«НИНДИ ДӘРТ БЕРЛӘ КАЛӘМ СЫЗСАМ ДА…»

Сүз сәнгатенең тарихын өзлексез барыш сыйфатында тасвирлауда һәм андагы теге яки бу күренешләрнең сәбәп-шартларын ачыклауда күчемлелек проблемасын хәл итү мөһим.Әдәби берәмлекне, шул исәптән нәфис текстны бөтен тирәнлегендә аңлатканда, традиция һәм новаторлык төшенчәләре ярдәмгә килә. Галимнәр карашынча, традицияләр узганның бүгенгегә үтеп керүе, шулай икән, аларның яңачалык белән дә тыгыз бәйләнеше бар.  Узган гасыр уртасында, үзенчәлекле поэтик иҗеге белән аерылып торган талантлы яшьләр поэзия мәйданына килгәч, укучыларның бер өлеше аларның форма экспериментларын кабул итми, тәнкыйть сүзләре дә еш яңгырый. Башта алтмышынчы елгылар иҗатына гомуми бәяләр рәвешендә белдерелгән мөнәсәбәт тора-бара вакытлы матбугат битләренә дә үтеп керә — каләм ияләре татар әдәбиятында традициялелек-новаторлык мәсьәләсен күтәреп чыга. Гасырлар дәвамында тупланган әдәби алымнарны, калыпларны, сурәтләү чаралары байлыгын саклау кирәклеге турындагы карашларын тәнкыйтьчеләр теге яки бу мираслар җирлегендә ачарга, аңлатырга омтыла, шул сәбәпле татар әдәбиятында Тукай, Җәлил традицияләре дигән темага юл ачыла. Үзәк матбугатта әлеге исем астында куерган бәхәсләр мәйданына Х.Госман, И.Нуруллин, Н.Фәттах, М.Мәһдиев, Ф.Мусин кебек галимнәр тартыла. Ахыр чиктә яңачалыкның да буш урында барлыкка килмәве, хәтта сүз сәнгатебезнең чишмә башына ук барып тоташуы ачыклана. Әдәби бәхәснең татар шигъриятенең төп көчләре тирәсендә куеруы аңлашыла да. Әлеге шагыйрьләрнең аның үсешенә керткән өлешләре зур. Тукай да, Җәлил дә әдәбият тарихының теге яки бу этапларында калку фигуралар булып тора һәм иҗатларында татар шигърияте ирешкән уңышларны бергә җыя, алга таба үстерә. Бигрәк тә Тукайда борынгы һәм урта гасырларның тел-сурәтләү байлыгы, алымнары, формалары мулдан кулланыла, шул ук вакытта ул үзе дә татар әдәбиятында реформатор санала. Сүз сәнгатебезне халык әдәбияты белән тыгыз бәйләү, анда татар сүзләрен, гади халык сөйләмен активлаштыру, шигърияткә чор сурәтен бөтен тулылыгында кертергә омтылу, шул сәбәпле китаби образлар янәшәсенә автор табышларын китереп кушу, тасвирлау объектына һәм гомумән дә автор мөнәсәбәтенең ачыклыгы, формалар байлыгы, аларның һәм язма, һәм сөйләм поэзиясе белән тыгыз бәйләнеше, көнчыгыш һәм көнбатыш шигъриятләре ирешкән уңышларны синтезлау омтылышы һ.б. – болар барысы да Тукай иҗатының сыйфатларыдыр. Тукай юбилеена мөнәсәбәттә һәм аның энциклопедиясен язу барышында галимнәребез яңадан татар әдәбиятында Тукайчалык темасына әйләнеп кайтты. Әлбәттә, белешмәлектә аны киң планда яктыртып булмый, шунлыктан журналыбыз Тукай һәм башка каләм ияләре язганнар арасындагы бәйләнешләрне ачкан язмалар белән укучыларын таныштыруны кирәкле бер гамәл дип саный. Дәрестә нинди дә булса әсәрне аңлаткан укытучы әдәби традициялелек һәм яңачалык проблемасын читләп уза алмаган кебек, каләмен чарлый гына башлаган яшь иҗатчы да, Тукай мирасын, шәхесен әдәби-рухи маяк иткән һәркем торып-торып Тукайга килә. Без галимнәрне генә түгел, мөгаллимнәрне дә Тукай һәм татар әдәбияты турында уйланулары яисә фәнни эзләнүләре белән уртаклашырга чакырабыз. Тукайның, «дәрт берлә каләм сызган иҗаты»н бер генә каләм иясе дә әйләнеп үтмәгән, әнә шунлыктан әдәбият белемебездә аларның язганнарын Тукайныкы янәшәсенә куеп карау бик мөһим.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: