Олуг максатка мәгариф аша килик

«Татар – нинди кодрәтле сүз! Телләр хасиятендәге һәр сүзнең сулышы, кан әйләнеше, җан тибрәнеше бар... Татар – бөркет сүз. Җиле – җиһанда, эзе – җирдә... Татар ... Бу исемдә – йодрыкланган яшен йомгагы. Ана сөте белән кергән ихтыяр көче, үлмәс горурлык, аянычлы хәтер, гарасатлы заманнар кайтавазы сыйган аңа». Боларны шигъри телле, татарның кемлеген белгән генә түгел, аның тирәнгә, тормыш мәшәкатьләренә күмелеп калган җанын тойган, шул тоюны тәэсирле һәм мавыктыргыч стиль аркылы укучыга җиткерә алу сәләтенә ия Марсель Галиев «Рух» китабында (Казан: Татар.кит.нәшр., 2005) яза. Гадәттәгечә, матур яза, дөрес яза. Татар турында образлы итеп, тарихны гомум иңләп яза. Әйе, шундый булган безнең халык. Дәүләтчелеге булганда. Әмма «бу җиңүчән халыкның гаҗәеп батырлыкларын данга күмәргә тарихчылары булмаган. Күпме үлемсез казанышлары онытылырга дучар ителгән. Татарлар тарафыннан без белмәгән күпме мәмләкәтләргә нигез салынган! Бу гаярь халык, беркайчан да җиңелмәсенә ышанган хәлдә, вакытлы дан белән мавыгып, үзенең үткәндәге җиңүләрен мәңгеләштерү турында уйлап та карамаган». М.Галиев француз философы Шарль Лум Монтескьёның бу сүзләрен шул ук китабында китерә. Ярар, тарихта, димәк, шанлы вә данлы булганбыз. Ә хәзер? Хәзер бездә «татар» исеменнән тыш нәрсә калган? Калган. Тел калган, шул үткәннәрне юксыну авазы булып моң калган һәм үзенчәлекле яшәеш калган.

Аһ, туган каумем газиз! Ул мөкаддәс кан белән ул Изге сөткә ни җитәр! Сөт калыр, ватан китәр! Сөт калыр, ватан китәр!

– диюе белән, ягъни, территориаль бүленешне аңлаткан ил чикләре җимерелсә дә, дөньяга мөнәсәбәт, үзара багланыш, үзенчәлекле яшәеш калыр диюе белән Дәрдемәнд мең кат хаклы! Әйе, бары татар гына атна ахырында авылга ял итәргә дип түгел, эшләргә дип кайта. Бары без генә май бәйрәмнәрен өй юарга дип көтәбез; бары безнең авылларда гына бәрәңге бакчасын «аны ничек буш калдырасың инде», дия-дия утыртып бетерәләр...

Яшәеш дигәндә, мин санап үтелгәннәрне генә күздә тотмыйм. Менталитет, милли холык-фигыльне тасвирлап бетерү мөмкин дә түгелдер. Әдипләребез һәрберсе аның бер ягын алып тасвирлаган, үзенчәлеген ачкан. Әдәбият, мөгаен, шул сыйфатларны туплаган банктыр. Шул вакытта гына ул чын мәгънәсендәге әдәбият була аладыр. Мәсәлән, Г.Ибраһимов «Яшь йөрәкләр» әсәрендә татар никрутларын (солдатка алынучыларны) менә ничек сурәтли – бу да безнең яшәешнең, безнең халыкның элеккеге данлы үткәненең бер чагылышы: «Монда кем генә юк! Иң әүвәл күзгә чалына татар никрутлары. Арада төрле кием, төрле кыяфәт булса да, болар күвәзлектә [көязлектә] һәммәсе уртак иде. Булардан һичбере гади киемдә түгел. Бар да ясанган, чибәрләнергә тырышкан. Арада бигрәк купшылары да бар: бүгенге һаваның зәһәр суыгына карамыйча, бу купшы егетләр, эш өчен тегелгән, җылы, ләкин прастуй туннарын, тула чикмәннәрен ташлап, өстләренә бишбилле җылтыр кара бишмәт киеп, никрутлык хөрмәте өчен генә алынган кырык тиенлек бәйләм бүрекне маңгайга кырын салганнар. Такыр баш өчен, колак ут кебек яна, ләкин аңа илтифат итми, чөнки күвәз. Җылтыр кара бишмәтнең бер кесәсеннән кызыл өстенә ак дебет белән эшләнгән, икенчесеннән көрзәк өстенә сары белән чигелгән ике кулъяулыкның салынып торуы егеткә тагын бер аерым күвәзлек бирә... Муенда ак шарф. Аның бер очын алга, икенчесен артка салса, менә сезгә тирә-якны шаккатырырлык купшы егет, ыспай никрут!». Бу – татарлар. Дәүләт киткән, ләкин кан, кан һәм Дәрдемәнд әйткән сөт калган бит! Бөтен халыкларны дер селкетеп торган заманнар геннар хәтерендә, «мин булдырам!» дип яшәгән чаклар һаман канда уйный, шул, Г.Ибраһимов язганча, «күвәзлеккә», ягъни көязлеккә этәрә. Ләкин мондый мин-минлек, әгәр ул эшләр, гамәлләр белән тәэмин ителмәгән булса, тыштан ялтырау, әтәчлек кенә булыр иде. Нәрсәгә таянып шулай купшылана, нәрсә аркылы үзенең тирә-юньдәге халыклардан, заманча итеп әйтсәк, текәрәк икәнен белә татар? Беренче чиратта, белемле һәм гыйлемле булуы, әйләнә-тирәдә үзе белән көн итүче шундый ук халыклардан укый-яза белүе белән аерылып торуына нигезләнә. Әйе, әйе, ул чорлар өчен һәм бүгенге көн өчен дә хәреф тану, сәвәтле (грамотный) булу бик зур күрсәткеч. Теләсә кем моны булдыра алмый, ә татарлар булдыра. Шуңа күрә Карл Фукс татарлар турында: «...этот, уже более двух веков покорённый, и ныне развеянный между русскими, народ, так удивительно умел сохранить свои обычаи, свои нравы и народную гордость, точно как бы они жили отдельно...» – дип яза «Казанские татары» (Казан, 1991) хезмәтендә.

Г.Ибраһимов та татар яшәешенең үзенчәлеген көязлектә генә күрми, халкыбызда киң таралыш алган белем-мәгърифәткә зур игътибар бирә. Әдипнең 1914 елда язып тәмамланган, яңадан совет чоры таләпләренә яраклаштырылып, үзгәртелеп, 1934 елда дөнья күргән «Безнең көннәр» романы бар. Бу гади роман гына түгел, бу – XX йөз башы татар иҗтимагый тормышының энциклопедиясе. Монда төрле сыйныф яшәеше, төрле катлам вәкилләренең сәяси карашлары, революциягә мөнәсәбәте, төрле партияләрнең эшчәнлеге – кыскасы, иҗтимагый яшәешне тәэмин итүче һәр күренеш чагылыш тапкан. Романда шулай ук мәктәп-мәдрәсә, шәкерт күтәрелешләре, аларның эшчәнлеге яхшы күрсәтелә. Беренче эш итеп, татар тормышында, татар яшәешендә генә очрарга мөмкин булган, гыйлемне милләт казанышы буларак бәяләгән һәм гомерен шуңа багышлаган типларны, образларны күздән кичерик. Шундыйларның берсе – Нигъмәт казый.

Шуны искәртик: XX йөз башы татар зыялылары арасында, хәер, татар гына түгел, руслар арасында да, социалист яки революционер булып уйнау үзенә күрә бер мода саналган. Кыскасы, хөкүмәтне, самодержавиене тәнкыйтьләү, аңа каршы көрәшүче булып күренү егетлекнең бер сыйфаты исәпләнгән. Әлеге кызыклы фактка, сәер психологиягә тарихчылар да игътибар итә. Мәсәлән, Вадим Кожинов «Правда сталинских репрессий» (Мәскәү, 2008) китабында болай дип язган: «...напомню, что В.В.Розанов в 1912 году писал: «У француза – «наш старый Фриц». Только у прошедшего русскую гимназию и университет – «проклятая Россия». Как же удивляться, что всякий русский с 16 лет пристанет к партии «ниспровержения» государственного строя».

Нигъмәт казый да – үз чорының баласы. Ул «озын буйлы, таза гәүдәле, киң җилкәле...

Гомәр ДАУТОВ, филология фәннәре кандидаты

*********************************************************

Мәкаләнең дәвамын "Казан утлары" журналының 5нче (май, 2016) санында укыгыз.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: