Логотип Казан Утлары
Публицистика

Мамадыш районында "Уку бәйрәме" узды

Бүген Мамадыш районының балалар сәнгать мәктәбендә Татарстан китап нәшриятының 100 еллык юбилеена багышланган "Уку бәйрәме" узды.

Бүген Мамадыш районының балалар сәнгать мәктәбендә Татарстан китап нәшриятының @tatkniga 100 еллык юбилеена багышланган "Уку бәйрәме" узды. Әлеге бәйрәмдә @ra_tatmedia Татмедиа акционерлык җәмгыятенең филиаллары булган матбугат чаралары вәкилләре катнашты. Китап нәшрияты исеменнән язучы, шагыйрь, Галимҗан Гыйльман @gilman_galimjanov чыгыш ясады. Аннан Татарстанның Г. Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты, "Мәдәни җомга" газетасының баш мөхәррире Вахит Имамов @vahitimamov сүз алды, алга таба микрофонга "Шәһри Казан"@shahrikazan газетасының баш мөхәррире Радик Сабиров @radik_sabirov, шулай ук әлеге газетаның журналисты, шагыйрә Йолдыз Шәрәпова, "Сөембикә" @suyumbike_journal журналыннан Рәмзия, "Салават күпере" @salavatkupere журналыннан Гөлназ Ярмиева @gulnaz_z__, "Ялкын"@yalkin_zhurnali һәм "Сабантуй" @sabantuy_journal журналларыннан шагыйрә Гүзәл Закирова @guz_ele , "Казан утлары" @kazan_utlari журналы исеменнән шагыйрь Фәнил Гыйләҗев @fanilgilaji чыкты. Ахырдан Мамадыш районы җирлегендә яшәп иҗат итүче язучыларга сүз бирелде. Матбугатка язылу пропагандасы шигырьләр, шулай ук Раян Садрив @rayan_sadriev , Илфир Хисамов @ilfirkhisamov кебек җирле җырчыларның һәм Нурзадәнең @nurzada28 моңлы вә шаян җырлары белән үрелеп барды. Фоеда бәйрәм чарасын карарга килгән тамашачылар өчен ТКН китапларын сатып алу һәм матбугат чараларына язылу мөмкинлеге дә тудырылган иде. Әлеге чараны оештыруда төп рольне башкарган Радик абыйга һәм кунакчыл Мамадыш халкына рәхмәт!

Фото: Фәнил Гыйләҗев

Галерея

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев