (иртәнге намаз вакыты кергәнче) кадәр булган вакыт аралыгында әйтелә.

Икенче төркемдәге уразаларның нияте кояш батканнан алып, духа вакытына кадәр булган вакыт аралыгында әйтелә. Духа вакыты – шәригатьчә көннең беренче яртысы. Шәригатьчә көн имсак вакытыннан алып кояш батканчыга кадәр дәвам иткән вакыт аралыгы. Бу вакытның яртысыннан алданрак булганы духа була. Мондый көн күпчелек очракта ниятле булганга, көн тулаем ниятле булып санала.

 Фикыһ китапларының кайберләрендә, икенче төркемдәге уразаларның нияте кояш батканнан алып зәвәл вакытына кадәр әйтелергә мөмкин, дип язылган. «Хидайә» исемле әсәрнең авторы имам Мәргыйнани (рәхмәтуллаһи галәйһи) әлеге гыйбарәне дөрес дип санамый һәм «зәвәл вакыты» урынына «духа» гыйбарәсен куллануны кирәк дип таба. Иң дөресе шул: рамазан ае уразасының араларына кичәләр килеп кергәнгә, һәрбер көнгә аерым ният әйтергә кирәк.

Рамазанда сәхәр ашарга дип йокыдан тору яки бу ният белән йокларга яту ният була. Әгәр кеше сәхәргә ураза тотмау нияте белән торса, уразага ният кылынмаган була.

Берәү кичтән уразага керергә ният кылып, аннан соң таң атканчы ниятеннән кире кайтса, барлык уразаларыннан да кире кайткан булыр. Ягъни уразага ният кылган булып саналмас.

Бу кеше берәр мәҗлескә чакырылса – ураза тотмаячагына, чакырылмаса ураза тотачагына ният кылса, әлеге нияте белән уразасы дөрес булмас.

Уразалы кеше уразасын бозарга ният итсә, ләкин ураза бозарлык гамәл кылмаса, уразасы тулы булыр.

Берәр кеше кояш батканчыга кадәр (ахшам намазының вакыты кергәнче) ярты уразасын тотачагына ният кылып, соңыннан йоклап калып яисә арып китеп яки гафил булып калып, болар нәтиҗәсендә икенче көннең зәвәл вакыты кергән булса, уразасы дөрес булмас. Чөнки ният үз вакытында башкарылмаган. Әгәр кояш батканнан соң ният кылган булса, рөхсәт ителгән булыр иде.

Берәр кеше рамазан аенда бер көнне, ул көннең рамазан аеныкы булганын белә торып, ураза тотарга яисә тотмаска ният кылмаган булса, Шәмсүл Әиммә Хулвани (рәхмәтуллаһи галәйһи) Факиһ Әбү Җәгъфәрдән (рәхмәтуллаһи галәйһи), ә ул сәхабәләребездән ишетеп тапшырганнары буенча: «Бер кешенең уразалы булып-булмавы мәсьәләсендә ике риваять бар. Иң билгеле булган караш: кешенең уразалы булмавы».

Икенче төркемдәге уразаларга ният кылуның духа вакытына кадәр рөхсәт ителүе турында сөйләгән идек инде. Һичшиксез, имсактан соң ашау-эчү һәм җенси якынлык кебек уразаны боза торган гамәлләр кылынмаган очракта кабул ителә. Мондый очракта, ягъни әгәр уразаны боза торган берәр гамәл кылынса, ният кабул ителми.

Бер кеше имсактан соң духа вакытына кадәр икенче төркемдәге уразалардан берсен тотарга ният кылса, нияте буенча шул көн башланган вакыттан алып уразалы булырга тиеш.

Әгәр, фараз кылып карасак, имсактан бер сәгатькә соңрак ният кылып, ураза ниятләнгән көннең моннан соңгы вакытында тотылса, ният дөрес булмас. «Сираҗул Вәххаҗ» һәм «Җәүһәрә» дип аталган әсәрләрдә дә шул ук мәгълүмат китерелгән.

Бер кеше рамазанның берәр кичәсендә яки көнендә һушыннан язган очракта, әгәр ул духа вакытына кадәр һушына килсә һәм уразага ният кылса, уразасы дөрес булыр.

Бер кеше рамазан аеның көне башланганчы исламнан чыгып (моннан Аллаһы Тәгаләгә сыенабыз), соңыннан яңадан исламга кайтса һәм духа вакытка кадәр ураза тотарга ният итсә, уразасы дөрес булыр.

Нияте көндездән рөхсәт ителгән уразаларда ниятне төннән кылу һәм билгеләү фазыйләтлерәк була.

Бер кеше рамазан аенда башка бер ваҗиб ураза тотарга ният кылса, уразасы рамазанда тотылыр.

Юлчы белән мокыйм (бер урында урнашып яшәгән кеше) арасында бу мәсьәләдә аерма юк. Бу Әбү Йосыф һәм Имам Мөхәммәд (рәхмәтуллаһи галәйһимә) фикеренчә шулай.

Имам Әгъзам Әбү Хәнифә (рәхмәтуллаһи галәйһи) фикеренчә, юлчы башка бер ваҗибкә ниятләп ураза тотса, уразасы шул ваҗибтән китә.

Әгәр нәфел уразасына ният кылса, бу хакта ике төрле риваять бар. Иң дөрес караш – рамазанда башкарылуы. «Мухити Сәрахси»дә дә шулай диелгән.

Хасталар хәленә килгәндә, дөресе – аның уразасы да рамазан ае уразасы булып саналачак.

Юлчы белән хаста шиксез ният кылсалар (ягъни «ният иттем уразага» дисәләр), рамазан уразасы исәбеннән китәр. «Мухити Сәрахси»дә дә шулай диелгән.

Көне билгеләнгән вәгъдә уразасының көне килеп җиткәч, кәффарәт яисә рамазанның казасы уразасы кебек башка бер ваҗиб уразага ният итсә, дөрес караш буенча, ураза ният ителгән ваҗибтән китә. Вәгъдә ителгән уразаны каза кылу кирәк. «Бахри Раик»тә дә шулай диелгән.

Бер кешенең бер рамазаннан ике көн уразасын каза кыласы булса, ниятне беренче ваҗиб булган көннең уразасына яраклаштырып әйтергә кирәк. Беренче көне билгеле булмаган очракта, бу рамазаннан каза уразасын тотарга дип ният кылса да, уразасы дөрес була. Ике рамазаннан калган ике көн уразаның казасы да шул рәвешле кылына. Тотылган ураза билгеләнмәгән булса да, казага ният кылынса, башка бер нәрсәгә ният итмәсә дә, рөхсәт булыр. «Хуләса» исемле әсәрдә дә шулай («Бәдайигус Санайи», 2 том, 83-84-85 б.; «Фәтава-и Һиндиййә», 1 том, 191-192 б.; «Хашиятүт-Тахтави», 529-531 б.).

 

УРАЗА ТОТУЧЫГА СӨННӘТ ҺӘМ МӨСТӘХӘБ БУЛГАН НӘРСӘЛӘР

1.Йокыдан сәхәргә тору сөннәт. Моның Коръәни-Кәримдә дәлиле бар:

... وَكُلُوا وَاشْرَبُوا حَتَّى يَتَبَيَّنَ لَكُمُ الْخَيْطُ اْلاَبْيَضُ مِنَ الْخَيْطِ اْلاَسْوَدِ مِنَ الْفَجْرِ ثُمَّ اَتِمُّوا الصِّيَامَ اِلىَ الَّيْلِ ...

«...Сәхәр дә ашагыз, эчегез, хәтта таң якынлыгы беленгәнче, аннары уразаны тотып, тәмам итегез кояш баеганчы!» («Бәкара» сүрәсе, 187 нче аять).

Ибн Әбү Ләйла (рәхмәтуллаһи галәйһи) болай дигән: «Исламның беренче елларында берәр кеше уразасын бозганнан соң берни дә ашамыйча йокласа, икенче таңга кадәр берни дә ашамаган (сәхәргә тору булмаган). Шулай ук ир үз хатыны белән җенси якынлыкка да кермәгән». Мөгаз Ибн Җәбәл (радыйаллаһу ганһү) болай дигән: Гомәр Ибн Хаттаб (радыйаллаһу ганһү) бер рамазан төнендә хатыны янына килеп, аның белән якынлык кылырга теләгән. Хатыны: «Мин ифтардан соң йокладым», - дигән. Хәзрәти Гомәр (радыйаллаһу ганһү), хатынының ялганлап акланмакчы булуын белгәч, аның белән якынлык кылган.

Шулай ук ул төнне әнсарлардан бер кеше ахшам өенә килеп ашарга теләгән. «Сиңа бераз ризык җылытып бирик», – дигәннәр. Ләкин ул шунда ук йоклап киткән, ризыгын да ашамаган. Иртән аның хакында: «Рамазан аенда авыз ачканнан соң таңга хәтле хатыннарыгызга якынлык кылу хәләл ителде» («Бәкара» сүрәсе, 187 нче аять) дигән аять иңдерелгән һәм имсакка кадәр ашау-эчү, ир белән хатынының якынлык кылулары хәләл ителгән.

Һиҗрәттән соң уразаның фарыз кылынган беренче көннәрендә рамазан төннәрендә ифтардан соң йокласалар, иртәгесе көннең ахшамына кадәр берни дә ашамаганнар, сәхәргә дә тормаганнар. Шулай ук, рамазан төннәрендә хатыннары белән якынлык та кылмаганнар. Гомәрнең (радыйаллаһу ганһү) хатыны белән якынлык кылуы, әнсарлардан Сырманың (рәхмәтуллаһи галәйһи) ашамыйча йоклап китүе, шушы аятьнең иңдерелеп, рамазан төннәрендә җенси якынлык кылуның һәм сәхәрдә ашау-эчүнең хәләл булуы белдерелүенә сәбәп булды (Әбү Дауд, «Саләт», 28; Әхмәд Ибн Хәнбәл, 5/246).

 

СӘХӘРНЕҢ ФАЗЫЙЛӘТЕ ХАКЫНДАГЫ РИВАЯТЬЛӘР, ХӘДИСЛӘР

عَنْ اَنَسِ بْنِ مَالِكٍ (رضى الله عنه) قَالَ قَالَ النَّبِىُّ صلى الله عليه و سلّم «تَسَحَّرُوا فَاِنَّ فِى السُّحُورِ بَرَكَةً»

Әнәс Ибн Мәлик (радыйаллаһу ганһү) тапшырган бер хәдистә Пәйгамбәребез (саләллаһу галәйһи вәссәләм): «Сәхәр ризыгы ашагыз, чөнки сәхәрдә бәракәт бар», – дип әмер иткән (Бохари, «Саум», 20; Мөслим, «Сыйам», 45; Тирмизи, «Саум», 17).

عَنْ عُمَرِة بْنِ الَعَاصِ (رضى الله عنه) قَالَ رَسُولُ اللهِ صلى الله عليه و سلم « فَصْلُ مَا بَيْنَ صِيَامِنَا وَ صِيَامِ اَهْلِ الْكِتَابِ اَكْلَةُ السَّحَرِ»

Амр Ибнил Ас (радыйаллаһу ганһү) тапшырган бер хәдистә Рәсүлүллаһ (саләллаһу галәйһи вәссәләм) болай дигән: «Безнең уразабыз белән әһле китапның уразасы арасында аерма шунда: без сәхәр ашыйбыз» (Мөслим, «Сыйам», 46; Тирмизи, «Саум», 17; Нәсаи, «Сыйам», 27; Дарими, «Саум», 9; Әхмәд Ибн Хәнбәл, 4/194).

عَنْ اَبِى سَعِيدٍ الْخُدْرِىِّ (رضى الله عنه) قَالَ رَسُولُ اللهِ صلى الله عليه و سلم « السَّحُورُ اَكْلُهُ بَرَكَةٌ فَلاَ تَدَعُوهُ وَ لَوْ اَنْ يَجْرَعَ اَحَدُكُمْ جُرْعَةً مِنْ مَاءٍ فَاِنَّ اللهَ عَزَّ وَ جَلَّ وَ مَلاَئِكَتَهُ يُصَلُّونَ عَلَى الْمُتَسَحِّرِينَ»

Әбү Сәгид әл-Худри (радыйаллаһу ганһү) тапшырган хәдистә Рәсүлүллаһ (саләллаһу галәй­­һи вәссәләм) болай әйткән: «Сәхәр ашау бәракәтле, аны ашамыйча калмагыз. Һич булмаса, арагыздан берегез бер йотым су эчсен, чөнки Аллаһы Тәгалә һәм фәрештәләре сәхәр ашаганнарга саләт әйтә (муллык һәм нур яудырырлар)» (Әхмәд Ибн Хәнбәл, «Әл-Мүснәд», 3/12, 44, 4/377).

Сәхәр ашарга йокыдан тору көндез тотылачак ураза өчен көч туплау була. Моңа ишарәләп Пәйгамбәребез (саләллаһу галәйһи вәссәләм) әйткән:

اِسْتَعِينُوا بِقَائِلَةِ النَّهَارِ عَلىٰ قِيَامِ اللَّيْلِ وَبِاَكْلِ السَّحُورِ عَلىٰ صِيَامِ النَّهَارِ

«Көндезен йоклап алыгыз, төнлә торып тәһәҗҗүд намазын укыгыз, сәхәр ашап, көндезге уразагыз өчен көч туплагыз» (Али Әл-Мүттаки, «Кәнзүл-Уммал», №21484, 7/803).

2. Сәхәрне кичектерү, ифтарны ашыктыру.

عَنْ سَهْلِ بْنِ سَعْدٍ (رضى الله عنه) اَنَّ رَسُولَ اللهِ صلى الله عليه و سلم قَالَ « لاَ يَزَالُ النَّاسُ بِخَيْرٍ مَا عَجَّلُوا الْفِطْرَ»

Сәхл Ибн Садтан (радыйаллаһу ганһү) риваять ителгәнчә, Рәсүлүллаһ (саләллаһу галәйһи вәссәләм): «Кешеләр (вакыты җиткәч) ифтар кылырга ашыккан вакытта даими хәердә булырлар», – дигән (Бохари, «Саум», 45). Бу очракта кояш баегач та ифтар кылу тиеш һәм бу бик мөһим сөннәт. «Уйунул мәзаһиб» аңлатмаларында әйтелгәнчә, ифтарны – ашыгып, сәхәрне соңарып кылу сөннәт була. Чөнки төнлә ураза тоту бидгать гамәл. Ифтар кичектерелсә, кеше төнлә ураза тоткандай бидгать гамәл кылган була. Әбү Һүрайра (радыйаллаһу ганһү) тапшырган бер хәдистә Пәйгамбәребез (саләллаһу галәйһи вәссәләм) Аллаһы Тәгаләнең:

عَنْ اَبِي هُرَيْرَةَ رَضِىَ اللهُ عَنْهُ قاَلَ قَالَ رَسُولُ اللهِ صَلَّى اللهُ عَلَيْهِ وَسَلَّمَ:

 قاَلَ اللهُ عَزَّ وَ جَلَّ: اَحَبُّ عِباَدِي اِلَيَّ اَعْجَلُهُمْ فِطْرًا

«Иң сөекле колларым – уразаларын алдан ачучылар», - дип әмер иткәнен сөйләгән (Тирмизи, «Саум», 13, №700, 3/83).

Ибн Гомәр (радыйаллаһу ганһү) тапшырганча, Пәйгамбәребез (саләллаһу галәйһи вәссәләм) болай дигән:

عَنِ ابْنِ عُمَرَ رَضِىَ اللهُ عَنْهُمَا قاَلَ قاَلَ رَسُولُ اللهِ صَلَّى

 الله عَلَيْهِ وَ سَلَّمَ : ثَلاَثٌ مِنْ سُنَنِ الْمُرْسَلِينَ تَأْخِيرُ السَّحُورِ وَتَعْجِيلُ اْلاِفْطاَرِ وَوَضْعُ الْيَمِينِ عَلىٰ الشِّمَالِ تَحْتَ السُّرَّةِ فىِ الصَّلاَةِ

«Өч нәрсә рәсүлләрнең сөннәте була: сәхәрне кичектерү, ифтарны ашыктыру, намазда уң кулны сул кулның өстенә, көндек астына кую» (Табәрани, «Әвсад», №1905; «Сагыйр», №279; «Кәбир», 11/7, Хәйсәми, №4880-4882, 3/368-369; Зәбиди, «Итхаф», 3/37; «Бәдайигус Санайи», 2 том, 105 б.).

Сәхәрне кичектерүнең мөстәхәблеге көндез тотасы уразага ярдәм итүендә. Моның мөстәхәб булуы төн дәвамында шикләнмәүдә. Әгәр шик-шөбһә бар икән, дөрес караш нигезендә, бу мәкруһ була. Мәсәлән, «Бәдайи» дип аталган әсәрдә дә шулай диелгән.

Һава болытлы булган чакта, ифтарны ашыктыру мөстәхәб түгел. Якынча фараз кылу буенча кояш батмастан ифтар кылырга ярамый. Мөәзин азан әйткән булса да (Ибн Габидин, «Рәддүл Мохтар», 1 том, 420 б.).

3. Кеше таң ату хакында шикләнә торган булса, аның өчен ашамыйча тору мөстәхәб була. Әбү Йосыф (рәхмәтуллаһи галәйһи) Әбү Хәнифәнең (рәхмәтуллаһи галәйһи) сөйләгәннәрен тапшырган. Әбү Хәнифә (рәхмәтуллаһи галәйһи) болай дигән: «Таң ату-атмау турында шик-шөбһә бар икән, ашамыйча тору минем өчен яхшырак». Чөнки таңның аткан булу ихтималы бар. Алдан ашап кую уразаны бозарга мөмкин. Димәк, мондый очракларда сак булырга кирәк. Таңның ату-атмау мәсьәләсендә шөбһәләнелгән чакта ашасаң, казаның ваҗиб булуы хөкеме чыгарылмас. Чөнки уразаның бозылуында шик бар.

Кояшның батуыннан шикләнелсә, ифтар кылу дөрес булмас. Чөнки кояшның батмаган булу ихтималы бар. Бу очракта ифтар кылу уразаны бозарга мөмкин. Кояшның батуында шикләнелә торган булып, ифтар кылынса һәм моннан соң да бу хәлгә ачыклык кертелмәсә, «Асл» исемле әсәрдә дә, Кудуринең «Мухтасарул Кәрһи» әсәрендә дә бу хакта бер нәрсә дә әйтелмәгән. «Мухтасарут Тахави» дип аталган әсәрдә Казый әйткән: «Бу очракта каза кылу тиеш» («Бәдайиус Санайи», 2 том, 106 б.).

 4.Ураза тотучының тоткан уразасы кабул ителсен өчен ифтар вакытында укый торган догасы да сөннәт. Мәсәлән:

عَنِ ابْنِ عُمَرَ قَالَ كَانَ النَّبِىُّ اِذَا اَفْطَرَ قَالَ: ذَهَبَ الظَّمَأُ وَابْتَلَّتِ الْعُرُوقُ وَثَبَتَ اْلاَجْرُ اِنْ شَأَ اللهُ

Ибн Гомәр (радыйаллаһу ганһү) тапшырганча, Рәсүлүллаһ (саләллаһу галәйһи вәссәләм) ифтар кылганда: «Сусавым басылды, тамырларым суланды, иншә Аллаһ, әҗеренә ирештем», – дия торган иде (Әбү Дауд, «Сыйам», 22, №2357, 343 б.).

 

ДОГАНЫҢ УКЫЛЫШЫ

عَنْ مُعَاذِ بْنِ زُهْرَةَ اَنَّهُ بَلَغَهُ اَنَّ النَّبِىَّ كَانَ اذِاَ اَفْطَرَقَالَ: اَللَّهُمَّ لَكَ صُمْتُ وَعَلَى رِزْقِكَ اَفْطَرْتُ

Мөгаз Ибн Зүһрә (радыйаллаһу ганһү) тапшырган бер риваятьтә Пәйгамбәребез (саләллаһу галәйһи вәссәләм) ифтар кылганда: «Әй, Аллаһым! Синең өчен ураза тоттым һәм Синең ризыкларың белән авыз ачам», – дия торган булган (Әбү Дауд, «Сыйам», 22, №2358, 343 б.).

Ибн Габбас сөйләп калдырган риваятьтә, Рәсүлүллаһ (саләллаһу галәйһи вәссәләм) ифтар вакытында болай дога кылган:

اَللَّهُمَّ لَكَ صُمْناَ وَعَلَى رِزْقِكَ اَفْطَرْناَ فَتَقَبَّلْ مِنَّا اِنَّكَ اَنْتَ السَّمِيعُ الْعَلِيمُ

«Әй, Аллаһым! Синең өчен ураза тоттык. Ризыгың белән ифтар кылабыз. Бездән кабул ит, чөнки Син барысын да ишетәсең дә, беләсең дә» (Ибн Сүнни, Нәвави, «Әл-Әзкәр», 173 б.).

Габдуллаһ ибн Гамр ибн Гас (радыйаллаһу ганһү) авыз ачканда шушы доганы кылган:

اَللَّهُمَّ اِنىِّ اَسْأَلُكَ بِرَحْمَتِكَ الَّتِى وَسِعَتْ كُلَّ شَىْءٍ اَنْ تَغْفِرَلىِ ذُنُوبِى

«Әй, Аллаһым! Һәрнәрсәгә җитешле булган рәхмәтең белән минем гөнаһларымны гафу итүеңне үтенәм» (Ибн Мәҗа, Ибн Сүнни, Нәвави, «Әл-Әзкәр», 173 б.).

Әбүл Алийә (рәхмәтуллаһи галәйһи) болай дигән: «Ифтар вакытында һәркем:

اَلْحَمْدُ ِللهِ الَّذِى عَلاَ فَقَهَرَ وَاْلحَمْدُ ِللهِ الَّذِى نَظَرَ فَخَبَرَ وَالْحَمْدُ ِللهِ الَّذِى مَلَكَ فَقَدَرَ وَالْحَمْدُ ِللهِ الَّذِى يُحْيِى الْمَوْتٰى

«Барлык мактаулар Бөек һәм Җәзалаучы Аллаһы Тәгаләгә булсын. Барлык мактаулар барысын да күргән һәм барысын да белгән Аллаһы Тәгаләгә булсын. Барлык мактаулар барысына да кодрәте җиткән Аллаһы Тәгаләгә булсын. Барлык мактаулар үлеләрне терелтүче Аллаһы Тәгаләгә булсын», – дип дога кылса, барлык гөнаһларыннан арынып, анасының аны тудырган көндәге кебек саф калачак» (Абдулкадир-и Гәйлани, «Әл-Гунья», 1/335).

5. Үзен ифтар кылдырып сыйлаган кешеләргә дога кылу да сөннәт. Мәсәлән, Әнәс (радыйаллаһу ганһү) тапшырганча, Пәйгамбәребез (саләллаһу галәйһи вәссәләм) Сад Ибн Убадәдә (радыйаллаһу ганһү) икмәк белән зәйтүн мае ашаганнан соң:

اَفْطَرَعِنْدَ كُمُ الصَّائِمُونَ وَاَكَلَ طَعَامَكُمُ اْلاَبْرَارُ وَصَلَّتْ عَلَيْكُمُ الْمَلآئِكَةُ

«Яныбызда ураза тотучылар ифтар кылсын, ризыгыгызны яхшы күңелле кешеләр ашасын һәм фәрештәләр сезгә саләт әйтсен», – дип дога кылган (Әбү Дауд, Нәвави, «Әл-Әзкәр», 173 б.);

6. Авыз ачканда хөрмә кабу да сөннәт гамәл. Мәсәлән:

عَنْ سَلْمَانَ بْنِ عاَمِرٍ رَضِىَ اللهُ عَنْهُ قاَلَ قَالَ رَسُولُ اللهِ صَلَّى اللهُ عَلَيْهِ وَسَلَّمَ: اِذَاكَانَ اَحَدُكُمْ صَائِمًا فَلْيُفْطِرْ عَلَىالتَّمْرِ فَاِنْ لَمْ يَجِدِ التَّمْرَ فَعَلَى اْلمَأِ فَاِنَّ الْمَأَ طَهُورٌ

Сәлман Ибн Әмир (радыйаллаһу ганһү) тапшырган бер хәдистә Рәсүлүллаһ (саләллаһу галәйһи вәссәләм) әйткән: «Берегез ураза тоткач, хөрмә белән авызын ачсын, хөрмә тапмаса, су эчеп ифтар кылсын. Чөнки су – пакьләүче (сусауны баса һәм ашказанын юа)» (Тирмизи, «Зәкят», 26; Нәсаи, «Сыйам», 28; Ибн Мәҗа, «Сыйам», 25; Әбү Дауд, «Сыйам», 21, №2355; Әхмәд Ибн Хәнбәл, 4/17-18, 213-215).

Әнәс Ибн Мәлик (радыйаллаһу ганһү) болай дигән: «Рәсүлүллаһ (саләллаһу галәйһи вәссәләм) намаз укыганчы өлгергән хөрмә белән авыз ача иде. Яңа өлгергән хөрмә тапмаса, кипкән хөрмә белән ифтар кыла иде. Анысы да булмаса, берничә йотым су эчә иде» (Әбү Дауд, «Сыйам», 21, №2356, 343 б.).

Имам Раббани (рәхмәтуллаһи галәйһи) язган бер хатында бу хакта болай дигән: «Хөрмәнең бәрәкәтле булуы, аның агачы кеше кебек барлык бәрәкәтләрне туплау үзенчәлеге һәм гаделият (туры һәм төз үсүе) сыйфаты белән яратылган булуында. Ул Адәм галәйһиссәләмнән калган балчыктан яратылганга күрә, Пәйгамбәребез (саләллаһу галәйһи вәссәләм) аны «Адәм углының апасы» дип атаган. Мәсәлән, Галидән (радыйаллаһу ганһү) тапшырылган бер хәдистә Рәсүлуллаһ саләллаһу галәйһи вәссәлам:

عَنْ عَلِىٍّ رَضِىَ اللهُ عَنْهُ قَالَ رَسُولُ اللهِ صَلَّى اللهُ عَلَيْهِ وَسَلَّمَ:

 اَكْرِمُوا عَمَّتَكُمُ النَّخْلَةَ فَاِنَّهَا خُلِقَتْ مِنْ فَضْلَةِ طِينَةِ آدَمَ

«Апагыз булган хөрмә (финик) белән сыйлагыз. Чөнки ул Адәм галәйһиссәләмнән калган балчыктан яратылган», – дип әмер иткән («Кәнзүл-Уммал», 12/338, №35300).

Хөрмәне бәрәкәтле дип атау аның барлык бәрәкәтләрне туплау үзенчәлегеннән килә. Аның җимеше белән авыз ачу ураза тоткан кешенең үз кисәге белән ифтар кылуын белдерә. Бу уңайдан хөрмә ашаган кеше аның хакыйкатенә салынган чиксез камиллекне (фазыйләте һәм өстенлекләре) үзендә туплаган була. Бу мәгънә хөрмәнең теләсә кайсы вакытта ашалуында хасил булса да, ураза тотучы өчен, комачаулаучы җенси теләкләрдән һәм вакытлы ләззәтләрдән тыелып торуы сәбәпле, ифтар вакытында тагын да фазыйләтлерәк булыр һәм бу мәгънәнең авыз ачканда барлыкка килүе кешене тагын да камилләштерә.

Әбү Һүрайра (радыйаллаһу ганһү) тапшырган бер хәдистә Пәйгамбәребезнең (саләллаһу галәйһи вәссәләм):

عَنْ اَبِى هُرَيْرَةَ (رضى الله عنه) قَالَ رَسُولُ الله صلى الله عليه و سلم

 « نِعْمَ سَحُورُ الْمُؤْمِنِ التَّمْرُ»

«Хөрмә (финик) мөселманның иң яхшы ифтар ризыгы», – дип әйтеп, хөрмәнең файдасы кеше хакыйкатен тулыландырганны белдергән (Әбү Дауд, «Сыйам», 16, №2345).

Һич тә ризыкның хакыйкатен тулыландырудан түгел. Бу мәгънәгә уразалы килеш ирешеп булмаганга күрә, хөрмә белән сәхәр ашарга киңәш ителгән. Хөрмәдә барлык ашала торган нәрсәләрнең файдасы бар һәм хөрмәнең бәрәкәте ифтар вакытына кадәр дәвам итә. Шушы ризык файдасы бары тик шәригать рөхсәт иткән рәвештә генә тукланганда, шәригатьнең чикләреннән кыл кадәр дә чыкмаганда гына барлыкка килә. Шулай ук бу файданың хакыйкате хөрмә ашаган кеше бары тик хакыйкатькә һәм күңел тынычлыгына ирешкән, Аллаһны зикер итүеннән йөрәге хозурланган булганда гына тормышка аша. Бу очракта ризыкның тышкы күренеше ашаучының гәүдәсенә ярдәм итәр. Ризыкның эче ашаучының тышкы кыяфәтен камилләштерер (ризыкта булган рухи көч ашаучының рухи көчен үстерүгә сәбәп була).

Югыйсә ашалган ризыкның файдасы бары тик тышкы кыяфәткә генә бәйле булыр, аны ашаган кеше рухи яктан кимчелекле булып калыр.

اِجْتَهِدْ فِى جَعْلِ اُكُلٍ جَوْهَرًا . ثُمَّ كُلْ مِنْ بَعْدِ ذَا مَا تَشْتَهِى

«Башта ашыйсы ризыгыңны җәүһәр итәргә тырыш, аннан соң җаның теләгәнне аша».

Бу сүзләр (ризыкның ашаучыны тулыландыруы турында) ифтарны ашыктыруның, сәхәрне ки­чек­терүнең сере. Вәссәлам («Әл-Мәктүбәтүр Раббаниййә», 1/141-142).

7. Кайберәүләр ялгыш аңлаганча, рамазан уразасыннан тыш нәфел уразасы тоткан кеше янында ризык ашау мәкруһ булмыйча, киресенчә, ураза тотучының савабын арттыруга сәбәп булган сөннәт санала. Мәсәлән:

عَنْ اُمِّ عِمَارَةَ وَ بُرَيْدَةَ رَضِىَ اللهُ عَنْهُماَ قاَلَ قَالَ رَسُولُ اللهِ صَلَّى اللهُ عَلَيْهِ وَسَلَّمَ:

اِنَّ الصَّائِمَ تُصَلىِّ عَلَيْهِ الْمَلآئِكَةُ اِذَا اُكِلَ عِنْدَهُ حَتّٰى يَفْرُغُوا نَأْ كُلُ اَرْزَاقَنَا وَفَضْلُ رِزْقِ بِلاَلٍ فىِ اْلجَنَّةِ شَعَرْتَ يَابِلاَلُ اَنَّ الصَّائِمَ تُسَبِّحُ عِظَامُهُ وَتَسْتَغْفِرُلَهُ اْلمَلآئِكَةُ مَااُ كِلَ عِنْدَهُ

Өмме Игъмарә һәм Бүрәйдә (радыйаллаһу ганһүмә) тапшырган риваятьтә Рәсүлүллаһ (саләл­лаһу галәйһи вәссәләм) Билалны (радыйаллаһу ганһү) табынга чакырган. Билал: «Мин ураза тота идем», - дигәч, Рәсүлүллаһ (саләллаһу галәйһи вәссәләм) болай дип әйткән: «Ураза тотучы янында ашаганда, ризык ашалып беткәнчегә кадәр фәрештәләр уразалы кешегә саләт (дога) әйтеп торырлар. Без ризыкларыбызны ашаганда (уразалы кеше) Билалның мул ризыгы җәннәттә көтә. Әй, Билал! Беләсеңме? Уразалы кеше янында ашалган вакытта сөякләре тәсбих итәр һәм фәрештәләр аның өчен ярлыкау сорарлар» (Мүнзири, «Әт-Тәргыйб», №1627-1628, 2/145-146; Табәрани, Әвсад, Хәйсәми, №5225, 3/458).

 

УРАЗА ТОТУЧЫГА МӘКРУҺ БУЛГАН НӘРСӘЛӘР

1. Сәбәпсез берәр нәрсәне кабып карау.

Нәфел уразасы тотканда да бу эш уразаның бозылуына сәбәп булырга мөмкин. «Тахтави» дип аталган әсәрдә шушы исем астында бирелгән әлеге мәгълүмат бар.

Хатын-кызның ире рөхсәтеннән башка нәфел уразасы тотуы мәкруһ була. Ләкин ире хаста, уразалы яки хаҗ яисә гомрә ихрамына кергән булса, мәкруһ булмас. Бу очракларда ирнең хатынын уразадан тыюы дөрес булмас.

Тотачак уразасы эшләгән эшендә зыян итә торган булса, эшче эш бирүченең рөхсәтеннән башка нәфел уразасы тотмас. Әгәр зыян итмәсә, эш бирүченең рөхсәтеннән башка да нәфел уразасы тотуы дөрес булыр.

Бер кешенең кызы, анасы, кыз кардәше аның рөхсәтеннән башка гына нәфел уразасы тота алалар («Тахтави галә Мәракил Фәлаһ», 559 б.).

Уразалы кешенең бал яки зәйтүн мае сатып алганда, тәмен белү өчен, аларны кабып каравы мәкруһ була.

Бер караш буенча, белеп алуы кирәк булса яки алдану куркынычы булса, бугазга кадәр җибәрмәү (йотмау) шарты белән татып караудан зарар юк.

Уразалы кеше суның эченә кереп коенса, бу аның уразасын бозмас. Ләкин мәкруһ булыр («Фәтава-и Һиндиййә», 1 том, 199 б.).

2. Сәбәпсез берәр нәрсәне чәйнәү.

Уразалы бер хатынның баласына ашатачак ризыкны күремле башка бер хатыннан чәйнәт­термичә, үзе чәйнәве шуңа охшаш нәрсә була. Әгәр мондый мөмкинлек булмаса һәм уразалы хатын ризыкны үзе чәйнәргә мәҗбүр булса, баласын саклау максатыннан, моны үзе эшләр: бернинди дә зыян булмас.

Хатын-кызның ире холыксыз кеше булып, пешергән ризыгының тәмен белү өчен, аны татып каравы рөхсәт ителә («Тахтави галә Мәракил Фәлаһ», 559 б.

3. Шикәре булмаган сагызны чәйнәү.

Бу сагызның бернәрсәсе дә төкерек белән бергә ашказанына китмәскә тиеш. Шикәрсез сагызны чәйнәүнең мәкруһ булуы сагыз чәйнәүченең уразасы бозылу шигеннән килә. Бу очракта хатыннарның да, ирләрнең дә хәлләре бертигез. Уразалы булмаган чакта хатыннарның сагыз чәйнәүләре мөстәхәб. Ирләр өчен бу мәкруһ гамәл була. Ләкин берьялгызы гына калганда сагыз чәйнәве мәкруһ булмас.

4. Ураза тотучының хәләлен үбүе дә мәкруһ.

Бушану яки җенси якынлык кылмаячакларыннан ышанычлары булмаса, ураза тоткан кешенең хатынын үбүе һәм башкача дәвам итәчәк мөнәсәбәте мәкруһ була. Чөнки болар уразаның бозылуына сәбәп булырга мөмкин. Ләкин үзләренең гамәлләреннән имин булсалар, моның бернинди зыяны юк. Мәсәлән, әнсарлардан берсе Ата Ибн Ясар (радыйаллаһу ганһү) болай дигән: «Рәсүлүллаһ саләллаһу галәйһи вәссәләмнең чорында уразалы кеше хатынын үпкән. Соңыннан хатынына бу хакта Пәйгамбәребездән (саләллаһу галәйһи вәссәләм) сорарга кушкан. Хатыны Рәсүлүллаһтан (саләллаһу галәйһи вәссәлам) сорагач, ул:

اِنَّ رَسُولَ اللهِ يَفْعَلُ ذَالِكِ

«Һичшиксез, Рәсүлүллаһ та (саләллаһу галәйһи вәссәләм) моны эшли», – дип җавап кайтарган. Хатын бу җавапны иренә кайтып сөйләгәч, ул: «Пәйгамбәребезгә кайбер мәсьәләләрдә аерым рөхсәт бирелгән булырга мөмкин. Син бар, яңадан сора», - дигән. Хатын Рәсүлүллаһка (саләллаһу галәйһи вәссәлам) барып, иренең бу сүзен сөйләгән. Рәсүлүллаһ (саләллаһу галәйһи вәссәләм):

اَنَا اَتْقَاكُمْ ِللهِ عَزَّ وَجَلَّ وَاَعْلَمُكُمْ بِحُدُودِهِ

«Аллаһтан иң күп курыккан да, Ул билгеләгән чикләрне башкалардан яхшырак белүче дә мин», – дип әйткән (Әхмәд Ибн Хәнбәл, «Әл-Мүснәд», 5/434; Хәйсәми, 4966, 3/389).

Әбү Һүрайра (радыйаллаһу ганһү) әйткән: «Рәсүлүллаһтан (саләллаһу галәйһи вәссәләм) бер яшь кеше, ураза тоткан чакта үбәргә ярыймы, дип сораган. Аңа Пәйгамбәребез «үбәргә ярамый» дип җавап кайтарган. Бер карт кеше шушы ук сорауны биргәч, аңа «ярый» дигән һәм:

اِنَّ الشّٰابَّ لَيْسَ كَالشَّيْخِ

«Яшьләр картлар белән бер түгел», – дип тә өстәгән (Табәрани, Әвсад, Хәйсәми, №4963, 3/388-389).

Уразалы кешенең үз хатыны белән киемсез килеш бер-берсенә сарылулары, нәфесен буйсындыра алса да, алмаса да – мәкруһ була. Фикыһ китапларында мондый күренешне «фәхешкә керешү» дип атаганнар. Уразалы кешенең хатынының иреннәрен суырып үбүе дә мәкруһ була. Моны «фәхешнең башы» дип атаганнар.

5 Уразалы кешенең истинҗа кылганда арттырулары мәкруһ.

Чөнки тәһарәтләнгән чакта арттырып, чиктән узып, арт юлга суны эчкә кертеп юыну суның күп тотылуына сәбәп кенә була. Шулай ук тәһарәнләнгәндә авызны чайкау һәм борынны су белән юдыруда арттырып җибәрү дә мәкруһ була.

Шәмсүл Әиммә Хүлвани (рәхмәтуллаһи галәйһи) авызны чайкаганда арттыруны: «Авызда суны күп тоту, авызны су белән тутыру була. Авыз эчендә суны гырылдатып чайкау түгел», - дип аңлаткан. Ләкин бу аңлатма мөселманнар арасында иң танылган карашка каршы килә. Чөнки, мәгълүм караш буенча, авызны алай чайкау мәкруһ гамәл.

6. Төкерекне авызда махсус җыеп, аннары аны йоту мәкруһ.

Моның мәкруһ булуы, уразалы кешене шик-шөбһәдән арындырудан гыйбарәт.

7. Әбү Хәнифә (рәхмәтуллаһи галәйһи) тапшырганча, уразалы кешенең тәһарәт өчен кирәгеннән артык авызын чайкавы һәм борынны су белән юдыруы, бөтенләй юынуы, суны башыннан коюы, суның эченә кереп утыруы, юеш киемнәргә төренүе мәкруһ.

Әбү Йосыф фикеренчә, болар мәкруһ түгел. Киң таралган караш та шушы була. «Мухити Сәраһси»дә дә шулай диелгән.

8. Кан алдыру, авыр эш кебек үзен ураза тотканда хәлсезләндерергә мөмкин нәрсәләрне кылу мәкруһ.

9. Ураза тотачак кешенең мөмкин булган хәлдә җенси якынлыктан соң төнлә юынмыйча иртән торуы да мәкруһ («Фәтава-и Һиндиййә», 1 том, 199 б.; «Тахтави галә Мәракил Фәлаһ», 560 б.; «Бәдайигус Санайи», 2 том, 105-106 б.). Ләкин шуны да әйтергә кирәк, уразалы кешенең төшләнүе уразасына зарар итми, җенси якынлыктан соң иртән юынырга мәҗбүр булып торуы да мәкруһ түгел. Иртән госел коенып, ураза тотуын дәвам иткәндә һәм госеле дә иртәнге намазны кылырга комачауламаган очракта, кеше гөнаһлы булмас. Мәсәлән:

عَنْ اَبِى بَكْرٍ بْنِ عَبْدِ الرَّحْمَنِ قَالَ كُنْتُ اَنَا وَ آبِى فَذَهَبْتُ مَعَهُ حَتَّى دَخَلْنا عَلَى عَائِشَةَ ( رضى الله عنها) قَالَتْ اَشْهَدُ عَلَى رَسُولِ اللهِ صلى الله عليه و سلم اِنْ كَانَ لَيُصْبِحُ جُنُبًا مِنْ جِمَاعٍ غَيْرِ اِحْتِلاَمٍ ثُمَّ يَصُومُهُ ثُمَّ دَخَلْنَا عَلَى اُمِّ سَلَمَةَ فَقَالَتْ مِثْلَ ذَلِكَ.

Әбү Бәкер Ибн Абдиррахманның (радыйаллаһу ганһү) болай дип әйткәннәре тапшырылган: «Мин атам белән бергә Гаишә (радыйаллаһу ганһә) янына кердек. Гаишә (радыйаллаһу ганһә): «Рәсүлүллаһ (саләллаһу галәйһи вәссәләм) белән шәһадәт кылам: ул, төшләнүдән түгел, чыннан да җенси якынлыктан соң иртәне каршылар иде һәм соңыннан, җөнеб буларак башлаган көнне ураза тота торган иде», – дип сөйләде. Моннан соң без Өмме Саләмәнең (радыйаллаһу ганһә) янына кердек. Ул да Гаишә (радыйаллаһу ганһә) сөйләгәннәрне кабатлады» (Бохари, «Саум», 25, 2/234).

 

УРАЗАЛЫ КЕШЕГӘ МӘКРУҺ БУЛМАГАН НӘРСӘЛӘР

1. Бушану һәм җенси якынлыкка барып җитмәячәкне белеп үбешү яки кочаклашу.

Гаишә (радыйаллаһу ганһә) әйткән:

عَنْ عَامِرِبْنِ رَبِيعَةَ رَضِىَ اللهُ عَنْهُ قَالَ رَأَيْتُ النَّبِىَّ صَلَّى اللهُ عَلَيْهِ وَسَلَّمَ يَسْتَاكُ وَهُوَ صَائِمٌ

«Пәйгамбәребез (саләллаһу галәйһи вәссәләм) уразалы чакта (хатыннарын) үбә һәм (алар белән) шаярыша торган иде» (Бохари, «Саум», 23, №1826, 2/680; Мөслим, «Сыйам», 12, №2576, 450 б.; «Тахтави галә Мәракил Фәлаһ», 560 б.).

2. Мыекларга май сөртү.

 Бу гамәлдә уразаны бозарлык берни дә юк.

3. Күзгә сөрмә тарту.

Әбү Рафигъ (радыйаллаһу ганһү) тапшырганча: «Пәйгамбәребез (саләллаһу галәйһи вәссәләм) ураза тотканда күзләренә сөрмә тарта иде» (Табәрани, «Әл-Мугҗәмүл Кәбир»; Хәйсәми, «Мәҗмәгуз Зәваид», №4971-4972, 3/391).

Ләкин күзгә сөрмә тарту бизәнү дигән сүз түгел. Бу очракта бизәнү мәкруһ була. Инде сүз бизәнү турында киткән икән, шуны да әйтеп узарга кирәк. Горурлану, масаю максатыннан булмаганда, матур кием кию мөбаһ гамәл санала. Масаю өчен генә киелгән матур кием хәрам була. Масаю өчен киенгәнме, юкмы икәнен болай билгелиләр: кешенең эчке халәте матур кием кигәч тә үзгәрмичә, элеккечә кала икән, димәк, горурлану, масаюның әсәре дә юк.

4. Көннең башында яки ахырында мисвәк куллану мәкруһ түгел.

Киресенчә, мисвәк куллану сөннәт гамәл була. «Кифайә» исемле әсәрдә бу хакта болай диелгән:

عَنْ اَبِى هُرَيْرَةَ رَضِىَ اللهُ عَنْهُ قَالَ قَالَ رَسُولُ اللهِ صَلَّى اللهُ

 عَلَيْهِ وَسَلَّمَ: اَلسِّوَاكُ سُنَّةٌ فَاسْتَاكُوا اَىَّ النَّهَارِ شِئْتُمْ

Әбү Һүрайра (радыйаллаһу ганһү) риваять иткән бер хәдистә Рәсүлүллаһ (саләллаһу галәйһи вәссәләм): «Мисвәк – сөннәт. Мисвәкне көндез үзегез теләгән вакытта кулланыгыз», – дип әмер иткән (Әбү Нугайм, «Хилйәтүл әүлия», 3/49; Дәйләми, Фирдәүс, Нәбхани, «Әл-Фәтхул Кәбир», №7044, 1/649).

5. Уразалы кешене хәлсезләндермәгән очракта кан алдыру мәкруһ түгел.

Мәсәлән, Ибн Габбас, Әнәс һәм Мөгаз Ибн Җәбәл (радыйаллаһу ганһүмә) тапшырганча: «Рәсүлүллаһ (саләллаһу галәйһи вәссәләм) рамазан аенда ураза тотканда икендедән соң кан алдырган иде» (Әбү Дауд, «Сыйам», 29, №2372-2375, 344-345 б.; Бәззар, №1011, 1014; Табәрани, «Әл-Мугъҗәмүл Кәбир», 20/93; Хәйсәми, «Мәҗмәгуз Зәваид», №4995-4999, 3/397).

Ислам шәехләре уразалы чакта кан алдыруның хәлсезләндерүгә китерү ихтималын сәбәп итәләр. Уразалы кеше кан алдыра торган булса, моны кояш бату вакытына кадәр кичектерсә яхшырак булыр, диләр.

6. Тәһарәт алмаганда авызны чайкау һәм борынны су белән юдыру мәкруһ түгел.

7. Гәүдәне суытып җибәрү өчен су коену яки юеш тукыма белән сөртенү, фәтвага нигез булган караш буенча, мәкруһ түгел.

Әбү Бәкер Ибн Абдиррахман (радыйаллаһу ганһү) бер сәхабәнең әйткәннәрен тапшырган: «Пәйгамбәребез (саләллаһу галәйһи вәссәләм) гәүдәсен суытып җибәрү өчен яки уразалы чакта сусавын басу өчен башына су коя иде» (Әбү Дауд, «Сыйам», 27, №2365, 344 б.).

Гомәр (радыйаллаһу ганһү) ураза тотканда киемен юешләтеп өстенә кия торган булган. Бу гамәл гыйбадәтне башкарырга һәм табигый арыганлыктан котылырга ярдәм итә. Югарыда искә алынганча, Әбү Хәнифә (рәхмәтуллаһи галәйһи): «Бу гамәл, гыйбадәтне башкарганда арыганлык барлыкка килү сәбәпле, мәкруһ була», – дигән.

 

УРАЗАНЫ ТОТМАУНЫ МӨБАХ КЫЛА ТОРГАН СӘБӘПЛӘР

1.Сәфәр.

Сәфәр ураза тотмауны мөбах кыла, ераклык дүрт рәкәгатьле намазларны ике рәкәгатьле итеп кылуны мөбах кыла. Рамазанда сәфәргә чыгарга тиеш булган кеше кичтән ураза тотуга ният әйтмәскә дә мөмкин. Шуңа күрә, юлга чыккан көнне ураза тотмаска да була. Ләкин кичтән ураза тотуга ниятләп һәм иртән уразага кереп, көндез сәфәргә чыгарга туры килсә, бу сәфәре, беренче көне булганга, гафу ителерлек сәбәп саналмас. Уразаны өзмичә дәвам итәргә кирәк. Бу көннең уразасын бозган очракта, кәффарәте таләп ителми. Бары тик каза кылырга кирәк.

2. Хасталык.

Рамазан аенда бер кеше ураза тотасы булып та авыруының артуыннан яки сәламәтләнүенең кичегүеннән яисә үлүдән, акылы зәгыйфьләнүдән курыккан очракта, уразаны тотмаска да мөмкин. Ураза тоткан кеше уразасын боза ала. Соңрак шушы тотылмаган яисә бозылган ураза(лар) каза кылына. Ләкин ураза тоткан чакта шушы хәлләргә юлыга алуының фасикъ булмаган мөселман табибы тарафыннан белдерелүе яисә, кешенең электән тупланган тәҗрибәсенә нигезләнеп, мондый хәлләрнең мөмкин булуы кирәк. Югыйсә, коры шик-шөбһәләргә генә нигезләнеп, ураза тотмыйча калу яки уразаны бозу һич мөмкин түгел.

Сәфәрдә чакта яисә хаста булганда ураза тотмауның мөбах кылынуын Аллаһы Тәгалә бу рәвешле боерган:

فَمَنْ كَانَ مِنْكُمْ مَرِيضاً اَوْعَلىٰ سَفَرٍ فَعِدَّةٌ مِنْ اَيَّامٍ اُخَرَ

«Арагыздан берегез чирләсә яки сәфәрдә булса, уразаны тотмасын. Чирле кеше сәламәтләнгәч, сәфәрдәге кеше өенә кайткач, калган көннәрен бер көн өчен бер көн тотып тәмам итәр» («Бәкара» сүрәсе, 184 нче аять).

Хаста кеше ураза тотмаган көннәрендә сәламәт булса яисә юлчы ураза тотмаган көннәрендә мокыйм (бер урында яшәүче) булса, ул көннәрне каза кылулары фарыз булыр. Әгәр уразаларын каза кылып бетергәнче үлеп китсәләр, шуңа игътибар итәргә кирәк: әгәр үлгәнче васыять әйткән булсалар, варислары һәр тотылмаган ураза көннәре өчен фәкыйрьләргә фитр сәдакасын өләшергә тиеш. Мәрхүм васыятен әйтеп өлгермәгән булса, варислары аның исеменнән сәдака бирергә мәҗбүр түгел. Ләкин багышлап бирсәләр, дөрес булыр. Без, хәнәфиләр карашынча, үлгән кешенең якыннары мәрхүмнең кылмаган намазларын яки тотмый калдырган уразаларын аның өчен кыла алмый һәм тота алмый.

Имам Шәфигый (рәхмәтуллаһи галәйһи) Гаишәдән (радыйаллаһу ганһә) тапшырылган әлеге риваятьне дәлил итеп китереп:

عَنْ عَائِشَةَ رَضِىَ اللهُ عَنْهَا قَالَتْ قَالَ رَسُولُ اللهِ صَلَّى اللهُ عَلَيْهِ وَسَلَّمَ:

 مَنْ مَاتَ وَعَلَيْهِ صِيَامٌ صَامَ عَنْهُ وَلِيُّهُ

«Кеше тотылмый калган уразалары булган килеш үлеп китсә, якыннары аның өчен ураза тотар» (Бохари, «Саум», 41, №1851, 2/690), мәрхүмнең тотылмый калган уразаларын аның урынына якыннарының тотуларын дөрес», –

дип әйткән.

3. Йөклелек яки бала имезү.

Рамазан аенда балага узган хатын яки үз баласын яисә башка кешеләрнең балаларын имезгән хатын үзенә яки баласына зарар килер дип курыкса, уразасын боза ала. Соңыннан калдырган уразаларын каза кылыр. Ибн Кәмалгә ияреп, Бохари да: «Сөт анасының бала имезергә билгеләнгән булуы, ягъни баланы имезергә аннан башка хатынның булмавы яки булган очракта да баланың башкадан имәргә теләмәве таләп ителә», - дигән.

Рамазан аенда башка кешеләрнең балаларын имезергә (акчага) килешкән хатын үзенә яки имезгән баласына югарыда санап кителгән зарарларның килүеннән курыкса, уразасын бозуы дөрес була. Баланы имезергә алынуы сәбәпле ваҗиб була. Бәрҗәнди (рәхмәтуллаһи галәйһи), әлеге килешүнең рамазанда төзелүе белән рамазан җиткәнче төзелүе арасында аерма юк, дип белдергән. Садрушшәриа (рәхмәтуллаһи галәйһи) исә: «Бала имезгән хатынның уразасын бозуының хәләллеге килешүнең рамазан аенда төзелүе белән билгеләнә», – дигән.

Ананың ураза тотмавының дөреслеге баласын имезүнең (иренең бай яки фәкыйрь булуы мөһим түгел) дини яктан ваҗиб булуыннан килә. Ире фәкыйрь булган очракта, хатынның баласын имезүе казыйның хөкеме белән ваҗиб була.

4. Дошманга каршы җиһад.

Рамазан аенда дошманга каршы җиһад кылачак мөселман мөҗәһите дошман алдында зәгыйфьләнеп калуыннан курыкса, ураза тотмаска да мөмкин.

5. Берәр эшне эшләргә мәҗбүр итү.

Тормышына тәэсир итәрлек яки берәр әгъзасының авыртуына сәбәп булачак рәвештә эшләнелгән берәр кыенлык сәбәпле уразаны бозу дөрес. Юлчы яки хаста булмаган кеше рамазан аенда мондый куркыныч астында калса, уразасын бозмыйча, үтерелә торган булса, гөнаһлы булмас. Киресенчә, зур савапка ирешер. Чөнки бу кеше дини ныклыгын күрсәткән. Әмма юлчы яки хаста мондый куркыныч астында калып, уразасын бозмыйча үтерелә торган булса, гөнаһлы булыр. Чөнки аларның уразаларын бозуны шәригать рөхсәт иткән. Куркыныч астында булып, мондый мөмкинлектән файдаланмаулары дөрес түгел.

6. Көчле сусызлык яки ачлык.

Бер тәҗрибәгә яки ым-ишарәтләргә яисә бер белдекле мөселман табибының хәбәренә нигезләнеп һәлак булудан яки акылга зәгыйфьлек килүдән яисә кайбер тойгыларның юкка чыгуыннан курыкса, уразаны бозарга мөмкин. Сусау һәм ачлыктан бу дәрәҗәгә җитү уразаны бозуга мөбах кылынган сәбәп булыр. Соңыннан бу уразаны каза кылырга кирәк.

Ибн Габидин (рәхмәтуллаһи галәйһи) уразаны бозу мәсьәләсендә табиб киңәшләренә нигезләнгән очракта, табибның мөселман һәм гадел, тәҗрибәле белгеч булуы шарты турында болай дигән: «Бу шартлар үзендә булмаган табибның биргән киңәшләренә нигезләнеп ураза бозылган очракта, иң ачык караш буенча, кәффарәт кирәк. Әйтерсең лә, таныклык һәм тәҗрибә булмаганга ураза бозылган кебек була. Чөнки таныклык юк икән, өстенлекле карашка урын калмый. Бу да булмаса, бозылган уразаның кәффарәте таләп ителә. Ләкин кешеләрнең күпчелеге бу хакта белми».

7. Күрем һәм нифаслы булу (бала тудырганнан соң кан килү).

Бер хатынның рамазан аенда көндезен күреме башланса яки бала тапса, уразасы бозылган булыр. Күреме һәм нифаслы чагы төгәлләнгәнчегә кадәр хатын-кыз ураза тота алмый.

Бер хатын күреме башланган дип белеп, уразасын боза торган булса һәм шуннан соң ун көн дәвамында күреме башланмаса, иң ачык караш буенча, ул моның кәффарәтен түләргә тиеш. «Заһириййә» исемле әсәрдә дә шулай диелгән.

Рамазан аенда төнлә күремнән арынган хатынның күрем көннәре төгәл ун көн булса, иртәгесе көнне ураза тота башлар. Әгәр күрем көннәре ун көннән азрак булса, шуңа игътибар итәргә кирәк: бу хатын төнлә госел коенганнан соң таң атканчы бераз вакыт калса, ураза тотар. Әгәр госел коенып бетергән вакытта таң атса (сәхәр ашау вакыты керсә), уразаны тота алмас. Чөнки күрем көннәре ун көннән аз булган хатыннар өчен юыну вакыты да күрем вакыты булып санала.

8. Картлык.

Рамазан аенда ураза тота алмаслык дәрәҗәдә карт булган хатын-кыз яки ир кеше ураза тотмаслар. Ураза тота алмаган һәр көн өчен алар фидия (фитыр сәдакасы) бирергә тиеш. Бу кадәр карт булган кешене «шәйх-и фани» дип атыйлар. Ул үлгәнчегә кадәр картлык аңа һәр көнне кимчелек китерә. Әлеге карт кешеләр тота алмаган рамазан уразалары өчен фидияне рамазан аеның башында да берьюлы биреп бетерергә мөмкин. Теләсәләр, рамазан аеның ахырында бирерләр. Әгәр шәйх-и фанинең хәле, фидия биргәннән соң, ураза тота алырлык рәвештә яхшырса, биргән фидиянең хөкеме бушка китәр. Хәтта ураза тотуы аңа ваҗиб булыр. «Ниһайә» исемле әсәрдә дә шулай диелгән.

Разый (рәхмәтуллаһи галәйһи) Хәнәфи сәхабәләреннән тапшырганча, нәфел уразасын тотканда, сәбәпсез уразаны бозу хәләл булмас. «Кафи» исемле әсәрдә дә шулай диелгән.

Мәзһәбтә дөрес караш буларак кабул ителгән фәтва буенча, әгәр кунакка чакыручы нәфел уразасы тотучының бары тик кунак булуыннан гына риза булып, сыйларыннан авыз итмәвенә үпкәләмәсә, ураза тотучы уразасын бозмас. Әгәр, уразасын бозмаган очракта кунак итүченең үпкәләячәген белсә, ул чакта уразасын бозарга тиеш. Соңыннан бу уразасын каза кылырга тиеш. Бөек шәех Шәмсүл Әиммә Хүлвани (рәхмәтуллаһи галәйһи) болай дигән: «Бу хакта сөйләнгәннәрнең иң күркәме шунысы: әгәр, нәфел уразасы тоткан кеше, уразасын бозгач, аны каза кылачагына ышанса, мөселман кардәшен үпкәләтмәс өчен уразасын бозар. Соңыннан бу көнен каза кылыр. Әгәр дә каза кылачагына ышанмаса, уразасын бозмавы белән мөселман кардәшен үпкәләтүдән кыенсынса да, уразасын бозмас.

Әлбәттә, бу сөйләгәннәребез зәвәл вакытына, ягъни өйлә намазы вакыты кергәнчегә кадәр генә кагыла. Зәвәлдән соң уразаны бозмас. Ләкин ана белән атасының хакын хаклауга килгәндә, аларның әмерләре белән уразаны икендегә кадәр бозарга мөмкин, икендедән соң бозылмас.

Бозылган уразаның максатчан яки максатсыз бозылуында аерма юк. Мәсәлән, нәфел уразасына ният иткән бер хатынның күреме башланса, бу уразасын каза кылачак. Ләкин ике бәйрәм һәм тәшрикъ көннәренең уразасы боларга искәрмә була. Чөнки аларны саклау түгел, юкка чыгарырга кирәк булганга, башкарылуы кирәк булмаган кебек, казасы да ваҗиб түгел (Ибн Габидин, «Рәддүл Мохтар», 1 том, 221-223 б.; «Фәтава-и Һиндиййә», 1 том, 207-208 б.; «Тахтави галә Мәракил Фәлаһ», 563-565 б.; «Әл-Мәвсугатүл фикхиййә», 28/97-98).

 

УРАЗАНЫ БОЗМАГАН НӘРСӘЛӘР

Уразалы кеше онытылып китеп ялгыш ашаса, эчсә яки җенси якынлык кылса, уразасы бозылмас. Бу очракта тоткан уразаның фарыз, ваҗиб яки нәфел булуында аерма юк.

Мәсәлән, Әбү Һүрайра (радыйаллаһу ганһү) тапшырган:

عَنْ اَبِى هُرَيْرَةَ رَضِىَ اللهُ عَنْهُ قَالَ قَالَ رَسُولُ اللهِ صَلَّى اللهُ عَلَيْهِ وَسَلَّمَ:

 مَنْ نَسِىَ وَهُوَ صَائِمٌ فَأَ كَلَ اَوْ شَرِبَ فَلْيُتِمَّ صَوْمَهُ فَاِنَّمَا اَطْعَمَهُ اللهُ وَسَقَاهُ

«Бер кеше ураза тотканда онытылып китеп ашаса-эчсә, уразасын өзмичә төгәлләсен. Чөнки аны Аллаһы Тәгалә ашаткан һәм эчерткән» (Бохари, «Саум», 26, №1831, 2/682; Мөслим, «Сыйам», 33, №2716, 471 б.) дигән хәдис бу очракка дәлил булып тора.

Онытылып китеп ашаган, эчкән кешене очраткан кеше шуңа игътибар итсен: әгәр хәлсезләнмәстән уразасын тәмамларлык хәлдәге кеше булса, аңа уразалы булуын исенә төшермәү тәхрими мәкруһ була. Әгәр бу кеше тоткан уразасы сәбәпле хәлсезләнә торган, ашавы белән башка гыйбадәтләргә тәкать тота торган булса, аңа уразалы булуын исенә төшермәскә дә мөмкин. Кайбер китапларда бу мәсьәләгә карата болай язылган: «Иң яхшысы – аңа уразалы булуы турында хәбәр бирмәү».

Уразалы кеше онытылып китеп ашаганда-эчкәндә, аның уразалы булуын исенә төшерсәләр һәм ул уразалы булуын хәтерләмичә ашау-эчүен дәвам итсә, ә соңыннан уразалы булуын исенә төшерсә, уразасы бозылган булыр. Чөнки аңа ашавының хәрам булуын исенә төшергәннәр. Дини мәсьәләләрдә бер кешенең хәбәре хөҗҗәт, ягъни ышанычлы дәлил булып тора. Киң таралган караш буенча, бу кешегә кәффарәт тиеш түгел (Ибн Габидин, «Рәддүл Мохтар», 2 том, 394-395 б.).

Авызга су алып чайкаганда һәм борынны су белән юдырганда, су ялгыш ашказанына китсә, шуңа игътибар итәргә кирәк: әгәр бу чакта уразалы булуын онытмаган булса, уразасы бозыла. Аны каза кылырга кирәк. Әгәр уразалы булуын оныткан булса, уразасы бозылмас. «Хуләса» исемле әсәрдә дә шулай язылган.

Бер кеше уразалы башка берәүгә берәр нәрсә ыргытса һәм ул нәрсә уразалы кешенең бугазыннан түбән төшеп китсә, уразасы бозылган булыр. Шулай ук, уразалы кеше госел коенганда су бугазыннан эчкә кереп китсә, уразасы бозыла.

Уразалы берәү таш һәм туфрак кебек ашалмый һәм дәваланылмый торган берәр нәрсәне ашый яки йота торган булса, кәффарәте таләп ителми. Чуерташ, хөрмә төше, таш, мамык, кәгазь яки үлән кебек берәр нәрсә йоткан уразалы кешегә каза кылырга кирәк була, кәффарәте таләп ителми.

Тешләре арасына кысылып калган берәр кечкенә генә ризык кисәген ашап җибәрсә, уразасы бозылмас. Әгәр ул ризык кисәге зуррак булса, ураза бозыла. Ногыт борчагыннан кечерәк булган валчык – аз, ногыт борчагы кадәр яки аннан да зуррак булганы исә күп санала. Тешләре арасына кысылып калган валчыкны чыгарып, кулына алып, аны яңадан ашап җибәрсә, ураза бозылган була. «Кафи» исемле әсәрдә дә шулай диелгән.

Тешләре арасындагы көнҗет бөртеген йотса, уразасы бозылмас. Чөнки аның күләме аз. Ләкин көнҗет бөртеген махсус алып кабып йотса, ураза бозыла. Кәффарәтенең ваҗиб булуы хакында фикыһ белгечләре белдергән. Киң таралган караш буенча, көнҗет бөртеге чәйнәмичә йотылса, кәффарәте таләп ителә. «Гыйасиййә» һәм «Кадихан» әсәрләрендә шул ук хөкем чыгарылган. Бу иң дөрес караш. «Мухити Сәрахси» хезмәтендә шулай диелгән. Әгәр бу көнҗет бөртеге чәйнәп йотылса, ураза бозылмас. Ләкин аның тәме бугазда сизелсә, ураза бозылган була.

Уразалы кеше башка берәүнең төкереген йотса, уразасы бозылыр. Кәффарәте таләп ителми. Уразалы кеше үз төкереген кулыннан авызына алып йота торган булса, уразасы бозылыр. Кәффарәте таләп ителми.

Уразалы кешенең сөйләшкәндә яки башка сәбәптән иреннәре дымланып, аларны ялап алса, уразасы бозылмас. Чөнки бу очракта әлеге кеше иреннәрен ялап алырга мәҗбүр. «Заһиди» хезмәтендә шулай диелгән.

Уразалы кешенең селәгәе авызыннан иягенә кадәр бертуктаусыз агып торса һәм шуны авызына суырып алып йотса, уразасы бозылмас. Чөнки селәгәйнең агуы тәмамланмаган була.

Авыз чайкаганда берәр тамчы су калып, шул төкерек белән йотылса, ураза бозылмый.

Уразалы кешенең теш казналыгыннан кан чыгып, бугазына китә торган булса, шуңа игътибар итәргә кирәк: әгәр төкерек каннан күбрәк булса, бернинди дә зыяны юк. Әгәр канның күләме төкеректән күбрәк булса, ураза бозыла. Икесенең дә күләме бертигез булган очракта «хупланылганча» ураза бозыла.

Ашалмый торган берәр нәрсәдән читләшү мөмкин булмаса, ураза бозылмый. Мәсәлән, чебен уразалы кешенең ашказанына кадәр очып кереп китсә, ураза бозылмый. Чебенне тотып ашаган очракта ураза бозыла. Тик кәффарәте таләп ителми.

Уразалы бер кешенең бугазына һавага таралган берәр томан яки туфрактан яисә төелгән яки сугылган нәрсәләрдән күтәрелгән тузан керсә яки даруның тәмен бугасында тойса, теш сызлавыннан тешенә куйган канәфернең тәме төкереге белән бугазына китсә, уразасы бозылмас.

Әгәр уразалы кешенең күз яше авызына керсә, шуңа игътибар итәргә кирәк: әгәр бу күз яше бер яки ике тамчы гына булса, ураза бозылмый. Әгәр ике тамчыдан да күбрәк булып, хәтта күз яшенең тәме үк тоела торган булса һәм авыз эчендә җыелып йотып ук җибәрелсә, ураза бозылган була. Биттән агып төшеп, авызга кергән тир турында да шуны ук әйтергә кирәк.

Тән тиресе күзәнәкләреннән эчкә сеңеп кергән майлар уразаны бозмый. Суыклыгы эчкә үк үтеп керерлек суда госел коенган кешенең уразасы бозылмый.

Күзенә дару салдыра торган уразалы кеше бу даруның тәмен бугазында хис итсә дә ураза бозылмый.

Бер кеше уразалы килеш хуш исле төтәткечне үзенә якынайтып, төтенен авызына һәм борынына суырса, ураза бозыла. Чөнки бу төтеннән сакланырга мөмкин иде.

Кан алдыру уразаны бозмый. Чөнки Пәйгамбәребез (саләллаһу галәйһи вәссәләм) ихрамда чакта да, уразалы килеш тә кан алдыра торган булган.

Гөлләр, чәчәкләр һәм мускус кебек хуш исләрне иснәү уразаны бозмый.

Карау яки уйлану ярдәмендә бушану, карау һәм уйлану дәвам иттерелсә дә, уразаны бозмый. Чөнки бу кеше җенси якынлык та кылмаган, башка берәүгә кагылмаган да. Һичшиксез, бу хәрам була. Ләкин бу хәрам аркасында ураза бозылмас. Көндезен төшләнү дә уразаны бозмый.

Якынлык кылганда уразалы булуын исенә төшергән кеше бу гамәлләреннән тыелып калыр. Әгәр исенә төшкәннән соң да тыелмаса, уразасы бозыла.

Иртәнге намаз вакыты кергәнлектән куркып, үзен тыеп калуга карамастан, иртәнге намаз вакыты кереп һәм үзен тыеп та мәние агудан туктамаса, берни дә кылырга кирәк түгел.

Әгәр бер кеше мондый хәлдә әлеге гамәлләрен дәвам иттереп, якынлык кылудан туктамаса, ягъни башта тыелып калып, аннан соң якынлык кылуны дәвам иттерсә, кәффарәт таләп ителә.

Рамазан аеның берәр көнендә куркыныч янау сәбәпле җенси якынлык кылырга мәҗбүр ителгән кеше уразасын каза кылырга тиеш (бер көнгә бер көн исәбеннән). Кәффарәте юк. «Фәтава-и Кадихан»да шулай дип әйтелгән. Фәтва биргәндә бу карашка өстенлек бирелә. Шулай ук бер хатын рамазанның бер көнендә ирен җенси якынлык кылырга мәҗбүр итсә, иренә уразасын каза кылырга кирәк була. Кәффарәте таләп ителми. Бу ике мәсьәләдәге мәҗбүриятнең максаты җанын кыю яки берәр әгъзасын зәгыйфьләндерүдән гыйбарәт.

Уразалы бер кеше арт юлына чыбык яки шуңа охшаш берәр нәрсәне тыгып куйса һәм аның бер очы тышка чыгып калса, ураза бозылмас. Ләкин чыбык бөтенләй күренмәслек итеп тыгылса, ураза бозыла. Шулай ук, берәр пычкы чүбе яки җеп кисәге йотса, ураза бозыла. Бу очракта ураза бозылуның сәбәбе –

гәүдәгә кергән нәрсәнең анда калуы. Бу хәлдә гәүдәгә кергән берәр нәрсәнең берәр кисәге тышка чыгып калса яки тыштагы берәр нәрсәгә тиеп тора торган булса, ураза бозылмый. Чөнки бу нәрсә гәүдәдә калмаячак.

Алгы яки арткы юлга коры бармак тыкканда ураза бозылмый. Әгәр тыгылган бармак юеш булса, ураза бозыла.

Ирләрнең җенес әгъзасының эченә су, май һәм шуларга охшаш сыек матдә агып кереп, сидек куыгына кадәр җитсә дә, имам Әгъзам һәм имам Мөхәммәд фикеренчә, ураза бозылмый. Әгәр бу матдәләр ирләрнең җенес әгъзасының эчендә калса, бердәм фикер буенча, ураза бозылмый. Имам Әбү Йосыф фикеренчә, сидек куыгына кадәр барып җиткән очракта ураза бозыла. Биредәге фикер каршылыгы сидек куыгы белән карын арасында үтәрлек юл булу-булмауга бәйле. Мәгълүм караш буенча, мондый юл юк. Сидек, сөзелә барып, сидек куыгында җыела. Мәсәлән, табиблар шулай ди (Зәйләи). Шушы сөйләгәннәребез «Хизанә» исемле әсәргә нигезләнә: «Бер ир кеше җенес әгъзасына мамык тыкса һәм ул мамык күренми торган булса, уразасы бозылыр» дигән фикернең ялгыш булуы әйтелә. Чөнки һәр ике караш буенча да уразаның бозылу сәбәбе сидек юлына куелган нәрсәнең карын бушлыгына барып җитү-җитмәвендә. Бу исә юлның булу-булмавына бәйле.

Уразалы хатын-кыз җенес әгъзасына мамык кисәге тыкса һәм шул мамык күренмәслек булса, ураза бозыла. Әгәр шул мамыкның берәр өлеше тышка чыгып кала торган булса, ураза бозылмый.

Ирләрнең җенес әгъзаларына тыккан мамык­лары эчкә кереп китеп югалса да, бердәм караш буенча, ураза бозылмый. Хатын-кызның җенес әгъзасына май яки шуңа охшаш матдәләр тыгылса, бердәм караш буенча, ураза бозыла.

Уразалы кеше борыныннан акканны кире борын эченә тартып алгач, бугазына кадәр төшеп китсә дә, уразасы бозылмас. Хәтта махсус тартып алганда да бозылмас.

Бер ир хатынын яки бер хатын ирен үпкәч, иреннән мәни, хатыннан берәр тамчы чыкса, һәр икесенең дә уразасы бозылган булыр. Бу көн уразасын каза кылырга кирәк булачак. Әгәр үпкәннән соң хатыннан бер тамчы да чыкмыйча, моннан ләззәтләнсә генә дә, имам Әбү Йосыф фикеренчә, уразасы бозыла, ә имам Мөхәммәд фикеренчә, бозылмый.

Бу хөкем сыйпау, кулдан тоту, муенга сарылу кебек хәрәкәтләргә дә кагыла.

Иртәне җөнеб буларак каршылау уразаны бозмый. Хәтта көне буе җөнеб буларак йөрсә дә, уразасы бозылмый.

Хатынын киеме өстеннән тоткач та мәние чыккан кеше хатынының тән җылылыгын тойса, уразасы бозыла. Тоймаса – бозылмый.

Хатынның җенес әгъзасыннан башка берәр урынга җенси якынлык кылып, мәни чыкмаса, ураза бозылмый. Әгәр мәни чыкса, ураза бозылган була. Моны бары тик каза кылырга кирәк. Кәффарәте юк.

«Фәтхул Кадир» авторы болай дигән: «Ике хатынның бер-берләренә ирләр белән булгандагы кебек гамәл кылуларының хөкеме җенес әгъзасыннан башка урынга якынлык кылгандагы хөкеменә туры килә. Каза кылу кирәкми. Ләкин мәни чыга торган булса, каза кылу тиеш. Кәффарәте таләп ителми».

Кул белән мәни чыгару да шул ук хөкемдә. Ягъни кул белән мәни чыгару өчен гамәл кылса, ләкин мәни чыкмаса, ураза бозылмый. Ә инде мәни чыга торган булса, ураза бозыла, каза кылынуы кирәк.

Кул белән мәни чыгаруның хөкеменә килгәндә:

نَاكِحُ الْيَدِ مَلْعُونٌ

«Кулны никах иткән мәлгун» дигән сүзләр кул белән мәни чыгаруның тәхрими мәкруһ булуын белдерә. Ләкин зинадан курыккан очракта гөнаһ булмас дип өмет ителә (Аҗлуни, «Кәшфүл хафа», «Дүррүл Мохтар», 2 том, 399 б.).

Ибн Габидин «Дүррүл Мохтар»дагы бу гыйбарәне болай аңлаткан: «Зинадан курыкса» гыйбарәсе аңлаешлы булганга, өстәмә түгел. Киресенчә, әгәр зинадан котылу шушы ысул белән мөмкин булса, бу ысул ваҗиб булыр. Чөнки ул зинага караганда җиңелрәк».

«Фәтхул Кадир»дә болай язылган: «Әгәр җенси теләк аны җиңсә һәм җенси теләкне тыю өчен моны кыла торган булса, җәзага тартылмауга өмет ителә».

«Мигъраҗүд Дирайә» авторы өстәп шуны язган: «Имам Әхмәд һәм Шәфигый элек белдергәнчә, бу мәсьәлә рөхсәт ителгән. Ләкин Шәфигыйның яңа гыйбарәсе буенча, кул белән мәни чыгару хәрам була. Ир кешенең хатынының яки җариясенең кулы белән мәниен чыгаруы рөхсәт ителгән».

«Сираҗ» дип аталган әсәрдә әйтелгән: «Әгәр кул белән мәни чыгару турында гына уйланып йөргән кеше ташып торган дәртен тыярга теләсә, өйләнмәгән буйдак булып, җариясе дә булмаса, яисә булып та аңа ниндидер сәбәпләр аркасында якыная алмаса, Әбүлләйс (рәхмәтуллаһи галәйһи): «Мондый кешегә гөнаһ булмас дип өметләнәбез», – дигән. Әмма моны җенси теләген канәгатьләндерү өчен кыла торган булса, гөнаһлы булыр».

Зәйләи (рәхмәтуллаһи галәйһи) болай дигән: «Кул белән мәни чыгару хәләл түгел. Чөнки «Мөэмин» сүрәсенең 5 нче һәм 6 нчы аятьләрендә Аллаһы Тәгалә кешегә җенси якынлыкны бары тик хатыны яки җариясе белән генә мөбах кылган.

Бу исә әлеге ике ысулдан башка җенси теләкне бетерүнең башка ысулы булмауны күрсәтә.

Борынга яки колакка тамызылган дару уразаны боза. Колакка тамызылган су уразаны бозмый.

 

УРАЗАЛЫ КЕШЕНЕҢ КОСУЫ ТУРЫНДА

Косу ике төрле була.

1. Ашказаны бозылу, күңеле болгану сәбәбе белән үзеннән-үзе косу.

2. Бугазга бармакны тыгып яки башка берәр сәбәп белән үзеңне мәҗбүри костыру.

Әгәр косу үзеннән-үзе барлыкка килсә, шуңа игътибар итәргә кирәк: әгәр косык авызга тулмыйча, аз гына булып, үзеннән-үзе кире ашказанына төшеп китсә, бердәм фикер нигезендә, уразаны бозмас. Ләкин эчкә кире кертелгән очракта, Имам Мөхәммәд фикеренчә, ураза бозыла. Имам Әбү Йосыф фикеренчә, бозылмый. Чөнки бу, аз булганга күрә, тәһарәтне бозмаган кебек, уразаны да бозмый.

Әгәр косык авыз эченә тулып, кире ашказанына төшеп китсә, Имам Әбү Йосыф фикеренчә, ураза бозыла. Чөнки авыз тулы косык тәһарәтне боза. Имам Мөхәммәд фикеренчә, бозмый. Ләкин бу косыкның бер өлеше яки бөтенесе дә үзеннән-үзе түгел, махсус йотып җибәрү нәтиҗәсендә кире ашказанына төшерелсә, бердәм фикер буенча, ураза бозыла.

Әгәр косык махсус чыгарылса, шуңа игътибар итәргә кирәк: авыз косык белән тулса, ураза бозыла. Әгәр косык авызны тутырмыйча, аз гына булса һәм үзеннән-үзе кире төшеп китсә, имам Мөхәммәд фикеренчә, ураза бозыла. Әбү Йосыф фикеренчә, бозылмый.

Косык ашказанына кире төшеп киткән очракта, имам Мөхәммәд фикеренчә, бер риваятьтә Әбү Йосыф фикеренчә, ураза бозылмый.

Әбү Йосыфтан тапшырылган башка риваять буенча, ураза бозыла.

Имам Әгъзам фикеренчә, энә чәнчү уразаны боза. Каза кылырга кирәк, кәффарәте таләп ителми.

Имамәйн фикеренчә, ураза бозыла.

Саклыкка нигезләнгән фәтва Имам Әгъзамның карашы. Ягъни энә белән чәнчү уразаны боза (Ибн Габидин, «Рәддүл Мохтар галә Дүррүл Мохтар», 2 том, 395-401 бб.; «Тахтави галә Мәракил Фәлаһ», 542-546 бб.; «Фәтава-и Һиндиййә», 1 том, 302-305 бб.).

 

УРАЗА БОЗЫЛГАНДА КАЗА КИРӘК БУЛГАН, КӘФФАРӘТЕ ТАЛӘП ИТЕЛМӘГӘН ОЧРАКЛАР

1. Уразалы кешенең рамазан уразасын башкарганда чи дөге ашавы.

2. Камыр ашау.

Бу – Әбү Йосыф фикере. Фикыһ галиме Әбүлләйс тә бу карашны хуплый. Имам Мөхәммәд каршылыклы фикер белдергән. Аныңча, кәффарәте таләп ителә.

3.Он ашау.

Әгәр он, май, бал һәм шикәр кебек әйберләрне бергә кушып ашаса, кәффарәте кирәк.

4.Берьюлы күп итеп тоз ашау.

Әгәр берничә тапкырга бүлеп ашалса, аз күләмдә беренче ашау да каза һәм кәффарәтне таләп итә.

5.Ашалуы гадәткә кермәгән, әрмән кызыл балчыгыннан башка балчык ашау.

 Чөнки ул дару түгел. Әгәр балчык ашау гадәткә керсә яисә әрмән кызыл балчыгы ашалса, кәффарәт таләп ителә.

6. Җимеш төше, орлык яки мамык ашау яисә нинди дә булса буяулы җепне чәйнәүдән буялган төкерекне йоту.

Бу гамәлләрне ураза тотуны хәтерләгән хәлдә кылганда шулай була.

7. Гадәттә ашалмаган кәгазь һәм шуңа охшаш нәрсәләрне ашау.

8. Пешерелмәгән һәм тозланмаган айва яисә өлгереп җиткәнче ашалмый торган җиләк-җимешләрне ашау.

9. Суы сыгылган, әмма киптерелмәгән чикләвек ашау.

10. Чуерташ, тимер, җир, таш йоту.

11. Хатын-кызның җенес әгъзасына яки хатын һәм ирнең арт юлына шприц белән укол ясау.

12. Борынга дару салу, бугазга бүрәнкә һәм шуңа охшаш әйберләр белән берәр нәрсә агызу.

13. Колакка май яки дару тамызу.

14. Баштагы берәр яраны дәвалаганда, даруның, тамчылы яисә коры булып, мигә барып җитүе яисә карындагы берәр яраны дәвалаганда ашказанына барып җитүе.

15. Авызга су алып чайкаганда яки борынны су белән юдырганда, суның бугазга кадәр төшүе.

16. Хатынның ирен җенси якынлыкка мәҗбүр иткәндәгедәй куркыныч янаганда ураза бозу.

17. Хатынга янау белән җенси якынлык кылу.

18. Хатын-кызның, җария яки азат хатын булуына карамастан, эштән хасталануыннан куркып, уразасын бозуы.

19. Уразалы йоклаган кешегә су эчерү.

20. Онытылып ашаганнан соң, махсус ашау.

Бу очракта каза кылу кирәк. Чөнки уразаны бозган нәрсә ашказанына барып ирешкән. Кәффарәте таләп ителми, чөнки онытылып ашаганга тиңләштерү белән ураза бозылган була. Бу исә шикле нәрсә.

Әгәр онытылып ашау турындагы хәдистән хәбәрдар булып, онытылып ашау белән уразаның бозылмаячагын белсә, Имам Әгъзам тапшырганча, бу кешегә кәффарәт тиеш түгел. Бу – дөрес караш. Имамәйн каршылыклы фикер белдергән.

Ләкин бер кеше госел коенганда, су ашказанына яки чәч төпләреннән баш миенә җиткән дип уйлап, соңыннан махсус ашаса, һәр очракта кәффарәт кирәк.

21. Онытылып китеп, җенси якынлык кылганнан соң, яңадан махсус рәвештә якынлык кылу. Яисә онытылып китеп җенси якынлык кылганнан соң махсус рәвештә ашау.

22. Ураза тотарга төннән ният итмәгән кеше, көндез, ягъни таң атып, духа вакытына кадәр булган вакыт аралыгында ният иткәннән соң, махсус ашаса, эчсә яки җенси якынлык кылса, бары тик каза кылырга тиеш. Кәффарәт таләп ителми.

Нәсәфи (рәхмәтуллаһи галәйһи) әйткән: «Уразага көндез ният иткән очракта ифтар кылганда кәффарәте таләп ителми». Чөнки, Шәфигый фикеренчә, уразалы булу-булмауда шик бар. Чөнки рамазан уразасында ният төннән әйтелергә тиеш.

23. Төннән уразага ниятләгән кеше, ниятен бозмыйча, юлчы буларак иртәне каршыласа һәм, бер урында яшәүгә ният кылып, соңыннан ашаса, кәффарәте таләп ителми.

Ләкин ашавы хәрам була.

24. Уразага төннән ният иткән чакта мокыйм (бер урында яшәүче) буларак таң аттырганнан соң сәфәргә чыгып, сәфәрдә чакта ашаса һәм махсус рәвештә җенси якынлык кылса, кәффарәте кирәкми.

Чөнки сәфәр шиге бар. Бу очракта кешенең уразасын бозуы хәләл түгел.

Әгәр кеше онытылып калган берәр нәрсәсе артыннан торган җиренә кайтса һәм өендә махсус рәвештә ашаса яисә торган җиреннән аерылганчы ашаса, аннан кәффарәт таләп ителә. Чөнки ватанына, торган җиренә кайту белән сәфәре бозылган була.

25. Бер кеше ураза тотарга да, тотмаска да ният итмичә, төгәл бер көнгә үзен ашау-эчүдән һәм җенси якынлыктан тыйса, кәффарәте кирәкми.

Ураза тотуга ният кылмаганга бары тик каза гына кирәк.

26. Таң аткан булып, таң ату мәсьәләсендә шикләнеп, сәхәр ризыгы ашалганда яки җенси якынлык кылганда да кәффарәт таләп ителми, казасы кирәк.

Чөнки шик бар. Әгәр таңның ату-атмавы мәсьәләсендә берәр нәрсә мәгълүм булмаса, казасы да кирәкми.

27. Кояш батмаган хәлдә, кояшны баткан дип белеп, ифтар ризыгы ашау.

Биредә фараз кылуның максаты – өстенлекле караш. Шик-шөбһә түгел. Чөнки асылда көн дәвам итә. Бу хәлдә кәффарәтен өстән төшерү өчен шикләнү генә җитмәс. Әгәр фараз буенча кояш батмаган булып, ифтар кылынса, кәффарәте кирәкми.

28. Мәет белән яки хайван белән якынлык кылганнан мәни чыкса, каза кирәк. Кәффарәте таләп ителми.

Чөнки җинаять кимчелеге бар. Әлеге гөнаһлар җиңелләрдән түгел. Һичшиксез, бу гамәлләр каргышка этәргеч булырлык иң зур хәрамнарның берсе.

29. Ирнең, хатынның балтырына яки эченә ышкылудан мәни чыгу яки үпкәннән яисә кагылудан мәнинең килүе каза кылуны таләп итә. Кәффарәте кирәкми.

30. Рамазаннан башка уразаны бозу бары тик казаны гына таләп итә.

Чөнки бу очракта рамазанны ихтирам итмәү турында сүз бармый.

31. Йоклаган хатын белән якынлык кылудан хатынга каза кылу кирәк. Кәффарәте кирәкми.

Чөнки бу очракта хатын җинаять кылмаган. Әлбәттә, ир кешегә кәффарәте тиеш.

32. Хатын-кызның җенес әгъзасына берәр нәрсә тамызуы.

33. Бер кешенең арт юлына мамык тыгып, аны эчендә югалтуы.

Мамыкның бер кисәге тышка чыгып калса, ураза бозылмый. Чөнки мамыкның тулысынча эчкә кермәве эчкә һичбер нәрсәнең дә кермәве кебек була.

34. Хатын-кызның җенес әгъзасына мамык тыгып, аны эчендә югалтуы.

Мамыкның бер өлеше тышка чыгып калган очракта ураза бозылмый.

Ирләрнең җенес әгъзасына мамык тыгу турындагы хөкем югарыда китерелгән иде инде.

35. Ашказанына яки баш миенә ирешүен чамалап, бугазга төтен җибәрү.

Әгәр кешенең мондый фикере юк икән, бугазына кергән төтен уразаны бозмый. Бугазга кергән гамбәр, үт агачы һәм иснәлгән яисә суырылган төтен каза һәм кәффарәтне таләп итә.

36. Авыз тулырлык булмаса да, махсус косу.

Әбү Йосыф авызның косык белән тулуын шарт итеп куйган. Бу – дөрес караш. Чөнки авыз тулмыйча, косык аз күләмдә булса, бөтенләй юк хөкемендә булыр.

37. Уразалы булуы исендә чакта килеш теләмичә косканда, авыз тулы косыгын махсус ашказанына кадәр йотып җибәрү.

38. Сәхәр ризыгыннан тешләр арасында кысылып калган ногыт борчагы зурлыгындагы валчыкларны ашау.

Чөнки моннан бик җиңел генә сакланырга мөмкин.

39. Төннән ураза тотуга ният итмәгән кеше көндез ният иткәнче онытылып китеп берәр нәрсә ашап, соңыннан ураза тотуга ният итсә, каза кирәк. Кәффарәте таләп ителми.

Ләкин көндез уразага ният кылганнан соң онытылып китеп ашаса, берни дә таләп ителми.

40. Һуштан язган кеше, әлеге хәлсезлеге ай буена дәвам итсә дә, бары тик каза кылырга тиеш.

41. Рамазан ае буена дәвам итмәгән тилерү.

Бу очракта рамазанда һушыннан язган килеш үткәргән көннәрне каза кылырга кирәк.

Рамазан аен тулысынча акылсыз (тиле) килеш үткәргән кешегә каза кылу тиеш түгел («Тахтави галә Мәракил Фәлаһ», 553-559 бб.).

dumrt.ru

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев