Милләтебез яшәеше һәм фәлсәфи аңында «Хак» феномены

Фәнни-поэтик трактат

Ислам дине белән тормыш-көнкүрешебезгә гарәп теленнән килеп кергән «хак» сүзе, төрки халыкларның яшәешендә үзәк урын алып, алга таба милләтебезнең дә бөтен киләчәк үзаңын формалаштыруда хәлиткеч роль уйнаган, рухи үсеш тарихында үзенчәлекле әхлакый нигез-кыйблаи көчкә әверелгән; бүген инде ул аның мең еллык үткән юлын, катлаулы язмышын, культура хасиятен аңлауга ярдәм иткән хикмәтле код-ачкыч булып тора. Бу сүзнең, телебездә нык таралып, универсаль кулланылышта йөрүе дә һич очраклы түгел, билгеле; әдәби мирасыбызга, халкыбызның сөйләм теленә, басылып чыккан сүзлекләргә игътибар юнәлтсәк[1], «хак» сүзе барлыкка китергән мәгънә төсмерләренең, дөньяви һәм илаһи яшәештә, дәүләт төзелеше, иҗтимагый аң, фәлсәфә, әхлак нормалары тудыруда, тармакланып, гаять киң диапазондагы кулланыш спектры хасил итүенә тап булабыз.

«Хак» сүзе 1) дөрес (Хак сүзгә җавап юк. Мәкаль), туры (Хак әйткән туганына ярамаган. Мәкаль), гадел (хак гамәл, хак мөнәсәбәт), чын (хак дин), изге (хак юлда), мәгънәләрен дә; 2) бәя куюны да (товар хакы), эш өчен түләү (ни хакка башкарасың?); 3) катнашлык (пай) (хакка керү), матди һәм рухи өлеш (аның хакын да исәплә, сабый хакына кичерәм), шәхси мөлкәт, милек (гаилә хакы, кеше хакына кагылма); 4) хокук (үз хакың хаклау, Хакны әйтергә хакың булсын. Әйтем), вәкаләт (аңа ул хак бирелмәгән); 5) ихтирам итү, игелек-хөрмәт күрсәтү (күңеле китекләрне хаклый бел), олылау-дәрәҗәләү (остаз хакын хаклау; бәйрәм хакына) кебек төшенчәләрне дә; 6) бурыч, вазифаны да (ата-ана хакы, Күрше хакы – Алла хакы. Мәкаль) белдерә. 7) Илаһ мәгънәсе алып, Аллаһ, Раббы (гарәпчә), Хода, Ходай (фарсыча), Тәңре (төркичә), Туры (чувашча) сүзләренең синонимы булып та кулланыла (Хак Тәгалә; Хак язганы).

«Хак» сүзе катнашында барлыкка килгән тотрыклы сүзтезмәләр, идиомалар, әйтем-мәкальләр, шушы тамырдан ясалган мөстәкыйль яшәешле термин-төшенчәләр, табигый ки, аның мәгънә төрлелеген, психологик төсмерлелеген һәм чынбарлыкны колачлау масштабын тагын да киңәйтә. Аларның мәгънә аерымлыгын төгәлрәк аңлау-ачыклау һәм мәгънәви буталыштан качу өчен без биредә заман укучысына мисалларны аның рус телендәге тәрҗемәсе аша да тәкъдим итәбез:

Хаклы – ценный, дорогой, стоящий; уместный, обоснованный, справедливый; хаксыз – бесплатный, даром; несправедливый; бесправный; хаклык – истина, правда, справедливость; хакы юк – не имеет право, недостоин; хаксызлык – несправедливость; беззаконие, произвол; безправие; хак-нахак – необоснованный, клевета.

Телебездән алынган әлеге хикмәтле сүзләрне бергә тезгәч, алар аркылы дөньяны күзаллавыбыз тагын да иркенәеп китә. Нәкъ реаль тормыштагыча, җәмгыяви чынбарлык барышы, контрастлык алып (хаклык–хаксызлык), икегә аерыла. Шушы кырыс каршылык бөтенлегендә, нәкъ яшәүнең үзендәгечә, үзәккә туплау кодрәте салынган.

Бу очраклы түгелдер, күрәсең, чөнки әлеге тамырдан ясалган мөстәкыйль мәгънәле сүзләр дә бит безнең бөтен тарихи үткәнебезгә барып тоташа:

Хакан – каһан (титул императора в тюркоязычных государствах); хаканлык – каһанат (империя); хаким – судья; правитель, господин, властелин, повелитель; хакимият – государственная власть; хакимлек – господство; хәкарәт – оскорбление, поношение; глумление, посрамление; хәкыйрь – униженный, оскорблённый; презренный, подлый; жалкий, ничтожный; хәкыйрьлек – угнетённое состояние; покорность, смиренность; хәким – учёный, мудрец, философ; хакыйкать – истина, правда; хакыйкатән – искренно, от души; на самом деле, в действительности; хакыйкый – подлинный, истинный; полноправный, действительный.

«Хак» сүзе телебезнең лексик мәгънәсенә генә түгел, фикерләү рәвешен билгеләгән сүз төркемнәренә кадәр үтеп кереп, тел-сөйләмнең психологик рухына да бердәй сеңеп, табигый тармакланышлы яшәешен тапкан: Хак (исем); хаклау (фигыль); хакыйкый (сыйфат); хакыйкатән (рәвеш); хакта, хакындааның хакында, хакынаҖиңү хакына (бәйлек). Күргәнебезчә, бу сүзнең потенциаль кодрәте хәтта бәйлекне дә мәгънәви яктан үзәкләштерә, максатчан итә сыман!

Җыеп әйткәндә, «хак» феномены ул халкыбызның үткәне генә түгел, бүгенгесе һәм киләчәк язмышы да!

Инде китабыбызга кайтып, «Кеше хакы» яисә «Алла хакы» дип фикер йөрткәндә, без бу сүзнең янәдән дә төрле мәгънә спектры: өлеш, язмыш, вөҗдан (син хаклымы?), хокук, бурыч, вазифа, дәрәҗә (хаксызлар), абруй (хакка ирешү), бәһа, таләп (хаклый белү), максат юнәлеше (шул хакта уйлану) һ.б. төшенчәләр төсмере белән ачылып китүен күрәбез.

Шул рәвешле, «моң» сүзе милләтебезнең дөньяга психологик көйләнеш менталитетын күрсәтсә, әлеге «хак» сүзенең мәгънәви тармакланышы исә халкыбызның дөньяны аңлау һәм күзаллавындагы тулы бер фәлсәфи системаны чагылдыра:

1) Илаһ, Илаһи яратылыш (Тәңре, Туры, Аллаһ, Раббы, Ходай);

2) өлеш (пай, кешенең катнашуы), язмыш;

3) бәя (товар, хезмәт, кеше бәясе);

4) хокук, вәкаләт;

5) яшәеш дәрәҗәләре (олылау, кимсетелү);

6) вөҗдан, бурыч, вазифа;

7) дөрес, туры, гадел, чын, хакыйкать.

Халкыбыз дөньяга әнә шундый «җиделе үлчәм» яссылыгыннан чыгып күз ташлаган, тулы комплекслы җиделе (бербөтен) яшәү аспектыннан чыгып эш итәргә омтылган. Шуңа да, безгә калса, Моң һәм Хак төшенчәләре ул татар һәм, гомумән, төрки кавем яшәешенең, аның аз дигәндә дүрт-биш мең еллык тарихы төпкеленнән үсеп чыккан рухи кыйбласының, сәнгатенең, менталитетының үзенчәлекле ачкычы сыйфатында, милли җанын һәм язмышын аңлауда төп күрсәткеч-код булып саналырга хаклы. «Моң» һәм «Хак» сүзләре аның тәненә һәм җанына үтеп кергән алыштыргысыз яшәү байлыгы. Милләтебезнең дә үткәнен, бүгенгесен һәм киләчәген бергә китереп тоташтырган төп рухи-әхлакый күпере әнә шул хикмәтле сүз-символларга нигезләнгән. Шуңа әлеге төшенчәләрнең, димәк, затлы яшәү кредосының башка чит милләтләр менталитеты тәэсирендә юкка чыга баруын күреп, киләчәк буыннар тәрбиясен ятлар кулына биргәнлектән, гаять зур (әйтергә кирәк, нигездән) бозылган нәтиҗәне күреп җан әрни. Милләт кенә түгел, бөтен кешелек шушы гаять зур – төрки кавемнәр тарафыннан табылган, сыналган кабатланмас әхлакый-фәлсәфи кыйммәт мирасын югалта бара. Моңа бүген битараф калу мөмкин түгел.

Хикмәт шунда: Аллаһы Тәгалә кешеләрнең бәхеткә омтылышын һәм хокукын тигез итеп яраткан. Бу яктан алар Ходай каршысында бар да бертигез. Шул ук вакытта адәм баласының тумышыннан үлгәнчегә кадәр булган бөтен тереклеге гаять төрле шартлар эчендә дәвам итә. Язмышы белән генә түгел, тормыштагы яшәеше белән дә Кеше җәмгыятьтә үз урынын, үз дәрәҗәсен билгеләүдә зур активлык күрсәтә. Табигый ки, аның башлангыч яшәү статусы да гомер дәвамында әледән-әле нык үзгәреп тора. Шуңа да дәрәҗәләре белән кешеләр үзара һич кенә дә бертигез түгел. Бу аларның язмышлары (ятимнәр, зәгыйфьләр, аерым континент-регион, контингент, милләт вәкиле булу һ.б.), табигый сәләт төрлелеге (даһилар, талантлар, эпигоннар), яше һәм тормыш тәҗрибәсе (сабыйлар, балалар, үсмерләр, өлкәннәр, картлар), канкардәшлек җепләре (ата, ана, әби, бабай, бала, абый, апа, туганнан туган, чыбык очы), хезмәте, кәсеп-профессиясе, рухи-җәмгыяви мохите, заманы, яшәеш урыны, яшәү рәвеше (күрше, кунак, юлчы, халкы, Ватан-иле), Тәңре каршысында күрсәткән гамәле белән дә (аерым дәрәҗәле затлар) аерыла.

Шәхес булырга омтылган адәми зат әлеге катлаулы мөнәсәбәтләр арасында югалып калмаска, кеше, милләт һәм кешелек дәрәҗәсен үзәккә куеп, үзенең урынын төгәл белергә, Тәңре һәм ата-ана абруен уяу сакларга тиеш. Тормышыбыздагы бик күп фаҗигаләр кеше хокукларын югалтудан, үз өстеңә йөкләнгән бурыч-вазифаларны онытудан һәм кеше дәрәҗәләрен белмәү (яки күз йомудан) – кыскасы – дистә мең еллар буена тупланган иң кыйммәтле Хәзинәбез – Алла һәм Кеше хакларын исәпкә алып бетермәүдән башлана.

Табигатькә карата корткычлык сәясәте, денсезлек, ата улны, ана кызны белми яшәү, телсезлек, милләтсезлек, Ватансызлык, үз ләззәтең өчен генә дөнья куу яки, үз хокукын яклауны онытып, коллык психологиясеннән чыга алмау, кан-кардәшлекне танымау яки, киресенчә, аны алга куеп, гади кешене, ятим, мохтаҗларны оныту һ.б. тискәре күренешләр – кызганычка каршы, безнең заманның типик бер фаҗигасенә әверелеп бара.

Бүгенге тәрбия системасында иң зур җитешсезлекләрнең берсе, миңа калса, электә халкыбыз яшәешенең аерылгысыз бер компоненты булган Кеше хакын саклау принцибының юкка чыгарылуы, олының олы, кеченең кече була белмәве белән бәйле.

Әмма төрки мөселман цивилизациясенең берничә мең елга сузылган үз үсеш традицияләре бар. Безнең карашыбызча, киләчәк буыннар бәхетенә бәйле күтәрелгән бу проблемалар, һичшиксез, кешелекнең бүгенге үсеш юнәлешен принципиаль кире кагу һәм аның тәрбия системасына кардиналь төзәтмә кертү кирәклегенә ишарәли.

Соңгы елларда нык пропагандаланган һәм дөнья халыкларының аңын яулап килгән ирекле Американың акча культын идеаллаштыруы, Европаның әхлак иреген алга сөрү гамәлләре кешелек цивилизациясенең алга китүе түгел, ә бәлки, кешелектән алга йөгереп чыгып, адашып, кабат үзләренең башлангыч үсеш дәрәҗәләренә әйләнеп кайтуыннан гайре нәрсә түгел. Кеше яшәешен акча-табыш алуга кору һәм, дөнья ләззәтенә чамасыз бирелеп, тиешле әхлак нормаларын оныту – үзеңне абсолют ирекле дип күрергә хыяллану – теләгән бәхетне бирә алмый. Кешелекне ул акча колына әверелдерәчәк, тотрыксыз хайвани инстинктларга китерәчәк. Хәер, мәхлук хайваннар яшәеше бүген үк инде бик күп адәми затлар өчен әхлак ягыннан үрнәк булып куела алыр иде. Көнбатыш пропагандалаган тәрбия тенденциясе исә ничә дистә ел инде яшь буынның аңын-психикасын агулый, һәм бу юл котылгысыз рәвештә кешелекнең чираттагы фаҗигасенә, катаклизмга алып киләчәк. Моны бүген бу илләрдәге хәлләр дә бик ачык күрсәтеп тора.

Төрки-мөселман халыклары күңеленә әлеге яшәү рәвеше һәрчак ят һәм кыргый гадәт булып тоелды. Гомумкешелек культурасы шартларында тәрбияләнгән ул-кызларыбыз язмышының милләтебезгә бәхет китерә алмавы да гаҗәп түгел. Европа ирегенең һәм Көнбатыш банклар системасының асылда ни булуы (сүз рибачылык, ягъни процент белән акча эшләү турында бара) кешелекне кая илтеп җиткерәчәге хакында Коръән Кәримдә бик ачык кисәтелгән.

Европа халкының, техника прогрессының тәгәрмәч уйлап табудан, барча фәннәрнең үсеше әлифба иҗат итүдән башлануын танып та, кешелек цивилизациясе нигезендә барыннан да элек әдәп ятарга тиешлеген онытуы, культуралылык дәрәҗәсенә санап, бу үзәк принципны еш кына тупас бозуы, рухи кыйбласын гадәттә аларга ияреп билгеләгән урыс әдәбиятының да «литер» (литература), ягъни хәрефне алга куеп эш итүе, төрки халыкларның әдәбияты исә баштан ук «әдәп» сүзенә (әдәбият) нигезләнгән булуы һич очраклы түгел, әлбәттә.

Тәкъдим ителгән Хаклар системасы – яңа заман таләпләреннән йөз чөереп, искелеккә-үткәннәргә борылу түгел, ә бәлки, киләчәкне кайгыртып, төрки-мөселман халыкларының меңьеллык традицияләренә кайту! Бу – кешенең иреген буу түгел, киресенчә, чын яшәүнең, олы мәхәббәтнең нигез принципларын киләчәк буыннар өчен дә саклап калу омтылышы. Дөнья педагогикасы өчен исә ул, һичшиксез, яңа сүз, яңа адым, яңа казаныш, дөресрәге, халык педагогикасының сыналган принцип-кануннарына котылгысыз рәвештә кабат кире әйләнеп кайту буларак бәяләнергә тиеш. Әгәр дә без милли үзенчәлегебезне һәм милләтебезне, шул исәптән кешелекнең алыштыргысыз үзкыйммәтләрен саклап калырга уйлыйбыз икән, кичекмәстән әлеге Кеше Хакының үзәк принципларын гамәли тәрбия нигезенә куярга-кайтарырга тиешбез.

 


[1] Гарәпчә-татарча-русча алынмалар сүзлеге. – Казан: ТКН, 1965; Татар теленең аңлатмалы сүзлеге. Өч томда: 3 том. – Казан: ТКН, 1981; Татар теленең аңлатмалы сүзлеге. – Казан: Матбугат йорты, 2005; Татарча-русча сүзлек. – Ике томда: 2 том. – Казан: Мәгариф, 2007 һ.б.

"КУ" 5 (май), 2019

Фото: pixabay

 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: