Логотип Казан Утлары
Публицистика

Күтәрергә ярамый төшерергә

Әйе, тереклек судан яралган, адәм баласы якты дөньяга чыкканчы ук тугыз ай буе су эчендә яшәп ала. Су – яшәү чыганагы, су – саулык, су – байлык, су – күңел ачу урыны һ.б. Урта буйлы шәһәрләрнең Алпамша мегаполисларга әверелүе электр энергиясенә кытлыкны һаман саен арттыра бара. Кама Аланындагы АЭС төзелеше мораторий белән туктатылгач, бөтен өмет елга электр станцияләренең куәтен арттыруга кайтып калды. Куйбышев исемендәге сусаклагычның биеклеген 160нчы билгегә күтәрсәк, проблема берхәлгә җиңеләячәк икән үзе... Ләкин чал Идел белән алкын Чулман, бүгенге ярларыннан чыгып, тагын икмәк кырларына җәеләчәк! Икмәк кырлары авылда ла... Ә менә «күтәрергә!» дигән фәрман мәркәзләрдә языла. Чулман– Идел–Казансу–Мишә–Зөя ярларыннан күтәрелсә, су читенә терәлеп салынган меңәрләгән шәхси корылмалар ясалма диңгез төбендә калачак. Ә бит ул ялханәләр «күтәрергә!» дип фәрман чыгаручылар өммәтенең мөлкәте. Кем инде үзен-үзе батырырга әмер бирсен?! Кәнәфидә кырын ятып кына баскыч төбеңнән балык тоту; җилкапканы ачып, кәеф-сафалы дуслар төялгән катерларны каршы алу; йөзә торган мунчаларның ләүкәсендә тибрәнеп ятулар... Болар хакына бөтен шелтәләргә дә түзәргә була. Экология министрлары тырышлыгы белән әзерләнгән катгый законда шәхси һәм сәнәгать корылмалары яр читенә 50 метрга якын килмәскә тиеш диелгән. Тиешен тиеш тә, ләкин бу закон кабул ителгәнгә дистә еллар үтте... Ә берәүнең дә әле сүтәргә тотынганы юк! Бер яһүд агай: дошманның су асты көймәсен өскә чыгарыр өчен диңгезне кайнатырга кирәк, дигән. Диңгезне ничек кайнатыйк соң дип аптыратучыларга ул: мин сезгә шәп идея бирдем, ә аны ничек тормышка ашыру сезнең эш, дигән... Яр буйларын законсыз төзелештән азат итәр өчен нишләргәме? Су саклагыч биеклеген, киресенчә, 160ка төшерергә кирәк. Ул чагында су чите ярдан үзе чигенәчәк. Һәм анда, яңадан, узган гасырдагыча, бала-чагалар су коенып, терлекләр сугарылып, агайлар балык тотып рәхәт чигәчәк. Кыскасы: «Күтәрергә ярамый төшерергә!..» Мин идея әйттем, ә өтерен кая куясын үзегез уйлагыз.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев