Логотип Казан Утлары
Публицистика

Рафис Корбан «Дни белых журавлей» ХХХІІІ Халыкара Гамзатов фестивалендә катнаша

Чара кысаларында Дагыстан язучылар берлегенең 90 еллыгы билгеләп үтелә.

«Казан утлары» журналының проза бүлеге мөхәррире Рафис Корбан ЮНЕСКО эгидасы астындагы «Дни белых журавлей» ХХХІІІ Халыкара Гамзатов фестивалендә күренекле шагыйрь Рәсүл Гамзатов иҗатына багышланган шигърият бәйрәмендә катнаша. Чара кысаларында Дагыстан язучылар берлегенең 90 еллыгы билгеләп үтелә.

Программа эчтәлегендә Дагыстан язучылар оешмасының 90 еллыгына багышланган фотокүргәзмәне ачу, Рус театрында тантаналы кичә, Махачкаланың Тарки-Тау тавында Дагыстанның халык шагыйре Рәсүл Гамзатовның каберләрен карау, Дагыстан башкаласы үзәгендә шагыйрь һәйкәленә чәчәкләр салу, Рәсүл Гамзатов һәм Дагыстанның халык шагыйре Әнвәр Әдҗиев музеенда булу, республика телевидениесендә түгәрәк өстәлдә катнашу һ.б. каралган.

Галерея

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев